Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕННӘН

Узган елның ноябрь аенда Татарстан Язучылар союзы һәм ВЛКСМ өлкә комитеты Кукмарада яшь һәм башлап язучыларның республика-зона конференциясен уздырдылар. Анда Казаннан һәм өч район әдәби берләшмәләреннән — *Агымсу» (Мамадыш), »Аһәңле сүз» (Кукмара). Әгерҗе һәм шул районның Де- вятерня авылы әдәби түгәрәкләреннән кырыктан артык яшь шагыйрь, прозаик һәм шулай ук. традиция буларак, мәктәп әдәби түгәрәкләреннән килгән башлап язучылар иҗаты тикшерелде. Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов идеяполитик тәрбия һәм яшь иҗат көчләре алдында торган бурычлар турында доклад белән чыкты. Конференциядә шагыйрь Сибгат Хәким, драматург Туфан Миңнуллин. прозаик Вакыйф Нуруллин, әдәби осталык мәсьәләләре турында чыгыш ясап, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Яшь һәм башлап язучылар иҗаты буенча семинар җитәкчеләре булып шагыйрь Илдар Юзеев. прозаик Мөсәгыйт Хәбибуллин. язучылар Ләбибә Ихсанова. Шамил Рәкыйпов. Габдулла Шәрәфи. Лирон Хэмидуллин. Марсель Галиев, шагыйрьләрдән Рәдиф Гатауллин. Зөлфәт. Роберт Миңнуллин. Разил Вәлиев. Рашат Низамиев. тәнкыйтьчеләр Мансур Вәлиев. Ринат Мөхэммәдиевлар катнашты. Яшь прозаик Нәбирә Гыйматдинова. драматурглар Ризван ХәмиӨ. Фоат Садриев конференция исеменнән СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим ителделәр. Кукмара районында туып үскән, хәзер Казанда яшәүче яшь шагыйрь Рә- ниф Шәрипов иҗатына да уңай бәя бирелде. Укучыларыбызга конференциядә иҗатлары тикшерелеп, матбугатка бирергә лаек дип табылган яшьләрнең кайбер шигырьләре тәкъдим ителә. Шаһинур Мостафин Солдат дәфтәреннән Рушан улыма «Улың сине сагына: «Эттә!» дия. » Әнисе хатыннан озек «Эттә!» Үскәнеңне синең, улым, Сизмәгәнмен хәтта. «Эттә!» Син шатландыр мине Шул кадерле сүзне әйт тә, Мең шатландыр солдат әтиеңне. Яле, улым! — «Эттә!»... Шулай инде Безнең малай халкы туган шәпкә Берәгәйле сикереш ясый... Әмма Кояш тотам диеп үрелгәндә Итеп куя үзе кайчак «ләп» тә... Мөлдерәтми ләкин энҗеләрен, Белә ич ул Елакларны яратмый бу җиһан! ...Зәңгәр бишек бары җырга мохтаҗ, Ни мәгънә бар туплар шартлатудан?! Җиз кыңгырау булып чыңласынга Күктә җыры сабан тургаеның. Сакта торам менә... Көлтә-көлтә Кояш нуры белән уйна, улым! Уйна, улым, һич тукталып торма, һәм кабатла үзең: «Эттә!», «Эттә!»... Шушы сүз гел яңгырап торсын өчен Гомер дә жәл түгел, улым, хәтта! Кайтмаганнар турында җыр Кайтмаганнар күпләр яу кырыннан. Кайтмаганнар — илне саклаганнар, Курыкмыйча утка атлаганнар. Кайтмаганнар — суда батмаганннар, Кайтмаганнар —илне сатмаганнар, Күкрәк киереп аны яклаганнар. Шанлы юлда — Иделдән Берлингача Җиңеп атлаганнар — Кайтмаганнар... Кайтмаганнар уйда сакланалар, Кайтмаганнар җырдай ятланалар. Сандыкларда өчпочмаклы хатлар Күз карасы кебек сакланалар... Кайтмаганнар... Ә шулай да бер көн Туган якка кайтты кайтмаганнар! — Исемнәре данга төрелгәнгә, һәйкәл булып басты кайтмаганнар!.. Кыңгырау чәчәктә — саф чыклар. Тамарга әзерләр — тик кагыл! ...«Кылт!» итеп хәтергә төштеләр Чәчәктәй кызларың, и авыл! И авыл! Хәтердә — кызларың, Колакта аларның җырлары. Колакта җырларга кушылып Яңгырый кыңгырау чыңнары. Кыңгырау чыңнары яңгырый, Мине бит шул чыңнар озатты... Алдымда тормышка — сынауга Илтәчәк гади бер юл ятты. И юллар — җирнең кан тибеше, Мин сездә юлчымын һаман да. ...Хәтердә нур булып, җыр булып Кыңгырау чәчәкләр җанлана. Гаҗәеп илләрне күрәмен, Чәчәкләр күрәмен —соклангыч! Тик һаман, кыңгырау чәчәкләр, Сез миңа бердәнбер юаныч... Чакыра юлларның ерагы, Хәзер мин зур юллар чатында. Телимен, бик азга булса да, Авылым юлыннан кайтырга... ...Кыңгырау чәчәктә — саф чыклар, Тамарга әзерләр — тик кагыл’.. ...Кайларда йөрсәң дә кызларың Онытылмый икән шул, и авыл! Рәниф Шәрипов Чиксезлеккә манып Галәм уртасында җир шары Ком бөртеге кебек нибары. Ә бөртектә күлләр, диңгезләр, Җилләр, илләр, язлар һәм көзләр. Шул бөртекнең тере җаны мин. Тереклекнең комсыз аңы мин. Чиксезлеккә манып каләмне, Айкап йөрим менә Галәмне... Борчусыз узар көннәрең — Хатларын утка яктың. Мәхәббәт артык борчу шул, Ә син уңай ир таптың. Учакта — ут йоткан хатлар, Уттан да кайнар сүзләр. Яндырган — онытыр тиздән, Ә язган ничек түзәр? ...Өметсез уза көннәрең, Хыялың утка яктың. Бәхет юлы кыен юл ул, Ә син җиңел юл таптың. Учакта — тиле хыяллар, Көл булды тиңсез сүзләр. Яза белгән тагын язар, Яндырган ничек түзәр?!. — Исеңдәме, алсу таңнар Көткән идек? — Хәтерләмим... Таңнар көтү Үткән инде... — Исеңдәме, күзләреңнән Үпкән идем? — Онытканмын... Мин кияүдә Күптән инде... — Исеңдәме, сине ташлап Киткән идем? — Әйе... елап... күз яшьләрем... Кипкән инде... Ишетергә телим кабат синнән «Сөям» дигән тылсым сүзләрен. Күбәләккә охшый керфекләрең, Йомылганнар зәңгәр күзләрең. ...Ишетәсем килә. Уян инде. Дерелдәгән куе керфегең Әллә оялудан каплый һаман Зәңгәр күкнең ике бөртеген. Сирпелделәр кара күбәләкләр. Чәчрәп чыкты зәңгәр тамчылар һәм мәхәббәт дигән илгә тагын Бер май таңын урлап качтылар... Казан Әлфирә Фәтхетдинова Г өрләвекләр Гөрләвекләр җыры инде Чыңлатмый урамнарны. Башланды дулап, тартышып Сыерчык бураннары. Агыла башлаган хисләр Йомылды кинәт кенә. Бетмәде инде кышлар дип Дулады йөрәк кенә. Сыерчык бураны үтәр, Кояш бер чыгар әле. Күпкә түзгән, азга түзәр, Йөрәк тә чыдар әле. һай бу кышның язга кадәр Юллары уралмалы... «Инде яз» дигәч кузгалды Сыерчык бураннары. • Бу язның үзенә генә хас Бер тылсымы бар сыман. Күңел йомшарырга тора — Яңа яуган кар сыман. Күңел гел урамга тарта, Өй эчләре тар сыман. Кояшлы язгы көннәрдә Бөтен җиһан ал сыман. Үзе әкият тә сыман, Үзе чын-чын яз сыман. Биләп алган якты шатлык Җитми сыман, аз сыман. Әгерҗе районы, Девятерня авылы Зиннәтша Дәүләтшин Горурланам Гүзәллекләр алып килде апрель таңы, Шомыртларның туй күлмәге кияр чагы. Күкне кочып, сибә тургай язгы моңын, Бу моңнардан ишетәм мин Тукай җырын. Назлы гына шытып килә хәтфә үлән, Апрель белән безгә бөек Ильич килгән. Горурланам мәңге бәхет, шатлык биргән, Ямьле язлар бүләк иткән илем белән. Мамадыш Хамис Батыров Кыр чәчәге Басуларда зәһәр буран шаулый, Салкын сулыш өреп үч белән. Кыр чәчәге, гади кыр чәчәге, Түзә икән нинди көч белән? Җилләр уйный шәрә җирне тырнап, Кар һәм туфрак бергә айкала. Кыр чәчәге, җылы җәй чәчәге, Сабырлыгын җыеп чайкала. Офтанмыйча үз язмышы өчен, Сер бирмичә карлы җилләргә, Аягүрә тора кыр чәчәге Гыйбрәт биреп назлы гөлләргә. Мамадыш