Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Сергей Смирнов, рус шагыйре

Апрель Җир яңадан сабан эшен көтә. Агымнарның кыю, тиз эшләре. Кар көртләре салкын якка чигенә... — Шулай куша апрель тезислары. Далантайн Тарва, монгол шагыйре Бөек кеше Ишетәбез якын исем — Ленин! Иксез-чиксез дала ише ул. Дөньядан да киң ул! Галәм диеп аталырга лаек кеше ул. ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәләре. Бар шундый бер кеше — бар шундый туган көн. Әйтерсең, ул — бөтен табигать бәйрәме — Кояшлы зур көчтән нәкъ менә шул чакта Кар һәм боз юк була агымга әйләнеп. Бар шундый бер кеше — Планета, синеке! Синдәге богауны һәркайда өзә ул. Кем яклый яктыны, кем эштә тир түгә, Шуларга кул биреп илләрне гизә ул. Бар шундый бер кеше йөрәккә күз сала, һәммәбез без аның туганы, җирдәше. Без бергә йөрибез күкләрдә, суларда Киләчәк көннәргә өндәүле эндәшеп. Бар шундый бер кеше — яктының яктысы! Үткен ул, кыю ул, гадел ул, зирәк ул. һәр кеше һәм горур, һәм камил булсынга Ул — җирдә мәңгелек, мәңгегә кирәк ул. Андрей Вознесенский, рус шагыйре «Лонжюмо» поэмасыннан өзек Инде үсеп олыгайгач, кул селтәп ыгы-зыгыга, Гүя рентген бүлмәсенә — керәбез без Мавзолейга, Калдырып бүрекне, онытып гайбәт, әкият, күз буяуны — барсын... Беләбез Ленинның рентгендай үтәли безне яктыртасын. Караңгыдан киләбез, тынлыкта кыштырдавыдай киноленталарның: «Әйтегезме, Ленин... без соң — сез көткән кешеләрме, Ленин?» «Әйтегез, Ленин, нидә безнең җиңүләребез, булса — ялгыш, нидә? Ваклыклардан җуелмадымы әле олы чынлык бездә?! Була кыенлыклар... Әмма, Кояш кебек һәрчак Балкып, юл күрсәтә безгә сезнең йөз — иң якты чыраг!» «Әйтегез, Ленин, без соң тап төшермәдекме сезнең идеягә?» һәм Ленин аңлата безгә... . Барлык сорауларга да Ленин җавап бирә! Рәдиф Гатауллин тәрҗемәсе Михаил Львов, рус шагыйре Бөек якташ Ленинны эшче Казан Гел үзенә караткан: Казанда булган Ленин, Казанда торган Ленин, Казанны бик яраткан. Күңеле булган ачык, Халык белән киңәшкән, Рус туганы янында Татар белән сөйләшкән. Чиркәүгә өндәмәгән, Кушмаган баш ияргә; Ярсынган җаны белән Богауларны өзәргә. Заманага төшенгән Казан буйлап йөргәндә, Эшен дәвам итәргә Яшьлек антын биргәндә. Ленинның карашында, Кыса төшкән күзендә, Ачык, якты йөзендә Охшашлык бар безнең дә. Кичерәм зур горурлык, Бәхет балкый аңымда: Ленин белән якташ мин Кадерле Казанымда! Сембердә туып үскән. Якташ ул семберлегә, Шушенскийда чактан Якташ ул себерлегә. Иделнең дә якташы, Идел белән дус булган; Париж халкы ярата, Ул анда да күп торган. Якташ ул һәр кешегә, Ул Җир шарында туган! Ленин белән яшим мин, Ул яшәгән дөньяда — Иөзе алтын нур сибә Зөһрә йолдызында да! Әйе, ул җир якташы, Кешесе җир йөзенең, Әмма галәмгә җитте Даһилыгы үзенең! Галәмгә, биеклеккә Җитте даны көрәштә. Ә мин Җирдә үз итеп Йөртәм аны йөрәктә. Мөхәммәт Садри тәрҗемәсе.