Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ УЛЫ

«Мине туган җирем Татарстанның бай поэзиясе куандыра һәм сокландыра». П. Хузангай. зе исән чагында ук зур хөрмәт казанган Педер Хузангай Татарстанда туа, беренче шигырьләрен шунда яза башлый. Татарларның башкаласы Казанны (чувашча — Хузан) ул үзенә әдәби псевдоним итеп ала. Хузангайның «Яшьтәш дустыма» дигән беренче шигыре 1923 елда туган авылы Сиктәрмәдә (хәзерге Әлки районына керүче авылда), ә «Безгә авыр булса булсын» исемле программа характерындагы шигыре шул ук елны Казанда язылган. Аның иҗаты шул әсәрләрдән башлана. Казанны Хузангай үзенең бишеге дип атый. Аның яшьлегенең иң матур еллары шунда үтә. 1923 елда ул биредәге чуваш педтехникумына укырга керә, 1927—1930 елларда исә Казан Көнчыгыш педагогия институтында укый. «Вопросы литературы» журналының 1964 елгы беренче санында басылган автобиографиясендә Хузангай Казан турында болай дип яза: «Минем өчен ул тоташ яңалык: университет, китапханәләр. Татар культура йорты, чуваш язучылар союзының «Канаш» дип аталган «Казан ячейкасы»... Татар яшьләренең сөйгән әдипләре Гадел Кутуй һәм Һади Такташны тыңлаганда, гүя тамырларым тоташып калган туган авылымны искә төше- рәм»... Халыклар дуслыгын җырлаучы шагыйрьнең сугышчан интернационализмы иәкь менә биредә— төрле милләтләр гомер кичергән җирлектә туа. Казанга килгәнче ул татар телен, ә Казанда рус телен ныклап үзләштерә. «Минем өч туган халкым, өч тупан телем бар», — ди Хузангай. Шовинизм тарафдарларын фаш итеп, ул «татар» дигән сүзгә тарихи якын килмәүләре өчен әрни. Бу — татарларны дус һәм тугай иткән кешенең, Татарстанның үз улының әрнүе иде. Менә шагыйрьнең 1974 елда «Современник» нәшриятында басылып чыккан «Язмышлар» исемле соңгы китабы. Аның беренче һәм өченче бүлекләрендә туган җир. авылдашлар, балачак һәм яшьлек турындагы шигырьләре тупланган. Дүртенче бүлектәге «Инча» шигырен укыганда, шагыйрьнең балачагы белән ахыргача бәйле инешне күрәбез Ә сигезенче бүлектәге шигырьләр әдипнең йөрәгенә иң якын образларны күз алдына китереп бастыра. Бу бүлеккә «Тукай каеннары», «Муса Җәлилгә» һем башка шигырьләр урнаштырылган. Хузангай, туган җиренең игелекле улы буларак, үзен үстергән халыкка, яшьлек идеалларына һәрвакыт тугрылыклы калды. «Аптра*Хан ыруы» исемле шигъри романындагы лирик герой үзенең улын менә ничек тирбәтә. Руслар якын дустың булсын. Татар — юлдашың. Туганнар без... Йокла, минем Нәни чувашым. Ү -.Хузангайның Казандагы татар дуслары Шәрәф Мөдәррис, Афзал Шамоа һәм Зәки Нури белен әңгәмә алып барган чакларына туры килгәнем бар минем. Хәл- әхвәл сорашканнан соң аларның сүзләре һәрвакыт поэзия турында, Чувашстан һәм Татарстан турында сөйләүгә күчә иде. Шагыйрьнең шул чакларда язылган «Россиям минем» дигән поэмасы хәтергә килә. Хузангай аны чувашча да, русча да укый,, кирәк икән, аерым юлларын татарча да кабатлый. Туган халкым минем яңа чорда Үзенең иреген, бәхетен тапканда, — Сүз бирдем мин җырда, тормышымда Туган җирнең рухын сакларга. Безнең телдә «Казан» — «Хузан» булгач, Хузангай дип исемем атадым. Синең алда булган бурычым түләп Бетерә алсам иде. Ватаным! Хузангайның искиткеч яхшы хәтерле булуын басым ясап әйтәсе килә. Ул Пушкинның һәм Маяковскийның барлык әсәрләрен диярлек яттан белә иде. «Владимир Маяковский» поэмасында ул Маяковский, Кутуй һәм Такташ турында зур рухлану белән язды. Бу исемнәрне шагыйрь бервакытта да теленнән төшермәде. 1928 елда ук инде ул Казанда үзенең Маяковский белән очрашуы турында очерк язды һәм анда татар әдәбиятындагы казанышларны да читләтеп үтмәде. Шагыйрь ул еллардагы кадерле күренешләрнең беренче карашка бик вак булып тоелган детальләренә кадәр онытмый: Машинкада, китап, журналда Салкын күренә бер суз: «Яңалиф». Ул зәңгәр дә була, ул ал да — Кемнәр әйтмәс уттай яна дип. Монда бер нәрсәне искә төшереп үтәргә кирәк. «Яңалиф» Хузангайның поэтик язмышында зур роль уйнады. 1928 елда «Яңалиф» журналы битләрендә, башка телдә беренче тапкыр буларак, Хузангайның иҗат үрнәкләре басылып чыга. Бу вакытта аңа әле егерме яшь кенә була. Шагыйрьнең татар теленә тәрҗемә ителгән «Әнигә хат» шигыре, мәсәлән, җылы лиризмы белән үзенә җәлеп итә. Шуның белән бергә аны авторның туган ягына багышланган шигырь дип тә санарга мөмкин. Чөнки аның әнисе соңгы көннәренә кадәр диярлек Татарстанда яши. Яраткан шагыйре һәм якын дусты Гадел Кутуй — Хузангай өчен иң кадерле образларның берсе: Мәскәүдә ЛЕФ, монда — «Сул фронт», Кыскача: «Сулф». Барыбер шул фронт! Кутуй йөри яныл-ашыгып, Сулф кушканны эшкә ашырып. Хузангайның бөтен иҗатына хас үзенчәлек — тормыш дөреслегенә тугрылыклы булу. Ул тарихи дөреслекне очраклы вакыйга-күренешләрдән аера белә. Моны бигрәк тә аның «Туган як шигырьләре» дип аталган поэтик циклына карата әйтергә кирәк. Шагыйрьнең басылып чыккан илледән артык китабын күздән кичерсәң, аларның һәркайсында Татарстан турында язылган шигырьләрне күпләп очратасың. Аның публицистик мәкаләләрендә дә Татарстан һәм Казан әледән-әле телгә алына. 1958 елда Чабаксарда басылган «Сайланмалароының беренче томы «Мин Россиядә яшим», «Сиктәрмә» һәм «Якташлар» дигән цикллардан тора. Шагыйрьнең якташлары — аның авылдашлары, ягъни Сиктәрмә кешеләре. «Сиктәрмә» ул татарча «бишек» дигән сүз. Җыеп кына әйткәндә, болар—туган җир, туган йорт турындагы җырлар. — Туган халкымның рухын, тарихи язмышын мин беренче тапкыр Казанда аңладым, — дип Хузангай үзе үк ачыктан-ачык әйтә. Миңа Казанда Хузангай белән күп тапкырлар очрашырга, Татарстан буйлап күп тапкырлар бергә йөрергә туры килде. 1951 елның июнендә Татарстан башкаласында чыга торган «Херле ялав» («Кызыл байрак») газетасы редакциясендә чуваш студентлары һәм аспирантлары белән очрашуыбыз әле дә исемдә. Әлеге очрашу алдыннан гына Хузангайга чуваш халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелгән иде. Татар станда үткәрелсен чуваш әдәбияты һәм музыкасы атналыгында да без бергә булдык. Шунда алган тәэсирләр үзе бер тема. Ә менә редакциядә уздырылган очрашу турында бер-ике сүз әйтел узмыйча булмый. Хузангай анда миннән диссертациямнең темасы турында сорады. Мин .'әңа Татарстанда совет мәктәбенең туу тарихын өйрәнүемне әйттем. — Син Казанда татар темасы белән шөгыльләнәсең, ә Мәскәүдә профессор Горский чуваш теле турында яза,— диде ул. Аннары, минем ни дип җавап бирергә белми торуымны күреп, сүзен дәвам итте: — Беренче чуваш әлифбасы, чуваш телендә чыккан газетаның беренче саны Казанда басылды, беренче чуваш театры Казанда оештырылды... Ихтимал, син әле Чуаашстан турындагы хезмәтләрең өчен татарлар тормышыннан бик күп материал туплый алырсың. Хузангай Татарстан язучылары һәм галимнәре, аларның патриотизмы, интернационализмы һәм милли горурлыклары турында дәртләнеп сөйли торган иде. Мәктәпләрдә уку-укыту эшенең куелышында татарларны үрнәк итеп куюы хәтеремдә калган. Чуваш шагыйренең татар халкының эш сөючәнлеге, сәләте каршында зур ихтирам белән баш июе дистәләрчә шигырьләрендә чагыла. Шулай да туган җире һәм яшьлек бишеге булган Татарстанга багышлап иҗат иткән шигырьләре арасында «Туган Татарстаныма» дигән шигыре иң уңышлысыдыр. Бу шигырь Хәсән Туфан һәм Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсендә татарча да берничә тапкыр басылды. Туган илем, Татарстан. Синдә үскән чуваш идем. Кабатланмас якты еллар Искә төшә һаман минем. Хузангай күңеле белән һәрвакыт Казанга тартылды. 1964 елның 24 декабрендә «Уфа—Казан» поездыннан җибәргән хатында ул Казан университетына, үзенең иҗат кичәсенә ашыгуы, әмма авырып торуы турында яза да: «Барып җитәргә иде, барып җитәргә иде...» — дип өсти. Шагыйрьнең Казанга ни өчен ашыкканлыгын аңлавы кыен түгел: Кайда безнең өчәр телдә Шигырь укып йөргән еллар1 — Һади Такташ, Гадел Кутуй Миңа киңәш биргән чорлар!) Хузангайны Татарстан белән бәйләгән рухи-әхлакый җепләрнең ныклыгы аның татар шагыйрьләренә мөнәсәбәтендә аеруча ачык күренә. Әдипнең Бөек Октябрь революциясенең ун еллыгы уңае белән язылган шигыре «Татар шагыйрьләренә» дип атала. Революция төрле милләт улларын һәм кызларын үзара якынайта — шагыйрь өчен иң әһәмиятлесе әнә шул. «Минем йортым — сезнең йорт, мин сездә кунак»,— ди ул ихлас күңелдән. Соңга табарак Хузангай татар шагыйрьләренә җибәргән шигырьләрендә, хатларында, котлауларында буыннарны тарихи барлау темасына, халыклар дуслыгы темасына кат-кат өйләнеп кайта. Алар төрле стильдә һәм төрле уңай белән язылганнар Кайберләре реквием шикелле кайгылы, әмма көчле рухлы. Муса Җәлилгә багышланган шигырьләрнең беренчесе, мәсәлән, реквиемие хәтерләтә, ә икенчесе — ода. гимн. «Һади Такташка» шигырен Хузангай 1931 елда, күренекле шагыйрьнең үлүе турында ТАСС хәбәрен ишеткәч, Тбилисидә яза. Бу шигырьдә автобиографик юллар да байтак. Хузангай шагыйрьнең мәңге яшь булып калачагына, халкы аның үлемсез исемен онытмаячагына, кешеләрнең аны көннән-көн ныграк аңлаячакларына, үз итәчәклоре- иө ышана. «Муса Җәлилгә» шигыре шуның белән кыэыклй, анда Хузангай Җәлилгә украин шагыйре Тычина турында сөйли. Телләрнең бер-берләрен ихтирам итүләрен конкрет күрсәтү өчен шагыйрь «Ватан» һәм «батькивщина» сүзләрен куллана. Шуны да әйтергә кирәк, Хузангай шигырьләрендә татар сүзләре еш очрый, шагыйрь алардан ике халык арасындагы рухи бердәмлеккә генә түгел, ә бәлки телләр ГЕННАДИИ ВОЛКОВ ф ТАТАРСТАННЫI ТЗ УЛЫ якынлыгына, уртаклыгына басым ясау ечен дә файдалана. Хәсән Туфанга ул: «Хөрмәтле Туфан, әссәламегаләйкүм!» дип мөрәҗәгать итә. Муса Җәлилгә багышланган бер шигырендә Хузангай Мәскәүдә бергә эшләгән еллары турында сөйли. Ул аны Җәлилнең алтмыш еллыгын уздыру кичәсенә баргач, Оренбургта яза. Хузангай миңа аннан ике хат салды. Икесендә дә. авырып ятуы сәбәпле, Мусаның туган авылы Мостафага бара алмавы турында ачынып язды. Бу— аны арабыздан алып киткән авыруының башлануы иде. Башка шигырьләрендә дә Хузангай Җәлил образына, аның тиңдәшсез батырлыгына күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итте. «Мин кешелекнең акылына ышанам» дигән шигырендә Хузангай Кубага Җәлил белән бергә оча һәм аның «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дигән сүзләрен кабатлый. «Җырларым» шигыре Хузангайның күңеленә бик якын: бу шигырьне чуваш теленә ул тәрҗемә итте. Менә Хузангайның китапларында телгә алынган кайбер татар язучылары: Каюм Насыйри, Галиәсгар Камал, Зариф Бәшири, Галимҗан Ибра- һимов, Кави Нәҗми. Кәрим Тинчурин, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Афзал Шамов, Хәсән Туфан. Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Шәрәф Мөдәррис, Салих Бат- тал, Әхмәт Исхак, Зәки Нури, Гали Хуҗиев, Фатих Хөсни һәм, әлбәттә, Тукай, Тукай, Тукай... Тукайның исемен ул, әгәр шулай әйтергә яраса, адым саен кабатлый. Күп кенә очракларда аны дөньяның бөек шагыйрьләре рәтеннән санап уза. Тукай Хузан- гайга Шекспир, Руставели, Низами, Пушкин. Шевченко кебек үк кадерле. «Рухлары буенча яшьтәшләр һәм дуслар» дигән мәкаләсендә бу хакта ул үзе үк басым ясап әйтә. Тукай һәм Иванов идеяләренең уртаклыгы Хузангайның һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Тукай иҗатында ул ике фронтта — милләтчелеккә һәм милли нигилизмга каршы көрәш алып бару өчен таяныч таба. Үзенең бу мәкаләсен Хузангай менә мондый сүзләр белән тәмамлый: «Без Тукайның якты чакыру авазын зур шатлык белән тыңлыйбыз: «Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!..» Педер Хузангай—татар әдәбияты турындагы бик күп хезмәтләр һәм докладлар авторы. Аның «Татар поэзиясе антологиясеанә язган рецензиясе чын мәгънәсендә уникаль хезмәт. «Дуслык исеме белән» дигән мәкаләсендә ул Хәсән Туфан иҗаты турында искиткеч зур җылылык белән сөйли. — Татар, украин язучылары белән безнең элек-электән килә торган иҗат дуслыгыбыз ныгыганнанныгый, — диде Хузангай СССР язучыларының өченче съездында зур горурлык белән. Бу дуслыкны ныгытуда аның үзенең дә хезмәте зур булды. Хузангай Татарстан турында куп һәм яратып язды. Чувашлар әти-әниләренең йортын «алтын бишек» дип атыйлар. Хузангай өчен Татарстан да нәкъ өнә шундый кадерле урын иде. Ул татар халкының уңышларын күреп ихлас күңелдән куанды. Әгәр аның Татарстан һәм татарлар турында әйткән һәм матбугатта басылып чыккан сүзләрен бергә җыйсаң, үзе бер калын китап булыр иде. Татарстандагы каләмдәш дусларының иҗаты аны һәрвакыт дулкынландырды, алар турында ул һәрвакыт дәртләнеп сөйли иде. Мин, мәсәлән, Белоруссия партизаны, шагыйрь Зәки Нуриның тормышы һәм иҗаты хакында, «Известия» газетасында Николай Хохловның очеркы басылып чыкканчы ук, Хузангайдан ишетепабелдем. Безнең җырларыбыз, гореф-гадәтләребез, сүзләребез бер-берләре белән туганлаша, дип язды Хузангай. Шуның белән бергә милләтчелек һәм шовинизмның теләсә нинди чагылышы аңарда чиксез нәфрәт тудырды. Сталинград фронтының рядовой солдаты, принципиаль коммунист патриотизм һәм интернационализм идеяләрен алга сөрде. Владимир Фирсовның «Хәтер» дигән шигыренә карата ул: «Ханнар һәм патшалар турында сөйләгәндә халыклар турында да онытмаска кирәк», — дип язды. Светлана Евсееваның «Иля» шигыре хакында исә РСФСР Язучылар союзының сигезенче Пленумында да сөйләде, «Дуслык китабы»нда да язып чыкты. Андый авторларга ул чиксез зур интернациональ яңгырашлы шигырь белән җавап бирде, һәм монда да үзенең якын туганнары булган татарларны онытмады. Хузангай зур шагыйрь иде. аны үз халкының һәм башка тугандаш халыкларның, шул җөмләдән, татар халкының да тарихыннан аерып карау мөмкин түгеп