Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Балалар ечен кызыклы шигырълзр язучы, аларга аталган берничә китап чыгарган шагыйрә Заһирә Гомэровага 50 яшь тулды. Ул Саба районының Эзмә авылында яши. укытучы булып эшли. Актив иҗат дәрте белән янган шагыйрәбезнең журналның да күптәнге авторы. Укучыларыбыз исеменнән иҗат бәйрәме белән дә кайнар котлап, аның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

Бер өйдән сигез кеше

Ул бүген дә иң беренче Семьябыз күләмендә. Бик узмакчы була әти, Бик узмакчы абыйлар. Узып китәр иделәр дә, Куып җитә алмыйлар. Мин — иң артта. Тик шулай да Яклап бара гел әнкәй. — Борчылма,— ди,— син бабаңнан Илле яшькә бәләкәй! Физкультурачылар көне... Ярыш бара һәрьякта. Бу бәйрәмдә безнең өйдән — Сигез кеше парадта. Велосипедта чабучы Күпме оста җыйналган! Ак сакалын җилфердәтеп Бабай бара иң алдан. Район чемпионы булган, Күп алган бүләген дә. Балта пычкысыз Килеп чыга да, Боз күпер сала кыш һәр бер елгага. Җәй көне йөрдек Йөзәргә шүрләп, Чөнки үртиләр Каз белән үрдәк. Монда без хуҗа Ә менә бүген Монда без хуҗа. Узса да безне Җил генә уза. Ә яр читендә Каз белән үрдәк Боегып тора, Атларга шүрләп.