Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Мәрзия Низам кызы Фэйзуллина 1930 елда Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылында туа. 1964 елда М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Ул әдәбиятка 50 нче еллар башында килә. 1955 елда вСалават күпере» исемле нәниләр өчен шигырьләр җыентыгын чыгара. Хәзер Мәрзия Файзуллина — татар һәм рус телләрендә чыккан унбиш шигырь китабы авторы: «Салават күпере», ♦Чәчәкләр сәгате», «Ике көрәк», »Гөлнар мәктәпкә бара», «Шаян ай». «Энҗе чәчәк», «Уенчыклар иртәсе», *Саф мәхәббәт», «Цветочные часы», «Стихи». •Пропала кошка», «Только для тебя» һ. б. Шагыйрәнең аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, башкорт, үзбәк, чуваш, украин һ. б. халыклар телләренә дә тәрҗемә ителгән. Хәзерге көндә М. Файзуллина Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышлап •Кече җирдән хатлар» исемле зур шигъри бәйләм өстендә эшли.

СОЛДАТ ХАТЛАРЫ

Кече җирдә уйланулар Төн. Яп-якты. Өстән бертуктамый Утның явып торган чаклары... Джанхотадан Кече җиргә хәтле Саллар йөртә сугыш картлары. Снарядлар оча уңга, сулга, Су өсләре китә каралып. Менә берсе салга килеп төшә, Бурәнәләр китә таралып. Сапер дуслар бер-бер артлы кубып Салкын суга сикереп төшәләр — Йөзгән мәлгә салны җыя-җыя, Хәлдән таеп тирләп-пешәләр. Тик «картлачлар» гына аңлый торган Моңнары бар утлы төннәрнең... Улым, бәгърем, ябышып бүрәнәгә Аталары йөзә кемнәрнең?! Туфрак янды, ташлар төтенләде, Күпме солдат каны коелды. Металл эреде... Бетон җимерелде... Ахыр заман булып тоелды. Күпме солдат шулай шәһит китте, Шулай барды көн дә бездә эш... Ә фронтта, улым, телгә алып Әйтерлек юк, диләр, үзгәреш. Чөеш уены Мина кыры булган иңкел җирдә Мәетләргә йөрим күз төбәп... Берсе ауган әнә күккә карап, Икенчесе ята йөзтүбән. Ирексездән күңел дулкынлана Башка килгән сәер уйлардан: Әйтерсең лә, үлем кеше белән Акча чөеш уены уйнаган. Бу уеннан уймак шул: мәетләр Ята «иләк» яки «күн» булып. Аяныч бу... Җиңү даулап алгач, Үлем килгән соңгы көн булып. Дуслар китте... калдым колын белән Дуслар китте... Калдым колын белән. Күз тиюдән куркам мин аңа. Сугышны ул бар диеп тә белми, Уйнар өчен килгән дөньяга. Канатланган дуслар — акбүз атлар Эределәр кичке томанда. Тынып калды тояк тавышы да, Шпорлардан чыккан чыңнар да. И. «К. У.» м Ь 177 Әйе, улым, каты сугышларда Җанын биргән атлар азмы соң? Шуңадыр мин күрәм ат күзендә Халкым моңын, илем язмышын. Сугыш узар, исән калган дуслар Сугарырлар талган атларын... Җибәрерләр туган якларына Минем кебек сагыну хатларын. Дуслар китте... Калдым колын белән, Күз тиюдән куркам мин аңа. Сугышны ул бар диеп тә белми, Уйнар өчен килгән дөньяга. Телемемне бүләм икегә Бу хатымнан шуны белегез сез: Атна инде... Кече җирдә мин. Бару белән каты сугыштан соң Иң якын бер дусны җирләдем. Бер савыттан ашап-эчкәнгәме, Бигрәк авыр булды күңелгә. Өзгәләнә йөрәк, теткәләнә Онытуы һич мөмкин түгелгә. Бергә чакта булган гадәтемчә, Кулларымны сузсам ипигә, Беләм: дустым шәһит, тик барыбер Телемемне бүләм икегә. Дагалар да бәхет китермәде Көнбатыштан искән җилгә каршы Дулкын ярып ашыга бер кораб. Капитаны аны алып бара, Суга, ярга, күккә гел карап. Ә трюмда биш йөз сугыш аты һәм ике мең данә дага бар. Зәңгәр күктә ап-ак, саф күңелле Акчарлаклар канат кагалар. Акчарлаклар нигә моңаялар? Күңелләре бәлки сизәдер: Сагышлары бәлки урынлыдыр, Соңгы кабат кораб йөзәдер... Чыйнак мина кинәт шул минутта Палубага килеп кадалды. Дулкыннарның көмеш чырайлары Шомлы төскә кереп каралды. Кешеләр һәм атлар гүя очып Берәм-берәм суга төштеләр. Атлар йөзде бер-беренә сыенып, Көймәләрдә йөзде кешеләр. Кайсы якка караш төшерсәң дә Яр күренми — һаман, һаман су. Ничек ярдәм итик диеп оча Акчарлаклар, бигрәк ямансу. Йөрәк өзгеч кешнәп, бата-калка Хәл беткәнче атлар йөзделәр... Дагалар да бәхет китермәде, Малкайлар әй өмет өзделәр. Әнә инде соңгы ике атның Тик күренеп калды яллары. Соңгы тапкыр яулык селкегәндәй Алары да тынды аннары. Ландыш кебек ап-ак акчарлаклар Дулкыннарга утырып елады. ...Истән чыкмас шәһит киткән атлар, Җан тетрәткеч сугыш еллары.