Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЛАЧЫН ЙӨРӘКЛЕ ЕГЕТ

Аннан соң совет халкының фашистлар Германиясен җиңүенә инде утыз елдан артык вакыт узды. Әмма изге яу кырында иңгә-иң торып көрәшкән полкташ дусларымның исемнәре күңелемдә әле һаман җуелмыйча саклана. Алар арасында татар халкының Сәлим Садкйков, Асылгәрәй Бәх- тиев, Шәкүр Шайдуллин. Тәүфыйк Яманаев, Мофазад Рахматуллин, Мәхәммәт Мөхәммәтжанов, Александр Закурин, Фалей Сәгыйров кебек куркусыз уллары да бар иде. Мин бу язмамда Мәскәү яныннан алып Прагага кадәр авыр сугышчан юл үткән шундый дусларымның берсе— Сәлим Садыйков турында сөйләмәкче булам, үк очучы булырга хыяллана, һәм көннәрдән бер кайта. «Кирәкми,— ди ул үз-үзенә,— ихтыяр көче зур анда. Ул мине болай да аңлар.’..» Унсигез яшендә Сәлим Садыйков аэроклубны тәмамлап чыга. Ләкин сугыш вакытлыча чигенүче хәрби частьләрне каплап тору, шәһәр һәм авылларны дошман авиациясеннән саклау, совет кешеләренә күбрәк самолетлар, танклар җитештерергә, хәрби техниканы үзләштерергә мөмкинлек бирү өчен очучы-истребительләр сорый. Моны комсомолец Садыйков та яхшы аңлый һәм ул үзен очучы-истребительләр хәзерли торган мәктәпкә укырга җибәрүләренә ирешә. Аны тәмамлагач, Сәлим Садыйков илбасарларны Мәскәүгә үткәрмәс өчен көндез дә, төнлә дә әледән-әле һавага күтәрелә, дошман белән күзгә-күз очраша, аларның самолетларына күп тапкырлар һөҗүм итә. 1942 елның 15 январенда Наро-Фоминск янындагы Калин- ское авылы тирәсендә фашистлар аның самолетын бик каты зарарлыйлар, очучы үзе авыр яралана. Баштанаяк канга баткан Сәлим үз территориябездәге ориентирны эзли, ләкин аны һич кенә дә таба алмый. Ул штурвалга тагын да ныграк тотына. Бу вакытта инде аның аяклары һәм бер кулы бөтенләй диярлек хәрәкәтләнми, ә икенче кулының бармаклары кара янып чыга. Әмма Садыйков бирешми. Ничек кенә булса да, машинасын идарә итәргә тырыша... Юк, ялкынга уралган самолетның нәкъ менә шушы мизгелдә шартлавын көткәндә түгел, машинасын үзебезнең окоплар өстенә алып чыккач беренче тапкыр шул кадәр яшисе, яшисе килә Сәлимнең! һәр секунд озын бер гомер булып тоела. Ул башы белән бортка бәрелә. Маңгаена, битенә металл салкынлыгы йөгерә, бераз җан ю. «к У • -ч з. Сәлим яшьтән көнне бу хакта ул әнисенә дә турыдан-туры әйтеп сала: — Әни, мин очучылыкка укырга китәм. Бу сүзләрне ишетүгә, ана, ни дияргә дә белмичә, каушап-аптырап кала. Сәлим аны юатмакчы була. Ләкин бу уеннан шунда ук кире 145 кертеп җибәргәндәй була. Ул, тыны беткән хәлдә, самолетны төшерү өчен уңайлы урын эзли. Һәм көтмәгәндә... карлы алан. Үз күзләренә үзе ышанмыйча: — Җиңү! — дип кычкырып җибәрә ул. Самолет зур тизлек белән җиргә якынлаша. Аннан, агач башларына чакчак кына бәрелә- сугыла, бер канатын янтайта да җиргә төшеп туктап кала... Шактый озак һушсыз ятканнан соң күзләрен ачып җибәрүгә, Сәлим үзенә иелгән ике кызылармеецны күреп ала. Берсе аны иңеннән селки, икенчесе, җңргә тезләнеп, су эчертергә тели... Менә ул бер йотым су каба һәм терсәкләренә таянып калкынмакчы була. — Кузгалма, кузгалма,—ди аңа су эчергән кызылармеец. — Нейтралкадан сөйрәп алып чыктык үзеңне... Аннары госпиталь тормышы башлана. — Мин кайчан да булса очарга яраклы хәлгә килерменме? — дип сорый Садыйков врачлардан, аларның күзләренә моңсу бер өмет һәм инәлү белән карап. —Әлбәттә, тырышачакбыз! Ниһаять, медицина комиссиясе көне килеп җитә. — Я, ничек, сержант, сугышка әзерме? — дйп сорый аннан пол ковник, шаян елмаеп. Сәлим аңа һич нпнди икеләнүсез җавап кайтара: — Шушы минутта ук очышка әзер, иптәш полковник. Күктән башка минем өчен тормыш юк. — Хәрби хезмәттән сез бөтенләйгә азат ителәсез... Татарстан комсомолы вәкиле монда да медицина комиссиясен- ’ нән көчлерәк булып чыга. Ул үзен танк частена җибәрүләрен үтенә. Шулай итеп, Сәлим Садыйков танкист-техник квалификациясен үзләштерү теләгенә 1942 елда ирешә. Аны тагын бер уңышсызлык көткән икән: яралар үзләрен бик нык сиздерә башлыйлар. Аяк һәм куллар авыр хәрәкәтләнә. Бер күзенең начар күрүе өйрәнү кырларында дөрес юнәлеш алырга комачаулый. Механик-йөртүче урындыгына утырган килеш ул, үзен тынычландыру өчен, маңгаен салкын броняга терәп торырга мәҗбүр. Андый минутларда Сәлим берни турында да уйламый. Инструктордан аның нәрсә хакындадыр сорыйсы да килә — кыюлыгы җитми. Көннәрдән бер көнне инструктор үзе сүз башлый: — Минем бер соравыма җавап бирә алмассызмы? — Тыңлыйм сезне. — Уңайсыз хәлдә калдырмассызмы мине, сержант? Инструкторның тавышында Сәлим үзенең көченә ышанып җитмәү кебегрәк нәрсә сизеп ала. Аның маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыга. Ә курсларда инде укулар бетәргә санаулы гына көннәр калып бара. Сәлимнең сулышы кысылгандай була. Аннары ул, үзен кулга алып, чәчләрен сыпырып куя да малайларга хас беркатлылык белән: — Мин бит комсомолец, иптәш инструктор, — ди. — Яхшы,— дип күз кыса аңа инструктор.— Бертуктаусыз физик күнегүләр ясарга кирәк сиңа. — Бөтенесен сез кушканча эшләрмен, иптәш инструктор! һәм ул әйткән сүзен җилгә очырмый. Буш вакытының һәр минутын физик хәзерлеккә багышлый. Занятиеләрдә дә аяк-кулла- . рын, бөтен организмын ныгытуга һәм чыныктыруга ядәм итәрлек эшләрне икеләтә көч белән башкара. Копанир казыганда исә, кем -Z әйтмешли, экскаватор кебек эшли. Көрәк белән тәүлегенә уннарча ы кубометр балчык ыргыта, яна-пешә, башкалардан калышмаска, ким- “ хур булмаска тырыша. ± Копанир әзер... Аның төбе бильярд өстәледәй тип-тигез. Бер х генә дә чокырлы яки калку урын күрмәссең. — Егет икәнсең, Садыйков!— дип мактый аны инструктор. = Шундый тырышлыклары аркасында Сәлим Садыйков танкист- > техниклар хәзерләү курсларын бик яхшы билгеләренә тәмамлап “• чыга. ♦ 1943 елның 9 августында Смоленск өлкәсенең Повлиново стан- а циясе янында Садыйков өчен икенче зур сынау башланды. Танкист- техниктан үзйөрешле установка технигына ул инде үзе дә өйрә- ~ нергә, башкаларны да өйрәтергә тиеш иде. Кичәге яшүсмерләрне >• «СУ-76»ны йөртергә генә түгел, сугыш барышында аның белән ~ тиешенчә идарә итәргә өйрәтү өчен дә аңа күпме нәрсә белергә ки- 2 рәк! Карбюратор, акселератор, фильтрлар, ягулык һәм тормоз сис- 2 темалары, аккумуляторлар... Батарея командирының техник часть- * ләр буенча ярдәмчесе һәм механик-йөртүче белергә тиешле нәрсә- 2 ләр санап кына бетерерлекмени? Экипажның башка членнарыннан аермалы буларак, механик- “ йөртүче күп кенә очракларда дошманның хәрәкәт итү тактикасын һәм көчен үзе күрми, экипаж командирының командаларын гына үти. Ә моның өчен физик көч һәм командаларны үтәгәндә җитезлек кенә түгел, сабырлык, түземлелек тә кирәк. Озын маршларда, сугыш операцияләре барышында һәм һөҗүмгә күчү өчен билгеләнгән позицияләрдә озак вакытлар буена установка идарәсе рычаглары артында утырырга туры килә. Экипажны исә моңа командирның техника буенча ярдәмчесе әзерләргә тиеш... Ике ай эчендә инде 400 чакрымнан артыграк җир узылган. Полкта нибары бер «СУ-76» батареясы калган. Менә шул батареяга һөҗүм вакытында Кастюшко исемендәге 1 нче поляк дивизиясенә ярдәм күрсәтү бурычы йөкләтелә. Садыйков, йолдызлар сибелгән аяз күк йөзенә люк аша карап, алда торган һөҗүм турында уй йөртә. Алгы позициягә лейтенант Фалей Сәгыйровның беренче үзйөрешле установкасы чыгарга тиеш. Бу установканың механикйөртүчесе Мофазад Рәхмәтуллин элекке тракторчы... Шофер булып та эшләгән. Фронтта әле беренче генә елы. Сугышчан машинаны йөртә башлавына нибары бер атна. Түзми Садыйков, уйларыннан бүленә дә сорап куя: — Сынатмассыңмы, якташ? — Сынатмаска иде исәп...—Сәлим аның җавабын тыңлап бете рергә дә өлгерми, өлкән лейтенант Резниченконың: «Машиналарга!»— дигән командасы яңгырый. Таң алдыннан күк йөзе кинәт караңгыланып китте, озак та үтмәде, коеп яңгыр яварга тотынды, Рәхмәтуллинга чама белән генә ориентирлашырга туры килде. ...Полякларга каршы дошман тугыз танкын ташлады һәм бөтен сул флангны иңләп алды. Миномет һәм пулемет уты уң флангны да җиргә сыенырга мәҗбүр итте. — Төп ышаныч сездә, Сәгыйров,— диде комбат радиодан. — Пехотага һөҗүм ит... Инде менә печән кибәннәренең соңгысы да күздән кичте. Аның артында ялгыз нарат булырга тиеш. Тукта, ни нәрсә бу? Нарат янында ук дошманның ике танкысы. Рәхмәтуллин бар булган көченә тормозларга басты. Бер мизгелгә ул үзенең кайда икәнлеген дә онытты. Снарядлар инде аның кырында ук ярыла. Үлемнән аны секундлар гына аерып тора. «Бетүебез шушымы әллә,— дигән уй йөгереп үтте Рәхмәтуллинның башыннан. Ләкин ул эшнең асылын бик тиз аңлап алды. Юк, ялгышасың! Өлгермәячәксең!..» Ул артка чигенде һәм машинасын куаклык эченә алып кереп китте. Ләкин немец танкы зарарлаган самоходка хәрәкәтсез килеш бер урында туктап калды. Кача-поса аңа таба дошман пехотасы үрмәли башлады. Экипаж ни хәлдә? Машинага нәрсә булды? Аны коткарырга мөмкинлек бармы? Садыйковны әнә шул сораулар борчый иде. Ул әле комбатның экипажга машинадан чыгып китәргә боерык биргәнлеген белми иде. Күктә серле ай йөзә. Куаклыктан ишетелгән кыштырдауларда да ниндидер сер бардыр кебек тоела. Садыйков, Митраков һәм Хәсәнов шул авазларны тыңлыйлар. Якында гына танк чылбырлары шылтыравы ишетелә. Дошман танкы зарарланган «СУ-76»га таба якынлашып килә. Менә ул борынын җиргә төртеп, бер мизгелгә тукталып калды, аннары чигенә башлады. Шунда аннан берничә немец төшеп җиргә сыенды. Аларның «СУ-76» ягына үрмәләргә ниятләүләре көн кебек ачык иде. — Хәсәнов, каплап тор! — дип кычкырды Садыйков һәм үзе, Митраков белән бергә, машинага таба ташланды. Люктан керә-керешкә, башта ул идарә итү механизмнарын, аннары моторны тикшерде. Болары тәртиптә иде. Ләкин Сәлим магнетоның юклыгын күрде. «Монысы әллә ни зур бәла түгел,— диде ул үз-үзенә. — Башка машинаныкын алып килергә мөмкин». Ләкин шулай уйлавы, әйтүе генә ансат иде. Өч йөз метр араны яңадан түш белән шуышып үтеп, магнето салдырып алып килгәнче аңа шактый азап чигәргә туры килде. Ниһаять, көтелгән минутлар... Идарә итү рычагларына ике куллап ябышкан Сәлим стартерга басты һәм мотор аваз бирде. Бераздан «СУ-76» дошман пехотачыларының күз алдында акрын гына кузгалып китте. Бу минутта Садыйков бөтен игътибарын алга юнәлткән иде. Кинәт аның күзләре җирдән беленер-беленмәс кенә калкып торган нәрсәләргә текәлде. «Миналар? Алдан хәзерләнеп куелган тозак!» дигән уй йөгереп үтте аның башыннан. «Машинаны яндырырга! — Ләкин бу фикереннән ул үзе үк кире кайтты: — Җинаять булачак бит бу!..» Уңда да, сулда да үтә алмаслык сазлык. Гитлерчыларның бернинди тавыштыны юк. Самоходка беркая да китә алмаячак, һавага очачак дип уйлыйлар, күрәсең. Сәлим тагын берничә минут уйланып торды да катгый бер карарга килде: — Тәвәккәллибезме? Сүзнең нәрсә турында барганлыгын анык кына белмәсә дә: — Тәвәккәллибез.— дип җавап кайтарды аңа юлдашы. Садыйков машинаны йөз метр чамасы артка чигендерде. Менә хәлиткеч минут килеп җитте. Мотор бөтен көченә үкерә башлады һәм, тизлеген арттырганнан-арттыра төшеп, мина кырына ыргылды. Миналар, бернинди дә зарар китермичә, машина артында шартлап калдылар. Гитлерчылар аңнарына килеп өлгергәнче, Садыйков «СУ-76»ны үзебезнекеләр ягына алып чыкты. ...1943 елның 15 декабренда 1813 нче үзйөрепхле-артиллерия полкы. 6 нчы гвардия кавалеры корпусы белән бергә, Рославль районыннан кузгалды һәм сигез йөз километрга сузылган марштан соң Сарны районына килеп урнашты. Полкка дошман тылына үтәргә һәм аның Көнбатыш Украинада төп пунктларыннан саналган Ров- ф но һәм Дубно шәһәрләрен азат итәргә дигән боерык бирелде. Кавале- * риягә Пинск урманнарын һәм сазлыкларын кичү кыен иде, самоход- £ чы-артиллеристлар дошман тылына ике йөз километр үтеп, Дубно « районына килеп чыктылар. “ Дубно шәһәре көнбатышка — Львовка илтә торган юллар чаты- g на урнашкан. Иква елгасының текә ярында бик биек булып иске § крепость утыра. Ул чәнечкеле тимер чыбыклар белән әйләндереп Е алынган. Дубноны траншеялар, тирән чокырлар ураткан, шәһәргә 5 һәм аңа бару юлларына күп санлы орудиеләр куелган. Биредә =: Львов шәһәрен каплап тору өчен дошманның төп көчләре туплан4 ган. ф 1944 елның 11 февраленә каршы төндә өлкән лейтенантлар Рез- а ниченко һәм Усковның «СУ-76» батареялары, кавалерия полкы бе- u лән берлектә, Хорупань авылы янындагы дошман оборонасын өзеп, а Дубнога юнәләләр, төньяктан шәһәргә бәреп керәләр. Әллә ни зур > булмаган совет гарнизоны Дубнода дошманның өстен торган көчлә- “ ре белән утыз җиде сәгать буена аяусыз сугыш алып бара. Совет 5 сугышчыларын юк итү өчен фашистлар бөтен көчләрен куялар. Са- £ моходчы-артиллеристлар гитлерчыларның «Тигр», «Пантера» танк- о лары һәм «Фердинанд» үзйөрешле установкалары белән беренче - тапкыр шунда очрашалар. Лейтенант Сәгыйров экипажы, турыдан - төзәп атып, дошманның өч танкысын сафтан чыгара. Экипажның “ снарядлары бетә. Нишләргә? Командир сугышны автоматлардан ут ачып дәвам итәргә боерык бирә. Бу бәрелештә илледән артык гитлерчы юк ителә. Пермь егете комсомолец Алеша Кудымов кул сугышына ташлана һәм, өч фашистның башына җитеп, үзе батырларча һәлак була. Сержант Яхия Хәсәнов немецларны башта кырык- илле метрга кадәр якын җибәрә, аннары автоматтан атып утызлап гитлерчыны юк итә. Граната кыйпылчыгы Сәгыйровның иңбашын яралый. Ләкин ул атудан туктамый, танкка каршы ата торган мылтыктан ут ачып, немецларның «Тигр» танкысын сафтан чыгара. Менә каршыда броняга төренгән җитмеш тонна авырлыгындагы «Фердинанд»лар күренә. — Хәсәнов! Десантны юк итәргә! — дип команда бирә лейтенант туп коручыга. Татарстанның Норма авылы егете, унсигез яшьлек комсомолец Хәсәнов автоматтан десантка ут ача. Кулына граната тоткан Сәгыи- ров алга шуыша һәм бераздан кара төтенгә уралган «Фердинанд» туктап кала. Гитлерчыларның ниятен сизеп алган өлкән лейтенант Резниченко Сәгыйров һәм Каузев экипажларын коткарып калу өчен Са- дыйков җитәкчелегендә разведчиклар төркеме җибәрә, ә калган «СУ-76»лар белән дошманга тылдан һөҗүм итә. Боларның бөтенесе дә шул кадәр тиз һәм оешкан төстә эшләнә, дошман сугыш кырында күп кенә яралыларын, ике пушкасын, бер бронетранспортерын калдырып чигенә. Бу сугышта татар халкының батыр уллары Фалей Сәгыйров һәм Мофазад Рәхмәтуллин һәлак булалар. Трофей бронетранспортерный идарә итү бүлегенә кереп урнашкан Садыйков, тирә-юньдәге атыш тавышларын басарга теләгәндәй, кычкырып команда бирүен дәвам итә. — Якынрак килсеннәр, Хәсәнов, якынрак!.. Дошман чираттагы һөҗүмгә күтәрелә. —Атмаска! — дип боерык бирә Садыйков, ә немецлар инде якын гына. Менә алар, танкларга ышыкланып, комбат Резниченконың команда пунктына таба киләләр. Садыйковның йөзе агарына, ләкив ул тынычлыгын җуймый. Гитлерчыларның «рус капут!» дип акырган тавышлары аермачык булып ишетелә. Садыйков, маңгаена бәреп чыккан тирләрне кул сырты белән сыпырып ала да, бронетранспортерны кабыза һәм аны дошман пехотасы өстенә юнәлтә. Яхия белән Бәхтиев бер үк вакытта автоматлардан ут сиптерәләр. Урам дошман солдатларының үле гәүдәләре белән түшәлә. Төрле яктан фашистлар уратып алган Садыйков үзенең ун коралдашы белән бойня эченә кереп урнаша. Бердәнбер котылу юлы бойня ишегеннән чыгып ычкыну, ләкин гитлерчылар ишектән чыгу юлына котырына-котырына аталар. Дошман кулына әсир төшмәс өчен, Садыйков, ничек кенә булса да, бойнядан чыгарга боера. Беренче булып, ишектән рядовой Евстафий Оленев атылып чыга, тик пуля аны шунда ук аяктан ега. Садыйков өлкән сержант Косюковка сораулы караш ташлый. — Я, нишлибез, разведчик? — Мин дошманны тоткарлап торам, ә сез канализация аша... — дип, кыска гына җавап кайтара Саратов егете Миша Косюков. Патроннарсыз калган кечкенә генә бер төркем кыю сугышчыларны Садыйков әнә шул рәвешле, беркем дә уза алмаслык булып күренгән сазлыклар, ә аннан соң Иква елгачыгы аша Иване авылына алып чыга. Борынгы украин шәһәре Дубноны азат итү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен барлык самоходчы-артилле- ристлар хөкүмәтебезнең сугышчан бүләкләренә тәкъдим ителәләр. Алар арасыннан Сәлим Садыйков Кызыл Йолдыз ордены, Яхия Хәсәнов һәм Асылгәрәй Бәхтиев медальләр белән бүләкләнә. Дубноны дошманнан тәмам чистартып. Броды шәһәренә килеп җиткәнгә кадәр әле тагын бер ай буена аяусыз сугышлар бара. Татар халкының батыр улы Сәлим Садыйков, үзенең сугышчан дуслары белән бергә, гитлерчылар тарафыннан таланган, мәсхәрәләнгән җирләрне коткарыша-коткарыша һаман алга, көнбатышка карап атлый. Батарея командирының техник эшләр буенча урынбасары буларак, ул зарарланган машиналарны сугыш кырыннан алып чыга, аларны яңадан сафка кертү өчен бөтен көчен куя, шуның өстенә әледән-әле разведкага йөри, Броды шәһәре янында кавалеристларны контратакага күтәрә. ...1944 елның 20 июле. Теләр-теләмәс кенә таң беленеп килә. Солдатлар әле тирән йокыда. Көтмәгәндә бу тынлыкны телефоннан яңгыраган тавыш бүлә: «Сугышчан тревога!» Берничә минут эчендә сугышчылар дәррәү күтәрелеп, паркка, машиналары янына килеп җитәләр. Полк командирының төгәл һәм кырыс командасы яңгырый: — Машиналарга! Моторларны кабызырга! Алга!.. Львов шоссесында 1813 нче үзйөрешле-артиллерия полкы танклар һәм кавалериянең гомуми ташкынына килеп кушыла. Сәлим шунда, Дубно шәһәре янында, ВКП (б) членлыгына кандидатлык карточкасы алганда, Кышкы сарайны штурмлауда катнашкан элекке кызылгвардияче, корпус политбүлеге начальнигы урынбасары подполковник Федосеев әйткән сүзләрне тагын бер. тапкыр исенә төшерә һәм үз-үзенә: «Сез хәзер, кече техник-лейтенант, комсомолец кына түгел, ә бөек Ленин партиясе члены, коммунист... Шулай ук безнең Армиябез дә көч ягыннан 1941 нче, хәтта 1943 нче ел белән чагыштырганда хәзер бөтенләй башка. Фашизмны тар-мар итү өчен хәзер бездә бөтенесе бар»,— дип кабатлый. Полк урманлы һәм сазламыклы урыннардан ике тәүлек эчендә ике йөз километрдан артыграк юл үтә. һәм менә 1941 елда гитлерчы илбасарлар басып кергән җирне безнең чик сакчыларыбыз соңгы сулышларынача саклаган РаваРусская. Бөтен тирә-як тып тын. Хәтта пышылдап кына сөйләшкән тавыш та әллә кайларга ишетелә, һава саф һәм чистд. Илебезнең көнбатыш чигенә килеп җитәрмен дип хыялланган иде микән Сәлим?! Хыялланган иде! Ә менә туган авылы Ташкичүдән чыгып киткәндә утлы кырлар буйлап шулай дүртенче елымны атлармын һәм очучыдан үзйөрешле установкалар технигы булып алырмын дип уйлаган иде микән ул? • Юктыр, мөгаен, уйламагандыр... Сәлимнең күз алдына мәктәптә чыгарылыш кичәсе килеп басты. Гражданнар сугышының чал чәчле ветераны, класс җитәкчесе Әмин Сөләйманов ул кичәдә үзенең шәкертләренә менә болай дигән иде: «Сез мөстәкыйль тормыш юлына аяк басасыз. Ул җиңел һәм борчуларсыз булыр дип уйласагыз, бик нык ялгышачаксыз. Киләчәкне матур итү өчен бөтен көчеңне куеп тырышырга, хезмәтне яратырга, намуслы һәм көчле ихтыярлы булырга, илеңә һәм халкыңа тугрылыклы булырга кирәк». Сугыш башлануын Сәлим әнә шул кичәдән өйләренә кайтып барышлый ишетте... Туганнары, дус-ишләре белән саубуллашып яу кырына чыгып киткәндә әнисе аңа үзенең иң изге теләкләрен теләде: «Ил-җир йөзенә кызыллык китерә күрмә берүк, улым!» Сәлим Ленин комсомолы чакыруы һәм йөрәге кушуы буенча көнбатышка карап юл тотты, озын-озын авыр поход юлларын үтте. Менә хәзер ул Европа илләре халыкларын фашизм коллыгыннан коммунист булып азат итешәчәк, аларның җирләрендә мәңгелек тынычлык урнашсын өчен, әгәр кирәк була калса, соңгы тамчы канын да кызганмаячак. Сәлимнең уйлары ирексездән җиргә, Октябрьга кадәр ата-баба- ларының нинди шартларда гомер сөрүләренә барып тоташты. Әйе, аларның гаиләсендә җирнең кадерен беләләр, аны менә дигән итеп эшкәртәләр, язгы буразналар исен иснәп ләззәтләнәләр иде. Ул да түгел, Сәлим карт әнкәсенең, иңнәренә чиләкләр асып, коедан судан кайткан чагын күз алдына китерде. Әнә ул ничек акрын гына атлый. Өйдә бәлки аны улыннан килгән хат көтәдер, Сәлим әнкәсенең кабаланганын бер дә хәтерләми. Йортта башкалар да аңа охшарга тырышалар иде. 1944 елның 22 июлендә чикне үтәргә боерык бирелде. Бу юлы да командование Сәлим Садыйков һәм аның сугышчан дусларына мактаулы бурыч — полк байрагын чик аша озата чыгу бурычы йөкләде. Байрак Совет Социалистик Республикалар Союзы чиге аша чыгуга, полк артиллериядән өч тапкыр залп бирде. Совет солдатлары моның белән туган җиребезнең илбасарлардан азат ителүен белдерделәр. Бу залплар бер үк вакытта фашизм табаны астында азап чигүче Европа халыкларының ирек таңы якынлашуын да хәбәр итте.