Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТҮРЕБЕЗДӘ: РУС МӘСӘЛЧЕЛӘРЕ

Рус әдәбиятында мәсәл моннан ике йез илле еллар чамасы элек ук инде мактаулы урын били башлый. ‡‡‡‡‡‡...Русъ илендә мәсәл шуңа, күрә гадәттән тыш уңыш казанды ки. чөнки ул бездә очраклы рәвештә түгел, ә мәзәк сүзне, кызыкны. аны куллануны чиксез яраткан халыкның рухи ихтыяҗы нигезендә туды... Мәсәл, сатира буларак, чын мәгънәдә поэзия ул... Мәсәл, сатира буларак, бу өлкәдә талантлы һәм акыллы эшлеклелэр эле булганда, һәрвакыт шигъриятнең гүзәл бер төре булды һәм һәрвакыт шулар булып калачак» (Белинский) . Михаил Ломоносов 1711—1765 Үзенең *Риторика»сында (1748) М. Ломоносов рус әдәбияты тарихында беренче буларак мәсәл жанрының аңлатмасын бирә: »Ул. кыска күләмгә сыйдырыл- ган фиквр буларак, нәсихәт белән бәйле иҗат, чөнки аңарда фикер шул нә- сихәттән китереп чыгарыла». Галим һәм әдипнең үз иҗатында »Риторика» китабы өчен махсус язылган өч мәсәл бар. Өйләнү ул —зур шатлык та, үкенеч тә. Туйлар шаулы, туйлар матур-күркәм була. Зур кесәңдә буп-буш янчык йөртсәң дә син, Купшы кием киеп йөргән иркәң була. — Ул тискәре булыр. Кире киңәш бирер, Көйли белер хаксыз бәхәс җырын да ул. ...Менә мисал — мужик сүзе: суга батып Юкка чыккан шундый ханым турында ул. Сорый икән бер ир биек ярга килеп: «Күрмәдеңме кемдер суга батканны син?» «Аны эзләп түбән таба бару кирәк, Беләсең бит су түбәнгә акканны син». «Аңлыйм, күрше... Синең күңел, беләм, уяу, Менә хәзер шул хаклыкны сизми микән: Минем хатын гел сөйләде миңа каршы, Ул агымга каршы һаман йөзми микән?1.» ‡‡‡‡‡‡ Әсарләрсиек тулы басмасы Мэскәу. АН СССР. 1955. 8 том. 575—576 битләр. Иван Хемницер 1745—1784 Астрахань шәһәрендә килере чамалы булган штаб-лекарь семьясында туа. 1757 елда ата-анасыннан рөхсәтсез пехота полкына солдат булып языла. Германиягә каршы походта катнаша. Соңыннан Тау эшләре ведомствосында эшли, минералогия буенча хезмәтләр яза. Смирнада рус консулы була. Мәсәлләр һәм әкиятләр китабын, уз исемен яшереп. 1779 елда чыгара, ә 1873 елгы басма шул текстны кабатлый. Бәйдәге эт Һәркемгә кирәк ул иркенлек һәм ирек. Әмма аны яулау — гаять читен нәрсә. Ошбу эшкә кирәк уйлап алынырга, Кирәк үз башыңа бәла китермәскә. Бәйдән ычкынмакчы була бер көнне эт. Тартып өзелмәгәч, чәйнәп өзә бауны. Ләкин тагын бәйләп куя хуҗа аны — Тик... хәзер эт инде шактый кыска баулы. Иван Дмитриев 1760—1837 Сембер алпавыты семьясында туа. Җиде яшендә Казан пансионына укырга керә, аннары Сембердә укый. Ундүрт яшеннән Петербургтагы Семеновский полкка язылып хезмәт итә. офицер була. Мәсәлләренең өченче басмасы 1810 елда чыга. Сәгать стрелкасы «Кем тиң миңа? Солдат, гашыйк, каравылчы, Сырхау кеше, елъязмачы, кыю юлчы, Доктор, әдип, патша да һәм министр да Бөтенесе ышаналар — стенага Элеп куйган календарьдан мин өстенгә. Көнне-төнне өлешләргә бүлә-бүлә, Барчабызның минутларын шул саный дип, Бөтен кеше һәрвакытта миңа карый— Кирәгенчә зурлый белә һәм санлый бит!» И текелди стрелка, и мактана, һәркем күзе юнәлтелгән, димәк, аңа Булып чыга... Ә нишли соң корыч кыллы Нык пружина? Кирәгенчә этә-төртә, Бары шул бит көне-төне аны йөртә! Нык пружина—секретарьмы? Ә стрелка кем? Ачыклауны таләп итә ич мәсьәлә. Барчагызда сезнең зиһен бик үткен бит: Уйлагыз да чамалагыз: эш нәрсәдә?