Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИНИАНАНЫҢ ГҮЗӘЛ БЕР СӘХИФӘС

 ААЛП халыкларының поэтик иҗатында Владимир Ильич Ленин әбразы якты Uvlrr ^әм хөрмәтле урын алып тора. Даһи юлбашчыга. багышлап төрле телләрдә иҗат ителгән гаҗәеп бай фольклор хәзинәсен лениниананың гүзәл бер сәхифәсе дип бәяләргә нигез бар. Бу шигъри хәзинәнең бер өлеше татар телендә махсус җыентыкка тупланып моннан ун ел элек дөнья күргән иде1 . Анда туган илебездә яшәүче егерме сигез халыкның Ленин образын ихлас җылылык һәм самими соклану белән сурәтләгән иң матур әкиятләре, легендалары, җырлары, сөйләкләре китерелә^ Алар арасында героик рухлы әсәрләр белән беррәттән эпик һәм лирик әсәрләр дә зур гына урын тота. Фольклор традицияләренә, шигъри сурәтләү байлыгына таянып төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләргә бер хис уртак: бөек юлбашчыга олы мәхәббәт хисе ул. Борынгы дастаннарда, әкиятләрдә, эпик җырларда сурәтләнгән идеаль геройлардан аермалы буларак, Ленин образы уйдырма образ түгел, ә реаль тарихи чынбарлык тудырган бөек шәхеснең поэтик гәүдәләнеше. Ленин — күп халыклар иҗатында гасырлар буе якты нур булып балкыган азатлык һәм бәхет хыялын тормышка ашыруда иң туры, иң ышанычлы юл — юнәлеш күрсәтүче, рух һәм куәт бирүче олы шәхес. Менә шуңа күрә үз шигъриятләрендә халыклар аны чын азатлык, чын бәхет китергән даһи юлбашчы һәм акыллы остаз, кыю революционер һәм ягымлы, тыйнак кеше итеп сурәтлиләр. Алда искә алган китапның кереш сүзендә бу хакта күп санлы мисалларга таянып шактый киң күзәтү ясалган. Татар халык иҗатында Ленин образының чагылышы турында да аерым мәкаләләр булды. Шул сәбәпле сүзне юлбашчы турындагы фольклорны өйрәнүчеләр игътибарыннан читтәрәк калып килгән мәсьәлә — Ленинга багышланган халык җырларын алдык. Әлегә кадәр чыккан мәкаләләрдә ул җырлар, -кагыйдә буларак, мәгънәви-тематик яктан гына тикшереләләр. Нәтиҗәдә җырларның тарихи нигезләре һәм поэтик ягы тиешенчә ачыкланмый кала бирде. Соңгы елларда басылган яңа чыганакларга һәм фольклор экспедицияләре вакытында язып алынган яңа әсәрләргә таянып бу теманы киңрәк яссылыкта һәм тирәнрәк карарга мөмкинлек бар. Экспедицияләр дәвамында фольклорчылар ел саен бик күп җыр язып алалар. Аларның бер өлешен, кагыйдә буларак, бүгенге бәхетле тормыш, тынычлык, туган ил, Ленин турындагы җырлар тәшкил итә. 1976 елда басылып чыккан «Кыска җырлар» китабында ул җырларның матур гына үрнәкләре дөнья күрде. Шуны да әйтеп үтик, бу китапта татар халкының Ленинга багышланган һәм заман сынауларын үткән алтмыштан артык җыры урнаштырылган. Күренекле композитор Җәүдәт Фәйзи күп еллар буена җыелган безнең заман җырларын аерым китап итеп чыгарган идеXVI. Аида «Ленин турында җырлар» дигән махсус бүлектә халыкның җиде җыры үз кейләре (ноталары) белән китерелә. Ленин турындагы җырларның беренче үрнәкләре илдә яңа җәмгыять корыла ♦ башлаган давыллы, данлы елларда, Ленин үзе исән чакта иҗат ителгән. «Ай, дуслар!» дигән популяр җыр шуның бер мисалы. Аны яздыручы Рәшит ага Мозаффаров әйтүенә караганда, җыр 1918—1919 елларда Мамадыш тирәләрендә чыккан. Җ. Фәйзи бу әсәрне «музыка фольклорында эчтәлек һәм форма бердәмлегенең бер үрнәге» дип саный. Текст ике өлештән — Ленинга багышланган дүрт юллы җырлардан һәм күтәренке рухлы кушымтадан тора. Аларны берләштергән уртак бер шигъри образ бар. Ул — якты юл образы Алсу нурлы таңнар атты Безнең зур илебездә; Бөек Ленин күрсәтте бит Туры, якты юл безгә. Кушымта: Ай, дуслар! Нурлар алыйк. Юллар салыйк, Гөлләр кадыйк маякка, Гөлләр кадыйк маякка! Ленин сызган якты юл образы соңрак бик күп җырларда кабатлана һәм җыр теле белән әйткәндә «хаклыкка», «яңа җиңүләргә», «рәхәт тормышка» илтүче бердәнбер туры юл, олы юл буларак сурәтләнә: шуңа күрә халык үзенең җырларында бу юлдан «таңпылмаска», «чигенмәскә» вәгъдә бирә: Кызарып кояш чыкканда Без булырбыз урманда. һичбер вакыт ялгышмабыз Ленин юлы булганда. Тар сукмактан күптән чыктык. Олы юлдан барабыз: Олы юлга алып чыкты Безне Ленин бабабыз. Юл образы — гасырлардан килә торган традицион образ. Әмма борынгы җырларда ул лирик геройның омтылышларына киртә булып торучы тар һәм караңгы юл булып күз алдына килә. Ике генә мисал китерик: Без барасы юлларның Ике чите казылган; Безнең бөлай буласылар Мокатдәрдә язылган. Бара торган юлларымнан Елан чыкты аркылы. Бу дөньяны ут чолгаган, Безгә тия ялкыны. XVI Жоүдат Фәйзи. һәрт»ре 46 бит XVIII «Известия» газетасы. 1924 ел, 25 нче январь. 20 сан Алабуга шәһәренең В. И. Ленин исемен йертүче мәктәп укучылары язган хатта Оолай диелә: «Ильич үлсә дә, аның васыятьләре яши һәм без аларны үтәрбез. Тыныч йокла, безнең кадерле укытучыбыз, свекле юлбашчыбыз Владимир Ильич, синең эшең тулы җиңү белән тәмамланыр. Бернинди шикләнүләрсез һәм куркусыз кыю рәвештә алга!»XIX Дәрестән дә, хатларда һәм җырларда никадәр уртаклык, бердәмлек! Хатлар телендә дә. җырлар телендә дә бер үк фикер-хисләр. бер үк кайнар ант сузләреГ Тагын ике җыр искә төшә. Тыныч йокла, Ленин бабай. Мавзолеең эчендә; Көрәшергә әйткән сүзең һәммәбезнең исендә. Тыныч йокла, Ленин бабай, Һәрбер сүзең үтәлә; Бөтен дөнья эшче халкы Байрагыңны күтәрә. Мәгълүм ки, егерменче еллар ахырында һәм утызынчы еллар башында Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә йөзләгән үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли башлады, яшьләрнең күмәк уеннары, күмәк ял итүләре өчен хәрәкәт мәйданы бермә-бер киңәйде. Яңа тормышка багышланган иҗтимагый-лирик җырларның шактые нәкъ шул чорда иҗат ителеп, халык арасында популярлык казанды. Ленин турындагы җырлар бәйләме дә шул елларда яңа җырлар хисабына баеды, тулыланды. Бу җырларда авыл җирендәге үзгәрешләр, колхоз төзелеше һәм күмәк тормыш, данлы бишьеллыклар һәм гигант корылышлар, Кызыл Армия һәм илне саклау темасы Ленин исеме, партия эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә сурәтләнә. Бүгенге тормыш матурлыгы хакында сөйләгәндә татар халкы үзенең җырларында Ленинны кабат-кабат юксынып, сагынып телгә ала: Бер кызара, бер аллана Карлыган пешкән чакта; Ленин бабай булсын иде Колхозлар үскән чакта. Юлбашчыга багышланган җырлар бәйләме безнең көннәрдә дә байый тора. Мисал өчен соңгы вакытлардагы фольклор экспедицияләрендә язылып алынган күп җырларның икесен китереп үтик. Идел-Кама суларында Зур-зур ГЭСлар салабыз; Шундый ГЭСлар төзергә дип Кушкан Ленин бабабыз. Ленин бабайның юлларын Мәңгелеккә саклыйбыз; Күмәкләшеп эшли-эшли Коммунизмга атлыйбыз. Татар халкының Ленин турындагы җырларына хас кайбер поэтик үзенчәлекләргә җентеклерәк тукталып үтәсе килә. Алда әйтелгәнчә, аларның төп өлешен махсус көйләргә беркетелмәгән кыска җырлар— дүртюллыклар тәшкил итә. Бу җырларның композицион структурасында сурәтле янәшәлекнең киң таралган ике төре аеруча ачык күренә. XIX Татарстан елка комитетының партия архивы Ф 1229. эш б 331. п 5. Ten нөсхәдән Искә алынган хатлар «Татарстан хезмәт ияләре — Ленинга» дигән исем аегында тарих фәннәре кандидаты М. А. Сайдашева һәм М Б Кочурова тарафыннан матбугатка хәзерләнгән җыентыкта» Бер төркем җырларда строфаның дүрт юлы да мәгънәви яктан тыгыз бәйләнгән булып, тезмәләр мөнәсәбәтенә органик бетеилек хас. Ленин сүзләрен ейрәник. Колхозчылар, килегез; Ленин бабай ойрәткәнчә Тезелә безнең илебез. Надран җырлар тиңдәш буыннар янәшәлегендә корылган. Аларда беренче буынны. табигать дөньясыннан, я яңа конкүреш даирәсеннән алынган берәр картина тәшкид ите һәм шул фонда юлбашчы образы белән бәйле фикер-хис гәүдәләнә. Тиңдәш буыннар арасында җырга эчке тулылык һәм гармония тесе бирүче мәгънәви аһәңдәшлек һәрвакыт сизелеп тора. Бу аһәңдәшлекне ныгытучы сүз- сурәтдәр, шигъри образлар бар. Алар, кагыйдә буларак, халыкның совет чорындагы иҗтид^агый-лирик җырлары эчен уртак булган яңа сурәтләр, яңа образлар. Ленин турындагы җырлар тукымасында, мәсәлән, «мавзолей», «кызыл гел», «кызыл байрак», «аллы-гөлле гөлчәчәк», «алсу таң», «кояш» образлары еш очрый. Таң һәм кояш образлары СССР халыкларының Ленинга багышланган поэтик әсәрләре өчен уртак образлар. Әрмән, башкорт һәм таҗиклар поэзиясендә Ленин образы алсу таң белән тиңләнә. Дунган халкы үзенең бер җырында Ленинны «Яңа кояш» дип атый. Ленин кояшы мордва авылы әстендә нур сибеп т