Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘҮФИКЪ КАМАЛИЕВ

Шушы елның 13 февралендә СССР Язучылар союзы члены, шагыйрь Тәүфикъ Камалиев вафат булды. Тәүфикъ Камалиев 1940 елда Татарстан АССРның Буа районында туа. Алтынчы класска кадәр шул районның Ташкичу һәм Апае районының Кызыл Тау мәктәпләрендә укый. Җиденче классны Казанда тәмамлый. Аннары һенәр училищесына укырга керә. 1958—1961 елларда Горбунов исемендәге заводта слесарь-җыючы булып эшли. Бер ук вакытта кичке мәктәптә укуын дәвам иттерә. Өлгергәнлек аттестаты алгач. Казан дәүләт университетына керү эчен имтихан тота. Аны тәмам иткәч, башта район газетасында тәрҗемәче, аннан соң җиде ел буена -Ялкын» журналында бүлек медире вазифаларын үтм. 1966 елда Коммунистлар партиясе сафына кабул ителә Соңгы елларда ул Татарстан телевидениесендә өлкән редактор, күп тиражлы газета редакторы һәм «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшләде. Тәүфикъ Камалиев әдәбиятка алтмышынчы еллар башында килде Аның беренче җыентыгы 1967 елда басылып чыкты. «Ромашкалар эзлим» дип аталган бу җыентыгына кергән шигырьләрендә ул туган җире, якташлары яшьлек дуслары белән аерыл, гысыз бәйләнештә булуын күңелгә кереп калырлык поэтик чаралар аша тасвирлады Аның 1968 һәм 1969 елларда дөнья күргән «Сабыр канатлары сынмый «Озата бармагыз» исемле җыентыкларына тупланган шигырьләре тулысымча диярлек завод Һәм эшчеләр тормышына багышланган. «Сезгә генә сөйлим». «Хәләл кечем белән» җыентыкларында да шагыйрь үзенең яраткан темасына тугрылыклы булып калды Әлеге җыентыкларындагы шигырьләрендә ул шәһәр һәм авыл кешеләре арасындагы дуслыкны шактый тулы чагылдырды. 1978 елда басылган «Яшьлеккә кайту» җыентыгында Тәүфикъ Камалиев бүгенге асылдагы үзгәрешләрне, тугэи як моңнарын һәм табигать күренешләрен үзенең каләменә хас матур һәм якты буяулар белән сурәтләде. Ул әле яңадан-яңа иҗат хыяллары белән янып яши иде Ләкин мәрхәмәтсез үлем кәтмәгәндә аны безнең арабыздан алып китте Замандашлары һәм каләмдәшләре белен бер сафта атлап барырга аның мул һем кер хисләр белән сугарылгач эчкерсез шигырьләре һәм җырлары калды