Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Роберт Әхмәтҗанов Соңгы монолог Тукай турында шигырьдән Яна шәме, калгып, сулыгып яна, Әрнеп яна шагыйрь каршында! «Коткар мине! — диеп, сыгылып яна, — Күңел утың калдыр барысын да!..» Апрель төне. Дымсу яз җилләре Пыялага өрә сулышын... Китәргә дә вакыт җиттемени, Синең белән, дөнья, сугышып?! Китәргә дә вакыт җиттемени? Килдем юкса сиңа өр-яңа... Калырга да мөмкин булыр микән «Китмибез без!» дисәң дөньяга?.. Килдем сиңа бер кәрзинем белән (Юк, бирелгән димә аһзарга), Син күпсенмә, тормыш, бу төнеңне, Мин вокзалда, соңгы вокзалда... И шакыдым синең ишекләрне! Ачылдылар алар каймакны... Назлы куллар яклап яшерделәр Тик каракны түгел, качакны... И ничаклы ишек тоткалары, Сыйпамады баштан кем генә! Тапшыргансың кеше кулларына, — Рәхмәт инде, әнием Мәмдүдә!.. Сиңа килдем, Тормыш! Буем җитми Тордым синең ишек артында. Бер мәҗнүнең идем... Тәпиләрнең Тиресе кубып калды салкында... Җылы җыйдым бөтен күңелләрдән, Менә җылы инде... Җитте яз!.. И мөкатдәс моңлы сазым минем, Уйнадың соң әле ник бик аз?1. Гамил Афзал Чулман ярында уйланулар Чулман суы иртән көрән кебек, Тимгелтимгел, үзе тирән кебек, Чулман суы көндез юаш кебек, Дулкыннары тугры юлдаш кебек. Чулман суы кичен кургаш кебек, Шадралатып кичке җилләр өрә, Чулман өсте йөз төрлегә керә, Уйларым йөз төрле шуңа күрә. Тау артына китеп кояш сүнде, Кызыл нурын яшел эңгер җиңде, Яр буена ямансулык иңде, Сау булыгыз инде! Куакларга кичке җилләр килде, Түтәл чәчәкләре аллы-гөлле, һәр чәчәге уйчан башын иде, Сау булыгыз инде! Чулманга чыга кораблар, Дулкмн ярыл юл үтәләр. — Хәерле иртә, наратлар, — Хәерле иртә, юкәләр! Чирәмдә җемелди чыклар. Сәлам әйтә аяз күкләр — Хәерле иртә, чыпчыклар! — Хәерле иртә, кәккүкләр! Таң җилләре белән чәчең тарап, Йөзеп барган болытларга карап, Күк-күгелҗем офыкларга карап, Нинди уйлар уйлыйсың син, нарат? Юктыр синең дусың-дошманың да, Юктыр синең эчең пошканы да. Кояш бата, йолдыз калка гына, Ерак йөрсен иде балта гына... Шигырь уйлап тар сукмактан барам, Бер кырмыска килә миңа каршы. — Хәерле юл сиңа, оптимист җан, Теләкләрең гел гамәлгә ашсын! ' Куаклар артында көлә кемдер. Якын дусы белән бергәдер. Сәрви төпләрендә серле эңгер. Бер кәккүк моңая нигәдер. Таланып беткән куакка Сандугач кунамыни. Дөньялар шаулый колакта, Җан тыныч буламыни, Җан тыныч буламыни! Сүрелде күзләр, сүрелде Сентябрь күге сыман. Тугайлар — зёңгәр томан. Үткәнем яшел урмандай, Киләчәк — кара урман, Урманга карап торам. Фән-техника чоры алга чаба, Бар, син аны куып җитеп кара. Күңел тала, кул-аяклар тала, «Их, булмады» — диеп йөрәк яна. Ак кәгазьдә моңлы шигырь кала. Айлы төнем зәңгәр, көнем якты, Сулышларым иркен, суым татлы. Кемнәрдер моңайган миңа чаклы, Кемнәрдер елаган миңа чаклы. Таңым — сары алтын, көнем—көмеш, Кайдан килгән миңа мондый өлеш, — Кемнәрдер өләшкән миңа чаклы, Кемнәрдер көрәшкән миңа чаклы. Бер артистка Сәхнәгә чык, йөрәкләрне тетрәт, Акыл көлсен, намус дуласын, Хисләр ташып, ут суласын күкрәк, Җан сөенсен, күзләр еласын! Якты юллар ачып алга таба, Үз кыйбласын күрсен хыялчы,— Ике сәгать даһи булып кара, Гомер буе кәмит булганчы... Күлләрдә аккошлар кагынсын. Иң гүзәл җирләрдә торам дип, Гөлләргә саф җилләр кагылсын, Тирә-як озонлы урман дип... Ә безне оныклар сагынсын, Бабайлар акыллы булган дип. Ярларыңда ылыс исле урман, Су өсләрең томан, Тарихыңа күпме серләр тулган, Сау бул инде, Чулман!