Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЛӘРДӘ ТУКАЙ МОҢНАРЫ

Халкыбыз мул тормышта яши, дибез. Муллык! Гаять киң аның мәгънәсе. Авыл кешесе ечен өенең зур, иркен, матур булуын да, карал- * ты-кураның ныклыгын да, кием-салымның әйбәтлеген дә, абзар тутырып терлек, кош- корт асрауны да, баз тулы бәрәңге, әсәк тулы ашлыгы булуын да, айданайга акчалата эш хакы килеп торуын да аңлата ул. Болары — муллыкның материаль ягы. Ләкин материаль байлык — муллыкның яртысы гына бит. Материаль байлыгы зур булып та, рухи яктан ярлы кеше — гарип кеше ул. Кешенең куңел үсеше туганнан алып, соңгы көненәчә бара. Ул эш нигездә кешенең рухи байлыклар белән танышу, аларга мәхәббәт саклау, матурлыкның кадерен белү, белем алу аша бара. Моның өчен вакыт, дөресрәге, кешенең буш вакыты булуы мөһим. Хәзерге шартларда хезмәтне механикалаштыру һәм автоматлаштыру киң колач алган чорда, авыл кешесенең буш вакыты даими арта. Халыкны рухи баету чаралары һәм алымнары җирле шартларга һәм традицияләргә, мөмкинлекләргә карап сайлана. Әйтик, менә Арча ягы өчен нинди үзенчәлекләр, нинди традицияләр хас соң? Ул, беренче чиратта, Тукай ягы, Гомәр Баширов, Сибгат Хәкимнәрне биргән як. Тагын да гомумиләштеребрәк әйткәндә, әдипләр ягы. Тәрбия эшендә нигә бу факторны фай. даланмаска! Нигә Арча районы хезмәт ияләрендә якташ шагыйрьләренә һәм язучыларга булган мәхәббәт хисен бетен әдәбиятны ярату хисе дәрәҗәсенә үстермәскә! Тукай яки С. Хәким поэзиясен яраткан укучы Пушкинны һем Лермонтовны да. Рәсүл Гамзатовны һәм Мостай Кәримне дә яратачак ич. Бала әдәбият белән «Туган тел» һ. б. шундый кечкенә-кечкенә шигырьләр аша таныша башласа, тора-бара. ягъни үсә төшкәч, аның үзен сокландырырлык әсәрләр язган авторлар белән дә очрашасы, «тере» язучыны күреп сөйләшәсе дә килер. Бу очрашу аның гомерендә мәңгелек эз, якты истәлек калдыра, аңарда әдәбиятка сүнмәс мәхәббәт кабызуга ярдәм итәр. Арча районы партия оешмасы халыкны эстетик тәрбияләү чараларын оештыруда әнә шушы фикердән чыгып эш итә. Әдәбият. сәнгать работникларының район хезмәт ияләре белән очрашуын теләп оештыра. Бу очрашуга игенчеләрнең, терлекчеләрнең күбрәк катнашуын тәэмин итә. Шушы яктан караганда, 1979 елның июль башындагы очрашу аерата истәлекле булды. Эссе, кояшлы матур көн иде. Як-якла- рына яшь урман полосасы сузылган асфальт юлдан ТукайКырлайга районның төрле авылларыннан терлекчеләр игенчеләр утырган автобуслар агылды. Күңелләрдәге хисләр ташкыны булып, шат җырлар яңгырый иде. Бу көнне меңнән артык кешенең Кырлайга җыелуына нинди вакыйга сәбәп булды соң? «Татарстанда совет әдәбияты көннәренә катнашу ечен илебезнең төрле почмакларыннан килгән төрле милләт әдипләре белән очрашуга җыелдылар алар»,— дип язды ул көннәрдә газеталар. Әлеге әдипләр Украинадан Ю Бедзик Таҗикстаннан М. Хакимова. Мәскәүдән М. Львов, М. Колосов. Ленинградтан А. Шевелев. Башкортстаннан Р Сафин, Удмуртиядән В Ившин, Үзбәкстаннан Н. Нарзулла- ев, Төрекмәнстаннан Я Перкулиев, Татарстаннан С. Хәким, Ш Галиев, И. Юзиев, Т. Миңнуллин, Ф. Мусин һәм башкалар халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай белән исәнләшергә, аның җырларында макталган шүрәле урманнары белән танышырга бирегә килгәннәр иде. һәм биредә — Тукай җырларына мул «азык» биргән шушы авылда — шагыйр. якташларының Тукайяар, Пушкиннар эшен дәвам иттерүче әдипләр белән очрашуы олы бәйрәмгә әверелде Биредә һәр ике як — кунаклар да. хуҖ^лар да — бер-берХ сенэ бурычлы булып калмады. Хуҗалар — район хезмәт ияләре — кунакларны, рус совет шагыйре Михаил Львов сүзләре беЛән әйткәндә, «Тукай туып үскән туфракта аның якташларының хәләл көче белән үстерелгән икмәк» белән сыйласалар, әдипләр Яңа Кырлай культура йорты янындагы мәйданда район игенчеләрен һәм терлекчеләрен үз әсәрләре белән таныштырдылар. Күп кенә әсәрләрне нәфис сүз остасы, ТАССР- ның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арсланов уку шигырьләрнең аһәңен, тыңлаучыга тәэсирен тагын да арттырды. Язучы һәм шагыйрьләрнең ерак җирләрдән нәкъ менә Кырлайга килүенең үзенә күрә сере бар. Тукай мемориалы, Тукай музее шушында үсеп чыкты. «Үсеп чыкты» диюебез дә юкка гына түгел. Без илебездә А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, М. Горький, Ш. Камал һәм башка күренекле әдипләрнең музейларын беләбез. Алар халыкның ихтыяры белән әлеге әдипләр яшәгән яки эшләгән, күпмедер дәрәҗәдә аларның эзе сакланган биналарда ачылганнар. Шуңа күрә, бу музейларн») ачу өчен мәгълүм дәрәҗәдә нигез булган диясе килә. Ә Г. Тукай музеен ачу өчен аның туган авылында да, торган авылында да нигез булырлык биналар күптән искереп, юкка чыккан иде. Тукай истәлеге бары тик халык күңелендә генә яши иде. Аны киләчәк буыннар да сокланырлык итеп мат- диләштерү теләге бөтен республика хезмәт ияләренең, бигрәк тә Тукай якташларының күңелен биләп торды. Бу игелекле эштә күренекле скульптор, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Бакый Урманченың энтузиазмы хакында әйтми мөмкин түгел. Ул проектлаштырды бу мемориалны. Аннары әлеге комплексны коруда, Тукай исеме белән бәйле тарихи истәлекләрне реставрацияләүдә автомобиль юллары идарәсе, республика Урман хуҗалыгы министрлыгының Арча подразделениеләре, Карадуган мебель фабрикасы, ТАССР Культура министрлыгының реставрация мастерское, төзү материаллары комбинаты. Арча һәм Әтнә төзү-монтаж идарәләре, ремонт- монтаж идарәләре, ремонттөзү идарәсе, «Тукай-Кырлай» һәм К. Маркс исемендәге колхозлар, «Ватан» совхозы, ремонтэксплуатация службасы. Арчадагы 17 нче механикалаштырылган күчмә колонна, Казандагы компрессорлар заводы, Зелено- дольск фанерамебель комбинаты эшчеләре көчләрен кызганмый эшләделәр. Аларның бу эшне күңел биреп, намус белән башкаруының нигезендә бөек Тукайга булган олы мәхәббәтләре ята иде. Әлбәттә, Тукай музеен хәзерге заман әдәби музей дәрәҗәсендә төзү бер гасырга якын тарихы һәм тәҗрибәсе булган ТАССР Дәүләт музее ярдәменнән башка мөмкин түгел иде. Тукай яшәгән йортлар сакланмаган кебек, экспозициягә куярга ул файдаланган әйберләр дә юк дәрәҗәдә иде, Татарстан Дәүләт музееның әдәбият бүлеге (мөдире Д. Баһаутдинова) аларны эзләү һәм табу өчен Уральскига, Казанга һәм Татарстанның төрле урыннарына экспедицияләр оештыруы, шагыйрь тормышына һәм иҗатына бәйле материаллар җыю буенча армый-талмый эшләве олы хөрмәткә лаек. Тукай музее экспозициясендә шагыйрьнең Кырлайдагы тормышы белән беррәттән, Уральскидагы һәм Казандагы тормышы һәм эшчәнлеге дә шактый киң урын алуы — шуның нәтиҗәсе. Хәзер музейда Мотыйгия мәдрәсәсендә Тукай һәм башка шәкертләр укыган китапларның төп нөсхәсен күрәсең. Заманында Тукай эшләгән типография, Казанда ул яшәгән «Болгар» номерларының 40 нчы бүлмәсе күренешләре дә Дәүләт музее хезмәткәрләре тырышлыгы белән тергезелде. Иң мөһиме — Тукай үзе яшәгән авыл пейзажына, урманга гашыйк иде. Музейда авыл һәм урман сулышы сизелергә тиеш дигән фикерне үзәккә кую яшь художник А. П. Лиюхинга экспозиция проектын эшләүдә дөрес чишелешләр табарга ярдәм Йөрәк кушуы буенча эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсе дә күркәм. Киләчәк буыннарга лаеклы мирас булырлык музей-мемориал үсеп чыкты. Тукай мемориалына XIX йөэ ахырында Тукайны асрамага алган крестьян Сәгъди абзый йорты, музей, китапханә, культура йорты, җәйге эстрада, өч катлы урта мәктәп, парк, икешәр катлы административ һәм сәүдә үзәкләре керә. Музей бинасы үзәктә тора. Якында гына урманнан эзләп табып кайтарылган агач сыннар скульптор кулы тию белән «чын шүрәлегә» әверелгәннәр, алар «кети-кети уйнарга» дип каршыга киләләр сыман. Берсенең кулы Былтыр егет бүрәнәсе Ярыгына кысылып калган. Музей янындагы ясалма күлдә каз-үрдәкләр йөзеп йөри... Игътибарны аерата нарат исе аңкып торган сапсары бүрәнәләрдән корылган мәһабәт музей бинасы җәлеп итә. Өч залда: Г. Тукайның бала чагына, Уральскидагы тормышына, Казан чорына багышланган экспезицияләр куелган. Тагын бер зал «Г. Тукай безнең көннәрдә» дип атала. Өске каттагы «Тукай сынлы сәнгатьтә» дигән бүлектә исә илебез художниклары һәм скульпторларының әсәрләре тупланган. Алар арасында Хаҗиморат Казаковның Тукайның бала чагын сурәтләгән, Ленинград рәссамы Фәйзрахман Әминев- нең Тукай геройларын тасвирлаган картиналары бар. (Яшерен-батырын түгел, авыл районнарында әлегә тәрбия үзәге булырдай музейлар сирәк. Ә халыкта мондый учреждениегә ихтыяҗ зур. Хәзер Кырлайга районның барлык мәктәпләреннән экскурсиягә киләләр. Биектау, Саба, Балык Бистәсе, Кикмара районнарыннан килүчеләрнең исәбе юк). Килгән кунакларга музейның фәнни хезмәткәрләре Алсу Галиева, Зәйтүнә Гарипова, музей мөдире Борис Антонов аларга Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын, ул чор белән совет чорын чагыштырып, хәзерге үзгәрешләрне кешеләр күңелендә калырлык итеп аңлаталар. Гому мән, музейлар — яшь буынны эстетик һәм политик тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертә. Ә Тукай музее эшче һәм колхозчыны гына тугел, яңаданяңа буын шагыйрь һәм әдипләрне дә үзенә тарта торган үзәк булып тора. Табигый ки. спектакль күрсәтү ечеи клуб яки культура йорты, халыкны әдәбият белән тәэмин итү өчен китапханә һәм китап магааины кирәк булган кебек, хезмәт ияләре белән әдипләрне һем сәнгать работникларын очраштыра торган урын булдыруның әһәмияте зур. һәм Кырлайда шундый урын — Тукайга музей-мемориал булдыру белән халыкны эстетик тәрбияләү өлкәсендә район бик нык отты. Очрашуларның берсендә Михаил Львов: «Мөселманнар хаҗ кылу эчен Мәккәгә агылган кебек, әдипләр дә Тукайга баш ию, аңа олы хөрмәтен белдерү өчен Кырлайга килә» дип бик дөрес әйтте. Әйе, биредә Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары бик еш була. Бигрәк тә Тукай туган көнне һәр яз саен Кырлайда поэзия бәйрәме уздыру традициягә әверелде һәр яз саен биредә шигырь бәйрәме уздырылуның сере Сиб- гат Хәкимнең түбәндәге шигъри юлларында ачык әйтелгән: Язлар килгәч, Кырлай урманында Көязләнеп үсә яшь каен. Яшел ботакларын түбән иеп, Ул сагына җырчы Тукаен. Сагына аны озын наратлары. Мәңге яшел торган чыршысы. Сагына Кырлай, сагына бөтен илем Сөекле улын — халык җырчысын. Тукайны сагынып килү — аны үзеңнең остазың итеп кабул итү. күңелләрнең аның белән сөйләшүе, аның традицияләрен дәвам иттерү ниятләренең күркәм чагылышы ул. Традицион поэзия бәйрәменнән тыш, яшь язучылар һәм шагыйрьләр семинары да Арча районында уздырылган иде. Татарстан Язучылар союзы һәм ВЛКСМ өлкә комитеты тарафыннан үткәрелгән бу чара Балтач, Саба, Биектау һәм Арча районнары яшь язучыларының зона конференциясе дип аталды. Ул КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән эшләү турында»гы карары куйган таләпләр яктылыгында барды. Залда утыручылар әдәбиятыбызның танылган әдипләре, якташларыбыз Сибгат Хәким һәм Гомәр Бәшировның чыгышын зур дикъкать, кызыксыну белән тыңладылар. Арча яклары элек-электән зур шәхесләргә бай булган. Аларның татар культурасына, илебез халыклары мәдәниятына керткән өлешләре зур. Сибгат һәм Гомәр ага әнә шул турыда сөйләделәр. Күңелләрдә ул традицияләргә тугрылык хисе туды. Җыеп әйткәндә, Тукай рухын яшьләргә бирү юнәлешендә районда күп төрле эшләр башкарыла. Шул исәптән колхозларга, культура йортларына, мәктәпләргә, китап- канәләргө Тукай исеме бирелүен дә әйтергә кирәк. Районның Арча, Олы Әтнә, Яңа Кенәр һәм башка торак пунктларында 48 урам Тукай исеме белен атала. Аларның исеме үк Тукайга ихтирам, аның әсәрләре аша туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияли. Гомумән, якташыбыз Г. Тукайның туган көннәрендә шигырь бәйрәме төсендә барлык культура учакларында әдәби-муэыкаль кичәләр, китап укучылар конференцияләре, викториналар, китап күргәзмәләре оештырыла, плакатлар эшләнә, әңгәмәләр уздырыла. һәр ел саен культура учреждениеләрендә. мәктәпләр белән берлектә. Г Тукай әсәрләре буенча рәсем күргәзмәләре оештырыла. Районның барлык китапханәләрендә һәр ел саен шагыйрьнең туган көне уңае белән аның әсәрләрен пропагандалау айлыклары уздырыла. Наласа, Ка- занбаш. Гөберчәк, Күлтәс, Югары Поша- лым. Олы Мәңгәр авыл китапханәләрендә «Тукай — татар поэзиясенең һәйкәле». «Г. Тукай — халыклар дуслыгы җырчысы» дигән әдәби кичәләр, Тукай-Кырлай. Олы Әтнә һәм Яңа Кенәр зона балалар китапханәләре, районның балалар китапханәсе Г. Тукай шигырьләрен укуга конкурслар оештыралар. Әйе, районда Тукай иҗаты, Тукай образы, Тукай традицияләре халык массаларын эстетик тәрбияләүдә гаять киң файдаланыла. Бу исә тәрбия эшендә халык күңеленә үтеп керергә ярдәм итә. Биредә сүз Г. Тукайга бәйле тәрбия эшләре хакында барды. Инде әйткәнебезчә. Арча ягы — башка күренекле шагыйрь һәм язучыларны да үстергән як. Алар Арча районы өчен үз кешеләр. Андый әдипләр районга шигырь бәйрәменә генә түгел, туган-үскән җирләрен сагынып та кайталар. Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр ага Бә- широв Арчада гына түгел, туган авылы Яңасалада да ел саен диярлек була. ТАССР- ның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәким дә туган авылы Күлле Кимедә әледән-әле кунак. Мөхәммәт Мәһдиеане ел саен туган авылы Гөберчәктә очратасың. Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе, СССР Верховный Советы депутаты язучы Гариф Ахунов та туган ягы Арчага кайтып килергә һәрчак вакыт таба. Рафаэль Техфәтуллин, мәрхүм Мостафа Ногман. Мәрзия Файзуллина. Гасим Лотфи, Госман Бакиров. Нәҗип Мадьяров. Самат Шакир кебек язучы һәм шагыйрьләрне дә район халкы үз якташы итеп хөрмәт белән кабул итте һәм итә Үзенең шигырьләрендә әйткәнчә, Сибгат Хәким игенче уйлары, игенче хисләре белән яшәүче шагыйрь буларак, авыл хуҗалыгы өчен табигать шартларының ничек килүенә дә битараф карый алмый: «Иген уңса — җыр да тиз язылды», дип искә ала ул. Мондый шагыйрьгә колхозчылар йөрәк серләрен ачалар, киңәшләр алалар. Кичләрен культура йортларында шагыйрьнең Арча ягында алган тәзсирлереи- нән туган җырлары яңгырый. Аның иҗатына багышлап мәктәпләрдә, культура йортларында кичәләр оештырыла. Кайбер- ләрендә ул үэе катнаша, чыгыш ясый. Катнашу мөмкинлеге булмаганда да кичә күңелсез үтми. Мәсәлән, Олы Әтнә, Күлле Киме, Куәм, Чиканас культура йортларында аның шигырьләрен укуга багышланган конкурслар күңелдә бик җылы тәэсир калдыра. Аның туган якның матурлыгы турындагы патриотик җырларын, шигырьләрен һәвәскәр җырчылар, нәфис сүз осталары искиткеч тәэсирле итеп башкарганлыктан, тамашачылар кичәдән, шагыйрьнең үэе белән сөйләшкәндәй булып, рухланып таралалар. Кичә үзенә бер бәйрәмгә әверелә. Г. Бәширов — Арча ягы күренешләрен һәм кешеләрен нәфис итеп тасвирлау нигезендә күп романнар иҗат иткән язучы. Аның «Намус» романы геройлары үрнәгендә инде утыз еллап район хезмәт ияләре тәрбияләнә. Колхозчылар, мәктәп укучылары аны укып, китапханә оештырган конференцияләрдә фикерләрен уртаклашалар, ә инде язучының үзе белән очрашкач, тагын да зуррак кызыксыну белән әлеге әсәрләр, геройлар турында сүз башлыйлар, уйларын-фикерләрен әйтәләр, гәпләшәләр, язучының әсәре үзләренең уйла- рыиапланнарына нинди үзгәрешләр кертүе хакында сөйлиләр. «Туган ягым—яшел бишек» әсәре буенча районның барлык китапханәләрендә конференцияләр, Яңа- сала, Каенсар авылларында язучы белән очрашу үткәрелде. Язучының «Җидегән чишмә» әсәре буенча да Югары Курса, Казанбаш, Яңасала, Ташкичү, Наласа авыл китапханәләрендә кызыклы сөйләшүләр булды. Г. Ахуновның «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» романнары буенча фикер алышу, китап укучылар конференциясе Арча педагогия училищесында һәм районның барлык авыл китапханәләрендә үтте. Язучының иҗатына багышлап китап күргәзмәләре, стендлар, беседалар, әдәби кичәләр, фикер алышулар уздырыла. «Без бит Арча яклары» исемле китабы исә районның конкрет кешеләре белән, колхоз председательләре, механизаторлары, партия работниклары белән очраштыра. Китап аша аларның эчке дөньясына үтеп керәбез. Әсәрдә авылның бүгенгә проблемалары да күтәрелә. Автор үз геройларын тормышның текә борылышлары аша үткәрә. Бу әсәр буенча да китапханәләрдә китап укучылар конференцияләре, фикер алышулар уздырылды. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә дә Арча ягы совет авылы кешеләренең тормышы калку чагыла. Күп кенә кешеләр «Без кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар» һәм башка әсәрләрендәге геройлар йөзендә үзләрен һәм иптәшләрен таныйлар. Шуңа күрә аның әсәрләре буенча автор катнашында да, аңардан башка да кызыклы сөйләшүләр, бәхәсләр була. Аның «Каз канатлары». «Кеше китә — җыры кала» әсәрләрен дә Арча ягында җылы каршыладылар. Мондый очрашу-әңгәмәләрне без тәрбия эшендә хезмәт ияләренең эстетик карашларын киңәйтүгә ярдәм итә торган үтемле алым итеп саныйбыз. Соңгы елларда якташ әдипләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә игътибар район мәктәпләрендә дә артты. Бу өлкәдә район мәктәпләрендә байтак эш башкарыла. Укучыларда якташ әдипләр аша бөтен әдәбиятка, туган якка мәхәббәт тәрбияләнә. Алар якташ әдипләребезнең тормышын һәм иҗатын өйрәнеп кенә калмыйлар, үзләре дә каләмнәрен сынап карыйлар һәм иҗат җимешләрен бирәләр. Яшь каләмнәргә ярдәмгә барлык сигезьеллык һәм урта мәктәпләрдә әдәбият түгәрәкләре эшли. Аларның кайберләре «Яшь иҗатчылар», «Яшь каләмнәр» исемнәрен йөртәләр. Әдәбият түгәрәгендә катнашучылар үзләренең әсәрләре белән район һәм республика матбугатында басылалар. Әйе, халыкны рухи, әхлакый тәрбияләүдә әдәбият һәм сәнгатьнең роле гаять зур, тик аларны файдалана белергә генә кирәк. Бу эшне без нигездә китапханәләр, культура йортлары, клублар һәм район газетасы аша тормышка ашырабыз. Яшь каләмнәрне тәрбияләүдә һәм үстерүдә. хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләүдә «Коммунизмга» исемле район газетасы да зур роль уйный. Ул партия оешмаларының оештыру, политик тәрбия эшен, колхоз һәм совхозлардагы хуҗалык эшләрен киң яктырту белән бергә, райондагы әдәби көчләргә туплану урыны булып тора. Редакция каршындагы «Тукай якташы» исемле әдәби түгәрәктә егермегә якын яшь автор каләмен чарлый. Әдәбият түгәрәгенә йөрүчеләр — төрле һөнәр кешеләре. Арча педагогия училищесы укытучысы (татар теле һәм әдәбияты) Дамир Галимов хәзер гражданнар сугышы герое Аэинның безнең Арча якларында булуы турында әдәби-документаль повесть өстендә эшли. Түгәрәкнең актив члены, Күңгәр урта мәктәбе хуҗалык мөдире Галиәхмәт Ша- һиәхмәтов лирик шигырьләр яза. Аның шигырьләре өледән-әле район газетасында дөнья күрә. Галиәхмәт Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керде. Гөлчирә Көримуллина — Наласа авылы кызы, колхоз бухгалтериясендә эшли. Туган авылына, аның табигатенә гашыйк. Хезмәт кешесенең рухи матурлыгын тоя белә һәм шундый рух белән сугарылган шигырьләр иҗат итә. Нәфыйк Нәсыйхов — «Северный» .совхозы йөкчесе. Кыска парчалар, кыска, үткән сюжетлы сатирик һәм лирик шигырьләр иҗат итә. «Сельхозтехника»ның район берләшмәсенең Яңа Кенәр бүлекчәсе инженеры Марат Абдуллин район газетасында үзенең беренче проза әсәрләре белән чыгыш ясады. Аның кыска хикәяләрен, юморескаларын укучылар җылы кабул итте. Арча педагогия училищесы студенткалары Сания Шәрәфиева, Миләүшә Бадретдинова, «ТукайКырлай» колхозыннан Тәс- линур Гыйззәтуллина, Арча крахмал заводы эшчесе Әнвәр Вәлиев, Арча хәзерләүләр конторасы директоры урынбасары Зефәр Рамазанов. Дусым авылыннан колхозчы Таһир Мөхәммәтшин редакциягә әледән- өле шигырьләр җибәреп торалар. Әдәби берләшмә белән Радик Фәизов җитәкчелек итә. Ул кыска хикәяләр яза, инде алты җыентыгы дөнья күрде. «Коммунизмга» район газетасында системалы басылып килә торган «Тукай якташы» әдәби сәхифәләрендә башлап язучы райондашларның хикәя, шигырь һәм ларчаларына зур урын бирелә. Укучылар яшь көчләрнең беренче әсәрләре белән нәкъ менә район газетасы аша таныша, аларны укып рухлана. Хәер, анда башлап язучылар гына түгел, танылган язучы һәм әдипләрнең мәкаләләре, хикәяләр, шигырьләре һәм рецензияләре дә басыла. Бу газетада андыйлардан М. Мәһдиев, Н. Мадьяров актив катнаша. Газетада сатира почмагы бар. Ул, Г. Ту- -кайның «Шүрәле» поэмасыннан файдаланып, «Шүрәле бүрәнәсе» дип атала. Анда җәмгыятебезнең әхлак кагыйдәләрен бозучыларның, хуҗасызлыкка һәм башка шундый кимчелекләргә юл куючыларның «бармаклары» «Шүрәле бүрәнәсе» ярыгына кыстырыла. Хезмәт ияләрен язучыларның әсәрләре белән таныштырып баруда китапханәләргә җитди бурыч йөкләнгән. Аны тормышка ашыруны тагын да яхшырту максатында районда үзәкләштерелгән китапханә системасы оештырылды. Ул авыллардагы 78 китапханәне берләштерә. Алар арасында Арчадагы. Олы Әтнә һәм Яңа Кенәрдәге- ләре шактый зур булулары белән аерылып торалар. Мәсәлән, Әтнөдәге Пушкин исемендәге китапханәдә 28 мең китап бар. шуның 15 меңе татар телендә. Алардан 2 меңгә якын китап укучы файдалана. Аның карамагында унбиш күчмә китапханә бар. Алар укучыларга эш һәм яшәү урыннарында китаплар тәкъдим итәләр. Әтнөдәге зона балалар китапханәсендә, кайчан гына килсәң дә, укучыларның күп булуын күрәсең. Китапханәдәге заман таләпләренә туры китереп эшләнгән стендларга карап сокланасың. Яшь буынны өлкән буынга лаеклы алмаш ител тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Телисең икән, яңалыклар белән таныш, укыйсы килгән китабыңны алып укы. Китапханә хезмәткәрләре балаларны һәрвакыт ачык йөз белән көтеп алалар. Китапханәдә абонемент бүлегенә Татарстанның атказанган культура работнигы Жәүһәрия Мәрдәнова мөдирлек итә. Ул китапларны саклап тотуга, укучыларда матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә күп көч куя, системалы рәвештә әңгәмәләр үткәрә. Казанбаш авылы китапханәсе (мөдире М. Мифтахова), Олы Мәңгәр (мөдире Л. Сабитова). Күлле Киме авыл китапханәсе дә (мөдире Ф Сәгыйдуллина) әдәбиятны халыкка җиткерүдә күп төрле алымнар кулланулары белән аерылып торалар. Хезмәт ияләрен рухи баетуда партиябез культура учреждениеләренә гаять зур бурычлар йөкли. Бу бурычлар КПСС Үзәк Комитетының «Үзешчән художество иҗатын тагын да үстерү чаралары турында» гы. шулай ук «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы карарларында бәян ителгән. Әлеге карарларның беренчесендә: «...барлык клуб учреждениеләрендә. предприятиеләрдә, колхоз һәм совхозларда, уку йортларында художество иҗаты белән шөгыльләнү өчен кирәкле шартлар тудыру, үзешчән коллективларга эшчеләрне, колхозчыларны, хезмәткәрләрне. студентларны, укучыларны һәм сугышчыларны киңрәк тарту, халык театрларын һ»м һәвәскәр музыкаль, хореография, хор коллективларын, сынлы сәнгать, кино һәм фото сәнгате студияләрен тагын да үстерү чараларын эшләргә һәм тормышка ашырырга» кушылган. Партиянең шушы күрсәтмәләрен гамәлгә ашыру максатында районда байтак кына эшләр эшләнде. Яңа клуб һәм культура йортлары төзү белен беррәттөн, булган культура учреждениеләрен җиһазлау һәм аларда үзешчән художество иҗатын үстерүгә игътибарны көчәйттек. Хәзер районда 160 клуб һәм культура йорты, 120 киноустановка халыкка культура хезмәте күрсәтә Культура учреждениеләрендә 1700 һәвәскәр төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Әтнә культура йорты каршында халык театры эшли Узган ел Әтнә халык театры үзенең 60 еллыгын билгеләп үтте. Бу театр коллективы татар драма- туоглары әсәрләрен генә түгел, башка халык язучылары иҗат иткән әсәрләрне дә сәхнәләштерә. Ленин премиясе лауреаты Ч. Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» дигән әсәрен оста сәхнәләштереп. Казан. Уфа һәм Мәскәүнең Пушкин исемендәге театры сәхнәләрендә чыгыш ясады. РСФСР һәм СССР күләмендәге үзешчән сәнгать смотрлары лауреаты дипломнарына лаек булды. Халык театрының һәвәскәр артистлары соңгы 12 ел эчендә 40 тан артык әсәрне сәхнәдә 500 тапкыр куеп, 100 меңгә якын тамашачыга культура хезмәте күрсәтте Биредә Г. Тукайның «халык зур ул, көчле ул. дәртле ул. моңлы ул. әдип ул. шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри» дигән сүзләре иске тешә. Чыннан да халыкта талантлар аз түгел. Дөрес, һөркайсы артист та. рәссам да, шагыйрь дә булып бетә алмаса да. һәркемгә мәгълүм дәрәҗәдә үз талантын, осталыгын күрсәтү, иҗат белән шөгыльләнү өчен бездә шартлар җитәрлек. Бу фикерне раслау өчен елеге халык театры артистларына күз салыйк. Әнә Рәфкать Хәкимое — Тукай исемендәге колхоз тимерчесе. Таһир Гыйлеҗев —шу лай ук колхозчы, Ринат Нәҗмиев — хуҗалык мөдире. Гөлнур Хакимова — автоклуб мөдире, Наҗия Вәлиуллина — китапханә мөдире, Сергей Котельников һәм Фоат Фазлыев — урта мәктәп укытучылары... һәвәскәрләрнең байтагы инде үз гомерендә 30— 40 һәм аннан да артык роль башкарды Коллективның 4 члены — Г. Сиб- гатуллина, Г. Мәрдәнов, Җ. Хайруллина һәм Р. Мохтаров — ТАССРның атказанган культура работниклары. Олы Әтнә культура йорты каршындагы җыр һәм бию ансамбле дә үзенең сокландыргыч чыгышлары белән күп тапкырлар тамашачыларның ихтирамын казанды. Арча ягы үзешчәннәре беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестиваленә дә актив катнаштылар. Анда тугыз коллектив һәм аның башкаручылары республика фестивале лауреаты булды, унөч коллектив һәм аларның башкаручылары республика оештыру комитетының дипломнары һәм грамоталары белән бүләкләнде. Алар арасында Наласа культура йорты халык инструментлары оркестры. Олы Әтнә, Күлле Киме, Шурабаш бию коллективлары, Арча район культура йорты хоры, ике вокаль ансамбль, Сәрдәбаш гөсләчеләр ансамбле Районда культура эшен тагын да яхшырту өчен көрәштә Арча район культура йортына зур бурыч йөкләнә. Ул барлык авылларның культура йортлары һәм клублар өчен методик үзәк булып та хезмәт итә. Аңа иң ерак авыллардан өйрәнергә, тәҗрибә алырга киләләр. Шуңа күрә биредә эш үрнәк булырлык итеп оештырылырга тиеш. Арчада «Октябрь» кинотеатры төзелү культура йортын мәгълүм дәрәҗәдә кино күрсәтүдән азат итте һәм массовый культура чаралары өчен мөмкинлекләрен арттырды. Арча культура йорты (директоры Розалина Эминова) көндезен дә, кичен дә гөрләп тора. Биредә 428 урынлы тамаша залыннан тыш, лекцияләр һәм башка шундый чаралар өчен 100 урынлы кече зал, төрле секцияләр, түгәрәкләр өчен махсус җиһазланган бүлмәләр, бал биюләре өйрәнү, гомумән, бию кичәләре үткәрү өчен зал булуы культура йортының берьюлы күпьяклы эш алып баруы өчен уңай шартлар тудырды. Биредә уңышлы эшләүче драмтүгәрәк белән беррәттән (җитәкчесе Н. Галәвиева) башка коллективлар да республикада танылды. Культура йорты яшьләргә генә түгел, өлкән яшьтәгеләргә дә культура хезмәте күрсәтүне үз өстенә алды. Биредә ветераннарның җыр ансамбле һәм балаларның 35 кешелек халык инструментлары ансамбле эшли. Егетләр һәм кызлар өчен дә 45 кешелек халык инструментлары оркестры оештырылган. Теләгән кеше тынлы оркестрга, теләгәннәре эстрада оркестрына йөри. Хор ансамбле хатын-кызлардан 40, ир-атлардан 20 кешене берләштерә. Бию ансамбле чыгышларын карап ләззәтләнми мөмкин түгел. Чөнки милли стильдә тегелгән костюмнар аларның башкару осталыгына ямь өсти, чыгышларның гүзәллеген арттыра. Шуңа күрә үзешчәннәрнең чыгышлары еш кына профессиональ артист- ларныкыннан бик аз аерыла. Ансамбльләрнең концерт программалары шактый уйланып тезелә, аларга якташ шагыйрьләрнең әсәрләре нигезендә $шлән- гән җырлар һәм биюләр кертелә. Менә егетләр хоры программасында шундый җырлар бар: «Безгә тынычлык кВрәк», «Тәрәзә юа кызлар», «Күңелем Ленин белән сөйләшә», «Туган тел», «Тәфтиләу» һ. б. Кыскасы, биредә Г. Тукай һәм С. Хәким сүзләренә язылган җырлар шактый урын алган. Биредә эстетик тәрбиянең кайбер якларын гына, бигрәк тә Арча районы өчен үзенчәлеклерәк булганнарын гына яктыртуны кирәк таптык. Билгеле, районда башка формалар да, ягъни республикань1Ц барлык районнарына хас һәм уртак булган форма һәм алымнар да аз түгел. Мәсәлән, кино хезмәте аша массаларга эстетик тәрбия бирүне алыйк. Ул да бик йогынтылы чара. Районда кинофильмнарны барлык концертспектакльләргә караганда күбрәк карыйлар. Күп кенә клубларда һәм культура йортларында атна саен 4—5 сеанс кинофильм күрсәтелә. (Ә бит авылда шул кадәр концерт-спектакль әзерләп өлгерү мөмкин түгел). Районда бер елда күрсәтелгән фильмнар саны 23 меңгә җитә. Алар- ны 870 меңнән артык тамашачы карый. Бу — шул кадәр кеше фильм караганда үзендә мәхәббәт хисләрен яңарта, явызлыкка, мәкергә нәфрәтләнә, гаделлекнең җиңүенә теләктәшлек белдерә, гүзәллекне күрә, яхшыны яманнан аерырга өйрәнә дигән сүз. Кино хезмәте халкыбызны югары культуралы, киң карашлы, үз Ватанын сөюче кешеләр итеп тәрбияләргә ярдәм итә. Район хезмәт ияләренең вакытлы матбугатны куп укуы да аларның политик һәм эстетик карашлары киңәюгә булыша. Газета-журнал алдыручылар елдан-ел арта. 1979 елда районга 76988 газетажурнал килгән булса, 1980 елга аларның саны 79 меңнән артып китте, ягъни 1000 кешегә 1113 данәгә җитте. Бу — һәр гаиләгә 4—5 газета-журнал дигән сүз. Политик газета- журналлардан тыш, әдәби басмалар белән дә бик кызыксыналар. «Казан утлары «журналы гына да районга 1431 данә килә. «Огонек», «Новый мир». «Волга» журналларын, «Роман-газета»ны, «Азат хатын», ■Чаян», «Крокодил» кебек басмаларны алдыручылар да меңнәрчә. Вакытлы матбугатны киң таратуның әһәмияте шунда, газета-журналлар аша (алар нинди генә мәсьәләләр яктыртмыйлар!) кешеләр үзләрен үзләре тәрбиялиләр, экономик-политик өлкәдә, әдәбият-сәнгать, культура өлкәсендә хәл ителә торган мәсьәләләр турында хәбәрдар булалар, үзләренең игътибары, эшчәнлеге нәрсәгә юнәлдерелергә тиешлеген мөстәкыйль хәл итә алалар. Кешеләрнең үзләрен үзләре тәрбияли алу дәрәҗәсенә күтәрелүе — җәмгыятебезнең югары үсеш дәрәҗәсен чагылдыра.