Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮТӘРЕЛҮ ҺӘМ ЯҢАРЫШ ЕЛЛАРЫ

Республикабызның 60 еллык олы бәйрәме уңае белән, редакция бер геркем әдипләргә мөрәҗәгать итеп, апарның анкетадагы еч сорауга җавап бирүләрен үтенде. Сораулар түбәндәгедән гыйбарәт: 1. Республикабыз Татарстанга 60 ел тулган кеннәрдә без — язучылар — татар халкының, аерым алганда, милли әдәбиятыбызның шушы дәвер эчендә ирешкән уңышларын куаныч һәм горурлану белән тагы бер кат күз алдыннан уздырабыз. Шул еллар эчендә булып узган һәм үзегезне аеруча дулкынландырган берәр моһим вакыйга яисә очрашу турында истәлекләр белән уртаклашсагыз иде. 2. Җитмешенче еллар татар совет әдәбияты ечен актив эзләнүләр, җитди табышлар чоры булды. Ул сезне иң элек нинди сыйфат үзенчәлекләре белән куандырды һәм кайсы яклары белән канәгатьләндерми! 3. Сиксәненче елларда совет әдәбиятының һәм. аерым алганда, сез үз иткән жанрның үсеш тенденцияләре нидән гыйбарәт булыр дип уйлыйсыз! Редакциягә килгән җавапларның бер олешен укучыларыбызга тәкъдим игәбез. Мирсәй Әмир: 1929 елның җәй азагында Казаннан зур бер төркем язучы һәм театр-музыка сәнгате өлкәсеннән берничә кеше, бергәләп, көньяк республикаларга экскурсия оештырдылар. Ул вакытта^ бер Татарстан өчен генә түгел, Союз күләмендә әһәмияткә ия булган зур яңалык иде бу. «Известия» газетасы аны «зур интернациональ пролетариат бәйрәме» дип атады һәм: «Бу экскурсия СССР халыклары арасында хуҗалык, культура якынлашуы эшендә яңа сәхифә ача», — дип язды. Япь-яшь башым белән, әле язучы булып тиешенчә танылырга да өлгермәгән көемә, миңа шул экскурсия составына эләгү бәхете насыйп булды. Тау-тау дулкыннарда чайкалу авыруыннан башларыбыз әйләнә-әйләнә, күңелләребез уйный-уйный, укшый-укшый булса да, Каспий өстендә йөзү барыбыз өчен дә диярлек куанычлы яңалык, Иделдән — диңгезгә, җыйнак кына Татарстаннан — зур Советлар Союзы киңлекләренә чыгу бәхете иде бу Моңарчы әкият кебек хыял дөньясында гына булган диңгезләрдә йөзү: мәңге ак түбәләре болытлар аша чыгып киткән биек-биек «Каф- тау» артларына барып җитү; Дагстан. Әзербәйҗан, Аҗарстан, Грузия, Кырым, Украина җирләрен күрү; социалистик төзелешнең әлегә Казанда күренмәгән, ө Баку. Харьков кебек шәһәрләрдә гөрләп үсеп барган уңышларын үз күзләребез белән КҮРҮ. ниһаять, Мәскәү. Максим Горький белән очрашу — бары да искиткеч яңалык иде безгә, әйтеп бетермәслек шатлык иде Шәхсән минем өчен бу сәяхәтнең аеруча әһәмиятле ягы шул булды: пароход салоннарында, тимер юл вагоннарында, һәр шәһәрнең иң шәп кунак йортларында, Кырым курортларында, Кара диңгез пляжларында, нефть манаралары дөньясында, эшче бистәләрдә, завод-фабрика цехларында, һәркайсы үз телендә иҗат итүче каләмдәш дусларыбыз белән очрашулар белән узган ул көннәрдә мин үз Казанымның атаклы кешеләрен дә якыннан күрдем. Кәрим Тинчурин, Шәриф Камал, Һади Такташ, Салих Сәйдәшев, Галимҗан Нигъмәти кебек ул чакта әле минем өчен буй җитР мәслек югарылыкта торган данлы кешеләр белән көне-төне бергә булу, аларның иҗат җимешләрен генә түгел, үзләренең кендәлек тормышта нинди кеше икәнлекләрен якыннан күреп, тоеп тору — теләргә җәрьәт итмәслек зур бәхет иде. Ярты гасырдан артыкка сузылган иҗат гомеремдә миңа бик күп мәгънәле очрашуларда булырга, тарихи әһәмияткә ия булган истәлекле вакыйгаларда катнашырга туры килде. Зур дөньяга чыгу юлында беренче адымнарымнан булгангамы, беренче сорауга җавап урнында шул экскурсияне искә төшердем Икенче. Әйе, җитмешенче еллар — әдәбиятыбыз өчен, аеруча проза җанрында, актив эзләнүләр, җитди табышлар чоры булды. Хәтердә калганнарын гына күңелдән кичергәндә дә бу чор эчендә илледән артык роман һәм повестьлар дөнья күрде. Шулердан әдәби тәнкыйть һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан яхшы кабул ителеп, әдәбият киштәбездә ышанычлы урын алганнары да өч дистәгә тула торгандыр. Аз түгел! Өлкән буынга алмашка килеп, инде әдәби хәрәкәтнең төбенә җигелгән урта буын язучылар һәм аларга ялганып килүче яшьләр электән килгән әйбәт традицияләрне — гражданлык активлыгы, патриотлык, гуманизм сыйфатларын дәвам иттереп, аларны бүгенге көнгә хас яңа сыйфатлар белән үстерәләр. Рухи азатлык, чорыбызга хас катлаулы каршылыкларны ачуда кыюлык, кешеләребез арасындагы мөнәсәбәтләрдә интеллигентлык, вакыйгаларга бәя бирүдә фәннилек, тарихилык, фәлсәфилек— соңгы елларда язылган әсәрләрнең уңышлыларына хас булган өстенлекләр аларның әнә шул үзенчәлекләренә бәйләнгән. Шундый әһәмиятле үзенчәлекләре. алларына куелган проблемаларны хәл итүдә тормышчан булулары авторларга иҗатларында оригиналь булырга, һәркайсына үз стилен табарга ярдәм итәләр. Заман белән бергә атлап баручы өлкән буын әдипләрдән Гомәр Баширов, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни, Атилла Расих, Әмирхан Еники, Газиз Иделлеләр иҗат иткән әсәрләрнең оригинальлекләрен әйтеп торасы түгел. Иҗатлары белән бүгенге әдәби хәрәкәтебезнең алдынгы сафында баручы чәчмәчеләрдәи Гариф Ахуновнымы алып карыйк, Мөхәммәт Мәһдиевнеме. Әхсән Баян, Аяз Гыйләҗев, Миргазыян Юныс, Мәдинә Маликова, Кояш Тимбикова, Диләрә Зөбәероваларнымы; Шамил Бик- чурин, Вакыйф Нуруллин, Әдип Маликов, Барлас Камал. Мөсәгыйт Хәбибуллин, Хәниф Хәйруллин, Гәрәй Рәхим, Җәмит Рәхимовларнымы — һәр кайсының үз тавышы, үз стиле, үз теле. Әдәби иҗат эшендә авторның оригинальлеге — бу бик эур эш. Үз әдәбиятының патриоты булган һәркем өчен эур куаныч. Күңелне борчый торган кимчелек? Әдәби сыйфатлары ягыннан ярыйсы эшләнгән кайбер әсәрләрнең «Саргаймагыз, каштаннар!» (Г. Рәхим), «Төлке тоту кыен түгел» (Ә. Баянов) кебек реализм принципларыннан беркадәр тайпылулары түгел; кайбер әсәрләрнең тиешенчә эшләнеп җитмәгән хәлдә, иң югары таләпләрдән чыгып редакцияләнмәгән килеш «Дулкыннар ни сөйли?» (А. Вергазов), «Сәмум җиле» (Г. Кашапов) кебек матбугатка чыгулары да түгел, шундый әсәрләр уңае белән җитди тәнкыйть сүзе җитәрлек булмавы күңелне борчый. Гомумән, кимчелекле яклары белән тәнкыйтькә мохтаҗ әсәрләргә карата гына түгел, күп вакытта һәркем тарафыннан әйбәт бәя алган әсәрләргә карата да тәнкыйтебез тиешле югарылыкка күтәрелеп җитә алмый. Мәсәлән, »Табу һәм югалту» (М. Юныс) турында берничә тәнкыйть мәкаләсе чыкты. Автор өчен дә, әдәбиятыбыз өчен дә уңыш дип, дөрес бәя бирделәр. Ләкин аның төп көче нәрсәдә икәнен ачып бетерүче булмады. Язучы, тормышыбызга фәнни-техник революция китергән уңай яңалыкларның эур булуын күрсәтү белән бергә, аларның кайбер уйландыра торган яклары барлыгын да искә төшерә. Ягъни, ул табышлар белән бергә, тормышыбызда үзебез өчен бик кадерле булган нәрсәләрне — табигый байлыкларыбызны, буыннан буынга килгән яхшы традицияләребезне, кирәкле мораль сыйфатларыбызны да өлешче югалтмыйбызмы? Беркадәр бәхәсле булса да, укучы алдына куелуы бик урынлы булган бу сорауларны тәнкыйть күрергә һәм аларга җавап бирергә тиеш иде. Шушы мәсьәләгә ялганып, өченче сорауга җавабым да килеп чыга. Алда безнең прозабыз гражданлык хисләре белән тагын да ныграк сугарылсын, әсәрләребездә социаль проблемаларга нигезләнгән темаларны күтәрүгә тагын да ныграк әһәмият бирелсен иде. Әдәби тәнкыйтебез дә. редакцияләр эше дә прозабыздагы уңышларга тиң булсын, барысы бергәләп тагын да югарырак сәнгать биеклекләренә күтәрел сеннәр иде Фатих Хөсни: Беек Октябрь революциясеннән соңгы чор, аерым алганда, Татарстан республикасы игълан ителгәннән соң үткән алтмыш еллык дәвер, тулаем җыеп әйткәндә, әлбәттә, күтәрелеш һәм яңарыш еллары булды. Бу күтәрелешне туры сызык буенча, бер дә бөгелешләр һәм хаталар ясамыйча гына барган хәрәкәт дип күз алдына китерү дөрес булмас иде. Киң җәмәгатьчелек хәрәкәте, социаль алга барыш бервакытта да һәм бер халыкта да туры сызык буенча гына була алмый. Шуның өчен ул социаль хәрәкәт дип атала да, чөнки анда берьюлы күбәүләр, бик күбәүләр, халыкның төрле катлаулары мәйданга ташлана һәм алар һәрберсе үзенекен — үзенчә уйлавын, фикер йөртешен, теләк-идеалларын алып килә һәм бу төрлелек тормышның алга барышында үзенең күпмедер дәрәҗәдә чагылышын күрсәтми кала алмый. Ләкин бер хакыйкать бик ачык: мондый аерым чагылышлар гына тормышның, гомуми прогрессның алга барышын туктата да, бөтенләй кире якка бора да алмый. Әле шушы без алган чорда да. политикада булсын, экономик һәм мәгънәви үсешебездә- ме, нинди генә чарпалышлар, бөгү һәм бөгелешләр, үтә «суллашып» киртә сикерергә маташулар һәм, узганны сагынып, артка каерулар булмады дип әйтә алабыз? Ләкин тарихның революцион логикасын туктату яки кирегә бору булмады. Минем революциям үзенчә килде. Авылда, хосусый милекчелек шартларында туып-үскән һәм шул шартларда дөньяга карашымның беренче «кирпечләре» салынган мин — крестьянның революцияне аңлавы һәм кабул итүе бик чикләнгән рамкаларда гына иде. Кайдадыр кала җирендә эшчеләр белән фабрикантлар, солдатлар белән патша офицерлары арасында тартышлар бара, шарт та шорт мылтыктан атышалар, ур-ра кычкыралар, күкрәккә кызыл чүпрәкләр тагып йөриләр. Я алла, үзләренчә шуның кызыгын табалар икән, кычкыра бирсеннәр, тага бирсеннәр кызып чүпрәк. Миңа кагылмый. Минем урыным авылда, безнең авылда хәзергә андый галәмәтләр юк, безнең үз иманабызга тигән җиребез бар, без шуны сукалап чәчәбез, шул иманабызда үскән арыш, солыны үз кулларыбыз белән урабыз, сугабыз. Калганы кайдадыр, ындыр артында, кала җирендә... Юк. ындыр артында гына булып калмады шул! Илдә купкан гомуми шау-шу, революциядән соң кузгалган яңарыш хәрәкәте, халык арасына керергә омтылу, ындыр киртәсенең аргы ягына сикереп чыгарга теләү, укырга-белем алырга дәртләнү, мине дә, хәтта үз җиренә берегеп каткан мин крестьян тумасын да, җилкендерә куйды... Әти, әни үлгән, абый һәм туганым җиңги белән әллә ни борчак пешми... Шулай бер көнне мин дә, тәвәккәлләп, аркама котомка асып, кала якларына чыгып киттем. Дөресен әйтим, «таш кала» мине әллә ни башымнан сыйпап каршы алмады. Укырга керүен кердем, ләкин түбән классларның гына берсенә. Бу класстагыларны әлегә интернатка алмыйлар иде. Ә кайдадыр яшәргә, ипи ашарга кирәк. Шуннан башланды минем авылдашларда кунып йөрүләр, ул чагындагы мәктәп директорыбыз Вакыйф Зыя абый артыннан "тагылып Наркомпроска чабулар. Ияреп түгел, нәкъ менә тагылып. Чабуына ук ябышып та түгел — ул чаклысы ук рөхсәт ителми, шул ук вакытта «Дәү абыйны» күздән дә ычкындырмыйча. Бу әрсезлек шулай да ярдәм итте. Октябрь бәйрәме алдыннан, шул зур тантанага туры китереп эшләнгәндер инде, элекке Әхмәт бай йортында, Кабан күле буенда ике катлы тимер баскычлы шәп өйдә интернат ачылды. Бик тә тырышып елап йөрүебезне искә алдылар булса кирәк, ике малайга, Казан артыннан килгән Габделхак Гобәев дигән малайга һәм мин елакка, аерым бер «җәннәт капкасы» ачып, безне дә интернатка алдылар. Беравыктан әле өскә кара шинель, аякка ботинка да бирәчәкләр, имеш. Бүлмәләр җылы, залыбызда Әхмәт байлардан калган, идәннән түшәмгә сузылган зур көзге, ур-р-ра кычкырырга менә кайчан килде безнең чират— «урр-ра! Яшәсен совет власы!» Минем революциям менә шулай килде. Тырыша-тырмаша бер-ике ел укыганнан соң, миңа яңа канатлар кунды, мин очына ук башладым Инде өлкән классларның берсендә, инде кызларга күз төшә башлады, инде күңелдә җыр дәрте кузгалды һәм мин — казна ботинкасындагы буй жит- кән кусэк — авылдан отып килгән халык җырларының азактагы ике юлын «сәвит- чәигә әйләндереп, шигырьләр яза башладым. Шундый «шигырьләр»нең берсе «Яшь ленинчы» газетасында басылып та чыкты —чабата хәтле итеп «Фатих Хеснетдинов» дигән имзамны куеп. Соңыннан белдем, каешлана төшкән кала малайлары төшендерделәр, әле шул хетле зур имза, имза өстенә тагы, барып сорасаң, гонорар дигән нәрсәсе дә чыгачак, имеш. Менә бусына инде икенче «ур-р-ра!а Менә бусы минем ф өчен икенче революция булды. Уку, шәһәр тормышы, төрле кеше белән аралашу, шул җөмләдән, исемле зур язучылар тирәсендә кыршылу, тулаем алганда, минем куз алдындагы офыкларны киңәйтте, мийдә гражданлык тойгысы арта барды, әкренләп булса да баш та үсә, акыл да керә төште кебек. Ләкин бер үк вакытта мин авыл тузанында аунап калыпланган көләч бала чагымны югалттым. Бу, әлбәттә, сизгер күңелле авыл баласы өчен барыбер түгел иде. Соңыннан, язучы булып киткәч тә, барыбер булмады, ялганга телем бармый, хәзер дә барыбер түгел. Парадоксаль хәл: үзем, язучы булып, әдәбиятка илле елдан артык гомеремне бирсәм дә, бу очракта әдәбият турында җәелеп сөйлисем килми. Чөнки әдәбият турында сөйләүләр — мактанып та, көенеп тә — күп булды һәм булып тора. Бәлки, шул «Сыйдан» махмырлаганмындыр— Әдәбиятыбыз дөрес курс белән бара, елдан-ел яшь каләмнәр килә, өсте-өстенә китаплар чыгарабыз. Ләкин моның да хәвефләндерә торган бер ягы бар шикелле: шул китаплар чыгару белән үтә дә берьяклы мавыгып, без, язучылар, укучылар турында кайгыртуны онытыш җибәрмибезме? Сүз дә юк, татар язучысының аудиториясе киңәйде, ул русча да басыла, башка халыклар телендә дә чыга. Ләкин татар язучысының үз укучысы — татар укучысы кимемәсен иде. Менә бу хәл безне, әлбәттә, уйландырырга тиеш. Тагы бер каршылыклы күренеш. Темалар киңәйде, төрлеләнде, язучы барысын да кочарга, иңләргә тели. Күп язабыз, озын язабыз, ләкин бу очракта да бөтенләй үк югалтусыз түгел: соңгы елларда әдәби телебез үзенең нәфислеген, милли колоритын киметә бара. Бу бигрәк тә яшь каләмнәрдә нык сизелә. Димәк, безгә бу юнәлештә дә эшләргә кирәк. Бәйрәмнәр — киенү-ясану, кунак-кунак уйнау, үзара мактанышу өчен генә түгел, бәйрәмнәр — сафларыбызны барлау, адымнарыбызны тигезләү, җырларыбызны көррәк тавыш белән күтәребрәк алу өчен дә килә. Сибгат Хәким: 1. Әдәбиятта бер талант ялтырап килеп чыкса да вакыйгага әйләнә. Әгәр ул талантлар бөтен бер буын булып килсә? Шулай, элегрәк төшкән фоторәсем кирәк булды, актарындым. Фотога аерым аз төшәм. Менә Бөек Ватан сугышыннан соң төшкән күмәк рәсем. Шәүкәт Галиев, бер рәттә Илдар Юзеев, Хисам Камалов, Рәшит Гәрәй. Гамил Афзал. Яшьләр, ябыклар, чандырлар. Малайлык чыгыл бетмәгән. Еллар аларның йөзләренә әле горурлану, масаю, тәкәбберләнү буяуларын салмаган. Гади, гөнаһсыз йөзләр. Әле бар да алда. Кем ничек атлап кереп китәр? Кем ничек үзен табар? Күңелләрдә бары беренче китаплар җылысы. Мин бу фотога кимендә чирек гасыр ераклыктан торып карыйм. Хәзер инде бар да ачык — бу шагыйрьләрнең һәркайсының егермеләп шигырь җыентыгы, сайланмалары бар. Бу авторларның һәркайсы турында мин җае чыккан саен фикер әйткәнмен, язганмын. Поэзия дөньясына бергә керделәр, бер чорда формалаштылар. Иң кызыгы шунда, аларның берсе дә төшеп калмады, татар совет поэзиясендә үз урыннарын алдылар. Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятының иң күренекле вәкиле булып калды. И. Юзеев шигырьләрендә, поэмаларында һәм драма әсәрләрендә романтик хис белән янып яшәүче шагыйрь икәнлегенә тәмам ышандырды. Хисам Камалов поэзия белән проза жанрында җигелеп эшли. Ике жанрда да — Хисам үзе, үз биографиясе, үз моңсулыгы, үз чынлыгы. Гамил Афзал татар поэзиясенә үзенә генә хас лирик моң өстәде Кайвакыт аерып алып карыйм. Тукайлар. Такташлар. Жәлилләр, Фатих Кәримнәр, Әхмәт Фәйзиләр янында огәр ул булмаса? Юк, ул кирәк. Ул иҗат иткән юмористик ши ф КҮТӘРЕЛҮ ҺӘМ ЯҢАРЫШ ЕЛЛАРЫ гырьләрсез, ил, ватан турындагы лирик уйлануларсыз поэзиягә нәрсәдер җитмәс иде. Поэзияне төрле юнәлештәге талантлар баета. Дулкын өстенә дулкын. Буын арты буын, фото, шул фотолар арасында тагын берсе. Анысы да күмәк. Бу ике фото арасында ун-унбиш еллар... Фәйзуллиннар буыны. Рәсемдә Рәдиф Гатауллин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалимов, Гәрәй Рәхимнәр... Боларны бик тыныч, бик тыйнак дип булмый инде. Болар шигырьдә экспериментлар ясап, укучылар арасында бәхәсләр оештырып, хәтта өлкән буын шагыйрьләрне дә шул бәхәсләргә тартып, поэзиягә дәгъва белән килгән шагыйрьләр. Моннан бирле ун-унбиш ел вакыт узган. Бу шагыйрьләрнең иҗат йөзләре дә минем өчен хәзер шактый ачык. Боларының да шигырь җыентыклары татар һәм рус телләрендә чыгып килә. Тәнкыйть тә алар турында үз сүзен әйтте инде. Нык буын, эшли торган буын, бәхәссез. Бу шагыйрьләрнең иҗатыннан чыгып мин үзем өчен бер нәтиҗә ясыйм: поэзиянең мәйданы зур, поэзия мәйданы күп төрле талантларны сыйдыра. Поэзия тере организм, хәрәкәттәге организм. Ул заман сулышы белән яши. Заман рухы, заман ритмы — аның җаны. Бәхәсләрдән курыкмаска кирәк. Төрле буын шагыйрьләре белән аралашкан еллар шуңа өйрәтә. Ике рәсем, ике буын. Болардан тыш? Болардан тыш аерым-аерым үз юллары белән килеп чыгып, поэзия ташкынына кушылып киткәннәр дә аз түгел. Саҗидә Сө- ләйманова. Әхсән Баянов кебек шагыйрьләрнең үзенчәлеген бернинди күмәк рәсемнәр дә юкка чыгара алмаячак. Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмовларга карата да шулай. Шулай бер чорда, бер парта арасыннан күтәрелеп, иҗади ярыш уты кабызган тагы бер буынны күрәсе килә әле. Килерләр, Такташ әйтмешли, аяк тавышларын ишетәм. 2 Поэзияне генә түгел, үзебезнең проза әсәрләрен дә укып барырга тырышам һәм башка әдәбиятлар белән дә чагыштырырга яратам. Беренче фикерем, талантларга бай безнең әдәбият. Кайсы жанрга чыксаң да чумып укырлык әсәрләр бар. Зур. өлгергән әдәбият. Соңгы вакытта укып чыккан «Кеше китә, җыры кала» әсәре үзе генә дә миндә дөнья чаклы фикер уятты. Үз ягым кешеләрен яхшы беләм дип йөри идем. Аз беләм икән. Мин белмәгән кешеләр бик күп икән. Рухи дөньялары искиткеч бай, матур, олы йөрәкле, зур жанлы кешеләр минем туган ягымда язып бетергесез икән. Яраттым, сагындым мин ул кешеләрне. Проза һәм поэзиядә шигърият. җанлы тел, кешеләр рухын ачкан тел якын минем өчен. Казан артының тагын бер почмагын ачтым үзем өчен. Дөресрәге. Мөхәммәт Мәһдиев ачты. Мин ул тудырган образларга сокланып яшим. Сагынам мин ул кешеләрне. Яхшы әсәрдән җылы кала, ниндидер сагыну хисе кала күңелдә. Фикерем конкретрак булсын өчен бер генә әсәргә тукталдым. «Кеше китә, җыры кала» дан алдарак мин Әмирхан Еникинең «Тынычлану» хикәясен укып та тирән сагыш кичергән идем. Чынгыз Айтматовның «Ак пароход», Распутинның «Соңгы срок», «Яшә һәм онытма» кебек әсәрләрен укыганнан соң иманым тагын да ныгый төште: кеше рухы, кеше кичерешләре, кеше психологиясе, язучы таланты, язучы осталыгы — әсәрне чын сәнгать әсәре иткән төп сыйфатлар кайсы чорда да шулар икән. Безнең әдәбият кайсы яклары белән канәгатьләндерми дигән сорауга мин хәзер икенче төрлерәк җавап эзлим. Аңа яхшы тәрҗемә җитми. 3. Сиксәненче еллар өчен генә хас аерым үсеш тенденцияләре туар дип уйламыйм. Гомәр Бәширов: Бу еллар эчендә республикабыз хуҗалык өлкәсендә булсын, мәдәнияте үсеше ягыннан булсын яңа баскычларга күтәрелде. Әдәбият, сәнгать өлкәсендәге уңышларыбыз да кечкенә түгел. Алар мине аеруча куандыра. Хәзер безнең бөтен Советлар Союзына, хәтта чит илләргә танылган талантлы композиторларыбыз, мәшһүр җырчыларыбыз бар. Татар җыр һәм бию ансамбленең Африка илләрендә зур уңыш беләи чыгыш ясавы ифрат та куандыра. Элекке еллар белән чагыштырганда безнең татар әдәбияты бик үсте, баеды, халык арасында абруе да артты. Без моны горурлык белән әйтә алабыз. Бу уңыш- ларга үзеңнең да азмы-күпме өлеш кертүең бу шатлыклы бәйрәм көннәрендә күңелне аеруча күтәреп җибәрә. «Намус» романы. «Туган ягым — яшел бишек» повестьлары бәхетле әсәрләр булып чыктылар. Бу ике китап рус телендә генә дә миллионнан артык тираж белән күп мәртәбәләр үзәк нәшриятларда басылып таралды. «Намус» романы, моннан тыш, барлык Европа һәм кайбер Азия илләре телләренә тәрҗемә ителде. «Туган ягым—яшел бишек» повесте белорусчага, венгерчага тәрҗемә ителә. Бу әсәрне монгол язучылары да үз телләренә тәрҗемә'итәләр дип ишетәм. Шулай ук башка әдип һәм шагыйрьләребез әсәрләренең дә бөтен ил күләмендә танылуы, кайбер чит телләргә тәрҗемә ителүе татар әдәбиятының зур үсешен күрсәтә. Соңгы елларда әдәбиятка дөньяны заманча аңлаучы, халык рухи халәтенең шактый ук катлаулы якларын әсәрләрендә үзенчәлекле итеп чагылдырырга омтылучы талантлы яшьләр өстәлде. Без, өлкән буын, аларга зур өметләр баглыйбыз. Чөнки әдәбиятның киләчәге яшь буынның халык алдында үз вазифасын ничек аңлавына, нинди идеяләр белән рухланып иҗат итүенә, нинди юнәлеш алуына бәйләнгән. Сүз дә юк, хәзер әдәби әсәрләр күп языла, китаплар күп чыга. Алар тема ягыннан да төрлеләр. Ләкин шулардан әдәбиятның алтын фондына кереп калырлык ничә генә әсәр табылыр икән! Нигә шулай? Китаплар ник кыска гомерле булып туалар, чыгалар да бераздан ук онытылалар, аларны бер карап чыкканнан соң яңадан укыйсы килми?.. Бик тә уйландыра, борчый торган хәл бит бу Минемчә, соңгы елларда чыккан әсәрләрнең байтагысына фикер тирәнлеге, мәгънә тыгызлыгы җитми. Андый әсәрләрдә, күбесенчә, хәл һәм вакыйгаларның тышкы күренешләренә генә игътибар ителә, кеше эшчәнлегенең күзгә күренбп торган тышкы бизәкләре генә бирелә дә, аның рухи дөньясы ачылмыйча күләгәдә кала.( Матур әдәбиятның төп вазифасы кеше рухын тасвирлау, аның иң кыйммәтле, иң затлы кешелек сыйфатларын эчке яктан нурландырып күрсәтү ләбаса! Укучыларыбыз бездән әнә шуны көтәләр.’ Бу кимчелекләр, минемчә, бер үк вакытта әдәби әсәрнең тел байлыгына, аның сәнгатьчә эшләнешенә, образлы тасвир итүгә игътибар җитмәү белән дә бәйләнгән Соңгы елларда әдип һәм шагыйрьләребезнең байтагысы ниндидер стандартлашкан тел белән яза торган булып киттеләр. Кайбер язучының телен һәм язу алымын икенчесенекеннән һич тә аерып булмый башлады. Укыйсың, укыйсың, көтелмәгән чагыштырулар да, тапкыр ошатулар да куандырып җибәрми, усал репликалар да сискәндерми, телнең нәфислеге дә сокландырмый. Әйтерсең, кешенең күңел түренә үтеп керә торган тылсымлы көч — телнең иң кадерле «мамыгы» коелган да шырпылары гына тырпаеп калган. Минемчә, бу язучының талымсыэлыгыннан, үзенә зур таләпләр куймыйча, аз-маз белән канәгать булып, әдәбиятта күптән үк әйләнештә йөргән, шунлыктан тәэсир көчен югалткан әзер сүзләр, әзер төшенчәләр белән чикләнүеннән килә. Шул ук вакытта халык телендә нинди генә җәүһәрләр сакланмый, анда безне нинди тансык сүзләр, тапкыр гыйбарәләр, моңарчы күренми яткан нинди генә образлы шигъри байлык көтми! i Киләчәктә шул чиксез байлыктан күбрәк, остарак файдаланырга кирәк иде бит Без әсәрләребезне тыгыз мәгънәле фикерләр белән баетуга, тел чарлауга, сүз сайлауга. кыскасы, күңелләргә үтеп керердәй итеп оста язарга күбрәк көч салсак иде. Тырышсаң, телдән могҗиза тудырып була бит! / Гариф Ахунов: 1. «Ардуан батыр» повестема мин якташыбыз Мирсәет Ардуаноаның. Березники каласын һәм Березники химия комбинатын салучы ударникның, Ленин ордены кавалерының, беренче Совет Конституциясен кабул иткән съездда катнашуын чиксез бер соклану белән язган идем. Озак та узмый, минем үземә СССРның яңа Конституциясен кабул иткән СССР Верховный Советы сессиясендә катнашу бәхете насыйп булды. Республикабызның 60 еллыгын бәйрәм иткән чакта, мин моны гомер «олымдагы иң истәлекле вакыйга дип саныйм. ф КҮТӘРЕЛҮ ҺӘМ ЯҢАРЫШ ЕЛЛАРЫ 2. Җитмешенче елларда драматургиябез яңа бер сикереш ясады. Сәхнәне тутырган кәсепчеләр төшеп калып, аксакалларыбыз янына чын мәгънәсендә талантлы, эшлекле яшьләр килде. Драматург Туфан Миңнуллинга һәм аның коллегаларына РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Моны соңгы ун елда илебез сәхнәләренә чынлап торып юл алган татар совет драматургиясенең җитди уңышы, илебез тарафыннан танылуы дип карарга кирәк. Җитмешенче елларда әдәбиятка әзерлекле, талантлы яшьләрнең килүе барлык жанрларда да артты. Бу — бик тә куандыргыч күренеш. Инде безне борчыган мәсьәләләргә килгәндә, роман һәм повестьларыбызда эпик колач, масштаблылык кимеде. Интим-лирик повестьлар никадәрле генә җылы, тәэсирле язылган булмасыннар, алар зурлыклары, тормышны иңләп алулары белән эпик грозәдан калышалар. Җитмешенче еллар прозасында уңай герой зур итеп, бөтен буйга куела алмады. 3. Сиксәненче еллар әдәбиятында, бигрәк тә поэзиядә, яңа ачышлар булыр, форма камиллеге килер, шарада-табышмаклар сәерсенү объекты булып кына калыр дип ышанам. Сиксәненче еллар татар прозасын дөнья күләменә чыгарыр, тәнкыйтьчеләр әсәрнең кысасын түгел, тукымасын тикшерә башларлар, сәнгатьчелеккә аеруча игътибар итәрләр, моны нигездә яшь тәнкыйтьчеләр эшләр, әдәбиятта документальлек тагын да арта төшәр,1 татар әдәбияты нигезендә эшләнгән нәфис фильмнар күбәер дип өметләнәм. Тагын да зуррак өметем шунда, җитмешенче елларда канат чыгарган яшьләребез сиксәненче елларда әйдәүче көчкә әйләнерләр, әдәбият йөген төпкә җигелеп тарта башларлар. Бу исә татар әдәбиятына киңрәк сулыш өстәр. Саҗидә Сөләйманова: Бер төркем татар һәм башкорт язучылары белән миңа Гарәбстан илләренә сәфәр кыларга туры килгән иде. Борынгы әкиятләр буенча бала чактан күңелне алгысытып торган дөньяга сәяхәтнең тәэсире никадәр көчле булуы турында әйтәсе дә юк. Совет халкы гаиләсендә татарның урыны, культурасы, уку йортлары, әдәбияты турында' гарәп җәмәгатьчелегенең ихлас кызыксынуы безне шактый кыюландырып, үстереп җибәрде. Гарәп дәүләтләренең башкалалары Дамаск һәм Бейруттагы дусларыбыз безне Совет илчелеге каршында оешкан культура үзәгенә очрашу кичәләренә чакырдылар, һәр ике клубта Совет иленең дуслары җыелган иде. Баян Гыйззәт татар әдәбияты, аның үткәне, хәзергесе, борынгы әсәрләребезгә гарәп язмаларының йогынтысы турында бәйнә-бәйнә сөйләп, тыңлаучыларның игътибарын берьюлы җәлеп итте. Драматург Ибраһим Абдуллинның илһамлы чыгышыннан Урал тавы итәгендә искиткеч байлыклары, шигырь һәм җырлары белән дан алган матур дөнья — Башкортстан республикасы барлыгын белделәр. «Белделәр» дигән сүзне кулланам, чөнки язучылар сөйләгәндә гарәпләрнең йөзләрендә могҗиза күргәндәй гаҗәпләнү һәм соклану чагыла иде. Арабызда бердәнбер шагыйрь буларак, мин шигырь сөйләдем. Татарча һәм русча. Русча шигырьне культура үзәгенең тәрҗемәчесе гарәпчәгә тәрҗемә итеп аңлатты. Бу вакыйгаларга байтак вакыт узды. Бәйсезлек өчен, тынычлык өче!} көрәшүче Сирия һәм Ливан халкының язмышлары бөтен кешелекне борчый. Газета, радио, телевизорлар ул илләрдәге канлы вакыйгалар турында сөйләүдән тынып тормыйлар. Дини әкиятләр буенча Адәм һәм һава йөзендә кешелек дөньясы башланып киткән җир, кеше хыялында борынгы оҗмах булган яклар... Гарәпләрнең безгә ни өчен сокланып карауларын мин соңрак аңладым. Алар безне үз язмышын үз кулына алган халык вәкилләре итеп, шул батыр халыкның язучылары итеп кабул иткәннәр. Ул көннәрне уйлыйм да, гарәп дәүләтләренең "ике башкаласында шигырь сөйләүче мин түгелдер сыман тоела. Бөек тарихлы халык вәкиле булмасам, мин алар өчен кем? Татар язучысының чит ил башкалаларында чыгыш ясавы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Моннан гайре мин үзем өчен тагын бер әйбер ачтым. Гарәпләр Муса Җәлилне яхшы беләләр. Бая телгә алган тәрҗемәче Тарикъ шагыйрь дә икән. Җәлил шигырьләрен Тәрҗемә иткән, берсен культура үзәге клубында укып та күрсәтте. Бөтен бер милләтнең дөньяга таныш булуы кайчакта бер шагыйрь исеменә бәйле. Җәлил — безнең шундый горурлыгыбыз! Ватанга мәхәббәт һәм дошманга нәфрәтнең иң тетрәндергеч минутларын ул -Моабит дәфтәрләре»ндә мәңгеләштергән. Дөньяга иң кирәкле нәрсә — җирдә тынычлык урнашсын өчен ул башын салган. Укучыга шагыйрь шуның белән кадерле Шагыйрь шигырьдә тулаем янсын өчен чорның кайнап торуы, кискен тарихи борылышлар зарур дибез. Заманадан ташламалар өмет итәбез. Кеше җанына тирәнрәк үтеп керү ягыннан, әлбәттә, җитмешенче елларда татар поэзиясе шактый уңышлар казанды. Шагыйрь йөрәгендә ялкын аз дип тә әйтеп булмый. Мәхәббәт утында дөрләү, нәфрәт утында көю... Матурлыкны, мәхәббәтне җырлау да укучы җанын сафландыруда соңгы чиратта тормый. Заман чалымнары — галәмгә очыш, җир язмышы турында борчылулар соңгы еллар поэзиясендә байтак урын алса да, җыеп әйткәндә, шагыйрьгә укучы җанын тетрәндерердәй активлык җитми. Берәр шагыйрь турында фикер йөрткәндә безнең арада «аның үэ Мокамае бармы?» дигән төшенчә йөри. Мәктәп елларыннан ятланып, берничә буынның теленнән төшмәгән һәм беркемне дә битараф калдырмаган әсәр турында суз бара. Һади Такташның бу шигыре фаҗигале бер шәхес язмышы турында, шул ук вакытта ул җиңеп баручы катлаулы яңа тормыш турында. Авторның шул вакыйгалар зчендә кайнап яшәве шигырьнең һәр юлыннан бөркелеп тора. Үтә шәхси һәм көрәшчән. Бүген кайсыбызның үз «Мокамае» бар? һәр көн булып торган искиткеч яңалыкларга, җанга тынгылык бирмәгән катлаулы проблемаларга безнең заман аеруча бай бит1 Сиксәненче елларга аяк бастык, яңа гасыр башына якынаябыз. Кеше һәм дөнья, йолдызлар һәм Җир шары турында уйлануларга яңа мөмкинлекләр туа. Уйлануларның үз җирлегендә төгәл адресы, төбәлгән кешесе булуын теләргә кала. Кеше җаны өчен көрәш кискенләшә барачак. Бу көрәштә һәр заман шагыйрьләре алгы сафта була килделәр. Ренат Харис: 1. Әдәбият вакыйгаларсыз булмый. Әдәбиятта иң зур вакыйга, минемчә, — я талантлы яңа язучы мәйданга килү, я талантлы яңа әсәр туу. Талант төшенчәсенә мин ике очракта да әдәби осталыктан да бигрәк иҗтимагый көчкә ия булган сыйфат итеп карыйм. Соңгы елларда татар совет әдәбиятына сәләтле яшьләр шактый күп килде. Араларында талантлылары да байтак. Алар әдәби процессыбызга сизелерлек йогынты ясыйлар. Моны күрмәскә дә (тәҗрибәле тәнкыйтьчеләр, сезгә әйтүем), моңа куанмаска да мөмкин түгел. Әйтик, Мансур Вәлиеа. Равил Кукушкин, Салих Манна- пов, Әмир Мәхмүдов, Ринат Мөхәммәдиевләрнең тәнкыйть мәкаләләре белән исәпләшү барыбыз өчен дә табигый хәлгә әверелеп бара шикелле. Бүгенге, бигрәк т» киләчәктәге едәби тәнкыйтьне, бу исемнәрдән башка күз алдына китерү кыен. Алар- ны тәнкыйть мәкаләләре язучылар итеп кенә түгел, ә әдәби шәхесләр, культура эшлеклеләре булып җитлегүләрен тизрәк күрәсе килә. Драматургиябез дә матур-матур вакыйгаларга бай булды — соңгы дүрт-биш ел эчендә генә дә театрларыбыз сәхнәсендә Әхәт Гаффар. Фоат Садриев, ЮныС Сафиуллин, Ризван Хәмид пьесалары спектакльләргә әверелделәр. Алар һәр көн саен республикабызның меңләгән хезмәт ияләре — тамашачылар белән күзгә-күэ калып сөйләшәләр, кеше күңелен гүзәллеккә, рухи камиллеккә омтылу хисе белән сугаралар. Разил Вәлиев. Марсель Галиев, Әхмәт Гадел, Зиннур Мансуров. Роберт Миңнул- лин, Фәннур Сафин, минемчә, әдәбиятыбызның гомуми букетына әлегә артык җете булмаган, әмма үзенчәлекле, кызыклы төс бирә торган шагыйрьләр. Аларның шигырьләрендә әлегә эзләнү эзләре күренә, ә артык эзләр, сызыклар һәм штрихлар әсәрне тонык итәләр. Робёрт Миңнуллин һәм Фәнцур Сафинның җыр өлкәсендә 10. «К. У • № 6. ф КҮТӘРЕЛҮ ҺӘМ ЯҢАРЫШ ЕЛЛАРЫ 145 эшләүләре аларның иҗтимагый активлыкларын тагы да үстереп җибәрә — җырның ■офыгы киңрәк, хисе үткенрәк. Авыз тутырып Разил Вәлиев иҗатының бер кыры турында әйтәсе килә—аның шигырьләренә бәйле рәвештә эстрада җыры жанрына яңа тесмер — заман төсмере — өстәлде. Прозада мине шатландырган вакыйга — Фаил Шәфигуллинның юмор-сатира өлкәсендәге уңышлы эшчәнлеге. 2: Җитмешенче еллар татар совет әдәбияты өчен, чыннан да, җитди эзләнүләр чоры булды. Минемчә, эзләнүләрнең юнәлеше күбрәк әдәби осталыкны үстерү, камилләштерү юнәлешендәрәк барды. Безнең әсәрләребез күләм ягыннан җыйнаклана төштеләр, ә художестволы информация микъдары аларда кимемәде, киресенчә, артты гына. Ә менә драматургиябез, миңа калса, уңышларга да иреште — заман аһәңе белән сугарылган, олы гуманистик идеяләр белән өртелгән совет драматургиясендә яңалык булган образлар — бөек оптимист, «бетмәс-төкәнмәс» Әлмәндәр (Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы), шәхси мәнфәгатен халык, дәүләт мәнфәгатенә табигый куша белгән Саттаров (Диас Вәлиевнең «Тормыш бүләк итәм» пьесасы) дөньяга килделәр һәм халык мәхәббәтен казандылар. Прозадан мин тормыш проблемаларын заманча, заманга тиң олы итеп гәүдәләндергән, халкыбызның кылган эшләренә тиң гүзәл образлар көтәм, ә драматургиядә— әйткәнемә өстәп, көтелмәгән, шаккатырырлык, хәтта парадоксаль, ләкин реалистик нигезгә корылган форма табышлары. Драматургиягә бераз «көнкүрешлелек» («бытовизм») тузаны куна башлады шикелле. 3. Дөресен генә әйткәндә, әдәбиятның, шул исәптән татар совет әдәбиятының, үсеш тенденцияләре, гомумән алганда күптән билгеле — аларның нигезендә социалистик реализм методы таләпләре. КПСС Үзәк Комитетының соңгы елларда кабул ителгән «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы, «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы тарихи карарлары әдәбият алдына ояы бурычлар куйды. Язучылар алдагы елларда әхлак тәрбиясе, патриотик тәрбия проблемаларын алга сөргән әсәрләр язуга тагы да ныграк игътибар бирерләр дигән өмет бар. Бу өмет әдәбиятыбызның барлык жанрларына да бер дәрәҗәдә кагыла. Ә шигърияттә, минемчә, лиризм арта төшәр — фәнни-техник революциянең шаулап барышы кеше күңеленең тыныч тынлыкка сусавын көчәйтә генә. Әхәт Гаффар: Ярсу чабышкы шикелле ашкынып, Татарстан АССР алтмышынчы Сабан туена «силен керде. Тып-тып баса алмачуар, дагасы корыч булса. Яшәрбез дә, эшләрбез дә дөньясы тыныч булса. Бүгенге мәҗлесебезнең дә табын җырыдыр бу. Шушы җырны җырласа да, беэ- «ең өти-әниләр дөньялар хәвефле, сугышлы булса да эшләгән, яшәгән. Олы юлның маягы сыман, артта дәверләр торып калган. Тынычлык һәм иминлек мизгелләре тузан булып җилләргә очкан, сугыш һәм кан кою гасырлары агымсулар булып ташыган. Күпме кешеләр үзләре туган Җир зиратына күмелмәгән!.. Аларны зиярат кылырга теләсәк, безгә, һичшиксез, көрәш кырларына бару шарт. Ә безнең яшәвебез алмачуары заманаларның сират күперләрен кичә-кичә киләчәккә оча. Акбүз ат атлап килә. юлларны таптап килә. ■ Иң авыр чакта кешене емете саклап килә. Өмете. Шул өмет чаткысы, утлы тиендәй, бер гасыр ябалдашыннан икенче гасыр ябалдашына сикерә-сикерә килгән дә бүген илдәге алтмышынчы Сабан туеның түрендә утыра. Арттз —данлы өермәләр, артта — утлы көрәш учаклары... Шәмнәре янган була. Кайчагында безгә дөнья елмаеп алган була. Шәм генәме?! Татарстанның кайсы гына тарафына караш атма — төп-төз нефть манаралары. Кайсыбер урында аларга иске мәчет манарасы, җил тегермәненең сулган гәүдәсе янәшә диярлек, һәр авылда Самаркандның бер почмагын хәтерләткән силос манаралары.. Без икмәкне кешедән сорап ашамыйбыз! Әйе, безгә дөнья елмаерлык. Безнең милләт — моңлы халык. Моңлана белгән кеше генә — кеше, җырлый, җырлана белгән ил генә — ил. Ә без җырны һәрчак алдан башлаганбыз. Ирек, хакыйкать өчен көрәшләрнең кайсысына гына әйләнеп карама — җиңүләрнең яшел болыннарында безнең алмачуарлар утлап ял итә. Әдәбиятыбыз Алмачуары да — көрәшче юргасы. Урман кисәм, урман кисәм, кала агач төпләре. Киләчәк ямьле булсын дип, хәтерлибез үткәнне. Хәтерлибез генә түгел, һәрчак истә тотабыз. Үткән — безнең әдәбиятның канында, аңында. Ишетәсезме? — Кемнәр? — дигән кайтаваз килә. Күрәсезме? Алтмышынчы Сабан туебызның алтын әдәбият мәйданына толпар атлар килеп керде. Таныйсызмы? Мыеклысы — Галимҗан абый, зәңгәр күзлесе — Такташ, балкып торган йөзлесе — Кутуй, сынап караганы — Кәрим, гайрәтлесе — Җәлил, тыйнагы — Исәнбәт, какчасы — Туфан, аэ сүзлесе — Хәким. Әнә Таҗи Гыйззәт, Тин- чурин, Әмир. Бәширов, Хөсни, Ибраһим Гази, Еники агайлар. Маңгайларындагы тирләрен сөртә-сөртә толпарларының дагаларын карыйлар... Шикләнмәгез лә! Барып җитәрсез! Йөзенче, меңенче Сабан туйларыбызга да барып җитәрсез. Бәлки әле үзегезгә Ахуновларның Идел кызларын, Миңнуллинарның Әлмәндәрләрен. Гыйләҗев- ларның җиргә гашыйк бер кешесен, Юзеевләрнең Миләүшәләрен. Шәүкәт Галиев- ләрнең нарасыйларын, Бикчуриннарның иң каты токымнардан да ныграк егетләрен, Мәһдиевнең кырык беренче ел балаларын, Харисов белән Фәйзуллиннарның көрәшчеләрен, Зөлфәт белән Әгъләмовларның яралы йөрәкләрен дә алып китәрсез? Үз халкыңның киләчәген, үткәнен, бүгенгесен, кайгысының, шатлыгының зурлыгын белер өчен еракка китеп кара син, еракка китеп кара... Ераккарак китеп карыйм да... халкыбызның рухи хәзинәсе, күңел кошы — әдәбияты салынган бөек кәрванның менә шушы әйдәүчеләрен карашым белән узып, егерме җиде яшьлек кәрван башы Тукайга: — Исәнме, бабай! — дип зндәшәм. Таный. Үзенә кадәрге Кол Галине, Сарай, Мөхәммәдьяр. Утыз Имәни, Укмасый, Мәрҗани, Насыйриларны таныган шикелле үк, үзеннән гпи килгән Һам халык дигән иман белән яза торган, язачак бүгенге, ки ф КҮТӘРЕЛҮ ҺӘМ ЯҢАРЫШ ЕЛЛАРЫ ләчәк язучыларның һәммәсен таный. Безнең кәрван башыбыз — бетен милләтебезнең емет җепләре йомгагын үз йерәге иткән Тукаебызга иман тоткан һәркемне егерме җиде яшьлек Мәңгелек егет һәрчак таныр! Бүгенге мәҗлесебезгә кемне үткәрергә диеп уйланса, Тукай үз кулларына Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре»н, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н, Нурихан Фәттахның «Этил суы ака торур»ын, Әбрар Кәримуллинның «Татар кита- бы»н тоткан һәм күңелендә халык җырлары булган һәркемне кочаклап каршы алыр иде. Ченки Тукай үз халкының үткәнен, бүгенгесен, киләчәген, хәсрәтенең, бәхетенең зурлыгын белер ечен барыбыздан да ераккарак китеп караган лабаса! Ә алтмыш еллык дәвердә милли әдәбиятыбыз ирешкән уңышларны куанып һәм горурлану белән тагын бер кат күз алдыннан уздырганда Тукайның әдәби кәрванындагы һәркем иҗатына, халык тарихына, аның киләчәгенә якынрак килеп карыйсы килә. Бу хакта илебез яшь язучыларының VI Бөтенсоюз киңәшмәсендә уйланып утырганым бар. Бу хакта һәр яңа хикәям, повестем, пьесамда уйланам... Якынрак! Ватаныбыз һәм социалистик илләр халыклары белән тугандашлыкның үзәгенә якынрак, тынычлык эчен көрәшнең иң алгы сызыгына якынрак! Киләчәккә юл бары тик шушындый якынлык аша гына—безнең йөрәкләребезнең кыл уртасы аша үтә. Әдәбиятыбызның уртак бер жанры бар —ул да булса көрәш дигән жанр. Сиксәненче елларда шушы жанр безнең һәр сүз толпарының йөрәге булып типсен иде! Чөнки безнең халык дагага карамый, йөрәккә карый. Көрәш утын без Тукайның Ватан һәм халык өчен көеп янган йөрәгеннән, Җәлилнең бөтен дөньяны яңгыраткан җырыннан әҗәткә алдык. Көрәш — безнең киләчәккә гозеребез. Халкыбызның йөрәгендә алтмышынчы Сабан туе тибә. Беренчесенә кадәр меңнәре булган. Алтмышынчысыннан соң ничәү? Юрамыйк: җиңүләребез әйтер. Язучының коралы — сүз. Ташка язсак, сүзебез мәңгелек. Ә мәңгелекне акыллы халык берәү дип тә, меңәү дип тә санамый — ул мәңгелек кенә. Мәңгелек безнең сусаганда эчә торган бер йотым суыбыз ул. Мәңгелек — язучы каләме очындагы бер тамчы кара... Тик шагыйрьгә кара китерегез һәм кулына каләм бирегез! Мөдәррис Әгъләмов: Мин сугыштан соң дөньяга килгән буын вәкиле. Димәк, 10—13 ел гомерне сабыйлыкка калдырсак, республикабызның 60 еллык тарихының 20 елы гына без олы вакыйгаларны кабул ңтә алырлык чорга туры килә. Бу егерме ел эчендә минем өчен нинди истәлекле, тормышыма, шагыйрь буларак формалашуыма тәэсир иткән нинди гыйбрәтле вакыйгалар булды? Алар минем өчен өчөү. Беренчесе: Җәлилнең илгә кайтуы. Сугыштан соңгы күтәренке атмосфера. Без сугышта юлбарыстан крчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Мин — малайга Җәлилнең кайтуы төнлә кояш чыгуы кебек бер могҗиза булды. Шуңа күрәдер дә «Вәхшәт», «Җырларым», «Чишмә белән сандугач» шигырьләрен сәхнәләрдән укып халыкны җылатканымны хәтерлим. Икенчесе: Хәсән Туфан белән очрашу. Бу очрашу бик тә сәер булды. Безнең мәктәп китапханәсе бик зур иде. Киштә-киштә томлыклардан алып, биш-алты гына битле рәсемле китапларга кадәр. Ни генә юк!.. Аңлап та, аңламыйча да барысын тоташ укып бетергәннән соң, почта аша кайта торган китап бәйләмнәрен көтеп ала торган идем. Көннәрдән бер көнне бәйләмнән яшел тышлы ике китап килеп чыкты. Төрле елларда чыгуларына карамастан — бертуганнар кебек. Икесе бергә. Икесе дә яшел тышлы. Язучыларының исемнәрен генә кара: Туфан, Бабич. Ничектер, ирексездән, рәттән санап китәсе килә: Пуш-кин, Ту-кай, Так-таш, Җә-лил, Ту-фан, Ба-бич— Бүген килеп сиңа баш иям. Тукай биргән эстафетаны Югалтмаган хәлдә, Русиям. Соңыннан Хәсән ага Туфанның җылы кулын да күп тоярга, чыбыгының очын да байтак татырга туры килде. Еш очраштык та, янәшә дә яшәдек. Әмма авылда мәктәп китапханәсендәге шул беренче очрашудан да истәлеклесе булмагандыр. Беренче очрашу һәрвакыт иң кадерлесе бит. Соңыннан аңладым: Хәсән ага үзе — шигърият, шигърияте — үзе икән. Шуңа күрәдер дә беренче китабын уку, аның үзе белән очрашу булып күңелгә сеңеп калган. Өченчесе: Казанга килеп яшьтәшем, каләмдәшем, якын дустым Зөлфәт белән очрашу. Әдәбият кешесенә бөтен җаныңны әйләндереп сала алырлык бер кеше кирәк. Әдәби һәм дөньяви ваклыкларны яки зурлыкларны бер генә кеше белән ачыктан-ачык сөйләшеп була. Фикердәш булсаң гына! Уртак омтылышың булса гына! Шундый иптәше булмаган язучының максаты ваклана. Язучы өчен иң куркынычы: максатының ваклануы. 2. Бу сорауга җавап бирер алдыннан үземнең әдәбиятка килүемнең шәхсән үзенчәлекләрен әйтеп китмичә булмый. Алтмышынчы еллар башында бер гаҗәп шаукым кузгалды. Ул да булса, гасырлар буе формалашып килгән шигъриятебездән ваз кичеп, татар сүзләре белән башка телдә язу хәрәкәте. Бу хәрәкәт минем киләчәк язмышымны, тормышымда гомер буе өстерәп барачак «чыбыркы» — «үз башыма төшәчәк чыбыркы» мәсьәләсен хәл итте. Кол Гали, Мәүлә Колый, Утыз Имени, Ясәви, Кандалый... Тукай, Бабич, Такташ, Туфан, Җәлил, Хәким... Шуларның кайсын укып, кайсын әбиемнең укуы аша белгән, үз телемнең куәтенә инанган бер малайга бу хәрәкәт шулкадәр чит булып тоелды ки, мин каныма сеңгәннең мәңгелек икәнен исбат итәргә теләп каләмгә тотындым. «Еракка китеп кара» дип аталган шигырьләр бәйләме шуңа бәйле рәвештә язылган иде. Бу шигърияткә кагыла. Үзем алган юлга. Журнал биргән сорауда «Җитмешенче еллар әдәбияты» диелгән. Мине нәрсә белән куандырды ул? Шәриф Хөсәеновның «Әни кил- де»се, «Зөбәйдә адәм баласы» белән. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гый- лөҗевнең яңа әсәрләре белән, С. Хәким, Н. Арслан. Р. Фәйзуллин, Зөлфәтнең яңа иҗади уңышлары белән. Нәрсәсе белән канәгатьләндермәде? Нәкъ менә мин атаган исемнәр биеклегенә кайберәүләрнең азрак омтылышы белән, шул биеклекне максат итеп алмаулары белән. Бәлки ул кешенең мөмкинлегеннән киләдер?! 3. Шигъриятнең сиксәненче еллардагы хәрәкәтен мин бүген барган агымда барыр дип беләм. Шунда бер «әмма» бар Безнең алтмышынчы еллардагы шигърият шулкадәр биеклеккә иреште ки, без аны бөтен ил күләменә горурланып чыгара алабыз. Башка халыкларның поэзиясе белән чагыштырып карый алу дәрәҗәсендәге кеше моны бик тиз сизәчәк. Сиксәненче еллар безнең шул байлыгыбызның гомуми илебез байлыгына әвереләчәк еллары булыр дип уйлыйм. Күңел шуны тели.