Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучының күңел дәфтәренә

Башкорт мәкальләре һәм әйтемнәре Ил кадерен белмәгән — башын җуйган, җир кадерен белмәгән — ашын җуйган. Җире байның иле бай. Өйрәнү — үзе һөнәр. Сәнәкне көрәккә саплый. Ботка пешә мае белән, эш эшләнә җае белән. Ашыңны биргәндә кашыңны җыерма. Ачу — дошман, акыл — дус. ачуыңа акыл куш. Уңмаган бала — башыңа бәла. Күп сүзнең азы яхшы, аз сүзнең үзе яхшы. Олыларны олыласаң, үзеңне олыларлар. Тауга каршы таш атма. Тәртәгә кермәгәнне киртәгә кертеп булмый. Азганга алтау да аз, биргәнгә бише дә күп. Атлас суда батмас. Бүре буранда котыра, тиле урамда котыра. Дөньяның җае — каймакның мае. Җан тартмаса — тән тартмый, тән тартмаса — кан тартмый. Казанның карасы, яманның бәласе йога. Яман юлдаштан таяк яхшырак. Шәригать ул — чи тире: тарткан саен сузыла.