Логотип Казан Утлары
Повесть

Йөзгә-йөз

Локман Исхаков Колчак гаскәрләре тылында каһарманнарча көрәшүче партизан берләшмәләренең берсендә комиссар иде. Бервакыт төнге сугышта ул контузия алды һәм берничә иптәше белән әсир төште. Аклар аларны тачанкада бронепоездга кадәр китерделәр һәм көнчыгышка озаттылар. Николаевскида хөкем сөргән ак террор шәһәргә японнар кергәч тагын да көчәйде. Юк кына гаеп өчен дә халыкны рәхимсез җәбер көтә иде. Локман төрмәдәге якташларыннан шәһәрдә большевиклар подпольесы эшләвен, ә якын-тирәдәге тайгада Максим Носорогов итүен белде. Подполье комитеты партизаннар һәм сәяси тоткыннар бе партизан отряды хәрәкәт лән элемтә тота, халыкның интервентлар һәм акгвардиячеләргә каршыкөрәшенә җитәкчелек итә иде. Партизаннарның күптән, түгел күрсәткән бер батырлыгын тоткыннар үзләре, әле генә Носорогов отрядыннан килгәндәй, бигрәк тә дәртләнеп һәм тәфсилләп сөйлиләр иде. Бу хикәяләрнең аерым урыннары берсе икенчесенә бик үк туры килеп бетмәсә дә, нигезе бер иде. Партизаннар чыннан да баштанаяк коралланган ике йөз кешелек япон җәзалау отрядын тулысынча диярлек юк иткән иде. Төрмәгә көн саен тоткыннарның яңалары өстәлеп торганлыктан, тиздән инде Локман үзе дә Носорогов отрядының диңгез артыннан килгән чакырылмаган кунакларга ничек итеп сабак бирүе турында илһамланып сөйли башлады.«Япон гарнизоны башлыгы Нарусакага ерактагы постны тагын партизаннар туздыруын әйтәләр. Җене чыккан полковник тайгага җәза отряды җибәрә. Беренче көнне кичкә таба японнар калкулык артыннан атлар кешнәвен ишетәләр. Бик җиңел генә партизаннарны эләктерергә ниятләп, хәрби сәнгатьнең бөтен шартын китереп тозак кора болар. Тозак коралар да, күптән түгел генә булып узган бәрелештә пар- ♦ тизаннар теткән акгвардиячеләр өере калдыгын кызулык белән юк « итеп ташлыйлар. Чөй өстенә тукмак! Шайтан саташтыра тегеләрне. «= Кичен зур гына бер аланда японнар лагерь кора. Барлык пулемет- 2 лардан тайгага ут сиптерәләр — каршы ник бер җавап булсын. Тавыш- © тын юк. Төн тыныч уза. Иртә белән отряд тайга эченә, Амур буена урнашкан авылга * ыргыла. Исәпләре гап-гади: беренчедән, авыл кешеләреннән партизан- ® нар турында мәгълүмат алу, икенчедән, аларны куркыту, талау, өчен- чедән, егетләнеп, җиңүче булып кайту. Әмма моннан соң самурайлар ° өчен тынычлык бетә. Сирәк булса да, әле уңда, әле сулда ату тавыш- £ лары ишетелә башлый. с. Иңбашында погоннары булмаса да, беренче булып отряд кома иди- * ры ава. Бер колагыннан кереп, икенчесеннән диярлек чыккан пуля о аның башын тишә. Аңардан соң тагын берничә офицер теге дөньяга s озатыла. Менә шунда гына җәзачылар партизаннарның баштан ук «' ияреп килүенә, снайперларча эзәрлекләвенә төшенәләр. Партизаннар исә аз, әмма төз атып, дошманны чүпли бирәләр. < Алда тар үзәнлек. Аны урап алган үрләр чыршы белән капланган. * Кара урман, кыскасы, тозак кору өчен менә дигән җир. Туктыйлар, х Чая халык дип алга разведчикларын җибәрәләр. Ты-ты-ты1 —Сулдан, х Ты-ты-ты1 —Уңнан... Разведчиклары җан тәслим кыла. Снайперлар исә һаман үз эшләрендә, тын алырга ирек бирмиләр. Шуннан отряд та кире борыла. Чигенү качуга әйләнә, японнар партизаннарның төп көчләре инде артта дип ышаналар, аякларына дәрман гына бир хода. Әмма тайгада япон алласы түгел, Максим Носорог хуҗа, менә ул күрсәтә боларга нужа. Җәзачыларга як-яктан пулемет уты яудыра башлый. Кыскасы шул: дошманның бик әзе генә Николаевскига кайтып егыла. Шуннан бирле аксаган эт Нарусака тайгага ник сыңар аягын атласын». Локман хикәясен тәмамларга да өлгерми, ветераннарның берәрсе аңа төзәтмә кертә. — Японнарның барысын да дөмектерәләр, берәмтекләп барысын да. Әгәр кайсы да булса шуышып китә башласа, тайга йотар иде үзен. Японнарга аннан котылып чыгу юк. Фудзиямадан — теге дөньяга! Менә шулай, туган. Партизаннар лагерьны кечерәк бер күл буена корып, иң беренче чиратта яралыларны чатырларга кертеп салдылар. Максим Носорогов үзе дә ашык-пошык ясалган шундый ук куышка урнашты. Керосин лампасы яктысында картага иелеп, дошманны яңадан кайда һәм кайчан дөмбәслисен уйлый-уйлый отряд һәм аерым төркемнәрнең алдагы сәфәрләрен билгеләде. Төнге тынлыкны атлар пошкыруы, котелоклар шалтыравы гына бүлә иде. Чатырга командир ярдәмчесе Мәхмүт Зөбәйдуллин килеп керде. Картага карал, бармагы белән төртеп күрсәтте дә. — Юлга якынрак булды, —• диде. —Кунаклар рәхим итмәсен та» гын. Постлар куйгач бераз черем итеп алмакчы идем дә күз алдыма шушы юл килде. Нарусака кул кушырып утырмаячак инде ул. Колакка тояклар тупылдаганы ишетелгән кебек булды. Носорогов башын күтәрми генә бөдрә сакалына бармакларын батырып мыгырданды: — Татарларда, сакланганны ходай саклар, дигән мәкаль бармы әле? Мәхмүт көлеп җибәрде, командир бу мәкальне аңардан ишеткән иде. Чатырдан чыккач та ул йокларга уйламады. Таңны иң ерак постта— чыршылык битендәге юлда каршылады. Күлдәге камышлар арасында үрдәкләр бакылдый, томан пәрдәсе ялкау гына куак башларына таба күтәрелеп эри бара иде. Мәхмүт лагерь ягына борылганда сакчының кинәт: — Тукта! — дип кычкыруы ишетелде. Боерык аңа кагылмавы ачык иде. Шулай да ул кире борылды. Урман битендә кулына кәрзин тоткан бер яшь кенә кыз басып тора иде. — Каян киләсең, чибәркәй? — диде ул. — Кая юл тотасың? — Николаевскидан мин. Җиләк җыям. — Әйдә әле минем белән. — Ә сез кем соң, аклармы, әллә кызыллармы? — Нинди чая, кара аны. Атла, әйдә. Кәефе килгән сакчы: — Эләктеңме, таң чыпчыгы! — дип кычкырып калды. Чатыр алдында аякларын җәеп яшь имән төсле базык гәүдәле, киң җилкәле, биленә маузер аскан Носорогов басып тора иде. Яңагында җөй— акгвардеец кылычы кисеп үткән эз. Кыз аның алдында туктап елмайды: — Сез Максим Носорогмы? Командир гаҗәпләнеп кашларын күтәрде, сумаладай ялтыраган толымлы кара тут татар кызын аның беренче тапкыр күрүе иде. —Кем бу? —диде ул, Мәхмүткә эндәшеп. — Николаевскидан ди. Аклармы сез, әллә кызыллармы дип кызыксына. — Кызыллар икәнегезне үзем дә күрәм хәзер Яңак җөе буенча атаклы партизаннар командирын таныдым инде. — Кыз бераз гына тынып торды да сүзләренә басым ясый-ясый мәгънәле итеп төгәлләде: — Михаил иптәштән сәлам сезгә. Николаевск подпольесының пароле иде бу дүрт сүз. Носорогов бөтен йөзе белән елмаеп: — Рәхмәт, күгәрченкәем, — диде. — Яңа элемтәче, алайса? Рәхим ит партизаннар чатырына. Ни атлы буласың? — Мәдинә Урмангалиева. — Япон постлары яныннан узып китү кыен булмадымы? — Куркыныч, әмма түзәрлек. Мин күзгә ташлана торган кеше түгел үзе. Менә сезгә хат,— диде ул, кәрзинен җиргә куеп.— Кура җиләгеннән дә авыз итегез. Носорогов үзенә сузылган, бөрешеп беткән кәгазь кисәген алды да тезенә куеп җәйде һәм укый башлады. Укыган саен йөзе кырыслана барды, яңак калкымнары ирексездән уйнарга тотынды. — Политик тоткыннардан... Отрядны сафка тез, Мәхмүт. Барысы да тыңласын әле бу хатны. Бик күп рәхмәт сиңа, Мәдинә. Ничек сон анда шәһәрдә? — Әле һаман җәзачыларны ничек тукмавыгыз хакында гөр киләләр. Телләрендә сез генә. — Монысы әле баласы гына. — Михаил иптәш үзегезгә генә телдән әйтергә кушты,— диде Мә динә, куыштан Мәхмүт чыгып киткәч, — подпольечылар тоткыннарны төрмәдән качыру планын әзерли, сезнең ярдәмгә өметләнәләр. — Тагын? — Шул гына әлегә. — Кайтып әйт: эш безгә терәлеп калмас... Отряд сафка тезелгәч, Носорогов һәр сүзен ачык ишетелерлек итеп ♦ кычкырып тоткыннарның хатын укый башлады. „ — «Кызыл партизаннар, кадерле дусларыбыз һәм туганнарыбыз! 2 Без, политик тоткыннар һәм партизан отрядларының элекке сугышчы- g лары, сезнең кансыз интервентларны һәм акгвардияче хәшәрәтләрне g ярсулы, рәхимсез рәвештә тукмавыгызга шатланабыз. Бу рухыбызны Е күтәрә, мыскыл итү, газаплауларга, ачлыкка чыдарга ярдәм итә. Саф- ♦ ларыбыз көн саен, оөгать саен сирәгәя бара. Күпләр ябыгу, ерткычлар- е' ча кыйнаулар аркасында үлемгә дучар булды. Әмма җәлладлар күбрәк о котырынган саен йөрәкләребездә аларга булган нәфрәтебез тагын да £ көчлерәк дөрли. Чөнки без сезнең янәшәдә икәнлекне тоябыз, тиздән х җиңү киләсенә ышанабыз. Дошманнарны аяусыз дөмбәсләгез, Себер ° җирен дошманнардан чистартыйк!» о Тирән тынлык урнашты, бары тик тайга шаулавы гына ишетелә иде. * Носорогов хат тоткан кулын күтәреп селти-селти, сугышчыларына мө- ° рәҗәгать итте: s — Иптәшләребезнең үлеме һәм газаплары өчен үч алыйк, корал- ® дашлар. Николаевск төрмәсе тоткыннары белеп торсын: аларны азат = нтәр өчен тормышыбызны да кызганмабыз! Кызыл партизаннар Себер < җиреннән акгвардияче, самурай һәм башка кабахәтләрне себереп түк- * мичә коралны ташламаячак! х Сафлар: х — Самурайларга үлем! — Сыпыртыгыз Николаевскидан! —‘ Чыда гына, микадо! XII—дип шаулашып җавап бирде. Митингтан соң Носорогов Мәдинәгә подпольечылар белән партизаннар арасындагы элемтәчеләрнең чираттагы очрашуы хакында теләген әйтте һәм отрядның тоткыннарны азат итәргә бүген үк әзер икәнлеген белдерергә кушты. Мәдинә Урмангалиева үзе дә әле күптән түгел зинданнан азат ителгән иде. Кулга алынганчы ул Благовещенскида яшәде, сәүдәгәр Кири- ев тегермәнендә эшләде. Амур буендагы халыкның күпчелеге шикелле аларның зур гаиләсе дә бер сынык икмәккә тилмерә иде. Уҗымнарны корылык көйдерде, ашлыкны бөртекләп диярлек тарталар иде, тегермән хуҗасы эшчеләренә онта себереп алуны да тыйды. Бервакыт тегермәнче, Мәдинәне кызганып, кулына калдык-постык салынган янчык тоттырган иде, тик кыз капкадан чыкканда гына Кириевкә тап булды. Благовещенскндагы төрмә шыгрым тулы булганлыктан, Мәдинәне гаебе чамалы бүтәннәр белән бергә Николаевскига җибәрделәр. Портта йөк бушату кебек авыр хезмәт, төрмәдә җан сакларлык кына аша ту, болай да ябык кызның сәламәтлеген бик тиз какшатты. Көннәрнең берендә ул тәмам хәлдән таеп, траптан бозлы суга егылып төште һәм төрмә шифаханәсендә генә һушына килде. Бәхет кошы үзен көтмәгән кешенең башына куна, диләр. Хаксыз җәберләргә дучар булган кыз тормышында да уйламаганда якты үзгәреш барлыкка килде. Аны по XII Микадо — япон императорының дәрәҗәле исеме литик тоткыннар белән бер палатага салганнар иде. Монда ул революционер хатын-кызларның Ленин турындагы, Рәсәйдәге тиңдәшсез ва» кыйгалар, бөтендөнья хезмәт ияләренең киләчәктәге рәхәт тормышы ту» рындагы сүзләрен йотылып тыңлады. Әз сүзле, йомыкый холыклы кыз яңа дусларына ачылып китеп, үзе күргән газапларны сөйләп күңелен бушатты. Мондый эчкерсез әңгәмәләр Мәдинәдә ихтыярсыз курку уята тор» ган, хәрбиләрчә төз буйлы, кырыс чырайлы төрмә докторы Сигизмунд Сигизмундович палатага кергәч кенә өзелә торган иде. Чираттагы карау вакытында ул кыюсыз гына: — Доктор, бүген мин төрмәдә соңгы көнемне уздырам,—диде. — Бик әйбәт, кызым. Әмма сиңа иртәгә дә дәваланырга кирәк әле.,, Мәдинә, иреккә чыккач, күрше урамдагы ялгыз карчыкка фатирга урнашты. Яшерен комитет әгъзасы булган хуҗа хатын аңа эш эзләп табарга вәгъдә итте, һәм тапты да: озакламый төрмә шифаханәсендә авырулар багучы урыны бушады. — Анда кермим, куркам, докторлары әллә нинди, усал. Сигмунда генерал шикелле. Анда эшләгәнче, байларга кер юып йөрүең мең артык. — Шундый генераллар күбрәк булсын иде әле, — дип көлде кар» чык.— Әллә син Николаевскида элекке тоткынга эшкә керү, бигрәк тә төрмә шифаханәсенә урнашу бик җиңел дип беләсеңме? Сер итеп кенә әйтәм: синең турыда Сигизмунд Сигизмундович үзе кайгыртты, вице-губернатордан үзе рөхсәт алды. Доктор әйбәт кеше, төрмәдә аннан башка берәүгә дә ышанма, сәяси тоткыннарга да бик ачылып китмә. Берничә көн узгач, Сигизмунд Сигизмундовичтан куркып йөрүенә Мәдинә үзе дә гаҗәпләнеп бетә алмады. — Сез большевикмы? — диде ул, кызыксынып. Доктор кулларын чалыштырып күкрәгенә куйды да, кашларын җыерып, тәкәббер генә белдерде: — Мин куркыныч япон генералы Сигмунда! Икесе дә көлеп җибәрделәр. Аннары доктор җитди төскә кереп әйтте: — Бүген мин сине бер кеше белән таныштырырмын. Исеңдә калдыр, Локман Исхаков булыр ул. Әгәр мине... Кыскасы, мин юкта ул кушканнарны үтәрсең. Багучы булып озак эшләмәссең, шәфкать туташы итеп әзерләрмен мин сине. Килештекме? — Әйе. — Бер юлга ярар инде. Югыйсә, калыбына кертеп: «Баш өсте, га» лиҗәнаб!» дияргә кирәк. Бу көнне Николаевск төрмәсенә подпольечылар эшкә урнаштырган өлкән надзиратель Бугров ярдәме белән Локман докторга күренергә керде һәм шунда комитет тарафыннан үзенә тоткыннарның күпләп качуын оештыру йөкләнүен белде. Өч атна вакыт бирелгән иде аңа. Шул вакыт арасында партизаннарның бер өлеше шәһәргә үтеп керәчәк. Бугров. һәм тагын бер күзәтче төн уртасында камераларны ачарга тиеш. Кайбер сәяси тоткыннарга пистолет, граната, хәнҗәрләр бирелер. Каравылда да үз кешеләр бар, алар капкада торачак. Шәһәр читендә качкыннарны иярле атлар, тачанкалар көтеп торачак. Авыруларны үэ арбасында төрмә олаучысы алып чыгарга тиеш. — Сатмасмы икән? — диде Локман Бугров турында. —Эчкече диләр аны. — Ул гадәттә минем кабинетта баш төзәтә. Сатмас, сыналган адәм. Аны тентеп кертмиләр, инде кайчаннан бирле шул кеше ташый ич безгә хатларны. Локман тиз генә берничә юл язу язды, доктор ул биргән кәгазь кисәген бөкләп кесәсенә салып куйды. — Әйтегез әле, Сигизмунд Сигизмундович, Носорогов отрядына сәяси тоткыннарның күмәкләшеп язган хатын тапшыру мөмкинлеге бармы? — Тапшырырбыз. Шимбәгә кадәр хат минем кулга керергә тиеш, Имзасыз, билгеле. — Шулай да почтальоныгыз һаман икеләндерә әле мине, бик хәтәр эш ич бу. ♦ — Хатны үзем алып чыгармын, һәр шимбәдә вице-губернатор мине 5 алмага фаэтонын җибәрә, без аның белән карта уены дигәндә үтә хи- *? рыс җан дуслар. 2 — Ышандырдыгыз. Кадерле доктор, бөтен сырхауларым бетте хә- ® зер, бернинди дару да кирәкми. — Бер кулыма эләккәч, болай гына котыла алмассыз шул. Хә?ер ♦ процедура кабинетына керәбез, яңа багучыбыз белән таныштырыйм « әле үзегезне. Аңа таянырга мөмкин, уңайсыз хәлдә калдырмас. Үзегез сак булыгыз, бигрәк тә яңалар янында... о Төнгә таба палатага кергәч, Мәдинә сискәнеп китте: караватларның £ берсендә ятучы авыру аның элекке хуҗасы Кириевкә бик тә охшаган иде. Авыру йоклый иде. Мәдинә якынрак килеп төбәлде дә җиңел су- ° лап куйды: Кириев.— карт иде, ә бу авыру сары сакалы аркасында * олырак яшьтә күренсә дә, егерме бишләрдә генә булыр. Әмма Кириев- s- кә охшаса да охшар икән. Тутык кунган төсле тупас чәчләр, сөзәк маңгай, төймә борын, хәтта кулындагы бармаклары да шундый ук ше- о шейке, сирәк сары төкле. Кириев бармаклары гомергә исендә калды s аның. Хуҗасының улы бар идеме икәнен Мәдинә белми иде. Теркәү кенәгәсендә Кириев фамилиясе юк иде. Авыру бүген көндез * кергән икән. Дрожжин Сергей Алексеевич, егерме дүрт яшьтә, Мәскәүх . дә туган. Сул иңбашы пуля тиеп яраланган. Дрожжин иртә уянды, Мәдинәне күргәч, аңа ягымлы елмайды. Авыру Благовещенск төрмәсеннән килүен, юлда ярасы ачылуын, туп- туры шифаханәгә эләгүен белдерде. — Уңдым әле мин: шәпләп йокы туйдырдым. Күземне ачсам, тынлык, тәрәзәдән таң атып килүе шәйләнә, янәшәмдә — фәрештәдәй чибәркәй. Кайда икәнлегемне дә белештермәдем башта... Син монда күптән эшлисеңме? — Беренче атна. — Спирт алып кил әле миңа! Мәдинә тагын икеләнеп калды, авыру көлгәндә караңгы чырайлы Кириевкә бөтенләй охшамый иде. Мөгаен, очраклы охшашлыктыр, дөньяда сары чәчлеләр әзмени. Шулай да үзенең шикләрен Сигизмунд Сигизмундовнчка әйтми кала алмады. Доктор аны зур игътибар белән тыңлады һәм моннан соң Дрожжин белән ниндирәк мөнәсәбәттә булырга кирәклеген өйрәтте. Иртәгесен ачыклый алган мәгълүматларны да хәбәр итте. Дрожжин эшче гаиләсеннән, имеш. Гади кызылармеец, Байкал артында сугышкан, партизаннарга кушылган, яраланган, әсир төшкән — кыскасы, гадәти язмыш. Партизан отрядында чынлап та булган икән. Ә менә Кызыл Армиядә хезмәт итүен тикшерү читен иде хәзер. Кириевнең улы чыннан да бар икән, чама белән шул яшьләрдә, сигез еллар элек Мәскәүдәге туганнарына киткән булган. Хәзер аны танырлык кеше юк иде шәһәрдә. Шат күңелле, тиз аралашучан Дрожжин тиз арада шифаханә хезмәткәрләре, палатадагы күршеләре белән танышып, алды, Мәдинә белән сөйләшкәндә тәмлетатлы сүзләргә бер дә саранланмады. — Син чынлап та төрмәдә утырдыңмы? — диде ул бервакыт. — Әйе. — Үзегезнекеләрне—Благовещенск кешеләрен очраткалыйсыңмы? — Танышларым юк, бар да китеп бетте. — Ә син нигә калдын? — Бераз акча эшләгәч кайтырмын әле. — Ә мин качачакмын, Мәдинә.— Дрожжин пышылдауга күчте.— һичшиксез сыпыртачакмын моннан. Партизаннарга. Носорогов отрядына. — Тотарлар да үтерерләр үзегезне. — Мине тота алмаслар. Беренче көннәрне шәһәрдә посып, ыгы-зыгы басылганчы гына көтеп торырга кирәк. Кара әле, сиңа бик зур бер үтенечем бар минем. Тик безнең бу сөйләшү турында берәүгә дә ычкындырма! — Юк, юк, серегезне тыңлыйсым килми, куркам.— Мәдинә китәргә кузгалган иде, ләкин Дрожжин аны җибәрмәде. —Курыкма, өркерлек берние юк аның. Минем бер танышым әле дә шәһәрдә яши микән, шуны гына белешсәң икән, адресын биримме? — Ярамый, доктор кушмый. — Ул берни белмәс. — Беләчәк. — Тинтәк кыз син. Шул йортка язу гына илтә аласың ич инде. Ишек асларына кыстырасың да бетте-китте. — Булдыра алмыйм. Сине үтерерләр, ә мине тагын төрмәгә утыртырлар. — Бигрәк шүрлисең икән инде. — Әйе шул. Куркам. — Я, ярар. Батыррак бул, язу илтерлек кыюрак кем бар соң монда? — һичкемне белмим мин. — Ә белсәң әйтерсеңме? — Белешмим дә, әйтмим дә. Кычытмаганны кашып йөрсәм, эштән куарлар да чыгарырлар. — Ярар, белешмә, алайса. Ярдәм итәргә теләмисең икән, кирәкми. Төрмәдә черермен. Мине инде синең кебек азат итмәячәкләр. Кулым төзәлгәч, бәхетне сынап карармын әле, барыбер баш бетәчәк бер... Шәһәрдә партизаннар хакында ни дә булса ишетеләме соң? — Хуҗа хатыным, кышын катып бетәчәкләр, ди. Мәдинә шушы сөйләшүне докторга сүзгә-сүз җиткергәч, Сигизмунд Сигизмундович көтелмәгән нәтиҗә чыгарды: — Провокатор, күрәсең. Дрожжинны өлкән надзиратель Бугров фаш итте. Яна кошның качу турындагы сөйләнүләре үзенә килеп ишетелгәч, ул аңа «күңелле тормыш» вәгъдә итте һәм шуның бисмилласы итеп җилкәсенә авыр ачкычлар бәйләмен тондырды. 1918 елның җәендә Себердә һәм Ерак Көнчыгышта акгвардияче отрядлар, баш күтәргән чехословак корпусы, япон, инглиз, америка интервентлары Совет властена каршы берләшеп чыгыш ясагач, Кызыл Армия вакытлыча фронт сугышын туктатырга, партизаннарча көрәш алымына күчәргә мәҗбүр булды. Николаевск төрмәсе сәяси тоткыннар, элекке партизаннар һәм әз генә гаебе булса да, большевикларга теләктәшлек күрсәткән өчен дип кулга алынган кешеләр белән шыгрым тулы иде. Локман һәм аның иптәшләре подпольечылар, партизаннар, яңа кулга эләгүчеләр аркылы иректәге хәлләр, хәрби террор, җәзачыларның .коточкыч шәфкатьсез- леге, халыкның нәфрәте арту турында белеп торалар, бу мәгълүмат ларны өметсезлеккә төшкән кешеләрнең рухын күтәрү өчен көндәлек . -көрәштә файдаланалар иде. Тыштан караганда һәрчак тыныч Локман тоткыннар белән бик тиз уртак тел таба иде. Тоткыннарның төп массасы асылда инде хәлиткеч хәрәкәтләргә әзер иде, әмма качуның конкрет планын әле бик азлар ♦ гына белә иде. « Төрмә башлыгы белән сөйләшкәннән соң Бугров Дрожжинга кыч- с кыргаласа һәм кай арада йодрыгын татыткаласа да, ачкычлар бәйлә- 2 мен бүтән болгамады. Локман исә провокатор белән катлаулырак уен ® алып бара иде. Е Алар бер камерага эләктеләр. Дрожжин тоткыннар арасында Лок- ♦ манның абруе зур булуын күреп алгач ук, аңа якынаерга тырышты. Локман да егетне ошаткандай кыланды һәм алар тиздән янәшә сәндерәләргә урнашып, «чын күңелдән» серләшеп алдылар. — Әллә үзеңнең генә иреккә чыгасың килә дип уйлыйсыңмы? — Локман авыр сулыш алып, дәшми торды.— Теләк кенә әз әле, туганкай. «Канкойгыч» надзирательләрнең дә нәкъ үзе кебекләрен жыйнаган. Каравыл турында инде әйтәсе дә юк—һәммәсе башкисәр. Доктор исә вице-губернатор әшнәсе, шифаханә аппаратын учында чәнечкеле s бияләй белән эләктергәндәй тота. Утка керергәме? Шуны гына көтәләр . дә инде, хәзер туздырып ташларлар иде. Менә ни өчен тыштан юл о ачуларын көтәбез без. Шәһәрдә подполье хәрәкәт итә икән дигән була- = лар да, шушы көнгә кадәр безнең белән элемтә урнаштыра алмагач, * көчләре ташка үлчим генәдер инде аларның. Партизаннарга өметләнтән идек тә, бер отряд нишли алсын соң? Носорогов үзе дә яраланган = диләр, ишеткәнсеңдер. = — Әйе. Үлем чигендә, имеш. — Бик мөмкин. Отрядын камап алганнар, күрәсең. Ярдәм көтәргә җир юк та юк. Партизаннарның азык-төлек ягы да такы-токы, патроннары да исәпле. Хакыйкатьнең күзенә карарга кирәк, кыш керүгә харап итәрләр, ахры, аларны. — Димәк, бар өмет бөтендөнья революциясендә? Дрожжин пышылдавында мыскыллау тоеп алгач, Локман үзе дә караңгыда көлемсерәде һәм тыныч кына дәвам итте: — һи-ии, бөтендөнья революциясе кайчан булыр әле ул, берәү дә белми. Ә менә бөтендөнья контрреволюциясе —рәхим ит, япон эсмн нецлары сары кырпулы фуражка кигән солдатлар рәвешендә янәшә бездә генә. Хәзер бар өметебез Совет Рәсәендә, Кызыл Армиядә инде. — Әйе, тот капчыгың, кызыллар килер, камераларны ачар — чыгыгыз, кадерле иптәшләрме?.. Ә ул вакытта чыгарлык кем дә калмас, барыбыз да кырылып беткән булыр. — Дистә еллар буе төрмәдә ятып та үлмәгән затлар бар. Ә синеңчә нишләргә соң? — Җир астыннан тышка юл казырга иде һич югы. Тычкан кебек утырабыз... Беләсеңме, монда шәһәрдә бер туганым яши минем. Тол хатын, үз бала-чагасы булмагач, кайчандыр мине баккан. Ире үлгәч, шактый алтыны калды аның. Мин дигәндә жанын бирергә әзер ул. Элемтәгә керсәк, бөтен каравылны сатып алырлык алтынлы булабыз инде. — Барысын да кирәкми. Ул синең монда икәнлегеңне беләме соң? — Бөтен эш тә шунда шул, белми. Аңа кеше җибәрергә кирәк иде. Мин үзем кайберәүләрне капшап караган идем дә, барып чыкмады. — Алтын турында әйттеңме соң? — Юк, сиңа беренче чишүем серне. Сөйләшеп кара әле син. Шифаханәдәге яңа багучы кыз Мәдинәне беләсеңме? Аның белән син уртак тел таба алыр идең инде, татар ич ул. — Бармый, үләр дәрәҗәдә коты алынган, кемне дә булса бүтән СКОРОХОДОВ берәүне табарга кирәк. Эзләрбез. Ә син надзирательләрнең кылын тартып кара. Алтын кармакка чиртүләре ихтимал... Носороговның каты яралануы турында имеш-мимешне шәһәрдә подпольечылар таратты — чынлыкта аның аягы гына жиңелчә зарарланган иде. Отрядның хәле исә чынлап та авыр иде. Көньяктан һәм көнбатыштан партизаннарны ак бандалар кысрыклап килә. Соңгы вакытта япон постларына һөҗүмнәр дә туктатылды. Яшерен комитет фикеренчә, бу тоткыннарны азат итү операциясенең уңышлы тәмамлануына ярдәм итәргә тиеш иде. Японнар теләсәләр шәһәрдәй чыгу юлларын бөтенләй яба алалар, шуңа күрә аларның уяулыгын йомшартырга кирәк иде. Җәзачыларның яңа чыгышыннан исә партизаннар курыкмый иде. Әлеге сөйләшүдән соң Локман Дрожжин миңа ышанды булса кирәк дип уйлады. «Аның төп максаты безнең аша подпольега юл сабу,— дип фикер йөртте. — Әгәр өркетмәсәк, бу бәндә әлегә качуның исе дә чыкмый дип хәбәр итәчәк. Безгә шул гына кирәк тә. Тагын унлап көн калды. Башын әйләндерим әле, бай апасына үзе сукмак сузсын». Әмма вакыйгалар бөтенләй Локман һәм аның дуслары көтмәгәнчә ага башлады. Иртә белән тоткыннарның бер өлешен төрле камераларга күчереп, янача урнаштырдылар. Локман бер кешелек казаматка ябылды. Өлкән надзиратель ана: — Ниндидер яңа подпоручик килде. Барысына да боерык бирә, көр күңелле шайтан, — дип пышылдарга өлгерде. ‘ Төштән соң тоткыннарны берәмләп төрмә башлыгы кабинетына сорау алырга алып китә башладылар. Чират Дрожжинга да җитте. Яшь кенә көяз подпоручик бер өем папкалар яткан төрмә башлыгы өстәле артына утырган. «Канкойгыч», трубкасын төтәтеп, тәрәзә буенда басып тора иде. — Сәлам, дускай,— дип елмаеп подпоручик бүлмәгә кергән Дрожжинның кулын кысты да урындыкка утырды. — Атагыз исән-сау, сәлам әйтте, кайбер нәрсәләр дә җибәрде, ләкин башта эшне хәл итеп бетерик әле. Барын да тәртибе белән һәм җентекләп сөйләгез... Ул бик кызыксынып Дрожжинның хикәятен тыңлады, кайбер детальләрне ачыклады, аннары тагын аның матур, хәрәкәтчән йөзендә елмаю уйный башлады. Алтын портсигарын шартлатып ачты да: — Рәхим ит, американнарныкы, — диде. Үзе дә кабызып, төтен алкаларын түшәмгә өрә-өрә уйга калды. Аннары сигаретын таш көллек кырыена куйды, өстәл өстендәге папкаларны читкәрәк этте. — Төрмә... Подполье... — дип, ул бер-бер артлы папкаларның ике өеменә дә йодрыгы белән суккалап куйды. Башын бормыйча гына бармагын төрмә башлыгына таба сузып: — Партизан отряды, — диде. Тегесе көлгән булып, трубкасы белән мәченекедәй сары мыекларын сыйпап куйды. — Сез инде аларның бернинди элемтәләре дә юклыкка ышандыгызмы? Әгәр Марста партизаннар булса, большевиклар инде күптән алар белән дә бәйләнешкә кергән булырлар иде. Ярый әле, бәхетегезгә каршы, мин вакытында килеп җиттем. Исхаков сезне бик рәхәтләнеп кәкре каенга терәтеп калдырыр иде. Туганыгызның алтыны партизаннарга күчәр, үзе ул иптәшләре белән тайгага сызар, ә сез партизаннар суды карары белән атылыр идегез. Әгәр инде шуңа кадәр үк камерада буып ташламасалр. — Мин үзем аларны атарга күнеккән!—дип кычкырды Дрожжин, башын күтәреп. — Судсыз-нисез. Аттым да, астым да. — Шул күңелле эш белән тагын шөгыльләнәсегез килмиме? Ми» менә нәкъ шундый мөмкинлекне бирергә телим сезгә. Уйлагыз әле.— Подпоручик өстәл тартмасыннан кәгазьләр чыгарды.— Дөресен әйткәндә, тиз көндә генә нәрсәгә дә булса ирешерсез дип өметләнмәгән дә идем... Кыскасы, бүген кичен сезне качыру оештырылыр... Хәзер камерага кайтырсыз. Аннан тоткыннар төркеме белән эшкә... Мондарак килегез әле, сызымга күз салыгыз. Сезгә менә шушы юлдагы чокырларны күмәргә кушарлар. Конвоирларның берсе:«Син монда йокларга ♦ килдеңме, эшләргәме?» дип кычкырыр. Ярам ачылган, хәлем юк дияр- g сез. Ул сезне кире төрмәгә алып китәр. Унлап адым атлауга, туп-туры с японнар постына таба йөгерегез. Конвоир ата башлар, аңа игътибар 2 итмәгез. Японнар сезне яшерер. Кичке уннарда шәһәргә китәрсез. ® Ерак барасы түгел, менә шушы урам, шушы йортка. Чаттан икенче. Анда әлеге багучы Урмангалиева туташ тора, тик ул бу вакытта эш- ♦ тә булыр. Хужа хатынга: «Лиза апа, сезгә иптәш Исхдковтан сәлам», ® диярсез. Ул үзен ничек кенә тотса да кием-салым, яшеренергә адрес сорагыз. Төрмәгә күптән түгел генә эләгүегезне, Исхаков белән качу о турында сүз берләшүегезне әйтегез. Үзегезне ышанычлы тотыгыз. Бү- * ген иртән таныш түгел офицер килде, сәяси тоткыннардан сорау ала, о. Исхаковны ялгызлар камерасына күчерделәр диярсез. Өйдән үзен ге- ° нә чыгармагыз, янәсе, төрмә якын, патрульләр йөри. Өйдә калдырып о китәргә теләсә, риза булмагыз. Исхаков адрес биргәндә сезне курки- s ныч астына куймаска кушты, фәлән дә төгән дип күңелен күрегез... аАшыктырыгыз, ушына килгәнче өлгерергә кирәк. Сезнең белән о бармакчы булса, үгетләп маташмагыз. Әгәр икәү чыксагыз, зыян юк, = артыгыздан күзәтеп барырлар. Сез, уңаен туры китереп, үзегез генә и качыгыз. Адресны алгач... — Подпоручик көлеп торган күзләрен маң- * гай астыннан Дрожжинга төбәде. — Хәер, аның сезне очырып чыгаруы . да ихтимал, әмма яхшыга өметләник әле. Нишләсә дә, соңгы чиктә х урам аркылы чыгарсыз да, менә бу йорт артында сезне каршы алырлар. Шуның белән миссиягез дә төгәлләнер. Аллага тапшырдык... Дрожжинны озаткач, подпоручик үзалдына елмаеп, кабинетта арлы-бирле йөрде, аннары яңадан урынына утырды. — Өлкән надзиратель белән сөйләшәм дә Исхаковка тотынам. Без аның белән иске дуслар. — Төгәлләгәч миңа кагылырсыз, — төрмә башлыгы иснәде, кызарынган, тирләгән битен сөртте һәм кабинеттан чыгып китте. Аның артыннан ишек ябылгач, подпоручик теш арасыннан: — Бүкән... Миңгерәү... — дигән сүзләрне сытып чыгарды. — Кадер-хөрыат күрсәтим әле, түргә узыгыз, Исхаков,— диде подпоручик,— сезне күрүемә шатмын. Әллә танымыйсызмы? Ачык соры күзләрне, туры нәфис борынны, юка иреннәрне, бер генә сыр да салынмаган шома маңгайны Локман кайдадыр күргән төсле иде. Төштәгедәй әйлешәйле охшаш сурәт хәтерендә жем-жем килсә дә, аны туктатып, чагыштырып карарлык дәрман юк иде. — Бер котелоктан ботка ашадык дияргә мөмкин, Совет власте өчен бергә сугыштык, — подпоручик көлемсерәп бармаклары белән өстәлне шакылдатты. Хәтерләде Ло.каддн. Әлбәттә, шул. Сакалын кырган, мыекларын китәргән, шуна яшәред киткән. — Кыяфәтегез шәптән үк булмаса да, мин сезне бер карауда ук таныдым. Ябыккансыз, тире дә сөяккә генә калгансыз. Чигәләр дә агарган. Кабызып жнбәрегез, — дип, ул Локманга ачык портсигарын сузды. — Американнарныкы. Партизан дивизиясенең элекке сугышчысы Салтыков власть иясе булуына масаеп, аның алдында борын күтәреп маташа иде. — Акгвардияче әләм-әтрәк, — Локман портсигарны читкә кагып җибәрде. — Кызганыч, мин теге вакытта тидерә алмаганмын. — Таныдыгыз, ахры... Бөтенләй тимәде түгел, пулягыз ярты колагымны өзеп китте. — Салтыков башын борып, шыксызланган колагына бармагын орындырды да гәүдәсен урындык аркасына ташлады. — Шулай, шулай. Димәк, диңгез ярына утырып, Кызыл Армияне көтәсез. Килер бер тансык көн. ачылыр ишекләр — сез азат, кадерле иптәшләр! Әмма Дрожжин иреккә чыга алмас, сабыры җитмәде мескеннең, бүген качарга маташканда үтерелде... Локман бу хакта белә иде инде. Дрожжин, ихтимал, провокатор да булмагандыр әле дип баш ваткан иде. Менә хәзер бар да үз урынына утырды: төнге әңгәмәләре Салтыковка мәгълүм икән. — Йөрәге сизгәнмени, алтынын камерадагы күршесе" ДәүләтшннИсхаковка васыять иткән... Локман һәлакәт якынлашуына төшенде. Юкка чыккан өметләр бөтен җанын тетрәтте. Сау бул. тайга! Газаплы, коточкыч уйлардан арынасы килеп, ул ихтыяр көчен җыйды һәм үзен подпоручик тавышына колак салырга мәҗбүр итте. Бу оятсыз, үз-үзенә ышанган -бәндәнең сүзләрен аңга сеңдерергә, фикер йөртергә һәм җавап бирергә, бәхәсләшергә кирәк иде. — Әмма Дәүләтшин-Исхаков та чыкмаячак, ул да азат итүне көтеп җиткерә алмады, хәрби кыр суды карары белән аны астылар... — Васыятьтә кем имзасы иде соң? Дрожжнн-Кириевнекеме? Подпоручик йөзенә күләгә төшкәндәй булды. Ул бер мәлгә нидер уйлап тынып калды да яңадан елмайды, телгә килде, әмма тавышында элекке кинәнү, тантана юк иде инде. — Юк белән вакыт уздырмыйк, Исхаков. Әйдә турысын гына чәпик әле. Тоткыннар исемлегендә фамилияңне күргәч үк, миңа синең монда кул кушырып ятмавың ачык иде инде. Күпләп качу, баш күтәрү якн шуның ише бүтән берәр нәрсә әзерлисеңдер әле. Син Лена фетнәсендә катнаштың, Якут җирендә сугыштың, Радзинский отрядында булдың. Бодайбода, аннары Өркет төрмәсендә утырдың. Анда сине Хәсән Дәүләтшин буларак беләләр иде. Байкал артындагы каһарманлыгыңа мин үзем шаһит булдым. Сине төрмәдә тоту акылсызлык дип саныйм. Асып куйгач, аякларың тиберченүен рәхәтләнеп бер карап торасым килә. Ә бусы өчен, — ул кулы белән шөкәтсез колагын капшады, — син шушы кабинетта бүген үк түләрсең, җәзаның бер өлешен ала торырсың. Синең аркада атаман Семенов боерыгын үти алмавым өчен Si булыр ул. Әлбәттә, син мондагы подполье белән бәйләнештәдер. гәр пароль, исемнәр, яшерен очрашу урынын әйтсәң, гөнаһларың кичерелер, тулысынча кичерелер. «Мираоны да хет бүген үк тәлинкәгә, салып китерерләр. Шуны да искә ал, синең батырларча дәшми калуың гына аларны коткармаячак. Мин подпольены юк итәргә өстемә алдым һәм юк итәчәкмен дә. Бөтен шәһәрнең астын өскә китерәчәкмен. Уйларга биш минут бирәм, вакытым аз минем. Хәтергә Байкал арты тайгасындагы бөркү төн килде. Командир чатырында Бурлов отряды алдында торган бурычларны Локманга аңлатып тора иде. кинәт ул ярты сүздә тукталып, колакларын торгызды, кисәк башын борып, чатыр почмагына күз ташлады. Үзләрен кемдер тыңлап торуын секунды белән төшенеп алган Локман кулына пистолетын тотып тышка ыргылды, куаклар арасына сикергән күләгәне күрүгә, бар пулясын шул якка сиптерде. Иртә белән рядовой Салтыковның юкка чыгуы беленде. Отрядларга аның качуын һәм шуның өче» үлем җәзасына хөкем ителүен игълан иттеләр. «Көллекне тондырыргамы әллә? — дигән уй килде Локманга,— Кулын кесәсендә, коралда тота. Өлгерә алмам». Аның уйларын чамалагандай, Салтыков фәрештә елмаюы белән кесәсеннән пистолетын чыгарды һәм өстәл кырыена түтәсен терәп, көпшәсен Локман башына төзәде. Келт-келт, келт-келт... ♦ — Әй, син, япон ялчысы, Семенов кабәхәте, ташла кыдрачлануың- S ны, туйдырды! = — Син үзеңә-үзең үлем хөкеме чыгарырсың, дип уйлаган идем аны. й Болаи ошыйсың үзе миңа, Исхаков, әмма Россия алдындагы изге бу- Е рычым...Ф — Бушбугаз! Кан коючылар, сатлыклар — сез ул, үзегезне үлемгә а дучар иттегез. Ә большевиклар яшәячәк әле. Рәсәйне нинди коткаручы о инде сез, хәсрәт капчыклары... Аның иң явыз дошманнарын үзегезгә £ ярдәмгә чакырдыгЬтз. Теләсә кайсы япон солдаты яңагыгызга чабып ° җибәрә ала, сез шуңа «сөбханалла» дип кенә торасыз. Сезнең шикел- ° ле мөртәтләрдән чынлыкта японнар җирәнәләр, әгәр алар монда төп- □ ләнеп калсалар, синдәйләрне беренче чиратта таптап изәрләр, чөнки * аларның үз офицерлары да буа буарлык. Озакламый алар алдында ° мүкәләп йөриячәксез әле, исән калганнарыгыз кояш чыгышы иленә * үзләре белән алып китсен өчен, японнарның табаннарын үбәчәксез. ® Уңганракларыгыз аннары үлгәнче самурайлар артын ялаячак. — Беттеме? — дип подпоручик пистолетын күтәрде һәм Локманга * төзәде. к — Юк, бетмәде әле, — диде Локман, тавышын күтәреп. — Парти- “ заннар суды сине атып үтерергә хөкем итте. Менә хәзер тәмам. Исхаков үз сүзләре подпоручикка болай ук көчле тәэсир ясар дип уйламаган иде: агарынды теге, акай күзләрендә нидер калтыранды, пистолет тоткан кулы салынып төште. Бераз вакыт алар бер-берсенә дәшми-тынмый карап тордылар. Локман җаны-тәне белән күралмаган йөздә шат елмаюның сүнүенә кәефе килеп, балкып китте. — Авыз ерасыңмы, хәшәрәт? — дип ысылдады подпоручик.—Ярар, әйдә, елмай, елмай... Ул тагын пистолетын күтәрде. Локман, көпшәнең үз колагына төзәлгәнен күреп, елмайган көе демонстратив төстә подпоручикка яны белән борылды. Кораблев ике мәртәбә түшәмгә аткач, ишекләр ачылып китте һәм шул минутта кабинетка атылып кергән ике сакчы Локманга ташланды. Икенче көнне подпоручик Кораблев Сигизмунд Сигизмундовнч белән бергә төрмә шифаханәсен карап йөрде. — Бу нинди мумия тагын? — диде ул, башы, куллары, күкрәге саргайган бинтлар белән уралган кешегә ишарәләп. — Локман Исхаков. — Аны адәм рәтле хәлгә кертү өчен күпме вакыт кирәк дип уйлыйсыз? — Савыгуына бик үк ышанып бетмим әле мин аның. Кораблев гаҗәпләнеп докторга карап көлемсерәде. — Шикләнмәгез, савыгачак. Чыдам халык ул. Бәхәсләшәбезме? Сез аны тайгада күрсәгез икән әле! — Сез,хәзергесен искә алып бетермисез... ’ — Мин барын да исәпкә алам. Берсекөнгә кичен ул бер кешелек камерага күчереләчәк. Аягында басып торуы хәерлерәк. — Кызганычка каршы, медицинаның кодрәте чиксез түгел. — Тора алмаса, Исхаковның үз башына инде. — Аның мие тетрәгән, яңак сөяге чатнаган. Сорау аласыгыз килә* ме? Сабыр итү үз файдагызга ич. Ул телгә килсә дә... — Әһәмияте юк. — Бары ун көннән соң гына. — Ә ул миңа берсекөнгә кирәк. — Врач буларак, мин протест белдерәм. — Авыруны кайгырту сезнең эш, ә мин Россияне кайгыртырга ти* ешмен... Бу көнне тагын дүрт сәяси тоткынны шифаханәгә күтәреп китерде* ләр. Мәдинә фатир хуҗасына Локманны юк итәргә әзерләнүләрен әйтте. Тоткыннарның баш күтәрүеннән, халык нәфрәтеннән куркып булса кирәк, аклар суд бинасында ике көннән соң спектакль куярга җыеналар иде. Сигизмунд Сигизмундович тоткыннар качуын берсекөнгә төнлә оештырырга тәкъдим итте. Локманның хәле хәзергә әле бик үк начар түгел иде. Подполье комитеты тоткыннарны качыруны алдан билгеләнгән вакытта хәл итәргә карар бирде. Исхаковны исә суд бинасына алып барганда азат итәргә җыендылар. Өсте ябулы арба төрмә капкасыннан иртәнге биштә, урамда бер җан иясе дә күренмәгән вакытта чыкты. Аны япон карабиннары белән коралланган дүрт атлы сакчы озата бара иде. Бишенчесе Локман белән янәшә утырды. Суд бинасына таба ярты юлны узгач, җайдакларның берсе атын тыеп туктатты да үкчәсенә басып килүче юлдашын мылтык түтәсе белән сугып, атыннан егып төшерде. Арбадан берьюлы диярлек ике ату тавышы яңгырады — икенче яктан килүче сакчылар да иярдән егылды. Арба тыкрыкка борылды, олаучы кырыйга алып ташланды. Өч җайдак буш урамнар буйлап урманга таба чабып уздылар. Вице-губернатор фон Бунге сәяси тоткын Исхаковның качуы һәм япон постларына партизаннар һөҗүм итүе турындагы хәбәрне телефоннан ишеткәч, яңалыкны үзендә куна калган, әле йокысы да ачылып җитмәгән подпоручикка белдерде. — Партизаннар шәһәр капкасы төбендә, тик, улым, алар белән турылыклы союздашларыбыз шөгыльләнсен, ә безгә тамак ялгарга вакыт. Подпоручик хәбәрдән исәнгерәп калды, шунда ук аштан баш тартып, кайнар эзләр буенча фетнәчеләрне барларга һәм арт сабакларын укытырга төрмәгә ашыгуын әйтте. — Бер чәркә аракы да, мин йөгерәм.— Подпоручикның куллары калтырый иде. — Төсегез-битегез киткән. Иртәнгене ашатмый җибәрмим. Йөрәккә бик үк якын алмагыз моны. Бер тоткын артык ни, ким ни... Ашханәдә көтәм үзегезне... Өстәл янында сүз төрмә докторына кагылды. — Шикле шәхес, — диде Кораблев. — Мин аны... — Сигизмунд Сигизмундовичмы? һа! Преферанс патшасы. Ул сәясәттән өстен, аның идеалы — сәламәт кешелек дөньясы. Борчымагыз аны. — Ләкин... — һичбер «ләкинэне ишетәсем килми. — Фон Бунге ачулана башлады. — Нинди дә булса дәлилләрегез бармы? — Юк, әмма булыр. Исхаковның качуында шул преферанс патшасының катнашы барлыгына иманым камил. — Сафсата, сафсата. Сез ялгыш юлда, подпоручик. Эшегезгә тыкшынырга теләмим, әмма Сигизмунд Сигизмундовичка килгәндә... Әдәпле генә сорау алгырга мөмкин, әгәр аңа чәнчә бармагыгыз гына кагыл са да, үзегезгә йодрык белән китереп сугачакмын, — вице-губернатор ♦ ның симез йодрыгы күтәрелде дә өстәлгә чүкеч кебек саллы килеп төште. — Сүз уңаенда әйтүем, ул сезне авыру дип саный. Диагнозын с беләсегез киләме? j — Кызык. — Хроник садизм. Ха-ха-ха!! Тагын бер чәркәнеме? Җене чыккан подпоручик сикереп өстәл артыннан кузгалды. ♦ Бу иртәнге сәгатьтә дә, көндәгечә, вице-губернатор өе янәшәсендәге и японнар казармасына яңа тотылган балык салынган кәрзиннәрен тө- ° яп бер атлы якынлашты. Килбәтсез аты белән янәшә, трубкасын теш © арасына кыстырып, бөтен шәһәргә билгеле карт якут Байбал Мыкчы- * канов атлый, ә аның хатыны Дарья кулы белән кәрзиннәрен тотып. ° арбада утырып килә иде. Карт нарат кәүсәсенә арба күчәрен ордырып ат туктады. Байбал * дилбегәне хатынына ыргытты һәм арбаны әйләнеп узганда сөртенеп егылды. Дарья борылып тормыйча гына аягы белән арбадагы мыл- . тыкны агач төбенә этеп төшерде. “ Бу вакытта болдырга чыккан подпоручик кулы белән кояшны кап- х лап, ашыгып баскычтан төшеп килә иде. Байбал тәтегә басуга, ату * тавышы яңгырады. Дарья иелеп мылтыкны эләктереп алды да әлеге х агач куышына ташлады. Мылтык гөрселдәве һәм подпоручикның әче авазы бөтен казарманы аякка бастырды. Чаттан йөгереп килгән часовойлар атын йөгәненнән сөйрәгән Байбалны һәм арбада бөкшәеп утырган хатынны гына күрделәр. — Тегеннән аттылар! — диде хатын, куаклыкка күрсәтеп. Куаклыкны минуты белән ут яңгырына коендырдылар. Байбал белән Дарья ашыкмыйча гына балык бушатуда булдылар. Әкренләп атыш тынды. Корсагына пуля тигән подпоручик госпитальгә җибәрелде һәм ул анда операция вакытында теге дөньяга китте. Вице-губернаторга, партизаннар казармага һөҗүм итеп маташты, әмма һөҗүмнәре кире кагылды, подпоручикка очраклы пуля тигән булса кирәк, дип доклад бирделәр. Фон Бунге гореф-гадәт буенча мәрхүмне искә алу мәҗлесенә рус һәм япон офицерларын, төрмә башлыгы белән Сигизмунд Сигизмун- довичны һәм башка дусларын чакырды. Хәсрәтле тынлыкта эчтеләр. Кунаклар китәргә җыенгач, хуҗа кулын күтәрде. Утырдылар. — Бәхетсез дускайны искә алдык менә. Себернең чәчкәсе иде ул.— Фон Бунге итләч бармаклары белән нечкә билле бәллүр рюмканы әйләндергәләп, Сигизмунд Сигизмундовичка күз салды. — Бер кадәр сәеррәк сыйфатлы чәчкә. Күңеле сизә иде үзенең. Әйе. Алтын портсигарын миңа бүләк итте. Ашыкты, үлеме ашкындырган икән. Аны өйалдына алып кергәч, янына килдем. Ыңгырашып кулымны эләктерде дә аңын югалтты. Шул мизгелдә солдатлар безгә сәнәк белән кадап тотылган җәен алып керделәр, аның саңаклары көчкә-көчкә генә кыймылдый иде... Символик язмыш! Кунаклар рюмкаларын күтәрделәр дә саубуллаша башладылар. — Шул җәен идемени бу? — диде Сигизмунд Сигизмундович, тәлинкәләргә ишарәләп. — Әйе, әйе. Аш пешерүче үлчәгән иде — ярты пот! — фон Бунге ботларына шапылдатып сукты. — Амур! Локманның партизаннар белән очрашуы шатлыклы, шау-шулы булды. Монда аның иске танышлары да әз түгел иде, әмма ул барыннан да бигрәк Бодайбо төрмәсендә бергә утырган. 1912 елдан бирле күрешмәгән якташы — отряд командирының урынбасары Мәхмүт Зө- бәйдуллин белән көтелмәгән очрашуга сөенде. — Мин бит сине Хәсән Дәүләтшин буларак кына белә идем, — диде Мәхмүт, дустыннан күзен алмыйча. — Мәдинәдән «Исхаков, Исхаков» дигәнне күп ишетсәм дә, аның син булу ихтималы бөтенләй башыма килмәде. Каты бизәгәннәр сине, кабәхәтләр... Менә Максим Михайлович та килә. Култык таягына таянып, йөзе балкыган Носорогов аксый-аксый •килде дә Локманны кысып кочаклап алды, аннары бер адым кире ■чигенеп, башын селкеде: — Балданмы әллә син? Котлыйм! — Рәхмәт! — Сугышабызмы? — Сугышабыз. — Берәр чәркәне төшерәбезме? — Була ул. — Яле, башта җылын, — Носорогов бер партизан кулындагы кружканы алып, Локманга сузды. — Спирт, доктор бүләге. Менә шушы очрак өчен сакладым. Шулай, тәртип, димәк. Балык кап та мунчага йөгер, әнә теге чатырга. Санитарыбыз да шунда. Киемеңне алмаштыр, ул арада ашарга да өлгерер. — Борыным сизә, балык шулпасы. — Монда безгә бер якут пот ярымлы сазан китергән иде. Мәхмүт ага, аш алдыннан халыкны сафка тез. Носорогов белән янәшә атлаганда Локман хәсрәтле тавыш белән: — Без сугышырбыз ул, ә менә сез, Максим Михалыч... — диде. — Син нәрсә? — Носорогов туктап калды. — Миннән башка сугышмакчы мәллә сез? — Ярагыз... Икесе дә шаркылдап көлеп җибәрде. Локман «мунча»дан чыкканда партизаннар сафка тезелгән иде инде. — Сугышчы һәм командир иптәшләр! — Носороговның көчле тавышы яңгырагач, тайга да тынып калгандай тоелды.— Дошманнар безне боҗрага кысып алып юк итмәкче була. Япон гарнизоны көчәйде, хәзер анда генерал Ямада командалык итә. Көньяктан һәм көнбатыштан безне баштанаяк коралланган акгвардияче отрядлары һәм атаман Семенов бандасы чолгап алды. Бу тирәләрдә кышлый алмаячакбыз, юкса безне сытып ташлаячаклар. Тайга ревкомы боерыгы белән безнең отряд төньякка күчеп урнашачак. Иртәгә юлга чыгабыз. Максатыбыз — көчләрне саклау һәм хәлиткеч сугышларга әзерләнү. Үзегез белгәнчә, Николаевск төрмәсендә ике йөз большевик һәм аларга теләктәш тоткыннар газап чигә. Бүген безгә шул караңгы зинданнан беренче карлыгач очып килде. Дөресен әйткәндә, бөркет, баш имәс революционер — партизаннар берләшмәсенең элекке комиссары Локман Габдуллович Исхаков. Без аны үзебез белән алып китмибез, хәер, ул үзе дә моннан китәргә теләмәс. Махсус бурычны үтәр өчен аның янында үз иреге белән кырык кеше калачак. Нинди бурыч икәне хәрби сер... Сафлар буйлап гөрләшеп алдылар. — Чамаладылар, шайтаннар! — Носорогов гаҗәпләнгәндәй итте,— Исхаков отряды яңа базага соңрак киләчәк. Иптәшебезнең төрмә гавайларыннан котылуын исә мин, — оратор мыекларын сыпырып куйды,— безнең атаклы Амур балыгын, партизан шулпасын авыз итәр өчен сылтау итеп файдаланырга тәкъдим итәм. Мондый шулпадан сон, үзегез дә беләсез, үткерләнгән күз, ныгыган куллар микадоны . шәбрәк тукмар! * Носороговның соңгы сүзләре партизаннарның хуплау авазларына 5 күмелде. Командирлар симез балык шулпасы пешкән казан тирәсенә утыр- £ дылар. Аннан авырлык белән олы сазан башын алдылар. с — Шуны ботарла әле, Локман,— дип кыстады Носорогов.— Син төрмәдә иртәнгене дә ашый алмадың ич. Соңгы вакытта безнең тамак * яклары ярыйсы. Нигездә олаулар һәм келәтләргә һөҗүм иттек, безгә “ дә, синең булачак партизаннарыңа да кышкы киемнәр бик кирәк иде. ң Хәзер запасландык инде. Хуҗалык зур. Атлар биш йөз баш чамасы, о боланнар йөзләп. Патроннар гына чамалы, әмма ун меңләп атылган * гильзабыз бар, яңа базада шөгыльләнербез... о. Ашаганнан соң Локманга отряд хуҗалыгын күрсәтте Мәхмүт, бө- ° тен лагерьны бергәләп йөреп чыктылар. Бар җирдә кызу эш кайный, о һәр яктан балталар тукылдавы, пычкы чыжылдавы ишетелә иде. Ти- я мерчелектә кызарганчы утта тотылган дагалардан зәңгәр төтен күтә- и- релә. ° Итәген Амурның саргылт бер тармагы урап алган сөзәк калку- “ лыкка менделәр дә, карт имән төбенә утырдылар. » — Мин бүген яңадан туган кебек, — диде Локман шыпырт кына. * «Без — өстебезгә аерым бурыч йөкләнгән кешеләр,—дип уйлады я- Локман.— 'Тарихны борабыз. Монда күпме гүзәл һәм фаҗигале язмышлар, омтылыш һәм өметләр. Боларның берсе дә кабатланмаячак. Бәлки әле шушы кешеләр арасында киләчәкнең елъязмачылары да бардыр...» — Безне чакыралар, — дип, Зөбәйдуллин аның уйларын бүлде. Лагерьга подпольечылардан элемтәче—Байбал Мыкчыканов килгән иде. Носорогов аны Локман белән таныштырды һәм канәгать елмаеп: — Менә ул подпоручик кәмәшен бүген дөмектергән кеше, — диде.— Карт таза әле, егетләр кебек. Байбал тагын бер яңалык хәбәр итте: яшерен комитет Сигизмунд Сигизмундович белән Мәдинәгә дә партизан отрядына китәргә рөхсәт биргән икән. ...Учак янына җеп бөртеге калмый юешләнгән бер яшь партизан • йөгереп килде дә, кулын чигәсенә куеп, Локманга рапорт бирде: — Доктор сөйләшкән җиргә килде, шәфкать туташы Мәдинә Ур- мангалиева исә авыру тоткынга кайнар мәхәббәте аркасында үз ирке белән төрмәдә кадган. Икесен бергә арбада алып чыгачаклар. Локман кашларын җыерып: — Учакны сүндерегез,—диде—Киттек. Кайнар мәхәббәтне күрсәтермен мин аңа... Төн уртасына кадәр шәһәрдә бер генә дә ату тавышы яңгырамады. «Бәлки бар да шулай тавыш-тынсыз, хәвеф-хәтерсез генә узар әле», дип уйлады Локман. Ул тачанкадагы пулемет артына ышыкланып, төн карасына күзен текәгән иде. Ләкин шау-шусыз гына барып чыкмады. Менә куе караңгылыкта ». «к. У.» м < 97 винтовка тавышы яңгырады, аннан икенчесе, өченчесе. Берьюлы пулемет тырылдады, гранаталар шартлавы ишетелде — партизаннар шәһәр читендәге япон постларын чүплиләр иде. Локман бер кырыйда хәрәкәтләнгән карамчыкларны шәйләп алды. Тачанка янына килгән партизаннарның берсе: — Эш пеште, иптәш командир! —диде. — Арба кайда? — Артта сөйрәлә. Ыгы-зыгы да шуның аркасында чыкты. Патруль өстенә килеп чыктык... Тоткыннар урманга агылалар иде, хәрәкәтләре бик үк елдам бул- маса да, Локман аларны күздән кичергәч, бу колоннаны бернинди көч тә туктата алмасына ышанды. Ниһаять, җайдаклар уртасында килгән арба да күренде. Атышлар тынды. Ун минуттан Локман янына дүрт партизан килеп җитте, алар шинельгә салып каты ыңгырашкан яралыны күтәргәннәр иде. — Бүтәннәр кайда? — диде Локман. — Безне каплап чигенәләр... Петров яраланды, күкрәгенә дә, аягына да тигән. Куа килүчеләр юк иде. Локманның яңаклары буйлап яңгыр тамчылары белән кушылган күз яшьләре тәгәрәде. Ниһаять, иптәшләре иректә!.. Бер атна узды. Локман отряды чытырманлы урман ешлыгында урын сайлады. Элекке тоткыннар хәл җыя, ерак походка әзерләнә иде. Хәзер отрядта ике йөзләп кеше санала иде. Тоткыннарның бер өлеше, партизаннарга кушылырга теләмәгәнлектән, тайгага кергәнче үк таралды. Докторның тырышлыкларына карамастан, дүртесе үлде. Отрядның сөеклесе, күңел юатучысы булган Петров та һәлак булды. Кучер да партизаннарда бер генә тәүлек уздырды. Сигизмунд Сигизмундович спирт бик аз, дәвалау өчен генә тотарлык дигәч, картның чырае караңгыланды. — Кире кайтам мин,— диде ул Локманга.— Күңелсез сездә. — Атулары мөмкин, уйла әле, — дип үгетләп маташты командир. — Минеме? Ә нәрсә өчен? Күбрәк салынган булган да, тайгада айныдым менә. Партизаннарны күрмәдем дә. Тарантас белән атны бирерсез ич? — Ал. — Димәк, казна малын коткаруым ёчеи «канкойгыч» бурычлы да булачак әле.— Кучер җанланып китте.— Бер чирек аракысын да даулаячакмын, бирми хәле юк. Үз өлешемне алмый калмыйм. — Солдатлар сатмасмы соң? — Гомердә дә! Ахирәтләр. Каравыл башлыгы минем туган да бит әле. Кайтуның тагын бер сәбәбе бар: төрмә ишегалдына хәзинә күмгән идем мин. — Нинди хәзинә? — Фляга. Теге канистрдан бераз чәлгән идем. — Кара инде, алайса, — дип көлеп җибәрде Локман. — Рәхмәт» сиңа. , Элекке тоткыннар кулларына корал эләккәч дәртләнеп киттеләр. Кайнаррак башлар, Носороговка буш кул белән күренмәс өчен, вицегубернатор яки генерал Ямаданы әсир төшерергә тәкъдим кертте. — Утка керергә өлгерерсез әле,— диде Локман.— Аклар да, японнар да уяу хәзер. Вакыт кадерле, капчык авызын бәйләп куймагайлары. 1919 елның декабрь башында Носорогов отряды Җугҗур сырты буендагы базаларның берсенә килеп урнашты. Кип иңкүлектә дистәләгән чум, чатыр, юнылмаган бүрәнәләрдән салынган ике зур барак, каралтылар тезелеп киткән иде. Кичен шактый сонга калып чираттагы разведкадан Байбал кайтты, гадәттәгечә, бу юлы да буш кул белән түгел, арыган болан тартып кайткан нартада тау сарыгының түшкәсе ята иде. Ф —Булдыргансың, — дип мактады Локман аучыны, иңеннән ко- „ чып. —Әйдә, командир янына чәйгә керик әле. ® Байбал ике мөһим хәбәр алып кайтты. Беренчедән, күчмә тунгус 2 аучыларыннан ул Зверев партизан отрядының Усть-Кут төбәген ак- 5 гвардиячеләрдән арындыруын ишетте, икенчедән, Якутск ягыннан с Аянга таба утызлап кеше, шул исәптән, япон солдатлары сагы астында ♦ зур гына олаулар төркеме хәрәкәт итүен белде. Алгы һәм арткы ча- а наларда пулеметлары да бар икән. Носорогов картаны җәеп салды: — Синеңчә, хәзер кай тирәдә ул олаулар?— диде. — Нелканга җиткәндер. ° — Кунарга туктасалар, эләктерәбез. Локман, Бугров отрядын ° чаңгыга бастыр, менә шушы урынга барып посып торсыннар. — Үзем дә алар белән... S Нелкан поселогы инде күптәннән бирле Охот диңгезе ягыннан ш Якут өлкәсенә килүче йөкләрне күчереп төяү урыны булып хезмәт итә ° иде. Японнар Аян портын кулга төшергәч үк бу юлны төрле товарлар, < сугыш кирәк-яраклары илтү, җирле халыктан акгвардиячеләр талап £ яки бай якут сәүдәгәрләре һәм кулаклары арзан бәядән сатып алган = җәнлек тиреләрен, мамонт сөякләрен һәм башка кыйммәтле әйбер- х ләрне — кыскасы, төрле чималны алып китү өчен файдаланалар иде. , Тозакка килеп эләккән унбишләп атлы да Нелкандагы ак олаучыларга кушылды. Партизаннар ике яктан атакалады, сугыш рәхимсез булды. Отрядның биш кешесе үтерелде, уникесе, шул исәптән командир да, яраланды. Трофейларны базага алып кайттылар. Партизаннарның әле беркайчан да мондый табышка юлыкканнары юк иде. Гомуми авырлыгы утыз поттан да ким булмаган унбиш әржә: кисәкле һәм бөртекле алтын, меңләгән тиен тиресе (аларны санап тормадылар, чама белән генә билгеләделәр), ике мең төлке, бер мең ас мехы! Партизаннар бүрекләрен салып һәлак булган иптәшләренең каберләре янына бастылар. Баһадир наратлар ышыгындагы кайгылы тынлыкта Носорогов тавышы яңгырады: — Бу сугышта биш кешебезне югалттык. Чын каһарманнар иде алар, кадерле иптәшләребез турындагы якты хатирәләрне партизан йөрәкләре мәңге саклар. Җиңүгә инде ерак түгел, аны батырлыклары белән менә шушы фидакарь сугышчылар якынайтты. Интервентлар Уралга барып җитәргә хыялланган иде, әмма аларның юлын халык нәфрәте бикләде. Тиздән ул нәфрәт барлык килмешәкләрне Себер җирләреннән җәһәннәм астына себереп түгәр, һәлак булган иптәшләребез өчен без әле киләчәктә икеләтә үч алырбыз. Туган җиребездә аларның мәңгелек йокысы тыныч булсын. Носорогов, Зөбәйдуллнн һәм Исхаков кич белән учак янында, партизаннар кулына төшкән байлыкны нишләтергә дип киңәш корды. Отрядтагы кешеләрнең барысына да ышанып булмый иде, бу исә эшне тагын да катлауландырды. Соңгы айларда шактый сирәкләнгән партизаннар сафы заманында көчләп мобилизацияләнгән Колчак армиясеннән качучылар һәм әсирләр белән тулыландырылган иде. Ул кешеләр башта сугышларда сынала һәм аннары гына партизаннар гаиләсенең тулы хокуклы әгъза сына әйләнә, тик алар арасында дошман шымчылары да булуы ихтимал иде. — Әлегә кадәр жан тыныч иде... — диде Носорогов, трофейларга баш изәп.— Әллә яшереп куяргамы боларны? Нинди дә булса берәр мәгарәгә? Иртәгә шуны кайгырт әле, Мәхмүт ага. — Бөтен кеше күз алдындамы? Ярамый, мин менә нәрсә уйлыйм. Японнар, мөгаен, алтыннан колак кагуларына риза булмаслар, кире кайтарырга омтылырлар. Ә без аларга әйбәт тозак кора алабыз. — Шәп килеп чыгачак лабаса бу, — диде Носорогов җанланып,— Малны беренче базага алып китәрбез, анда борын тыгып маташсалар, «бәйрәм> ясарбыз үзләренә. Килү юлларында ук тарый башларбыз, чигенү юлын өзәрбез дә иңкүлектән чыгармабыз. Шулаймы, Локман? — Ә нигә бөтен йөкне анда ташырга? Иртәгә беренче базага мехларны гына төяп җибәрергә кирәк. Кешеләрнең ышанычлыларын калдырырбыз да алтынны капчыкларга бушатып, боланнарга төяп, таулар арасына илтеп яшерербез, әрҗәләргә исә таш тутырырбыз. Хәвеф- хәтәр кимер. — Дөрес, — дип килеште Носорогов. — Чигенә калсак, йөк белән азапланасы да булмас. Иске-москыны ташлап китсәң дә жәл түгел. Тиен тиреләренең бер өлешен менә отряд хаҗәтенә тотарга кирәк, хатын-кызлар мех оекбашлар тексен. Алтынның исә монда чакта поты бер тиен. Якутскига элемтәчеләр җибәрергә кирәк, нишләтергә икәнлеген сорарга... Иртә белән алты юлчы үзләре теләп тайга аша ерак сәфәргә чыгып китте. Алтынны якындагы кечерәк кенә бер мәгарәгә яшерделәр, куаклар һәм мүк үскән тар авызын ташлар белән каплап куйдылар. Ул урынны мондагы һәр таш, һәр агач, һәр чокырны яхшы белгән Байбал табып бирде. Шул ук иртәдә разведчиклар японнарның кечерәк төркемнәре яр буенда тызбыз иснәнеп йөрүен, тайгага аяк басуларын х$бәр итте. — Кыймылдый башлады хәшәрәтләр, — диде Носорогов канәгать төстә һәм, беренче базага кайчан әйләнеп кайтырга тиешлекләрен билгеләп, иң чос егерме мәргәнне «сунаргаэ җибәрде. Беренче база Мая елгасының югарыгы агымында, ике ягыннан дага сыман Җугҗур тармаклары белән чорнап алынган тар иңкүлеккә урнашкан иде. Иңкүлекне урап алган тау тезмәләренең эчке һәм тышкы битләренә һичкем аяк баса алырлык түгел, бары аның куаклар һәм сирәк наратлык каплаган түбәсенә Җугҗурның көнбатыштагы сөзәк ягыннан гына үрмәләп менәргә мөмкин иде. Шуңа күрә Носорогов биш пулемет, мул гына гранаталар запасы белән коралланган партизаннар төркемен тарлавыкка, японнар капкынга кереп беткәнче яшеренеп торырга җибәрде. Аларның көнбатыштан басып керү ихтималы да искә алынды. Ерак постлардагы күзәтче һәм разведчиклар базага алты качакны ияртеп алып кайттылар. Носорогов аларның һәркайсы белән аерым- аерым әңгәмә ясагач, барысына да тиен тиреләреннән аяк һәм өс киемнәре тегәргә тәкъдим итте. Качакларның берсе ефәк төсле йомшак аксыл зәңгәр мехны учы белән сыйпады да: — Берсеннән берсе шәбрәк, — дип сокланды. — Сәүдәгәр олауларын тунагансыз, ахры? — Булды инде! — диде үткен генә бер партизан һәм көйләп җибәрде; I Японга мал илтә иде Сәүдәгәр атлы дәжжал. Партизан угы тиде дә Тапты үзенә әҗәл! - Партизаннар яңа килүчеләр белән гәпләшергә иренмиләр, аларны кедр чикләвеге, тәмәке белән сыйлыйлар иде. Винтовка урынына алар* га чакмалы мылтыклар тоттырдылар һәм яхшы коралны сугышта егетлек күрсәтеп кулга төшерергә кирәк булыр, бездә тәртип шундый ® дип аңлаттылар. Алтынны һичкем телгә алмады, әмма брезент белән с аннан-моннан капланган әрҗәләр өеме күз алдында тора иде. £ — Анда сезнең нәрсә ул? — дип сорады яна килүчеләрнең берсе, Е Бу сорау көтелә иде. — Хәзинә! — диде ветераннарның берсе, көлемсерәп. — Атылган гильзалар, җәйге чумнар һәм башка иске-москы. — Аны нәүбәтче ни дип саклый инде? — Носорог хикмәте, күзне дә йоммаска куша. — Сунар яклары ничек соң? Чыгып йөрергә мөмкинме? — Командир рөхсәте белән генә. Носорог янәшәсендәге адәмне күрәсеңме? Урынбасары Мәхмүт ага, шуңа мөрәҗәгать итегез. Иртәгесен яңаларның дүртесе ауга чыгарга рөхсәт алды. Носорогов, аларның һич югы берсе базага әйләнеп кайтмас, дип көтә иде. Араларындагы шымчының — аның алты кеше арасында булуына командир шикләнми иде — кайтып сөйләве японнарны дәртләндерергә һәм ашыгырга мәҗбүр итәргә тиеш иде. Алтын һәм кыйммәтле мехлар базада. Отрядта ике йөздән кимрәк сугышчы, аларның да яртысы элеккеге акгвардиячеләр һәм бандитлар, шуның өстенә яралылар күп. з Килде-китте белән генә коралланганнар. Бары-югы алты пулемет, тик алар да ач паекта, һәр патроны исәпле. Партизаннар, күрәсең, базага һөҗүм итүне көтмиләр, ниндидер ерак сәфәргә җыеналар. Иңкүлеккә алып керә торган тарлавык шактый киң, анда бернинди ныгытма юк... Әмма төшкә барлык аучылар да әйләнеп кайтты. Берсе иңенә куян аскан, икенчесе суер аткан иде, поши күргәннәр, тик ядрәле мылтык белән аңа якынлашып та маташмаганнар икән. — Мылтыкмыни инде бу?—дип көенде суер очратканы. — Чыпчык атарга гына яраклы, карыйм кошкайны, миннән унбиш адымлап кына ераклыкта утыра бу матуркай, төзәдем дә шарт! Тидердем, ахры, дип сөенәм, ә аның исе дә китмәгән... Кич белән Байбал командирларга кунакларның тайгада нишләп йөрүләрен сөйләп бирде. Әйтерсең лә артларыннан күз дә язмаган, чынлыкта исә ул аларның эзләрен генә өйрәнеп кайткан иде. Аучыларның берсе кәкре борыны, зәңгәрсу дип әйтерлек чем-кара чәчләре өчен Суер кушаматы алырга өлгергән иде. Ул тайга буйлап арлы-бирле чапкан, әмма ау турында уйламаган да, партизаннар үзен күзәтмиләр микән, дигән уй күбрәк борчыган, ахры, аны. Күзәтмәүләренә ышангач, ун чакрымлап кырыйга элдергән дә үр түбәсенә менгән, кул астында коры-сары булуга карамастан, юеш утыннар җыеп учак яккан, каен тузына күмер белән тирә-юньнең картасын төшереп, ниндидер билгеләр белән чуарлап, берничә цифр язган. Тузны каен кәүсәсенә беркетеп куйган. Аннары «суер»га аткан да кайту юлына борылган. Байбал туздагы язуларның төгәл күчермәсен дә алып кайткан иде. — Нинди тәре икән бу, аңлашылмый. — диде Носорогов, кешегә ишеттереп фикер йөрткәндәй. — Ярар, бу табышмакны калдырып торып, ары китик. Сызык белән «Ях.» хәрефе — Жугжур инде. Уңда— Аян порты, Мая елгасы. Түгәрәге — база. Цифрлары, әлбәттә, кеше И X G А И о В, М. СКОРОХОДОВ ләр, пулеметлар. Ә бу тәре алтынның базада икәнлеген белдерәдер. «Суер»га әлегә тимибез. Бәлки японнар сигналны күрмәгәннәрдер. Тикшерербез, нишләп Аянга сызмады, кире кайтты икән ул? — Безне сагайтудан куркадыр. — дип фараз итте Зөбәйдуллин, — димәк, вакытыннан элек шик тудырасы килми. — Мөгаен. Тагын сунарга чыгам дисә, җибәр... Шуннан сонгы ике көндә «Суер» тырыша-тырыша тиен тиреләрен ялгап утырды, өченче көнне исә иртүк тагын тайгага ычкынды. Аның сигналын японнар күргән, тузын алганнар иде. Разведчиклар таң белән ике тубы, олаулары белән биш йөз кешелек отрядның Аяннан чыгуын хәбәр иттеләр. — Маскарадны туктатыгыз! — дип боерды Носорогов. Партизаннар яшергән җирдән көлешә-көлешә винтовка, патрон, граната, пулемет тасмаларын чыгардылар. Японнарның алдан килүче төркеме тарлавыкны үтеп, тезмәгә сибелде. Берничәсе үргә күтәрелеп тирә-юньне күзәтә башлады. Күрше калкулык битендәге куе чыршылыкта партизаннар төркеме яшеренгән, Носорогов үзе дә шунда иде. Ерактагы үзәнлектә японнарның яңа тезмәсе күренгәч, беренче карлыгачлар күздән югалды. — Әллә кая китә алмаслар, — диде Носорогов һәм биноклен үзәнлеккә төбәде. — Туплары кайда соң? — Тегендә, үрләр арасына кара. — диде Байбал. — Әфисәрләре дә шунда, икәү. Араларында теге кыяфәтсез карачкы да бар. Бераз көтик, кәкрәйтермен мин аны. — Сабыр ит. Киләрәк төшсеннәр. Японнар тезмәсе әкренлек белән якынлашты. Ачык яланда солдатлар менә дигән мишень иде. Носорогов тупларны, төлке якалы тун кигән ике японны һәм «Суер»ны эзләп тапты. — Планны үзгәртмибез. — диде ул.— Килмешәкләргә үлем! Нинди тигез килә, хәшәрәтләр. Алгы тезмәгә — ут! Залп яңгырады, унлап япон карга ауды, тезмә җиргә ятты. Шул минутта ук партизаннар артыннан мылтык, пулемет тавышлары ишетелде. Носорогов иптәшләре белән чаңгыда шуып үрдән төшеп китте һәм базага таба юнәлде. Чыршылыкта беренче снаряд шартлады. Әйтерсең бәрелеш башлануын гына көткән, диңгез ягыннан томан исе килгән дымлы җил исә башлады, тайга хәрәкәткә килде, үр өсләрендә, Жугжур түбәләрендә кар өермәләре бөтерелергә тотынды. Куак артыннан Носороговка таба көтмәгәндә япон солдаты атылып чыгып, винтовкасын төзи башлады, әмма Байбал аңардан өлгеррәк булып чыкты, төзәми диярлек атты һәм үтерелгән солдат кулыннан төшкән коралны эләктереп өлгерде. Тупларының утка тотуына аркаланып, дошман солдатлары сак кына базага якынлаштылар, партизаннар атыша-атыша чигенә башлады. Кар өермәсе бөтерелгәнгә күрә төзәп ату кыенлашты, базага килеп җитәрәк кул сугышлары башланды. Тупларның берсе көньяк тау битенә ата башлады. Носорогов Бугров отрядына аны юк итәргә боерды. Японнар соңгы көчкә кадәр үҗәтләнеп сугыша, бер адым да чигенмиләр иде. Төн уртасында японнарның төп көчләре тарлавык аша иңкүлеккә ташланды, һаман көчәя барган жил ыжгыруы дәһшәт белән тәгәрәгән ташлар дөбердәвенә кушылып, снаряд һәм гранаталар шартлавын, пулялар сызгыруын, яралылар ыңгырашуын күмеп киткәндәй булды. Сугыш төне буе дәвам итте. Иртә белән буран басылды, сәер тынлыкны ярып сирәк-мирәк ату тавышлары яңгырый —япон отрядының калдыгы чолганышны өзеп чыгарга маташа иде. Ж,инү партизаннарга кыйммәткә төште — отрядның чиреге һәлак булды, күпләр, шул исәптән Бугров белән Носорогов та, яраланган иде. ♦ Носороговның аягы һәм күкрәге яраланган, каны күп аккан иде. „ Сигизмунд Сигизмундович Локманга берни эшләп булмый диде. g — Сау булыгыз, бөркетләр... Алтынны... халыкка, балаларыбызга, j Дошманга граммын да...— диде командир, соңгы сулышын алып. g Куркусыз командир Бугров та һәлак булды. Партизаннар иптәш2 ләрен баһадир агачлар ышыгына, туганнар каберенә күмделәр. Ко- « яшлы кичке тынлыкта залп яңгырады. Локман ботаклардан яна а кабергә коелган кар бөртекләрендә күз яше аша кинәт бер мизгелгә о балкып киткән салават күперен күрде. и * о ♦ * °- о Январь инде бетеп килә, Якутскига җибәрелгән элемтәчеләр әле * һаман кайтып житмәгән. Локман Байбал белән һәр иртәне килешен- °, гән җиргә барып килә, юл уңаенда куян аулыйлар иде. Бервакыт учак ' янында элемтәченең ире— карап торырга кырыс кыяфәтле утыз яшь- ® ләрдәге партизан янына килеп Локман кулын утка таба сузды: — Тоткарланды әлеМәрьямең. ■* — Кайтыр. Барысыннан даалда ул булыр, я бүген, я иртәгә. Ва- х кыты җитеп килә. = — Нинди вакыты? - — Бала табасы бар. — Бала?1 — Әйе, иптәш комиссар, тиздән... — Син аны авырлы икәнен белгән хәлдә җибәрдеңме? — Аны тотып калып булмый иде. Син курыкма, кайтыр. Сигиз- мундтан бер кая да качмас. Докторны андый эшләргә оста диләр... — Менә сиңа хәлләр! Нәрсә, бездә башка хатын-кызлар юк идеме әллә? — Бар иде, хәзер калмады! — Сез бала тапмыйсыз, сезгә нәрсә. — диде партизаннарга һаман тынычлана алмаган Локман, — шуңа күрә хихылдашасыз. Ә аңа мондый сәяхәт... — Малае чаярак булыр... — диделәр тагын аны бүлеп. Уен-көлке тавышлары астында Локман Зөбәйдуллинны эзләп китте. — Хет көл. хет ела, —диде отрядның яна командиры. Локманның хәбәрен ишеткәч. — Алты кешедән берсе дә барып җитә алмас микәнни? Мин. дөресен әйткәндә, Мәрьямгә бик ышанган идем Гаҗәеп катлаулы, кыен язмышлы Мәрьям Камалетдинова отрядның горурлыгы иде. Ул Благовешенскида туа. бөтендөнья сугышы башланганчы ук кияүгә чыга. 1914 елда, ирләре армиядә булган башка солдат хатыннары кебек. Владивостокта казармада яши. Ире өчен ай саен ярдәм, «жан асрарлык» дип телгә кергән туксан тиенне ала. Ул акча ачлы-туклы яшәргә дә җитми, кер уып азык юнәтергә туры килә. Революциядән сон күп кенә солдат хатыннары Ерак Көнчыгыш революцион партизан отрядына китә. Аларны Амур буендагы Николаевскига. аннары шундагы идарәчеләрне бәреп төшерү һәм каторга- дагыларны азат итү максаты белән Сахалинга җибәрәләр. Отряд бер тапкыр да атмыйча җиңә — төрмә каравылы тулысы белән алар ягына күчә. Пөз егермедән артык сәяси тоткын иреккә чыга. Хатын-кызлар берничә көн рәттән аларның богауларын кисеп азапланалар. Тоткын* нарның бер өлеше Владивостокка кайтырга боерык алган отрядка кушыла. Анда араларында Мәрьямнең ире дә булган элекке патша армиясе солдатлары отрядны тулыландыралар. Отряд командиры Иван Кудреиов партизаннарны Охотскига алып китә, тик шәһәргә диңгездән акгвардиячеләр килеп тулганлыктан, сугышасугыша тайгага чигенәләр. Охотск гарнизонының бер өлеше партизаннарга кушыла. Составында балалар күп булган отрядын Кудрецов Өркеткә юнәлтә, тик Мәрьям белән ире. бу якларда калырга теләп, Носороговка күчәләр. Яшь партизанка әйбәт разведчик буларак танылып китә. Тик менә хәзер... болан озаклагач. Локман аның әйләнеп кайтырына ышанырга да. ышанмаска да белми иде. — Бәлки тагын берничә кеше җибәрербез, — диде ул. — Берәр атна көтик инде. Берничә көн узгач, Локман белән Байбал, гадәттәгечә, лагерьдан чыгып киттеләр. Мамык кар кунган яфраклы сирәк урманда таң яктысы ялкау гына беленә башлаган иде. Байбал барган көйгә: — Якутскидан кемдер килгән, — диде. Элемтәчеләр белән очрашасы җиргә җитәргә әле ерак иде, ләкин тәҗрибәле эзтабарга ышангайга күрә Локманның күңеле шунда ук күтәрелде. — Син аны каян беләсең, һич акылым җитми. — Анда учак яна. Төтен исе килә. Озакламый алар чаңгы эзен кисеп үттеләр, тик Локман аңа игътибар итмәде, — Мәрьям икән, — диде Байбал. — Төнлә кайткан, утын җыеп йөргән. Учак янында мех сәләмәләргә төренгән бер кечкенә хатын бөкрәеп утыра иде. Каралган, суырылган Мәрьямне Локман көчкә таныды. Аның күзләре генә элеккечә иде. Ирләрне күргәч, Мәрьям кыенлык белән тураеп басты. Локман аның җил ашаган, җыерчыклар яргала- ган йөзенә ягымлы карап: — Арыдыңмы? — дип эндәште. — Коры сөяккә калдым. Боланны күптән ашап бетердем, тик ау белән маташырга вакытым булмады, бик ашыктым. Якындагы базага китмәкче идем әле. Барып җитә алмас идем, мөгаен. Хәлем бетте. Ирем саумы соң? — Исән, көтә-көтә көтек булды. — Ә доктор? — Сау-сәламәт. Ул да оине көтә. Кузгалыйк әкренләп. Лагерьга кайтканда Мәрьям шатлыклы хәбәрләр сөйләде. Якутски* да декабрьда ук Колчак диктатурасы бәреп төшерелгән икән. Кызыл Армия һөҗүм итә, күптән түгел Красноярскины алганнар, Өркеттә власть баш күтәргән эшчеләр кулына күчкән. Отряд Якутскига юнәлергә. алтынны шунда тапшырырга тиеш. Дошманны мөмкин кадәр читләтеп үтәргә тырышырга кирәк. — Ә теге биш җан кайда? Син аларны күрдеңме? — диде Локман. Мәрьям сөртенеп китте, ирләр аны култыклап алды. Хатын көчкә ишетелерлек итеп: — Кире кайтканда аларга килеп төртелдем, — диде. — Газаплап үтергәннәр... Якутскига җитәргә әз генә калганда... * • • Отрядка тайга буйлап мең чакрымнан артык юл узарга кирәк иде. Зөбәйдуллин, походның төрле вариантларын тикшерү өчен, командир ларны киңәшмәгә җыйды. Көчләрне таркатмаска карар иттеләр. Отрядта хатынкызлар һәм балалар белән барлыгы өч йөзләп кеше бар иде. йөкләрне чаналарга һәм нарталарга урнаштырдылар. Японнардан эләктергән тупны, снарядлары сигезәү генә булса да, үзләре белән алырга карар иттеләр. Аны чанага салып, «батарея» командиры ф итеп соңгы сугышта егетлек күрсәткән Гыйльметдинне — Мәдинәнең ирен билгеләделәр. Поход башланырга берничә көн калганда отрядка ике бәби өс- « тәлде: Мәрьямнән соң Мәдинә дә ир бала тапты. Малайларның ике- j сенә дә сөекле командирлары хөрмәтенә Мәхмүт исемен куштылар, о Җугҗурның көнбатыш битеннән төшү белән партизаннар развед- ф касы бандитлар белән бәрелеште һәм берсен әсир төшерделәр. Әсир бу якларда соңгы вакытта «алтын олаулары»нын хуҗасы, бай алып- ® сатар Баешовның зур бандасы төпләнүен сөйләп бирде. Җирле халык **** аларны күралмый, чынлыкта бандитлар белән сугыш алып бара ® икән. Баешов байлыгын кире кайтарырга тели, күп санлы вак кулак о һәм акгвардияче бандаларны, юмарт бүләкләр вәгъдә итеп, бергә £ берләштергән. Партизаннар байлыкны Мәскәүгә Якутск яки Бодайбо м аша озатырга тырышыр дип уйлап, бандитлар юлда тозак әзерлиләр • икән. Әсирлеккә төшкән якут кулакта батрак булган, озак еллар ка- ш дәри хәл шуңа тир түккән, әмма талауларда катнашасы килми, парти- „• заннарга бандитлар лагерен күрсәтергә әзер иде. — Бу банда белән бәрелештән барыбер качып котылып булмый,— и диде Зөбәйдуллин. — Шуңа күрә башлап үзебез һөҗүм итик. Тылда * мондый адәм актыкларын калдырырга ярамый... Баешов бандасын тар-мар иткәннән соң отряд юлга чыкты һәм " Якутскига барып җиткәнче бүтән җитди сугышлар булмады. Юлда ■ партизаннар Колчакның атылуын ишеттеләр. Якутскига килеп җиткәч, отряд таратылды. Зөбәйдуллин белән Ис- хаковка асылташларны Өркеткә кадәр озата бару тапшырылды. Гражданнар сугышы герое, Себердәге партизаннар хәрәкәтенең күренекле җитәкчесе Нестор Александрович Каландарашвили 1921 елның көзендә Ленин белән очрашканнан соң, Мәскәүдән Өркеткә килде. Бу вакытта Якут җирендә хәлләр тагын катлауланып киткән иде: тамыры корытылмаган барлык контрреволюинонерлар кулларына корал алып, турыдан-туры совет властена каршы чыктылар. Локман 1920 елның июненнән бирле Өркеттә яши иде. Юлда күп мәшәкать чыгарган теге кыйммәтле йөкне исән-имин тапшырганнан соң, Зөбәйдуллин кире Якутскига китте. Локманга монда калырга тәкъдим иттеләр. Ул кыска вакытлы сәяси курслар бетерде, губрев- комда эшләп, Лена юлыннан Якут өлкәсенең халык хуҗалыгына кирәкле йөкләрнең үз вакытында җибәрелүе өчен җавап бирә иде. Бүген кич Каландарашвили Локманны үзенә чакырып алды, аның Носорогов отряды хәрәкәте турындагы хикәясен игътибар белән тыңлады һәм стенада эленеп торган зур карта янында тукталып калды. Каландарашвили картага каравын дәвам итеп: — Әйе, партизан отрядлары тайгада гомер онытылмаслык сукмаклар салды, — диде. — Максим Михайловичны белә идем мин... Иптәш Исхаков, Өркет губревкомы Якутскига сезне җибәрүне тиеш дип тапты. Анда шәһәрне сакларга әзерләнәләр, шуна күрә кичекмәстән ирекле татар дружинасы тупларга кирәк. Сез моңа ничек карыйсыз? — Үчүгәй!* — диде Локман, күтәренке рухта. — Мин дә сезнең урыныгыз анда дип хисаплыйм. Шәһәрдә татарлар күп. шуның өстенә сез якутча да беләсез. Әйдәгез, хәзер Якут өлкәсе һәм Приморьеда ниләр баруын карыйк әле, — Каландарашвили **** Ү ч ү Р ә й — яхшы (якутча). Т о й о н — солтан, морза (якутча). 1 Сөйләп жнбәр. дөньяда ниләр бар? ’ Ә сездә ниләр бар? Локманны карта янына чакырды. — Бөтен Охот диңгезе яр буе диярлек фетнәчеләр кулында. Күптән түгел монда Владивостоктан пароходларга төялеп есаул Бочкарев бандасы килгән. Охотск әлегә бирешми. ләкин көчләре бетеп киләдер инде, анда гарнцзон зур түгел. Нел- канда элекке колчакчы Коробейников егетләнә. Ак бандитлар Якут өлкәсенең эчкәре төбәкләренә үрмәли. Партия Үзәк Комитеты һәм Совет Россиясе хөкүмәте күрсәтмәсе буенча без монда, Өркеттә, Икенче махсус Төньяк берләшмәсе оештырабыз. Мин Якут өлкәсе һәм Төньяк крае хәрби көчләре командующие итеп билгеләндем. Өркеттән январьда чыгып китәчәкбез. Ә сез кайчан кузгала аласыз? — Беренче мөмкинлек туу белән. Бүген егерме бишенче ноябрь... Берсекөнгә ямчылар почта алып китәчәк. — Үчүгәй... Байбал Мыкчыканов кайда хәзер? — Якутск тирәсендәге Табага авылында урман кисүче чыбык очы туганында яши. Юл уңаенда кереп, дружинага кушылырга өндәмәкче булам әле үзен. — Дөрес. Мин һәрвакыт шундый картлар — якут һәм тунгусларга соклана идем, алар барында эш җиңеләя. Искиткеч эзтабарлар, сизгер, үткен күзлеләр, бер сырттан икенчесенә кадәр күрәләр, ә иң мөһиме, намуслы кешеләр. Ничек партизан булып киткән ул Байбал? — Февральдән соң ул Неверск юлын кулга төшергән ниндидер бер эшкуарга батраклыкка ялланган. Бу паразит җирле халыктан терлек сатып яисә алмашып алып, аны алтын эзләүчеләргә котырынган бәядән генә бирә башлаган. Байбал бервакыт приискага терлек куып илткәндә, бүреләр дүрт үгезне ботарлап ташлаган. Хуҗа шуның өчен шашынып, аны Дарьясы белән бергә тирмәсеннән куып чыгарган, җеп бөртегенә кадәр талаган,-Сәүдәгәр авылларга пар атта, ике җан сакчысы белән чыгып йөри икән. Олаучы якутка шулай ук бернинди игътибар юк, хайванга карагандай карыйлар. Байбал шул якут белән килешеп, бер көнне аның урынына үзе утырган һәм чаптырып килгән уңайга көймәле арбаны кинәт борып, пассажирларны Дарья белән теге олаучы аяк астына гына олактырган. Өчесен дә атып үтергәннәр дә тайгага кереп киткәннәр. Шунда Носорогов отрядын очратканнар... — Булдырганнар! Якутскига бару юлында берләшмәне әнә шундыйлар белән тулыландырырга тырышачакмын. Иптәшләргә әйтегез, Владимир Ильич бөтен күңеле белән алар эшчәнлеген күзәтә, якут халкына булышыр өчен бөтен чараларны күрә. Бәхетебезгә каршы, Россия халыкларының менә шундый җитәкчесе һәм юлбашчысы бар. Мартта мин үзем дә отрядым белән Якутскида булырмын. Ә хәзергә анда махсус отрядыбызның бер өлешен җибәрә торабыз, — Каланда- рашвили елмайды, хәзер ул яшәреп киткәндәй тоелды һәм берәү дә аны илленең теге ягындадыр, дип уйламас иде. Локман хәтерендә ул менә шулай уелып калды. Тәкъдир аларга бүтән очрашуны язмаган иде. Локман Мәхмүт Зөйбәйдуллиннан хатларны даими алып тора, яңалыкларны аерым дәфтәргә теркәп куя, картада билгеләр ясый — Якут җирендәге хәлләр аны инде күптән борчый иде. Китәр алдыннан төнлә белән ул шул язуларын тагын бер кат күздән кичерде, ак бандит отрядлары Якут җиренә ерак керә алырлармы икән, дип баш ватып, бик озак Себер картасын алдына җәеп карап утырды. Өяз һәм олысларда Совет властеның ныгуы, халык хуҗалыгын торгызудагы беренче уңышлар, самодержавие богауларыннан һәм эксплуататорларның күп гасырлык изүеннән азат ителгән якут халкының культура яңарышы башлану, тетмәсе тетелеп бетмәгән акгвардияче офицерлар, поп, спекулянт, банда атаманнары, элекке тойоннарның ’, буржуаз милләтче һәм Советка каршы әләм-әтрәкләрнең котырынган ачуын чыгара иде. 1920 елның икенче яртысында Якут өлкәсенең ЧК органнары тарафыннан, җитәкчеләре яшерен рәвештә япон интервентлары белән бәйләнгән берничә контрреволюцион заговор ачылды. 1920 елның языннан башлап элекке колчакчылар бандасы Охотск тирәсендәге Бүлгин авылына урнашкан иде. Күптән түгел Носорогов отряды > оя корган төбәктә — Аяннан Нелканга бару юлында да күп кенә ак- „ гвардияче калдыклары тупланды. Мая елгасында әле күптән түгел ге- 2 нә, шушы елның сентябрендә, ак бандитлар ике пароходны һәм азык- гё төлек, промтоварлар төягән дүрт баржаны басып алдылар. Сонгы g хатында Зөбәйдуллин, Якут өлкәсендә төрле милләт кешеләреннән мах- с сус бурыч үтәячәк рота оештырыла башлавын, ләкин шәһәрдә кызыл- †††† армеецларның бик аз — йөздән дә кимрәк булуын хәбәр иткән иде... я Иртә белән Локманнар йорты алдына печән түшәлгән һәм аның о өстенә болан тиреләре җәелгән чаналар килеп туктады. Локман почта =* олавы белән Лена юлы буйлап ерак сәфәргә кузгалды. Суык январь кичендә олаулар Табагага килеп җитте. Локман урман 7 кисүче Прокопий Данилов тирмәсен эзләп табып керде дә бусагада _- туктап калды. Озын өстәл артындагы сәкедә Байбал белән Дарья, ху- с жалар һәм ике бала утыра иде. Уңъяк почмактагы балчыктан әмәллән- = гән каминнан җылы бәреп тора, янәшәдә генә зур самавар гүелди иде. и Якут гореф-гадәте буенча башта кунаклар түгел, хуҗалар исәнләшә * иде. — Капселин, тугу билин?*—диде хужа, өстәл артыннан торып. 1 — Сох, Ән тугу билин?2 Сәфәренең максатын әйтеп, Локман Байбал белән Дарьяга үзе белән китәргә тәкъдим итте. Карт белән хатын күзгә-күз карашып алды да кыска гына: — Сеп!3 — диде. Локман капчыгыннан чәй, шикәр, тәмәке чыгарды. — Каландарашвили иптәштән күчтәнәч... Якутскига дүртенче январьда килеп җиттеләр. Берничә көннән клубта татарларның аерым җыелышы уздырылды. Аны Мәхмүт Зөбәйдуллин ачты. Шәһәрне саклар өчен мөселман дружинасы төзү турындагы карар хуплау авазлары, кул чабулар белән каршыланды. — Дружиначылар казармада яшәүгә күчерелә һәм бөтен кирәк- ярак белән тәэмин ителәчәк, — диде председатель. — Хатын-кызларны алмыйбыз, ләкин шәһәрне саклауда аларга да катнашырга туры килер. Сакланыр өчен корылмалар төзергә, аяк һәм өс киемнәре тегәргә, сугыш кораллары әзерләргә кирәк булачак. Эш һәркемгә җитәр. Зөбәйдуллиннан соң Локман чыгыш ясады. Ул беренче татар гаиләләренең Лена буена моннан өч йөз еллар элек үк килеп төпләнүен искә алды. — Күбегез өчен Якут жире инде ватанга әйләнде, — дип дәвам итте ул. — Безнең ата-бабаларыбыз байлардан һәм патша чиновникларыннан күп җәфа чиккән, соңгы чорда исә Колчак дәһшәтенә дучар булдык. Менә хәзер кара көчләр тагын бЪзгә ябырылмакчы, яшь Совет властен буып ташламакчылар...— Локман тынып калган залга күз салып, Гыйльметдин белән Мәдинәне күреп алгач, елмайды. Ахырда дружинага язылырга теләүчеләрне өстәл янына чакырды. †††† Сеп — хуп (якутча). Дружинага кырыктан артык кеше, шул исәптән, татар дуслары бе- лән бер сафта сугышырга теләгән берничә якут, рус, үзбәк һәм кыргыз да язылды. Өйгә кайтканда Зөбәйдуллин Локманнан: — Синең Алып турында ни дә булса ишеткәнең бармы?—диде. — Юк, кем соң ул? — Баһадир дружиначыбыз Рәхмәтуллинның энесе. Кулак бандасының атаманы. Якутлар аңа көчле һәм озын буйлы булган өчен Алып кушаматы биргәннәр. Абыйсыннан бер башка калкурак, диләр. Мондагы атларны култык астына гына кыстыра икән дә көчек күтәргән кебек кенә бара икән. Шәһәрдән ерак түгел Нам олысында хатыны, улы белән бергә гомер иткән гап-гади урта хәлле крестьян. Ярлылар аны чиктән тыш көче өчен хөрмәт иткән, абруе зур булган, тик үзе һәрчак тойоннарга тартылган икән. Болар өчен инде ул — табылдык! Төпсез чанага утыртканнар үзен. Йөзләп кешедән торган банда оештырганнар да байгышны атаман итеп сайлаганнар. Шайтан белсен, бәлки тойоннар аның турында юри имеш-мимеш тараталардыр. Әллә инде халык үзе табынган потның кабәхәт булып чыгуы белән килешергә теләми, һәр төрле уйдырмаларны колактан колакка сөйли. Иң таралганы менә шундый. Үз ихтыяры белән бандитлыкка чыкмаган икән ул. Бервакыт ауга киткән дә берничә көн югалып торган. Шул арада кемдер, ул ак бандага кушылган икән, дигән хәбәр тараткан. Кызылармеецлар өенә барганнар да хуҗалыгын пыран-заран китергәннәр, чибәр хатынын мыскыл иткәннәр, улының котын алганнар, терлекләрен алып чыкканнар, имеш. Алып аудан кайтып, тетрәткеч хәбәрне ишеткән, белдерелгән хуҗалыгын үз күзе белән күргән дә үч алырга карар биргән, дип сөйлиләр. — Шушындый кыйссага ышанучы беркатлылар да табыла микәнни? Кызылармеецлар шулай... — Ышанамы, юкмы, имеш-мимешләр тарала бирә. —- Бәлки алар кызылармеец киеме кигән бандитлар булгандыр, провокация? — Бернинди туздыру-фәлән ясалмаган иде, тикшердек. Банда башлыгы булса да Алып үзе талау-жәберләүләрдә катнашмый. Моны исәпкә алырга туры килер. ' — Димәк, үч алудан курка, хәйләкәрләнеп вөҗданлы юлбасар ролен уйнамакчыдыр. Ә абыйсы ничек? Шул әкиятләргә ышанамы? — Юк та... Очраса үтерәм ди. — Әйе, туган туганга каршы... Локман өенә кайткач, дружиначылар исемлеген пөхтәләп күчереп язды да, күзләрен йомып уйга талды. Партизаннар сафы... Кичәге тоткыннарның йончыган йөзләре. Саргылт яшел тайга океаны. Җугҗур- ның караңгы үрләре, яфраклы агачлардан коелган көмеш кар тузаны... Ул Носорогов отрядының исемлеген алып, татар дружинасына Байбал белән Гыйльметдиннең керүе турында билге ясады. Тайга аша узган мен чакрымлы походтан соң исән калган партизаннарны язмыш бөтен Себер буйлап чәчкән иде... Сигизмунд Сигизмундович моннан бер ел элек Хабаровскида туберкулездан вафат булды. Күп кенә көрәштәшләренең язмышын Локман әлегә фараз гына итә ала иде. Икенче көнне дружина урнашкан казарма ишегалдына ак сакаллы карт — су ташучы Кечебай Биктагулов килеп керде һәм шәһәрне кулына корал тотып сакларга теләвен белдерде. — Син, бабай, үз гомереңдә кулыңа бер дә мылтык тотканың юк лабаса! — дип кычкырды кемдер. — Менәтерә, бер тапкыр тотып караганым бар ла,— дип каршы төште карт.— Улым Дәүләт белән ауга барган идек. Шунда ул үр. дәк атты. Дәүләт ермакка килеп төшкән кошны алырга киткәч" мылтыкны ныклап үзем тотып тордым! — Кечебай мылтыкны ничек тотып торуын күрсәтер өчен кысылган йодрыгын югары күтәрде. — Бетте, бетте, жиңелдем болай булгач. — диделәр ана, көлешү- * ләр тынгач.— Үзебез сафка алабыз сине, тик, Кечебай ага, башта арга- 5 магыңны китер әле, яшисен яшәгән инде ул, суеп казылык әзерли с торыйк. 2 — Минем атның казылыгы тешеңне сындырыр, олан. Әнә теге ар- ° гамакны чалыйк! — диде карт, яшь алашаны күрсәтеп. — Кабыргалары йомшак, ите телеңне йотарлык тәмле, дошманны туздырырга бар- * ганда тез-буыннарың тимердәй ныгыр. Минем атта су ташырга гына, ■ оланнар. ' ° — Дөрес, Кечебай ага!—диде яңа гына килеп җиткән Зөбәйдуллин, о картны яклап.—Сусыз яшәп булмый. Кичә нигә язылмадың соң син? * — Артта утыра идем шул, Мәхмүт энем. Сине күзем күрсә дә, ко- X лагым ни нәрсә сөйләвеңне ишетмәде. Алар тагын бераз гәп корып, көлешеп алдылар. Зөбәйдуллин карт- “ ны тынычландырып, аңа дружинада эш табылачагын белдерде. sЖ,ил капка ягыннан нидер ымлаган Мәдинәне күреп, Зөбәйдуллин а- шунда атлады. Хатын аңа пышылдап, әле генә кибетче Әкембитев- с ләрнең асраудагы яшь кызы Миңлекамәрнең үзен урамда туктатуы ® хакында сөйләп бирде. Аның хужасы жыелыштан соң ниндидер бер о Юныс исемле кеше белән очрашкан. Сүз кибетче келәтендәге винтовка * һәм патроннарны кемгәдер бирү турында барган. — Яшерен корал хәзинәсе! Күптән эзли идек инде аны, — диде Зөх бәйдуллин. — Рәхмәт, Мәдинә. — Миңа түгел,—дип елмайды Мәдинә, — Миңлекамәргә әйтегез. — Әйтербез, вакыты житкәч, аңа да әйтербез. Әкембитев йортын күзәтү астына алдылар һәм өч көннән сон аны төнлә, ике скунагы» белән бергә утын келәтендәге яшерен урыннан корал әржәләрен кузгатып ятканда тоттылар. Дружиначылар трофейларны санаганда. Мәхмүт белән Локман бандитлардан сорау алды. Алар икесе дә Алып отрядыннан булуларын, коралларны утрауларның берсенә илтеп, өч болан жигеме белән көтеп торган иптәшләренә тапшырырга тиешлекләрен таныдылар. Утрауда яшеренгән бандитларны бер атышсыз кулга алып, бөтен компанияләре белән ЧКга тапшырдылар. Юныс ярдәме белән Колчак чорында ук булдырылган тагын ике корал хәзинәсен таптылар. Үзе әйтүенчә, КЭныс Алыпның ышанычын казанган кеше икән, әгәр ат- масалар, киләчәктә чекистларга ярдәм итәргә, Алып бандасы һәм башка төркемнәрнең хәрәкәте турында хәбәр биреп торырга ышандырды. •— Алыптан соң отрядта иң көчле кеше мин, билләһи. — дип карганды Юныс. — Ул мине шуңа күрә хөрмәт итә дә. Дуслары күп күбен, ләкин берсе дә мина тормый. Бер генә эчке мәжлесе дә миннән башка узмый. Күрсәтмәләр биреп, егетне кире җибәрделәр. Якутск халкы дружиначыларга кулыннан килгәнчә ярдәм итте, шәһәрне саклау фондына атларын, боланнарын, азык-төлек, өс һәм аяк киемнәре тапшырды. Тайга дәһшәтле шаулый, ак бандалар шәһәргә ыргыла иде. • • • Алдан баручы отряд һәм Икенче Төньяк берләшмәсенең дүрт эшелоны Өркеттән январь уртасында юлга чыкты. Лена юлыннан барган да берләшмәгә үзе теләп күп кенә ир-егетләр кушылуы турында телеграф аркылы хәбәрләр алына иде. Тик бу вакытта Якутск өлкәсендә хәрби-сәяси хәл катлауланганнан-катлаулана. Февральдә аклар Ленаның сул ягына күчеп, Нам олысын яулап алдылар һәм Якутскига килеп җиттеләр. 28 февральдә шәһәр камалыш хәлендә иде. Төньяк өязләр белән элемтә өзелде. Верхоянскида аклар терроры котырынды, күп кенә совет хезмәткәрләре, коммунистлар һәм комсомоллар газаплануга дучар ителде һәм атылды, власть тагын тойоннар кулына күчеп, халыктан алдагы еллар өчен налог җыярга керешелде. Локман беренче марттагы хәлне картага төшерде: кызыл карандаш белән Олекминск өязен, Якутск, Вилюйск, Нюрба, Амга тирәләрен кызыл сызык белән урады. Кызылармеецлар кулындагы Лена юлын исәпләмәгәндә, Якут җиренең калган бөтен мәйданы аклар тарафыннан басып алынган иде. Кызылармеецлар һәм дружиначылар Якутскида 350 кеше иде. Акларның гомуми санын билгеләү кыен, алар, Локман фикеренчә, берничә меңнән артык булырга тиеш иде. РКП(б)ның губерна бюросы чолганыштагы шәһәрнең оборона сәләтен көчәйтер өчен хәлиткеч чаралар күрде. Профсоюз әгъзаларына мобилизация игълан ителде — корал тота алырлык һәрберсе кызылармеец отрядларына һәм дружиналарга язылды. Коралларны төзәтү, сугыш кирәк-яракларын әзерләү остаханәләрендә көне-төне кызу эш кайнады. Җылы өс һәм аяк киемнәрен күмәкләп тегү оештырылды. Көнчыгыш өязләрдән чигенгән йөзләрчә качак шәһәр кырыенда ныгытмалар кора иде. Бервакыт шәһәр Советы председателе Михаил Афанасьевич Литвинов Зөбәйдуллиннан татар дружинасы сугышчысы Гыйльметдин Камалетдиновны элекке эш урынына—тимерчелеккә аерым бурыч үтәр өчен җибәрүен үтенде. Тиздән аның электростанция мөдире Аппөлон Андреевич Гоголь белән яңа корал — гранатыргыткыч уйлап табулары ачыкланды. Гыйльметдин әйтүенчә, бронза белән казан тимереннән ясалган «якут тубы» гранаталарны кул белән тондыруга караганда ун тапкыр ераграк — өч йөз метрга атачак икән. Камалыш шартларында андый коралны әзерләү мөмкинлегенә шикләнсә дә, Зөбәй- дуллин алдатмаска теләп: — Уйлап табучыларга әйт, бер тупны — безгә, — диде. Якут эшчеләре мөмкин булмаслык шикелле күренгән бурычны унышлы үтәп чыкты: гранатыргыткычның берсен озакламый татар дружинасына китерделәр. Сугышчылар кыска көпшәле сәер корылманы урап алдылар, йөзе балкыган Гыйльметдин аны ничек файдаланырга кирәклеген өйрәтергә кереште. Дружиначылар яна коралны сугышта сынап карарга булдылар һәм шәһәрнең төньягыннан атыш башладылар. Камалыштагы шәһәрне саклауның иң авыр көннәрендә сафка баскан берничә гранатыргыткыч кына көчләр чагыштырмасын үзгәртә алмый иде, билгеле, әмма ул ак бандалар рухына шактый җимергеч тәэсир итте. , 1922 елның март башында аклар шәһәргә хәлиткеч штурм ясарга җыенганда. Якутскига Икенче Төньяк берләшмәсенең Иван Яковлевич Строд кул астындагы отряды килеп җитте. Халыкның рухы күтәрелде, дружиначылар җиңел сулыш алды. Әмма берничә көннән ишетелгән кайгылы хәбәр шатлыкның тәмен җибәрде. Алтынчы мартта Нестор Александрович Каландарашвилинен һәлак булуы турында хәбәр килде. Аның отряды Якутскидан утыз биш чакрым ераклыкта Тектүр белән Табага авыллары арасында дошман тозагына эләгә. Авыр сугышта Каландарашвилинен көрәштәшләре: штаб башлыгы Бухвалов, оператив отряд башлыгы Громов, Икенче Төньяк берләшмәсе командиры Асатиани һәм башка командирлар, солдатлар һәлак була. Губерна партия һәм совет органнары, хәрби командование хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнә башлады. Төньяк край кораллы көчләренең яна командующие итеп Байков, Икенче Төньяк берләшмәсе командиры итеп Строд билгеләнде. ф Март аенда ук инде аклар шәһәр тирәсендәге төбәкләрдән тулаем чигендерелде. Апрель башында кызылармеецлар отряды Лена юлы с буендагы ак бандаларны себереп түгеп, Якутскига соңгы эшелон бу- р лып баручы Себер ГПУ гаскәрләренең утыз өченче аерым ротасы һәм g аның артыннан килүче дүрт йөзләп олаудан гыйбарәт гаять зур хәрби с обозга юлны чистартты. ‘ ф 1922 елның апрелендә БҮБК президиумы Якут Автономияле Совет и Социалистик Республикасын төзү турында карар кабул итте. Бу яңа- ° лык яшен тизлеге белән бөтен Себергә таралды һәм озакка сузылган ° гражданнар сугышыннан жәфаланып беткән халыкка, кызылармеец * отрядлары һәм дружиналарга яңа көч өстәгәндәй булды. Ак банда- ° ларның канлы йомгагы диңгезгә таба тәгәрәде. X и * s ♦ ♦ аз О X Акларның төньяк төркеменә һөжүм иткәндә Мәхмүт Зөбәйдуллин < яраланган иде. Төп көче эшчеләрдән торган, сугышларда сафы сирә- £ гәйгәи данлы татар дружинасы үз миссиясен үтәгәннән соң таратыл- = ды. х* Локман белән сөйләшеп, Строд аны үз отрядларының берсенә разведка командиры итеп билгеләде һәм тиз арада Алып бандасын юк итү операциясен әзерләргә боерды. — Миндәге мәгълүматларга караганда, — диде ул, — томоннар куштаны чамасыз кире беткән адәм икән. Бу хәлдә аны ничек авызлыкларга мөмкинлеген уйла әле. Тереләй кулга төшерәсе иде аны. Атарга өлгерербез... Үзенең төп базасы өчен Алып сакланырга уңайлы урын сайлап урнашкан, чигенү юлларын да әзерләгән, банданы аннан алдалап чыгару бик җиңел түгел иде. Кызганыч, кул астында гына «алтын олаулары» юк дип фикер йөртте Локман. Тойоннар нәфесен сузар иде аңа. Алып өчен кораллар хәзер, мөгаен, алтыннан арзанрак түгелдер. Ул Якутскидаи Строд отрядларына даими рәвештә зур партия хәрби йөкләр җибәрелүен белә, әгәр ышанычлы табышка юлыгасын сизсә, дошман оясыннан шуышып чыгар иде. Корал хәзинәсе өчен дип ялган урын эзләргә һәм Юныс ярдәмендә Алыпны кисәтеп куярга кирәк. Байбал белән бергә алдавыч хәзинә һәм тозак өчен урыннар чамалап кайткач. Локман картасын алып Стродка керде. Анысы ниятен хуплап: — Сынап карагыз, — диде. — Тик нигә буш әрҗәләр белән маташырга? Сизенүләре мөмкин. Трофей коралларны әйбәтрәк итеп әвеш- тәвеш китерү өчен чын база оештырыйк. Бездә төрле җирдә күп җыйналды ул. Шунда ук үзебезнең яраксызга чыккан мөлкәтне дә китерерсез. Ышанычлырак булыр. Каравылның йомшаграк булуы да шик тудырмас, безнең өчен иске-москы гына ич бу. Алып бандасы төнлә һәлакәтле боҗрага килеп эләкте — бик әзләр генә аннан ычкына алды. Ул үзе, Юныс һәм тагын унлап бандит болан җигемнәрендә тайгага кереп яшеренде. Локманның атланган аты үтерелеп, ул үзе төп өстенә уңайсыз килеп төшкәнлектән, кабыргаларын сындырган иде. Иртә белән разведчиклар бандитларның эзенә бастылар, ике арада кызу атыш башланды. Алып, бер-бер артлы коралдашларын югалтканнан соң, эзәрлекләүчеләрне саташтыру өчен, тайга эченә ташланды, әмма Байбал аңа күләгә кебек тагылган иде. Талчыккан разведчиклар артта калдылар. Дүртенче тәүлектә, кңчкә таба Алып белән Юныс актык боланны суйдылар, аның кайнар канын эчеп, йөрәген ашап, дүрт куллап жә- һәт кенә тиресен салдырдылар. Байбал якынлашканда ике кулына ике маузер тоткан Алып тире өстенә сузылып йоклап ята, Юныс, винтовкасына таянып, учак янына чүгәләгән иде. Алар дәшми-тынмый икәүләшеп арыган атаманны ашыкмыйча гына, җиренә җиткереп кулларын бәйләделәр. Шунда гына Байбал үзенең дә тәмам арыганлыгын сизде, болан ите ашагач, учак янында йокымсырап ук китте. Ату тавышына ул сискәнеп уянды. — Юныс кайда? — дип.хырылдады Алып. Күзләре дуамал ялтырый, кара төк басканлыктан, аның җил ашаган йөзе күмер төсенә кергән иде. — Тегендә, — Байбал трубкасы белән тау битенә күрсәтте. — Үзен- үзе аткан. — У-у-у! — Алып, бүре төсле улап, корсагына әйләнде, тешләрен тирегә батырды. Аннары башын күтәрде, авызына эләккән йонны төкерде һәм йөзе белән Байбалга борылды. Ялкынсынган, кан сауган күзләреннән яшь ага иде. — Ат мине, картлач. Алла хакы өчен ат! Байбал көлеп, аны бер талпыну белән күтәреп утыртты. — Ә син көчле икән әле, калын тамырлы, — Алыпның күзләрендә гаҗәпләнү уйнап алды. — Очла әйдә, башка бәр. Байбал аның белән янәшә утырып, куеныннан яссы фляга чыгарды. — Спиртмы?! — Алып муенын сузды.— Кая, бер йоттыр әле! Байбал башта үзе берничә йотым эчте, аннары фляганы Алыпның ирененә тидерде. — Рәхмәт, картлач, — дип хырылдады Алып. — Хуш, хәзер инде чигәгә терәп гөрселдәт. Аннары ташлап китсәң дә була. — Бергә кузгалабыз. Сине күптән атарга була иде дә, Строд, тере килеш кирәк, диде бит. — Мин нәрсәгә аңа? Барыбер атачаклар. Яшисем килми минем, картлач, булдыра алмыйм, чирканыч. Сиңа аның өчен берни булмас, ат. Арыдым мин бу тормыштан, арыдым. —• Яз якынлаша, — Байбал күзләрен кысып якты болытларга карады. — Ит бар, ут бар... Яшә әле бераз. Байбал госпитальдә яткан Мәхмүт белән Локман янына көн дә килеп йөрде. Палатадагы яралылар, караватларына кырын ятып, Алыпның ничек әсир ителүен төрлечә арттырып сөйлиләр иде. Андый чакларда Байбал үзе дә дәшми-нитми генә тыңлап тора да, хикәяче тынып калгач, Локманга күз кысып, пышылдап кына: — Бераз шыттыра, —ди һәм калын трубкасына тәмәке төя башлый. Локман елмая. Күптәнге дустының холкын ул яхшы белә: карт үз каһарманлыкларын тасвирлауны сөйми, моны лаеклы эшкә санамый иде. Кичке шәфәкъ шәүләсе палата тәрәзәләренә төшкәч, Локманга тышта зур кызыл байрак җилфердәгән төсле тоелды. Ул аны гүя яңадан революция солдатлары сафына чакыра иде. Русчадан ТӘҮФИКЪ ӘЙДИ торщемосе,