Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШУЛАЙ БУЛА ИКӘН

Мин — Октябрь Норлатыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, укытучыларым: •Казанга укырга кит».— дигәннәр иде. Түбән Камага киттем. Төзелеш кранында эшләдем. Казанга килеп, университетның тарихфилология факультетын тәмамладым. Хәзер »Азат хатын» журналында эшлим. Хикәяләрне байтактан язам. Укып караган кешеләр ике төрле фикердә. Берәүләр өнәп бетерми, икенчеләре: »Күбрәк яз». — диләр. Язармын, ахры.

 

 

Авылга мин сирәк кайтам. Туу белән күңелемә язылган ике сүздән торган шул исем поездга утырта да, очраган бер баганага сәлам бирдереп тәүлек ярым әйләндерәәйләндерә йөртә дә, Таллы Күлгә алып кайта. Әнигә дә, әтигә дә ул кадәр якын түгел инде ул авыл. Алар анда килгәннәр дә күпмедер еллар эшләп кенә киткәннәр. Миңа якын, туганнарыма якын. Без бу авылда туганбыз, бу авылның инеш суы белән битебезне юганнар, бәби мунчасы керткәннәр. Шунда башлап тәпи йөреп, зур дөньяга чыгып киткәнбез. Сирәк калганнар иде, йөрәкләре сизгән булса, кайберәүләре инде юктыр да. Авылга кайтып җиткәндә беренче булып зират күренә. Поезд белән кайтсаң да, самолет белән очсаң да авылга туры юлдан, зират булса да кайтам мин авылга. Кайткан саен дулкынланам. Нинди үзгәрешләр булды икән? Күз күрмәгән бала чага и күбәйгәндер инде? Яшьтәшләрем ил хуҗасыдыр? Картларны әйтәм, кайберәүләре үткән кайтуда ук бәхилләшеп яныннан җәяү керәсе. Алдан ук шуннан үтәсен уйлап, сумка өстенә генә куелган яулыгымны алып ябынам. Кулларны артык селкемичә, икәү булсаң, сөйләшмичә узарга кирәк. Кулларыңны болгый-болгый, каты басып тиз генә үтсәң, мәетләрнең җаны кузгала, диләр. Җаны булгач, ничек мәеттер инде ул? Аларга да тынычлык кирәк, алар- * ны да онытмаска иде. _ Болар минем әтием өйрәткәннәр. Җаныма сеңгән, каным белән £ тамырлардан ага, һичничек оныта алмыйм. Теләсәм-теләмәсәм дә = шулай эшлим. < Уйларым үземнән узып авылга йөгерә, җаныма тынгылык бирмә- £ гән бик күп сорауларга тизрәк җавап табасы килә. с — Наҗия апаның шәле һаман ак микән? — Җилдән туган Ихласы ниндирәк икән? — Җәүдәт абыйны үлгән дигәннәр иде? — Фатыйма апа инде кемнәр белән йөрешә икән? Якын кешесе юктыр авылда, шуңа, күп уйлап тормыйча, өч кызының берсенә ки- а теп бала карый торгандыр. ...Зурлар ни әйтсәләр, шуңа ышанып, сиңә ничә яшь дисәләр, биш о бармакны күрсәтеп йөргән чак. Наҗия апа килеп керде. Әни белән г зур якта озаклап сөйләшеп утырдылар. Бүлмә ярыгыннан күземне о ала алмый карап тордым. Әни аны озата киткәч, әти кайтып керде, = мин кычкырып елый башладым. — Наҗия апаны әнилеккә алып кайт, ул да минем әни бул- * сын,— дип еладым. Әти ни эшләргә белмәгән бер кыяфәттә: — Ник?— диде. — Аның шәле матур, ап-ак,—дидем. о Шул елны әтием әнигә дә ак шәл алды. Ә миннән: — Әниеңнең шәле матурмы?—дип сорады. — Наҗия апаныкы матуррак,—дидем. Салкыннан алсуланып кергән йөзенә, ап-ак тешләренә, шомырт-кара чәчләренә бигрәк килешә иде шул ак шәле, хәтта әниемнән дә матуррак булып күренгән иде ул. Минем абыйларым, апам, энем дә бар. Җырлар да күп беләм, әби әкиятләр дә өйрәтә, уйнарга дусларым да күп. Өч йорт аша гына Ихлас тора, ул үзе генә. Никтер аны малайлар яратмый. Урамга чыгар хәле юк, «җилдән туган, җилдән туган* дип үртиләр. Бервакыт әнидән: «Мин нәрсәдән туган?»—дип сораган идем, ул: «Сине чәчәкләр арасыннан таптык, энеңне әтиең бәкедән алып кайтты»,— диде. — Ихласны каян? Әни дәшми. — Җилдән алып кайтканнармы?—дим. Сорашырга ярамый, ахры, әни ачулана. Күрше әбидән дә сорап караган идем. — Күп белмә, тиз картаерсың,— диде. Ихласны уенга кертмәгәч, мин дә кызлар, малайлар белән уйна мыйм. Безгә анысы — икәү дә күңелсез түгел. Көндез еш кына куян тотарга йөрибез. Бер көнне шулай икебезгә дә бик каты эләкте. Авылдан ерак киткәнбез дә, арыганбыз, аннан ятып йоклаганбыз. Бөтен авыл белән төн буе эзләгәннәр. Шушы көннән Наҗия апа Ихласның уенчык мылтыгын алып яшергән дә, башка күрсәтмәгән. Мылтык булмагач, ничек куян тотасың ди — урманга бару да куркыныч. Ихлас урамга беренче чыкса, безнең тәрәзәгә килә дә: — Тамчы там, тамчы там...— ди. Тагын әле ул мине Кояш дип атый, мин аңа Ай дим. Кызлар — Кояш, малайлар — Ай... Беркөнне шулай: — Әйдә, тизрәк, бер нәрсә күрсәтәм, — ди, үзе тирләп-пешкән. Әби бер вакыт Ихласның да, минем дә исемне кертеп табышмак әйткән иде. Менә ул: Матур кыз суга бара. Беләзеге төшеп кала. Ай күреп кала. Кояш төшеп ала. Озак уйласак та, җавабын таба алмадык. Ихлас үзем табам дигән иде. Әллә шуны тапкан микән? Тотыныштык та су буена йөгердек. Ул шундый ашыга, әйтерсең пароход килгән дә, шуны күрми калабыз. Җилдәй тиз йөгерә, мин көчкә җитешәм. Яр буена җиткәч туктады да: — Ант ит! Ихласның әтисен күргәнемне беркемгә дә әйтмим, әйтсәм — телем корысын, әпәй орсын, җир йотсын, дип әйт, ди. Ул нәрсә әйтсә, мин, ихтыярсыз, шуны кабатлыйм. Ярдан түбән төш сәк — исем китте. Инеш суы уйный-уйный дәфтәр бите кебек тигез иткән ком өстендә бик зур ат күрәм. Ихласның элек тә күп рәсемнәр ясап күрсәткәне бар иде. Ләкин мондыйны, председатель Замир абый җигеп йөри торган «Алмаз» төсле атны беренче күрүем. Ялларына нык ябышып бер абый утыра. Мин сокланудан тынсыз калып тик торам. Ихлас теге абыйның итекләреннән сыйпый, ишетелер-ишетелмәс кенә «әти» дип пышылдый. Аның тавышы тынлыкны чайпалдыра. Аннары миңа борылып: — Таныйсыңмы, бу минем әти! Җилдән җитез атына утыртып мине дә урам әйләндергәне бар, — ди. Мин кызыгып та, көнләшеп тә: — Ихлас, әйт әле әтиеңә, мине дә бер утыртсын! — дип ялынам. — Сине утыртыр, башка малайларны утыртмас, чөнки алар мине әтием юк, дип үртиләр... — Соң син аларны әтиеңә әйт. — Әләкләшергә ярамый. Әни шулай ди. Ул көнне беренче тапкыр бәбкәләрне сакламадым, алар инде үсеп үзләре генә йөрерлек булдылар. Аларга да, миңа да ирекле көннәр башланды. Төштән соң Төбәктән куе болыт килеп каты яңгыр яуды. Казларны эзләп су буена барган идек, тагын исебез китте. Ихлас ның әтисен аты-ние белән бергә яңгыр суы агызып әллә кая алып киткән. Юк. юк Ихласның әтисе. Башка булмаячак та. Дустымның бер дә елаганын күргәнем юк иде, ул сулкылдап елап җибәрде. Минем дә елыйсы килде, кызгансам да, күзләремнән яшь чыкмады. Елый алмау тагын да авыррак икән. Аякларны суга тыгып, басмада бик озак утырганбыз, ахры, әни эзли төшкән. Шуларны сөйләргә дип авызымны гына ачкан идем, Ихлас бик каты итеп чеметеп алды. Ихлас та минем кебек югалып калса, аңа биргән антымны бозып, харап булган булыр идем. Уракка төшәр алдыннан әни ипине гел бәрәңгедән генә диярлек пешерә. Табак тутырып бәрәңге уа да шуңа учлап-учлап санап кына он куша. Менә хәзер дә җилпучны кага кага он җыйды. Иләгәнен карап тордым да: — Әни, ник иләп торасың, барыбер бөтенесе төшеп бетә бит.— дим. Әни: — Мин гомерем буе он иләүче булып эшләр идем, — ди. Ул үзе укытучы булып эшләде, эшен бик ярата иде. Җәүдәт абый керде. Әти белән газета кисәге ялый-ялый тәмәке төреп озак сөйләштеләр. Ул тракторчы, безгә бик еш керә. — Синең, Фатыйх, киләчәк алда. Улларың үзе бер колхоз, бер дә борчылма, әллә кемнәр булырлар әле,—ди. Үзе бер сүз әйтә дә * уфтана. Ник алай сөйли икән? Аннан тын калып торды да:—Фа- = тыйх дус, хатыннан яшереп кенә бер биш чиләк арыш кертеп куйыйм 2 әле. Яңасы өлгергәч тә алып чыгармын. — Җәүдәт, килешмәгәнне кыланма, Фатыймаң ни әйтер? — Үзең сорамыйсың, мин ничек тә әйтергә белмим, җаен тап- 3 мыйм. Иртән көтү куганчы тутырам да кертәм, турыдан, бакча аша Е гына. Миндә барыбер икмәк кадерен белмиләр. Бүген әнә. кибет 5 янында Фатыйма оялмыйча нәрсә әйтеп тора ди бит. Мичтән түгә- 3 рәк ипине алам да, турыдан гына тавыкларга тәгәрәтеп җибәрәм. Мул чакта ак ипи ашаучылар белән йөрешәм, ярлы чакта ачлар да * ярар, дип әйтеп әйтә, ди. Мин дә яшим инде. Нәселемне сакларга < бер улым да юк, булганы — үземнеке түгел, Наҗиянеке. Мин шул вакыт, нәрсәдер аңлагандай, сискәнеп киттем. Кичке »- салкын үзен сиздереп куйды. Үзем дә белмичә бик каты төчкереп 2 куйдым. — Сабый бала төчкерүе дөрескә була,—диде Җәүдәт абый. Әти 2 исә мине йокларга куып кертте. Сүзләрен башка тыңлый алмадым. Тыңлыйсы калган, бик калган икән. Хәзер инде кем бар да, кем юк. - Мин еш кына бер төш күрәм. Сөенечле-шатлыклы көннәремдә бер х дә үзгәрмичә гел шул төш кабатлана: Маяковскийга да, Алып ба- - тырга да, Җәүдәт абыйга да охшаган бер абый, безгә, бала-чагалар- ~ га, ап-ак күмәч тәгәрәтә. Иөгерә-йөгерә ак күмәч тотабыз. Тотабыз £ да чишмә суына манып, рәхәтләнеп ашыйбыз... Авыл үзгәргән. Йортлар матур, урамнар киң, кешеләр һаман шул — бөтенесе танышлар. Наҗия апа элеккечә үк матур. Күңелемдә беренче тапкыр матурлык, соклану хисе уяткан кешегә туйганчы карап тордым. Шәле һаман ап-ак, бите һаман алсу. Гомер буе иген иккән. Әби белән бабасы узган елда үлгән. Наҗия апа аларны гел үзе тәрбияләгән. Утыздан узгач, бер малай табып үстергән. Бергә куян куып йөргән дустым Ихлас, хәзер инде председатель — аның малае. Ә менә Җәүдәт абый кинәт кенә вафат булган. Яхшы күңелле кеше иде, гүргә иңдерергә әтием үзе төшкән, авыр туфрагы җиңел булсын. Кайткан-кайткан инде, тагын кайчан кайтылыр әле дип, иртәгә китәсе көнне генә, бүләккә биреләсе иясез яулыкны алып, Фатыйма апа янына да кереп чыктым. Ул да ак шәл ябынган, ләкин бер дә килешми үзенә. Кызлары чыннан да читкә китеп беткәннәр. Бик чакыралар ди. Вакыт вакыт бик китәсе килә икән авылдан. Наҗия Ихласы булмаса, әллә китәр дә идем, ди Фатыйма апа. Көе-моңы — койган да куйган Җәүдәтем. Аяк атлавына хәтле әтисе. Кәефе бик әйбәт булганда, төнлә турыбыздан акрын гына җырлап уза. Тавышы тынганчы тыңлап торам. Җырлыйдыр Ихлас, кәефе дә әйбәттер, бу көннәрдә бигрәк тә. Иген үстерә ул, колхозны җитәкли. Фатыйма апа сөйли дә сөйли. Мин аның бик күп сүзен ишетмим дә кебек. Бала чагым ул сөйләгәннәр белән бергә бутала. Төшемдә безгә таба ипи тәгәрәтүче кеше — Җәүдәт абый икән. Атка атландырып комга Ихлас ясап куйган кеше дә —ул. Фатыйма апа чәй эчәргә кыстый. Мин аның мичтән алып тавыкларга ипи тәгәрәткәнен күз алдыма китерәм. Кинәт бала чактагыдай өзелеп ашыйсым килеп китә. Яратмыйм икән бит аны, күрәлмыйм. Бүләккә яулык тоткан булып нигә килеп кердем соң әле монда? Сугыштан соңгы авыр, бер телем ипине дүрткә бүлгән елларда нигә ул тавыкларга бусага аша ипи тәгәрәткән? «Чәй эчик?» диме? Юк, анысы булмас. — Эчеп тормыйм, Фатыйма апа, рәхмәт,—дип урынымнан кузгалам. Наҗия апа янына кереп тагын бер сөйләшеп утырам әле, тәмләп чәй эчәрбез. Шулай була икән ул. Авылдашлар бала чакта күңелгә ничек кереп калсалар, хәтердә һаман шулай саклана, еллар гына үзгәртә алмый икән аны.