Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Нури Арсланов

Ярдагы һәйкәл Миллион еллар буе аккан Идел, Ә диңгезгә ташып китмәгән. Яшьләр түгеп, канга баткан илем, Ничек туфан басып китмәгән?!. Җир сеңдерә барган туфрагына Барлык шомны, бәла-казаны; Бер рәхимле булган улларына, Бер аяусыз булган — җәзалы. Яулар килгән монда — илләр янган: Берәү баскан, берәү таланган, Кем җиңелсә — шул коллыкка калган, Кем җиңсә — шул хуҗа саналган. Бәхет эзләп чыккан һәрбер ирнең Богауланган аяк-куллары, Яраларын бу кыйналган җирнең Юалмаган Идел сулары... Бөек Ленин туган шул Иделдә, Шул ярларда үскән — үрләгән, Күтәргән ул илне киң иңендә... Андый ирне дөнья күрмәгән! Бөек якташ тора әнә алда, Киңлекләрне күздән кичереп. Әйтерсең лә, агар юлы тарга Ак дулкыннар килә ишелеп. Кинәт туа гаҗәп бер горурлык, Давылларга күңел ашкына! Акчарлаклар уйный дулкын куып Юлбашчының аяк астында. Эдип Маликов Адашырга безгә мөмкин түгел Һөҗүм беткәч, яңа биеклеккә Байрак кадый кемдер арадан. Вакыт артмый махра көйрәтергә, Кузгаласың алга яңадан. Алындылар күпме биеклекләр, Ориентерлар уртак, бер иде: Азат итү ерткыч тырнагыннан Хур ителгән туган җиреңне. Байрак зурлык җиргә тез чүгәргә, Йөрәк белән аны капларга... Хуҗа булып һәрбер түмгәгенә, Киләчәген илнең сакларга! Җиргә хуҗа, Илгә хуҗа булу — Гади түгел аның мәгънәсе. Саклап тора тарих ышанычын Миллионнарның үле гәүдәсе. Кызыл байрак! Сиңа ант китердек Биттә бала йо/<ы чагыннан. Адашырга безгә мөмкин түгел, Ориентирлар күптән табылган. Безнең кулда — Ленин биргән байрак, Девизы бер аның: «Җиңәргә!» Подваллардан космос түренәчә — Дәшеп бара яңа үрләргә! Салих Баттал Поэма тәрҗемә иткәндә Өсләремдә — авыр җаваплылык. Тәрҗемәгә бөгәм билемне — Иң зур хезмәт критерие булган «Владимир Ильич Ленин»ны. Мин имтихан бирәм. Сынау авыр: һәр строфам минем — бер дәрес. Башкарырмын — остаз ярдәм итәр — Маяковский белән бергә без. Аның поэмасы белән бердәм Тормыш үзе кайный якында. Сизеп торам аны, ул бит минем Юка гына кәгазь артында — Ленин идеясе тулы тормыш. Шуңар ачам сүзләр ишеген, һәм ачармын аны тулы итеп һәм күренер Ленин! Юк шигем. Галимҗан Латыйп Байрагыбыз безнең Ильичлы Малай чагымнан ук әткәемнең Сүзе кереп калган колакка: — Озакламый Ильич кайтып килер, Хәзергә ул, улым, еракта. Әйтерсең, мин киңәшчесе аның, Төшендермәк була, аңлата: — Беләсеңме, ул бит Сембернеке, Бу якларны белә, ярата. Ул Октябрь алып килде безгә, Богауларны өзде, җимерде. Вакытында сугу кирәк диде, Суытмагыз кызган тимерне... Шул көннәрдән алып төшемдә дә, Өнемдә дә күрәм мин аны. Кайгырта ул, гел күзәтеп тора Дөреслеген безнең кыйбланың. Дәшә Ильич безнең күзгә карап, Барысын да алдан кисәтә: Гөнаһлар да, изге гамәлләр дә Үлчәнелә — төгәл исәптә. Уйламагыз, кайчан булса бер көн Кырын эшләр ярлыканыр диеп. Бу дөньяның киләчәге якты, Дөреслекнең идеаллары бөек. Белә дөнья, таный, күреп тора Ничегрәк киерелгән җәяң? Сүздә түгел, кылган гамәлеңдә Синең бөтен бәяң. Эшең, көчең шатлык, кайгыларың Булса әгәр бергә халкың белән. Язачаклар исемеңне синең Калканыңа уеп, алтын белән. Ильич чәчкән кырлар уңдырышлы, Бакчалары аның җимешле. Байрагыбыз безнең җилфер-җилфер, Байрагыбыз безнең Ильичлы. Шамил Маннапов Чигенү юк Мәскәү янындагы мәгърур урман Хәтеремдә шаулый әле дә ник? Хыялымда һаман солдат булып Кабат кайтам шунда әйләнеп. Постта торган урыннарга кайтам, Дорохове, Можай шоссесы: Очрый анда үлән арасында Чәрдәкләнгән фашист каскасы. Панфиловчы батыр якташларның Карап йөрим окоп эзләрен. Алар әле дә шунда ята кебек Көнбатышка борып йөзләрен. Политрук Клочковның тавышы Ишетелә сыман колакка: «Рәсәй зур да, артыбызда — Мәскәү. Чигенергә урын юк башка!» һәр нәрсәнең чиге булган кебек Чигенүнең дә була бер чиге. Артта Мәскәү булса, чигенү юк! — Бу хакыйкать — Ленин хакыйкате. Шушы безнең тормыш принцибы. ...Күп гасырлар башын күтәралмый Газапланган михнәт эчендә Җир уллары бүген безгә карап, Шул хакыйкать серенә төшенә. Үз өлешен даулый — бирмәсәләр, Тартып ала барыбер ул аны. Хезмәт кешесе — Җирнең чын хуҗасы Үз кулына ала дөньяны. ...Бер-береңә юл куешу дигән Зур төшенчә бар ул барын да, Дөреслекне яклаганда тиеш Тугры сүзең ташны ярырга. һәр өлкәдә шулай җәмгыятьтә, Мәхәббәттә, эштә, дуслыкта. Хакыйкатьтә чигенү була алмый — Шундый закон безнең тормышта. Бу хакыйкать безгә бик күптәннән Мирас булып калган Лениннан. Шушы хакыйкатьне кояш итеп, Без бараоыз җиңү юлыннан... ...Шаулап торган Мәскәү урманнары Хәтеремнән чыкмый әллә ник. Хыялымда һаман солдат булып, Кабат кайтам аңа әйләнеп. Кабат кайтам — әнкәм киңәшедәй Тормыш хакыйкатен тыңларга. Артка юл юк — юл тик алга гына Йөрәкләрдә Ленин булганга. ‘Мизхәт Хәбибуллин ■ Яктыра кешелек таңнары Торган саен яктыра дип Кешелекнең таңнары — Гаҗәпләнмим. Нурлар өсти Аңа Ленин томнары. Иреккә, зәңгәр киңлеккә Омтылганга юллары, Ленинча көрәш сафына Баса дөнья уллары. Ярсытып хак теләкләрне, Сугыла мәгърур чаңнар, һәм дөнья атлый Ленинга — Яктыра бара таңнар.