Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Галим һәм язучы Ибраһим Нуруллинның •Тукай» исемле китабы Мэскәүдэ •Атаклы кешеләр тормышы» (ЖЗЛ) сериясендә 1977 елда басылып чыккан иде. Татарстан китап нәшрияты исә 1979 елда шул ук китап белән татарча еАтаклы кешеләр тормышы» сериясен башлап җибәрде. Татар халкының бөек шагыйренә багышланган китапны укучылар һәм җәмәгатьчелек җылы кабул итте. Түбәндә китап турындагы кайбер фикерләр тәкъдим ителә. ■Тукайжы рәхәтләнеп укып чыктым. Дөресен әйтим, ниндидер гадәттән тыш ачышлар юк анда, ләкин иң мөһиме — материалны төгәл белү, (нагыйрьгә, гомумән, шигърияткә һәм туган әдәбиятка мәхәббәт бар. Тукайны мин күптән яратам. куәтле һәм трагик фигурасын күз алдыма китергәндә, үзем дә аның фаҗигасен кичергәндәй булам. Шуңа күрә дә китаптагы кечкенә генә фальшь та күңелемне рәнҗетер иде. Бәхеткә каршы, китап таләпчәнлек хисе белән, изге теләктән язылган. Китаптагы кайбер корырак урыннарны мин шулай ук җаваплылык хисе белән аңлатыр идем. Ә ул сыйфат язучы өчен, бигрәк тә зур әдәбият һәм зур шагыйрь турында язучы өчен бик тә мөһим! НАФИ ДЖУСОЙТЫ осетин әдибе, тәнкыйтьче, галим. Цхинвали. ■Тукайпны үэемчә зур игътибар белән укып чыктым. Укыл чыктым да уйга калдым. Тукайны мин ШКМ (колхоз яшьләре мәктәбе) укучысы буларак кына беләм икән. Габдулла миңа хәзер кеше буларак (холык-фигыле) һәм катлаулы шәхес буларак (дөньяга карашы, эчке каршылыклары) яңа яктан ачылды. ЮНЫС әминов, драматург. * Әлмәт. Татар язучысы Ибраһим Нуруллин зур кыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай бик кирәкле китап бастырып чыгарды. И. тырышлык һәм кыюлык күрсәтеп, хал- турында күптән көтелгән җитди һәм Нуруллин моңа кадәр дә Тукайга багыш» ланган күп кенә кызыклы хезмәтләр язган булса да, әлеге китап шагыйрь турындагы иң зур, иң җитди әсәр, шуңа күрә дә ул һәрьяклап игътибарга лаеклы. Мин үзем Тукайның беренче шигырьләреннән алып һәр язганын диярлек укып, күзәтеп барган кеше. Тукай Казанга Уральскидан 1907 елның сентябрендә килде. Ә мин 1908 елның сентябрь аенда «Казанская татарская учительская школа»да — ягъни КТУШта укый башладым. Безнең мәктәптә Тукайның дуслары, кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов, Мөхетдин Корбанга- лиев, шулай ук Сәгыйть Сүнчәләй, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Габдулла Кариев һ. б. еш булалар иде. Алар безнең әдәби кичәләрдә катнаштылар, безне Тукайның фельетоннары, юмористик, сатирик парчалары басылган «Яшен». «Ялт-йолт», «Аң» кебек журналлар белән таныштырдылар. Кыскасы, мин Тукайның талантын хөрмәт иткәнгә, аның иҗатын яратканга, И. Нуруллинның да китабын кызыксынып, җентекләп, игътибар белән укып чыктым, һәм, дөресен әйтергә кирәк, китаптан канәгать калдым. Автор китабын яңа архив материалларыннан, истәлекләрдән файдаланып, язасы материалын белеп, яратып язган. Гомумән, шагыйрьнең кырыс та, трагик та булган тормышы ышандырырлык итеп, бернинди арттыруларсыз бәян ителә. Тукай турында аз язылмаган. Әмма И. Нуруллин «Тукай» китабын язганда халык шагыйрен бернинди гөмансыз, бары тик төгәл чыганаклар нигезендә генә күрсәтүне максат итеп куйган һәм максатына тулысынча ирешкән дә. Китапның укучылар тарафыннан яратылып укылуы нәкъ шул хакта сөйли. ЯКУБ ЧАНЫШЕВ, отставкадагы генерал-лейтенант, 1917 елдан КПСС члены. Мәскәү. ХӨРМӘТЛЕ ИБРАҺИМ! Бүләгең белән бик шатландырдың. Рәхмәт! Бер айга якын больницада ятам. Шул чакта «Тукай»ның килеп төшүе күңелне күтәреп җибәрде, ике көн дигәндә инде укып та чыктым. Мавыгып укыдым. Китап бик төпле. Достоверна (башкортча сүзен таба алмыйм). Тасвирлауга мавыгып, «купшылык» артыннан куып дөреслек көчен киметмәгәнсең. Шул ук вакытта, бик җиңел укыла. Мин бит заманында синең газапларыңның күзәтчесе дә булдым. Җиңеп чыккансың. Әфарин! Иң яхшы теләкләр теләп калам. МОСТАЙ КӘРИМ, Башкортстанның халык шагыйре. Уфа. ХӨРМӘТЛЕ ЭНЕМ ИБРАҺИМ! Китабыгызны бик зур кызыксыну белән укып чыктым. Сез Тукай биографиясен, аның иҗат үсешен өйрәнүгә бик зур хезмәт куйгансыз. Үзегезгә хас булган эзләнү, тикшеренү сәләте өстенә әдиплек талантыннан да тулысынча файдалана алгансыз. Мин Сез куйган проблемалар һәм аларны чишүегездән тулысынча канә- гатьмен. Иң әһәмиятлесе: Сез катлаулы һәм четерекле мәсьәләләрдән качмыйсыз, киресенчә, аларны уртага куеп, объектив чишәргә тырышасыз. Шул ук Камил Мо- тыйгый мәсьәләсе. Сез Мотыйгыйны 1905—1907 елларда халыкка матбугат таратуга куйган зур көчен Тукай үсешенә, Тукайның шагыйрь буларак формалашуына күрсәткән хезмәтләрен инкарь итмисез. Буржуаз революция елларындагы Камил Мо- тыйгый эшчәнлеген тулы һәм объектив бәялисез. Шуның беләи бергә Камил Мотый- гый характерына хас булган куп кенә йомшак якларны ачып, реакция елларында аның икеләнүләренең сәбәбен аңлатырга тырышасыз. Мине бигрәк тә Сезнең архив материалларын тиешле формада файдалана алуыгыз шатландырды. Сәгыйть Рә- миев, Фатих Әмирхан, Г. Камал, һ. б. шундый Тукайга якын мөнәсәбәттә булган шул чорның талантлы кешеләре турында язган эзләнүләрегез шулай ук объектив дөреслектә бирелгәннәр. Ибраһимов белән каршылыкка аерым туктап та, бик яхшы эшләгәнсез. Ике зур талант, ләкин килешә алмаганнар. Тормышта, әдәбият дөньясында андый хәлләрнең дә булырга мөмкинлеген дәлилләр аша раслыйсыз. Татарлар арасында культура таратуда прогрессив мулла һәм руханиларның рольләре берничә урында зур мәсьәлә итеп куелган һәм, минем фикеремчә, бик дөрес чишелгән. Мин үзем Себер шәһәре Атбасарда башлангыч белем алдым. Шул ком эчендә югалып утырган, тимер юлдан 360 чакрым ераклыктагы шәһәргә Буби авылында белем алган Әфләтунов исемле укытучы, хатыны Мәгъсүмә белән килеп. 1910—1917 елларда татар халкына белем һәм һөнәр өйрәттеләр Чакырылган мәҗлесләрдә, билгеле, алар корьән аятьләрен дә укыйлар иде, мәктәптә дин дәресләрен дә алар алып бардылар. Шулар аша без, укучылар, беренче мәртәбә татар газеталарын күрдек. Тукай, Ш. Камал, Г Ибраһимов шикелле язучы-шагыйрьләр турында беренче белемне шулардай алдык. Тукайның үлем хәбәрен ишеткәч, мәктәптә укуларны туктатып, хор белән Тукай шигырьләрен җырлаганыбыз һәм елый- елый өйгә кайтканыбызны мин хәзер дә хәтерлим. Шул сәбәпле, халык яңача укытучыларны яхшы каршы алды, кадим мәктәбендә укучылар кимеде. Сезнең зур хезмәтегез буенча кечерәк кенә фикерләр әйтер өчен дә. билгеле, әсәрне тагын бер мәртәбә ашыкмый укып чыгарга кирәк. Ихтимал, үзегез белән тагын берәр очрашу мөмкинлеге булыр. Сезнең бу хезмәтегез халык арасына да тиз таралды. Ихтимал, икенче мәртәбә дә бастырып чыгарырга туры килер. Сез. гомумән, Тукай турында һаман чыгышлар ясап торасыз. Минем фикеремчә, Мотыйгулла хәзрәт хатына киңрәк тукталу кирәк иде. Мәсәлән. Мотыйгулла хәзрәт Тукайның гаруз гыйлемен бик теләп өйрәнгәнен һәм шуларга ияреп, шигырьләр төзеп, үзенә күрсәткәнен һәм үзенең ул шигырьләрне «бәрәкалла» дип. хуплап каршы алуын яза. Шулай ук остаз белән шәкерт арасында сүз көрәштерүләр булганны, Тукайның капиталның зарарын аңлатырга тырышуын әйтә. Мин үз лекцияләремдә ул материалдан күп еллар файдаландым, ләкин, кызганычка каршы, тулысы белән ул хат текстын языл алмаганмын. Теләсәгез, Сез аны һәрвакыт таба аласыз. Сезгә бик күп сәлам белән, МАҺИНУР ФӘИЗУЛЛИНА. Алабуга. ХӨРМӘТЛЕ ИБРАҺИМ! Ифрат кыйммәтле бүләк җибәргәнсез, бик шатландым рәхмәт! Бу изге эшегезне ишетеп элек тә куанган идем. Аны укыл чыгу насыйп булгач, тагын бер шатландым. Китап Тукайның үзе кебек гади генә, күңелле дә. моңсу да итеп язылган. Шагыйрьнең хаста йөрәк дәртен, үкенеч һәм сызлануларын әйтеп бетергесез, әлбәттә Рус укучыларын бу бөек кеше белән таныштыру бер дә җитәрлек түгел иде әле Сезнең бу мәшһүр китапханәдә чыккан матур китабыгыз Тукай мөхлисләренең күңелләрен шат ител кенә калмас, бәлки мәгълүм дәрәҗәдә сәяси-мәдәни вакыйга да булыр дип уйлыйм. Сезгә баш иеп, ӘСГАТЬ МОХТАР үзбәк язучысы. Ташкент