Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ АЧКАН ДӨНЬЯ

Иҗат биографиясеннән кайбер эскизлар әшрият бинасының пыяла ишекләрен ачып, уртача буйлы, салмак хәрәкәтле бер кеше эчкә үтә. Чигә чәчләренә чал кергән, йөзе уйчан, ләкин һәрбер хәрәкәтеннән ихтыяр көче, энергия сизелеп тора. Кешеләр белән очрашканда аның йөзе яктырып китә, ул һәркем белән җылы исәнләшә, хәл- әхвәл сораша, аннан җитди карашын сиңа юнәлтеп, бер мәл тын тора. Әйтерсең, эчке кичерешләреңне укый. Күзләре сине үтәдән-үтә күреп тора кебек... Ә аннан соң көндәлек мәшәкатьләргә кереп чума ул. Лабораториядәге кызыл лампаның тонык яктысында фототасмалардагы йөзләрчә кадрлар күздән кичерелә, химик сыекчалар салынган зур ванналар рәсемнәр белән тула. Тормыш — иксез-чиксез океан кебек. Аның кабатланмас мизгелләре дә хисапсыз. Ләкин шунысы кызганыч, кайберәүләргә аларны күрү, тою, ишетү сәләте бирелмәгән. Моның өчен тормышны үтә яхшы белергә, үтә сизгер һәм нечкә күңелле булырга кирәк. Фотожурналист Әсрар Шакирҗанов төшергән рәсемнәрне караганда, әнә шундый фикергә киләсең. Армиядән кайтканнан соң Әсрар Кама ГЭСы төзелешендә эшли башлый. Монтажчы һөнәрен ярата һәм җир җимертеп эшли егет. Аз гына буш вакыты булдымы, төзелеп килүче бинаның иң биек катына менеп баса да, онытылып, тирә-якны күзәтә. — Ах! Нинди матур син, туган як!.. Табигать белән сихерләнеп йөргән егетне түбәнгә чакыралар: — Әй, Шакирҗанов, төш тизрәк монда, безне рәсемгә төшерергә килгәннәр, газетадан. Өлкә газетасыннан килгән фотокорреспондентның эшен Әсрар бик кызыксынып күзәтте. «Ул-.i дөньяның матурлыгын барыннан да күбрәк күрәдер-. — дигән төслерәк иде аның карашы. Фотограф исә монтажчы егетләрне төрле-төрле кыяфәтләрдә бастырып рәсемгә төшерде дә кител барды. Күпмедер вакыт үткәннән соң егетләргә корреспондент төшергән фоторәсемнәрне күрсәттеләр. Барысы да ошатты. Тик менә Әсрар гына рәсемгә бик озак карап уйланып торды һәм соңыннан әйтеп куйды: — Ошап бетми миңа бу рәсем. Алда арматура тимерләре тырпаеп тора, ә кешеләр артта калган, йөзләрен бөтенләй танырлык түгел. Мин булсам, болай тө шермәс идем. ГЭСны тимер төземи бит. кеше төзи, тимернең үзен дә кеше ясый. Шулай булгач, нигә аны алгы планда күрсәтмәскә!! Әсрар күп уйлана бу турыда. Соңыннан, түзмичә, кибеткә барып, бер гади генә фотоаппарат сатып ала һәм аны эшкә дә алып йөри башлый. Бригада членнарын, монтажчыларны рәсемгә төшерә, акрынлап фото ясау серләрен үзләштерә. Егетнең чынлап торып шулай мавыгып китүен иң беренче булып стена газетасы редакторы сизеп ала. Н — Әсрар дус. тиздән Тезүчеләр көне җитә, шул уңайдан үзебезнең газетаг» берничә алдынгы егетнең рәсемен төшерә алмассыңмы? — дип сорап куя ул бер көнне. Әсрар риза, әлбәттә. Икенче көнне инде ул әзер рәсемнәрне китереп тә күрсәтә. Редколлегия членнары башта сүзсез калалар. Ә аннан соң аны дәррәү урап алып мактау сүзләре яудырыла. — Арабызда талант иясе яши икән ич... Әсрар тормышында яңа борылыш әнә шулай башлана. Стена газетасы редакторы аның рәсемнәрен Казаннан килгән журналистларга да күрсәтә. Алар исә бер рәсем.че алып китәләр һәм өлкә газетасында бастырып та чыгаралар. Матбугатка салынган беренче сукмак аны еракларга алып китә. Әсрар Шакирҗановның иң яраткан темасы — Кеше, замандаш образы. Кешедәге матурлыкны күрү өчен ул меңнәрчә чакрым юл үтә. Кар-бураннар да, җил- яңгырлар да киртә була алмый аның юлында. Хезмәт кешесе образы аның өчен аеруча кадерле. «Чөнки кешенең характеры бөтен тулылыгы белән хезмәттә генә ачыла», — ди ул. Әсрар Шакирҗановка иҗатында бай тормыш тәҗрибәсе дә нык ярдәм итә. Ул яшьтән үк колхоз эшендә чыныгып үскән. Аннан соң йөк бушатучы, фрезерчы, токарь, механик булып эшли. Шакирҗанов төшергән рәсемнәр йөз меңнәрчә, миллионнарча кешеләрдә соклану тудыра. ...Кара җиргә ике механизатор сузылып яткан. Көндезге аш ашыйлар. Алларында — үз куллары белән үстерелгән хуш исле икмәк. Егетләр бер-берсенә су тамчылары кебек охшашлар — игезәкләр. Әлеге матурлыкка игътибар итүчеләр булдымы икән? Әсрар Шакирҗанов исә бу күренештә хезмәт кешесенең гомумиләштерелгән образын таный алган. «Хәзер без күбрәк кеше иҗат иткән матурлыкка гына соклана башладык төсле. Ә бит гүзәллекнең башы табигатьтә, гүзәллекнең асылы табигыйлектә. Без үзебез Ә. Шакирҗанов фотоэтюды. дә—табигать баласы...»—ди Әсрар ага. Шуңа күрә аның иҗатында табигать белән кешеләр арасындагы менәсәбәт аерым урын тота. ...Тугры хезмәтче, уяу сакчы, авыр хәлләрдән коткаручы... Кешенең мәңгелек дусты булган этнең әнә шундый сыйфатларын оста чагылдыручы рәсемнәр беркемне дә битараф калдырмый. Яки менә читлек аша карап торучы зәңгәр чәшке. Дөнья базарларында ул алтын бәясенә тора. Тиресенә кызыгып, кешеләр чәшкене бөтенләй кырып бетерә язганнар. Шакирҗанов рәсеменнән дә ул шулкадәр моңсуланып, күзләрен тутырып карый, миңа тимәгез, кешеләр, карагыз, мин нинди матур, дип әйтергә тели кебек. Әсоар аганы кайвакыт яшь журналистлар, фотографлар уратып алалар да, ана төрле сораулар яудыра башлыйлар. — Бер үк вакытта бер үк объектны төшердек ләбаса,—дип аптырый кайберсе. — Безнең рәсемнәр стена газетасыннан ерак китә алмады, ә сезнең рәсемнәрне үзәк газеталар бастырып чыгарды. Остаз серле генә елмаеп җавап бирә. — Рәсемең кешеләр игътибарына барып җитеп, кайтавазын үзең ишетмичә әле кадр юк, — ди ул. — Әгәр дә ул үзеңне сокландырган, үзеңне сискәндергән икән, димәк, башкаларда да шундый ук хисләр уятачак. Әйе, хак сүзләр. Рәсемеңә иҗади фикер салынмаган булса, аның чиста һәм контрастлы күренүе генә беркемне дә дулкынландырмый. Әсрар Шакирҗанов рәсемнәре исә публицистик яңгырашы белән көчле. Ул рәсемгә исем куярга дә, текст- аңлатма язарга да онытмый. Рәсемен редакциягә тапшыргач та, һаман борчыла, кабат-кабат әйләнеп керә, тексттагы җөмләләрне үзгәртә, ә кайвакыт инде иртәгә- берсекөнгә газетада урын алачак фотоларны да яңасы белән алыштыра. Соңгы елларда Әсрар Шакирҗанов туган як кешеләре һәм республикабыз табигате турында бик куп фотохикәяләр, очерклар, парчалар сериясе иҗат итте. Аның әсәрләре яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә ярдәм итә, кешеләргә табигать дөньясының гүзәллеге турында сөйли, аны күз карасы кебек сакларга чакыра. Шигъри тел белән, матур сурәтләү чаралары кулланып язылган ул язмаларны һәм аларның мәгънәсенә туры килеп торган тирән эчтәлекле рәсемнәрне укучылар яратып кабул итте. Әсрар Шакирҗанов үзәк газеталар оештырган күп санлы фотоконкурсларда җиңеп чыкты. ...Безнең алдыбызда бер калын дәфтәр ята. 1976 елның май аенда Әсрар Ша- кирҗановның Казанда үткәрелгән фотокүргәзмәсен караган тамашачылар анда үз фикерләрен, теләкләрен язып калдырганнар. Кемнәрнең генә имзасын очратмыйсың бу дәфтәрдә. Эшче һәм колхозчы да, төзүче һәм инженер да, врач һәм галим дә. журналист һәм язучы да күргәзмә авторының талантына, осталыгына соклану белдергәннәр Ә фотограф үз һөнәренә һаман тугрылыклы. Объективлар һәм фото кирәк- яраклары салынган зур сумкасын күтәреп, ул иген басуларына, завод-фабрикаларга чыгып китә, кабатланмас мизгелләрне фототасмага теркәп. Идел буйларыннан, урман сукмакларыннан дистәләрчә чакрым юл үтә, мәңге үзгәрештә булган дөньяга яңа тәрәзәләр ача.