Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ФӘННИ-ТЕОРЕТИК КОНФЕРЕНЦИЯ КПСС өлкә комитетының Политик мәгариф йортында В И. Ленинның тууына 110 ел тулуга багышлап республиканың фәннитеоретик конференциясе уздырылды. Конференцияне КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф. Вәлиен ачты. В. И. Ленин тормышының һәм эшчәнлегенең Казан чорына, аның тарих, политикэкономия. философия өлкәсендәге фәнни хезмәтләренә багышланган докладлар белән фән докторлары. профессорлар Р. И. Нәфиков, И. М. Ионенко, К Ф Фасеев, фән кандидатлары С М Михайлова. А Г. Гуэняев һәм В. Н. Комаров чыктылар. «ЗУР ИДЕЛ-80» Казанда Татарстан Художниклар союзының яна төзелгән Күргәзмә залында «Зур Идел» зона күргәзмәсе ачылды. Бу күргәзмәгә әзерлек биш ел дәвамында барды Мари, Татарстан, Удмуртия, Чувашия автономияле республикалары, Астрахань, Волгоград, Горький, Куйбышев. Саратов. Ульяновск өлкәләре сынлы сәнгать осталары анда күрсәтү өчен иң уңышлы әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Бу әсәрләрдә алар совет кешеләренең революцион традицияләргә бай үткәнен, сугышта күрсәткән батырлыкларын һәм бүгенге көндәге фида карь хезмәтен, илебез халыкларының бер семьядай тату, дус яшәвсн төрле жанрларда чагылдырдылар. Күргәзмә В И Ленинның тууына 110 ел тулу алдыннан ачы* луын истә тотып, күренекле художникларыбыз бөек юлбашчының образын мәңгеләштерү юнәлешендә дә күн көч куйдылар. Зона күргәзмә комитеты барлыгы 584 художникның 1300 әсәрен сайлап алды Ачторлар арасында күпләгән зур күргәзмәләрдә катнашкан тәҗрибәле осталар да, мондый күргәзмәдә беренче генә тапкыр катнашучы ишь рәссамнар да бар. Бу шатлыклы тантананы кереш сүз белән КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлнев ачты. Республикада гына түгел, ә илебез тормышында иҗтимагый-полнтнк әһәмияткә ия булган бу күргәзмәне ачу алдыннан РСФСР культура министрының беренче урынбасары Е В. Зайцев. РСФСР Художниклар союзы идарәсе председателе С. П Ткачев. «Зур Идел» зона күргәзмәсе комитеты председателе X А Якупов һәм күргәзмә залы бинасын төзүчеләр исеменнән 10 нчы төзү-монтаж идарәсе начальнн* гы И. П. Парамонов чыгыш ясады. Экспозицияне КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Р. М. Мусин ачты. Зона күргәзмәсен ачу тантанасында партия өлкә комитеты бюросы членнары. КПСС Үзәк Комитетының культура һәм пропаганда бүлекләре работниклары. Идел буе автономияле республикалары һәм өлкәләре ижат союзлары вәкилләре, сынлы сәнгать осталары, культура эшлеклеләре, сәнгать сөючеләр катнашты. Бишенче «Зур Идел» күргәзмәсе 12 майга хәтле эшләячәк. ИДЕЛ БУЕ ХУДОЖНИКЛАРЫ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 13 мартта Актерлар йфтында V «Зур Идел» зона художество күргәзмәсен ачуда катнашкан Идел буе сынлы сәнгать осталарының иҗат конференциясе булды Анда күргәзмәгә тәкъдим ителгән әсәрләргә бәя бирелде, зона художниклары алдында торган әһәмиятле бурычлар тикшерелде. Конференцияне кереш сүз белән РСФСР Художниклар союзы идарәсе председателе. СССР Художество академиясенең действительный члены. РСФСРның халык худож* нпгы С. П. Ткачев ачты. Экспозициягә куелган сынлы сәнгать, скульптура һәм көнкүреш сәнгате, графика әсәрләре турында «Творчество» журналы баш редакторы Ю И 11ехорошев. сәнгать фәннәре докторы Н В Воронов, Мари АССР Художниклар союзы идарәсе председателе А. С. Бокулевскмй сөйләделәр. Конференциядә «Зур Идел» зона күргәзмәсе комитеты председателе, СССР Художество академиясе член-корреспонден- ты. РСФСРның халык художнигы X. А. Якупов. РСФСР культура министрының беренче урынбасары Е В Зайцев. РСФСР Художниклар союзы идарәсе секретаре. РСФСРның атказанган художнигы И. Л. Бруни, РСФСР Художниклар союзының Куйбышев бүлеге председателе В М Пашкевич. ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г. А Ахунов, художник Б. If. Давыдов (Саратов), сәнгать белгече А. Г. Григорьев (Чувашия) Һ. б. чыгыш ясадылар. Иҗат конференциясендә «Зур Идел» күргәзмәсен оештыру комитеты председателе. КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф Вәлнев катнашты һәм чыгыш ясады. Конференция эшендә КПСС Үзәк Комитеты инструкторы М. М. Лабузова катнашты КАЛӘМ ОСТАЛАРЫ КИҢӘШӘ 1980 ел илебез тарихында гаять истәлекле булуы белән хәтердә калачак. Быел Ватаныбыз В. И. Ленинның тууына 110 ел. фашистик Германияне җиңүебезгә 35 ел тулуны билгеләп узачак. Татарстан хезмәт ияләре исә туган республиканың 60 еллыгын да бәйрәм итәчәкләр. Республикабыз Язучылар союзы бу күренекле даталарга хәзерлекне күптән башлады һәм киң план нигезендә алып бара. Каләм осталары иҗади активлыкларын арттырдылар. Алда — яңа эшләр, яңа чаралар Юбилейларга багышланган яңа китаплар чыгачак. Күргәзмәләр оештырылачак. Әдәби берләшмә җитәкчеләренең икенче семинары булачак. Актанышта яшь язучыларның зона конференциясе узачак. Әдипләребез «Күңелем Ленин белән сөйләшә». «Татарстан—туган ягым» дигән тематик очрашулар уздырачаклар, «Казан нзы» дигән әдәби кичәләр үтәчәк. Фронтовик язучыларның радио һәм телевидение аша чыгышлары булачак. Очерклар һәм публицистика секциясендә хәрби-па- триотик темаларга иҗат ителгән әсәрләр тикшереләчәк— Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллнн иҗат союзы партоешмасының ачык җыелышында ясаган докладында әнә шулар хакында сөйләде. Фикер алышуларда язучылардан Б. Камалов, К. Тимбикова. Г. Шәрәфетдинов, «Яшь ленинчы» газетасының җаваплы секретаре С. Ибраһимова, «Ялкын» журналының баш редакторы Р Хафизова, «Азат хатын» журналының баш редакторы В. Ихсанова катнаштылар. ХАЛЫК ДЕПУТАТЛАРЫ 1980 елның 28 февралендә РСФСР Верховный Советына. ТАССР Верховный Советына. халык депутатларының җирле Советларына санлаулар булып узды. Халык депутатлары арасында әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә бар. Мәсәлән. СССРның халык артисты Нәҗип Җиһанов. Татарстанның халык артисткасы Ирина Хакимова ТАССР Верховный Советына, драматург Туфан Миңнуллнн. ТДАТның баш ре. жиссеры Марсель Сәлнмҗанов. Композиторлар союзы идарәсе председателе Мирсәет Яруллин. Художниклар союзы идарәсе председателе Әнәс Тумашев Казан шәһәр Советына, шагыйрь Роберт Мнңнул- лин Казан шәһәренең Бауман район Советына. Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Әдип Маликов Әлмәт шәһәр Советына депутат итеп сайландылар. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Татарстан Язучылар союзы каршындагы шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышы булды. Анда яшь шагыйрь Нияз Акмалов шигырьләре тикшерелде. Яшьтән- кыйтьче Равил Кукушкин докладыннан соң, фикер алышуларда Хәсән Туфан, Әхмәт Исхак. Илдар Юзеев. Рәдиф Гатаул. лнн. Мөдәррис Әгъләмов, Шамил Маннанов, Әхмәт Рәшитов. Мансур Вәлиев һәм башка иптәшләр катнашты Алар яшь шагыйрь иҗатына төпле анализ ясадылар, андагы уңай һәм кимчелекле якларны күрсәттеләр. Проза һәм очеркистлар секциясенең берләштерелгән утырышында гомумиләштерелгән очерк турында сөйләшү булды. Филология фәннәре кандидаты Ф Әгъзәмов күпкырлы очерк жанры турында рус һәм татар матбугатына таянып кызыклы доклад ясады. Фикер алышуларда А. Расих. М. Зарипов, М. Миншин, Ф. Миңнуллнн һ. б. катнаштылар. Татарстан Язучылар союзы каршындагы тәрҗемәчеләр секциясенең чираттагы утырышы булды. Анда яшь шагыйрь һәм тәрҗемәче Вячеслав Башировның сбиты елларда иҗат ителгән тәрҗемәләре тикшерелде. Утырышта К. Минлебаев. Т. Журавлев. М. Зарецкий. С. Шәмсетдинов, Э. Блинова катнаштылар. Тәрҗемәләргә анализ ясалды, файдалы киңәшләр бирелде. «Казан утлары» журналы каршындагы яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәгенең чираттагы утырышы булды. Утырыш яшь тәнкыйтьче, ләр иҗатын тикшерүгә багышланды. X. Янов, 3. Хөснетдинов, Ф. Зөлкарнәев. X. Хәкимуллина рецензияләренең уңышлы һәм кимчелекле яклары анализланды, әлеге мәкаләләр, төзәтелгәннән һәм тулыландырганнан соң, журналда басарга тәкъдим ителде. Утырышта тәнкыйтьче, «Идел» альманахы редакторы Мансур Вәлиев һәм редакция хезмәткәрләре катнашты. КамАЗДА ТЕАТР КӨННӘРЕ Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының бер төркем артистлары автомобиль төзүчеләр каласы — Чаллыда, «Театрның иҗат яшьләре — КамАЗга» дигән девиз астында, театр көннәре үткәрделәр. Өч көнлек театр бәйрәме вакытында драматург Риза Ишморатның «Тормыш дулкыннары» әсәре буенча куелган яңа спектакль күрсәтелде, шулай ук завод цехларында, төзелеш мәйданнарында, клубларда һәм тулай торакларда очрашулар үткәрелде. Театр көннәрендә «Тормыш дулкыннары» әсәренең авторы — өлкән драматург Риза Ишморат һәм язучы Рәисә Ишмора- това да катнашты. ИЖАДИ ДУСЛЫК Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән X. Ямашев исемендәге мех берләшмәсе культура сараеның үзешчән сәнгать коллективы арасындагы ижади дуслык ныгыганнан-ныгый бара Профессиональ артистлар белән үзешчәннәр очрашуы һәр ике як өчен дә файдалы уза. Бу юлы да шулай булды Мехчылар культура сарае каршында эшләүче халык театры коллективы чираттагы очрашуга СССРның халык артисты. РСФСРНЫН К. Станиславский исемендәге. ТАССРның Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Ш. Биктимеровны, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисткасы В Минкина- ны, ТАССРның атказанган артистлары И. Баһманов белән Н Дунаевны һ. б. артистларны чакырды. Кунаклар театр коллективының. шулай ук үзләренең шәхси ижат планнары турында сөйләделәр, сәхнә осталыгына кагылышлы мәсьәләләр турында үз фикерләре белән уртаклаштылар Ә соңыннан алар театр сәхнәсендә куелган аерым спектакльләрдән өзекләр уйнап күрсәттеләр. ИЖАДИ ПӘНҖЕШӘМБЕЛӘР Татарстан Композиторлар союзында һәр атнаның дүртенче көнендә нжади киңәшмәләр һәм очрашулар уздырыла. Мондый ижади пәнжешәмбеләрдә. композиторларның ижатын тагын да активлаштыру максаты белән, күп төрле мәсьәләләр тикшерелә. яңа әсәрләр буенча фикер алышу үткәрелә. Чираттагы ижади пәнжешәмбедә композитор Рәшит Гобәйдуллннның шагыйрь Ренат Харис либреттасына язылган «Ватан- ана уллары» исемле яна ораториясе тыңланды. Патриотик рух белән сугарылган бу әсәрне тыңлаучылар яратып кабул иттеләр, ораторияне тагын да камилләштерү теләге белән кайбер киңәшләрен дә белдерделәр. Бу көнне композитор Бату Мулюков- ныи да ике яңа романсы башкарылды Шушы ук пәнжешәмбедә ТАССРның халык артисткасы, үз нжаты белән музыкаль җәмәгатьчелектә зур мәхәббәт казанган композитор Сара Садыйкова СССР Композиторлар союзына член итеп алынды. КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР Мәскәүдә СССР Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау Бөтенсоюз бюросы советының XII пленумы булды Анда КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы карары яктылыгында матур әдәбиятны пропагандалау өлкәсен дэге бурычлары. В 11 Ленинның тууына ПО ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында жнңүнең 35 еллыгына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде Пленумда Татарстан Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау бюросы мөдире Хәкимжая Халиков, бюро советы председателе Равил Файзуллин катнашты. 7 мартта язучыларның Тукай исемендәге клубында хатын-кыз язучылар белән очрашу кичәсе булды. Кичәдә язучылардан Ләбибә Ихсанова. Рәисә Ишморагэвз, Лена Шакнржанова үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Очрашуда катнашкан сәнгать әһелләреннән Сара Садыйкова, Зилә Сөнгатуллнна, Хәйдәр Бегичев, Галина Казанцева. Мөнирә Хәбибуллина, Алии Садыйковлар үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Хатын-кызларны котларга кичәгә шагыйрьләр Нәби Дәүли һәм Мөхәммәт Сад- ри да килгән иде. Кичәне язучы Кояш Тимбикова алып барды. Шагыйрьләрдән Рәшит Гәрәй һәм Фәннур Сафии, җырчылар Риф Гатауллин, Клара Хәйретдниова. баянчы Хәйдәр Сафии Балык Бистәсе районы колхозларында һәм мәктәпләрендә әдәбн-музыкаль кичәләр уздырдылар. Бу кичәләр В. И. Ленинның тууына 110, Татарстан АССРнык төзелүенә 60 ел тулуга багышланган нде, ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА Оешма утырышында яшь автор Марат Ганиевнең кечкенә күләмле 25 хикәясен эченә алган кулъязмасы тикшерелде. Автор Миңлебай газ эшкәртү заводында слесарь булып эшли Хикәяләре эшчеләр тормышын чагылдырган вакыйгаларга, детальләргә шактый бай. Чыгып сөйләүчеләрдән Г Афзал. Р Төхфәтуллнн. Ә. Маликов. Азат Ганиев, Фәрит ГыАлметдннов, Роберт Рәкыйпов. Әхтәм Фәтхетдинов һ. б авторның уңышларын күрсәтү белән бергә, тел өстендә бнн нык эшләргә кирәклеген әйтеп үттеләр «Әлмэт» әдәбият берләшмәсенең чираттагы утырышында әдәби активлык мәсьәләсе тикшерелде. Язучылар оешмасының жаваллы секретаре Ә Маликов «Язучының актив тормыш позициясе һәм заманчалык» дигән темага чыгыш ясады, СССР һәм РСФСР Язучылар союзлары пленумында алган тәэсирләре белән уртаклашты Фикер алышулардан соң яшь авторларның әсәрләре тикшерелде Ленин комсомолы исемендәге Миңлебай газ эшкәртү заводы клубында Ленин юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды Шагыйрьләрдән Ә Маликов. Дм. Матвеев. И. Винокуров партиябезгә, республикабызга багышланган яңа шигырьләрен укыдылар. Түбән Мактама китапханәсе мөдире Римма Ильясова чыгышыннан соң, Әлмәт музыка училищесы коллективы көче белән куелган концерт тыңланды.