Логотип Казан Утлары
Повесть

УТ ЧӘЧӘГЕ

Чү! Кояшлы рәшә, еракта тугай артында ук сузылып яткан зәңгәрсу тау бите, үлән исе, тыгыз җил, сез кинәт кенә күңелне кузгаттыгыз. Тукта, исмә, җил, син, болын, җир исе алып киләсең дә, тын юлларын кытыклыйсың, хәтерне тирәнәйтәсең, элеккеге кадерле минутларны, йөрәк җәрәхәтен яңартасың... Ул вакытта ничек дип җырлыйлар иде әле? Минем ямансы көннәрем, Сайрама, кош. исмә, җил... Кайда сез, ул кызлар? Кайда сез, ул егетләр? Фельдшер-акушерлык мәктәбе кызлары үзләресоң нең күршеләрен— педучилище һәм урта мәктәп егетләрен чыгарыш кичәсенә чакырганнар иде. Училищеның тулай торагында урта мәктәптәй дә унлап егет яши иде. Егетләрнең күбесе кичәгә барудан баш тартты, кайсының костюмы юк, кайсының ботинкасы адәм рәтле түгел иде. ФАШ кызлары, нинди чыганаклары бардыр, мөмкин булганча затлы киенәләр үзләре. Ташлытау шәһәрчегендә зона «мода»сын шулар алып бара, шулар тота иде. Тулай торакта кичке якта барган зур бәхәстән  алты-җиде егет — училищены яки урта мәктәпне тәмамлап, әлегә мендәрматрацларын тапшырмыйча, аттестат алуны көтеп йөргән унсигез яшьлек егетләр, шулай да, кызлар чакырган җиргә барасы иттеләр. Кичке җиделәр тулып китсә дә, әле кояш җылыта, «кичәгә бару» дигәне караңгы төшкәч кенә була дип ышанып яшәгәнгә күрә, ашыгучы күренмәде, егетләр җай белән генә көзге чыгарып, вактөяк сакал-мыек бөртекләрен йолыккаладылар, әлегә кадәр аларның берсендә дә бритва юк иде, алай гына да түгел, «бритва» сүзен кулланучы, әйтә белүче дә юк иде. «чәч пәкесе» яки «пелитуа» дип кенә телгә алгалаучылар бар иде. Егетләр сары фанер чемоданнарының тар авызын ачып аннан чиста күлмәкләрен чыгардылар, «Тройной», «Караново», «Жасмин» кебек одеколоннар белән муеннарын, битләрен хушландырып алдылар. Алар килеп кергәндә, кичә башланган гына түгел, тантаналы өлеше тәмамланган һәм художество өлешенә күчкәннәр икән. Анда-санда буш калган урындыклар табып, карангы залда таралышып урнаштылар. Сәхнә алдын яшькелт-зәнгәр марля белән каплап рампадан эчкә нур көлтәләре юнәлткәннәр. Сәхнә, артыннан нкеме-өчме баянда уйныйлар һәм музыка көенә салмак хәрәкәтләр белән бер төркем кыз бии иде. Асаф кешеләрнең тез башларына бәрелә-бәрелә эчкә узып, буш * калган шыгырдавык терәкле бер урындыкка утырды һәм шуннан сон д гына сәхнәгә күз салды. Сәхнәдә монарчы ул күрмәгән гүзәллек иде. ? Беркадәр вакыт үткәч ул сәхнә артыннан залга агылган моңны да то- ? тып алды. Пушкинның «Кышкы кич» шигыренә язылган көй икән. ь Моны җыр дәресендә өйрәткәннәр иде, бу музыкага кушылып җырлыйсы килә иде. ♦ Буря мглою небо кроет... м Әмма кышкы кичне музыка гына искә төшерә иде. ФАШ студент- кадар ы анда су кызлары булып бииләр икән. £ Монда икенче дөнья, тормышка, матурлыкка бөтенләй икенче төрле г мөнәсәбәт иде. Асаф үзенең яңакларын учлары белән каплап уйга чум- н ды. Өч ел буе ул үз авылларына кайтып, лесник булып эшләү турында ® хыялланды. Аның дус егетләре укыган педучилшцеда тәртнп-әдәп ка- * гыйдәләре бик каты куелган иде. кызлар бик кырыс, инде беренче я курстан ук иреннәрен кысып әдәп-әхлак нормаларын катгый саклауны £ үзләренә бер норма иткәннәр, шуның белән горурланалар, төзек җөм- ~ ләләр белән дөрес итеп кенә сөйләшәләр, кул сузып үрелгәләгәнне бер дә гафу итмиләр (ә үрелгәләсе килә), ике мәгънәлерәк итеп сөйләшкәнне дә класс җыелышына кадәр күтәреп чыккалыйлар иде. Матурлыкка, хискә, ашкынуларга омтылган күңел исә үзенә юл эзли, тыпырчына, дулый иде Һәм дулап арыгач туган авылыңа, болын-урманна- рыңа алып кайтып китә иде. Ә монда? Гаҗәеп дөнья, бөтенләй икенче дөнья... Музыка яшькелт марля артындагы сәхнәгә сыя алмыйча, залга ургылып чыга, кемнәрдер, ниндидер ысуллар белән электр нурын дулкынландыралар һәм сәхнәгә су төбе рәвешен бирәләр. Ә кызлар түгәрәкләнеп басканнар да салмак кына чайкалып бииләр. Алар озын чәч толымнарын җилкәләренә таратканнар, тез башларына төшеп җитмәгән яшькелт-зәнгәр төстә бик юка ефәк күлмәкләре итәктән чачакланып ертылган һәм таралып, бөтерелеп кызларның йомры шома аяклары тирәсендә шуып әйләнә. Кайвакытта алар куллары белән тотышып башларын артка ташлап иеләләр, аларнын ялангач беләкләре яшел нурда уйнап тоташ әйләнә хасил итә. бөгелгәндә аларнын тарау чәчләре' идәнгә кадәр салынып җәйге җилдә дулкынланып утырган бодай басуына охшап кала иде—ФАШта татар, рус, мари, удмурт, чуваш кызлары укын, бер кара чәчлегә әллә ничә сары толым туры килә иде... • Арада иң гүзәле — Асаф моны әллә ничә пар беләк, әллә ничә көлтә сары, коңгырт толымнар арасыннан танып алды — арада иң гүзәле, әлбәттә, күрше авыл кызы Сылу иде. Асаф аның белән еш кыңа бергә юл йөри, атна саен диярлек аның белән юлы туры килә, әмма, ни гаҗәп. башка кызлар янында иркен генә теләсә нинди уен-көлке сөйли торган егет Сылу белән очрашканда телсез кала, тирләп чыга, каушый иде. Сылу Ташлытауга алар авылы аркылы у.зып йөри. Асаф исә аның узганын- күрүгә ашыгып кына юлга әзерләнә башлый һәм бер-ике чакрым киткәндә аны куып җитә иде. Юл озынлыгы белән күп сүз сөйләнә. бигрәк тә Сылу медицина китапларындагы, авырулар галәмендәге төрле гаҗәп хәлләрне сөйли — юл узганы сизелми дә кала иде. Ташлы тау юлын кыскартыр өчен олы юлны калдырып, болын сукмагыннан да йөргәлнләр иде, водокачка янындагы басмадан чыкканда Асаф. йөрәге туктаганны тойган хәлдә, бер-ике мәртәбә Сылуның беләгеннән тотып чыкты, әмма кыз басмадан чыгуга шома гына итеп беләген ычкындыра белә иде. Әмма... Чикерткә бер сикерер, ике сикерер, өченчесендә кулга керер, дип әйтергә ярата иде Асафның әтисе — урманчы Фәисхаи. Чү... Кояшлы рәшә, ерак тугай артында ук сузылып яткан зәңгәрсу тау бите, үлән исе, тыгыз жил, сез кинәт кенә күңелне кузгаттыгыз... Кайда сез, ул кызлар? Сез бәхетлеме, сез үзегезгә ир таба алдыгызмы? Безнең яшьтәшләр — егерме өченче елгылардан һәр ун кешенең тугызы сугышта ятып калды бит. Сез исәнме, теге кичәне сез дә хәтерлисезме? Сез инде үзегездән-үзегез канәгать юантык хатыннармы, әллә чәчәк ата алмыйча сулган өлкән кызлармы? Әллә ир назын бер-ике генә мәртәбә тойган цөе калып, сагыш эчендә көйгән толлармы? Әллә үзегезгә тиң егетләр яу кырларында ятып калгач, ир булсын өчен генә, теләсә кемгә күз йомып кияүгә чыгып, мәхәббәт хисен сагынып газаплы көннәр-төннәр кичерәсезме? Ул көннәр, ул кичләрдәге кайнар хисләр... Ул көннәрдә дөньяда нәкъ шушындый зәңгәр рәшә, баллы тыгыз жил һәм мәхәббәт кенә бар иде. Ул мәхәббәт хисе тынны буа, башны әйләндерә, тамак төбен киптерә иде. Хәзер менә утыз елдан артык вакыт узгач — шул ук жил, шул ук рәшә, шул ук тау башы, әмма йөрәк акыл белән, ритм белән тибә, тамак кипми, сулыш тигез. Кызык — теге вакытта болай тигез сулап булмый иде... Чү... Күйелгә кагылмагыз! II Ишектә таләпчән озын кыңгырау тавышы ишетелде. Кыңгырауны мондый итеп, гадәттә, чит кеше генә баса. Асаф өйдә ялгыз иде, дымлы апрель киче караңгылык белән төрелеп ята икән, форточка ачык, урамнан гөрләвек тавышы ишетелә, өйгә бүрткән тополь бөреләре исе кергән иде. Кыңгырау тагын зыңгылдады, малай әнисе белән универмагка, чыгарылыш кичәсенә костюм өчен материал сайларга киткән иде. Алар универмагка әле барып кына җиткәннәрдер. Өстәл янында укып-язып утырган кешене бүлдергән телефон, ишек кыңгыравы, башка мәшәкатьләр сәнгать-әдәбңятка күпме зарар сала икән? Язучының, галимнең, композиторның үзе үлгәндә эшләп бетерелмәгән хезмәте, тәмамланмаган әсәре калган икән, моңа бары тик дуслар, танышлар гына гаепле. Дошман сиңа килми, сине бүлдерми, сиңа чылтыратмый. Дошман кыйный гына, ул хәл белешми. Унсигез яшеннән хәрби хезмәттә булып, хәзер отставкага чыккан һәм үткән сугыш турында истәлекләр язарга керешкән илле биш яшьлек офицер — икенче ран/ капитаны Асаф Рәимов, — җиңелчә генә атлап ишеккә килде. Ризасызлык белән генә ачты. Хатын өйдә юк — иҗат өчен иң кадерле, иң кыйммәт вакыт, бу вакытка тигән, кагылган кеше чәчәкле аланга кирза итеге белән килеп кергән мәгънәсез адәм...- Баскычтагы утны яндырмаганнар, ишек ачылуга өчме-дүртме егет (чәчләр озын, балаклар киң—коридордан төшкән яктылыкта болар барысы да күренде, берсенең бите чыпчык ташы кебек бетчәле иде) Асафны күргәч кире чигенделәр, этенделәр. Чыпчык ташы төслесе алга чыгып: — Илдуска дома? — дип сорады. Болар, чама белән, тугызынчы-унынчы класс малайлары, Илдусның яшьтәшләре, классташлары булырга тиеш иде. — Илдус өйдә юк шул. Ә нәрсә дип әйтергә? Егетләр бераз шыбырдашып алдылар, чыпчык ташы яңадан алга чыкты. Татарчага күчте. — Ә сез яшермисезме? Может, ул өйдә? Асафның йөрәге артык бер тибем ясады. — Берәр нәрсә булмагандыр бит? Юк, өйдә түгел. — Ә без аны лупить будем. За предательство. ♦ Тамак төбенә нәрсәдер утырды. Тын кысылды. Күздән әллә нинди g мамык боҗралар коелды. 2 — Нәрсә дисез? Нинди хыянәт? Кемгә хыянәт иткән? Сез кемнәр? 2 Укучылармы? н — Юк, без «Новый» поселогыннан. Без аны хәзер проучим. Кайт- * канын көтеп торабыз. ♦ — Нәрсә булды? Нигә тик торганда тавыш чыгарасыз? = Асаф ситуациянең котылгысыз икәнен аңлап алды. Тукта... Ниләр эшләп була? Болар дүрт түгел, өчәү икән. Икесе бик сыек. Чыпчык =х таш калын, саллы күренә. Боларны хәзер үк, менә шушы ишек янында ~ ук көл итеп изәргә була. Хәер, яшьләр, бравадага тартылган вакытла- s ры, пычаклары булуы мөмкин. Я, издең ди, аннан нәрсә?' Илдус бит _ әле берни дә белми. Болар үч алачаклар. Нишләргә? Болар бит бо- о лай да инде үч алырга дип килгәннәр. — Яшьләр газетасына безнең исемнәрне тыгып мәкалә язган кеше о Илдускамы? Стадионда безобразие ясадылар дип? Шулмы? Шулмы? £ Ул бар иде бит анда, без эчкәндә. Без аңа да әйтеп карадык. — Чып- г чык ташы төсле егет читкә бер төкереп алды.—Вот менә без аны хәзер проучим. Кайда ул? Бирегез аны безгә. Барыбер ул качып котыла алмый... — Чыпчык ташы читкә таба тагын бер төкереп алды. — Беркайчан да! Асафның башындагы кан түбәнгә, йөрәккә коелды. Аннан аякларының хәле китте. Аң югалып-югалып алды. Ул ишек яңагына сөялде. Әйе, Илдус кичә генә сөйләгән иде: стадионда «Новый» поселогы малайлары аракы эчкәннәр. Илдуслар классыннан берничә малайга бәйләнгәннәр. Кызлар аркасында. Сугыш чыккан. Милиция килгәндә качып таралышып беткәннәр. Шулай да кемнәр икәне беленгән. Бу инде бер ай чамасы элек булган икән. Моның турында кичә генә яшьләр газетасында бер материал басылып чыккан дип сөйләде Илдус. Кичә генә дәрестән кайткач борчылып әйтеп куйды: — Кайсыдыр бер бездельнигы минем фамилиямне куйган, — диде. Малай бик борчулы иде. Аның үз гомерендә бер кая, бер юл мәкалә язганы юк иде. Берничә секунд эчендә ниндидер бер карарга килергә кирәк иде. Малайның язмышы шушы берничә секундта хәл ителергә тиеш. Асаф күзләрен ачты, тын алды. Яле, дип ныгытты ул үзен, син бит фашист белән кара-каршы бугазлашкан кеше. Чолганыштан ничек чыкканыңны оныттыңмыни? Нигә сузасың? — Ә-ә, аңладым, — диде Асаф, җиңел сулап. — Аңладым. Мәкалә бит бөтенләй Илдусныкы түгел. Милиция идарәсенә теге көнне мине чакырдылар. Шулай, шулай, син яза торган кеше, диделәр, давай яшьләр газетасына бер материал, диделәр. Сезнең исемнәрегезне атадылар. Менә ике көн инде Илдус минем белән сөйләшми. Ул йортны ташлап чыгып китте. Миңа әйтте: син, диде, хыянәтче. — Асаф күзләрен йомды. — Әйе, шулай диде. Мин хәзер. Өстемә дә киеп тормыйм. Аякка гына эләктерим дә... Илдус әйтте: син, диде, минем яшьтәшләргә хыянәт иткәнсең... Баскычтан җыелышып, шыбырдашып түбәнгә таба атладылар. Асаф өендә эшләп утырганда кия торган пуловердан, спорт чалбарыннан иде, аякларына нидер эләктерде. Каршыга икенче катта яшәүче ар.хн- тектор очрады. Бәләкәй кызын җитәкләп кайтып килә иде. Тыныч кына исәнләшеп узыштылар. Белсә иде ул күршесенең кая барганын! Беренче катта яшәүче пенсионерка апа чүп түгеп керә икән, Асаф стенага елышып аны да уздырды. «Хәерле кич. апа...» «Исәнме, Асаф, ни хәлләр?» в. Дымлы балчык исе таралган бер кич икән. Сөйләшмәгән көе генә өрәңгеләр белән томаланган чокырлыкка киттеләр. Стадиондагы ди- намиктан сугыш тәмамланган чагында бик популяр булган җыр яңгырый иде. Помирать нам рановато — Есть у нас еще дома делаМоны сугыш беткән елларда Асафлар дивизиясендә, үзгәртеп, болан җырлыйлар иде: Помирать нам — рановато, Есть у нас еще дома жена — И не одна! Эх, путь-дорожка фронтовая... Өрәңгеләр арасында юеш, караңгы иде. Боларның кастетлар юкмы икән? Пычак белән үк уйнамаслар бит? Арттан гына кадамасыннар. Теге икесе мондый эштә беренче катнашалар сыман. Әмма чыпчык ташы тәҗрибәле күренә. Чыдарга! Тик башка, бавырга гына типмәсеннәр. Чыпчык ташы агачлар ышыгына килеп керү белән Асафның ияк астына сукты. Асаф чайкалып өрәңге ботагына барып сыланды, теш казналары яңгырап алды, әмма яман түгел: бөтен баш, ияк, авыз җылынды. авызны тозлы тәм басты. Калын аслы ботинка агачлар арасыннан төшкән яктылыкта автомат стрелка сыман селтәнде дә, Асаф күкрәгенә тиеп алды. Өрәңге ботагы шартлап сынды. Асаф тәгәрәп бозлы балчыкка борыны белән барып кадалды. Чыпчык ташы булса кирәк, аны озаклап һәм вәгазь укып кыйнады. — Падла! Мни сине өйрәтермен ничек язарга? Менә моннан соң язарсың Фрайер! Менә сиңа! Менә сиңа! Фрайер! Тик башка гына типмәсеннәр иде. Тик бавырны гына эштән чыгармасыннар иде. Менә туктадылар да бугай. Газаплы, авыр бушлыкка таба күчеш башланды. Каядыр түбәнгә, түбәнгә, караңгы чокырга, упкынга акрын гына очты ул. Тик очкан саен сулыш алуы кыенлаша, авызга, борынга балчык нее тула, тынны буа. Инде сукмыйлар да, сүз дә әйтмиләр. Тик теге бушлыкның төбенә генә төшеп җитеп булмый... Мондый хәл кайчандыр булган иде, бу — таныш халәт. Кайчандыр. ни өчендер ул шундый бушлыкка тәгәрәгән, очкан һәм вакыт белән пространство тойгысын югалткан иде. Аңа ул вакытта наркоз биргәннәр иде бугай. Наркоз белән аңны югалту җиңел икән, тәнеңә пычак кергәнне, сине телгәләгәнне сизмисен дә икән, дип сөйлиләр иде. Яшьләр сөйли иде. кырык бернең июль-август айларында, диңгез пехотасының минерлар курсында укыганда сөйлиләр иде. Әмма кырык беренче елның көзендә бик күп әкиятләр белән берлектә мондый әкият тә очты, гамәлдән чыкты. Наркоз белән аңны югалту авыр, бик газаплы. Моны үзең сынап карарга кирәк. Тормышта, гомумән, кешеләргә ни дә булса әйтер өчен, ул «ни» не үзең сынап карарга кирәк. Тукта, нигә әле бу упкынның төбе юк? Нигә шулай газап белән төшелә? Нигә бик озак? Нигә авызга берөзлексез тоз тутыралар? Нигә су салмыйлар? Әллә авызга елан керәме? Имеш, авызга елан кергәндә йокыдагы кеше шулай саташа, эчәсе килә... ...Апрель төненең ай янындагы бер йолдызы җем-җем итеп өрәңге ботаклары арасыннан Асафны күзәтә иде. Бары тик аны гына. «Тор, Рәимов!— ди аңа өй янындагы йолдыз, — тор! Син һаман үзең булып калдың. Син бүген дә кеше өчен көрәшеп кан түктең. Тик монысы — үз. улың. Син аны саклап калдың. Хәер, теге вакытта да син бпк күп улларны, бик күп кызларны саклап калдың. Ул вакытта да аңыңа килгәндә беренче булып сиңа мин дәштем. Мин — һаман шул йолдыз бит әле! Сез, кешеләр генә, аз яшисез дөньяда... Ә без, йолдызлар, галәмдә йөзәр миллион, унар миллиард еллар яшибез! Тор, Асаф, синең йолдызың сиңа кешеләр бәхете, кешеләр иминлеге өчен көрәшергә, кан * түгәргә гел юл куя. Син — бәхетле!» £ Стадионда әле дә булса музыка уйный, әле төн узмаган икән. Му- ? зыка будкасында утыручы кеше тәгаен генә Асафның замандашыдыр. ? Шулай булмаса, ул кырыгынчы еллар музыкасын куяр идемени? Бү- £ тенге озын чәчлеләр кырыгынчы еллар музыкасын тыңлау түгел, аны телгә дә алмыйлар. Аларга магнитофон язмасында инглизләр, гарәп- * ләр, французлар, зеландиялеләрнең карлыккан, тузган тавышлы жыр- ® чылары кирәк. Аларга «Христос воскрес» операсыннан өЛкләр, кар- = лыккан, тамагын ертып «Хей! Хелоп! Хей! Хелоп!» дигән ритмнар кирәк. Ә стадион динамитыннан Асаф яшьлеге агыла, кан сауган йөрә- “ генә бу көй шифалы дару булып ята. х Асаф үзенең өенә кергәч куркынган хатынына да, улы Илдуска да и драманың асылын ачмады. . 2 — Бер танышым белән аңлаштык. — дип көчәнеп елмайды. Карават * башында утырган җитү чәчле малаена карап куанды. һәм улының кулыннан тотты. Аның кан тибешен тойды. Рәхәт бу- * лып китте. Улының күзендә яшь ялтырады. — Әти... Син әгәр сине кемнәр шул хәлгә төшергәнен әйтмәсәң, мин с уйма сойду... — Улы дерелди, әмма еларга гарьләнә иде. Асаф аның кулын хәл кадәренчә кысыбрак тотты. Тавышы йомшаганны сизеп, шулай да бирешмәскә теләп, каты булырга тырышып, бо- лай диде: — Илдус! Без синең белән — ирләр. Мин барысын да сиңа әйтә алмыйм. Фронтта вакытта чолганыштан чыкканда бер иптәшемә карата гаделсезлек эшләгәнмен. Үзем белмичә. Шул мине эзләп тапты. «Исән вакытта исәп-хисапны өзәсем килә», диде. Мин ана юл куйдым Ә син дәресеңә утыр, мин ике-өч көн ятыйм. Тәрәзәдә апрельнең төпсез кара төне күренә, форточкадан балчык, жир исе керә иде. Ill Күп уйлар уйланылды. Баксаң — мең тугыз йөз кырык беренче елның июненнән бирле бер генә көн дә. бер генә сәгать тә тормыш турында уйларга туры килмәгән икән. Дөрес, госпитальләрдә, кыр лазаретларында ятулар, йокысыз үткәргән сызланулы көннәр-төннәр булды, наркозлар, уколлар күп булды, әмма ул ятуларның бер генә сәгатендә дә тормышның шул халәтеннән читкә чыгу булмый иде, палатадагы иптәшләр, аларның биографиясе белән бергәләп, коллектив яшәү, коллектив дәвалану була иде ул вакытта. Ә монда — ходай бирде!—бөтен биографияне чигереп, баш мие аппаратыннан кабат узды рырга, аерым кадрларга бәя бирергә мөмкинлек туды. Каян башларга икән? Участок врачы аңа кыймылдамаска, укымаска, язмаска кушты, ә хәтерләмәскә дип әйтмәде. Тыймады, димәк, мөмкин. Ә әйе... Сәхнәдә чәч толымнарын таратып кызлар биегән теге кичтән башланды биография... Әлбәттә, ул төнне Асаф йокысыз уздырды. Юк, картлар йокысы з- лыгы түгел иде ул. Ул —беренче ашкыну иде. Кичә беткәч. Асаф, тыны кысылган хәлдә, Сылуны ишек янында көтеп торды. Иптәш егетләре кайсы кая таралгалап беттеләр, рус егетләре кызларын култыклап болынга таба юнәлделәр, берсе дву.хрядкасын гөрләтеп жпбәрде, чәрел дек ачы тавыш белән берсе частушка башлады — русларның асат, аларда берни дә гаеп ителми, ә менә Асаф качкын шикелле посып клуб ишегенең күләгәсендә тора һәм Сылу чыкканын көтә. Асафның йөрәге типкәнгә клуб чоланы селкенгән сыман иде. Ишек төбендә кыюсыз гына басып торган Асафны күргәч, Сылу елмаеп куйды. Чолан өстендәге сыңар лампочкадан төшкән яктылыкта аның алгы тешләре чагылып китте. — Син., сез., бик матур биедегез, — диде Асаф, аңа карамаска тырышып кына. — Әллә без дә болын тирәсеннән бер әйләнәбезме? — Ул саклык белән генә Сылуның беләгенә кагылды. Кызыйның беләге кайнар. җиңсез юка күлмәге аркылы таза яшьлек ыргылып тора, толымга үрелмәгән куе чәче бөтен аркасына таралып, бил батынкылыгын каплаган, ул чәчләр хәрәкәт итеп әйләнә-тирәгә электр тогы чәчәләр, магнит кыры ялыйлардыр кебек иде. Сылу үзен кыю тотты, Асаф елышыбрак атлады, алар клуб рәшәткәсе буйлап салынган таш сукмактан түбәнгә — базар урамына таба атладылар, рәшәткә башларыннан үрмәләп чыккан сирень, гөләп агачларының чәнечкеле үрентеләре кызыйның тәнен җәрәхәтләр дип куркып, Асаф койма ягына чыкты. Бакчада чикерткәләр чурлый, агачлар арасыннан ургылып-ургылып куе роза исе чыга, агачлар, чәчәкләр, чикерткәләр бу төндә ашыга-ашыга сулыйлар, яшиләр һәм үз мөмкинлекләрен тереклек'дөньясына күрсәтеп калырга тырышалар сыман иде. Бакча почмагына җитеп ташлы урамга чыгуга, биткә коры һава, тузан, җылы таЧп исе бәрелде, Асаф әлеге сихри дөньядан кинәт кенә аерылгач сискәнеп, дерелдәп алды. Шундый ук хәлне Сылу да кичерде булса кирәк, чылдырап сөйләшеп килгән уңайдан ул да кинәт айнып китте, тынып калды һәм тузанлы юлга аяк басканда ничектер беләген ычкындырды да, бакча почмагына карап куйды. Авылдан килгән гадәт буенча, ул борылып карагач, Асаф та борылды һәм рәшәткә почмагыннан урамга салынган сирень куагы астында өч нокта күрде. Ноктаның берсе кызыл иде — тәмәке уты — моны аңлавы кыен булмады, әмма шуның өстендәге ике нокта июнь аеның караңгылы-яктылы төнендә Асафның миен бораулап алды; күзләр кызыгу, көнләшү чәчеп елтырый иде. Куак астында елтыраган күзләр Асафның якташы, Ташкичү егете Габделнурныкы иде. Бу мизгелдә Асаф та, Сылу да көтелмәгән бу очрашуның киләчәктә нинди газап-хәсрәтләр китерәчәген уйларына да алмыйлар иде. Шулай да, адәм баласында үзе аңлап, белеп бетермәгән ниндидер алдан сизү көчләре бар. Нәрсәдәндер шикләнеп, Сылу болынга төшүдән баш тартты һәм үзен ике катлы агач йорт — тулай торакка кадәр озаттырды. Асаф иртәгә авылга кайту турында аның белән сүз кузгатмакчы иде, Сылу «мин хәзер чыгам» дип, йөгереп торакка кереп китте. Күпмедер минутлар узгач, ул әйләнеп чыкты. Өстенә җиңсез юка халат, аягына артсыз чүәкләр элгән иде, тулы ай яктысында Асаф аның тешләреннән чагылган нурны тагын тоеп алды, юк, алай гына да түгел, Сылуның ике күзендә ике ай кабынып алды бугай. — Кызлар барысы да болында, әйдә, верандага кереп утырабыз,— диде ул елмаеп. Веранда — икенче катта, шыгырдап торган такта идәнле, ачык тәрәзәләреннән тополь ботаклары бәреп утырган, эченә тополь сагызы исе тулган кечкенә генә бер бүлмә иде. — Иптәш кызым белән без өч көн инде менә шушында йоклыйбыз,— диде Сылу идәннең бер кырыенда, почмакта җәелгән урынга күрсәтеп.— Бүген тагын кайтмый инде ул. Аның Андрюшасы — син аны беләсеңме? — кышын чаңгы буенча укучылар арасында беренче урынны алган озын малай — хәрби училищега китәргә әзерләнә. Таня үзен кая куярга белми, Андрюша офицер булып алса, ташлар дип курка... Асаф тәрәзәдән кергән тополь ботагын борынына якын китерде дә, Сылуны әллә тыңлады, әллә тыңламады. Бүлмәгә ай нуры тулган, тополь яфракларының күләгәләре зур кулъяулык булып идәндә тибрәнәләр иде. — Ә без Таня белән ай нурында коенырга яратабыз.— диде Сылу һәм хәйләкәр елмаеп, юка халатын салып ташлады.— Ә синең ай нурында коенганың бармы? Ә егет кешенең мускуллы беләкләре, куәтле жилкәләре ай нурында ничек матур булырга тиеш! Безгә кеше тәненең матурлыгы турында фән укыттылар... Беренче мәртәбә аңын шул мизгелдә югалтмадымы икән Асаф? Ничек булды соң әле? Башта аның күлмәге, майкасы идәннең бер почмагына очты. Тополь яфрагы аның ялангач аркасын кытыклады. Берничә секундтан аның сөякчел җилкәләренә кайнар йомшак беләкләр уралды. Тагын берничә секундтан аның күкрәге тирәсендә мең-миллион бөртектән торган чәч көлтәсе чайкалды, дөнья кайнар, бик кайнар булып китте. Ай нурында ул Сылуның тыгыз дерелдәвек тәнендә шуып-уйнап торган зәңгәр-яшькелт ефәк эчке күлмәген тойды, үзен-үзе белмәгән хәлдә берөзлексез шул күлмәк аркылы аның тәнен сыйпады. Ефәк шома, бик шома иде. Шул ефәкме икән, тамакны буып әллә ниткән, моңарчы әле таныш булмаган куәт белән беләккә, күкрәккә көч куа иде. әмма ниндидер бер мизгелдә бу куәт аяктагы көчне каядыр суырып алды, күк йөзеңдәге ай кинәт кенә югарыга ыргылды, тәрәзәгә бәрелеп торган тополь дә кинәт ауды. Тагын бер мизгелдә Асаф бу сихри кызның кайнар йомшак аякларын, шома тез башларын тойды, аның һаман да тыны бетте, бу саташулы ләззәт аны моңарчы билгесез булган башка бер дөньяга алып китте, тагын аңына килгәндә ул һәр бөртеге аерым хәрәкәттә булган чәч көлтәсе белән авызы, борыны томаланганны, кайнар беләкләр белән муены буылганны, үзенең сөякчел кулбашларының йомшак чәчләр белән чорнап алынганын төшенде. Бераздан ул вакытны сиземләү сәләтен югалтты... Аерылган вакытта Сылу пышылдап — Иртәгә, юл аермасында, нәкъ сәгать унда. — диде. — Икәү генә кайтабыз. — Үзе елмайды, үзенең авызында чәч шпилкасы, үзе сихри ак беләкләрен күтәреп, чәчләрен рәтли, артка таба жыя иде. Тулай торакка Асаф исерек килеш кайтып ауды. Шуннан бирле үз гомерендә ул күпме генә эчемлекләр авыз итмәде, кырык бишенче елның тугызынчы май көнендә фронт штабыннан хәбәр китергән командующий адъютанты аңа калай кружканы тутырып чиста спирт эчергәне булды — әмма теге вакыттагы кебек Асаф беркайчан да исерә алмады Нәрсә хәтерли ул? Берәм-берәм малайлар кайтып аудылар. Берсе— Шәрәф исемлесе—качырып кына папирос тартып ятты. Кояш чыгар алдыннан гына тулай торакның бакчага караган ачык тәрәзәсеннән Габделнурның ясалма көр, әмма ни өчендер куркыныч тавышы яңгырады. Егет жырлый иде: Тор, әй. иптәш. Тан яктырды. Ал мылтыгын кулына: Өйрәнәек Вороши.ювча Төз атучы булырга Әйдә каршы, әйдә Дошман явына. Әйдә бөтендөнья Инкыйлабына . Никельле караватта июнь кояшының кызыл нурлары чагыла башлаганда. Асаф гажәсп татлы, рәхәт, кыска бер йокыга талды. Бу рәхәт йокының, бу ләззәтнең үз гомерендә соңгысы, иң соңгысы икәнен ул әле. әлбәттә, башына да китерми иде... а. «к У • м 4 МӨХӘММӘТ МӘҺДИ ЕВ ф УТ ЧӘЧӘГЕ 33 IV Сәгать сигезләр тирәсендә тулай торак егетләре фанер чемоданнарын. биштәрләрен хәстәрли башладылар. Кемнәрдер базарга барып, инде юлаучылар белешкәннәр, кемнәрдер инде базарга килгән авылдашларының арбаларына әйберләрен илтеп тә кайтканнар, күбесе инде комендантка урын-җирләрен тапшырган, тулай торак бүлмәсе урыныннан кузгатылган ялангач тимер караватлар, ишекләре ачылган ике катлы тумбочкалары белән ятим булып калган, акшарлы стенадагы кара кәгазьле радио тәлинкәсеннән концерт ишетелә. Асафның авыр әйберләре авылга күптән озатылган иде, таралышыр алдыннан җыелышып. ялангач караватларга утырдылар. Габделнур ачык тумбочка төбеннән калай кружка һәм ике шешә портвейн алып такта өстәлгә куйды. Әйе, бу минутка әлеге алты малай күптән әзерләнгәннәр, берәр тәнкә акча җыеп, Габделнурга өченче көн үк тапшырганнар иде. Сүзне ул алды: — Кайда гына эшләсәк тә. кайда гына булсак та, бер-беребезне онытмаска сүз бирик,—диде. — Без. — диде,—өч ел буе бергә укыдык, бер бүлмәдә яшәдек, безнең арада ирләрчә дуслык яшәде. Кемнәрдер армиягә китәр, кемнәрдер гашыйк булыр, өйләнер, бала-чагасы булыр. Но шушы дуслыкка беркем дә аяк чалмасын, дуслык дәвам итсен иде. Калай кружкадагы эчемлек җылы, әчкелтем иде. Адреслар язышу, вәгъдәләр бирешү, кунакка чакырышу китте, Асаф аларны я ишетте, я ишетмәде. Базар эчендә акрынлап бер-берсен югалттылар. Базар калын иде, Пошалым яклары базарының алгы өлешен кул арбалары, бизәкләп эшләгән бәби арбалары, көянтәләр, тәпәннәр белән тутырганнар, Казаклар авылының озын буйлы ирләре такта сата. Ключище руслары чүлмәк төяп килгән иде. Базар тарала башлаганчы юлга чыгарга кирәк иде, Асаф вакытны чамалап Ташлытауның олы юлыннан читкә аерылып кергән ат юлы чатына таба юнәлде. Сылу нинди икән хәзер? Аерылышканга әле нибары җиде-сигез сәгать, шул гомер эчендә ул ниләр уйлады икән? Асаф үзенең иренендә, борын төбендә аның муеныннан йогып калган, тын юлын кытыклый торган исне әле дә тоя иде, ул ис, ахрысы, кичәге бакчадан бөркелеп торган роза чәчәкләре исенә охшаш иде— ничек кенә булмасын, исерткеч, бик көчле исерткеч иде. Портвейн — аның янында болай гына — әчетке генә икән... Сылу юл буендагы чирәмдә тезләрен кочаклап аны көтеп утыра иде. — Я. выпускник иптәш, унынчыны тәмамлап кайту көнең белән сине тәбрик итәм, — диде ул, шат елмаеп. — Ә син—мине. Мин бит үзебезнең участокка мөдир итеп билгеләндем. Әнием исән булса, шатланып туя алмас иде... Асаф кичәге шашкын хисләрнең тагып уянуыннан куркып, чынлыкта исә шуларның кабатлануын теләп, Сылуның сумкасын кулына алды. Буйга алар пар килгәннәр икән. Асафның өстендә җиңен сызганып кигән ак күлмәк, соры габардин чалбар, аякларында чибәр генә арзанлы полуботинкалар иде. Сылу гапгади җиңсез ак кофта кигән, беләгенә шакмак сәгать таккан (председатель кызы!), аякларында өсте шнурлы спорт тапочкалары иде. Кеше йөрми торган юллардан, авыл артларыннан, болын читләреннән, колхоз межаларыннан июньнең ак кояшы астында Симетбашка таба бер пар атлый, аларның бәхетеннән табигать күнләшеп бер мәлгә тынып калган, күк йөзендә — бик биектә ертылып калган берничә ак болыт кисәге дә туктап аларны күзәтә иде. Симетбашка таба аккан сай гына елга буйларындагы тау битләрендә кояштан әлсерәгән дегет чәчәкләре, сандугач тәпиләре, су кырыендагы ут чәчәкләре көн үзәген көтеп калгандай, хәрәкәтсез, тынсыз утыралар, тау битләрен җиләк, баллы куәт исе баскан иде. Тау битеннән төшеп болын буйлап барганда сукмак ал арны кечкенә генә бер күлгә алып чыкты. Камышларга сыенып күл буенда ут чә чәкләре томаланып утыра иде. Сылу, ниндидер бер дәрт белән очкынланып, сазлыкка таба атлады да, ут чәчәкләре өзеп алды. Урман артында күк гөрелтәгәне ишетелде, кинәт кенә дымлы җил исте, шаян дымлы җилгә ут чәчәкләре шом белән бөтерелделәр, камышлар ыңгырашып куйды. Сылу кулындагы чәчәкләрнең берсен Асафка бирде дә, икенчесен күкрәгенә эләктерде. — Бүгенге очрашуның истәлеге итеп сакла, — диде. — Өеңә алып кайтма, ярамый, — диде аңа каршы Асаф, әллә чынлап, әллә ни әйтергә белмәүдән. — Ә нәрсә була? — Шуны да белмисеңмени? Безнең әни әйтә, ут чәчәген, давыл чәчәген өйгә кертсәң, борчулар алып килер ди. Сылу авыр сулады: — Безнең әни менә бер дә ут чәчәге, давыл чәчәге кертмәгән иде әле өйгә — өч баласын калдырып үлеп китте. Асафның мондый күңелсез темага керәсе килми иде, үзенең сөйләшә белмәвенә үкенде. — Да-а, — дигән булды, олыларча сөйләшергә кирәк иде, ә унсигез яшендә кайсы егетнең олыларча сөйләшә алганы бар? Кайсы егетнең яшь кыз белән ялгызга-ялгыз калгач акыллы, төпле сүз сөйләгәне бар һәм кирәкме әле ул? Асаф боларны аңлый иде, аңлаган саен аңа үз- үзен тоту кыенлаша иде. Ә Сылу сөйләшү дигәндә — искиткеч кыз. — Безнең әни үз гомерендә бер сәгать ял иттеме икән? — дип, күз ләрениән сагыш коеп сөйләде ул басу межасыннан атлаган көйгә. Ат арбасы белән бу межадан кемдер узган һәм межада озын булып үскән алабай чәчәкләренең саплары арба күчәренә эләгеп дегеткә буялганнар иде. Кызыйның балтырында Асаф дегет таплары күрде. — Авыр тормышта үскән кыз. Егерме икенче елда безнең Ташк i чүгә кунак булып килгән. Икәү килгәннәр—Зәбир абыйларга. Кунак булып килгәннәр, Зәбир абыйның балдызы шунда егет белән танышкан да—Габдрахман абыйны беләсеңме? — тоткан да кияүгә чыккан. Ми нем әни кунакка килгән җиреннән ялгыз кыз булып калган. Ялгыз кай тырга да ерак. Ул — Башкортстанның Агыйдел ягыннан. Елаган да ела ган. Ул арада армиядән минем әти булачак кеше кайтып төшкән. Әни күп бала тапкан. Бик күбесе үлгән. Ул бала табарга яраткан. Тик соң гы баладан гына чирләп калган. Әни җиде бала тапкан, менә без өчәү исән. Межа белән кайта торгач авыл басуы түрендәге имән урманына килеп чыктылар. Урман почмагыннан караганда астарак Симетбаш. аннан бер генә чакрым түбәндә су буенда Ташкичү күренә иде. Урман почмагындагы аланлыкта карт имәннәр күләгәсенә кереп утырдылар. Асаф күккә карап сузылып ятты. Күкнең иң түбәсендә ертык ефәк яулык сыман болыт кисәге акрын гына көнчыгышка таба шуыша иде. Жир гөмбәсе, җылы имән кайрысы, җир җиләге исе, бал нее белән буталып борынга ургылыпургылып керә, канны уйната иде. Тып-тын тымызык көн булуга карамастан, имән очлары шаулый, мәһабәт шау белән күңелгә шом сала иде. Асаф үрелеп Сылуның муеныннан кочаклады, кызый эчке бер бәхет белән сагышлы елмайды да аның йөрәк турысына колагын куеп ятты. Озак та үтмәде, ике йөрәк МӨХӘММӘТ МӘҺДИ СВ ф УТ ЧӘЧӘГЕ бер ритмга тибә башладылар, тик бу тигез ритмнан икесенең дә куллары калтырый иде. — Мине армиягә алачаклар көзгә, — диде Асаф. — Менә бит: ничә ел хыялланып йөрдем армиягә китәсем килеп. Ә хәзер сине ташлап китәсем килми. Беләсеңме, миңа нинди хыянәтчел уй керде бүген иртән? — Әле син хыянәт итәргә дә өлгердеңмени? — Сылу чәч толымының очы белән егетнең битенә сукты. — Шаярма минем белән! Шаярма? Миндә башкорт каны! Ирек, азатлык яратучылар каны! — Юк, Сылукай, алай түгел. Беләсеңме, ни турында уйладым? дәште: 4 — Укол вакытым җитте. Дүрт сәгатьтән кирәк... Ампула үзем « белән,— диде. Аннан шинеленең өске каптырмасын эләктерде дә, “ йөткереп, дерелдәп куйды: — Сине борчыдым, кызый, нишлим сон. Тагын ун чакрым атлыйсым бар. госпитальдән соң баш әйләнә. Воен- -с врач әйтте ят тагын бер ун көн, тереләсең,—диде. Тыңламадым. ™ Ялындым. Сугышка тагын кергәнче семьямны бер күрим дидем. Инде исән-сау кайтып бер күрешсәм, бер үкенечем дә калмый. Аннан Бер- £ линга хәтле шуышырга да риза.— Ул авыр йөткереп алды һәм ишеккә « таба борылды. — Дару үзем белән... ...Спектакльне сүлпән генә тәмамладылар. Сылу рухсыз гына уй- х нады, юл каткагына бәрелеп аның аяклары эштән чыккан, бармаклары ® авырта иде, туфлиләрен кия алмады, бай кызы сәхнәгә резин галош- ' лар белән чыкты. Астагы халык спектакльнең соңгы моментында аһ орып утырды. Хәмдия дә. көтүче Бакый да, сөйгәне белән күрешәм дип талпынып алданган Сылу да кызганыч иде. Яшьләр спектакльдән соң вечер уйнарга калдылар. Сылу төенчеге белән киемнәрен алды да, клубны ярып артка таба узды. Ишекне ачып караңгылыкка чыкканда гына клуб миче кырында зәңгәр сырмасының ян кесәләренә кулларын тыгып куырылып утырган Гаделнянен күзләре белән очрашты. Бичара кыз! Әйе.әйе, моннан ярты гына сәгать элек ул да ымсынган, ул да алданган иде бит. Ләкин ул хата хәбәр аңа газаптан башка берни дә бирмәде, ул Сылуның сәхнәдән аска очканына газап катыш кызыгып, көнләшеп калды. Солдатның башка кеше икәнен ишеткәч, Гаделия бер мизгелгә шатланып куйды, әмма бәхетсез, бик бәхетсез иде бу кичтә. Фонарь тоткан Бибиҗамал түти, таягына таянып кыштыр-кыштыр атлап, медпункт ишегалдыннан чыгып килә иде, Сылуны айга-вайга карамыйча үзләренә алып китте: — Иркенләп юын, эссесе бик каты, суы күп, җиделе лампа янып тора. — дип. аны ишегалды түрендәге мунчаларына озатты—Башыңны юарга ачы катык та. селте суы да бар. рәхәтләнеп чабын, каен миллеге почмактагы ләгәнгә суга тыгып куйган булыр. Капка бикле, берәүйән дә шикләнмә, юынып беткәч келәсен эләргә онытма... Мунча эчендә ачы катык, миллек, кер сабыны, мунчала исе парланып тора, тәрәзә төбенә утыртылган җиделе лампадан дымлы саргылт идәнгә җиз яктылык төшкән, ләүкә астында мунча сыерчыгы сайрый иде. Чишенеп ләүкәгә менеп яткач, Сылу бүгенге кичне башыннан кире чигереп уздырды. Күз алдыннан теге ябык солдат китми иде. Әнә ул кеше рухы. Укол кадатырга кергән җирдән солдат ана бер хакыйкатьне ачып чыкты сугышка бер кергән кеше — зур әхлакый сынауны узган кеше. Иһннан соң берәүләргә бик куркыныч була, икенче тапкыр сугышка кермәс өчен кеше әллә ниләр бирерлек була. Ә күпчелек өчен алай түгел. Сугыш халәтенә шул дәрәҗәдә ияләнәсең, инде солдат үлем турында уйламый башлый. Теге заман, теге вакыт — ул төш кенә булган икән, кешенең чын тормышы менә шушы—үлем уены икән, бу— гадәти бер хәл икән, үлем инде куркыныч түгел, ул инде синең дустың да, дошманың да түгел, ул инде тоз тәме дә, бал тәме дә килми торган мәгънәсез бер зат икән. — Үлемгә әнә шулай карый башлагач кына чын солдат — сугышчы ясалган була, — диде ябык яңаклы солдат, чалбар каешларын эләк- терәэлектерә. Аннан укол турында сөйләп китте: — Ябык, юка кешегә бер чуртымы да юк аның, — диде. — Мин, — диде,— күпне күрдем. Кыр госпиталендә дә, шәһәр госпиталендә дә күп яттым. Нинди әзмәвер кебек егетләр була, граната тотып нимес танкысы каршына шуышып бара, аягы, кулы өзелә, әле һаман алга үрмәли. Ну инде, госпитальгә килеп кергәч әнә шул чебен... юанлыгындагы инәдән куркып кала. Бер сержант артына укол кадар алдыннан аклы-күкле булды да. гөрселдәп өстәлгә барып ауды. Ул өстәлдә күпме дару, күпме пыяла бар иде. Ә үзе кем диген? Шуышып барып, «Фердинанд» астына гранат ташлап, шул кабәхәт машинаның бер як гусеницасын струйдан чыгарган егет. Дуктыр инәсе шундый әйбер ул... Мунчада озак, бик озак ятты Сылу. Теге солдат аның күңелен генә түгел, тәнен дә кузгаткан, ашкындырып киткән иде. Нигәдер сулыш кысыла, йөрәк кага, нидер эзләнеп, яшь гәүдә ләззәтле сыкрана, кинәт килгән бу ашкынудан рәхәт ойый иде. Соңгы елларда аның тәне тула башлады, сугыш вакытында, ачлык-ялангачлык ишек кагып торган бер заманда гәүдәнең тулуы бер дә килешә торган эш түгел иде. Сылу иртәнге өчләргә кадәр озак итеп, акрын хәрәкәтләр белән юынды, тәмам таралды. Ул өенә кайтканда сәгать дүртенче ярты иде. Җылы өйдә, чыбылдык артындагы йомшак караватына кереп ятты — күзен йокы алмады. Юк, Асафның үлүе мөмкин түгел. Моның төсле итеп сагынуга, көтүгә кешенең бер кайтмый калуы мөмкин түгел. Сылу бит аны күңеле, уйлары белән генә түгел, бөтен тормышы, сулышы белән сагына. Менә ничә ел инде аның төшенә бер үк нәрсә керә: яшькелт- көмеш ай яктысында, һава дулкыннарында тирбәлеп алар Асаф белән бергәләп йөзәләр. Аларга һәрвакыт ялгыз калырга кирәк була, һәрвакыт шунда кемдер комачау итә. Менә алар тирбәлә-тирбәлә йөзәләр, аларның куллары, янбашлары, аяклары берберсенә тиеп китә, тәнгә әйтеп бетергесез рәхәтлек тарала, менә-менә комачау итүче теге кеше каядыр югала, алар ялгызлык рәхәтен тоеп бер-берсенең кочагына ыргылалар һәм нәкъ шул вакытта Сылу уянып китә. Тәрәзә пәрдәсе кырыеннан ноябрь иртәсенең саран соры яктылыгы иренеп кенә бүлмәгә ашкан, керосин лампасының сап-сары яктысы бүлмәгә моң тутырган иде... XI Көз иде, күңелсез, авыр көз иде. Князевка станциясе өчен ике көн буе каты сугыш барды — бу станциядән көнчыгышка дошман техникасы уза иде. Ике көн буе станция тирәсендәге авыллар янды. Бигрәк тә зур авыл — Покровка янды. Дошман ягы авылны снаряд утына тотты, тоташ ут яңгырыннан соң авылның унлаган-егермеләгән йорты берьюлы кабынып, кызыл ут, кара-зәңгәр төтен булып күккә ашты. Дошманның мотопехотасы артыннан танк колоннасы бәреп керергә тиеш, офицерлар өчен бу инде мәгълүм иде. Разведка мәгьлүматларын окоптагы солдатлар гына белми иде. Покровка кара ут эчендә яна иде, иртәнге унда дивизия штабыннан икенче расположениегә— сазлыклы сирәк урманга таба чигенергә приказ булды. Ут, кара төтен эченнән техника, обозлар, яралылар чигенде. Лейтенант Рәимов взводы авыл урамыннан урманга таба сузылган юлны саклый иде. Авыл артындагы үзәнлеккә инде миналардан пехотага ф һәм танкларга каршы перекрытие ясалган, алты-жиде метр чамасы киңлектә юл — коридор калдырылып, чигенүче гаскәр шул коридордан гына узарга тиеш иде. Авылдан бер чакрым ераклыктагы иске әвеслек янына урнашкан взводның бер отделеннесе соңгы солдат, сонгы обоз узганны көтеп, блиндажда ята иде. — Лейтенант! Сине комбат чакыра... Әвеслек түбәсенә оялап, ут эчендәге авыл ягын бинокльдән күзәтеп яткан Рәимов блиндажга төште. Җир исе, самосад исенә тынчыган блиндажның түрендә снаряд ящигы өстендә үзенең хужалыгы белән телефонист утыра иде. Рәимов станциянең шомарган, күп чигенүләр, дәһшәтле һөжүмнәр, ачу сүзләре, шатлыклар тапшырган авыр кара трубкасын кулына алып, рычагын кысты. Трубкада капитан Якушевның сабыр, әмма һәрвакыттагыча шөбһәле-акрын тавышы ишетелде. — Лейтенант, тәмәкең бармы әле? — Бар, иптәш капитан. — Ничә пачка калды? — Егерме пачка булыр. — Яхшы. Ә ш ы р п ы г ы з? — Анысы белән мактана алмыйм. Нибары дүрт кап. Калганнары сезнең карамакта. Кырык беренче елның кышыннан бирле бергә сугышкан, камалган, чигенгән, зур өметләр белән бергә алга атлаган ике офицер бер-бер- сенең хәлен жиңел аңладылар. Рәимов карамагында нибары дүрт кеше. Аларның кулында перекрытие ясар өчен танкка каршы куела торган егерме данә мина бар. Юлны каплар өчен бу житәрлек иде. Трубкада баздан чыккан кебек авыр, акрын тавыш кабатланды: — Приказны беләсезме? — Так точно, капитан! — Иң соңгы сугышчы чыгып беткәч кенә, аңладыңмы? Иң сонгы обоз! Иң соңгы яралы узгач! Күзәтүне көчәйтергә. Яралыларны аеруча нык күзәтегез. «Гроблар» көтелә. Үзәнлекне бик нык күзәтергә. Юл кыскартучы турыдан ярмасын, «тәмәке» басуына килеп кермәсеннәр. Беренче гроб күренүгә юлга арата! Аңлашылдымы? — Аңлашылды, комбат! Монысын лично үзем башкарам. — Дело хозяйское. Әмма шунысын әйтим: бу заданиенең сиңа тапшырылуы турында «баба й» үзе белә. Бер генә «гроб» та узмый, ишетәсеңме? Бер генә... Актык чутта дивизиянең язмышы —сез куячак киртәдә. Трубкада өзек-тәтек зуммер тавышы ишетелде. Рәимов тышка чык ты, әвеслек түбәсендәге оясына урнашты да, биноклен авылга юнәлтте. Юлдан пехота, берничә атлы обоз шуыша, ара-тирә мотоцикллар уза иде. Менә полуторкага таккан сорокопяткалар күренде. Болар, нхти мал, соңгыларыдыр. Рәимов вак йомычкалы такта ящиклардан миналарны чыгарып яткан сугышчыларга күз төшерде. Егерме данә... Ка pan торырга бер-берсенә китереп каплаган сорысаргылт төстәге таба лар. Мондый табада бәрәңге кыздыралар. Әнә тоткасы да бар. Нәкъ ләгән тоткасы. Бөтен ышаныч, бөтен өмет менә шуларда хәзер. Рәимов кешеләрен дәшеп барлап чыкты. — Ефрейтор Лукин! Кайсы яктан! Ничә балаң бар? МӨХӘММӘТ МӘҺДИ EB ф УТ ЧӘЧӘГЕ — Винницкая область, иптәш лейтенант. Авылым Курашевцы. Холостяк. — Мур-Куроловецкнй район. Өлгерә алмадым. — Колодяжный! Кайдан? Семья хәлең? — Барановнчидан, лейтенант. Бер кызым бар иде. Исән булсалар. Өч яшендә. — Минзянов! Да, ладно, барын да беләм. Радист! Балаханов! Блиндаждан сары калын мыеклы, зур зәңгәр-аксыл күзләрен як* тыга кысып каскасын кыңгыр салган кырык биш яшьләр чамасындагы кеше авыр шуышып чыкты. — Рядовой Балаханов! Кай яктан? Ничә балаң? Балаханов ашыкмады, тамагын кырды, каскасын рәтләде. — Куйбышевтан мин. лейтенант. Телефон станциясендә эшләдем. Балалар? Мин бай, минеке — алты... Шулай диде дә, нигәдер зур күзләрен тәгәрәтеп. Покровка ягына карады. Авыл инде тоташтан яна, юлдан әле һаман да боларга таба кечерәк кенә колонналар, мотоцикллар, атлы арбалар агыла иде. Рәимов тамагына утырган төенне авырттырып йотты, тавышына кырыслык өстәде. — Игътибар белән тыңлыйсыз; ефрейтор Лукин, сержант Минзянов, миналарны юл читенә ташый башлагыз. Мин сезнең белән. Балаханов. Колодяжный! Сез үзәнлекне — әвеслек белән юл арасын ябасыз. Ә хәзер болан Минзянов! Лукин! Документларыгызны Балахановка бирегез. Живо! За дело! Балаханов! Колодяжный! Участокны ябуга— марш расположением. Ә без монда калабыз. Юлны ябарга. Рәимов тиз генә шинель каптырмасын ычкындырды, күкрәк кесәсеннән чытырдавыклы юка майлы кәгазьгә төрелгән документларын алды. Ничектер бик авыр булып китте: партбилет, офицер кенәгәсе, өй адресы һәм... алтыгатугыз зурлыгында фоторәсем. Ул рәсемдәге күзләр, маңгайдан бөтерелеп торган калын чәчләр, ул йөздәге сагыш аны бер секундка гына чынбарлыктан аерып торды. Болар белән аерылу нигәдер соңгысы һәм мәңгегәдер кебек тоелды. Лукин, яңакларына сеңерләр йөгертеп, дәшмичә генә «Красноармейская книжкажсын сузды. Кенәгә тузган, таушалган иде. Габделнур исә күкрәк кесәсен ача алмыйча азапланды. Асаф аның чыраена игътибар итте: Габделнурның йөзе кәгазь кебек агарган, иреннәре төссез, куллары калтырый иде. һәркайсы икешәр мина күтәреп юл буена чыгып киттеләр. Әвеслек белән юл арасындагы йөз метрлар чамасындагы кысыр басуда Балаханов белән Колодяжный калды. Асаф юл кырыена килеп урнашты, Лукин белән Габделнур миналар ташыдылар. Юлдан узучылар сирәгәйде. Еракта артиллерия тавышы тынган, авыл өстендә ялкын сүрелә төшкән, уйнаклап искән жил белән кара- кургаш төтен авыл тирәсендә өерелеп, сөрелеп йөри иде. Асафның ничә тапкыр инде сынаганы бар: сугыш вакытындагы тынлык иң хыянәтчел тынлык. Монда да шулайдыр. Разведка мәгълүматлары буенча дошманның танк колоннасы көндезге сәгать уникедә Покровкада булырга тиеш. Якушев иртүк хәбәр иткән иде: «гроблар» төш уртасында «зират» эзләп кузгалачак, диде. Юл тар, туң әле калын түгел, тик менә үзебезнекеләрнең генә иң соңгысын уздырырга иде. Юлдан кулын бинт белән аскан ак чырайлы пехотинец атлый. Иягендә, бер колагында укмашкан кан. Юл буенда тыныч кына басып торган лейтенантны күргәч, газаплы елмая: — Аягыц-кулың исән булса, әйдә, топай, — ди. — Анда, авылның теге кырында, немецлар хәрәкәткә килде. — Синең артта кеше бармы? — Юктыр. Мине бәйләгән санитарка калды. Разрывной — эченә эләкте. Мине атып үтер дип үзәгемә үтте. Кузгатырлык түгел. Шуны авыл читендәге әрәмәлеккә — ә-әнә тегендә — өстерәп керттем. Нишлим, калдырдым. Кыз бала — разрывной белән эчен — весь! Кузгатырлык түгел. Бәйләгән булдым.... Ул мине коткарды, ә мин аны калдырдым... Солдат ачы итеп сүгенде. — Әйдә, лейтенант, топай! Анда, минемчә, нибары ике-өч кеше ♦ калды. — Атлый бир. браток, куып җитәрбез. Солдат боларның нинди задание белән калганын шунда гына аңлады: Лукин белән Габделнур алабута арасыннан саргылт табалар күтәреп чыктылар. Авыл артында гүләгән тоташ тавыш ишетелде. Бинокль окулярында акрын гына шуышкан бер полуторка күренде. — Соңгысы, — диде Габделнур ачы, карлыккан тавыш белән.— Соңгысы! Тотыныйк! — Лукин! Юлның сазлык янындагы тар урынын күрәсеңме? Ике посылка белән шунда! Урын әзерли тор! Маскировка ышанычлы булсын! Минзянов! Киттек, туганкай! Лукнннан егерме метрлап алга н узабыз. Посылкаларны алдык! * Авыр йөкне күтәреп юл читендәге түбәнлектән йөгерделәр. Полуторка килеп җитте. Тормоз бирде. Кабина ишеге шыңгырдап « ачылды, юлга медицина майоры сикереп төште, кузовта бер капитан ® күренде. Капитан кырынмаган, бите-күзе кызарган, ачулы кыяфәттә s «де. — Лейтенант! Мать вашу! Сез нәрсә, немецне көтәсезме? Күктән төштегезме әллә? Асаф җирдә яткан саргылт металл табаларга күрсәтте. Үзе майорга таба борылды. — Иптәш майор! Авыл кырыендагы әрәмәлекне күрәсезме? Әнә шунда авыр яралы медсестра ята! Барып алыгыз! Яралы пехотинец кертеп салган. . Үзе әнә — расположенного китте. — Никаких! Мин приказ бирәм! Мин соңгысы! Берәү дә юк хәзер анда! — Капитанның тамагы карлыккан, үзе яшькелт-зәцгәр тавышына буылып йөткерә иде. — Сез нәрсә, анагызның... Сары авызлар! Әллә беренче көн сугышасызмы? Медицина майоры кулына Рәимовныц биноклен алды. Әрәмәлеккә кадәр бер чакрым чамасы ара бар иде. — Борылырга куш, капитан,—диде ул бик әдәпле тонда. — Никаких! — Анда безнең кеше! Кайчаннан бирле әле без солдат калдырып чигенә башладык? — Машина минеке! Мин дивизия штабының приказын үтим. Без— иң соңгысы. — Капитан! Анда безнең бер кеше... Безнеке... Капитан башын читкә борды. Икеләнде. — Автомат белән бер солдатыңны бир,— диде карлыккан тавышын баса төшеп Асафка. Аннан сүгенде.— Сары авызлар. Шул сезнең кебекләр аркасында бу көнгә калдык инде без. Асаф шатланып кычкырды: — Лукин! Марш кузовка! Шофер машинасын борып куйган иде инде. Рәнмов кузовка сикереп менгән капитанга дәште: — Иптәш капитан! Тиз йөрегез! Сездән соң ябабыз! Тиз! — Өйрәттең син дә! Мать вашу! Мин утыз тугызынчы елдан бирле ут эчендә... Машина кинәт кузгалуга капитан чайкалып кузов эченә авып төште. МӘҺДИЕВ ф УТ ЧӘЧӘГЕ — Я, туганкай,— диде Асаф татарчага күчеп, — хәзер яба башлыйк. Син ПТРыңны кулдан төшермә. Киттек... Юл катысының калынлыгы өч-дүрт сантиметр чамасы гына икән. Юлда инде хәрәкәт тукталган, еракта полуторканың арты гына селкенеп күренә иде. Ашыга-ашыга казыдылар. Тегеләр әйләнеп кайтмыйча миналарны әле урнаштырырга ярамый иде. — Танклар хәзер бәреп чыкса, нишлибез? — Габделнур аянычлы күзләре белән Асафка карады. — Юлны ябабыз! — Ә тегеләр? — Нәрсә тегеләр? — Алар ничек уза? — Алар узсын дип юлны ачып торыйкмыни, юләр? — Соң, үзең бит үлеп яткан бер сестра аркасында ничә кешене үлемгә җибәрдең? Дәшми калсаң булмый идемени? Асаф ачу белән юл катысына көрәген батырды. — Үлемгә җибәрдең, имеш... Тизрәк казы! Үлемнең без синең белән кырык беренче елда ук каршысына чыгып бастык. Алар өлгермә- сә, юлны ябабыз и баста! Аннан аларны ут белән сак астына алабыз. Җырны хәтерлисеңме? «... и десять гранат — не пустяк». Менә шул. Казы! Көйгән, корыган тигәнәкләрне, әрсез алабуталарны селкетеп, кырыс жил исеп куйды, ул җил авыл ягыннан янгын исе, көйгән ит исе алып килде. Авыл читендә автомат тырылдап калды. Габделнур җилгә баскан иде. Автомат тавышы кабатланды. — Беттек, крышка. — диде Габделнур, сөрлегеп Асаф янына килеп егылды. — Крышка! Синең аркаңда! Безгә нәрсә, кешедән күбрәк кирәкме әллә? Нигә син минем тормыш белән распоряжаться итәсең? — Тик тор! — дип җикеренде Асаф. — Тик тор, дәшмә! Әнә ояларга мина ташы! Барысы да әзер булсын. Полуторка узуга взрыватель- ләрен боевое положениегә куябыз да, маскировка ясыйсы гына кала. Тизрәк... Авыл ягыннан чайкала-чайкала яшькелт полуторка килгәне күренде. Габделнур йөгерә-йөгерә йөрде, ояларны рәтләде, миналарны оя янына урнаштырды. Авыл кырыенда тагын автомат чытырдап алды. Бу тавыш эшне бераз катлауландыра иде. Әвеслек белән юл арасын бикләп бетерүгә Колодяжный, Балаханов, бөкрәя-бөкрәя йөгереп, Асаф янына килделәр. — Иптәш лейтенант, приказ үтәлде! Балаханов гыж-гыж килә иде. — Аппаратың кайда? — Менә, хәзер юлга чыгарып куйдым. — Икегез дә марш расположениегә! — Ә сез? — Балаханов мөлдерәтеп карады. — Приказны үтәгез! Үзебез ябабыз. Марш! — Иптәш лейтенант! — Марш! Бегом! Не рассуждать! — Асаф кобурасына тотынды.— Юлдан түбән төшеп! Без — исән калсак—ярты сәгатьтән. Колодяжный белән Балаханов кысыр басу аша эре-эре атлап тылга таба йөгерделәр. Машина исән-сау килеп җитсә, аларны утыртып җибәреп тә булыр иде. Автомат тынып-тынып ала. әмма һәр аткан саен куркыныч якынлаша иде. Машина да акрын килә. — Ят! Каплан!—Асаф та карлыга башлаган икән, — кычкырып бетерүенә җир селкенеп алды, болардан дүрт йөз метрлар чамасы алда җирдән балчык баганасы күтәрелде. «Эш начар» дип уйлап алды ләрен сөртте һәм тагын карады. Хәрәкәт итүче кисәү йорт дигәне Z танклар икән. Рәимов гәүдәсе дерелдәгәнне сизде. Юл да дерелди иде г бугай. Танк — хәтәр көч, солдатның егәрен ала торган көч. Асафның г күзләренә яшь тулды. Ашыгып хәрәкәт итәргә кирәк иде. Ябарга! £ Юлны ябарга! Ул алга шуышты, оя янындагы минаны алып урнаш- s тырды, шартлаткычын «боевое»га борды, өстенә йомшак балчык, анг нан туң балчык салды. Тизрәк, тизрәк... Берәү булды, тагын икене урнаштырса. Габделнур да шул арада өчне куйса, аннан кысыр басудагы алабута арасыннан шуышырга. Урман ерак түгел, батальон хәзер шунда оборонага күчкәндер, хәзер боларның кулында дивизия язмышы... Менә тагын берәү, монысының оясы таррак ясалган икән, бераз чокырга туры килде. Шулвакыт Асаф, юл читенә төшеп, бөкрәеп артка таба йөгергән Габделпурны күреп алды. Ул нигә йөгерә икән? Ах, шайтан, кул калтырый, шартлаткычны борып булмый Тынлык. Әмма танк моторларының тоташ гүләвен җил алып килә. Ниндидер тавыш. Кеше тавышы. Гаҗәп! Татарча. Әһә. Габделнур икән — Сиңа тагын бер йолдыз бирерләр! Мин үз бурычымны үтәдем! Әй. син. ишетәсеңме? Асаф боларны ишетә, әмма аңламый. Өченче мина кайда? Әһә. арттарак. Ул шунда таба шуышты. Теге серле тавыш тагын ишетелде. Бу юлы кычкырган тавыш. Ялварулы. — Алла хакы өчен дим! Булды! Китик! Китик! Я — бетәбез, я — немецларга эләгәбез. Алар юлны утка тотып барыбер проход ясыйлар. Китик, без инде бурычны үтә... Аның соңгы сүзен ишетеп булмады, артта — йөз метрларда — снаряд шартлады. Асафның бер мәлгә тышкы дөньяны кабул итү сәләте югалып торды. Анысыннан һушына килгәнче тагын берсе җирне дерелдәтеп алды —монысы алда. Асаф секундның йөздән бер өлешендә хәлнең җитдилегенә төшенде: «перелет», «недолет»тан соңгы өченче снаряд, гадәттә, синең өстеңә була. Ах, кабахәтләр! Димәк, боларны күзәткәннәр. Әллә танклар якынлашамы? — Кюветка! Тәгәрә! — дип кычкырды ул Габделпурны күрмәгән көе һәм гәүдәсен аска ыргытты. Кипкән тигәнәк, билчән битен сыдырды. биттән җылы юллар сузылды. Ул гыж-гыж килеп сулый, ә танкларның гөрелдәве һаман якыная иде. Әйләнеп карады—Габделнур күренми иде. Тукта... Әле бит миналар куелып бетмәгән. Ул каешына эленгән танкка каршы гранаталарны барлады —алар икәү иде —һәм өскә үрмәләде. Танклар хәзер ачык күренми, кара каткак юлның үзәнле җирендә, борылышта алар үкерә-үкерә балчык изәләр иде бугай, әллә юлдан төшеп кысыр басудан кил мәкчеләрме? Асаф һәм, чыннан да, эш шәптән түгел иде. Акрын гына үрмәләп полуторка килеп җитте, аның арт баллоны изелгән иде, шуңа кызу бара алмый икән. Үкереп, чайкалып узганда капитан (бу юлы ул инде кабинада иде) актык тавышына кычкырды: Кызны алдык, ефрейторың яралы! Кузовта ике авыр яралы! Җитмәсә, баллонны тегеп алдылар, сволочьлар! — Беркем дә калмадымы? — Юк, юк, лейтенант! Ябыгыз! — Безнекеләргә сәлам!—Асаф үзендә шаярырлык көч тапты. — Тизрәк ябыгыз... Бу— соңгы сөйләшү булды. Шуннан соң лейтенант Рәимовка озак вакытлар сөйләшергә туры килмәде... Авыл читендә кисәүгә калган бер тәбәнәк йорт хәрәкәткә килде. Рәимов яткан җирдән биноклен шунда терәде. Юл борылышындагы иске тигәнәкләр чайкалып окулярны каплыйлар иде. Тагын бер кисәүле йорт хәрәкәткә килде, чайкалды. Аннан тагын берәү. Икәү... Бишәү... Әһә, күзгә яшь тулган икән, балчыклы йодрыгы белән ул күз м ә һ Д И С В ф УТ ЧӘЧӘГЕ Өченче снаряд юлның икенче читенә, әмма Асаф яткан турыга ук төште, шартлау тынып күпмедер вакыт узгач, Асафның өстенә югарыдан бик күп туң балчык яуды. — Юк, уздырмыйм, сволочьлар! — дип ыңгырашты Асаф һәм сикереп торып юлга күтәрелде, бөкрәйгән килеш үзенең кан турыда икәнен чамалады, танклар һаман әле үзәнлектә үкерәләр иде. Әһә, менә тагын ике оя бар икән, шуларны күмеп маскировка ясамыйча бу участоктан китәргә аның хакы юк! Балаханов белән Колодяжный распо- ложениегә кайтып җиткәннәрдер инде... Ах, шайтан, янда тагын бер генә кеше булса иде, биш-ун минуттан моннан элдертергә булыр иде. Ул карлыккан тавыш белән акырды: — Минзянов! Прикрой меня! Прикрой? Кайда ПТРың? ПТР кайда? — Әмма Минзянов җавап бирмәде. — Син исәнме? Прикрой! Соңгы ояга соңгы минаны урнаштырганда Асаф берөзлексез сөйләнде: сөйләнү, ахрысы, куркуны басар өчен кирәк иде бугай. — Менә шулай, иптәшкәем, менә шулай... — Ул соры балчыкны өф өф итеп учлап саргылт сырлы металл өстенә салды, кадерләп сыпырды, аннан нәкъ юл төсле каткак-кара балчык белән тигезләде, аның куллары дер-дер килә иде, хәзер аңа кюветка тәгәрәп төшәргә дә, эчкә кермичә, юл буендагы алабуталар арасыннан шуышып чигенергә кирәк иде. Тик эчкәре генә кермәскә кирәк, чөнки бу тирәдә алар иртәнге якта пехотага каршы миналар куйганнар иде, хәзер-хәзер. Бер секунд, ике, өч, хәзер тәгәрәргә. Әмма ул бер генә секундка соңга калды бугай, юл кырыена гына килеп төшкән снаряд балчык дамбадан зур киң багана күтәрде, тузанлы кайнар һава дулкыны Асафны каядыр алып атты, ни өчендер ул арка белән килеп төште, янбаш сөяге шытырдады — анда ике граната бар иде, күрәсең, шулар аска эләкте, арка җылынып китте һәм сугыш куркынычы шуның белән бетте дә шикелле. Күпмедер секундтан соң ул аңына килде, аның әйләнә-тирәсендә кипкән кәлшәләре белән көзге җилдә шелдерәп утырган саргылт сабаклы чүп үләне иде, ә күк йөзе — яп-якты, моңарчы беркайчан да булмаганча якты. Карале, моңарчы ничек беленмәгән, күк йөзендә әллә ничә кояш бар икән, менә ул кояшлар көзге рәвешчә салкын, сары, моңсу кояшлар аның битен җылыталар, алар күп, бик күп. Вакыт- вакыт җирне ыңгыраштырып нидер үкерә, эшләп утырган су тегермәненең стенасы кебек җир акрын гына лепердәп селкенеп тора, ләкин бераздан нәкъ арка астында гына ул җир ярыла да. Асаф тирбәлә- тирбәлә каядыр төшә башлый, теге кояшлар да берәм-берәм сүнәләр... Кояшлар сүнүгә күк йөзендә зур гына яшел ай калка, менә ул ай юан итеп яшькелт нурын Асаф өстенә коя, рәхәт, бик рәхәт булып китә, шулвакыт ай нурының юлыннан бер гүзәл кыз җиргә төшә башлый, төшкән уңайдан аның яшькелт-ак ефәк күлмәге җилферди, чәчләре тарала, менә ул Асаф янына төшеп йомшак кына аңа сарыла, кайнар иреннәре белән аның авызын томалый. Нинди гүзәл бу кыз, ә үзенең авызыннан гел тоз тәме килә, үзе көлә, үзе һаман бер үк сүзләрне кабатлый: мине үп, үп мине, минем иреннәремдә су бар, чишмә суы, эч шуны, эч-эч... ди. Асаф эчәргә тырышып карый, әмма тамак юлы ут булып яна, тамактан ашказанына кадәр булган юлга кемдер кайнар бакыр көпшә тыккан, ул бакыр кызып инде кызылҗирәнсу төскә кергән, аны суытыр өчен иреннәр генә җитми, аңа чиләкле су кирәк... ...Пополнение белән ныгытылган батальон ике көннән соң прорыв ясап, дошманны чигенергә. Покровка авылын калдырырга мәҗбүр итте, тимер юл станциясен алу өчен авыр сугыш башланды. Томанлы иртәдә прорыв алдыннан миналы кырны чистарткан саперлар отделение- се юлдан биш-алты метрлар читтә кулына танкка каршы ата торган граната тотып дамбага таба шуышкан хәлдә капланып үлгән яшь бер офииерны тапты. Кулыннан, биленнән гранаталарын алып, юлга таба күтәреп чыгаргач, өлкән яшьтәге бер сапер офицерның кесәләрен әйләндерде бернинди документ юк иде, гимнастерка эченнән кипкән кан, бозыла башлаган тәннең авыр, ухшыткыч исе борынга бәрелде. Әмма карт солдатның шул вакытта күзләре нурланып китте: гимнас- ♦ терка кесәсен капшаган бармаклары белән ул офицер битендәге җылылыкны тоеп алды. — Исән,— диде карт солдат, колагын аның йөрәге тирәсенә куеп. Ул калтырый-калтырый егетнең балчыкка каткан шинелен ычкындырды. — Исән! Братцы, озатырга кирәк, тизрәк.. — Ул флягасын ачты. Янындагы яшь ефрейтор миноискатель наушникларын колагыннан ычкындырып, әйтә куйды: — Эх-х, батя... Юкка гына. Үлә алмыйча гына яткан инде ул. Разве исән кала мондый кеше? — Алай димә, балакай. Чыкмаган җанда өмет бар, диләр. Әйдәгез, ипләп тотыгыз... Асаф Рәимов боларны ишетә, әмма кем турында, нәрсә турында икәнне аңламый иде. Ул ике көн буе шулай үзен-үзенә туры китерә алмыйча, үзе турында чит кеше булып уйлап саташа, газаплана иде. Бу юлы да ул ниндидер бер кешенең әлеге авыр хәлдә, әмма исән икәнлеген төшенгән сыман булды, һәм ңәкъ шул вакытта ай нурына төрелгән теге кыз аның авызына чиләк белән салкын су койды. Тамактан туры төшкән кызыл-җирәнсу металл көпшә чышпыш килде, әмма моның кадәр рәхәтлекне Асафның үз гомерендә татып караганы, кичергәне юк иде әле... Каракучкыл юлда һәм тигәнәкле кысыр басуда немецларның җиде танкысы туктап тынып калган иде. — Герой бу! — диде карт солдат, шатланып. — Герой! Ипләп тотыгыз! Чү! Җайлап күтәр! Асаф боларны ишетә, әмма кем турында, нәрсә турында икәнен аңламый иде. XII Кышның гадәти салкын киче иде. Баштарак салкын бураннар үзәккә үтте, төнге сменада әвеслектә эшләүчеләр иза чиктеләр. Моло- тилкада ат куучы малайларның да эш авыр иде: ат абзарының буен- нан-буена бер фонарь, караңгыда атыңны табарга, кереп алып чыгарга кирәк, ә караңгыда ат бер дә башын бирми, борыла, тыпырчына... Мннҗан карт трубкасын кабып ат абзарына килә, малайларга атларын тотыша, аннан якындагы әвеслеккә таба атлый, икенче сменага эшкә чыгу апа да авыр, әмма ул беркайчан да бер мәртәбә дә- көлмәгән, елмаймаган кебек, беркайчан да зарланмады да. Табигать, күрәсең, андый тойгылардан аны азат иткән. Тик ачы буранда әвеслеккә таба барганда яки битенә гади пыялалы зур күзлек кигәндә (ул барабанга көлтә бирә иде), күзлекнең каткан салкын каешлары кагылганда гына әйтеп куйгалый иде: — Мондый көнне ашама, эчмә, тышка чыгып... Төн урталарында ышык урынга җыелып бер ял итеп алалар, сугыш хәлләрен сөйләшәләр. Тиздән, госпитальдән чыгып Габделнур кайтырга тиеш иде, Мннҗан карт әллә шатлана аңа, әллә барыбер— нәрсә уйлаганын ул кешегә бервакытта да белдерми иде. Ышыкта утырганда Мннҗан карт барында яшь җилбәзәк төрле уенкөлке сөйли, сөйли торган уен-көлке дә әллә кем түгел, Мннҗанчарак чыга иде. МӨХӘММӘТ МӘҺДИ ЕВ ф УТ ЧӘЧӘГЕ — Ташлытау базарында булдыңмы бу атнада? — дип сорый берәү иптәшеннән. • — Юк. әнә Минҗан абзый барганые бугай,— дип ирештерә тегесе. — Минҗан абзый, базар бәяләре ничек булды? Карт трубкасын бармагы белән төйгечли, ашыкмыйча гына, җитди итеп сөйли башлый: — Әйбер бәяләре бик үзгәргән, — дип сөйләп китә ул.—Күлмәкләр күтәрелгән, ыштаннар төшкән... Сугыш чоры базарында законнар кырыс — ниндидер әйберне сатарга ярый, анысын базарга кертәләр, нәрсәнедер ярамый, анысын — кертмиләр. Минҗан карт аларын да үзенчә борып бетерә, ит, йомырка, йонны базарга кертү-кертмәү мәсьәләсен сөйләргә ярата иде. Ямьсез, төк баскан яңаклы шушы картның, ни хикмәт, тормышның барлык күренешләренә үзенчә мөнәсәбәте, үз бәясе бар иде. Ул көлмичә генә сөйли ала иде. — Ата үрдәк белән ана үрдәкнең ничек сөйләшкәнен беләсезме?— дип сорап куя ул ял иткәндә яшь хатыннардан. Үзе трубкасын төйгечли. — Ничек? Ничек? — диләр солдаткалар, җанга якын ниндидер бер хикәят көтеп. Карт ялындырмый. — Ана үрдәк муенын бөгә-бөгә бакылдый, теге яшел башка үпкәсен белдерә: «Көт-тем, көт-тем, кииил-мәдең, көт-тем, көт-тем, кинил- мәдең», ди. Яшел баш тегеңә каршы пышылдап кына болай ди: «Көт- кә-ә-ә-нсең пычак! Көткә-ә-ә-нсең пычак!» Солдаткалар рәхәтләнеп көләләр. Минҗан карт канәгать. Кызып 'китә, әллә ниләр сөйләп бетерә. Ташкичү басуындагы кибәннәрне февраль урталарында сугып бетерделәр, төнге смена шуның белән тукталды. Заданнегә илтәсе бодай, арышны киптерергә кирәк, моңа бердәнбер сушилка өлгерә алмый иде, бодай-арышны хуҗалыкка тараттылар. Колхоз мичкә ягар өчен утын кертте, мичләрдә ашлык киптерделәр. Кимү коэффициенты утыз процент иде. Минҗан карт өендә бодай киптерә башлады, ул моны бик яратып эшли иде, хәзер бураннар басылды, бүрәнәләр чартлатып хут суыгы хакимлек итә иде, мичеңне ягасың да, трубка тартып мич каршында җылынып тик утырасың. Тик аның карчыгы Маһи гына бу көннәрдә башкача уйлап, башка дөньяда яшәде: киптергән бодайны амбарга илткәндә ул аңа бер өлеш чи бодай куша да. коэффициенттан крестьянча иркенләп файдалана иде. Минҗан карт моны белми, әмма хатынның көн аралаш каты күмәч пешерүенә ул ризасызлык белдерә, чөнки көз көне алган уңыш (Га- делия үз хезмәт көненә тигәннең барысын төп йортка бирде) нибары капчык ярым иде. Көн аралаш каты күмәч, төче күмәч, таба ипие, пытырдавын (монысы Маһи карчык сүзе, юка күзикмәккә мичкә тыгар алдыннан пычак белән сызгалап кискәләсәң, пешкәч ул пытырдавын була) пешергән хатынына карап, ул ризасызлыгын әйтеп куя иде: — Бар чагында бүре күк, юк чагында шүре күк инде без. Әйе, февраль башлары, кышның гадәти салкын киче иде. Габделнурны көткән Маһи карчыкның келәттәге каз түшләрен караштыргалап, туң майларын барлап, мичләрне агартып йөргән көннәре иде. Кичен ут алындыргач кына мунча керергә тиеш иде алар. Әмма бер дә юкка гына карты белән сүзгә килделәр дә, карчык мунчага ялгыз китте. Бу — элек-электән килә торган дипломатик бер алым иде, тәмсез сүз чыкканда Маһи карчык тел озайтмый, бары тик шул алымны гына кулланып, картны җәзалый — мунчага ялгыз китә иде. Картның да горурлыгы үзенә җитәрлек — Маһи карчык мунчада вакытта ул мич каршына килеп утыра да, тәмләп трубка суыра. Маһи карчык ялгыз кергәндә мунчада озак тормый, нибары ике трубкалык вакыт узуга М 4 65 Бер атнадан сон, аның янына фельдшер Сылу керде. Бу йортка аның беренче аяк басуы иде. Фатыйма карчык улының сугыштан ана хат язып торуын белә иде, шуңа күрә бу чибәр кызны ерактан гына күзәтеп, үз итеп яратып йөри иде, менә хәзер йортка үзе килеп кергәч, түзә алмады, барып кочаклап алды, чишендерде. Үзе самавар рәтләп йөрде, үзе йөрәк ачысы белән кызны күзләде, тикшерде. Бар икән мөлаемлык. Кызның чытыр ак халаты өстенә таралып төшкән калын чәч толымнарына, тулы калку күкрәгенә, астан гына катлам сизелгән иягенә, ап-ак тигез муенына һәм тамчылы гөл чәчәге кебек чәч арасыннан күренеп торган колак йомшакларына карап, Фатыйма карчык саташты, самаварын сусыз куя язды. Йортка дару исе, чиста, ап-ак бүлмәдә, ак халатлы, йомшак куллы хатын-кыз докторлар караган вакытта гына борыныңа килеп бәрелеп, яшәргә өмет бирә торган хлороформ исе таралды. Сылуның төпсез кара күзләре яшь белән капланган иде, байтак вакыт ул сөйләшмичә стенадагы карточкаларга карап торды. Фатыйма карчыкның исә йөрәге телгәләнде. — Ярабби, шушындый асыл зат безнең нигез өчен үскән бит, — дип уйланды ул. өзгәләнеп. — Нинди бәхеттән мәхрүм итте бит бу сугыш... Нәкъ минем улыма, бәгъремә дип кенә ходай яраткан булган бит моны... Булмады. Үлгән кеше дә, калганы да бәхетсез. Сылу әнә шул минутта ук Фатыйма карчыкның йөрәк түренә кереп урнашты. Ул аңа үз кызы итеп, үз нәселеннән чыккан асыл зат итеп карады һәм аркасыннан сыпырып, чәй янына утыртты. Чәй янында Фатыйма карчык бер мөнаҗәт әйтте. Көйләп әйтте. Чыгып китсә берәү илдин, Аерылып туган жирдин, Догасы .мәкъбүл икән дип, Харис вардыр пәйгамбәрдин *. — Булмады, пәйгамбәрнең догасы булмады, — дип елап алды.— Кешеләрне рәнҗеткәндер әтисе. Бик каты куллы иде, дәүләт урманы дигәндә бер кешегә дә бөгелмәде, рәнҗеш алгандыр. Рәнҗеш үзенә дә, баласына да төшкәндер. Аллаһы тәгалә әйткән, газизеңә бирермен дигән, газизеңә... Габделиур белән Сылу авыл Советында күрешкәннәр икән. Габделнур ана сугыш башланганнан бирле гел хат язган, гел бәйләнгән икән. Монысы ачыктаначык әйтеп язган: Асаф исән кайтса да, кайт- маса да. мин мәңгегә аныкы, дигән. Хатлар шуннан тукталган. Ә менә авыл Советында очрашкач Габделнур каушап калган, күрешкән вакытта күзләрен күтәреп Сылуга карый алмаган. Русча сөйләшкән. — Күрдеңме үлгәнен? Сез бит бергә идегез. Асаф миңа гел язып торды бит. Күрдеңме? — дип Сылу аны сораулар белән бөтереп алган. — Сугыш-сугыш инде ул, — дигән Габделнур, күзләрен читкә борып,— анда бер синеке генә үлми. Менә минем үземнең дә үч төбе нишләде. Осколочное. Китәр алдыннан пальтосын кигәндә генә Сылу актыгын әйтте. — Фатыйма апа!—дип өзгәләнеп сүз башлады ул.— Бу җирләрдә мин кала алмыйм. Әтием-әнием үлде, ике энем Уфада детдомда. Йөрәк җәрәхәтләп монда яши алмыйм. Асафың белән мин генә белгән бер серебез бар иде, ул серне белүчеләрдән дөньяда хәзер бер мин генә. Мин синең киленең идем. Сугыш кына аерды безне. Кырык беренче елның сентябрь ахырында минем өч айлык балам төште. Малай иде. Мин сиңа әнкәй дип, ул әби дип дәшә алмадык. Барысы да бетте... Мәкъбүл —кабул күрелгән; харис —яклаучы, сакчы (фарсы). Фатыйма карчык, телсез калып, сәкесенә барып утырды. Сылу чыгып китеп күпмедер вакыт узгач, ут алындырганда гына Гаделия килеп керде. Кулында төенчеге бар иде. — Сине аш уздыра дип ишеткән идем, апай җаным, гаепитмәсән, менә шуны ал, — дип төенчеген тоттырды. — Күптәннән саклап килгән бодай оным бар иде, ике килога гына бетмәс, токмач жәярсең, — * диде. Шулай диде дә, кинәт кенә Фатыйма карчыкны кочаклап елап җибәрде. — Дөньяларның бер яме дә калмады бит, апай җаным, әллә башларымны харап итимме икән, — диде. Аннан Габделнурдан зарланып алды. — Асаф турында сораша башлаган идем, нервланып сүгеп ташлады. Әллә бу сугышта ул гына үлгәнме, нәрсә сез барыгыз да шуны гына сорашасыз дип дулый. — Әллә ди, мин кайтканга шатланмыйсызмы? Минем ди, бөтен теләгем сугыштан исән кайту иде, менә мин, бүгенге көндә исән кайттым, миңа бәйләнмәгез ди. Чәйне озак эчтеләр. Гаделия чәйдән соң җитез-житез генә малларны карап, төнгә ашарларына салып керде. Бу хуҗалыкның ул рәтен белә, көзләренкышларын килгәләп, кич утырып киткәли иде. Керде, өстенә киде, чынаяклар юып яткан Фатыйма карчык янына кече якка чыкты да, йөрәк ачысы белән әйтеп куйды: — И апай җаным, шушы йортларда бергә-бергә гөрләшеп яшәрбез, дип кенә дөньяда яши идем, актык өметләрем дә киселде, — дип мамык шәле белән авызын төреп елый-елый йорттан чыгып китте. Фатыйма карчыкның башы авырта иде, аңгы-миңге килеп йөрде дә, барып ятты. Дүрт кубометр утынына һәм иптәшлегенә кызыгып кыш башында гына квартирага керткән укытучы кыз Зәйтүнә дәфтәрләрен күтәреп кайтып кергәндә ул башын бәйләп ята иде. Хәлсез тавыш белән: — Кызым, мичтәге ашны үзең ал, самаварны яңарт, кәефем шәп түгел, — диде. Шулай да иртәгесен үзен кулга алды, йөгерде, бар булганын пешеренде һәм өч карчыкны чакырып, йола буенча улы алдындагы со/ тыгып, тураеп басты. Ирләргә борылды — сУдарник» колхозы арбасы дигән сүз. Шуны да белмәскә сез. ® Ир башыгыз белән. » Киленне йортка алып кереп киттеләр. ® Авыл кайнады, ике көннән соң Фәисхан агайны зурлап күмделәр. Ташлытаудан әллә никадәр руслар килгән иде. Казиле караклары телдән төшмәде. Ахырдан сөйләделәр: урман эчендә туры озын имәнне кисеп ятканда күрәчәгенә каршы караклар янына Фәисхан агай килеп чыккан икән. Тегеләр кызмача булганнар, бирешергә теләмәгәннәр. Протокол язарга кордонга алып чыгарга әйдәкли башлагач, башына балта белән бәргәннәр дә, торып чапканнар. Әмма озын арбаның артын калдырып качканнар. Яктырып килә икән... Фәисхан агайның канлы гәүдәсен өстерилек үзенең эте өргән тавышка барып тапкан. Казиле каракларына зур суд булды, авылдан ул судка күп кешене чакыртканнар иде. Шулай, Фәисхан агай бетте, аннан аның умарталары. Аннан алмагачлары корды... Фәисхан агайны ике төрле итеп күмделәр ул вакытта: районнан китерешли үк клуб каршында митинг булды, анда халык дошманнары кулыннан һәлак булган лесничий турында матур сүзләр әйтелде дә, митинг тәмамланды. Аннан агач ящиктагы гәүдәне йортка алып кайттылар да, мөселманча йола үтәделәр. Асаф сугышта күпме үлем күрде, әмма шул заманнан ике жөмлә гомеренә хәтерендә калды. Ике йоладан — яңасыннан һәм искесеннән. Беренчесеннән: — Черек либерализмга каршы юнәлтелгән... Икенчесеннән: — Иння лиляйһи вә иння лиләйһи ражнгу-у-н! ...Самавар инде өченче тапкыр янартыла, ана белән улһ үткәндә- геләрне хәтерләп сөйлиләр дә сөйлиләр иде. Бу — кырык беренче елның июнендә эчеп бетерми калган чәйне эчү, күп көтелгән, еллар буе хыялланган сөтле чәй, тыныч сөйләшү иде. Барысы турында да сөйләшкәндә, тик бер генә мәсьәләгә кагылмадылар Сылу кайчан, ничек авылдан киткән, хәзер кайда... Асаф карап, сизеп утырды. Әнисе юри бу темага керми, бөтенләй әйләнеп уза. — Аннан кнлепе... аннан кнлепе... —- дигән булып, бөтенләй чит» ят мәсьәләләр турында сөйли, сөйләр өчен әллә нәрсәләр хәтерли. — Габделнурлар кайда соң хәзер? — дип сорады Асаф, нигәдер авыр сулап. Габделнурдан алып Сылуга кадәр — бер адым. — Бер авыз сүз татарча сөйләшмәде, җавыз. Хатыны елы$-елый әйткән: син, дигән Гриша — сугыштан ул Гришага әйләнеп кайткан — син, дигән, үзегезчә сөйләш. Нигә алай кыланасың? Минем белән сөйләшеп аңлашкач, шул җитмимени? Менә шундый акыллы марҗа алып кайтканые тозкүз. Кыз бала бит, бу юньсезнең кем икәнен белмәгән инде. — Нигә юньсез дисең Габделнурны? Ул кан коеп кайткан бит? — Койган пычагым! Уч төбен күрсәткән була. Ниндидер бер җөй бар шунда. Андый гына инде ул утын ярганда да була. Юньсез дими... Елый-елый сорадым: бер атнада чыгып киттегез дидем, кая калдырып кайттың? Уайна, бабешка, уайна дигән була, әҗәткана. Кайда аерылыштыгыз соң сез аның белән? Асаф тагын авыр сулады. Кырык өченче елның октябрь ае, алабута баскан кысыр басу һәм бөтен авылның йортлары, мунчалары хәрәкәткә килгән сыман кузгалган немец танклары күз алдына килде, һәм үзенең актык мәртәбә кычкырганын хәтерләде: — ПТР кайда? ПТР кайда? Сволочь, прикрой меня! Беренче танкны туктат! Туктат, гад! Хәер, моны төгәл хәтерләп булмый иде, сугыш беткән көннән соң болар барысы да төш сыман гына, берсе дә булмаган сыман тоела. Иң яхшысы —әлегә бу төшне хәтерләмәскә. Еллар рәткә салыр әле дүрт ел эчендә күргәннәрне... Кайда аерылышканны Асаф сөйләп тормады. — Минҗан абзый кем белән калды соң инде? — һи-и-и... Әле сөйләсәм шаккатырсың. Шуннан килепе... Гаделия килде бер көн. Хәл-әхвәл сорашты, ике кила чамасы бодай оны күтәреп килгән. Сиңа коръән укытырга йөрим. Бичара кыз, күңелендә гел син булгансың икән. Дөньяларның, Фатыйма апай җаным, диде, бер яме дә калмады, диде. Шушы йортларга килен булып төшеп, бер рәхәтләнеп яшәрбез дип кенә уйлап яшидерием, диде. Юк инде, булма- гач-булмый инде дип, елап йөгерде. Бичара. Эше нинди әйбәтие — җазылды да китте. Казанда, заводта эшли хәзер. Асаф дәшмәде. Күңелендә Гаделияне кызгану хисе туды. Шуннан башка хис юк иде. Әнисе сүзнең төп ниргәсенә кергән иде, җай белән генә алга таба үрләде. — Аннан килепе... Миңа әйтмәгән бер эшегез булган икән, малай. И бала. бала... Шул кызны өйгә китереп, минем янда калдырып китә белмәгәнсең. Үзем белгән булсам... Бернинди исем аталмады, әмма сүзнең кем турында барганлыгы аңлашыла иде. , — Үзем белгән булсам. Бер көн тотмыйча монда җитәкләп алып киләсе идем. — Аның өе тулы ятимнәр иде шул. — Ятимнәр юк. Балаларының икесе дә приютта. Әмма тегесе әрәмнәр генә булды. Синең югалган хәбәрең килгәч керде безгә. Ярабби... Килепләр басты менә шушында, стенадагы карточкаларны карый. Ул гәүдәләр, ул чәч толымнары, ул кашлар-күзләр. Андагы мәхәббәтлелек, сылулык. Хурлыгына чыдый алмыйча гына китте инде. Җәйгә хәтле торасы иде әле. Асаф тетрәнеп китте. Нәрсә, тагын Габделнурмы әллә? — Нинди хурлык? Нәрсә булды? — Хурлык дипе... Кызның бер гаебе дә юк. Бер катнашы да-юк. Габделнурлар өйне ташлап чыгып киткәч, Минҗан карт җалгыз кал ды. Шул. Йөргән, йөргән дә, бер көнне, билләрем сызлый, банке салмассыңмы дип, Симетбашка— теге балакай янына килгән. Балакай караган, тыңлаган, язулар биргән даруга. Китми дә китми ди. Шуннан соң әйтә ди бу. Фатыйма апа авыр сулап куйды. —• Ни дип әйтә ди... Шулай-шулай, дип әйтә ди, син дә жаңгыз, мин дә жаңгыз, дип әйтә ди. Утыны, ашау-эчүе бар, дип әйтә ди. Минем дип әйтә, ди, тулы тәнле хатын янында арка жылытып ятасым килеп гомерем үтте, дип әйтә ди. Бергә-бергә кушылып яшик мәллә ди икән бу... Асаф тагын урыныннан торды. Әнисенең күзләре яшькә тыгылган иде. — Миңа, ди икән бу, нибары алтмыш яшь. Егетләр кырылып бетте, хәзер ир табуы алай жиңел эш түгел, ди икән бу... Шул көнне үк балакай безгә килеп, үксепүксеп елады да, хушлашып-чыгып китте. Стенадан синең картечкәңне генә сорап алды. Миндә ди, берәү бар, монысын да бир дигәч, түзмәдем. Яшь жан бит, мөлдерәтеп карап сорады. Менә быел язлыкта гына Бибиҗамалга хаты килгән. Бер әфи- сәргә кияүгә чыктым дигән, Урал ягында ди. Асаф ишекле-түрле йөренде, дәшмәде. Көтү кайтыр вакыт житә иде, әнисе сәгатькә карады, торып учак янына килде. — И-и, аллам, аш салырга соңга калганмын бит... — Габделнур нинди эштә икән соң? — дип сорады Асаф калтыравыклы тавыш белән. — Минҗан карт сөйләп торды. Кыш башында авыл Сәвитенә килгән иде. Малайны илиминткә бирергә дип әйткәннәр иде. киленнең хаты килеп төшкәч авыл Советына килеп укыттым ди. Килене әйткән: ай саен үзем акча салып торырмын, хәзер мин дә эшкә урнаштым, күңелсезләнмик дигән. Пучтыга эшкә урнаштым, бала исәюгә дигән. — Габделнур нинди эштә икән соң? — Анысы милитсәдә ди. Анда да әллә ниләр кыландырып бетергән. Машиналарны туктатып шуфирларны бик каһәрли икән. Акча жыйган шулардай бик күп. Бервакыт куркытып та караганнар болай <5ик азынсаң, җыештырабыз, дип әйткәннәр. Әле менә күптән түгел генә киленнәреннән хат килгән. Минжан карт хатны мәктәпкә алып килеп русча укытучыдан укыткан. Теге шуфирлар тәки үчләрен алганнар икән. Бер көнне кич саклап торып, тотып кыйнаганнар, ди, артына утыртканнар, ди. Минжан карт әйтә ди ике тапкыр утыртсаң — кеше бетте инде, үпкә-бавырлары кузгала да, саргаеп акрынлап кибә, дип әйтә ди. Әлегә бульииста ята икән, чын булса... Икәүләп ишегалдына чыктылар. Капкада аксыл-алсу күн танавыннан селәгәй агызып Акбаш тора иде, соңга калып чыкканга рәнҗеп, хуҗа хатынга карап мөгрәп алды. Берничә минуттан ишегалдына сөт кебек җылы моң таралды —■ Тез-з-з... Тез-з-з... Тез-з-з... И тыныч тормыш! II бу тыныч тормышның жанга якын авазлары! Юк, адәм баласы беркайчан да мылтык, снаряд, бомба тавышларын сагынмас. Беркайчан да...

Ахыры бар.