Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК БЕРДӘМЛЕК

Партиянең ленинчыл милли политиканы— халыкларның тигезлеге һәм дуслыгы политикасын практик тормышка ашыруы — социализмның иң зур казанышларыннан берсе. Л. И. Брежнев. атарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турындагы В И, Ленин имзасы куелган декрет игълан ителгәнгә—60 ел. Бу данлы бәйрәм көннәрендә Совет Татарстаны хезмәт ияләре, барлык совет кешеләре кебек үк. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXV съезды карарлары белән рухланып яшиләр һәм эшлиләр. Табигый омтылыш, табигый күренеш. Татарстан АССРның быелгы юбилее партиябезгә һәм Совет дәүләтенә нигез салучы В. И. Ленинның тууына 110 ел тулу бәйрәменә туры килүе белән дә истәлекле. Чөнки Совет хөкүмәтенең Татарстан Автономияле республикасы төзү турындагы декретында юлбашчыбыз имзасы тора. Владимир Ильич Ленин республикабызның беренче адымнарын игътибар белән күзәткән, аякка басуына ярдәм иткән. Менә 60 ел буена инде Совет Татарстаны, киләчәккә илтә торган мәһабәт магистраль буйлап алга омтылучы үзенчәлекле бер поездны хәтерләтеп, совет халыкларының бердәм семьясында алга бара. Татар халкының хезмәт кешеләренең гасырлар буена килгән уй-хыялларыи чагылдырган гүзәл риваятьләре күп. Ләкин аларның иң матурларыннан матуры да Совет елларында барлыкка килгән гаҗәеп үзгәрешләр белән тиңләшерлек түгел. Бу •акыт эчендә башка республикалар белән бертигез рәвештә, Татарстан АССР халыкларның тугандаш гаиләсендә иҗтимагый-политик, экономик һәм культура тормышының барлык өлкәләрендә бөек җиңүләр юлы үтте. Революциягә кадәрге Казан губернасы ниндирәк йөзле булган соң? Авылга килоң— чабаталар һәм сукалар ягы. шәһәргә барсаң—ярлы һөнәрчелек мастерскойлары дөньясы, кыскасы, кая гына күз ташлама, хәерчелек һәм ачлык төбәге. Руслар, татарлар, чувашлар, марилар һәм удмуртларның барысын да кертеп исәпләгәндә, биредәге һәр йөз кешенең 82 се укый-яза белмәгән. Губернада йогышлы авырулар, социаль-көнкүреш һәм башка авырулар хөкем сөргән. Үлүчеләр саны ил күләмендәге уртача саннан күбрәк, һәрбер 100 баланың 34е яше тулганчы ук үлеп китә торган була. Ленинчыл милли политиканы тормышка ашыру нәтиҗәсендә кайчандыр патша Россиясенең артта калган бер губернасы саналган Татарстан илебезнең куәтле индустрия базасына һәм нефть ягына, яхшы механикалаштырылган эре авыл хуҗалыгы Т районына, фән һәм культура гөрләп чәчәк аткан үзәкләрнең берсенә әверелег» җитте. Милли республикаларның экономика һәм культура үсешендәге тигезсезлеген бетерү өчен аларның халык хуҗалыгы үсеше тизлеген гомумсоюз үсеш тизлегенә караганда югарырак булуын тәэмин иткән мондый зур адым ясау Коммунистлар партиясенең. аның Үзәк Комитетының зирәк политикасы белән генә мөмкин булды. Беренче бишьеллыклар һәм бигрәк тә социализм төзүнең шуннан соңгы чорында Татарстан индустриясенең көчле адымнары моның ачык мисалы булып санала. 1929 елдан 1940 елга кадәр СССРда промышленность җитештерүе 534 процентка арткан булса. Татарстанда ул 852 процент тәшкил итте. Шунысы мөһим һәм үзенчәлекле: бу үсеш башлыча эре промышленность исәбенә барды. Ясалма каучук җитештерү. кино тасмасы, авиация һәм башка күп кенә тармаклар шул елларда ук барлыкка килде инде. Җиңел һәм азык промышленносте дә кызу тизлектә үсеп китә. Бөек Ватан сугышы елларында приборлар төзү, медицина инструментлары, сәгатьләр, резина-техник әйберләр җитештерү тармаклары барлыкка килә. Совет Татарстанының алтмыш еллык тарихы — аның кискен рәвештә яңа үрләргә күтәрелүен чагылдыра. 1980 елда республикада промышленность җитештерүе күләме 1913 елгы Казан губернасындагыга караганда—750, ә 1940 елдагыдан 60 тапкыр артачак. Хәзер Татарстан АССРда безнең заман производство тармакларының чынлыкта барысы да бар һәм ул индустриаль яктан нык үскән күп илләрдән калышмый бара. Биредә реактив пассажир самолетлары һәм вертолетлар эшләп чыгарыла, төрле-төрле промышленность җиһазлары, үлчәү приборлары җитештерелә. Татарстанда эшләнгән продукция дөньяның 76 иленә чыгарыла. Татарстан АССРга илебездәге нефть чыгару районнарының берсенә әверелү бәхете тиде. Партиябезнең XXIV съезды наказы белән республикабыз язмышына илебездә- өр-яңа автомобильләр эшләп чыгару бәхете дә эләкте. Съезд Директиваларындагы: «Татарстан АССРда йөк автомобильләре җитештерү заводлары һәм аңа күрше районнарда арадаш предприятиеләр комплексы төзергә», — дигән юллар заманында зур рухлану белән каршы алынган иде. Ул вакыттан соң нибары биш кенә ел үтте, ә КПССның чираттагы XXV съезды ачылуга Кызыл мәйданга Кама автомобильләренең беренче төркеме хезмәт рапорты белән килеп җиткән иде инде. Бу ел ахырына Татарстан машина төзелешенең танылган байрак йөртүчесе — зур йөк автомобильләре җитештерүнең Советлар Союзындагы иң эре комплексы илебезгә заманча эшләнгән 200 мең КамАЗ автомашинасы һәм 150 мең дизель двигателе ясап бирәчәк. Кама ярларында барлыкка килгән бу яңа күренешләр Советлар иленең бәһа биреп бетергесез милли бер байлыгы ул. «Чаллы» дип аталган төзелеш мәйданына — КамАЗга салынган миллиардларча сум чыгымнар 1976 елдан үз хакын чыгара һәм халык хуҗалыгына менә дигән продукция бирә башлады. Хәзер КамАЗ маркалы автомашиналар илебезнең бөтен җирендә эшли: аларны БАМда да, чирәм җирләрдә, поляр тундрада, «Атоммашпта, колхоз-совхозларда да очратасың. КамАЗ белән бергә ак таш кала, заманча төзелгән Чаллы шәһәре үсеп чыкты һәм халкының саны 300 меңле чикне үтеп китте инде. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный Секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе иптәш Л. И. Брежневның комплексның беренче чиратын сафка бастыру уңае белән автозаводчылар коллективына котлау хатындагы: «Төзелеш масштаблары һәм темплары ягыннан Ватаныбыз һәм дөнья практикасында КамАЗга тиңдәшләр юк. Мин тирәннән ышанам: еллар үтәр, ләкин барлык совет кешеләре Камадагы хезмәт батырлыгын горурлык белән искә алырлар», — дигән сүзләрен бөтен илебез алкышлап каршылады. Совет Татарстаны химия һәм нефть химиясе промышленностеның куәтле базасына әйләнде. Унынчы бишьеллык ахырына гомумсоюз күләмендә каучук җитештерү, шиннар һәм полиэтилен эшләп чыгаруның үсеше башлыча шушы предприятиеләргә туры килә. Безнең республикабыз — электр энергиясенә дә бай як. Бу бишьеллыкта, мәсәлән. аны эшләп чыгару үткән бишьеллык белән чагыштырганда 30 проценттан күбрәккә артачак. Үзенең Россияне тоташ электрлаштыру турындагы гүзәл фикеренең чынга ашачагын күп дистә еллар аша күрәзәләү өчен В. И. Ленинга нинди зур зирәклек кирәк ф булган! Бүгенге Татарстан—халык хуҗалыгының барлык тармакларын да иңләгән зур бер төзелеш мәйданы ул. Партия ихтыяры һәм республика хезмәт ияләренең фидакарь хезмәте белән, илебезнең башка республикаларының һәм өлкәләренең халыклары ярдәмендә, социалистик бердәмлек илләре катнашында яңадан-яңа промышленность индустриясе гигантлары, җиңел, азык һәм җирле промышленность предприятиеләре калкып чыга, яңа шәһәрләр һәм авыллар төзелә, элеккеләренең йөзе яхшырганнан яхшыра, матурайганнан матурая бара. Тугызынчы һәм унынчы бишьеллык елларында гына да республика халык хуҗалыгына 20 миллиард сумга якын, яки Совет властеның алдагы бөтен елларындагы белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек артык капитал салынуны атау да күп нәрсә хакында сөйли. Җыеп әйткәндә, Совет Татарстанының бүгенге экономикасы Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше булып үсә һәм илебезнең бердәм социаль-экономик комплексына керә. Промышленностьтагы кебек үк республика экономикасының иң мөһим тармагы саналган авыл хуҗалыгы да искиткеч эур үзгәрешләр кичерде. Татарстан авыл хуҗалыгының үсеш тарихы берничә әһәмиятле чор белән билгеләнә: 1913 ел. Авыл җирендә бетен Казан губернасы халкының 92 проценты яши. Ур- и* тача 5 крестьян хуҗалыгына 1 сука, өч хуҗалыкка бер сабан һәм ике хуҗалыкка бер тырма туры килә. Хуҗалыкларның өчтән ике өлеше генә атлы була. 1917 ел. Бөек Октябрь социалистик революциясе крестьяннарга беренче чиратта җир яулап бирде. 1923 ел. Совет хөкүмәтенең эчкерсез ярдәме белән авыл хуҗалыгы ныклап аякка баса башлады, сөрүлек җирләрнең 80 процентында чәчү үткәрелде. 1927 ел. Партиянең XV съезды таркау крестьян хуҗалыкларын эре социалистик җитештерү юлына күчерү юнәлешен билгеләде. Авыл хуҗалыгын үзгәртеп коруда машина-трактор станцияләре хәлиткеч, тамырдан борылыш ролен уйнады, аларны үсеп килүче промышленность авыл хуҗалыгы машиналары һәм кораллары белән тәэмин итеп торды. 1934 елның Октябрена Татарстанда крестьян хуҗалыкларының 77 проценттан артыграгы күмәкләшкән иде инде. Авыл хуҗалыгындагы тел эшләрне үткәрүдә, колхоз һәм совхозларны ныгытуда бик зур уңышларга ирешкәне һәм дәүләт алдындагы йөкләмәләрен үтәгәне өчен СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1934 елгы 3 январь Указы нигезендә Татарстан Ленин ордены белән бүләкләнде! Икенче бишьеллык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен киеренке хезмәт еллары булды. Илебездә трактор, автомобиль һәм комбайн промышленносте ныгу нәтиҗәсендә республика шактый күл ител авыл хуҗалыгы техникасы ала башлады, авыл җирендәге тормышның тәртибе, крестьянның холык-фигыле, психологиясе үзгәрде. 1940 елда Татарстан кырларында 9 меңләп трактор, 3 меңнән артык комбайн шул санда ук автомашина эшләп йөри иде. Авыл хуҗалыгы механикалашкан тармакка әверелде. Ләкин безнең шат, тыныч хезмәтебез рәхимсез сугыш белән бүленеп торырга мәҗбүр ителде. Сугыш халык хуҗалыгына, шул исәптән авыл хуҗалыгына да, иксез- • чиксез зыян китерде. Хәтәр кыен шартларда да колхоз һәм совхозлар үзләренең бәхәссез өстенлекләрен ышандырырлык итеп расладылар, кырыс сынауларны горур үттеләр. фронтны һәм тылны азык-төлек, о промышленностьны чимал белән өзлексез тәэмин итеп тордылар. Сугыш елларында Татарстан хуҗалыклары илгә 154 миллион пот ашлык, 38 миллион пот бәрәңге белән яшелчә, 7 миллион пот ит һәм күп кенә башка продукция бирделәр. Сугыштан соңгы чорда совет халкы партия җитәкчелегендә халык хуҗалыгын тиз арада аякка бастыра алды. Авыл хуҗалыгында җитештерүнең сугышка кадәрге дәрәҗәсе 1950 елда ук куып җителде. Илебез коммунизмның матди-техник базасын тезү чорына еяк баскач, авыл ху !. УСМАНОВ ф МӘҢГЕЛЕК БЕРДӘМЛЕК җалыгы алдына яңа бурычлар куелды, ленинчыл аграр теорияне тагын да үстерү таләп ителде. Бу тарихи йөкләмә-бурычны КПСС Үзәк Комитетының март (1965 ел) Пленумы билгеләде Ул партиянең хәзерге аграр политикасының нигезен тәшкил итеп тора. Коммунистик төзелештә авыл хуҗалыгының тоткан урынын һәм әһәмиятен яңа- ча бәяләү, аны тиз арада үстерүнең төп мәсьәләләрен һәрьяклап нигезләү, колхозлар һәм совхозларның экономикасын һәм матди-техник базасын барлык чаралар белән ныгыту, авылның социаль алга барышын тизләтү шушы Пленумнан соң какшамас юнәлеш алды Ул Пленумнан соң үткән еллар аграр политика мәсьәләсендә партиянең тормышчан көчен тагын бер мәртәбә раслады. Сигезенче, тугызынчы һәм бигрәк тә унынчы бишьеллыклар чорында безнең республика авыл хуҗалыгының матди-техник базасы тәмам ныгыды, республикада авыл хуҗалыгын интенсив үстерү, фән-техника прогрессы казанышларын киң файдалану башланды. Авыл хуҗалыгы хезмәте танымаслык булып үзгәрде. Хәзер һәрбер колхозчы һәм совхоз эшчесе төрле техника белән идарә итүгә катнаша. Республика кырларында һәм фермаларында 55 мең механизатор эшли. Алар кулында заманча машиналар, шул исәптән куәтле К-700 һәм Т-150 тракторлары, комбайннар, яңгыр яудыру җайланмалары, терлекчелек фермалары өчен машина комплекслары һәм җиһазлары бар. Машина белән сыер саву остасы, техник-оператор һәм диспетчер, электрик-көй- ләүче, кошчылык фабрикаларындагы автомат җайланмалар операторы кебек һөнәрләр авыл җирендә гадәти күренеш булып китте. Боларның һәммәсе техника прогрессы турында гына түгел, ә бәлки авылдагы социаль үзгәрешләр турында да сөйли. Авыл хуҗалыгына капитал салуларны арттыра бару бу тармакны үстерү турында зур кайгыртучанлыкка дәлил. Мәсәлән, тугызынчы бишьеллыкта республикабыз бу максатка 1 миллиард 600 миллион сум акча тотты, ә унынчы бишьеллыкта шулкадәр үк сумма дүрт елда ук үзләштерелде инде. Химияләштерү һәм җирләрне мелиорацияләү зур үсеш алды. Авыл хуҗалыгы фәнен үстерүгә, авыл хуҗалыгына фән-техника прогрессын кертүгә, кадрлар әзерләүгә дә күп чыгым тотыла. Комплекслы программаны тормышка ашыру, бөтен илебездәге кебек үк, Татарстан авыл хуҗалыгын да кискен алга җибәрде. Авыл хуҗалыгы тулай продукциясенең уртача еллык күләме тугызынчы бишьеллыкта 8,2 процентка, ә бу бишьеллыкның дүрт елында 9,2 процентка, авыл хуҗалыгында эшләүче һәр кешегә продукция җитештерү 8,8 процентка артты. Гадәттән тыш кыен табигать шартларында—1976—1979 елларда — бөртеклеләрнең уртача уңышы 1,3 центнерга артты. Яшелчәләрдән һәм башка культуралардан күбрәк, тотрыклырак уңыш алына башлады. Республика дәүләткә ашлыкны, шикәр чөгендере, яшелчәләр, ит, сөт һәм йомырканы узган бишьеллыкның шул ук чорындагыдан күбрәк сатты, шул ук вакытта терлекләрнең баш саны да арттырылды. Товарлыклы йомырка җитештерү хәзер бөтенләе белән «Птицепром» тресты хуҗалыкларына тупланды, алар бу бишьеллыкның дүрт елында 1,8 миллиард йомырка һәм 45,5 мең тонна кош ите бирделәр. Хуҗалыкларны шикәр чөгендере, бәрәңге, яшелчәләр җитештерүгә специальләштерүдә зур эш алып барыла. Хуҗалыкара һәм тармак кооперациясе авыл хезмәтчәннәренең тормыш дәрәҗәсенә, авылның социаль йөзенә шифалы йогынты ясый. Соңгы 12 елда колхозчылар һәм совхоз эшчеләре хезмәтенә түләү ике тапкыр артты. Хәзер барлык торак пунктлар электрлаштырылды, бөтен районнарда аларны үзгәртеп кору бара. Хәзер яшәп килгән дүрт мең торак пунктының иң уңайлы урыннарда урнашкан, бай тарихы һәм традицияләре булган 1300 е үстереләчәк. Авыл төзелешенең төп юнәлеше колхозчы, совхоз эшчесе гаиләләрен өй янында бакчасы, абзарлары, гаражы булган уңайлы аерым йортлар белән тәэмин итүдән гыйбарәт булачак. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген барлык чаралар белән күтәрүнең партия куйган бурычларын тормышка ашыру — халык хуҗалыгының бу мөһим тармагының алга таба тотрыклы үсүе өчен төп шарт булып кала. Республикабыз тарихын кешеләр, замандашларыбыз язмышыннан да китаптан укыган кебек укып була. Патша Россиясенең 50 административ берәмлеге арасында 44 нче урында тора дип саналган һәм крайда колониаль политика үткәргән патша чиновниклары тарафыннан мәгариф кирәк-ярагына елга җан башына 12.5 тиен генә тотылып килгән якта хәзер югары һәм махсус урта белемле 326 меңләп белгеч эшли. Хәзер Татарстанда укучылар саны 540 меңгә якын булган 2 336 мәктәп бар. Шулардай 683 е урта мәктәп. Йөздән артык һөнәр училищеларында 55 меңгә якын уку- ♦ чы укый. Училищелар 1941 елдан бирле 685 меңнән артык квалификацияле эшче хә- х. зерләп чыгарды. Бу—хәзер республикада эшче кадрларның төп өлешен профтех- е; белем системасында укып чыккан кешеләр тәшкил итә дигән сүз. СССР халыкларының яшь буынын туган телләрендә укытырга мөмкинлек алуы S да культура өлкәсендәге ленинчыл милли политика тантанасы булды. Татарстанның 3 барлык милли мәктәпләрендә, туган тел белән беррәттән, рус теле уңышлы укытыла, g Совет дәүләте һәрвакыт, хәтта иң кыен елларда да халык мәгарифен үстерү турында тирәннән кайгыртты. Шуны әйту дә җитә: безнең республикада гына да соңгы 10 елда мәгарифкә ике миллиард сумнан артыграк акча тотылды. 315 мең урынлы 500 дән £ артык типовой мәктәп сафка кертелде. Шул ук чорда мәктәпкәчә балалар учреждениеләре саны 600 гә, ә аларда тәрбияләнүчеләр саны ике тапкырга артты һәм ул ~ 1980 елның 1 январена 200 мең балага җитте. Югары һәм махсус урта белем бирү өлкәсендә бик зур уңышларга ирешелде. х Хәзер республикадагы 12 югары уку йортында,' дүрт институт филиалында һәм 57 * техникумда 130 меңнән артык студент укый. Шуларның 45 проценты — татарлар, һәр * 10 мең кешегә туры килгән студентлар саны белән республикабыз Англия, Фран- >• ция, Швейцария кебек нык үскән капиталистик илләрдән алда тора. х В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты —бездә югары бе- С лем бирүнең гөрләп үсүенә ачык мисал: ул 1979 ел азагында үзенең 175 еллыгын билгеләп үтте һәм фән үсешендәге зур уңышлары һәм халык хуҗалыгына югары квалификацияле белгечләр әзерләве өчен Ленин ордены белән бүләкләнде. Совет власте елларында университет 31 меңгә якын белгеч әзерләп чыгарды. Бүген СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы институтларында, республиканың фәннитикшеренү институтларында һәм югары уку йортларында 17 мең фәнни хезмәткәр, СССР Фәннәр академиясенең өч член-корреспонденты, 450 дән артык фән докторы һәм 4 500 фән кандидаты эшли. Бу саннар Татарстан АССРның мәгариф һәм фән өлкәсендәге зур казанышлары турында ышандырырлык итеп сөйли. Сәнгатьнең барлык төрләре—революция алдыннан гына туган һәм социализм төзелеше дәвамында барлыкка килгәннәре дә, тамырлары белән ерак үткәнгә тоташканнары да яңача чәчәк атуга иреште. Хәзер Татарстан язучылар оешмасы — РСФСРдагы иң зур оешмаларның берсе. Ул СССР Язучылар союзының 160 ка якын членын берләштерә Совет әдәбиятында Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил тирән эз калдырды. Аның иҗаты — каһарман, якты һәм зирәк, җәүһәр шигърият үрнәге, аның батырлыгы халыкара әһәмияте булган вакыйгага әверелде Быел Казанда «Зур Идел» зона сәнгать күргәзмәсе ачылды. Идел буе сәнгатенең бу смотры үз сафларында 70 кешене берләштерүче ТАССР Художниклар союзының соңгы еллардагы киеренке иҗади эзләнүләренә йомгак ясады. Революциягә кадәр Казандагы бердәнбер музыка уку йортында татарлар булмаган. Хәзер исә республикада башлангыч, урта һәм югары музыка белеме бирүнең киң системасы — 50 дән артык балалар музыка мәктәбе, өч музыка училищесы, консерватория, педагогия һәм культура институтларында музыка-ледагогика факультетлары бар. Татарстанда композиторларның көчле коллективы эшли. «Шүрәле» балеты. «Җәлил» һәм «Алтынчәч» опералары СССРның Зур театрында, Ленинградтагы Киров исемендәге опера һәм балет театрында, Чехословакия, Болгария, Англия театрларында күрсәтелде һәм яңгырады. Республикабыз хезмәт ияләрен рухи хәзинәләребезгә якынайту өчен гаять зур мөмкинлекләр бар. Бездә 9 профессиональ театр, цирк. 9 дәүләт музее, 2 560 клуб 2 425 кино күрсәтү җайланмасы эшли, алар ел саен 55 миллион тамашачыга хезмәт күрсәтә; 1 727 китапханә бар. Татарстан китап нәшрияты ел саен 8 миллионга якын гомуми тираж белән 350 дән артык исемдәге китап бастырып чыгара. Татарча 7 һәм рус телендә 4 журнал, шулай ук 6 республика газетасы (шулардай өчесе татар телендә) чыгарыла, кинохроника студиясе эшли. Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте совет кешеләренең сәламәтлеген ныгыту, аларның хезмәте һәм ялы өчен уңай шартлар булдыру турында даими кайгырта. Республикабызда сәламәтлек саклау, социаль тәэминат, физик культура һәм спорт үсеше шул хакта сөйли. Тугызынчы бишьеллык һәм унынчы бишьеллыкның дүрт елында гына да Татарстан АССРда сәламәтлек саклауга бер миллиард сумнан артык акча тотылды. Дәвалау учреждениеләренә ел саен 400 дән артык яшь врач, мең ярым урта медицина персоналы җибәрелә. Бүген медицина учреждениеләрендә 10 мең врач эшли. Шушы вакыт эчендә 562 мең кешене пенсия белән тәэмин итү тагын да яхшырды. 1980 елдан башлап 146 мең колхозчының пенсияләре арттырылды. Республика спортчылары Бөтенсоюз ярышларында, халыкара очрашуларда алдынгы урыннар яулап алалар. Хезмәт ияләренең тормыш хәле елдан-ел яхшыра бара. 1970 елдан 1979 елга кадәр республикада эшчеләр һәм хезмәткәрләрнең уртача айлык эш хакы 40 процентка арттырылды һәм быел 160 сум, ә промышленностьта 171 сум тәшкил итә. Пенсияләр, стипендияләр, пособиеләр арту һәм җәмәгать куллануы фондыннан файдалану исәбенә йөзләрчә мең кешенең доходлары артты. һаман үсә баручы торак фонды бик зур милли байлыгыбызны тәшкил итә. Соңгы ун елда гына да Татарстан АССР шәһәрләрендә һәм авылларында 1, 5 миллионга якын кеше өй туйлары үткәрде, бу 1960—1970 еллардагыдан бер ярым тапкыр артыграк. Тугызынчы һәм унынчы бишьеллыкларда тораккоммуналь хуҗалыкны үстерүгә, төзекләндерүгә һәм башка социаль, культура-көнкүреш объектлары төзүгә 3 миллиард сумга якын капитал салынды. Шәһәрләр һәм эшчеләр поселоклары тиз үсә, соңгы 10 елда аларда яшәүчеләр саны 600 мең кешегә диярлек артты. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләр хәзерге социалистик типтагы зур шәһәрләргә әверелде. Республикабызның күптән түгел генә миллионлы шәһәргә әйләнгән башкаласы Казан нык яңарыш кичерә. Бөек Октябрь социалистик революциясе төрле милләт хезмәт иясенең дәүләт эшләре белән идарә итүенә, социалистик демократиянең чәчәк атуына киң юл ачты. Бу безнең республика мисалында да ачык күренеп тора. Татарстан АССР хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен СССР Верховный Советында 22 депутат, РСФСР Верховный Советында — 24, ТАССР Верховный Советында 250 депутат яклый. Шәһәр, район, поселок, авыл Советлары 24 милләт вәкиле булган 30 мең депутатны һәм 55 мең активистны берләштерә. Бүген, 60 еллык иҗади эш юлына йомгак ясаганда, республика хезмәт ияләре горурлык белән әйтә алалар: Совет иле үсешенең барлык чорларында да алар социализм төзүчеләрнең алгы сафларында булдылар, республика байрагында балкыган Ватан бүләкләре — Ленин ордены. «Октябрь революциясе» һәм «Халыклар дуслыгы» орденнары шул хакта сөйли. Алар бүген дә КПССның XXV съездында билгеләнгән мәһабәт социаль-экономик программаны үтәүгә, илнең экономик һәм оборона куәтенә, коммунизм төзелешенә гаять зур өлеш кертәләр. Республикабыз төзелүнең 60 еллыгын билгеләп, Татарстан хезмәт ияләре юлбашчыбыз истәлеге алдында зур хөрмәт белән баш ияләр, үзләренең бөтен казанышлары өчен партия һәм халыкның ныклы бердәмлегенә, Ленин партиясенең армый-талмый көндәлек эш алып баруына бурычлы икәнлекләрен тирәннән аңлыйлар. Ә безнең тыйнак халкыбыз бурычлы булып калуны яратмый һәм үз вәгъдәсенә турылыклы була белә. Аның яшәүчәнлеге шунда. Бердәм халыклар һәрвакыт яшь, көчле. Бердәмлектә— мәңгелек.