Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Гәрәй Рәхим

Табылдыклар өстәле Мин—табылдыклар өстәле. Моңын югалтучылар, Телен югалтучылар, Илен югалтучылар, Килмәгез дә! Табалмассыз сез аларны Минем табылдыклар өстәлендә. Чөнки аларның сездә, Сезнең рухыгызда, күңелегездә Булганы юк! Андый изге әйберләре булса, Кеше аны саклый белә... Килмәгез дә! Мин — табылдыклар өстәле. Өстәлемдә — Төргәк-төргәк сагыш, Бәйләм-бәйләм борчылулар, Уйлар. Кемнәр сагышка аптырый? Кемнәргә борчылу кирәк? Кемнең бер башына уй юк?— Рәхим итегез! Сугыш елларында, Сугыш юлларында Югалткан назыңны Килеп ал, карт солдат, Ул — миндә! Имтиханда югалткан хәтереңне Килеп ал, елак кыз, Ул — миндә! Иң кирәкле мәлдә Югалткан пуляңны Маңгаеңа ал, дезертир, Ул — миндә! Тагын кемнәр нәрсә югалттылар? Хиросима, син күпме югалттың? Моабит, син күпме югалттың? Ватаным, син күпме югалттың? Әнием, син күпме югалттың? Йөрәгем, син күпме югалттың? Мин — табылдыклар өстәле. Өстәлемдә — Кемнәрдер югалткан акча янчыклары, Күзлекләр, перчаткалар, Төрле фасондагы таяклар... Шунда ук фашист чокыган күзләр, Крематорийда янмый калган сөякләр, Снаряд өзгән аяклар... Зоопарктан качкан филләр бар монда, Питоннар, маймыллар, Югалган этләр, ташбакалар һәм башкалар, һәм башкалар... Әй, сез, креслосын югалткан түрәләр, Кабинетсыз президентлар, Тәхетсез шаһлар, Башсыз философлар, Хөкүмәтсез илләр, Актарыгыз килеп миндәге чүп-чарны, Бәлки югалтканнарыгыз шундадыр. Боларына без күнеккән инде. Әле менә кичә генә Югалган атом бомбасы, Урланган атом көймәсе Китерделәр өстәлемә... Мин — табылдыклар өстәле. Иманын югалтучылар, Намусын югалтучылар килмәсен дә. Алар берни табалмаслар минем өстәлемдә. Ләкин минем Парларын югалтканнарга парларым бар, Ярларын югалтканнарга ярларым бар, Мин киң күңелле — Даннарын югалтканнарга даннарын бирәм, Шаннарын югалтканнарга шаннарын бирәм. Көзләрен югалтканнарга сары көзем бар, Сүзләрен югалтканнарга җылы сүзем бар. Киштәләрем сыгылып тора җылы сүздән. Килегез, кешеләр, алыгыз, Мин җыйдым ич аларны сездән. Кешеләр киләләр, Югалтканнарының барын да алып китәләр. Рәхмәт әйтәләр, Шатланалар, көләләр. Шул мәлдә ник берсе: «Иптәш, үзең ни югалттың?» — дисенче! Мин — табылдыклар өстәле. Ә шулай да Җирдә югалганның барын да Китермиләр миңа. Җирдә бар туганнар каберлекләре — Шунда илтәләр югалган чын ирләрне. Аннан соң базарлар бар әле — Берәү анда яшерен генә намус сата, Берәү сата изге һөнәрен, Сатучы бар хәтта үз тәнен. Әнә берәү рифма сата һәм югалта Изге шигырь тәмен, сүз тәмен. Тик барыбер миңа килегез, кешеләр. Әгәр өстәлемдә ни дә булса табалмасагыз — Сез алырсыз минем еллар буе Җыйган шәхси бүләкләремне. Югалтудан сүнгән күңлегезгә Өмет чаткылары өсти торган Иң-иң изге теләкләремне. Килегез, рәхим итегез! Сакла Сакла, күңел, сакла сагышларны, Мөлдерәмә тулы сагышларны. Тыңлама син, заман сагышлардан Азат дигән ялган тавышларны. Җиргә кара — анда күпме кабер, Сугышлардан калган шешләр кебек. Кемдер яный, әнә, кешелеккә — Ракетлары азау тешләр кебек. Тыныч лши алмый әле дөнья, һаман әле җирдә сугышлар бар. Бушап калма, күңел, гел уяу бул, Сугышлар бар җирдә сагышлар бар. Сызыклы уен Тротуарда титак-титак килеп Уйнап йөри кызлар сызыклы Шакмаклардан тышка басмый аяк Шуның белән уен кызыклы. Бер уйласаң сәер дә соң: адәм, Шушы яшьтән, көчләп үз-үзен, Вак шакмаклар белән чикләп куя Яшәешен, уенын һәм сүзен. Ә кемгәдер бу бер гадәт булып Сеңеп кала. Гомере — бер ызан. Аякларым чыкмасын дип яши Кемдер сызып куйган сызыктан. Титак-титак атлап бара шулай, Куркып карый уңга һәм сулга. Көче җитми сызык-шакмакларны Җимереп чыгар өчен зур юлга. Шакмакларны, шартлы сызыкларны Санламаучыларны күрсә ул,— Яки тилергән дип карап кала, Яки тып-тын гына өркә ул. Кызлар уенын туктап карап тордым, Бер елмаеп һәм бер көрсенеп. Уйнасыннар кызлар. Бу уенга Кушыла күрмәсен тик Кешелек. Кабарган болытлар Кабарган болытлар кар алып килделәр, Ак карлар кап-кара кырларны күмделәр. Күрмәде димәгез, болытлар кырларда Күпме моң-зар булса, барын да күрделәр. Болытлар күрделәр — басулар бушаган. Яланда, кырларда шаушулар туктаган. Борынгы җанварлар шикелле бөкрәеп Кара җир өстендә эскертләр йоклаган. Камылга тырналып комбайннар чапмый, Кырда түгәрәк алтын көшелләр ятмый. Су буендагы туплауга кырын төшеп Җор телле көтүче тәмәкесен тартмый. Кырлар һәм яланнар гүяки үлделәр. Тик моны кабарган болытлар күрделәр. Болытлар ашыгып кар алып килделәр, Тирә-юньне ап-ак яктыга күмделәр