Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИР УЛЛАРЫ

Журналист блокнотыннан овхоз менә-менә уракка чыгарга тора, ә «Колос» кебек куәтле өч комбайнга утырырга кеше юк. Мирсәяф Мөхсинов инде ничәнче тапкыр: «Әллә көчне сынап караргамы?»—дигән уйга килә. Комбайнда эшләмәсә дә, ул барлык төр машинаны яхшы белә — мастерской мөдире ич. «Ә уттай эш өстендә монда кем калыр?» Мирсәяф уйларыннан арынып өлгермәде, янына совхоз директоры Легендар Мириханов килеп туктады. — Әллә берәрсенә утырасыңмы? — диде директор.— Игеннәр нык уңды, урак җиңел булмаячак. Мирсәяф үзенең дә шул турыда уйлап торуын әйтте: «Карап карыйк». - Директор исә аңа күңелендә йөрткән икенче уен да әйтеп салды: бер звено оештырып, шуны җитәкләсәң иде. Мирсәяф бу тәкъдимгә дә күнде. Вакытны озакка сузмыйча, ике яңа комбайнга кеше эзли башлады, күңеленнән совхоздагы бөтен кешене барлап чыкты. Иң башта сарык караучы-көтүче Павел Иванович Забавинга тукталды. Ул, терлекчелектә яхшы эшләве өстенә, техниканы да биш бармагы кебек белә. Сарык йоны алучылар конкурсында ил күләмендә җиңеп, дан алган чаклары булды. Урак җитүгә, комбайнга утыра торган гадәте дә бар иде. Павел Иванович шатланып ризалашты. Аннары Малик Хафизов белән сөйләшү булды. Аның белән дә уртак фикергә килделәр. Совхоз дирекциясе тагын тәҗрибәле комбайнчылар Мәсгут Шәрипов, Леонид Дениваров һәм Леонид Калашниковны бирде, ашлык ташу өчен кирәк кадәр шофер билгеләде. Калашников Казагыстан кырларында да эшләп кайткан, иген урып-җыюда «азау теше чыгарган» оста. Шулай итеп, яңа урып-җыю транспорт звеносы барлыкка килде. Һәркем үзе кулай күргән кешене ярдәмче итеп алды. Забавин хатыны Зинаида Ивановна белән бергә чыгарга булды. Ә Мирсәяф унынчы класста укучы улы Ленарны күндерде. Мөхсиновлар — нәселе-нәсәбе белән механизаторлар. Игенчеләр. Апасы Тәслия унике ел комбайн йөрткән. Энесе белән абыйсы Рәис һәм Варис совхозның алдынгы тракторчылары — җир сөрәләр, чәчәләр. Хәзер менә Мирсәяфнең үз улы да механизатор булып җитлегеп килә. Бер көнне алар кыр корабларын басу кырыена чыгарып куйдылар. «Миронов — 808» сортлы көзге бодайның урып, камылга салынган теземнәрен суктыра башларга тиешләр иде дә. тагын бераз җилләсен әле дип, бер көн сабыр итәргә булдылар. Иртән исә, чык кипкәнне көтәләр. Соңыннан алар бу көн һәм иртәнге сәгатьләр өчен бик үкенделәр. Тик кайтарып алып булмый иде инде. Гомумән, чык кип кәйне көтеп, иртәнге сәгатьләрне вак-төяк эш белән уздырган бик күпләр көзгә таба терсәкләрен тешләрдәй булды. ... Ниһаять, бер-берсенә хәерле юл теләп, кыр казларыдай тезелешеп, алтындай тасмалар чакрымнарга сузылган бодай җиренә кереп киттеләр. Басу күңелгә якын гөрелтегә күмелде. Беренче бункерларның тулуын көтә торган шатлыклы минутлар. Мирсәяф кабинадан тирә-якка күз салды: җир өсте тулы байлык. Алтыннан да кадерлерәк ашлык. Тизрәк җыеп алырга иде. Комбайнның барышын кызулатасы килде. Ләкин ярамый. Машина бер көй белән эшләргә тиеш. Ул теземнәрне ялмап, алга, офыкка таба юл тота. . Кызганычка каршы, беренче шатлык бик тиз сүнде. «Колос»лар бер-бер артлы дүртесе дә туктап калды. Бөртекне суктырып бетерми, салам тыгыла, тапшыру тартмасы сафтан чыга... «Нива»лар эшли торды, ә «Колос» комбайнчылары бер тирәгә җыелды, әле бер, әле икенче комбайнны тикшереп карадылар. Сүз китте, «Колос»ларны заводта яхшылап көйләп, эшләтеп карап җибәрмиләр, һәр җирдә зарланалар, чиләнәләр. Кайсыдыр үзәк газетада укыган бер мәкаләне исенә төшерде, заводны нык тәнкыйтьләгәннәр иде анда. Менә монда китерәсе иде үзләрен, урдырып, суктырып карасыннар иде. Аннары тын калдылар, машиналарны ныклап актарырга тотындылар. Көн дә, төн дә сизелмичә узып китте. Комбайннар яңадан иген кырларын иңләргә тотынды. Ике-өч көн дигәндә шактый мәйданның игенен урып-җыеп, берсеннән-берсе уздырып, нормаларын арттырып үти башладылар. Ашлыкның төшеме яхшы, бункерлар тиз тула. Шоферлар да, комбайннарга тоткарлык ясамас өчен, машиналарын җитезрәк куалыйлар. Ял итү дигән нәрсә онытылды. Алар, комбайн темпына ияреп, шул кадәр кызу йөрде— Миңнәхмәт Галиуллин унике чакрым арадан ындыр табагына берүзе ике комбайн ашлыгын ташып өлгерде. Менә совхозның партком секретаре Рафик Нурмөхәммәтов һәм директор Легендар Мириханов звеноны урып-җыюда ирешкән беренче уңыш белән тәбрикләргә килде. Мирсәяф комбайнына ярышта җиңүчеләргә бирелә торган кызыл вымпелны беркеттеләр. Директор, шатлыгын уртаклашып, көзге бодайның гектардан 35 әр центнер чыгуын әйтте. Кыска гына киңәшмә булып алды. Мирсәяф директорга төнлә дә эшләргә исәпләүләрен белдерде. Шушы көннән соң совхоздагы урып-җыю ярышы киңрәк колач алды. Комбайнчылар суктыруны төнлә ут яктысында да дәвам итте. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Җир өстен, тезмәләрнең әйбәт җыелуын, саламның яхшы суктырылуын, бөртекнең калмавын үткен күз белән күзәтергә, комбайн узелларын фонарь уты яктысында тикшерергә, көйләргә, майларга туры килә иде. Мирсәяф бу эшләргә күбрәк улы Ленарны йөгертте. Үзе дә, кабинадан аратирә төшеп, саламны җентекләп тикшерде. Бөртек сугылып бетәме? Фонарь уты белән комбайн узган җирне дә карап чыкты: башаклар калмыймы? Җитәкче буларак, башка комбайнчылар янына да барып, хәл-әхвәл белешеп, эшләүләрен күзәтеп килгәләде. Унтугыз-егерме август көннәре алар өчен аеруча истәлекле булды. Звено членнары, алдан сүз куешып, уракны тизләтү өчен 38 сәгать тоташ эшләп, 196 гектардан 6915 центнер ашлык суктырып алдылар. Бер комбайн белән уртача 1152 центнер ашлык суктырылган иде. Районда гына түгел, республика күләмендәге рекорд иде бу! Мөхсиновларның хезмәт батырлыгы турында, алар үрнәгенә иярергә чакырып, республика газеталары язып чыкты. Алар янына партиянең Азнакай райкомы беренче секретаре Әнвәр Бәдретдинович Баһаветдинов килеп җитте. Уракны тиз төгәлләү өчен кешеләрнең шулай фидакарь эшләве, урып-җыю агрегатлары арасындагы социалистик ярышны Мирсәяф Мөхсинов кебек коммунистларның әйдәп баруы райком секретаре өчен зур шатлык иде. Кыр вагоны янына җыелдылар. _ Менә алар, көн батырлары. Секретарь берәм-берәм һәркайсына күз йөртеп чыкты. Карашы Мирсаяфтә тукталды. Ул аны яхшы белә. ♦ Ремонт вакытларында мастерскойга еш туктала иде. Чандыр гәүдәле, з бик җитез хәрәкәтле, кешеләргә һәр вакыт елмаеп карый торган сөр- < мәле күзле Мирсәяф эше белән дә, җыйнаклыгы белән дә бик охшый i иде Әнвәр Бәдретдиновичка. Менә ул сүзсез генә басып тора. Майлан- 7 ган комбинезоны кояшта ялтырый. «Тартыла төшкән, нык тартыл- Е ган», — дип уйлады секретарь. Ул һәр комбайнчының кулын кысып, хезмәттәге батырлыклары белән җылы котлады, һәркайсына яңа ♦ уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде, партиянең район _ комитеты һәм район Советы башкарма комитетының котлау хатларын = тапшырды. Кырда уздырыла торган мондый җыелышлар кыска булучан. һәр н кешене ашыгыч, кичектергесез эш көтә. Бу юлы да шулай булды. - Мирсәяф бәхетле көннәр кичерә. Ул киләчәктә нинди зур авырлык, ° мәшәкать һәм борчу көтүен сизенми иде әле. Көзге бодайны һәм арышны сугып бетереп, борчак җиренә күчте- = ләр. Борчак җиргә сыланган. Башта җыйдырта алмыйча иза чиктеләр: балчык иярә, шнек тыгыла, борчак бункерга күтәрелми. Туктадылар, ф бик озак уйлашып, сәбәбен эзләп, комбайн янында басып тордылар. һәм борчак иләген люгка, шнек башларына куярга кирәк дигән нәти- s җәгә киленде. Ындыр табагыннан тиз генә иләк алып килделәр. Баш та Мирсәяф үзе шулай эшләде. Суктырып карадылар. Әйбәт булып чыкты. Аннары барлык комбайннарны да шулай көйләделәр. Борчак урагы кызып киткәндә генә яздан башлап туктаусыз яуган, игеннәр өлгергән чорда гына бераз сулыш алдырган яң гыр яңадан коеп түгәргә тотынды. Аның кайчанга кадәр, күпме явасын, әлбәттә, беркем дә белми. Мөхсиновныкылар көннең рәтләнүен көттеләр-көттеләр дә, өметләрен тәмам өзеп, яңгырлы көннәрдә дә, бераз яумый торган араны эләктереп, эшли торган булдылар. Аякларда резина итек, өстә плащ яки кожан. Кара көз диярсең. Баштагы темпны да, сыйфатңы да сагынып сөйләргә генә калды. Борчак нык коела. Шулай да мондый шартларда җыеп алган кадәренә риза бу лырга туры килә. Гектарга егермешәр центнер борчак чыгып барды. Начар уңыш түгел. Тик ашлыкны ташуы кыенлашты, машиналар басуга керә алмыйлар, керсәләр дә чыгуы кыен. Директор, туңга сөрүдәге тракторларны алып, ашлык ташучы машиналарны тарттырырга билгеләде. Төнлә эшләп булмый башлады. Бу авырлыкның башы гына булган икән әле. Иң кыен хәл язгы бодайны уруга керешкәч башланды. «Мәскәү— 35» сортлы бодай ишелеп уңган, башаклары эре, тук. Совхозда утыз комбайн бар. Барысы да бодай басуында. Инде тезмәгә салмыйча, турыдан-туры да урырга мөмкин. Әмма комбайнчылар бары берничә көн эшләп калдылар. Анысында да яңгыр астында, комбайннарны тракторлар белән тарттырып. Җир шул хәтле изрәде, инде чылбырлы тракторлар да бата. Бата да, бер урында тирбәнеп, кире үгездәй үкереп, тик тора. ’’ Туктарга мәҗбүр булдылар. Күк йөзен кара болыт каплаган. Сикеребрәк үрелсәң, болытларга кул тияр кебек. Механизаторлар, машиналарын басуда калдырып, юлдагы пычракны көч-хәл белән ерып, авылга таралды. Дәвамлы, көчле яңгырлар астында мескенләнеп калган бодай басуы Мирсаяфнең бар булган кәефен кырып бетерде. Башакларын шулай түбән салындырып күпме утырырлар? Беренче карларга хәтлеме? Мирсәяф һәм аның хезмәттәшләре өчен эчпошыргыч, җан әрнеткеч көннәр башланды. Күкнең әйтерсең төбе тишелде: яңгыр чиләкләп кенә яумый, ә болыты белән үк җиргә төшеп куна кебек иде. Дөрес, кайбер көннәрдә, кешене алдау, үртәү өчен юри эшләгәндәй, берничә сәгатькә туктап алгалады. Мирсәяфләр басуга, машиналары янына барып җитүгә, яңадан коярга тотына. . Суытканны, җир катырганны көтә башладылар... Өченче октябрьда мин Азнакай районына бару өчен самолетта Бөгелмә аэропортына очтым. Кар явып, җир катырганга өч көн инде. Урып-җыелмаган язгы бодай республиканың көнчыгыш районнарында күбрәк иде. Бер сәгатькә сузылган бөтен юл буена күктән кырларны күзәтәм: Лениногорск, Әлмәт районнары җирләренә килеп кергәч, ап-ак кар өстендә әкәм-төкәмдәй салмак кына шуышкан комбайннар төркеме, алар эзеннән барган автомашиналарны күрү чиксез сөендерде. Эшлиләр бит, уралар, рәхмәт төшкерләре! Әти-әниләрнең революциягә кадәр кайсыдыр елны кар яугач урак белән иген урганнарын сөйләгәнен хәтерлим. Ә монысы, быелгы ишесе, кышкы салкында машина белән уру тарихта беренче тапкыр иде. Дөрес, сәеррәк күренеш, җир ак юрганын ябынган, ә урак бетмәгән, киресенчә, аеруча кайнар төс ала. Ул көннәрдә күп кенә район комбайнчылары, азнакай- лылар исә аеруча, җәй көне дә булмаган темп белән эшләделәр. Ә шулай да кеше көчле! Менә Бөгелмә элеваторы. Агылып ашлык кйлә. Автомашиналар чиратының очына чыкмалы түгел. Бер яктан, күңелле, куанычлы күренеш булса, икенчедән, аяныч хәл иде бу. Безнең элеваторлар, кызганычка каршы, урып-җыюның киеренке көннәрендә ашлыкны кыска арада кабул итеп өлгерә алмыйлар... Азнакайга караңгы төшкәч кенә килеп төштем. Район партия комитетының беренче секретаре бүлмәсе электр утыннан ялт иткән, ә Әнвәр Бәдретдинович үзе, зур өстәленә таратып куелган күп санлы кагәзьләрнең әле берсенә, әле икенчесенә күз төшереп, тиешле саннар* ны карап, колхоз җитәкчеләре, партия оешмалары секретарьлары белән радио аша киңәшмә үткәрә. Районның урып-җыю штабы начальнигы буларак, ул көндезге нәтиҗәләргә анализ ясый, төн өчен бурычлар билгели, кайда нәрсә эшләргә кирәген һәр хуҗалык җитәкчесенә бәйнә-бәйнә аңлата: барлык комбайннар төн буе эшләсен, ашлыкны ачык һавада калдырмаска, сушилка ларны тәүлек буе туктатмаска, ашлык ташу өчен нефтьчеләрдән күп кенә машина китте — эшләрен тоткарламаска... Секретарь кешеләрне якын, үз итеп, аталарча кайгыртып сөйли. Төнлә эшләүчеләрнең барысы өчен дә бер, кирәк икән ике тапкыр кайнар аш оештырырга, ә җитәкчеләргә төп эш урыннарында, игенчеләр янында булырга киңәш итә. Аның орышып, шелтәләп әйтүе дә ягымлы: «Җаныкаем, муеныңда башың бар лаба- са, беренче ел гына эшләвең түгел, нәрсә уйлыйсың?!» Чират Вахитов исемендәге совхозга килеп җитте. Телефонда директор Мириханов иде. — Яхшы эшлисез. Егетләрегезгә безнең исемнән рәхмәт әйт. Карагыз аны, бодай иртәнгә урып-суктырып бетерелгән булсын. Районда байтак бодай тамырда әле. Бөркетләреңне иртәгә үк «Урманай» һәм «Никитинский» совхозларына җибәр. Сорауларың, үтенечләрең юкмы? Ярый, уңышлар сезгә! Хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшеп бетергәч, Әнвәр Бәдретдинович : — Атна-ун көнлек эш бар әле, — диде. — Ә менә Вахитов исемендәге совхоз бу төндә тәмамлаячак. Хәзер ул дәүләткә планнан тыш кына да егерме меңенче центнер ашлыгын тапшыра. Тамак ялгап алам да, шунда китәм. Барырга теләмисезме? Бергәләп юлга чыктык. Секретарь юлда район хуҗалыкларында карабодайдан һәм язгы бодайдан югары уңыш җыеп алынуы турында сөйләде: — «Мәскәү — 35» сортлы бодай район кырларында әле яңа игелә, ♦ бары җиде мең гектарда. Ә үзен яхшы яктан танытты. Сентябрь ахы- з рына хәтле туктаусыз яуган көзге яңгырлар астында утыруына кара- < мастан, ул сөрлекмәде, егылмады, бөртеге дә бозылмады. Гектардан 5 30 ар центнер уңыш чыга. Менә нинди бодай баш булачак безнең кырларда! . . = Ул көннәрдә сугыла торган ашлык, әлбәттә, үтә дымлы иде. Районда аны саклау өчен күп төрле чаралар күрелгән. Хәтта «Сельхоз- ♦ техника» берләшмәсе, автотранспорт предприятиесе гаражларына _ хәтле ашлык салынган, үлән оны ясаучы АВМ агрегатлары да ашлык = киптерү өчен файдаланыла. * Басу юлыннан секретарь «газигы» элдертә генә. Әче җил сызгыра, * җәяүле буран себерә. — Вахитов совхозы кырларына кердек, — диде секретарь. Тиздән кырларны фара утлары белән балкытып, кар астыннан яртылаш кына күренеп торучы бодай басуында әкрен генә үрмәләү- .. че комбайннар төркеме күренде. Туп-туры шунда юнәлдек. Машинадан чыгуга, тәнгә салкын йөгерде. Әнвәр Бәдретдинович £ бер комбайнның түбәсендә ут яктысында бигрәк тә кызыл булып җилфердәүче флагны абайлап алды. — Мирсаяфнеке, әйдә шунда, — дип, алга атлады. ... Мирсәяф Мөхсинов белән икенче тапкыр ноябрь урталарында партиянең район конференциясендә очраштык. Ул — совхоз коммунистларыннан делегат иде. Бик ыспай костюм кигән, ак күлмәгенең изүен ачып җибәргән—егетләр кебек. Миңа аның әле генә кырык яшь тутыруын, биш бала атасы икәнен әйткәннәр иде. Бүген аны танымассың да. Хезмәт шулай яшәртә кешене. 1978 елгы урып-җыю алдынгылары турында сөйләгәндә докладчы Мирсәяф исемен дә атады. Аның җитәкчелегендәге алты комбайннан торган звено 2279 гектар мәйданнан 60 мең центнер ашлык суктырып алган. Барлык комбайнчылары да, урып-җыюның авырлыгына карамастан, социалистик йөкләмәләрен арттырып үтәгәннәр. Ә үзе. комбайнга беренче тапкыр утырса да, улы Ленар белән 12.600 центнер ашлык суктырган. Аның фамилиясе ишетелгәч, залдагылар дәррәү кул чапты. Мирсаяфнең киләчәккә планнары белән кызыксындым. • — Быел авыр булды. Алдагы елда уракка чыгарга"исәп тотмый сызмы? — Түзеп булмас, — диде ул. Ул сүзендә торды. Игеннәрнең өлгерүен дүрт күз белән көтте. Дирекция аны тагын звено җитәкчесе итеп куйды. Бу юлы инде Мирсәяф звеносы карамагына алты«Колос» комбайны бирделәр. Узган уракта ул комбайнын өр-яңадан сүтеп җыйды диярлек аның ышанычсыз урыннарын да, яхшы якларын да белә. Улы Ленар быел үзенә бер комбайнда чыкты, Мирсәяф үзенә ярдәмчесе итеп икенче улы Даннрны алды. Оясында ни күрсә, очканда да шул, ди халык. Алар тагын җиңде: үзләренең хезмәт елъязмаларына 50 мең центнерны өстәделәр. Иң куанычлысы шул булды: басуда бер учма иген дә калмады, совхоз дәүләткә 56 мең центнер ашлык озатып, быелгы планын шулай ук арттырып үтәде.