Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

САБЫР ТӨБЕ

 

 

I

Әйе... Патша җиңгән, Халык башын игән, Чал маңгае җиргә тигән. Ирексезлек камап алган бөтен яктан. Кол мәкален хәтта уйлап тапкан: «Иелгән лә башны кылыч кисмәс...» «Ялгыз җәяү — дәрья кичмәс...» «Биш бил бишмәт», «мескен бүрек» киеп, Аягына бәйләп чабатасын, Аркылыга-буйга чыккан йөреп Бөтен Рәсәй державасын. Алтын түгел, Эзләгән тик бакыр тиен, Бакыр тиен бирә торган ипекиен. Маңгаеннан тир таммаган Җир калмаган! Күпме җәбер, кимсетүләр, Мыскыл итү, читсетүләр, Изү, таптау — барын күргән, Барына да дәшми түзгән... Тик түгелгән күңеленнрн моң-зар гына — Михнәтеннән гаҗиз булган җырлар гына: «Тауларыңа менсәм, һай, тау биек, Түбәнеңә төшсәм, тамырлык. Ниләр генә кылсам — ялгыз башым, Бир, ходаем, бирче сабырлык...» Нишләргә соң? Ни кылырга? Кая барып тотынырга? Кай омтылырга?.. Күктә ай да. кояш та бар, Тик якты юк, Тик җылы, юк. Тик юлы юк, Юл эзләргә һич хакы юк1 Эзли чыкса, каян соң ул юлдаш табар?... Әмма күңел риза түгел! Таш баскандай — тын алалмый, кымшаналмый, Күпме яту мөмкин? Сабыр җырын сузып кына, Эчтән янып-сызып кына Күпме гомер җан юату мөмкин?.. «Сабыр төбе — сары алтын», дисәләр дә; «Сабырсызның юлы — капкын», дисәләр дә; «Юк кылычың — юк йолучың», дисәләр дә; «Көчле белән көрәшмә!» дип, Әйбәт киңәш бирсәләр дә — Кайчангача түзсен, Кая куйсын җанын? Бу кара төн күпме барачак?.. Сабыр савытлары тулган аның, Ул түгелсә — дөнья яначак! Тик яндырыр өчен утлар кайда? Кай тарафка йөрмә, Кемгә кермә — Юк бер файда... һәркемнең дә күрәсе бер: Тоткын, сөрген, богау. Себер... Ак патшаның бу киң иле, Бу чик белмәс җире. Кай тарафка йөрмә — Кабердәй тар бер дәү төрмә... Татар, чуаш, башкорт, урыстан, Тагын күпме, күпме халыктан Тулган анда, Тулган «ырыйстан»!.. II Кара да гына урман төпләрендә Качкыннарның уты бар, диләр. Әллә шунда микән юлдаш төркем?— Эзли аны дәрте бар ирләр. Әллә шунда микән Сүнде дигән өмет нуры? Әллә шунда микән ирек юлы? Эзли аны, эзли халык күңеле. Урманнанмы, Уралданмы, даладанмы ул ут күренер?.. Сабыр савытлары тулган аның, Түгелер ул, бер көн түгелер... Ә бер төнне төндәй кара аргамакта Уйлы башлар йоклый алмый яткан чакта, Авылына кайтып кергән «Бәхти качкын»... Таң алдыннан тагын кайдыр якка Чыгып чапкан төнге чапкын... һәм иртәнге җепкен җилләр Өйдән-өйгә хәбәр ташып йөргән Тәрәз аша, ишек аша: — Ишеттеңме? Әллә каян — Җаек яктан Бөгәч патша чыккан, диләр, Безнең ише мужик патша, Мужик патша, мужик патша!.. Ак патшага каршы икән, Нияте дә яхшы икән: «Питербурга тиздән барып җитеп, Тәхетендә өегүче әби патша затын Җилгә җилпеп, Баярларын, санатларын җиргә селкеп, Азат итәм Эрәчәйнең бөтен халкын, Барысына полный ирек! — Шушы минем изге антым!» Дип монафис тараткан ди... Алпавытны астыра ди баганага, Түрәләрне бастыра ди утлы табага, Җир-суларны мужикларга өләшә ди, Кем килсә дә бик шәфкатьле сөйләшә ди... Бөтен Җаек казаклары купкан, Урынбурны Бөгәч тупка тоткан» Килә икән давыл булып, ташкын булып, Патша чапкыннарын куып! Бик күп рус та шул ук якка чыккан! Кушылганнар аңа башкортлар да, Күршедәге чуаш, мари, мукшылар да, Типтәре дә, мишәре дә, Тагын бик күп юксыллар да... Ак патшага баш бирмичә, Ирек эзләп, Сөйгән яры кочагыннан чыгып качкан Канкай улы Бәхтияр да, Таң эченнән ак юл күзләп, Мужик патшасына чапкан Кул бирергә, «ал!» дияргә, Юлдаш булып баш ияргә. «һай, ирек, ирек, ирек! Ниләр генә биреп Алырга сине? Нинди генә көчләр белән Шул кара төнне җиңеп, Коткарып ла калырга илне?..» Дип җырлаган егет юлында — Сер яшергән урман куйнында. Мужик патша дусча аңа кулын биргән: — Килсен халкың! Татарга да полный ирек!— дигән. Һәм Иделдә актарылган ташкын сыман, Купкан халык Ирек теләп ашкындуан! Шул күп телле, чабаталы яулар, Сәнәк һәм балталы яулар Өфе, Казан, Оренбурны камап алган, Генераллар һәм маршаллар Башлык иткән полкларны Тетеп салган! Инде тиздән Идел кичеп — аргы юлга! Мәскәү белән Петербурга! Баярларны — баганага! Түрәләрне — таганнарга! Әнчек әби патшаның Чәчен кыркытып, Озатырга монастырьга!.. Шулай итеп мужик патша Бар властьны алыр кулга!.. Ill Матур булган бу хыяллар. Батыр булган бу хыялга барган яулар. «Эһ» тә итми, Ярсу башны салган алар,— Ярсу башлар азатлыкка сусаганнарГ Нәрсә бар соң иректән дә кыйбат? Нәрсә бар соң иректән дә бөек?.. «Су сипмәгән гөлләр кебек, Ирексезләр йөри янып-көеп...» Ирек, ирек! Ана сөте кебек татлы, Язгы кояш кебек якты, Ирекле баш — Лачын коштай дәү канатлы! Матур булган, Изге булган бу хыяллар, Ташлар түгел, Сөйли моны легендалар: Емельянны, Бәхтиярны, Салаватны Җырга кушып Ничә гасыр җырлый алар!... IV Әмма көчләр тигез түгел, Бер дошманга сигез түгел, Идел ташып җәелсә дә — диңгез түгел. Ак патшаның туплары да, солдаты да Саранчадай сансыз булган. Генераллар, маршаллары кансыз булган, Ирек явы — канга чумган... Юл буйлары кара баганалар, Башларында лачын ирләр чайкалалар: Гыйбрәт алсын бу фетнәдән Бар авыллар, бар калалар! Әби патша көч-кодрәтен Исләрендә тотсын алар! Җиңелүнең кан-яшьләрен йотып, Хыяллары көл булудан җанын йолкып, Юлдашсыз да, яубашсыз да калып, Баш ияргә мәҗбүр булган тагын халык. Йөз илле ел тагын биле тураймаган. Сукыр ут та күренмәгән карурманнан. Зар түгелгән ялгыз тарткан курайлардан: «Очаем ла диеп өч талпындым Болытлардан аша үтәргә. Каерылган икән ак канатым — Ничек кенә дөнья көтәргә». Ничек кенә?.. Шул «ничек»не эзләгәндә, Зар күңелләр түзмәгәндә, Өр-яңа бер өн таралды бөтен илгә. Тик ышану кыен әллә нигә... Кышкы җилләр, Түзмәс телләр кабатлады: — Патша төшкән! —• Патша төшкән!.. Тик күңелләр Түрендә тиз таң атмады — Күпме тапкыр көйгән халык канатларй! Күпме тапкыр авызы пешкән! Безгә шул чак Иван килде. — Патша түгел, таныш Иван... Домналарда чуен койган, Җир астында күмер кыйган, Патшасыннан, түрәсеннән, төрмәсеннән Мең кат туйган, Күкрәгенә ачу җыйган, ярсу җыйган, Беләкләрен богау уйган Иван килде, Кулын бирде: — Мин Лениннан килдем!— диде...