Логотип Казан Утлары
Роман

ҖӘЗА

Мең тугыз йөз кырыгынчы елның июнь уртасы иде. Болын житеп килгән чак. Инде Кама ягыннан искән дымсу жил белән борыннарга сутлы үлән, пеше тал исләре кагылып китә; Сөләй кашлагында мәм- рәп пешкән, чалгы артыннан теземнәрдә тәгәрәп калган жнләкләрен уйласак, авызлардан сулар килә иде. Инде Мәгъдән алачыгы алдында ике бригаданын да чапкычы белән жыйгычын эшләтеп карадылар. Мисбах бабай бер ат йөге ап-ак тырма ясап куйды. Өй саен диярлек чын да чың чалгы тапыйлар, чалгы көйлиләр. Ундүртунбиш яшьлек малайлар да ләр сугып, ярыша-ярыша, нәзек каештан сигезле камчы үрәләр иде. Алар бәхетле: алар чүмәлә тарттырачак... Быел гына уналтысы тулган Мәйсәрә апам да печән жыярга чыгачак. Инде тәтәй коштай вак-вак борчак төшкән ак күлмәге белән алъяпкычын, ап-ак оекчабаталарын әзерләп куйды. Әти мина да район кибетеннән жебе-ние белән чын кармаклар алып кайткан. Мин дә быел апам белән болынга чыгып, Би күлендә күзгә күренеп йөзгән кара сыртлы балыкларны жин сызганып тотарга жыена идем. Болында әле безгә эш юк, Шулай дәртләнеп-янып йөргән көннәрнең берсендә Акчурин агай идарә жыйды да: — Мәчет манарасы бер бездә генә калган, иптәшләр. Печәнгә төшкәнче кисеп, эшен бетереп куярга кирәк, соңыннан кул жнтмәс — тагы болынга чыгарга жыена — көн туды исә, йөгән кашларына жиэ тәңкә калыр,— диде. Бик озак бәхәс, үгеттән соң манараны тегермәнче Фидаил абый кисеп, безнең әти трактор белән тартып төшерергә сөйләштеләр. Партизан Нәмәт карт: —• Тик жомга үтсен, жәмәгать. Базар көнгә калдырыйк без аны халык та базарда булачак, — диде. Якшәмбе көн таң күзеннән әни белән ике апа—базарга ,әтн МТСы- на китте. Мин алардан уянып калсам да, әле бик иртә иде, тышка гына чыктым да, янадан кереп яттым. Мин кеше сөйләшкән тавышларга уянып киттем. Инде каршы як таудан өй эченә кайнар кояш төшкән — бүген дә кыздырачак иде. Торып, идарә ягын ачып карадым МТСлы авылдан Хәмитшин белән милиционер килгән икән: безнең Акчурин агай белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашып торалар. Идарәдә тагы бездән биш-алты кеше бар.'Хәмитшин абыйларны көтеп торганнар күрәсең: алар килгәч, манараны ничек-ничек кисәргә дип, каты гына киңәшеп алдылар да тизтиз чыгып та киттеләр. Мәчет бездән ерак түгел иде. Мин түбән очка — дустым Гафиятләргә йөгердем. Гафият тә торган. Җылы ипи белән мичкә тәгәрәткән кайнар бәрәңге ашап утыра иде. Өйләре тын алырлык түгел — эссе. Шул эссе белән кушылып, мичтән әле генә чыккан арыш ипиенең әчкелтем хуш исе тамакларга килеп капланды. — Әйдә тизрәк! Мәчет манарасын кисәләр!.. — дидем мин. Хәмидәттәй баздан катык алып чыгып килә иде — кулыннан чүлмәге төшеп китеп, икегә ярылды. — Ходаем! Кем әйтте аны?.. — Акчурин агай. Болынга чыкканчы кисәргә диделәр. Инде сельсовет председателе белән милиция дә килде. Милициясе — мин белгән түгел. Ярхәм абый белән Кара Самихны арканга җибәрделәр. Әти дә иртүк тракторын алырга китте... — Колхоз идарәсе безнең өйдә булганлыктан, мин бар хәбәрне кешедән алда белеп тора идем. — Әйдә инде! Иң кызыгын күрми калабыз бит! — дип Гафиятне ашыктырдым. Ул, идәнгә түгелгән катыкка караган килеш, авызындагы бәрәңгесен пешә пешә йотып җибәрде дә: — Мин — кайткач, әни, — дип, шатыр-дөбер торып басты. Сәкедә генә кепкасы ята иде, аны эләктерде. — Әйдә!.. — Иллә, малай, ишетсен колагың: бер әйберенә дә кагыласы булма — кулың корып кына төшәр! — диде ана Хәмидәттәй. Без чыгып чаптык. Түбән очка миннән башка да хәбәр җиткән: — Манара кисәләр!.. Манара!..'—дип малайлар йөгерешә, алар артыннан тәрәзәдер, ишектер ачылып, аптырау йөзләр карап кала иде. Әле кисә башламаганнар. Озын таза буйлы милиционер абый беркемне якын җибәрми. Белеп булса кирәк, базарга бармый калган кешеләр Мисбах бабайлар ишегалдына җыелган да шуннан тамаша итәләр; койма, читән башларына малайшалай менеп атланган иде. Без дә шунда кердек. Мәчет күләгәсендә Акчурин агайлар сөйләшеп тора. Ә читтәрәк, кояшта, Ярхәм абый белән Кара Самих, тагын ике бригадир чүмәлә тарттыра торган сүс арканнарны бер-берсенә бәйләп кайнашалар иде. Ул арада ямь-яшел чирәмле мәчет тавыннан туп-туры — тракторы белән әти кайтып төште. Җендәй трактор тавышына манарадан күгәрченнәр очып чыгып, күккә сибелделәр. Әти җиңел генә җиргә сикереп, Акчурин агайлар янына килде. Шуннан алар, бер манарага, бер тирә-якка карый-карый, киңәш корып калдылар. Аннары Фидаил абый белән Ярхәм абый икәү биек баскычтан мәчеткә кереп киттеләр. Мисбах бабай калтыранган тавышы белән. — Тегеләре, ярый, камунис та камсамул — диннәре-иманнары беткән— бу Фидаиленә ни калгандыр? — диде. — Бәлхис кортканы тереләй гүргә кертә ләбаса бу!... Үстер менә үксез баланы «Минем балам — анасы, балдыйн татлы баласы» дип!.. — Ходаем кәрим, ярлыка!—дип, таякка таянган Сәйдә әби дә көрсенеп куйды. — Әүвәл мәчет юлын ташлаттылар, инде хәзер манарасын да кисәләр. Ил өстендә дога кунар жир дә калмый икән, болай булгач,,, Җан бирәселәребез барлыгын уйламый микәнни соң болар бер дә?.. — И Сәйдәттәй, Сәйдәттәй! — диде ана Мисбах бабай. — Син әле Нуриманның ни сөйләгәннәрен белмисең... Җан дигән нәрсә юк ул, ди, Кешене йөрәге белән кан гына йөртә, ди. Үлгәч мине тураклап эткә ташласалар да, миңа барыбер; мин аны тоймыйм, ди. Менә сөйләш син алар белән!.. — Әстәгьфирулла тәүбә, алласыз жан икән!.. * Минем шунда Мисбах карт белән шул бөкре карчыкка жен ачуларым ф чыгып: «Әти дөрес әйтә — жан юк ул! Китапта да шулай язылган»,— х дип кычкырып жибәрәсем килде. к — Әнә, менделәр! — диде Гафият. £ Мин башымны күтәрел өскә карадым. Фидаил абыйлар, манараның * икесе ике тәрәзәсеннән башларын тыгып, өскә карап торалар иде. Анна- ° ры Ярхәм абый юк булды, ә Фидаил абый тәрәзәгә аркасы белән басты, * — Ярхәм манара очына менеп китте! — дип хәбәр салды кайсыдыр, - Анысын шәйли алмый калдым. Мәгәр беләм: сабан туйларында ба- * гана башына менәргә дигәндә Ярхәм абыйдан да остасы юк иде. Чыннан да, күп тә үтмәде, манара очыннан тук та тук иткән тавыш килә башлады. Кайсы төштән икәнлеген күз чамалап өлгергәнче, «мин монда!» дигәндәй, бик югарыдан бер такта кубып чыкты. Аның артыннан— икенчесе. Бөтен кеше, авызын ачып, өскә караган иде. Яна ясалган тишектән еландай шуышып нәзек бау төшә башлады. Фидаил абый манара тәрәзәсеннән астагыларга кычкырды: — Арканны менгерегез!.. Мәчет кырыена янгын сараеның озын баскычы сөяп куелган иде. Кара Самих, аркан очын тотып, түбәгә менеп китте. Такта читенә ябыша- ябыша менеп житте дә, манара төбенә атланып утырып, өстән төшкән каеш бауга аркан очын бәйләп куйды. Ярхәм абый аны өстән әкреш генә тартып ала башлады. Бераздан аркан очы тишеккә кереп югалды. Байтак вакыт маташканнан сон, эчтән Ярхәм абый тавышы килде. Кара Самих бар көче белән арканны тартып, бер-ике кабат тикшереп карады. Шуннан соң гына, «менә, нык бәйләнгәнен күрегез» дигәндәй, шуңа тотына тотына, түбә буйлап төшеп китте. Бауның җирдәге очын тракторга бәйләп куйдылар. Әти аны Шәйхел бабайларның бәрәңге бакчасы ягына алып китте дә, аркан кылдай турайгач, сүндерми генә трак- тәрын туктатты. Мисбах бабайлар ишегалдына кеше тулган иде инде. Өлкән жннги- ләр әкрен генә сөйләшеп алдылар: — Тәки кыйбла якка авар микән, ходайның рәхмәте? — Шул якка тарттырып бәйләп куйгач, кая аусын бүтән?.. Шәкүрт корткасы өенә аудармаслар бит инде аны. — Туйиш мәчетенең манарасы төшкәч, жнр икегә ярылып, ае жиргә иңеп киткән икән, — дип, Сәйдә әби тагын сүз кушты. — Киткән менә сиңа! Әнә алачыкларында ята. Бу заманда юк сүз сөйләп, иске мунча себеркесе чәйнәп тормагыз. Манара жиргә авып төшкәч тә, мин дә аен үзем алып китәм. Коммунистлар да мәңгегә килмәгән— үлгәч каберләренә йолдыз ясарга кирәк булыр бит... Моны әйткән — усал йөзле тимерче Мәгъдән абзый иде. — Кәжәгә жан кайгысы, суючыга мал кайгысы! — диде аңа бер апа. Ә түбә астында Фидаил абыйлар манара кисәләр Бер ара мәчетне төбе-тамыры белән селкеткәндәй, балта чаба башлый да, янә туктап кала. Әкрен генә мотор эшләп торуга карамастан, сәер бер тынлыкта түбә эченнән үткен пычкы кискән бер көй ишетелгәндәй иде Әбиләр елаша башлады. — Җыламагыз, корткалар! Алладан ярдәм, изгеләрдән мәдәт сорагыз. Ил картлары! Кыям басып сәҗдәгә әзерләнегез... Мин артыма әйләнеп карадым. Тынлыкта бик каты ишетелгән бу хәлсез тавыш Размулла бабайныкы иде. Аның бөтен йөзе «ярамый, ярамый» дигәндәге сыман бертуктаусыз селкенә иде. Менә бер вакыт бөтен дөнья тынып калды. Фидаил абый белән Ярхәм абый, мәчеттән чыгып, нигез буйлап кына тау битенә йөгерделәр. Алар менеп җиткәч, Акчурин агай: — Әйдә! Тарт-тыр!.. -—дип, әтигә кул изәде. Шуны гына көтеп торган әти, тракторын яман үкертеп, әкрен генә кузгалып китте. Мәчет манарасы йолкынып, башы әйләнеп киткәндәй, аз гына чайкалып торды да, гөрселдәп җиргә ауды. Бабайлар сәҗдәгә егылды. ' Җирдә җансыз яткан манараны шундук сүтә дә башладылар. Ае белән гөмбәзен, чыннан да, җизенә була, Мәгъдән абзый алып китәргә иткән иде дә — картлар, бик каты тавыш күтәреп, якын да җибәрмәделәр, һәм алар, барысы бергә тотынып, мәет кебек итеп, Размулла бабайлар ишегалдына алып кереп киттеләр. Шулай кистеләр мәчет манарасын... 2 Ә көзен әтине үтерделәр. Кырыгынчы ел, алтынчы ноябрь, чәршәмбе көн иде. Әти төштән сон, яхшыга дигән киемнәрен киеп, МТСка үзләренең бәйрәм тантанасына китте, — Фидаилләргә кереп, өйдә булса, чәчне алдырып чыгармын, — дип, иртәрәк тә китте. Без дә ул көнне кич, докладтан соң, үзебезнең клубта концерт куйдык. Концерт беткәч, Ярхәм абыйлар, бала-чаганы куып чыгарып, яшьләр кичәсе башлап җибәрделәр. Апалар кичәдә калды, мин кайтып киттем, Өйдә әни үзе генә иде. — Әти кайтмадымыни әле? — дидем мин. — Җәприм дәдәңнәргә кергәндер. Тиз генә кайтмас та инде ул анда керсә, — диде әни. — Көтеп утырма, ят, улым. «Иртәгә бәйрәм!» шатлыгы белән мин йокларга яттым. Иртәгә демонстрация булачак! Без һәр елдагыча кызыл әләмнәр күтәреп, «Яшәсен, яшәсен шанлы Октябрь бәйрәме!» дип, җырлый-җырлый, урам әйләнәчәкбез. Минем өчен шуннан да күңеллесе юк. Әти дә демонстрациягә безнең белән чыгачак. Ләкин иртән бик тә сәер дөньяга уянып киттем. Әни кичтән, иртүк торып пешерергә дип, камырлар куйган иде. Күземне ачсам — шыксыз салкын мич авызын ыржайтып утыра — өй эче җансыз, хәрәкәтсез, хәтта шомлы иде. Әтиләр урыны буш, җыештырылмаган. Мәйсәрә апа да юк, стена буенда төпчек апа гына йоклап ята. Кая киткәннәр болар дип, аптырап сәгатькә карадым. Әти чылбырын тартырга оныткан күрәсең: сәгатьнең дә гере төшеп туктаган иде. Әллә йоклап калганмынмы мин?. Сикереп торып, аягыма ката гына эләктердем дә ишегалларын әйләнеп кердем. Ләкин бер җирдә, бер кем юк. Кызык! Әллә әни дә демонстрациягә киткәнме?.. Кереп төпчек апаны уяттым: — Апа, тор әле!.. Тор!.. Ул көчкә күзен ачып, берни төшенмичә, миңа карады. — Әниләр кайда, белмисеңме? — дидем мин. Төпчек апа, инде уянып җитеп, күзен як-якка йөртеп чыкты, — Без кайтканда — юк иде. Мин тиз-тиз киендем дә мәктәпкә йөгердем. Демонстрациягә чыгасы халык шунда җыела иде. Ләкин, барсам, мәктәптә бер кем юк. Мәгәр ишеге шар ачык тора, флаг-ниләр дә кузгалган. Димәк—монда бүген кеше булган... Тик кая киткәннәр соң алар ишек ябарга да онытып?.. Кире урамга чыгып, Октябрь капкасы ягына карадым — ник бер жан иясе булсын! Үтә дә сәер хәл иде бу. Әллә юкса мин бар кешедән дә алда торып килгәнменме?.. Алай дисәм, инде яктырып беткән, күктә сыек кына ак болытлар агыла; җир туңдырып җибәреп, бит кенә сизә ярата иде. — Әйдә, үскәнем, монда тормыйк, кайтыйк... — Юк, мин кайтмыйм, — дидем мин. — Минем әтине күрәсем килә.., — Анда барырга ярамый, үскәнем... Анда барма: йөрәгең күтәрмәс... — Юк, мин барам!.. Минем әтине күрәсем килә. Апа кулыннан ычкындым да, үз-үземие белештермәстән, югары очка йөгердем. Каршыга кешеләр очрый башлады. Ләкин — берсендә бер кайгым юк: күз берни күрми иде. Шулай йөгерә торгач, урам киселеп кенә бетеп, юл ярдан түбәнгә, үзәнлеккә төшеп китте. Мин бер генә минутка туктап калдым. Каршыда гына керәшен авылы жәйрәп ята. Ике ара бер чакрым да юк. Ике авылга бер елга — Сүсән елгасы. Кыш буе күпме тирес, күпме чүп-чар түгүләренә карамастан, быел язын өске юл белән бергә, Мәгъдән абзыйларның ярты бакчасын җимереп алып китте. Киләсе язга инде өйләре дер калтырап тора иде. Болай барса, ике-өч елдан Ю1 ары очны очы белән йотачак дип, май аенда Сүсәнне авыл башыннан ике-өч йөз метр читкә борып җибәргәннәр иде. Менә шул елганың яна яры буена, Көжмә дәдәй тегермәненнән аста- рак. бик күп кеше җыелган иде. Мин, барып җитү белән, халыкны ерып эчкә кердем. Төбе ләмле сай гына канаудан аккан елга эчендә башы белән агымга каршы, йөзтүбән капланып, әтинең үле гәүдәсе ята иде. Бу турыда елга минем тездән генә булып, әти гәүдәсен күмәркүммәс кенә тора. Шәп агым әти өстендәге кайры тунны кабартып куйган. Су шыбырдап кына яка эченнән агып кереп китә дә чабуыннан килеп чыга. Әтинең бүреге юк, чнп-чнста итеп кырылган ап-ак башы салкын су эчендә ята... Моны күргәч, мин тагы елап җибәрдем—өши торгандыр бит башы!.. Яр читенә якын җибәрмәделәр. Артымнан әнн килеп, үз янына тар — Белмим шул, — диде ул үзе дә аптырап. — Ишегалдында, чоланда түгелме?.. — Юк. Бар җирне карап кердем. Су чиләкләре дә кузгалмаган. — Алайса Җәприм дәдәйләргә китмәделәр микән? — Әти кичә кайтмадымыни? торган, жинел рәхәт салкын иртә иде. п Димәк, бүген мин үзем соңга калганмын... ° Тик кешеләр кая киткән соң?.. 2 Шулай карап торганда, югары очтан Мәйсәрә апамның кайтып килүен күрдем. Йөгерүеннән үк нидер сизенгән йөрәгем дөп-дөп тибә башлады: нидер булган... Көчкә көтеп алдым. — Нишләп торасың монда, Даниал үскәнем?.. — диде апа. Тавышыннан йөрәгем өзелеп төшеп китте. — Апа, әтиләр кайда?.. — дидем мин. Мәйсәрә апа сыгылып төшеп елап җибәрде. Аның болай да бөтен бите күз яшенә чыланып беткән, күп елаудан иреннәре йомшарган иде. — И үскәнем!.. И туганым!.. Әткәйне үтергәннәр бит!.. Сыным катты да китте. Апа мине кочаклап алды: ул мине бик тә тыл алды. Инде авыл Советына ат чаптырганнар. Мин килгәч, күп тә үтмәде,' идарә юргасын менгән Кара Самих җилдәй очып кайтып та җитте. Гел карлыккан тавышы белән Акчурин агайга хәбәр бирде: — Хәзер киләләр! Хәмитшин абый район белән сөйләшергә генә калды. Ике авылга да җиткерегез: бер кем бер кая чыгып китмәсен, диде. Районнан тиешле кешеләр килеп җитми торып, мәеткә бармак та тигермәскә кушты. Акчурин агай борчулы тавыш белән: —Анысын шулай эшлибез дә инде,— диде. Аннары Кара Самихка боерды:— Бар алайса, хәзер үк Бикләнгә чап, Гөргери агайның үзен күреп, сельсовет әмерен ана да җиткез. Юрга әле тыелырга да өлгермәгән иде. Кара Самих тезгенен бушатып, ялына иелү белән, йомылып кына күрше авылга чапты. Акчурин агай янында торганнарга: — Кем уйлаган, ә!.. Кем уйлаган!.. Нинди кеше иде бит!..— дип баш чайкап, сөйләнеп куйды. Җыелган кешеләр: — Демонстрация булмас болай булгач...— дип шыбырдашып алдылар. Инде кайтырга борылучылар да бар иде. Безне укыткан Юматов абый халыкка: — Иптәшләр! Таралмый торыгыз! Хәмитшин ага килеп җитсен инде, демонстрация мәсьәләсен бергәләп хәл итәрбез,— диде. Шунда кемдер: — Киләләр!..— дип сөрән салды. Барча күз Биклән ягына карады. Көҗмә дәдәйнең тегермән өе почмагыннан эре адымнар белән юыртып, кара тарантас җигелгән кара айгыр килеп чыкты. Бу тарантас белән бу айгырны танымаган кеше юк, ул — Хәмитшин абыйныкы иде. Аның сул ягына биек булып тагы бер кеше утырган, анысын да халык ерактан ук таный: анысы — фуражкасы югары очта күренү белән түбән очта бала-чага куркып качкан милиционер иде. Алар килеп җиткәнне дә көтмичә, бала-чага тиз-тпз авыл ягына тая башлады; өлкәннәр дә, алдан ук юл биреп, читкә чигенделәр. Яр буенда, әүвәлгечә, Акчурин агайлар гына торып калды. Хәмитшин абыйлар килеп җитү белән, күрешкәч-ниткәч, бераз әти гәүдәсенә карап торгач, киңәшләшеп алдылар да, Хәмитшин абый алга чыгып, уң кулын күтәрде: — Колхозчылар и укучылар! Сез бүген Бөек Октябрьның егерме өч еллыгы наменә демонстрациягә дип җыелгансыз. Ләкин нәкъ шушы бәйрәм көнне авылның гына түгел, ә районның алдынгы кешесе, коммунист Нуриаздинов Нуриман иптәшнең гомерен кистеләр. Кистеләр димен, чөнки ул, үзегез күреп торасыз, тиктомалдан менә шушы көзге салкын суга кереп, капланып ятып үл*мәгән. Аны үтереп суга ташлаганнар. Димәк ки, безнең арада дошман элементлары бетеп җитмәгән икән әле. Ләкин алар ялгышмасын без сыгылып төшәр дип... Ә хәзер, иптәшләр, әйдәгез, сәяси яктан бердәмлекне күрсәтеп, шушылай тупланган килеш, Октябрь капкасына китик. Мин дә сезнең демонстрациягә кушылам.— Ул әз генә тын алып, Акчурин агайга әйтте: — Син монда каравыл калдыр инде. Акчурин агай тиз генә: — Нәмәт абзый! Син бер-ике егет белән үлек янында каласың,— диде. Алар сөйләп бетергәч, милиционер абый үзенең тилгән күзе белән халык өстенә карады. — Бер генә минутка дикъкать, иптәшләр!— диде ул һәм гәүдәседәй калын, усал тавыш белән күңелләргә кадап әйтте:—Демонстрациядән соң беркем авылдан чыгып китми. Райүзәктән тикшерүче килеп җитү белән сорау алу башланачак, һәр кайсыгызның һәр минутта кирәк булуы мөмкин. Үтерүчене без табарга тиеш!.. Минем — бетте. Мина монда калырга рөхсәт итегез. Аның сүзләре төндәй кара бушлык биләп алган күңелемне айкап жибәрде. Шунда Юматов абый да көзге жилдәй ачы тавышы белән: — Дүртәрләп тезелергә! Тезелү тәртибен беләсез!—дип команда * бирде. < Кешеләр кайгыдан авыр адымнар белән сүзсез генә сафка баса баш- 2 ладылар. Безнең өй эче бу олы кайгыдан сафка басып барыр хәлдә түгел иде. ♦ Әни, күрәм, егылмас чиктә генә тора, аны инде елап туктаган, ләкин = әле күпме елыйсы ике апа ике ягыннан тотып, бер читтән генә кайтып “ киттеләр. а. — Даниал кайда? Даниал!.. — диде әни. Мәйсәрә апам да безнең якка каерылып: _ — Даниал!..— дип дәште. э Ләкин мин, Юматов абый командасына буйсынып, барысы белән бергә кузгалып киткән идем инде. Минем, ир малай буларак, кеше ал- * дында жебеп төшәсем килми: мин—тиз йөгерүче, тиз йөзүче, сугыш уеннарында гел разведчик булып уйнаучы, Юматов абыйдан «Унөч» дигән киноны ишеткән, «Чапаевны» үзем караган кеше!—жебеп төшәргә тиешме? Әнә Хәмитшин абый да: «Сыгылып төшәр дип уйламасыннар», диде бит. һәм мин, шул сүзләр белән дәртләнеп, әтине үтергән кешене бүген үк тотарларына нык ышанып, саф белән бергә киттем 3 Без, бүтән елдагыча, түбән очка ук барып житмәдек, алар да ишетерлек итеп бер «ура» кычкырдык та кирегә борылдык. Мәктәп каршындагы Октябрь капкасы янында демонстрация таралды. Иртәдән бирле ачык жилдә торып, тәннәргә суык төшкән иде. өйгә кайтып кергәч, тешем тешкә тимичә, калтыранып өши башладым Өе дә суык: мичкә яңа гына ягып жибәргәннәр. Шулай да өй өй инде, дөрләп янган мич каршына жилкәм куеп утыра торгач, эчемә жылы кереп, иренем иренне тоя башлау белән, мин тагын әти янына китәргә кузгалдым. Әни дә сәке йөзлегеннән купты. — Кая! Ни гамь белән утырам әле мин өйдә? Барыймчы әле мин дә яннарына!.. Күршебез дә, кардәшебез дә Гөл жиңги, табалар әзерләп, тәбикмәк пешерергә йөри иде, юата-юата, әнине кире сәкегә утыртты. — Сабыр бул, алма жиңгәм, сабырлар бул! .— Син барып кына ниләр кыласың? Йөрәгеңә тагын яра өстәргәме? Болай да инде күз алларыннан китәрлек түгел... Әни йөрәк тавышы белән әйтте: — Боздай сулар эчендә ята бит ул туңып!.. Минем ирен тагы тартыша башлады, мин тизрәк урамга йөгереп чыгып, бирешмәскә уйладым, ләкин булмады — өйалдына чыгу белән үкереп елап жибәрдем. Елау мине буынсыз итте, һәм мин егылмас өчен ишек артында торган чорма баскычына барып тотындым да битемне өй бүрәнәсенә терәдем — Күз яшем салкын агач өстен эретеп агып китте. Мәйсәрә апам өйдән чыгып: — Әйдә, үскәнем, өйгә кер... Ашамагансың да бит әле син бүген — дип, башымны күкрәгенә кысканда, мин инде еламый идем, тын гына үксүдән гәүдәм генә тартыша иде. Шунда салкын битемә җып-жылы тамчы төште,—инде апама да минем сыман җебеп еларга ирек бирмәс өчен, кочагыннан кинәт тартылып чыктым да: — Юк, мин өйгә кермим, мин әти янына барам!—дип тышка атыл* дым. . Исемә килгәндә, мин урам буйлап югары очка таба йөгерә идем Үзәнлеккә кешеләр тагын жыела башлаган, күрше Бикләннекеләр дә байтак, Баягыча, яр буена берәүне дә якын җибәрмиләр. Нәмәт карт күренми, аның урынына калган Әхмәдиша бабай: — Якын килмәгез, җәмәгать! Якын килмәгез!.. Бәлки әзе торып калгандыр, тапталмасын!..— дип, кешеләрне читкә чигендереп тора иде. — Инде эзенең эзе дә калмагандыр: баягынак күпме кеше таптады,—диде кемдер. — Алай димә. Иртән туң иде. Әле генә җебетә төште. Салкын булса да, кояш үзенекен итә ул... Шунда гына мин көннең аяз, кояшлы икәнен күрдем. Әти һаман шул урында ята. Тун якасы эченнән һаман да су агып кереп тора. Бүтән бер нинди үзгәреш юк. Тикшерүче кеше килеп җитмәгән әле. Район үзәген безгә егерме биш чакрым диләр, кайчан килеп җитә әле ул! Ә халык көтә!.. Ни көтәләр алар? Бәйрәм көн җылы өйдә рәхәтләнеп хәсрәтсез генә утырмаска? Тирә-якта ыбыр-чыбыр бала-чага йөри. Аларга минем әтинең үлеме кызык кынадыр инде... Минем дә биш яшь чагымда дәү әнием үлгән иде. Ул мине бик ярата иде. Җеназасын алып чыгар алдыннан, әни миңа дәү әниемнең очлы иякле, очлы борынлы сап-сары йөзен ачып күрсәтте дә: — Карап кал, улым. Дәү әниең бүтән булмаячак инде...— дигән иде. Ә мин еламадым да. Исән чагында дәү әнием миңа: — Кешенең, үзе үлсә дә, җаны үлми, шул җаны күбәләк булып өйгә кайтыр да дога көтеп йөрер,— дип сөйли торган иде. Шуңа күрә, йөзенә карап торганда, миңа да дәү әнинең инде чыккан җаны, мөгаен, күренмичә генә карап тора торгандыр кебек тоелды, һәм соңыннан нинди генә күбәләк күрсәм дә, ул миңа гел дәү әниемнең җаныдыр төсле тоела иде. Шуңа күрә мин күбәләк тотып, аны китап эченә тыгып та киптермәдем... Мине әти дә бик ярата иде. Дүрт кыздан соң бердәнбер малай булгач!.. Мин моны бик яхшы белә идем. Менә шундый, мин туганны көтеп алган, мине бик ярата торган әтием — инде юк; әнә, йөгереп килеп, сикереп кенә чыгарлык елгада капланып үлеп ята. Дәү әнинең җаны гел очып йөри кебек иде — әткәемнең җаны очып та йөрмәячәк. Чөнки инде мин, мәктәптә иң яхшы укучы малай, җанның юклыгын гына беләм. Китапта шулай язылган. Юматов абый да шулай сөйләде. Ул — белә! Ул Казанда укыган. Ул — Халхин Гол буенда сугышып кайткан. Инде ике ел укыта, ә шинелен һаман салганы юк, чөнки шинельдән дә матур кием юк... Мин инде җанның гына түгел, алланың да юклыгын беләм... Тик менә— әтиең үлгәч нишләргә?.. Җан булмагач, инде әти бөтенләйгә үлгән булып чыгамы? Мин инде бүтән мәңге күрә алмыйм булып чыга түгелме?.. Их, газиз әтием!.. Нигә инде бу тикшерүчесе дә тизрәк килми? Ник яткыралар әтине салкын суда?.. Нигә, әти, үзең генә сикереп торып чыкмыйсың икән?.. Салкындыр бит инде сиңа салкын суда? Өшү генә түгел, туңыплар беткәнсеңдер... Мин әкрен генә яр буена китеп барганмын. Мине беркем тотмады, туктатмады. Менә мин, елга читенә басып, әтинең канланып яткан олы гәүдәсенә карап торам. Су һаман яка эченә ага. Биклән авылы өстендә — үрелеп буй җитәр биеклектә генә торган кояш та, туктап, ялгыз хәсрәт белән әтиемә текәлеп калган кебек: әтиемнең баш түбәсе турында гына, су өстендә тәңкәдәй нур уйный иде... Бүреге булса да, ичмасам, башы бу тиклем дә өшемәс иде! Шунда бөтен дөнья тынып, колагыма әти аркасы буйлап төшеп, тун эченнән челтерәп кенә агып чыккан нәзек су тавышы гына ишетелеп тора башлады Бер заман ул су минем аркам буйлап та, инде шаулап, ми- * не дә туңдырыпөшеттереп ага башлады. Әти гәүдәсе калкынгандай ит- 5 те — торырга жыена түгелме соң?.. £ — Ә-ти-и!..— дип акырып жибәрдем. . Шунда артымда гына милиционерның усал тавышы яңгырап китте: — Алыгыз әле бу малайны моннан!.. Мин, яр астыннан атылып менеп, халык төркеменә барып сыендым. л Әтием белән бергә эшләүче, күрше авылның Җәприм дәдәй шунда гына - икән, мине үзенең алдына бастырып, кочаклап алды. Мин дер-дер кал- * тырый идем. Җәприм дәдәй озын тун чабуын ычкындырып мине төрде. _ — Курыктыңмыни? Курыкма син аннан. Әтиең сынлы нык бул о Мин, аркам жылы тәнгә тигәч, тиз жылындым. Җылы рәхәтен тоеп, - инде тагын йөрәгемнән әти уе агып киткәндә, халык дәррәү мине сис- х кәндереп: — Киләләр!..— дип дулкындай чайкала башлады. «Киләләр!» дисәләр дә, килүче кеше бер үзе генә иде. Килеп житеп, нәкъ минем каршыда гына җирән атын туктатты да, иске генә тарантасыннан житез генә сикереп төшеп, Акчурин агайлар янына килде, кул биреп күрешеп чыкты. Мин аны Хәмитшин абый шикелле күн киемнәр кигән, наган аскан гыйбрәт таза гәүдәле бер кешедер дип уйласам —ул буйга милиционерның иңбашыннан гына диярлек иде. Өстендә дә күн түгел — шинельдәй озын шәһәр пальтосы, башында эшләпә, аягында итек; шарфы эченнән галстук төене күренеп тора иде. Беренче соравы: — Үлекне кузгатмадыгызмы? — дигән сүз булды. «Үлек» сүзе башыма суккандай итте: нинди «үлек» булсын — минем әти ич ул!.. — Юк, кузгатмадык, иптәш Вахитов,—диде милиционер.— Шаһитлар күргәндә кай җирдә булса, шул җирдә ята. — Яхшы. Елга буен таптап йөрүчеләр булмадымы? — Мин килгәч булмады,— диде милиционер абый.— Бигрәк тә югары якны күз астында тоттык. — Ә елга буен үзегез тикшереп чыкмадыгызмы’ — Юк, иптәш Вахитов. Мин сез килгәнне көттем. Әле генә миңа акырган, тилгән карашлы милиционерның шушы абзыйга йомшак тавыш белән «иптәш Вахитов» дип кенә торуы мина бик сәер, хәтта кызык тоелып китте: милиционер да песи була икән! Тикшерүче абый минем күз алдымда үсеп, серле бер көчкә әйләнде. Мин инде аңа өмет һәм хөрмәт белән, күзне дә алмый карап тора башладым Менә ул тагын «яхшы» диде дә, Акчурин агайга карады: — Мин райүзәктән врач алып килмәдем. Ерак жнр. Сезнең Урсай больницасы белән генә сөйләштем. Хәзер үк ат җибәрегез, баш врач үзем киләм диде. Әле вакыт бар, шулай да тоткарланмый килеп җитсен. Акчурин агайның күз уңыннан бер карыш та читкә китми торган идарә йомышчысы Кара Самих бу әмерне ишетеп тора иде инде, председатель ым кагу белән юк та булды. Тикшерүче абый: — Ә хәзер әйдәгез эшкә башлыйк,—дип, тарантасыннан кыр сумкасын алды да, җыелган халыкка бернинди игътибар бирмәстән, хәтта күрмәгән дә кебек, әти гәүдәсе яткан җиргә китте Аңа Акчурин агай лар- иярде. я. .к У.» м 17 Су читенә житәрәк, тикшерүче аларны кул ишарәсе белән туктатты да, бераз алга китеп, үзе дә туктады. Бер әти гәүдәсенә, бер тирә-якка күз ташлый-ташлый, сумкасын тезенә куеп яза башлады. Аннары бер үзе генә су читенә төшеп, бик нык иелеп, агымның югары ягыннан да, тубән ягыннан да унбиш-егерме адым урап килде. Анысын да язып куйды. Аннары әкрен генә Сүсәннең теге ярына чыкты. Ул ягын да җентекләп тикшерде. Аннары алар, милиционер белән икәүләп, сузылма метрны әтинең гәүдәсенә куеп, теге яктан да, бу яктан да үлчәп чыктылар. Бу кадәре- сен дә язып куйгач, киңәшләшеп алдылар да, милиционер абый кемнәргәдер карап: — Итек кигәннәр, бер өч кеше бире килегез әле. Мәетне чыгарырга!— дип кул изәде. Юматов абый белән комсомол Ярхәм, тагы мине кочаклап торган Җәприм дәдәй беренче булып кузгалып киттеләр. Йөрәгем тибүдән туктады. Юматов абыйлар, әти гәүдәсенең өчесе өч җиреннән тотып, әкрен генә ярга алып чыктылар. Әтинең туны, итеге эченнән шыбырдап су агып килә иде. Кай арада брезент китереп җәйгәннәрдер, әтине шуның өстенә чалкан китереп салдылар. Халык, авып китәргә җыенгандай, алга сөрлекте. — Артка чигенегез! Артка!..—дип, милиционер каты әмер бирде. һәркайсысы кире чигенеп, үз урыннарына кайтып баскач кына, мин әтинең йөзен күрдем, йөзе танырлык түгел: күз төпләренә, мыегына тоташ лай каткан иде. Туны төймәләнмәгән — ачык чабулары судан авыраеп, ике якка каерылып төште. — йөрәгенә кадаганнар...— диде кемдер. Чыннан да, әти сул кулын бөкләп, учы белән йөрәк турысын тоткан иде; бөтен йөзе, иңбашлары җыерылып, күкрәгенә тартылып каткан — әти, һаман да йөрәгенең авыртуына чыдый алмыйча, тирән газап эчендә ята сыман иде. Мин башкача түзә алмадым — «Әт-кә-ем!» дип кычкырып җибәрдем. Ләкин шунда миңа да кемдер китереп кадагандай булды. Мин башкасын хәтерләмим. | Соңыннан сөйләделәр: мин әти гәүдәсе яткан җиргә ташланганмын икән. Ләкин барып җитә алмаганмын — әти төсле, күкрәгемне тотып җиргә капланганмын. Мине өйгә Җәприм дәдәй күтәреп китереп куйган... 4 Исем кайтканда, иң әүвәл ерактан бик әкрен генә: «Мунча кергәнмен икән...» дигән уй килде Мин мунча керүне яратмыйм: мунчадан соң минем ике тәүлек буе башым сызлый. Әле дә менә чатный гына!.. Ләкин өскә нәрсә өйгәннәр? Кайда мин бу кадәр бастырылып ятам?.. Капшап карадым: өстемә юрган, юрган өстенә толып ябып куйганнар, ә түшәгем лычма су. Мин, бик авырлык белән, сызлаган күземне ачып җибәрдем. Тирә-ягым кап-кара, сул күземә генә кара төн эченнән сукыр бер яктылык сирпелгәндәй. Интегеп кенә башымны күтәрсәм кучкарда ут яна — җиделе лапма кысып кына куелган. Үзебезнең өйдә ләбаса мин... Шул чак идарә ягыннан бик таныш бер тавыш миемә кисеп керде: — Бүген иртә белән сезгә тимерче Мәгъдән Мәрдәнов кергәндә сәгать ничәләр бар иде? — Мин торганда, көндәгечә, биш тулып кына киткән иде. Торып киенгәнчениткәнче алтынчы ярты җиткәндер. Шуннан мал-туар янына чыктым. Асларын түккәнче, эчерткәнче, ашатканчы дигәндәй, сана, бер сәгать кенә үткәндер. Артык та булмаса әле... Өйгә кереп, өстемнән салып кына торганда, Мәгъдән килеп керде. Килеп керде бу шулай. Аю кебек Мәгъдән куяндай кечерәеп калган. «Көҗмә тегермәненә Сүсән буйлап бара идем, күрәм: су эчендә кара нәрсә ята. Күземне ачып карасам — кеше!» ди. Шуннан, кире чабып кайтып, безгә кергән. Чыны ♦ да. ни, көчкә сулыш ала иде... Ул минем күрше генә. Кичтән бераз < нитеп тә, кунак булып та утырган иек... Мин инде бу тавышны да таныдым. Ул — минем белән бер класста * укыган Бәздәвинең әтисе, көтүче Баһау карт иде. Шунда мин. инде тә- ♦ мам уянып, бу әрнүле дөньяга кайттым, һәр минуты ничә газап белән. = ничә сызлап үткән чиксез озын көннең кара, калын пәрдәсе ачылып кит- « те. Кичтән үк демонстрациягә ашкынган күңел. Без быел Гафият белән с. икебез ике саплы әләм тотып барасы идек... Уянсам — якты иртә, сал- * кын өй... Салкын су эчендә йөзтүбән капланып, йөрәген тотып яткан ° әти... Чип-чиста итеп кырылган башы өстендә кояш чагыла... Шабыр тиргә баткан тәнем туңудан калтыранып куйды. Мин торыр- о га итеп ике терсәгемне дә түшәккә кададым. Тик — башны ничек мен- £ дәрдән аерырга? Бигрәкләр дә авырайган шул!.. Мин түгелдер анда — таштыр... Ләкин торырга кирәк. Капыл күтәрсәм, мие чайкалып китәр төсле. Менә шулай, менә шулай... Ыыһ! Булмый — баш кире мендәргә төште. Ы-ыһ!.. — Чү, улым, чү... Әни уң ягымда гына утыра икән, боздай салкын кулын маңгаема куйды. — Ни кирәк, улым? йомышың бармы әллә? — Теге якка чыгасым килә... — дидем мин — Анда ярамый... Торганыңны күрсәләр — безне дә чыгарып җибәрерләр. — Кемнәр? — Теге абыеннар. Түтәңнәренне дә чыгарып җибәрделәр әнә. — Ә сине? — Мине синең аркада гына калдырдылар. Әни колагыма иелеп, пышылдап кына сөйләшә. Минем тавышым исә бөтенләй зәгыйфь — үземә дә чак кына ишетелә иде — Әтине алып кайттыларму? — дидем мин. Әни җавап бирмәде, минем кайтарып сорарга тыным кысылды. Икебез дә тынып калдык. Әни әкрен генә торып, салкын суга чүпрәк чылатып килде. Аны ипләп кенә маңгаема япты. Мин салкын сулы чүпрәкнең рәхәтен тойдым. — Инде тын гына ят йокла... — диде әни. Ләкин йоклый алмый идем инде мин Зиһенемне туктаусыз теге яктан килгән серле дә. шомлы да сүзләр уятып тора Бу ялгыз, дөм-сукыр тынлыкта теге бүлмәдә сөйләшкән һәр сүз колакны ярып керә иде. — ...Мәгъдән Мәрдәнов сезне үзе белән бергә шаһит булып барырга чакырган. Сез баш тарткансыз Ни өчен? Үзегез әйткәнчә, «минават» буласыгыз килмәүдән генәме? Шаһитның дөрес сөйләмәгәндә генә виноват булуы мөмкин. — Минем әле шаһит булып ни каршына басканым юк. Хөкем каршына. Мине минават кына иттеләр — Бәлки ачыграк сөйләрсез — Менә борынымны күрәсеңме? — диде кинәт Баһау карт калын, усал тавыш белән - Ул мине кыйнаудан шулай нитеп, кимерчәге сынып. ямьшәеп калган Хәзер менә бу ярыкны күр. Ул да —тукмалган эз! Менә бу кулымны да тукмап сындырдылар. Анысы — кәкрәеп ялганды... — Кемнәр кыйнады соң сезне? — Байлар булмый кем булсын!.. Нишләп үлмәгәнмен әле?.. Стражниклар килеп җитмәсә, үтерәселәре дә булган... Аннан инде — баструк. Ике елдан артык утырдым. Ярый, революция чыгып коткардылар. — Ни өчен утырдыгыз инде? — Ни өчен буламыни? Знамо ат карагы булганым өчен. Атасыз үскән бала — яшьләй үк шул ниләр шайкасына уралып кереп киттем инде. Урманыбыз тулы ни — качкылар... — Анысы кирәкми, — диде тикшерүче. — Сорауга җавап бирегез: мәчет манарасын кискәндә сез бар идегезме? —Юк ием. Мин такыр басуда көтүдә нем. Колхоз чыкканнан бирле көтүдә инде мин. Башка нием юк, өнәрем. Көтү эшен беләм дә мылтык тота беләм. Әле дә менә ау җитмәгән, өйдә генә ятам. Мал-туар тирәсендә кайнашам. Дөньясы каралмаган кеше булса, ул — көтүче булыр. Бәй, кайчан карасын ул дөньясын? Бәрәңге утыртканда да көтүдә, алганда да. Кешеләр каралты-кура ныгыта, ә көтүче көтү көтә... Баһау карт, чыннан да, иртә яздан алып кара көзгә тикле халыкның сыерын, сарыгын көтә. Авыл бәләкәй булгач, аеры-аеры ике көтүче ялламыйлар. Кышын ана эш юк, кышын ул ауга йөри. Инде дә куяннарның җанын ала! Көнләшеп үләрлек! Аңардан да бигрәк мин Бәздәвидән көнләшәм: ул җәй буе әтисе белән көтү көтә, кышын, ял көннәрендә, хәтта дәресен ташлап, ауга йөри. Үзе атып алганмы-юкмы, мәгәр ике ягына ике куян асып, тау өстеннән әтисе белән бергә кайтып төшәрләр иде. Шуңамы Бәздәви укудан алдыра алмый — син аңа чаңгы бир дә мылтык бир. тик хәреф кенә күрсәтмә... Ат карагы диген, ә! Менә кем булган икән Бәздәвинең әтисе!.. Тикшерүче сүзне тагын мәчеткә борып кайтарды: — Мәчет манарасын кискәндә, мәрхүм Нуриман Нуриазданов та булган. Ягъни ул киселгән манараны тракторы белән тартып төшергән. Беләсездер? — Беләм. Андый эшкә бик хирыс ие мәрхүм. — Соравым: манара кисешкән өчен аңа берәрсенең янаганын ишетмәдегезме? — Кайлардан ишетим инде мин? Көннең көн буена, эт шикелле, көтү артыннан чабып йөре дә! Сыерлар сөйләсенмени аны миңа?.. — Тагы бер сорау: мәчет манарасын кискән көнне Мәгъдән Мәрдә- нов янау кебегрәк бер сүз ычкындырган. Күрше буларак, ул сүз сезгә мәгълүмме? — Ниндидер сүз әйткән бугай инде ул. Ләкин мин ишетмәдем. Үзем ишетмәгәч, кеше гөнаһысына керә алмыйм. Тикшерүче кинәт бөтенләй башка сорау бирде: — Ә сез үзегез манара кисүне ничек кабул иттегез? — Минме?.— диде Баһау карт. — Миңа ниемә манара! Гомерем буе мәчеткә йөрмәдем дисәм дә, һич ни түгел — ялган түгел. Малай чакны бик малай ием. Аннан — мәчет кайгысы булмады. Мәчетнең үзендә яшереп ат тоткан чакларны гына исәпкә тыксам инде... — Шулай дигәч, Баһау картның ютәлле көлүе ишетелде. — Динен дә, алласын да белми үстем мин. Бу нидә, чутта мәрхүм Нуриман белән икебез бер иек. Ул да бит: «Мин үлгәч, гәүдәмне чокырга чыгарып ташласалар да, утта яндырсалар да, мин инде аны сизмим, миңа инде барыбер»,— дип сөйләгән Колагыма: «И мәрхүм...» дигән утлы пышылдау авазы килде. Шунда мин әнинең дә тегеләр сүзен тыңлап утыруын белдем. Инде йокым тәмам ачылып беткән, хәтта бая гына чатнап сызлаган күзембашым да җиңеләеп басылган иде. «Әтине үтергән кеше кем? Кайчан тотарлар?» дигән сабырсыз уй каныма ут салды. Мин тагы, хы ялым ялкындай кабынып, бөтенләем белән, стена аша аермачык ишете- леп торган, бүгенге көн карасыдай серле сүзләргә йотылдым. Кинәт тикшерүче мин бөтенләй көтмәгән яктан китереп сорау бирде: — Чәчегезне кем алды? — Чәчебезне, ни, үзебезнең тегермәнче Фидаил алды инде, — диде Баһау карт. Шунда ул кинәт: «Тукта-тукта, погоди!..» дип нәрсәнедер * исенә төшереп алды. — Кичке якта, ни дә, мәрхүм Нуриман да кереп * китте түгелме соң аларга?.. — Кайда күрдегез? — Тәрәзәдән күреп калдым. Фидаилләр өе безнең каршыда гына ди- ♦ ярлек. Чапрышта гына. Мин тәрәзәдән караганда, Нуриман Фидаилләр х капкасына борылган иде. Кайры тунын кигән. Мәгәр туныннан да биг- “ рәк аякларын нитеп, эчкәрерәк басып селлин-селлпн атлавыннан “• таныдым. * — Сәгать ничәләр иде инде? — Тәгаен генә әйтә алмыйм, энем. Якты ие әле. * — Чыгып киткәнен күрдегезме? u — Анысын менә — күрмәдем. Күз бәйләнгәч, күршем Мәгъдән кереп, 2 празник хөрмәтенә бераз сыйланып утырдык. — Мәгъдән Мәрдәновмы инде ул? — Шул инде, үзе. — Ул сездә күпме утырды? — Тикшерүченең тавышы янә ныгып китте. — Байтак гомер утырылган инде. Празник бит. Ул чыгып киткәндә, бик караңгы ие инде. Аның бит хәзер караңгысы да бик иртә төшә. Аннары ни, әз дисәң дә, икебезгә бер чирек беткән. Мәгъдәнгә нәрсә аңа! Ул — таза. Аның бер үзенә бер чирек кирәк. Ә минем сыңар илле бишен узып киткән бер картка эчкән хәтлесе дә бик җитә. Йөрәгем бүген дә авырта, менә кулларым калтырый. — Мәгъдән Мәрдәновны озата чыктыгызмы? — Чыкмыйча теге! Өйалды ишегенә хәтле нитеп куйдым. — Ә капкагыздан чыгып киткәнен күрдегезме? — Бәй соң, күрмичә! Капканы ябып чыгып киткәнче, ишекне япмый тордым. — Кайсы якка киткәнен чамаладыгызмы? — Шактый жебегән идем инде, клубка китте микән, үзләренәме — караңгыда абайлый алмадым. Үзләренә булыр, клубта аңар ни калган икән?.. — Ә өйләре кай якта? — Өйләре шул, үзең күрдең, авыл чите инде. Югары очта. Тикшерүче Баһау карт сөйләгәннәрне язып утырды, ахры: бик озак •бернинди тавыш чыкмый торды. Бәлки алай бик озак та булмагандыр, мәгәр миңа, сүзләренең һәрбересен кайнар тыным белән тартып алырга торганда, бу өзеклек караңгы бушлыктай чиксез иде. Ниһаять, тикшерүче язып бетерде бугай: — Тагы нәрсәләр өсти аласыз? — дип сорады. Мин аның, шулай дип, Баһау картның яньчелгән борынына текәлеп катканлыгын күргәндәй булдым. — Юк шикелле... — Булмаса, менә сөйләгәннәрегезне укыгыз да имзагызны куегыз. — Мин укый да, яза да белмим, энем. Имзалык өч кенә хәреф белән калдым. Баш китәр ниләр язмагансыңдыр бит? Кая имзамны тырнаклап бирим... — Искәртеп куям: тикшерү бетмичә торып бер кая китмисез. Момент арасында кирәк булуыгыз бар. — Кая китим инде мин!..— дип, Баһау карт дөбердәп урыныннан торды. Дөпдөп басып чыгып китте. Өй эче тып-тын булып калды. Шик тулы, шөбһә тулы тынлык. Минем хыял үзенекен уйлый башлаган иде инде. Әллә юкса Мәгъдән абзый үтергәнме сон әтине? Мәчет манарасын кискәндә, үз колакларым белән ишеттем бит: «Коммунистлар да мәңгегә килмәгән — үлгәч каберләренә йолдыз ясарга кирәк булыр», диде бит. Менә ул урамга чыккан да әтине эзләп киткән Яки кара төндә, читәнгә елышып, әтинең кайтканын көтеп торган. Әти алар турына җиткәч, олы кара гәүдәсе белән әти өс- тенә ташланган да, эһ тә иттермичә, йөрәгенә пычак кадаган. Әти — йөрәген генә тота алган... Шулай эшен бетергәч, әти гәүдәсен, капчыктай, җилкәсенә салган да Сүсәнгә илтеп ыргыткан... Үзе соңыннан «үлек күрдем» дип сөрән салып, Баһау картларга кергән... Авыру хыялым шушы җиргә җиткәч, тәнемдәге бала йоннарын кабартып, йөрәгемне капыл чәч пәкесе йөзедәй салкын шом телеп үтте. Мин бик озак, тешем тешкә тимичә, калтыранып яттым. Миңа тикшерүче абыйның иртәгә иртүк Мәгъдән абзыйны богаулап, милиционер абыйны сакка куеп, районга алып китүе күз алдыма чын булып килеп басты. Әтине үтергән кешене кеше алдында багана төбенә бастырып аталар микән?.. Әгәр Баһау картны чакырып алып: «Куянга бик тиз атасың икән, менә сиңа күршең, атып күрсәт әле!» — дисәләр, атар иде микән?.. Колак төбендә зенләп торган бу тынлык бик озакка китте. Тикшерүче абый нишли анда? Язып утырамы, уйлапмы?.. Кемне кулга алыр ул иртәгә?.. Бу тынлык әнине дә ялкытты, ахры: менә ул буйдан-буйга тик утырган җиреннән торып, идәнгә басты; өй тулы төн карасын ярып ишеккә юнәлде, һәм шомлы тынлыкка кереп күздән югалды. Бераздан аның бер көн эчендә хәсрәт баскан тавышы ишетелде: — Бәй, йоклап утырасым түгелме соң, энем? Кая тор. Хәзер урын җәеп бирәм. — Мәшәкатьләнмәгез, апа. Мондый көнне... — Соң, өстәлгә баш куеп яталармыни шулай? Ярамаганны... Әйтәләр аны. Баһау абзый чыгып киткәч тә, урын җәеп бирер нем. Мин бит эш белән утыра икән дип торам. Утың да сүнмәгән. — Арылган икән. Бу арада эше дә күп булды. Сезнең укытучы Юматов, эшең беткәч, үзебезгә кайтып кунарсың дип, квартирын да күрсәткән иде. Инде бик соң — унике тулып килә. Чит кеше ишеген бу вакытта шакып йөрисем килмәде. — Ашамагансың да бит әле син, энем. Аш җылытып биримме соң әллә? — Берүк мәшәкатьләнә күрмәгез, апа. Баһау карттан сорау алганда, бөтенләй башка иде бу абыйның тавышы: йөрәккә суккан усал түгел, мәгәр юаш та түгел иде. Әйттерми, сөйләттерми калмас кебек иде. Чыны исә бөтенләй башка — ягымлы икән. Әнинең аны шул кадәр дә ашатасы килә иде. — Сөт белән или булса да кабып ал, энем. Ач карын йөрмә болай. Әни шулай дип үзебезнең якка керде. Тычкан утыдай гына янган лампаның филтәсен күтәреп, шүрлектән ипи алып кисте, сәкедәге чүлмәктән җамаякка сөт агызды. Икесен ике кулына тотып чыгып китте. — Мә, энем. Җиңелдән генә булса да тамагың ялгап ал. — И апа, бу кадәр!.. — диде тикшерүче абый. Шул тикле дә кыенсынып әйтте. Бөтен халык, исемен ишеткәндә дә хөрмәт катыш дертләп кинәт прокурорлар, судьялар, әллә нинди ГПУларда да шушындый, безнең шикелле үк кешеләр эшли микәнни? — дип, бик аптырап уйлап куйдым. Әнә ул әни кулыннан сөт алып эчә. Моны Баһау карт күрсә, аның соравына җавап биреп торыр иде микән?.. Шунда тикшерүче абый әнидән сорап куйды: — Өегездә канцелярия тоту бик мәшәкатьледер инде сезгә, апа? — Мәшәкать дип... кирәк бит. Яна кәнсәләрне язга өлгертерләр, түз инде, карчык, ди торган ие мәрхүм... Ә минем зарланганым булмады да. Исән-сау кешегә теге ягы да бик җиткән. Кешеләргә дә бик ияләшеп беткән иек. Кеше булмый торса, әллә ничек күңелсез дә иде әле. — Улыгызның хәле ничек, апа? Аңы кайтмадымы әле? ♦ — Әле бая гына уттай янып уянып китте. Маңгаена сулы чүпрәк < куйгач, җиңеләйде, ахры — Апа, бер соравым бар сезгә. Тик сорау ала икән дип уйламагыз. * Мәчет манарасын кискәч, ирегезгә янаучылар булмадымы? ♦ — Кем янасын инде хәзер, энем... Бездә генә кисмәделәр бит мәчет = манарасын. Тирә-як авылларда күптән кистеләр. «Сезнеке генә күзгә * төшкән ак булып тора», дип, килгән бере тиргәде председательләрне. Z Колхоз чыкканнан бирле дигәндәй, кәнсәләр тоткач, ншетмәсәң дә ише- < тәсең. Ә председательләр алмашынып кына торды. Колхоз да ° мантымый. һәр кайсысы әйтә: «Манара кисүдән башлый алмыйм: мина ~ кешеләр белән эшләргә кирәк», ди. Шулай кала килде. Менә инде, шө- ' кер. Акчурин өченче елын эшли. Колхозыбыз да тернәкләнә башлады. * Чәчү беткәч сөйләштеләр: быел кисик шул манараны, диделәр Актив ’ җыйдылар. Фидаилне кисәргә үгетләделәр. Көчкә риза булды. Кискәч - тартып аударырга кирәк. Минем карт МТСыннан кайтып кына кергән иде. Коммунист кеше. Чыкты кәнсәләр ягына. «Күптән вакыт иде инде. ди. Бау тартырга егет-җилән җыеп азапланмагыз. Кешенең төрлесе бар, күбебезнең әби-бабасы гына түгел, әтиәнисе дә дин сөременнән азат түгел, ата белән бала җәдәле китәр, ди. Трактор үземнең кулда, баганаларын кисеп куйсагыз, манарасын үзем тарттырып төшерермен, ди. Тракторның кулы да, аягы да корымас, ә мин — коммунист кеше»,— диде мәрхүм. Мин үзем каршы ием. Курыктым. Тиюләреннән түгел — ил каргышы төшүдән курыктым. Илдә сүз күп йөрде бит. Теге авылның мәчет манарасын кискән фәлән кеше акылдан язган; бу авылның — үз өенә үзе ут төрткән; берсенең кулы корыган, икенчесе телдән язган... Ни генә ишетмәдек ул елларны!.. Манара кискәннәрне үтереп ташлаулар да булмады түгел, булды бит. Минем сүзгә уен белән генә җавап бирде мәрхүм: «Син бер дә борчылма, әнкәсе. Динен дә, алласын да танымагач, каргышы да төшәргә тиеш түгел»,— диде. Акчурин да әйтте «Нуриман абыйның илдә ихтирамы зур. бернинди каргыш төшмәс, апа»,—диде. Күңелем барыбер күнмәде. Илдәге сүзне күбрәк без— хатыннар ишетә бит!.. Ишетелде инде сүзләр, ишетелде... Мәгәр мин, кемдер янады дибәйтел, кеше гөнаһысына керә алмыйм... Янаганнармы, юкмы, инде анардан ни файда: үлгән кире кайтырмы!.. Әни мышкылдап елый башлады. Тикшерүче абый: — Тынычланыгыз, апа. Тынычланыгыз. Елаудан да файда юк бит — дип, әнине күңел тавышы белән юатып алды. — Еламый нишлим?.. Еламый нишлим соң?.. Йөрәгенә чәнечкәннәр бит. Йөрәкләренә!.. Шундый да курыкмас йөрәк иде бит аның йөрәге! Искене гел җимереп барды. Колхозын да ул төзеде. Кырык яшендә тракторга утырды. Сельсоветта иде бит ул, әлеге Хәмнтшнн урынында иде. Начар идеме әллә эше? Шуны ташлады. Шул тимер шайтанны йөгәнләп йөртәсем килә дип, әлеге эшен ташлап, яшьләр белән тиң тракторга өйрәнде мәрхүм... 5 Сорау алу икенче көнне дә дәвам итте Икенче көнне дә мин урынымнан тормадым Минем өйдән чыгып китәсем килми Хәтта мин шушылай авырып китүем өчен сөенеп тә куйдым Минем канЫмны да, җанымны да тәмам үтерүчене тотып алу вакййгасы биләп алган. Йөрәгемне бер- кысып, я бер каты иттереп тибәргә мәҗбүр иткән бу түземсез көтү сәгатьләре әти кайгысы белән бергә кушылган иде. . Иртә белән беренче кеше итеп тегермәнче Фидаил абыйны чакырдылар. Фидаил абый зәнгәр күзле, җитен чәчле бер кеше иде. Аларның өе югары очтан дүртенче генә. Мин аның әти-әнисе барлыгын белмим, дәү әтисе Ибрай белән дәү әнисе Бәлхнс әби барлыгын гына беләм. Ибрай бабай тегермәнче иде. Өченче ел үлде. Аның урынына яшьләй үк тегер- Мсндә үскән, бу эшкә чарланып остарган Фидаил абый калды. Болай да ул Ибрай бабайга иптәш тегермәнче булып эшли иде. Аны егерме җиде яшьтә диләр. Шулай да — өйләнмәгән. Урта кул гына бер өйдә әбисе белән генә торалар. Быел инде өйләнергә тиеш булган. Бездән ерак бер авылда вәгъдәләшкән кызы да булган. Көзгә туй ясарга сүз дә куешканнар икән дип сөйләделәр. Кәнсәләргә җыелган халык өчен атна буена җитәрлек хәбәр булган иде. Ләкин быел җәй, мәчет манарасы кискәннән соң, ярәшелгән кызының әтисе, бик диндар карт, кисеп әйткән имеш: — Исемен дә ишетәсем килми денсезнең! Әгәр дә мәгәр, башы беткеренең, бусагамны атлап керәсе булсамы! — әнә балта, әнә пычак — үземәүзем хуҗа түгел... Әнә керәшеннәрдән алсын кызны!., дигән дип сөйләделәр. Бу хәлләрне ишеткәч, мин Фидаил абыйны гел кызгана идем. Хыялым үзебезнең күрше авылның кат-кат итәкле күлмәкләр кигән, чүпләмле алъяпкычлар бәйләгән, чәчләренә ука чачаклар таккан нәзек билле керәшен кызларына барып бәйләнә. Шуларның берсен — гел алача күлмәктән киенеп, аягына нәфис тула оек белән ак чабата кигәнен гел дә Фидаил абый алып кайтыр кебек уйлый идем... Йомшак кына тамак кырып, йомшак кына йөткереп, кәнсәләр ягына Фидаил абый килеп керде. Исәнләште. — Бире килегез. Утырыгыз, — диде аңа тикшерүче. Бүген инде аның тавышы үткән төн әни белән сөйләшкән, сыман түгел — каты иде. Әнинең олы хәсрәтен аңлап, йомшак-ягымлы итеп сөйләшкән тавышның әсәре дә калмаган иде инде. Башта Фидаил абыйнын исемфамилиясен, туган елын, эшләгән урынын, өйләнгәнме-юкмы икәнлеген сорап чыкты. Ярый, исем-фамилиясе кирәк тә булсын ди, ләкич өйләнү-өйләнмәве нәрсәгә? Мин бит беләм, Фидаил абыйдан аны cot-ap* га ярамый. Ул аның — хәсрәте. Шул хәсрәттән ул Свердловск ягына да чыгып китәргә уйлаган дип сөйләделәр. Тик Бәлхис әбине генә гашлап китә алмаган. Бәләкәйдән үк тегермәндә он тузаны йотып үскәшә, үпкәсенә чир йоккан дип тә сөйлиләр. Булыр да. Гел йомшак кына Йөткереп, тамак кырып йөри бит. Ләкин ул —таза, көчле. Беләк тычканын кабартып беләгенә бәйләгән тегәрҗепне шартлатып өзә торган иде, Тикшерүче үзенең тигез, какшамас тавышы белән мәсьәләнең эченә керде: — Алтынчы ноябрь көнне төштән соң Нуриман Нуриазданов сезгә чәч алдырырга кердеме? — Керде, — диде Фидаил абый нык тавыш белән. — Сәгать ничәләр иде? — Сәгать биш тулып килә иде инде. Күз бәйләнгән иде. «Караңгы бит, Нуриман абзый. Иртән якты күздә керерсең», дидем. «Иртәгә бәйрәм, чәч алдырып йөрү килешмәс, эшне бүген бетерү тиеш, ди. Мыекны, ди, якты күздә төзәттем, сиңа чәч кенә калды, ди. Синең Гали пәкесе караңгыда да я.тмап кына алыр әле», ди. Лампаны кучкарга куеп, Нуриман абыйны шуның яктысына утыртып, чәчен алдым. «Бик чиста да киенгәнсең, кая болай?» дип сорадым. «Бүген үзебезнең эм-те-эста бәйрәм кичәсе була, шуңа барышым», — диде. — Өегездә тагы кемнәр бар иде? — Дәү әнидән башка кеше юк иде. — Нуриман Нуриазданов сездә озак тордымы? — Шул, чәчен алгач, җылы су салып торып, башын юдым. Әзрәк кипшенсен инде дип, мич буенда бераз утырып торды. Шул бер сәгать ♦ үткәндер. г — Кайчан чыгып китте инде? g Без бергә чыгып киттек. Сәгать алтынчы ярты иде. * — Бу кадәр төгәл әйтүнең сәбәбе бармы? Ф Мине сәгать бишкә Биклән авыл тегермәнчесе Көҗмә дәдәй ча- х кырган иде. Ул — хатыны үлгән, ялгыз. Мин, өйләнмәгән, ялгыз. Бергә- « бергә бәйрәмне каршыларбыз, диде. Нуриман абзый кергәндә, китәргә £ җыенып тора идем. Аңа инде: «Минем кунакка барасым бар иде», дип < әйтә алмадым. Дәрескә барасы түгел ич!.. и — Хуш, бергә чыгып киттегез ди, ә кайда аерылыштыгыз? х — Көҗмә дәдәй тегермәненә чаклы бергә бардык. Мин тегермән өе- ™ нә кереп калдым, Нуриман абзый МТСына китте Фидаил абый йөткереп куйды да, шуның белән сүзе беткәндәй, тук- * тап калды. Тикшерүче аның сүзне тагын да дәвам иттерүен көтте, ахры, ләкин Фидаил абый үзе сүз башламагач, бик сәер генә тавыш белән үзе сорау бирде: — Нуриаздановны сез яңадан күрдегезме? — Без Көҗмә дәдәй белән байтак утырганбыз. Ике тегермәнченең сүзе беткәнмени! Көмешкәсе дә бар иде. Башта мин үзебезнең клубтагы спектакльгә кайтып җитәрмен дип уйлаган идем. Тик, кызмача көе кайтып, кеше күзенә күренәсем килмәде. Сөйләшеп утыра бирдек. — Ниләр сөйләштегез инде? — дип бүлдерде аны тикшерүче. —• Кеше табында ни сөйләшмәс! — дип кырыс кына җавап бирде Фидаил абый. — Табындагы сүзне монда сөйләп бетереп буламыни?.. — Яхшы, дәвам итегез, — диде тикшерүче. — Сәгать тугызлар булгандыр инде, бер вакыт ишек шакып Нуриман абзый килеп керде. «Тегермәнегез тарта,тәрәзәгездә утыгыз да бар, ди, бәйрәм кичендә кереп чыкмау килешмәс дидем, ди. Бәйрәм хөрмәтенә инде тегермәнеңне туктатсаң да гөнаһ булмас иде, Кузьма!» — ди — Анда ирсез Мәтрүк бодай тарта. Ике капчык бодае күптән ята не. Бик ялынып сорады. Әйдә, ялгыз катын, тартсын,—ди Көҗмә дәдәй — Начармыни, тегермән дә тарта, бәйрәм 'дә итәбез! Әйдә, син дә табынга утыр. Син нык хөрмәтле кеше! Син җир сөрмәсәң, башкалар апа иген чәчмәсә, без дә тегермән тарта алмас иек, дип, Көҗмә дәдәй Нуриман абзыйны табынга кыстый башлады. — Мин инде бәйрәм итеп кайтып киләм. Мине бүген җыелышта бик зурладылар: ике кызым белән карчыгыма күлмәклек ситса, улым белән ■икебезгә чалбарлык полсукно бүләк иттеләр,—дип, Нуриман абзый култык астына кыстырган төргәген күрсәтте. — Әле иптәш тракторчым Җәпримнәргә кергән идек. Әйдә, тракторга гына димәгән, үзебезнең дә карбюраторга бераз горючий салыйк әле диде дә, салдык әле,— диде. Шулай сөйләнә-сөйләнә култык астындагын эскәмиягә куйды. Өстәл янына килеп утцрды. Тегермән өе бик эссе иде. «Эссе икән!» дип тунын салды... Фидаил абый, йөткерә башлап, сүзеннән туктады Минем тыным кысылды, гүяки мин юк — минем урынга йөрәк кенә калган, ул гына түшәк өстендә сулкылдап тибә иде. — Ул сезнең белән эчтеме? —дип, тикшерүче сүзне тагын кузгатып җибәрде. — Бер генә ста как эчте. — Шуннан?.. Озак утырдымы? — Юк. Чишенгән яллык та утырмады. «У-у иптәшләр, сәгать ун жи* теп килә ләбаса! Кайтыйм әле», — дип урыныннан кузгалды. — Үзе генә чыгып киттеме? — Юк. Көжмә дәдәй белән икебез дә озата чыктык. Бик эссерткән дә иде. Алар тегермәне безнеке сыман — өе аерым, тегермәне аерым түгел. Атлы арба кереп, борылып чыгарлык амбар белән ялганган. Мин Нуриман абзыйны, шул амбар капкасыннан тышка ук чыгып озатып куйдым Йомышым да бар иде. Көжмә дәдәй анда ук чыкмады. «Теге катын бетерәме инде, юкмы?» дип, тегермәнгә кереп китте. Мин читкә- рәк китеп йомышымны йомышладым да тиз генә кире өйгә кердем. — Кузьма Асанбаев кайчан керде? ш— Ул хәтсез торып керде. Мәтрүк түтәйнен тартып бетергәнен көтеп торган күрәсең. Кырык чөйгә запор салып, кәвесне басып ук кердем, диде. — йөзендә берәр төрле үзгәреш — куркып төшү я кабалану галәмә- t те юк идеме? * — Беленмәде андый галәмәт. Киресе булыр: күңеле бик күтәренке сыман иде. Әллә, мин әйтәм, Мәтрүк түтәй белән шаярып-мазар итеп кердеме бу?.. Аларныкын белмәссең... — Менә сез: ишектән үк чыгып озатып куйдым, дидегез. Шунда, инде Нуриман Нуриазданов китеп баргач, берәр нәрсә шәйләмәдегезме? Кешеме?.. Сөйләшү-мазармы?.. — Юк. Ай да юк: айның беренче чиреге, сәгать унда ул да бата Күз , бәйләп сукыр тәкә уйнаган төсле. Яктыдан чыккач — бигрәк тә. Нуриман абзый дүрт-биш адым атлау белән күздән юкка чыкты.. Колагыма—җырлап җибәргәндәй булды. Ләкин кәвестән аккан су шавы, таш әйләнүе барысын да күмде... — Ә сез ник өегезгә кайтмадыгыз?.. — Минме?. Мин — кайтмадым. Дәү әни исереп кайтканны яратмый. Шунда сәкегә ятып йоклаганмын... Ә иртә белән — бу хәбәрне ишеттем. Икебезне дә Акчурин җибәргән кешеләр уятты. — Менә сез: исергән идем, дидегез. Ләкин күп нәрсәне шул кадәр вак. төгәл итеп сөйләдегез ки, исерек кеше болай сөйли алмас иде кебек? Ә? — Мин бит чучкадай исермәгән ием, бөтен нәрсәне онытырга. — Нуриазданов мануфактурасын алып чыгып киттеме? — Алды. Моны оныта күрмим тагы дип алды. — Ә ни өчен ул мануфактура тегермән өйалдыннан табылган. — Тегермән өйалдыннан?.. Белмим...— Фидаил абыйның тавышы бөтенләй коелып төште. Икесе дә тынып торды. Минем, әкрен генә торып, ишек ярыгыннан карыйсым килеп китте. Ләкин кузгалсам, берәр нәрсә шыгырдап китәр, я төшеп ватылыр төсле сизеп, тын да тартмый ята бирдем. Әни үзе чыгып киткәндә миңа торырга кушмады. — Чирле икәнсең — ят. Ишек төбенә барып танавыңны суза күрмә. Чыгарып кына җибәрерләр. Милиция дә монда. Сорау алганда чит кеше тыңларга ярамый. Синең авыру икәнлегең өчен генә калырга рөхсәт. Без Ислам абызагаең белән әтиеңне алырга бүлнискә китәбез,— дип чыгып кцткән иде. Аңа да инде байтак гомер үтте. Милиционер абый тагы кемне китереп кертер инде дип ятканда, тикшерүче абый кинәт: — Менә бу безне таныйсызмы? —дип сорап куйды. Мин, йөрәгем тибүдән туктап, ястыкка сеңдем. Бу сорау Фидаил абыйның да өнен алды бугай: бик озак җавап бирми торды. Ахырда бөтенләй икенче, беткән бер тавыш белән: — Бәй. бу без... Көжмә дәдәйнең... чучка кадый торган безе бит!..— дип әйтә алды. Йөрәгемә без кадагандай булдылар: димәк, әти йөрәгенә без белән кадаганнар!.. — Мондый без тагы берәрсендә бармы? — Белмим. Мәгъдән абзыйда гына булмаса... — Нишләп Мәгъдән Мәрдәновта булырга тиеш дип уйлыйсыз? — Көжмә дәдәйгә аны Мәгъдән абзый ясап биргән иде. — Алтынчы ноябрь көнне Мәгъдән Мәрдәновны кайчан күрдегез? ■— Көндез күрдем. Иптәш тегермәнчем Гыйният бабай әйтте: «Бар кайт, улым. Празнигыгызны яса», диде. Өйгә кайтып күп тә үтмәгәндер, минем кайтканны күреп торгандай, Мәгъдән абзый килеп керде. — Менә кайтканыңны күрдем әле, яхшы булды,— ди.— Тегермәндә чират күпме? Сәлимә апаң ару он бетте ди. Бер капчык булса да тартып алып кайтсаң иде дип колагымны или,— ди. — Чират булса да бер генә капчыкны үткәреп тә бирер нем — тик бу арада гел арыш тартабыз,— дип жавап бирдем. Төрлесе бар — әрем- лесе, билчәнлесе. Чират торучылардан берәүнең дә әремле арыш артыннан мөшкәгә бодай саласы килми. Шулай берсен берсе тик көтәләр. Әле аның бер ишесе теләсә нинди бодай артыннан да салмый. Мәгъдән абзыйга әйттем: «Менә колхоз белән тартканны көтәбез», дидем. «Алай икән, алайса Көжмәнең хәлен белим инде алайса», дип чыгып кнтте. Баргандырмы, юкмы, анысын белмим. Көжмә дәдәй ул турыда үзе дә әйтмәде. Тагын шактый вакыт тынып торганнан соң, тикшерүче Фидаил абыйга да: — Менә, укып кулыгызны куегыз,— диде. Фидаил абый салмак кына басып чыгып киткәндә, аның артыннан тикшерүче: — Кузьма Асанбаев керсен!—дип кычкырып калды. Ләкин Көжмә дәдәй урынына кичәге милиционер абый килеп керде. Усал, каты тавыш белән — Кузьма Асанбаев өендә юк. Өч баш дуңгызы югалган, шуны эзли китте, диделәр. Тикшерүче тагы да катырак тавыш белән: — Хәзер үк берничә кеше табып, эзләргә чыгыгыз Табу белән туры бирегә алып килегез,— дип боерды. Ул моны шундый итеп әйтте ки, күз алдына кинәт аттай гәүдәле милиционер абый бәләкәйләнеп калгандай булып килеп басты. Ул арада өйгә Акчурин агайлар килеп керде. Тикшерүчегәме, башкагамы: — Мәетне алып кайттылар,— диде. Өстәл, урындыклар күчә башлады. Ике көн күренмәгән хисапчы абыйның тавышы килде. Партизан Нәмәт карт, янә башка өлкән кешеләр тавышы ишетелде. Сүзләренә, аяк тавышларына караганда, кәнсә- ләр ягына бер унлап кеше кергән булырга тиеш. Акчурин агай башчылык итә иде. _ „ , . — Барыгыз мәетне алып керегез. Ә синең. Нигъмәтулла бабай, ко- лашаларыңниләрең әзерме? Үлек юасы картларың биредәме?.. — Барысы да әзер. Күршедә сулар да жылытып куелган — Яхшы алайса Җәмәгать, кабер әзер, инде мәетне өченче төн дә яткырып булмас. Шәригатькә дә, законга да сыя торган эш түгел. Мәрхүмгә хөрмәт кирәк,— дип, Акчурин агай бик борчу белән сөйләп алды _ Менә, тикшерүче иптәш, алып кайткан кәгазе. Инде дә күмәргә рөхсәттер? г , Шул сүзнең сихере тигән кебек өн эче тынып калды Мин инде дә ятып тора алмый идем. Юрганны атып кына бәреп, сикереп торырга иттем. Ләкин, колагым бик сак. зиһенем сау булса да. хәлем чыннан да. юк икән көчкә торып, салкын идәнгә бастым. Ион тынып аласы булган да бит Конвойга аны алып чыгып китәргә куштылар. Шул ук төнне Вахитов абый квартирасына шалтыратып, Баһауның \з үлеме белән үлгәнен хәбәр иттеләр. Мнн икенче көнне үк авылга кайтып киттем. Юматов абый сугышка китеп үлгәч, үзенә шуннан башка егет тапмыйча, кияүгә чыкмый калган зур апам белән әнием карчык мине елап каршы алды. Мин аларны сагынып кайтсам да, тизрәк кайтуымның сәбәбе — Баһау картны ялгыш әти янына күмеп куймасыннар, дигән уй нде Аны бөтенләй икенче читкә — яз көне су жыела торган, элек-электән ялгыш, кара гомер кичергән мәетләр янына күмделәр. Безнең әтинең инде кабере жнр белән тигезләнгән. Бөтен зиратында быел ике кеше күмелгән булып чыкты берсе — абыйсы үтергән Хәмзә, икенчесе — аларның атасы, минем әтине үтергән Баһау карт кабере нде. Шулай — сон булса да ул да үз жәзасын алды Ләкин — бик сон' . Әтидән сон егерме ел буе һава сулагач, кояш күргәч...