Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ибраһим Нуруллинга

Укыйм кат-кат, сеңә бара җанга, «Тукай» миңа ифрат та мөһим. Тукаебызга тугры булган өчен Рәхмәт сиңа, А рәхмәт, Ибраһим! ...Ерактагы татар авылына, Бала чакка кайтам... ерактан. ’ Яшәсәм дә чит бер гаиләдә, Туган телем тере — йөрәктә! Мин үзем дә укып йөрдем читтә Тиеннәрнең биреп актыгын... Кайта-кайта уйлыйм, кайта-кайта Халкым күңеленең аклыгын! Яши-яши аңлыйм, менә хәзер, Килеп җиткәч шушы чагыма: Тукаебызга халык тугрылыгы — Тугрылыклы булу җаныңа!