Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Балалар язучысы Резеда Вэлиевага май аенда 50 яшь тулды. Ул Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикэ авылында туып үсә, шунда урта мәктәп тәмамлый. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң. Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә эшли башлый. Бүген дә ул анда шигырь һәм проза китаплары редакцияли, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Резеда Вәлиева нәниләргә һәм яшүсмерләргә атап күп санлы шигырь, поэма китаплары бастырып чыгарды: «Минем дусларым* (1960). «Нәниләргә бүләк» (1965), «Якты йолдызым* (1968). «Зәңгәр алан әкияте» (1971), «Батырлык турында җыр» (1974), «Әниемә бүләгем» (1978) һ. б. Бу санда укучыларыбызга аның яңа-- шигырьләрен тәкъдим итәбез. Резеда Вәлиева Ленин туган көн Зәңгәр-зәңгәр су өстеннән Көмеш бозлар аккан чакта, Еракерак юллар гизеп Кошлар илгә кайткан чакта, Куе кара болытларны Ярсу җилләр таратканда, Төн карасын ярып җирдә Якты-аяз таң аткандай, Килде ул көн. Балкып килде, Кояш көлде, дөнья көлде. Шаян җилләр ашыга-ашыга Тупылларга чуклар элде. Умырзая чәчәкләре Елмаешып уяндылар. Яшь бөреләр, бәбкәләрдәй, Талпынышып куандылар. Җырчы кошлар, горур сайрап, ШатЛык хәбәр итте илгә. Ул көн — Мәңге сүнмәс Кояш — Даһи Ленин килде җиргә!.. Бишек җыры Кояш ятты бишегенә, Күзләрен йомды. Кошлар да сайрамый инде. Чишмәләр тынды. Яфраклар да серләшмиләр, Йоклады каен. ... Без дә йоклыйк, Бәү-бәү итик, Улым, улкаем... Песиең дә арыды әнә, Боегып калды. Башын салып тәпиенә, Йокыга талды. Аюыңа борынын төртеп Йоклый аткаең... Без дә йоклыйк, Бәү-бәү итик, Улым, улкаем... Зәңгәр болытлар артыннан Ай карый көлеп. Малайларым нишли анда, Йоклыймы? — диеп. Әкрен басып йокы бабай Йөри өй саен... Әйдә йоклыйк, Бәү-бәү итик, Улым, улкаем...