Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

УЛ КАБЫЗГАН МАЯКЛАР

 Тыныч суда ерылып кала Пароходның эзләре. Безнең өчен маяк булыр Ленин бабай сүзләре. Гагар халык җыры Пароход кузгалыр алдыннан ладимир Ильич Ленинның Кремльдәге эш бүлмәсенә экскурсиягә килдек. Ленин эшлеген урын! Бетен дөньяга мәгълүм әсәрләр язган, партиянең, хөкүмәтнең иң мөһим документларына кул куйган гел-гади каләм, менә-менә шалтырар кебек тоелган телефон, шүрлек-шүрлек китаплар, стенада берничә карта. Мин шулерның кергәч тә сул яктагысы янына ук туры килгән идем, карадым да шуңа текәлеп калдым. Менә кушылдыклары Кама, Ока, Вятка, Агыйдел белән мәһабәт имәндәй тармакланган Идел. Менә Казан. Күңел дигәнең шундый бит инде ул! Карта-фәләнгә күзең төшсә, район үзәгенә генә чыккан булсаң да. иң башта үз авылыңны эзлисең; ераккарак китсәң — Казанны. Татарстанны; е янында да эченнән генә булса да әйткәләгәндер. Шундый мәлдә аның күз алдына тагын бер тапкыр 1900 елның җылы июне, еннсе һәм апасы белән Идел ярында басып торулары, пароходка утырып китүләре, аннан бер атна буе Идел. Кама, АгыйОЧЕРКЛАР чит илләрдә йәрсәң, әлбәттә, иң өүеәл «СССР» дигән сүзне табып аласың. Владимир Ильич карта янына еш килә торган булган. Башка төбәкләрне карарга килгәндә дә ул Идел буйларына — туган-үскән якларына да бер күз салмый калмагандыр. Яраткан бит ул Иделне! Без дә Иделдән. Безгә дә Идел ана дигән эпитет естөп әйт әрлән изге, кадәрле. Иделдән булуыбызга, Владимир Ильичның безнең иделдеш, якташ булуына без чиксез горурбыз. Шул хистән менә монда да күңел янә мөлдерәме тулып бара. Әйе, яраткан Ильич Иделне! Бервакыт шулай, чит илдә яшәгендә күңелендә җыелып торган бөтен яратуын ул бер тын белән: «Ничек сагындым мин Иделне!» дип әйтеп салган. Болай дип ул соңыннан да. шушы карта дел буйлап сәяхәт итүләре килеп баскандыр Бик истәлекле, сагынып сейләрлеи сәяхәт булган ул аларга, Владимир Ильич аны торып-торып исенә төшергән. Тагын шунысы да бар: бу — Ленинның Идел буйлап соңгы сәяхәте булган, бүтәнчә аңа Идел буйларына кайтырга туры килмәгән. Ә картага карап ул әле бу юлны күңеленнән тагын ничә тапкырлар үткәндер. Сагынган бит ул Иделне! Бу картаны Владимир Ильич соңгы мәртәбә 1923 елның 18 Октябренда күрә. Шактый җылы, җилсез бер көн була ул. Авыруы бераз басылып, кәефе күтәрелеп киткән Ильич, ниһаять, түзә алмый, Горкидан Мәскәүгә барып кайтырга хәл кыла. Автомашинада башкала урамнары буйлап үтә, Кремльдә, квартирасында була, китапханәсеннән китаплар сайлап ала. Менә эш бүлмәсенә керә, андагы әйберләргә күз салып, берничә минут тын тора. Чыгып барышлый карашы картадан, Идел өсләреннән сирпелеп үтә. Шул көннән соң да инде алтмыш ел чамасы гомер узып киткән. Искерде, бик нык искерде хәзер бу карта. Әлеге маршрутка — Идел, Кама, Агыйдел буйларына гына да күпме яңалык өстәргә кирәк: порт-пристаньнар. электр станцияләре, тимер һәм шоссе юллар, бөтен бер шәһәр, поселоклар. Елгаларның үзләрен дә нәзек җепләрдән киң тасмалар итеп үзгәртеп сызарга кирәк. ...Экскурсиягә бирелгән вакыт бетеп, мин Ленинның эш өстәлендә яткан тагын бер карта — Татарстан картасы турында сораша алмадым. Шулай ител, бирегә тагын бер килеп чыгарга туры килде. Ильичның күңелендә якты истәлек булып уелып калган Нижний Новгород — Уфа сәяхәте эзеннән, ниһаять, юлга кузгалырга вакыт җиткән икән дигән тәвәккәллек алып чыктым. Очкынга таба Ульяновлар Нижний Новгород пристаненнан да кузгалып китгеләр. Пароход дебаркадердан аерылып, аз гына үргә күтәрелде дә агым җаена борыла башлады. Каршыда чиксез киңлек ачыла барды. Бу яз, унтугызынчы гасырның соңгы язы, бик мул сулы. Иделнең нәкъ ташыган көннәре. Болын ягы — диңгез. Пристаньга төшкәндә биектән, тау башыннан караганда еракта-еракта шәмәхә урманнар төсмерләнә иде әле, төшә торгач акрынлап югалдылар, ә пароходтан инде эзләре дә калмады, анда су сахрасы, караш җитмәслек киңлек кенә. Нинди олы син, Идел! Рәсәйнең үзе кебек үк колачлап бетерә алмаслык син, гайрәт-кодрәтең дә халыкныкы кебек үк төпсез, төкәнмәслек синең! Алар икенче як палубага күчтеләр. Пристань инде шактый ерагайса да, озата калучыларны әле танырга була иде: әнә Софья Павловна белән Сергей Павлович Шестерниннар кул болгый, башкаларның да яулык, эшләпәләре чайкала. Ульяновлар да озак кына кул болгадылар. Аннары Владимир Ильич кулын җәһәт кенә пин- жәк эченә батырды да, канәгать бер кыяфәттә әнисе белән апасына борылып: — Әнкәйгә бик зур рәхмәт, — диде. Ул әнисенә бер күз төшерүгә, аның бераз боегып-моңсуланып калганын абайлаган иде һәм моның нидән икәнлеген шунда ук аңлап та алды. Нижний—әнисенең кадерле шәһәре. Әтиләре белән алар гаилә тормышын шушында башлап җибәргән. Кокушкинода туй ясаганнар да Илья Николаевичның яңа эш урынына күчеп килгәннәр. Беренче балалары Анна белән Александр шушында туган. Биш ел буена бергә-бергә матур, тату яшәгән җирдә сагынып искә төшерерлек хатирәләр аз калмагандыр, инде хәзер. Илья Николаевич булмагач, алар аны юксынырга, моңсуланырга бер сәбәптер. Мария Александровна Володяның карашын шунда ук тоеп алды. «Рәхмәт төш- кере. бигрәк сизгер инде бу балакай. Ә нигә әле боегырга, бар да әйбәт ләбаса». Ананың да йөзендә елмаю чагылып китте. — Миңа түгел, үзегезгә рәхмәт, балалар. Ичмасам, бер ял итеп алырсыз, Идел һавасы сезгә һәрчак килешә иде. Наденька да сөенеп бетә алмас. Владимир аңа рәхмәтне шушы минутта күңелен күрергә дип кенә әйтмәде, бу ничә көннән бирле тулып килгән зур хиснең ихластан чайкалып китүе иде. Хәзер аның бетен борчуы, чит илгә кител, тизрәк газета чыгара башлау. «Искра!» Менә нәрсә хәзер аның маягы, менә нәрсә белән сулый аның бетен күзәнәкләре, «Искра»— ул Россиядә марксизм реаль хәрәкәткә әвереләчәк дигән сүз. «Искра» — ул ер-яңадан барлыкка килеп, ер-яңача яши башлаячак партия дигән сүз. Газетаның беренче саны инде күз алдыннан да китми, хыялда күптән ясалган, аңа дигән сүзләр, җөмләләр күптән әзер. Партия оешып, мәһабәт корылмага әверелсен өчен ♦ аңа таянып-таяныл үсәргә терәк-басма кирәк. «Искра» нәкъ шундый басма булачак! а. Әнисе шушы сәяхәтне оештыра алды бит! Февраль башында Себер сөргененнән кайтышлый Надежда Константиновнаны Уфада калдырганнан бирле Владимир Ильич аның янына ничек тә барып кайтырга ният тотып йөрде. Рөхсәт юллап карады. 5 Бирмәделәр. Шунда Мария Александровна Петербургка департаментка үзе китте. 5 И-и-и ана күңеле, ана йөрәге! Синнән дә тәвәккәл, синнән дә кыю бу дөньяда тагын ~ ни бар! Ульяновның үзенең үтенечен кире каккан һәм кайчан гына әле ананың үзенә 3 дә: «Балаларыгыз белән горурлана аласыз, берсен асып үтердек, икенчесен дә бау -х зарыгып көтә»,— дигән «ата жандарм» Зволянский янына тагын барырга синнән е; башка кемнең кодрәте җитсен! Мария Александровна Уфага улы белән бергә барачагын ышандыра, шулай ител, рөхсәт алуга ирешә. ♦ Россиядән «туендырып» торучы хәбәрчеләре төрле-төрле урыннардан, ишле “ булганда гына «Искра» колачын киң җәя алачак, сүзе тәэсирле булачак. Бу сәяхәт у вакытында да яңадан-яңа агентлар табуга өмет ителә. Нижнийда ул өмет матур гына < акланды да инде. s Владимир Ильич әнисен култыклап алды. Бу минутта ул бөтен рәхмәт хисен тик = шулай гына белдерә ала иде. — — Сиңа каютага кереп, бераз ял итеп алырга иде, әни. — Әйе шул. Сез дә озак юаимагыз, балалар, бәхәсләрегезне дә бу юлга кал- Ч дырып торыгыз, кайчан эләгер тагын мондый ял. Ананың үз борчуы. Атна-ун көн генә булса да балаларын тынычлап ял иттерәсе килә. Югыйсә, Володяның сөргеннән кайтканнан бирле ал-ял күргәне юк. Мәскәүгә ул полициядән качып кына тукталган иде. Туганнары белән туйганчы сөйләшергә, ял итәргә чират тимәде — берничә көн вакыты бик кирәкле очрашу, сөйләшүләргә, китаплар табып укуга китте. Сөргеннән соң аңа Петербургта, Мәскәү һәм, гомумән, эшче халык белән аралашырга мөмкин булган шәһәрләрнең барысында да диярлек яшәү тыелган иде. Хет кире Себертә кит! Петербургка якын бердәнбер шәһәр Псков калган иде. Владимир Ильич шунда урнашты. Биредә үткәргән берничә айда ул ялның нәрсә икәнен дә белмәде — баштанаяк «Искра» мәшәкатьләренә чумды, чит илгә чыгар өчен паспорт хәстәрләп йөрде. Паспорт, ниһаять, кулда. Тик Владимир Ильич, «Искра»ның уңышлы чыга башлавына тәмам ышанмый торып, читкә кабаланмады. Менә ул яшерен генә Петербургка бара. Менә ул. «туганнары янына кунакка» дип, Подольскига килә. Һәркайда ышанычлы кешеләр белән газета өчен акча табу, аның белән аралашып тору, аны тарату турында җентекле сөйләшүләр. һәм менә Уфага, Надя янына бару да уңай хәл ителде. Маршрутны Владимир Ильич төпле уйлап төзи — ышанычлы кешеләр белән мөмкин кадәр күбрәк очрашып сөйләшергә. Ләкин үтә дә сак булырга, полиция козгыннарының күзе тешәрлек бер генә «гөнаһ» та кылмаска, читкә китүне, димәк, «Искра»ның язмышын кыл естенә куймаска. .. Юлга алар Подольскидан кузгалдылар Владимир Ильич анда бер атна элек килеп, шул тирәдәге шәһәрләрдән дә дусларын чакыртып, байтак эш эшләп ала. Анна Ильинична ул көннәрне үзенең истәлекләрендә телгә ала: «_ Чакырылып килгән һәр кеше белән Владимир Ильич шифр мәсьәләсендә килеште, озакламый чыгачак гомумрус газетасына корреспонденцияләрне бик дөрес җибәрергә кирәклеген төшендерде. Газета хакында ул аеруча якын кешеләр белән геиә сөйләште.,». ...Алда — Нижний Новгород. Бирегә Владимир Ильич, сөргеннән кайткач, бер килеп киткән иде. Ул чагында әле монда да, башка шәһәрләрдәге кебек, «экономизм» бизгәге тотучылар шактый була. Владимир Ильич шулерның берсе — Александр Иванович Пискунов белән очраша. Әлбәттә ки, очрашкан минутларында әңгәмә майлаган кебек агыл китми, чөнки Пискуновның «экономистларга» таба авышканлыгы беленә, биредәге башка социал- демократларның да әле һаман кустарьчылыктан котыла алмаулары, «экономистлар» җырына кушылгаклыклары ачыклана. Акыл сату, өстән торып үгет-нәсихәт бирү—Ленинга, гомумән, ят нәрсә. Аның кыйбласы — телдән булсын, язмача булсын — бәхәс, полемика. Пискуновны да ул, ничек итсә итә, бәхәскә тарта һәм шунда инде ышандырырлык дәлилләрен чын күңелдән кайнарланып, үтемле сүзләр белән хаталарын төшендерә башлый. «Сәгать ярымлап гәпләшкәннән соң мин элекке позицияләремнән нык кына авышкан идем инде», — дип исенә төшерәчәк соңыннан А. И. Пискунов. Бу юлы Александр Иванович Нижнийда юк иде, хатыны белән Уфага киткән. Әмма аңардан башка да сөйләшер кешеләр табылды. Шестерниннарга рәхмәт, полиция шымчылыгы астында була торып та, Владимир Ильичның гозерен үтәп, Ниж- нийга берничә көнгә алдан киттеләр, марксистларны җыелышка әзерли тордылар. Софья — Нижний кызы. Петербургта укыганда социал-демократлар сафына баса. Сеңлесе Зинаида да аңарга иярә. Невзоровалар Владимир Ильич белән бергәләп «Көрәш союзы»н оештыралар, аның җитәкче группасына керәләр. «Союз»ның көтмәгәндә фаҗигагә дучар булуы, сөрген, эзәрлекләүләр дә кызларны каушатмады, алар, киресенчә, бетен гомерләрен революция эшенә багышларга хәл кылалар. Икесе дә революционерларга тормышка чыга — Зинаида ерак Себердә Глеб Максимилианович Кржижановскийга, ә Софья — Шестернинга. Хәзер менә ике гаилә, илнең ике почмагында, Ленинга ничек тә ярдәм итәргә тырыша, аның кебек ук, «Искра» дип янып яши. Җыелыш 8 июньдә Невзоровалар квартирасында булды. Кеше күп түгел иде. унлап кына. Әмма барысы да сыналган, ышанычлы марксистлар. Софья Павловна Владимир Ильичны, Анна Ильиничнаны моңарчы таныш булмаганнар белән таныштырды. А. Ф. Войткевич, В. А. Десницкий, О. П. Иванецкая... Эшчеләр дә килгән — Г. И. Гаринов. М. И. Самылин. Владимир Ильич Ванеевның кулын аеруча якын итеп, нык итеп кысты. Аның туганы — Анатолий Александрович «Көрәш союзы» буенча дусты, фикердәше иде. Ванеев Россиядә беренче марксистлардан. Белемле, нык ихтыярлы иде. Тик сөргеннән әйләнеп кайта алмады, Ермаков авылында вафат булып калды. Аның юлын менә туганы дәвам итә. Бик тә мөһим, бик тә яхшы эш бит бу! Юк инде, падишаһ, бернинди богаулар белән дә кул-аякны бәйли алмассың син безнең! Ленин хис белән, кайнарлык белән Россиядә марксизмга ничек җан өрергә, аны хәрәкәткә китерергә икәнен сөйли башлады. Гомумроссия газетасын әлегә бары чит илдә генә чыгарырга мөмкин икәнен, ә моның өчен һәр марксисттан күп тырышлык, көч, тәвәккәллек таләп ителүен төшендерде. Җыелыштан соң ул Анна Ильинична белән һәр иптәшкә диярлек киңәш бирде: хәбәрләрне ничек язарга, нинди шифр белән яшерергә, кем аркылы, нинди адреска җибәрергә— ...Мария Александровнаны каютага озаткач, алар бер-берсенә елышты. — Вәгъдәләшкән иптәшләрнең берничәсе генә чын агент булып китсә дә бик яхшы инде, Анюта! Шәһәр саен шулай булса, ә?! Нәкъ менә шуңа ирешергә тиешбез дә. Нижний инде артта калды, Анюта, бик армаган булсаң, алдагы пункт турында сөйләшик. Алда бит — Казан.„ Казанга тартылу Казанга җитәрәк Идел өсте жанлана. Бу Вязовойдан ук башлана. Чуен юлдак төшкән пассажирларны, йөкләрне теге ярга парәм-баржалар, көймәләрдә чыгаралар. Владимир Ильич китаптан карашын алмыйча гына уйлана: Идел аша күпер ка* рәклеге ничә еллар инде сөйләнелә, тик патша хөкүмәте сүз боткасы пешерүдән ары китә алмый. Табигый хөл, яр буе җирләре дә, материал, заводлар да аерым хуҗалар кулында, килештереп кара аларны, күпер кемгә файдага, ә кемгә зыянга. Әлбәттә ки, капитализм Россиядә дә кара канатын җәя бара, аңа күперләр кирәк, озакламас, хуҗаларны ул килештерер, күпер салыныр. Әлбәттә ки, хезмәт иясе җилкәсендә, аның каны, тире белән салыныр. Ә халыкның үзенә власть бирсәң, нинди генә күперләр корып куймас иде ул. Владимир Ильич дикъкатен янә китапка текәгән иде дә, тагын бүленде, апасының якынаюын тоеп алды. Ул китабын ябып куйды. — Карале, Володя, ничек түзеп утырасың, Казанга җитәбез ич инде. < Алар палубаның борынына таба киттеләр. Анна Ильинична аны култыклап алды. 5 — Хәтерлисеңме. Казанга җитәрәк нинди ыгы-зыгы куптара идек. Барыбыз м бергә, ничек күңелле була торган иде. Безнең базардан, балалар тавышыннан бө- 3 тен пароход ду килеп торыр иде. Әйдә әле, чыннан да. бер ду кубып алыйк өле! 5 Алар дөрестән дә күңелле итеп — әүвәлге җыенуларны, шуларга бәйле төрле хәлләрне искә төшерә-төшерә әле көлешеп, өре бер тынга моңсуланып, аннан янә җанланып китеп, ашыкмый гына җыендылар. Алар гаиләсенә Казан, Кокушкино ♦ кебек хатирәләргә аеруча бай тагын берәр урын бармы икән! Мария Алексеи- аз дровнаның яшьлек еллары шунда үткән, Илья Николаевичның — гимназия, универ- ° ситет еллары. Ел саен диярлек бөтен гаиләләре, туганнары белән шушында җыел- < ганиар. Күпме кадерле истәлек монда! ” — Гомер уза шул,— дип сузды Мария Александровна, — кайчан гына Казанга х барыбыз бергә килеп төшә идек. Илья Николаевич та балалардан ким сөенмәс иде. Сашенька ничек ярата иде Кокушкино болыннарын, Оленьканы әйтәсе дә юк. Бер < җыелып алырга килешсәк тә, өч кадерле кешебез җитмәс... — Тагын кайберәүләр җитмәс иде( — дип көлде Владимир Ильич, — исәннәргә а дә бик кочак җәеп тормыйлар анда. Кинаясен аңладылар: Анна Ильинична, бармагын авызына куеп, шым булырга кушты. Баядан бирле инде ул тәрәзәдән өстәлгә төшкән эшләпә күләгәсенә игътибар итеп утыра иде. Владимир Ильич та шәйләгән булган икән: — Чабаксардан тагылды шикелле, сизгәнне үзенә белгертмәскә кирәк. — дип пышылдады да элекке тавышы белән: — Ә бит көймәгә — рукоходка барыбер барыбыз да сыймас идек, ә барыбыз да утырмагач, ни кызыгы бар аның,— дип келде. Казанга әле шактый бар иде. Палубага чыктылар. Владимир Ильич янә шпикны уйлады. Анна Ильинична белән киңәшләшеп алдылар. Үзе генә йөри икән. Казанда ничек тө юлдан яздырырга, әгәр инде пристаньга өстәмә көч чакырткан булса, итәкне җыеп кына йөрергә, жандармерияне котыртмаска тырышырга карар иттеләр. Казан ярларына карап, Владимир Ильич Федосеевны хәтеренә алды. Хәзер ул Казан дигәндә гел искә төшә. Язмышы фаҗигале булганга шулай микән? Ул Казанда Федосеев оештырган түгәрәкләрнең берсенә йөргән иде. Николай Евграфо- вичның абруе көчле булды, бөтен Идел буе аны ишетеп белә иде. Володя да аңа тартылды. Хат алыштылар. Владимир шәһәренә аны күрергә төрмәгә дә барды, ләкин очраша алмадылар. Соңыннан аларны берүк вакытта диярлек сөргенгә сөрделәр. Ләкин төрле урыннарга. Федосеев шунда һәлак булды. Әнә Казан — еракта, яр өстендә завод морҗалары, эреле-ааклы чиркәү, мәчет башлары, е якында дебаркадерлар, пристань складлары күренә башлады. Кызыл күпер ...Иделнең тимер юл күперенә җиттек. вВолгарь-доброаолец» моңсу да. тантаналы да итеп сузып кычкыртты. Гудок тавышы корыч челтәрләргә уралып кечәя- кәчәя яңгырый да, ярларга китеп, еракларда эри. Легендар кораб кызыл флотчыларның үлмәс батырлыклары сакланган истәлекле урыннарны гел шулай хөрмәтләп сәламләп уза. Күпер дә шундый тарихи урын. Ул 1913 елда салынып бетә. Романовлар нәселе патшалыгының 300 еллыгы хөрмәтенә дигән булып, аңа Романов исеме бирәләр. Ачылу тантанасына патша Николайны да көтәләр. Килми. Халык нәфрәтеннән курыккандыр. Канлы Николай кушаматын йөрт тә ничек курыкмыйсың! Владимир Ильич бу күперне күреп белмәгән. Әмма Петроградтан, Мәскәүдән Казанга җаваплы бурычлар йөкләп дуслары» озатканда яисә сугышчан операцияләр әзерләгәндә уенда ул бу юлдан, бу күпердән ничә мәртәбәләр үтмәгәндер. 1917 елның Февраль революциясеннән соң, социалистик революциягә курс билгеләгәч, Владимир Ильич Казанга үзенең иң якын көрәштәшләреннән берсе — Виктор Александрович Тихомирновны җибәрә. Тихомирнов Казанда большевикларны туплый, комитетның эшен җайга сала, «Рабочий» газетасын чыгара башлый. Урындагы Мулланур Вахитов кебек милли революционерларны дәртләндереп, аларга колач җәяргә булыша. Петроградта Бөек Октябрь революциясе җиңгәннең икенче көнендә үк, 26 октябрьда Казанда да кораллы восстание җиңүле төгәлләнә. Идел күпереннән дә ике башлы сәмруг кош сурәте мәтәлеп төшә, халык аны Кызыл күпер дип атый башлый. Чөнки озак та үпми, күперне кызыл кан түгеп, я үлем, я җиңү дип якларга туры килә. Дәһшәтле унсигезенченең җәендә бөтен Идел буе аяусыз көрәш мәйданына әверелә. Антанта штыклары Казанга төбәлгән. Көнчыгыш фронт буенча гадәттән тыш комиссия булдырылды, аның председателе итеп карт большевик Мартын Иванович Лацисны Казанга озатканда аның белән Владимир Ильич үзе сөйләште. 14 июньдә үк әле хезмәт ияләре мөселманнарга Ленин һәм Вахитов кул куйган мөрәҗәгать игълан ителде. Андагы: Эшче һәм ярлы крестьян властен яклар өчен Россиянең барлык якларыннан җиңүле революцион мөселман солдатлары ут ташкыны булып күтәрелсен, Һәм без ышанабыз, ихластан ышанабыз: үзенең бөек язмышына таба уянган мөселман пролетариаты революцион хәрәкәт тарихына данлы батыр сәхифәләр өстәр... дигән ялкынлы сүзләр меңнәрчә татар, башкорт егетләрен канатландырып җибәрде, көрәшчеләр сафына әйдәде. Мөрәҗәгать «Правда» газетасында басылган көнне Мулланур Вахитов үзе дә Владимир Ильич кул куйган мандат белән Идел буйларына, ут сызыгына җыена. Үзе язган, үзе кул куйган чакыруына Мулланур бүтәнчә җавап бирә аламы соң! Ленин инициативасы белән 24 июньдә хәрби моряк Николай Маркин Иделдә флотилия оештыру комиссары итеп билгеләнә. Эсер Муравьевның сатылуы, троцкийчыларның адым саен көпчәккә таяк тыгулары, контрреволюцион офицерларның иң хәлиткеч минутларда шәһәр саклаучыларның аркасына атуы нәтиҗәсендә Казан бирелергә мәҗбүр була. Күзен кан баскан акларның нәфсесе үсеп китә, алар күпергә — Кызыл күпергә ыргыла. Аны кулга төшерү ул — тимер юл буйлап Мәскәүгә, елга буйлап Нижнийга туры юл дигән сүз. Кызыл күперне бирмәскә! Ленин күрсәтмәсе! белән Свияжскига бер-бер артлы килеп төшкән яңа частьлар, эшче отрядлары, агитаторлар шулай дип ант итәләр. Көрәшчеләр сафына Владимир Ильич белән авыр елларда бергә чыныккан, бергә сыналган большевиклар баса. Иван Дмитриевич Чугурин. 1902 елдан большевик. 1917 елның апрелендә Иван Дмитриевич Ленинны чит илдән каршы алырга килә. Выборг район партия оешмасы исеменнән аны котлый һәм 600 нче номерлы партбилет тапшыра. Октябрь көннәрендә ул — Кышкы сарайны штурмлаучылар сафында. 5 нче армиянең оешып килгән чагы. Чугурин аның политбүлеге мөдире итеп, ярдәмчесе Каюров крестьян секциясе мөдире итеп билгеләнә. Бөтен көч Казанны азат итүгә әзерлеккә юнәлтелә. Аклар күперне саклаучыларга кабат-кәбат ташланып карыйлар, ләкин безнекеләр Идел ярына тамырны тирән җибәреп өлгерә. Тик шул көннәрнең берсендә коточкыч хәбәр барысын да тетрәтеп җибәрә: Ленинга атканнар! Кыска-кыска митингларда яңгыраган кискен, кайнар антлар, мылтык түтәсенә, туп көпшәсенә куеп язылган ихлас хатлар: «Без синең өчен дошманнан үч алабыз. Ленин, тизрәк терел генә. Син безнең белән!» Чугурин белән Каюроа та Владимир Ильичка телеграмма сугалар: «Сәламәтләнегез. Без 5 нче армиянең политик бүлегенә җитәкчелекне уз кулыбызга алдык. Мәгълүматларны Казаннан җибәрербез». Җавап та килә: «Рәхмәт. Сәламәтлегем бик ♦ тиз яхшыра. Ышанам: Казанда чехларны һәм акгвардиячеләрне, бер уңайдан аларга л булышучы канэчкеч кулакларны бастыру үрнәк төстә, рәхимсез булыр. Кайнар сә- Ч ламнәр. Ленин». 10 августта Владимир Ильич М. Д. Бонч-Бруевичка Көнчыгыш фронтны бөтен г яклап көчәйтергә кирәк дип санмын. Югары Хәрби Советка Көнбатыш фронттан иң куп санда частьлар күчерү планын эшләргә тәкъдим итүен, бу планны иң кыска срокта үткәрергә кирәклеген, сугышка сәләтле барлык частьлар китәргә тиешле- ~ ген әйтеп, яшерен язу җибәрә. . ьКазан юнәлешендәге һәр яңалыкны Ленин белеп тора, бер генә батырлык үр- Ч нәге дә аның игътибарыннан читтә калмый. 12 августка каршы төндә дошман белән сугыш вакытында чехословак фронтында революцион гаскәрләрнең группа командующие иптәш Юдин батырларча ® һәлак булды. Аның данлы истәлеген мәңгеләштерү максатында Халык Комиссарла- ? ры Советы Красная Горка тимер юл станциясен «Юдино» станциясе дип үзгәртергә " карар бирә, карарга Ленин үзе кул куя Ул арада В. И. Ленин, совнарком Иделдә чын хәрби флотилия булдыру чарасы- = на керешәләр. Большевик Николай Маркин юлбашчының ышанычын аклап, көчле — флот булдырыр өчен барысын да эшли — Нижний Новгородта революцион моряклар отряды туплана, коралландырырга мөмкин булган пароходлар табылып, алар- е; иы Нижний Новгород, Паратск завод-затоннарында ремонтлау, коралландыру оеш- - тырылв. В. И. Ленин күрсәтмәсе белән Иделгә Кара диңгездән. Балтикадан эшелон- эшелон моряклар күчерелә. Шулай ук катерлар, хәтта миноносецлар да күчерергә көл ителә. Тиешле «удноларны тәгаенләү, аларны ремонтлап, корал һәм экипаж белән тулыландырып Иделгә озату Хәрби Диңгез Халык Комиссариаты коллегиясе члены С. Е. Сакска йөкләнә. Ниһаять, миноносецлар да — «Ретивый», «Прыткий», «Прочный». «Порожаю- щий» — ерак, моңарчы күрелмәгән походка әзер. Иделгә Мариинск су системасы буйлап, ягъни Нева елгасыннан Онега, Ладога күлләрен, Вытегра, Свирь, Шексна елгаларын, Мариинск каналы шлюзларын, янә дә Ак күлне, тагын берничә елганы үтеп чыгарга тиеш булалар. 1100 километрга килеп баса. «Хәрби суднолар Балтик флотыннан Иделгә һәм Каспийга чыгып киткәч, Ленин аларның хәрәкәте турында көн саен хәбәр бирүне таләп итте. Оператив бүлек алар- ның хәрәкәтен өзлексез күзәтеп торырга һәм килеп туган барлык кыенлыкларны аңа хәбәр итәргә бурычлы иде». — дип язды үзенең истәлекләрендә Хәрби Диңгез Халык Комиссариаты оператив бүлеге начальнигы С. И. Аралов. Иделгә дивизион 22 августта чыга. Башта Рыбинскига туктый. Ләкин Владимир Ильич морякларны да, җирле властьларны да ашыктыра: «Туп. снаряд, күмер төяүне үтә тиз төгәлләп, һич тоткарлыксыз Нижнийга юнәлергә приказ бирәм. Бу эш иң кыска срокта үтәлергә тиеш». — диелә ул җибәргән телеграммада. 27 августта миноносецлар Казан янына Кызыл күпер төбенә төшеп җитә. Дошманның көчен акрынлап сыгу, йомшарту максатында безнең флотилия кем саен аның флотилиясенә ташлана, батареяларының яшеренгән җирен ачыклап, аларны утка тота, коры җир гаскәрләре, авиация белән бергәләп. Казан тирәсендәге боҗраны кысканнан-кыса бара, аны хәлсезләндерә. Аңа беренче булып көнчыгыштан һәм көньяктан 5 иче армия полклары белен Идел хәрби флотилиясе моряклары, ә төньяктан В М. Азии отрядлары бәреп керде. 10 сентябрьдә, көндезге сәгать бердә Казан тәмам азат ителде . «... Иң әйбәт хатирә...» Апасы, әнисе белән сөйләшеп утыру, Кама күренешләренә сокланып бару рә* хәт булган кебек, Владимир Ильичка тынычлыкта җитди уйланулар, китап уку да ләззәт, канәгатьлек бирә. Кирәкле китапларны ул юлга да җитәрлек алган. «...Ильич укып утырган китап битләренең бик тиз ачылып ябылуына ирексездән игътибар иттем: мин үз китабымдагы биш-алты юлны да укып чыгарга влгермим, янәшәдә, Ильич китабында, ул арада яңа бит ачыла. Ильич кулындагы ачык китапка карыйм: чит телдә язылган. — Владимир Ильич, сез укыйсызмы, әллә карап кына утырасызмы? — Әлбәттә, укыйм. Өстәвенә, зур дикъкать белән. — Ә шулай тиз укырга мөмкинме соң? Ильич елмайды: — Сез хаклы, мин тиз укыйм. Шунсыз ярамый: миңа бик күп укып чыгарга кирәк. Миңа акрын укырга һич ярамый...» Менә шулай язган үзенең истәлекләрендә революционерка О. Б. Лепешинская, Енисей буйлап пароходта Владимир Ильич белән баруын хәтерләп. Ә бу юлы ул яр буйларыннан карашын аера алмыйча бара. Нинди генә матурлыклар юк синдә. Россия! Кара инде бу кыя-тауларны! Җылыга кинәнеп изрәп яталар. Ә тегендә әнә таулар елгадан шактый еракка чигенгәннәр, ике арада тип-тигез болын җәелеп киткән. Аңа әле чалгы тимәгән. Төсле келәм кебек төрле чәчәкләрдән чеп-чуар булып утыра. Ә исе соң! «Надюша чәчәкләр ярата. Чабып бетермәсәләр, Уфага җитәрәк берәр пристань тирәсендә җыеп менәсе иде», дип уйлый Владимир Ильич. Ул тагын Надясы янына оча, аның белән серләшә. «Тиздән, инде бик тиздән без очрашырбыз!» ди ул эчке бер сөенеч белән, һәм ерактагы җете чәчәкләрне берәм-берәм күз алдына китерергә тырыша. Ул арада болын инде артта да калган. Таулар тагын елга янына ук килеп җиткәннәр. Болары шәрә түгел, ап-ак каеннар, бөдрә юкәләр белән купшыланган, ә алдарак наратлар башлана. Шәмдәй төз, сап-сары наратлар. Борынга коры ылыс, сагыз исе бәрелгәндәй булып китә. — Аня, кара әле нәрсә күренә теге нарат төбендә? — Нәрсә? Анна Ильинична җитди кыяфәттә наратларга төбәлә, ә Владимир Ильич ел- — Шуны да күрмисең, майлы гөмбә ич, кара әле, кара, ничек тезелешеп киткәннәр. Аның шаяртуыннан Анна Ильиничнага да, Мария Александровнага да рәхәт, Володя гөмбә җыярга, гомумән, урманда йөрергә бик ярата шул. «Бу сәяхәтне мин бик яхшы хәтерләп калганмын, — дип язды азактан Анна Ильинична. — Июнь ае иде, елганың җәелгән чагы, шуңа күрә Идел буйлап, аннары — Кама һәм, ниһаять, Агыйдел буйлап пароходта бару гаҗәп әйбәт булды. Бөтен көннәрне палубада үткәрдек. Володяның кәефе бик күтәренке иде, ул елгадан һәм тирә-як урманнардан бөркелгән искиткеч һаваны ләззәтләнеп сулады. Кама һәм Агыйдел буйлап барган кечкенә пароходның өске буш палубасында төнгә кадәр сузылган озын әңгәмәләребезне хәтерлим, әни, арып, каютага төшеп китә. Сирәк- мирәк пассажирлар аннан да элегрәк юк булалар. Палуба безнең икебезгә генә кала һәм тынган елга, йокыга талган ярлар арасында яшерен сөйләшүләр алып бару |бик уңай иде. Владимир Ильич үзенең гомумрус газетасы планын миңа җентекләп. рухланып сөйләде. Газета партияне кору өчен төзелеш басмалары ролен уйнарга тиеш иде... Без аның белән «Кредо» һәм «Антикредо» турында да — ул чактагы барлык җитди мәсьәләләр турында сөйләштек. Володя көр кәефле, үзенә тартып торучан иде, һәм аның белән үткән бу сәяхәт минем иң әйбәт хатирәләремнән берсе булып калды». Ялкын булып кайтырга Палубаны дөңгердәтеп матрос йөгерә иде, Владимир Ильич аның артыннан] — Кайсы пристань була, милостивый? — дип калды. — Әҗәкүл. . — Ә алдагысы, ялгышмасам, Груздевка. — Я хәтер үзеңдә, расписаниегә бер генә тапкыр күз салган идең түгелме < соң? — диде Анна Ильинична. S — Ә мин моннан ничәнче кабат узам инде, хәтерләрсең, шәт, — дип көлде < Владимир Ильич. — Әни дим, карале моны, Уфага якынайган саен җиңеләя инде әллә, Агыйдел < буйлап та үткәне бар икән бу мактанчыкның... — Хыялда дим бит мин. Сергейдә чагында Надяны кая җибәрерләр икән дип, из без карта буйлап Уфа губернасында бик еш «сәяхәт итә» торган идек. Миңа бу ж тирәләрдә инде чыннан да булганмындыр кебек тоела. Пароходка пристаньда дүрт-биш мужик керде. Боцман аларга яман җикеренә башлады. Владимир Ильич түзмәде, аска тәшел, «тамашага» колак салды. Мужик* “ ларның чабаталары лычма пычрак, трапны да, палубаны да буяп бетергәннәр. “ — Ярар инде, тышта чиләкләп койгач, нишләсеннәр,— диде теге матрос,— я үэем ышкырмын. < Ул мужикларга күзе белән генә койрык якка ишарәләде дә швабра алырга 2 ашыкты. Тегеләр буш биштәрләрен кулларына алып, аяк очларына гына баса-баса х койрыкка элдерттеләр. Пароход кузгалып китте. Эше беткәч матрос алар янына & килде. Авылдашлары, күрәсең, хәл-әхвәл сорашты. < — Груздев ике баржа икмәк озатасы ди. шуны теяргә кеше яллый ди, хет вэ- рак ипекәй бирмәсме дип кузгалу иде, бигрәк бер тәгам калмады, яңасы өлгер- з гәнче әле... — Сине, Исрафил, сырхаулаган дигәннәрне түгелме? — Ипи исе чыкса, аякланырсың, шәт, биш авыз кетеп утыра анда. — Ә Груздевныкы бар, — дип сүз кыстыра машина бүлегеннән тын алырга чыккан кочегар карт. — Бар, билгеле, бездән җыя да, менә хакы күтәрелгәч, озата башлый, Үзе* безгә дә сатмый әле, ераккарак, тагын да кыйбатрак җирләргә җибәрә. Ульяновлар кичә генә Алабуга еязен үттеләр, бүген менә Минзәлә өязе, һаркайда шушындый хәл. Ә бит кешеләр биредә иген игеп кен күрә, авызлары исә ипигә дә туймый. Ярлы-ябагай, кысыр басудагы алабута кебек, елдаи-ел арта, Алар җилкәсендә алпавытлар, авыл буржуазиясе симерә бара. «Россиядә капитализмның үсеше» дигән китабында Ленин моңа мисалны — ялланып эшләүчеләр турындагы таблицаны шушы яклардан — Алабуга еязеннән китерде. Күпме хезмәт иясе монда үзе икмәк — байлык үстереп тә юньле тормыш күрми. Ә аларны чын-чыннаи аңлы керешкә күтәрү өчен, эшчеләргә ияртү ечен күпме эшлисе бар әле. Аскы палубадан ул шактый дулкынланып менде. Анна Ильинична аның карашыннан ук сизенә: пароход аңа бик акрын бара кебек, алда күренгән сары комлыкларны, яшел болыннарны ул сулышы белән тартып якынайтыр иде. Шушы ике- еч көн тыныч ял да аны ялыктыра башлады инде. Шул ук вакытта Владимир Ильичка болай ашкынуы —тизрәк Уфага барып җи* теп, тизрәк чит илгә чыгып китәргә кабалануы менә шушы мужиклар алдында уңайсыз да кебек. Бераз сүзсез баргач, ул, Анна Ильиничнага якыная төшеп, кызу- кызу сөйләп китте: — «Искрапның чит илдә чыгуы, партия съездының читтә чакырылуы Россия социалдемократларына, эшчеләргә, менә шушы гади халыкка ничек тәэсир итәр, Анюта? һәм шундук ул. апасының бүлдерүеннән курыккандай, тагын да ашыгыбраи сөйли башлады, бу адымгның бердәнбер икәнен аңлатырга кереште: — Өзлексез проваллар Россиядә съездлар җыю мөмкинлеген тәмам бетерәләр, Мисаллар бит баштан ашкан, үзең беләсең: Екатеринославта «Южный рабочий» ниш- лөже, тамырын ук актарып ташлый яздылар. Гомуман, көньякта берничә оешма таркатылды инде. Болар бит съездга әзерлек алып барганда гына бирелгән корбаннар, ә съездның узен җыя башласаң... Юк, юк, аны Россиядә җыю— акылсызлык! Ә «экономизм* кебек юнәлешләр белән көрәшер өчен, батенька, вакыт шактый күп кирәк булачак, бу эшне тик чит илдә чыга торган орган гына уңышлы башкара алачак, партияне үз тирәсенә туплау аның гына кулыннан киләчәк. Ашыктыра, чыннан да ашыктыра иде бу кеше пароходны, бу ярларның артта калуын тели иде. Ачуланмагыз аңа. ярлар, үпкәләмәгез, хәерче мужиклар! Озак та үтмәс, «Искра» булып, партия һәм революция булып, бәхет булып кире кайтачак ул сезгә, мәңге китмәскә кайтачак. Икмәк юлы «Мулланур Вахитов» безне Дербешкада, Агыйдел тамагында төшереп калдырды. Диспетчер безгә ике-өч сәгатьтән «Иван Кадомцев» дигән теплоход килесен әйтте. Шуны көтеп рейдны күзәтәбез, яр буйларында йөреп киләбез. Кай тараф китсәң дә. иген басуларына барып чыгасың, хәтта су өстендә дә икмәк исе — ашлык төягән баржалар. Икмәкле яклар! Икмәк белән бу як крестьяны үзен дә сыйлы, мул тормышлы итте, ил табынына да өлеш чыгарып, хөрмәтле булды. Кайчан күргән ул мондый дәрәҗәне. Биредән китеп, нәкъ бер ел үткәч, 1901 елның Октябренда Владимир Ильич Уфа губернасында, Минзәлә һәм Бәләбәй өязләрендә икмәк мәсьәләсендә хәл шәптән түгеллеген анализлап, хөкүмәтнең ачлыктан интеккән крестьяннарны икмәк белән тәэмин итүдәге ялган «ярдәменә» ачынып язды. Бөек Октябрь крестьянга гомерлек хыялы — җир, ирек, тынычлык бирде. Бу турыдагы документларга кул куйган Ленин исеме аның йөрәгенә җылы нур булып төшеп ятты. Шуңа күрә дә дәһшәтле елларда крестьян Ленин ягына. Совет власте ягына басты, унсигезенче, унтугызынчы елларны Петроградта, Мәскәүдә, башка үзәк шәһәрләрдә ачлык башланып, хөкүмәт икмәк дип мөрәҗәгать иткәч, булганын үз авызыннан бүлеп, булмаганда кулактан тартып алып, еларга озатырга тырышты. 1919 ел. Интервентлар, ак гвардия илнең иң икмәкле районнарын басып алган. Үзәк ач. Зәһәр ачлык көннән-көн миһырбансызлана, Азык-төлек халык комиссары Цюрупа, ачлыктан шешенеп. Совнарком утырышында һуштан яза. Хөкүмәт членнары, шул җөмләдән Владимир Ильич та, кыйпылчык кына паекларын да Мәскәү балаларына бирдертә. Менә Ленин алдына бәрәңге ведомостен китереп салалар. Совнарком хезмәткәрләренә айга берәр поттан. Ленин исемлектә беренче. Аның турысында — 2 пот. Владимир Ильич аны 1 потка төзәтә. Ә «Н. Крупская — 1 пот» дигәнне бөтенләй сызып ата, «Совнаркомда эшләми» дип язып куя. Шушындый хәлдә дә Кызыл Армиянең Колчак яуларын җиңә алуы чын фидакарьлек, тиңдәшсез батырлык иде. Кама, Агыйдел буйларындагы икмәкле җирләр карыш арты карыш азат ителә. Кызылармиячеләр, ак бандаларга ташланып, алар алып китәргә әзерләгән икмәк эшелоннарын, баржаларны, обозларны йолып калалар. дөрләп янган амбар, складларны үзләре яна-көя булса да коткаралар. В. И. Ленин белән А. Д. Цюрупа 5 нче армия реввоенсоветына ашыгыч телеграмма суга: «Мәгълүматларга караганда, Агыйдел елгасы пристаньнарында колчак- чылар тарафыннан файдаланылмаган һәм чигенгәндә калдырылган 2 миллион пот чамасы әзерләнгән икмәк бар... Аның күләмен телеграф аша азык-төлек халык комиссары Цюрупага хәбәр итәргә... Азык-төлек Халык Комиссариаты рөхсәтеннән башка икмәк тоту тыела. 1919 ел, 13 июнь. Оборона Советы председателе Ленин Наркомпрод Цюрупа». Бу телеграмма нигезендә ашлыкны төгәл исәпкә алу, аны саклау, бик ашыгыч рәвештә елга юлларына, пристаньнарга ташыту чаралары күрелә. Озак та үтми, Ленин исеменә реввоенсовет җитәкчеләре Тухачевский белән Смирнов кул куйган телеграмма озатыла: Уфа губернасының Кама һәм Агыйдел буйлары территориясен азат иткәндә 5 нче армия— барлыгы 818153 пот икмәк тартып алды... Су транспорты кыен хәлдә була. Аклар Кама флотын тәмам эштән чыгарганнар — пароход, баржалар ватылган-шартлатылгаи, батырылган. Исән-савына да, чигенгәндә Чусовойга кертеп тутырып, өсләренә керосин, мазут сибәләр дә ут төртәләр. Ярый әле, беразын безнең матрослар коткарып кала ала. Агыйдел флоты да шул ук хәлдә. Колчак бандалары пароходларның машина- казан частьларын сүтеп, вагоннарга төяп алып киткәннәр, өлгермәгәннәрен ваткан- ф нар. җимергәннәр. Менә шушындый хәлдә калган флотны аякка бастырып җибәрү үзе генә дә 2 батырлык саналырга хаклы. Совнарком вәкил итеп җибәргән С. Ф. Авдеев. И. Т. Гав- _ рилов, В. М. Зайцев һәм башка большевик елгачылар флотны тәртипкә китерү, аны икмәк ташуга җигү өчен көчләрен кызганмый эшлиләр. Икмәкнең юлы авыр, ай бик авыр... *2 Күптән түгел Совет Армиясе Үзәк Дәүләт архивында 5 нче армия политбүлеге з инспекторы Федор Павловка кагылган документларга юлыктым. Алар шул икмәк < юлының нинди-нинди кыен булганлыгын тәфсилләп вьйләп бирделәр. 8 июньдә Федор Павловны берничә кызылармеец һәм матрос белән Әҗәкүлгә >' ашыгыч командировкага җибәрәләр. Анда төяүле баржа булырга тиеш, шуның ик- ф мәген Пөтроградка илтеп җиткерергә! Бөгелмәдән озак чакрымнар үтеп килеп җитсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр. - Колчак вәхшиләре онны, ярманы яндырып киткәннәр. Нәфрәттән, ачынудан җам- S нары әрнегән кызылармеецлар, әлбәттә, тәртәне кире борырга уйламыйлар да. „ Җыелган икмәк тагын Дүртөйледә булырга тиешлеген белгәч, Федор, иптәшләре = белән киңәшләшә дә, тиз генә шунда юл тоталар. Чыннан да, Дүртөйледә 40 мең пот чамасы он һәм борчак туплый алалар. 27 а- нче дивизия җитәкчеләре булышлыгында баржа табыла, ашлык төялә. Менә көтелгән минут та җитә — «Токарь» пароходы аны буксирга алып, Агыйдел буйлап төшеп “ тә китәләр. Ләкин шатлык кыска гомерле була — «Токарь» Идел хәрби флотилиясенең 3 нче дивизионы карамагында икән, аларны Агыйдел тамагында калдырып, хәрби флот штабына, Сарапулга китеп бара. Егетләре белән Павлов алай сугылып карый, болай бәрелеп бага, тик юньле- башлы буксир таба алмыйлар. Шуннан ул, егетләренә баржаны күз карасы кебек сакларга кушып, Сарапулга юл тота. Ләкин флотилия штабында сыңар гына да буксир табылмый. ...Иереп-йөреп тә эш чыкмагач, хәлне аңлатып, ул берьюлы ике адреска: 5 нче армиянең реввоенсоветына һәм Нижний Новгородка, су транспортының өлкә идарәсенә телеграмма язды. Үтенече бер генә: буксир! Шунда аның бу көннәрдә үзен тетрәтеп йөргән бөтен уйлары, борчулары, өметләре бер ноктага укмашты да өченче телеграмма булып дөрләп кабынды — ул кабаланакабалана тагын бер адресны язарга тотынды: Мәскәү, Эшче һәм крестьян оборонасы советына, Ленинга... _ Тагын көтү. Атна үтә, ун көн. Баржага көн саен әле власть вәкилләре, әле ярлы-ябагай, әле бандитлар килеп чыга. Берәүләренә яхшылап аңлаталар, икенчеләрен, икмәкне ач балалар көтә, менә карагыз, үзебез дә как сөяккә калдык, бер кадагына тимибез дип үгетлиләр, өченчеләренә мылтык терәп каршы торырга, өркетергә туры килә. ■ Ниһаять, аларга таба да бер буксир борылыр икән! Казаннан җибәргәннәр. Капитанны кочаклап алалар. Шулай да Федорның каткан бәгыре тиз генә эреп китә алмый. Әйтә: — Рыбинскига чаклы бер кайда туктамаска, беркемне тыңламаска.— ди. Үзе болай гына кебек итеп наган кобурасын рәтләп куйгандай итә. Карт капитан үзеннән күп яшь Федорның ишарәсеннән мыек астыннан гына елмаеп куя — Сайга утырудан гына алла сакласын диегез инде, бер нинди түрәгә баш ию юк, беане монда иң зур начальство җибәрткән бугай. «Ленин» дип уйлады Федор. Күзләре очкынланып китте, хәтта тамагына төер бөялде. «Менә, ичмасам, кеше!» Кәрван чыннан да бер җирдә дә тоткарланмады, хәтта Казан белән Нижнийга да ягулык алырга гына кереп чыктылар. 1 июльдә Рыбинскига килеп җиттеләр. Кызу җан Павлов бу юлы инде станцияны аякка бастырды. Эшчеләр, матрослар ярдәмгә чакырылды. Федор белән бергә делегат-кыэылармеецлар үзләре арка тире* вере чиләнеп купканчы тиргә батып капчык ташыдылар. Баржадагы икмәк бер тәүлек дигәндә вагоннарга күчеп беткән иде. Тик вагоннар бик шома гына тәгәрәп барып җитә алмадылар. Тимер юлларда да вагон, паровозлар һәм... тәртип тәмам какшаган көннәр иде. Паровоз 42 вагоннан артыгын тарта алмый, башка состав белән озатырбыз дип, башта җиде вагонны аерып калдырдылар, аннары Бологое станциясенә җиткәнче, буксалары янып, ярты җаннарын өзеп алган кебек, тагын дүртне калдырырга туры килде. Шулай да Павлов Медведевка станциясенә җиткәч, болай да санаулы егетләренең икесен кире борды: калган барлык вагоннарны җыеп, ничек тә Петроградка китереп җиткерергә! Юлдан ук Павлов үзләренең якынаюын Петроград оборона советына хәбәр итә. Совет икмәкнең бераз өлешен Петроград тирәсе пунктларында ук калдырырга куша. Ә утыз вагон икмәк, Петроградның үзенә китереп җиткерелеп, делегация аны Совет власте вәкилләре кулына тапшыра. Шәһәрдә шатлыкның чиге булмый. Икмәкнең соңгы запаслары да бетеп, халыкка бишенче көн инде бер грамм бирелмәгән була. Меньшевик, эсер кебек кара көчләр, үлем көткән козгын кебек, туктаусыз каркылдап, кешеләрдә ризасызлыклар, гаугалар чыгарырга маташканнар. Предприятиеләрдә митинглар оештырыла, эшчеләр Павловка һәм аның егетләренә һәркайда ихластан рәхмәт укыйлар, күтәреп кенә йөртмиләр. Делегатлар исә фронт хәлләрен сөйлиләр, транспорттагы кыенлыкларга зарланалар, петроград- лыларның да түземлекбатырлыкларына соклануларын яшермиләр. Фронтка өйләнеп кайткач дошманны тизрәк, аяусызрак кырырга вәгъдә бирәләр. Болар да эшчеләрне икмәк белән бер үк дәрәҗәдә канатландырып, дәртләндереп җибәрә. Предприятиеләрдә Кызыл Армиягә биреп җибәрергә тиз арада китап-матбугат җыйдылар. Тәмәке җыю башланды. Петроград оборона советы, 5 нче армия штабы җитәкчеләренең үтенечен канәгатьләндереп, делегациягә күп кенә пулемет детальләре, хәрби карталар, бүтән кирәк-ярак хәстәрләп тапшырдылар. 25 июльдә делегация исән-сау Уфага кайтып җитеп, шул көнне үк Павлов политбүлектә заданиенең ничек үтәлүе турында рапорт язарга утырды. Ленин телеграммасын үтәү ечеи оештырылган икмәк командировкаларының берсе менә шулай төгәлләнде, Караңгыда җемелдәгән нурлар Владимир Ильич каюта стенасына, палубага бәреп яуган яңгырдан уянып китте. Каютада дөм-караңгы. Юлга чыккач, берниуө көн рәттән мондый гына тавышларга һич исе китмичә рәхәтләнеп йоклаган иде. Ь*фага якынайган саен, йокы кача бара. Аның каравы, хәзер Надя күз алдыннан бөтенләй китми диярлек. Очрашасы башка кешеләр дә берәм-берәм килеп баса. Тәрәзә пәрдәсен аз гына күтәреп, Владимир Ильич тышка карады. Баз эчедәй караңгы. Пароход туктаган бугай, чайкалуы җилдән, дулкыннан шикелле. Бөтен дөньясы үлем тынлыгында. Ник бер сукыр ут чырае булсын. Бу тирәләр Бөре өязе булырга тиеш. Үзенә каршы кешеләрне патша менә шушындый алла каргаган базларга дөмектерә дә инде. Ләкин барыбер рухларын сындыра алмый. Теге юлы, февральдә, биредән аның белән очрашырга Ольга Афанасьевна Варенцова килгән иде. Аптекман квартирасында оештырылган җыелышта булды. Ленин белән теләктәш иде. Моннан Воронежга күчкәндә ул Надежда Конфантиновнаның адресын алып китеп, аның белән бәйләнешен тегеннән дә яңартып җибәргән. Надежда Константиновнаны ул Бөредәге башка иптәшләр белән дә таныштырып калдырырга тиеш иде. Өлгердеме икән? Очрашуга килә алырлармы? Казаннан исә Минзәләгө хәбәр салырга өлгерделәрме икән? Мишеневны ничек тә күрергә иде. Моңсу гына елмаеп, янә Надя килеп баса. Владимир Ильичның зарыгып сагынган йөрәге кысылып-кысылып куя. Күрешмәгәнгә дүрт айдан артты. Февральдә нишләп шулкадәр кабаланып китеп баргандыр. Уфа —- Петербург түгел, күпме яшәсәң да, бәйләнүче булмас иде. Хәер, һәр көн, һәр сәгать санаулы иде шул. Бу юлы да, ничек кенә сагынган булма, барыбер озак юанып булмаячак. Тагын аерылышу, тагын зарыгу Надяның сәламәтлеге болай да мактанырлык түгел, өстәвенә аларның килүе күпме эш, мәшәкать, ә киткәч әле тагын күпме өстәләчәк. Бу көннәрне бергә- бергә, күңелле итеп үткәрәсе иде, иң мөһиме, Надяның үзендә дә, аның таныш- иптәшләрендә дә киләчәккә ышанычны ныгытып, озак вакытларга сүрелмәслек итеп беректереп калдырасы иде... Февральдә очрашканда ук әле Уфадагы иптәшләр яхшы тәэсир калдырганнар иде. Хәзер менә һәркайсы берәм-берәм тагын күз алдыннан үтәләр. Цюрупа, Ге- зенбуш, Петренко, Крохмаль... Пискуновлар да анда булачак: тагын бәхәсләшергә туры килерме? Надя бит яңа танышлары Кадомцевлар гаиләсе, эшче Якутов турында да язган иде. Шәп, шәп! Надяга ошагач, кызык кешеләр булырга тиеш. Тизрәк күрәсе, сөйләшәсе иде үзләре белән! ...Иртән дә күк йөзе авыр болытлардан арынып бетмәгән иде әле. Торып-торып пароходны яңгыр юып ала. Ләкин шундый көнне дә табигать ягымлы, тирә-як матур күренә, һава аеруча сафланган иде. Болытлар арасыннан кояш чыгып торганда яр буйларыннан сыек кына, нәфис кенә пар күтәрелә. Ульяновларның кәеф әйбәт иде — ниһаять, Уфага якынаеп киләләр. Әйберләрне төйнәп, палубага ук чыгарып куйдылар. Ул арада сул якта яшеллеккә төренгән таулар башланды. Вакыты-вакыты белән күккә үрелгән шәрә кыялар, горур сакчылар кебек, елга өстенә үк чыга. Пароход чарыкларының тырышып-тырышып шапылдау тавышы аларга бәрелеп, кире су өстенә, пароходка кайта. Әнә яшеллек араСынңан каралты-куралар, ә су өстендә ярга сыенган көймә, саллар күбрәк күренә башлады. Кайдадыр якында гына, кыялар артында гына, паровоз кычкыртканы ишетелде Анна Ильиничнаның сораулы карашына юлыгып, Владимир Ильич — Чуен юл биредә ярга сыенып үтә. Шәһәр читеннән. Ә Уфа үзе тау башында, моннан бөтенләй күренми, — дип төшендерде, ә үзе тагын да бирелебрәк алга текәлде. Анда инде яңгыр пәрдәсе эченнән тонык кына булып Сафронов пристаненың агач амбарлары, күкшегән баржалар арасыннан шактый купшы дебаркадер аерылып күренде. Анда төрле-төрле зонтлы, төрле киемнән кешеләр төсмерләнде. Владимир Ильич бик текәлеп карап торгач, шулар арасыннан Надежда Константи- новнаны һәм әбисе Елизавета Васильевнаны күргән кебек булды, «Исәнмесез, ка- дерлеләрем!»— диде ул эченнән. . Хәл-әхвәл сораша-сораша ашап-эчеп алгач, тәбәнәк кечкенә бүлмәнең бик кысан икәнен тойдылар, өстәвенә ифрат та бөркү иде. Яшьләрнең тизрәк урамга чыгасы, Уфа карыйсы килде. Тик әбиләр урамда озак юанмадылар, яшьләрне калдырып, ял итәргә янә ейгә кайттылар. Елизавета Васильевнаның кунакларны сыйларга хәстәрләнәсе бар иде. Мария Александровна да көпә-көндез ятып торуны яхшысынмады, килененең өстәлендә каләм, кәгазь күреп, шунда килеп утырды. Уфаларны сәламәт-имин күрел, ул инде бераз тынычланган иде. Володяны исәнсау китереп җиткерүенә бик тә шат иде. Тик күңел дигәнең инде яңа уй, яңа борчу эзләп тапкан: Подольскида калган балаларның ни хәле бар икән? Безнең өчен борчылып торалардыр инде, җәһәт кенә хат язып салырга кирәк. «1900 ел, 15 июнь. Уфа шәһәре. Ниһаять, сәгать 12 дә килеп җиттек. Монда да шулай ук яңгырлар коя, шулай итеп, шәһәргә дә — 4 чакрым тауга — бераз яңгыр астында менәргә туры килде, коточкыч пычрак. Н. (Надежда) һәм Е. В. (Елизавета Васильевна) сау-сәламәт. Сезгә сәлам әйтәләр. М. Грачевскаяга кергән идек, тик, кызганычка каршы, өйдә булмадылар. 50 чакрым тирәсендәге хуторга киткәннәр. Безнекеләрнең квартирасы безгә бер дә ошамый. Тәбәнәк бүлмәләр, котчыккыч бөркү һәм өстәвенә биек текә баскыч. аннан бик еш менеп йөрергә туры килә. Сездән хат көтәм, кирәк булса, телеграмма сугыгыз. Икегезне дә. кадерлелөрем минем, каты үбәм. Әниегез*. Бу вакытта Владимир Ильич, Анна Ильинична Надежда Константиновна «җитәкчелегендә*. бирелеп сөйләшә-сөйлөшә, Уфа белән таныша-таныша, яңа дуслар белән очрашырга ашыгалар иде.