Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛ ДИГӘН ДӘРЬЯ БАР

Халкыбызның культура дәрәҗәсе тулаем күтәрелү туган телебезгә булган игътибарны да арттырды. Дистәләгән осталарыбыз тарафыннан эшкәртелгән. камилләштерелгән әдәби телебездә дөрес, матур итеп сөйләшү һәм язу галим, артист, язучы, журналистлар өчен генә түгел, хәзер инде һәркемгә хас теләк, омтылышка әйләнде. Соңгы елларда бер-бер артлы басылып торган төрле сүзлекләр, Гомәр Бәширов, Нәкый Исәнбәт, Фатих Хөсни, Йосыф Гәрәй кебек аксакал- ларыбызның ана теле җәүһәрләренә дикъкать юнәлтеп язган мәкаләләре, китаплары һәм, хәтта галимнәребезнең фәнни тикшеренүләре дә меңнәр көтеп ала торган кадерле хәзинәгә әверелде. Вакытлы матбугат битләрендә сүзләребез тарихын ачып Нурихан Фәттах, исемнәребез бакчасы белән таныштырып Гомәр Саттаров чыгышларын да җәмәгатьчелек кызыксынып кабул итте. Шуларга Казан радиосының «Тел күрке — сүз» тапшырулары килеп ялганды. Әмма сусын һаман канмый. Мирфатих Зә- киевнең «Татар халкы теленең барлыкка килүе>, Хәсән Сарьянның «Уеңны уйдырып сал» китапларын, әле күптән түгел генә дөнья күрүләренә карамастан, көндез шәм яндырып эзләп тә табып булмый. Укучылар газета-журнал редакцияләренә, тыңлаучылар— радиостудиягә туган телебезнең төрле мәсьәләләрен күтәреп мөрәҗәгать итә. Аларга инде бер тапшыруда, бер мәкаләдә генә җавап биреп бетерү дә мөмкин түгел, кулларына тулы бер китап тоттыру хәерле Флера Сафиуллинаның «Тел дигән дәрья бар»’ исемле хезмәте киң катлам укучы1 Ф Сафиуллин» Тел днган Дарья бар. Каван, 1979. ларның нәкъ менә шундый ихтыяҗларын күздә тотып язылган. «Безне чолгап алган чынбарлык белән сүз арасында нинди дә булса бәйләнеш бармы соң? Яңа сүзләр ничек барлыкка килә? Алар кайчан, ничек картая һәм ни өчен төшеп кала? Сүз нинди мәгънәләр белдерә? Яңа мәгънәләр ничек туа? Ни өчен тел алынмалар кабул итә һәм аларны ничек үзгәртә? Сүзне кайчан «әйтергә ярамый.? Аваздаш, мәгънәдәш сүзләр ничек барлыкка килә? Аерым сүзләр ничек килеп чыккан? Ни өчен төрле авылда төрлечә сөйләшәләр? Тәрҗемә иткәндә сүзнең язмышы нинди? Төрле сүзлекләр нәрсәгә кирәк?» — ди автор. Югарыдагы сорауларга, гомумән алганда, фән инде күптән җавап биргән, автор бу өлкәдә гыйльми яңалык ачмый һәм ачарга да җыенмый. Аның максаты — бүгенге фән казанышларына таянып, шушы мәсьәләләрне татар теленә бәйле рәвештә яктырту, бу өлкәдә белгеч булмаган укучы массаның мәгълүматын киңәйтү. Хезмәтнең кыйммәте дә. димәк, укучыларны кызыксындырганрак мәсьәләләрне яктыртуы, мисалларның отышлы, стиленең гади һәм җыйнак булуы, фикерләрнең ачык аңлаешлы, образлыәйтелүе белән билгеләнергә тиеш. Китапта кузгатылган сораулар күпләрне кызыксындырадыр дип уйлыйм. Дөньяга килеп беренче әйткән гомер буе сөйләшеп туймаган сүзләребез татарча булса да. туган телебезнең һәркемгә ачылмаган серләре хәйран калырлык ишле. Мәсәлән, азаккы сүзе белән аяк сүзе арасында бәйләнеш барлыгын чамалау бик кыен. Азаккының тамыры азак соңгы мәгънәсендә, әмма ул шул хәлдә татар әдәби телендә Х сакланмаган. Төрки язма истәлекләрдә һәм «Хәзерге хакас телендә азах — аяк мәгънәсен белдерә. Димәк, кешенең башыннан аягы соңгы өлеш була» (7 бит). Авторга кушылып, казакъ телендә «бетте, азагы җитте, соңы җитте» мәгънәсенең «аякталды» (аякланды!) сүзе белән белдерелүен дә искәртәсе килә. Ипигә май ягу тезмәсен барыбыз да куллана. Төрекмән телендә йааг — үзе май төшенчәсен белдерә икән (8 бит). Димәк, май ягу—май майлау мәгънәсен аңлата. Без әле майны гына түгел, варенье, балны да «майлыйбыз». Вакытлар узу белән майлау, ягу сүзләре сылау төшенчәсен белдерә башлаган. «Татар хатын-кызлары кәшмир шәл. ба- тис яулык ябынганнар. — ди автор. — Кәшмир. батис сүзләре каян килеп чыккан соң? Кашмир — һималай тауларының көнбатышындагы таулы өлкә. Анда дөньяда иң шәп нечкә йон тукымалар эшләнгән. Башта шунда, аннары инде үзебездә эшләнгән йон тукыманы да шулай атаганнар» (30 бит). Китапта батис, одеколон һ. б. күп кенә сүзләрнең дә килеп чыгышы ачыклана. Алтай телләре ярдәмендә дөм-караңгы сүзендәге дөм кисәгенең дә мәгънәсен белергә мөмкин икән. Дөм караңгы, дөм сукыр тезмәләрендәге «дөм» монгол телендә караңгылыкны белдерә. (57 бит). «Ә ни өчен гөберле бака дигәннәр? Гө- бер — бөкре дигән сүз. Димәк, бөкре бака була. Төклетура бар. Турасы нәрсә икән? Төрки телләрдә, татар теленең үзендә тура — аяк мәгънәсендә сакланган, мәсәлән, тәпи — турак, озын торыклы дигән тезмә дә бар. Бу аяк. тәпи мәгънәсен белдерә. Димәк, төклетура төкле тәпи була» (58 бит). Ф. Сафиуллина менә шулай укучыларын тел белеменең этимология дигән тармагы белән таныштыра. Аннары измәсен изү, җепнең очын табу, кыл кыймылдатмау, алтын куллы һ. б. сүз тезмәләренең күчерелмә мәгънәдә кулланылуын мисал итеп, фразеологик берәмлекләрдә халыкның тапкырлыгы, сүзгә, чагыштыруларга осталыгы. җорлыгы чагылуын күрсәтә. Фразеологиядә мәгънәсе аңлашылып җитмәгән сүзләр дә саклануын мисалга китереп, аларның байтагын төшендереп тә бирә. Популяр китап булса да, галим монда элегрәк ясалган аңлатмаларга үз мөнәсәбәтен белдерүдән дә тайчанмый. Бу исә укучының кызыксынуын, авторга хөрмәтен арттыра. Мәсәлән, кына ташка бетәр, белем башка бетәр гыйбарәсендәге «бетәр» фигылен Н. Исәнбәт «үсү» дип аңлата. Автор исә «бу сүздә «язылу» мәгънәсе бар, төрки телдә бетиг—язма» (67 бит), дип, минемчә, уңышлырак аңлатма тәкъдим итә. Фразеологизм ничек туа соң? Төрле телләрдә ул туры киләме? Бер телдән икенчесенә тәрҗемә иткәндә андый тотрыклы тезмәләрне нишләтергә? Туган әдәбиятыбызда аның нинди үрнәкләре бар? Ф. Сафиуллина китабында бу сорауларның һәммәсенә җавап табарга була. Мич, уҗым, гөмбә, әвен сүзләре рустан; миләш, бүкән, поши — фин-угыр телләреннән; мәктәп, фикер, дошман, дус сүзләре, гарәп-фарсыдан кереп, безнең көндәлен аралашуыбызга хезмәт итә икән. Баксаң, тагын байтак телләрдән сүзләр алганбыз икән әле. Шуның белән бергә, үзебез дә бурычлы булып калмаган — әйрән, алаша, алмаз, башмак, тәңкә, камыш кебек меңләгән сүзне төрле халыклар белән уртаклашканбыз. Автор сүзләр алмашуга, алынмаларны үзләштерү кагыйдәләренә дә киң туктала һәм күпләр кызыксына торган мәсьәлә буенча бай мәгълүмат бирә. Алынмалар белән мавыгуның да, җанлы аралашудан качып, тел үсешен ясалматоткарлауның да игелекле җимеш бирмәвен матур тарихи экскурслар, дәлилле мисаллар ярдәмендә ача. «Хәзерге рус- татар ике теллелеге шартларында татар теленә рус сүзләренең күпләп керүе күзәтелә. Кирәкме алар? Татар теленең үз сүзе була торып, кирәксезгә кертмибезме без аларны? Әйтик, гариза сүзе телдә күптәннән йөри, шулай да заявление сүзе аны кысрыклап чыгару дәрәҗәсендә активлашып бара, — ди автор һәм,— рус сүзләрен урынсыз куллануга, телгә игътибарсыз, саксыз карауга юл куелмаска тиеш, әлбәттә» (82 бит), — дип нәтиҗә ясый. Ф. Сафиуллина бүгенге әдәби телебезнең сүзлек составы, аның төрле катламнары, сүз ясагыч чараларына да киң туктала, төрле стильләр куллануга мисаллар китерә, аерым төбәкләрдәге үзенчәлекләр хакында мәгълүмат бирә. Телләр кардәшлеге, исемнәребез, сүзнең халкыбыз тарихын ачудагы хасияте, сүзлекләр, татар һәм- бүтән төрки телләрне өйрәнүдәге казанышларыбыз— автор артык күләмле булмаган хезмәтендә әнә шундый күп кенә мәсьәләләрне яктыртуга алынган. «Сүзләрне төркемлиләр», «Әйтмәгәнем булсын». «Аттым карга, төште карга», «Тузга язмаганны сөйләмә», «Сүзнең дә бизәге бар» кебек бүлеи исемнәре үзләре генә дә китапның колачын, хезмәтнең образлы те/т белән язылуын дәлилле күрсәтә ала. Кыскасы, автор тел дигән дәрьяны колачларга алынып кына калмаган, куйган- бурычын уңышлы үтәп тә чыккан. Балалар, эшчеләр, хезмәткәрләр, авыл хезмәт ияләре— туган теле белән кызыксынучьт меңнәргә матур китап бүләк иткән. Ф. Сафиуллина анда илебезнең төрле тарафларында үзе җыйган тел үрнәкләрен дә, төрле чыганакларны, шул исәптән, башк» телләрдәге хезмәтләрне дә мул файдаланган. Китап ахырында бирелгән библиография тел дәрьясына тирәнрәк чумарга теләүчеләргә әйбәт юл күрсәткеч була ала. Автор әдәби телебезне кулланудагы җитешсезлекләргә дә туктала. «Телнең үз сүзе булганда да, аны эзләп мәшәкатьләнмичә, тиз генә тамырга — тамыр, кушымчага — кушымча туры китереп яңа сүз ясый бирәләр, — ди ул. — Менә кайбер мисаллар: «Җимереклекләр булганда ярты- көн, ә кайвакытта тулы эш көне югала». Поломки сүзе шулай тәрҗемә ителгән, югыйсә сүз комбайн ватылу турында бара. «Яңа чикләр чакыра». Бу мәгънәви калька. Әмма үрләр дигән матур сүзебез дә бар бит безнең» (130 бит). Автор, тагын байтак мисаллар китереп, матбугатыбызда очраштыргалый торган кимчелекләрне бетерергә өнди. Бик урынлы һәм хаклы искәртү бу! Шушы уңайдан, «Тел дигән дәрья бар» китабындагы кайбер җитешсезлекләргә тукталу да зарур. Әйтик, әдәби тел нигезләрен ныгыту максатында язылган хезмәттә алынма сүз, гыйбарәләргә мисал итеп «стройга басу», «мушкага алу» (69 бит), виноград, бидрә (70 бит) кебек берәмлекләр китерелмәсә дә ярар иде. Чөнки халкыбыз бер дә авырсынмыйча «сафка баса», «мөшкәгә ала», йөзем белән сыйлана, чиләк белән су ташый. «Киләп сарып йөрисең» (69 бит) дип, минемчә, эшсез йөргән кешедәй бигрәк, күп йөрүчегә әйтәләр. Чөнки киләп сару үзе дә эш ич инде. Аннары, «Китапханәләрдә дә. бик күп аерым йортларда да... энциклопедияләр бар» (117 бит) диюне ничек аңларга? Вокзалларда, кинотеатрларда һәм тагын шундый «йортларда да» була микәнни соң ул? Әллә соң «аерым кешеләрдә дә» дип язу кирәк идеме? Эзләсәң, мондый кимчелекләр китапта тагын табылачак әле. Бәлки Фаил Шә- фигуллин хикәясен ике бит (10—11 битләр). Нәкый Исәнбәт аңлатмасын тулы бер бит (54—55 битләр) итеп күчерү дә кирәкмәгәндер? Хәер, болар — принципиаль җитешсезлек түгел әле. Мине «Тел, теш сүзләре төрки телләрдә түбәндәгечә әйтелә» (15 бит) дип бирелгән ике «багана» аптырашта калдырды. Транскрипциясе булмагач. әзерлексез укучы төрле алфавитта язылган сүзләрнең ничек укылырга тиешлеген кайдан бөлсен соң? Бәлки мисалларны «түбәндәгечә языла» дип тәкъдим итәргә кирәк булгандыр? Дөрес, язылыш кардәшлекне, якынлыкны ачмаячак. MW- салга, укучы татарча «күр — күрдем — күргәнсең»нең кыргызча «көр — көрдүм— көргәнсүң» (15 бит) дип язылуына карап, бу телләр бер-берсеннән хәйран аерыла икән ләбаса, диячәк. Әгәр автор кыргыз, казакъ, каракалпак алфавитларындагы «ө» хәрефенең татарча «ү»гә, «ү»нең исә «ө»гә туры килүен искәртсә, якынлык аермачык күренер иде. Казакъча «о»ның «у». «ш»ның «ч» итеп укылырга тиешлеген белгерткәндә «ошак»ның (7 бит) шул ук учак икәнлеге ачыкланачак. Кыскасы, транскрипция бик кирәк мондый китапка. Аны кайбер бүлекләрдәге кабатлануларны бетерү хисабына да бик иркен сыйдырырга мөмкин иде. Әдәби телебезне җаны-тәне белән тоеп, аның саф, җегәрле булуын кайгыртып чыгыш ясаучы хөрмәтле каләмдәшебез Хәсән Сарьян вакытсыз арабыздан киткәч, барыбыз да уфтанган идек. Күптән түгел кулыбызга кергән «Тел дигән дәрья бар» китабы боеккан күңелләргә шифа булды. Анда сүзлек составы турында кайбер белешмәләр генә бирелми, халык иҗаты, әдәбиятыбызның нинди тылсымлы нөчк» ия булуы да сурәтләнә, дөньяны таныл- белүдә, рухи матурлыкка ирешүдә туган тел хәзинәсенең роле, әһәмияте дә ачыла. Флера Сафиуллина соңгы елларда төрле жанрларда нәтиҗәле эшләп килүче җитди галимнәребеэнең берсе. Аның грамматика түтәлләреннән чыгып, әдәбият бакчасына да аяк басуы, хәзер университет кафедрасыннан төшеп, телнең хуҗасы — масса белән йөзгә-йеэ, турыдантуры сөйләшүе һәм. әйтергә кирәк, мавыктыргыч итеп, әңгәмәдәшләренең зиһеннәрен баетырлык, күңел офыкларын киңәйтерлек итеп сөйләшүе мактауга лаек эш. Берүк дәвамы гына була күрсен!