Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Сәйфи Кудаш Башкортстан халык шагыйре Кошлар ашатам Келәттәге ризыкларны бүлешеп, Кыш буена кошлар ашатам. Салкыннарга, бураннарга бакмый Бурыч бураларын бушатам... Бу эшемә, картлык бушлыкларын Тулылый бу карт, дип бакмагыз. Юкны юрап, шулай хөкем итеп, Уйнап та языкка батмагыз. Буш урын юк картлык кырларында: Очланмаган байтак кибән бар, Эскертләүне көтә саламнар, Сөрелмәгән көзге сабаннар... Пыскып явып китсә яңгырлар, Югалырга мөмкин төшемнәр, Җилгәреп бетмәгән көшелләр, Тагын да бер гомерлек эшем бар... Ачтан үлгән иске Россиядә Яшь Башмаков, бөек Тукайлар, Тиеш түгел хәзер ач кышларга Былбыл түгел, чыпчыктургайлар. Шуның өчен сөеп ашатам мин Туган илнең асыл кошларын, Карт йөрәкнең җылысын бүлеп бирәм, Җылытыр өчен салкын кышларын... Бу эш өчен бер генә төрле дә Түләү сорамыйм мин кошлардан. Дуслык белән сату иткән җаннар Саналмыйлар алар дуслардан! Бер сүзем юк, тарлак итеп алар Теләсә кем бакчасын сайласын. Тик туган ил бакчасында үскән Агачларга кунып сайрасын! Хәсәнем X. Туфанга Каләм сәнәген учлап, Ел кибәннәрен очлап, Юл ярам яңа таңга. Тагын да бишне кышлап, Кышны яз белән очлап Үрмәлимен туксанга. Шушы булыр, Хәсәнем, Туксанга чыккан картың! Үзе егеткә тартым... Дөрләтеп калган дәртен Язарга тели һаман Китереп бөтен шартын. Бул СИН... Профессор Р. Г. Кузеевка Акмасаң да Агыйделе булып җирнең, Аңа койган чишмәләрнең заты бул син, Чапмасаң да дан тулпары булып илнең, Затлы йөген тарткан бер йөк аты бул син. «Дүрт мизгелен елның үзгәрт» дип әйтмимен, Кайгы кышының сагындырган язы бул син. Хәтта төштә наз күрүдән өмет өзгән Кешеләрнең өндә күргән назы бул син. Урын эзләп сиңа кул сузмыйм гарешкә, Ил күгенең сүнмәс бер йолдызы бул син. «һәр көн балкып кояш булып чык» дип әйтмим, Кеше күңеленең һәрчак көндезе бул син. Дәртләнергә күкләр иркен, юллар бик киң. Теләсәң бик зур, теләсәң үзең кече бул син. Тик шул гына: нишләсәң дә, кем булсаң да, һаман шулай элеккечә кеше бул син! Ни калдырдың? Шоңкар кунган тауда йон кала. Былбыл кунган тауда өн кала. Толпар узган җирдә эз кала Чәчән узган илдә сүз кала... Әй, син, кеше атлы батырым, Эшкә җигеп алтын акылың, Кырыкка ярып атның бер кылын Ни нәрсә калдырдың дөньяда? Көтәм Уйларым тынмый, талпына, Очарга канат кага. Буйларым өскә алкына, Кул суза таңга таба. Тән белән җан бердәй көтә Язның назлы көннәрен, Ишетергә зарыгып кошларның Иркәләшкән өннәрен... Кар юрганын тибеп ташлап Язның көтәм торганын, Сандугачның чутылдавын, Чыңгыравын торнаның! Якуп Колмый башкорт шагыйре Салават янында Юк, ул бронзадан коелмаган, Яшенле яу аны терелткән. Иңбашына кунып иртә таңнан Күгәрченнәр хәтта үз иткән. Юк, ул бронзадан коелмаган, Нурга күмгән изге яктылык. Халкы мактап аны җыр җырлаган, Үлемсез ир иткән батырлык. Юк, ул бронзадан коелмаган, Ул саклаган йөрәк җылысын. Күпме моң ургылган кураеннан Бергә кушып халык тойгысын. Юк, ул бронзадан коелмаган, Хыялны өн иткән амәнәт. Аерылмаган бер чак Уралыннан, һаман атта җилә Салават. Шулай да мин бәхетле ■ Икәү идек текә яр башында, Агыйделем акты җемелдәп. Күзләр уйнадылар каш астында, Ике йөрәк типте дөпелдәп. Без бәхетле идек, бер урамда Бергә үстек, бергә яшәдек. Янсак та без сөю ялкынында «Сөям» дигән сүзне әйтмәдек. II Ялгыз торам текә яр башында, Күкрәгемне кыскан тойгыдан Сызлангандай Идел моңсу ага, Ярсу тау елгасы оеган. Шулай да мин бәхетлемен әле, Бер шәһәрдә икәү яшибез. Булсак та без бер чәчәкнең яме, «Сөям» дигән сүзне әйтмибез. Ill Еллар аккан сымак Идел ага, Тәбәнәйгән кебек яры да. Очкан кошлар күздән югалганда Сине хәтерләдем тагы да. Мәхәббәт тә коштай—тотып булмый Көйсәң дә син утсыз ялкында. Бәхетле мин җылы биргән җырдан, Без яшибез бер күк астында. Сафуан Әлибаев, башкорт шагыйре СИГЕЗЬЮЛЛЫКЛАР Дага Яшь хуҗага карап кинәнделәр: «Башка чыкты — түгел балачага»; Аңа олы ырыс 1 теләделәр. Тупсасына дага кага-кага. Ырыс — бәхет. Тик бу йорттан бәхет урап үтте, Карамады дага, догаларга. Бөтен бәла шунда: ир-егетнең Онытканнар үзен дагаларга. Икеләнмә Капка алдында этем каршы алса, Китеп барма кире, кабаланXV: Син килгәнне хәбәр генә итәр, Чыкса әгәр көчек абалап. Я капкамда олы мөгез күрсәң, Икеләнеп торма керергә; Сөзешергә түгел, мин капкама Мөгез кактым тезген элергә. Намус Һәр кешенең гомер юлы Бормалы, ерак-алыс; Ераккарак киткән саен, Гел ныгый барсын намус! Ул бар икән — туган җиргә Син нык баскансың, димәк. Намусыннан язган кеше — Кыршаусыз калган чиләк. Елгалар Ьлкылдатып ялбыр ялкайларын Сулар китә язын, юргалап; Чикләреннән ашып ярсый да бер, Тын ярларга кайта елгалар. Ә миндә соң — күпме ашкынулар, Күпме ярсу уйда, хисемдә?! Мең ташып, мең ярларына кайта Күңелем тик бер яз эчендә.