Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЬИЧКА ХАТЛАР

Автордан. 1922 елның 22 декабренда Кокушкино крестьяннары элекке авылдашлары В. И. Ленинга (Ульяновка) хат язалар. Яшь Ульянов Үшнә елгасы буенда сөргендә чакта аның белән бергә уйнап, атлар көтеп йөргән кешеләр юлбашчыга Совет власте өчен ничек көрәшүләре, аның казанышларын саклап калу өчен Кызыл Армиягә барулары, авылның һәм крестьяннарның авыр хәле турында дөресен сөйләп бирәләр. Соңыннан шагыйрь Сибгат Хәким крестьяннар хатын шигъри юлларга сала. Кадерле Владимир Ильич,— дип Яңартты агайлар үз хатын,— Җимерелде хуҗалык, урыныннан Ат кына кузгатса кузгатыр... Совет ат бирә дип ишеттек. Кредитка, билгеле, бурычка. Хекүмәт каршында син куйсаң, Син үзең алынсаң бу эшкә... Хәерчелек, ачлык, наданлык Кокушкино крестьяннары өчен генә түгел, бәлки яңа төзелгән Татарстан республикасының барча авылларына да хас тормыш була. Россия, бөтен бер Россия В. И. Ленинны ат сорап борчый. Авыллар җимерелгән, халык талчыккан. Совет власте крестьяннарга җир бирә. Әмма сукаларга, иген игәргә ат юк... Балаларга белем бирү, аларны һөнәргә өйрәтү өчен йортлар да булмый. Бу хат, Владимир Ильич каты авыру булганга күрә, «Правда» газетасының җаваплы секретаре Мария Ильиничнага тапшырыла һәм 1923 ел январенда газетада басылып чыга. Озакламый аның нәтиҗәләре дә күренә: хөкүмәт Кокушкино крестьяннарына атлар, яңа йортлар салу өчен бүрәнә, чәчүлек орлык бирә, авылда мәктәп ачыла. Ленин идеяләре белән коралланган крестьяннар бүген Үшнә һәм Мишә буйларының да йөзен бөтенләй яңарттылар. Үзләре дә үзгәрде. Аларның бүген Ильичка яза торган хатларының эчтәлеге бөтенләй икенче төрле булыр, аларда В. И. Ленин тәгълиматының тантанасы, колхоз авылының, халыкның яңа, мул культуралы һәм белемле тормышы якты чагылыр иде. Ул хатларның берничәсе мондыйрак булыр иде. А Каһарманнарга бай без «...1918 елда, барыбыз бер кешедәй булып. Кызыл Армиягә бардык һәм Советлар властен дошманнардан: алпавытлардан, генераллар- . дан, капиталистлардан сакладык». * Кокушкино крестьяннары хатыннан ~ Мин — Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугышның башыннан ахы- " рына кадәр хәрәкәттәге армиядә булдым. Ул дәһшәтле елларның фа- - җигале вакыйгаларын күңел дәфтәреннән актарганда, татар халкы I ның каһарман улы легендар Брест крепосте герое майор Гаврилов 3 батырлыгы алдында баш иям. Кокушкино крестьяннары юлбашчыга хат язганда якташлары Әлбәден авылы егете 17 яшьлек Петрны да күз A алдында тотканнардыр. Беләгенә кызылармеец тасмасы бәйләгән эшче егет Казан урамнарында юнкерлар отрядларына каршы кыю көрә- _ шә, контрреволюциячеләрнең соңгы таянычы — Кремльне штурмлый. Казанда Совет власте игълан ителүгә багышланган тарихи митингта - катнаша. Бөек Октябрь революциясе көннәрендә Гаврилов кулына корал ала һәм ул Ватаныбыз дошманнарына каршы көрәштә аның туг- - рылыклы юлдашы булып кала. 1939 елда Фрунзе исемендәге хәрби -~ академияне тәмамлаган офицер ак финнарны тар-мар итүдә үзен оста командир итеп таныта. Ул җиңелмәс һәм үлмәс Брест крепостен сак- _ лауда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы, Ватанына чиксез бирелгәнле- ' ге һәм дошманга каршы үз-үзен аямыйча көрәшүе белән бөтен дөньяга билгеле. Брест крепосте оборонасы совет солдатының баһадир көчен, батырлыгын һәм чыдамлыгын бөтен дөньяга күрсәтте. Буг елгасы буена урнашкан буйсынмас крепостьны саклаучыларның кабатланмас батырлыгы җир шарын таңга калдыра. Нәкъ менә шушында — чик буендагы Брестта фашизмны тар-мар итәр өчен беренче кыю удар ясал ды. Крепость оборонасын оештыручыларның берсе 44 нче полк командиры майор Гаврилов була. Фашистлар көтмәгәндә һөҗүм итсәләр дә, Брестны саклаучылар бер-бер артлы гитлерчыларның атакаларын кире кагып торалар. 27 июньдә дошман танклары Белоруссия башка ласы Минскига бәреп керә, 16 июльдә борынгы рус шәһәре Смоленск яулап алына. Әмма фашист армияләренең тирән тылында, тышкы дөньядан аерылган хәлдә дә Брест гитлерчылар үтә алмаслык бастион булып кала. Азык-төлек, су бетсә дә, аны саклаучылар әсирлеккә бирелергә уйламыйлар. Стеналарга яраларыннан аккан кан белән: «Үләбез, ләкин крепостьтан китмибез», — дип язып калдыралар. Брест оборонасының соңгы көннәрендә гитлерчылар 4 квадрат километрлы мәйданга 500 пушкадан минутына 4 мең атыш ясап тора лар. Шундый авыр шартларда майор Гаврилов 1941 елның 23 нче июленә, сугыш башлануның 32 нче көненә кадәр крепостьны саклый. Ул үлемнән курыкмый. Әмма бу батыр көрәшче фашистлар кулыннан үләргә теләми. Гомеренең соңгы минутлары өчен корылган ике пистолет һәм биш граната калдыра. Гаврилов яшеренгән урынга фашистлар килеп керә. Ул аларны пистолеттан атып каршылый. Немецлар: «Русь, бирел!» дип акыралар. Аларга ул гранаталар ыргытып җавап бирә. Пистолет обоймасында өч кенә патрон кала: икесе —фашист ларга, соңгысы — үзенә. Көтмәгәндә казематта көчле шартлау яңгы рый, майор күзләренә ут сибелә, ул яраланып аңын югалта. • Брест крепосте» китабының авторы Сергей Сергеевич Смирнов болай дип яза: «... Мин үзем сугышта катнаштым һәм ул дәһшәтле хәлләрне күп күрдем. Брест крепостен саклаучыларның батырлыгы бөтен күргәннәремне яктыртып җибәргәндәй булды». Йөзләрчә, мең нәрчә кешегә атап әйтелгән бу сүзләр, беренче чиратта, батыр якташыбыз майор Гавриловна кагыла. Кокушкинодан ерак түгел Неялово авылы егете Василий Осипов- ның сугышчан юлы да бик күпләргә үрнәк. Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә ул тормышын да кызганмый. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганын да белмичә Днепр ярындагы тау башында мәңгегә ятып кала. Курск дугасындагы танк сугышында аның ике абыйсы батырларча һәлак була. Бу турыда Василий әти- әнисе Иван Ефимович һәм Анисья Сидоровна хатларыннан белә. Абыйлары өчен үч алуы турында туган авылына болай дип яза: «Соңгы бәрелештә арсландай сугыштым, гитлерчыларны мәрхәмәтсез- кыйнадым, дистәләбен теге дөньяга озаттым». Бу — аның туган-үскән якларына юллаган соңгы сәламе. Үткән ел башында 79 нчы яшендәге Петр Михайлович Гаврилов дөнья куйды. Аны, васыятендә әйтеп калдырганынча, Краснодардан үзе саклаган Брест крепостена илтеп, хәрбиләрнең борынгыдан килгән матур гореф-гадәтләре белән олылап күмделәр. Ил үз батырларын онытмый. Питрәч районы кешеләре дә якташларының исемнәрен мәңгеләштерәләр, бүгенге яшьләрне Ватанны алар кебек бирелеп яратырга өйрәтәләр. Каһарман дөньяга килгән авыл йортында мемориаль такта бар. Мәктәп пионер дружинасы һәм Әлбәден авылы кергән колхоз Гаврилов исемен йөртә. КПССның район комитеты һәм ВЛКСМ райкомы колхоз-совхозларның иң алдынгы кешеләре өчен аның исемендәге премия һәм диплом булдырды. Районның бер совхозына Осипов исеме бирелде. Кокушкино ягы геройларга бай. Сугыш каһарманнарының балтырлыгын тыныч хезмәт фронты солдатлары баета, дәвам итб. Сыер саву осталары. Социалистик Хезмәт Геройлары Надежда Галочкина һәм Мәрфуга Шәйхиева исемнәрен бөтен распубликада яхшы беләләр. Алар Питрәч районында һәр сыердан 4—5 мең килограмм сөт саву белән танылдылар. Н. Галочкина СССР Верховный Советы депутаты итеп сайланган иде. М. Шәйхиева Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсе медальләре белән бүләкләнде. . Менә шундый алар — сугышта һәм тыныч тормыш фронтында шөһрәт казанган безнең Питрәч районы кешеләре. ГАЛИМҖАН КАМАЛИЕВ. Советлар Союзы Герое. Автордан. Гади крестьян малае, элеккеге сержант Галимҗан Камалиев Ленино-Кокушкинода яши. Аның исеме Бөек Ватан сугышы тарихы сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган. Геройның фронт тормышыннан бер вакыйганы күзәтик. 1943 ел, 26 сентябрь төне. Сержант Камалиев һәм аның минометчылары Днепр ярында елганы кичә башлау вакытын көтеп тора. Боерык алуга, укчылар отряды белән бергә алар Днепрның көнбатыш ярына чыгып авыр сугышка керәләр. Өстәмә көчләр бик акрын килә. Дошман елганы даими ут астында тота. Ә монометчылар плацдармны барыбер саклап кала. Гитлерчылар чигенә, Сашиновка авылы читендәге калкулыкка менеп урнаша. Сержант мондый чакта кинәт һөҗүм итү кирәклеген яхшы аңлый. Ул автоматтан ата-ата, гранаталар ыргыта-ыргыта өскә ыргыла, шушы кыска бәрелештә дошманның җиде солдатын юк итә. Моны көтмәгән немецлар чигенергә мәҗбүр булалар. Атаканы оештыручы һәм шәхси үрнәге белән сугышчыларны алга өндәүче сержант Камалиев каты яралана. Үзенә Советлар Союзы Герое исеме бирелүен госпитальдә белә. Сугыштан соң Галимҗан Камалиев тынычлык фронтында да командирларча булып калды. Озак еллар Ленино-Кокушкино авыл Советы башкарма комитеты председателе булып эшләде. РСФСР Верховный Советы депутаты итеп сайланды. Хәзер дә сафта: сугыш һәм хезмәт ветераннары йортында мөдир вазифасын үти. Бөек Ватан сугышында Питрәч районыннан 5 600 кеше катнаша. ♦ Шуларның 3 500 нә Җиңү бәйрәмен күрү насыйп булмый. 2090 кеше сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр бе- р лән бүләкләнә. Район үзәгендә һәм авылларда сугыш корбаннары- < ның якты батырлыгына дан җырлана. Аларның исемнәрен мәңгеләш- < тереп, 23 һәйкәл һәм обелиск куелган. Мәдрәсәдән — урта белемгә «...Без Татарстан республикасы хөкүмәтеннән авылыбызда һөнәр һәм грамота мәктәбе салдыру турында үтенәбез, ул мәктәпкә Синец әниец мәрхүмәнең исемен —■ Мария Александровна исемен бирмәкче булабыз». Кокушкино крестьяннары хатыннан Безнең мәктәп, туган илебездән тыш, Җир шарының башка бик күп почмакларында да билгеле. Ул даһи В. И. Ленин исеме белән бәйле. Җир йөзендәге изге аналарның берсе — Мария Александровна Ульянова исемен йөртә. Мария Александровна музее — мәктәбебез горурлыгы, аның 57 еллык тарихы бар. Әлеге музей 1923 елның 9 февралендә «Известия ТатЦИК» редакциясе хезмәткәрләре акчасына ачылган беренче совет мәктәбен искә төшерә. Музей елына бер тапкыр гыйбрәтле сабак бүлмәсенә әверелә. Чәчәкләр, өр-яңа портфельләр, әле ачылып та каралмаган китаплар, башланмаган дәфтәрләр... Бирегә Ленин, Мария Александровна, мәктәп һәм аның музее турындагы беренче дәрескә беренче класс укучылары килә. Алар мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе турында йотлыгып тыңлыйлар. Ике-өч парта, кара такта, шкаф һәм ЛюбусНибары 12 бала. Крестьяннар теләгәнчә укытучы итеп Казаннан Ульяновларның туганы Елена Александровна Жакова чакырыла. Аны крестьяннар яхшы белә. Елена Александровна элек биредә Ульяновлар гаиләсе белән якыннан аралашып яшәгән була. Еллар үтә тора, шушы кечкенә генә мәктәп киңәя, яңара, яхшыра бара. Кокушкино крестьяннарының үрнәк мәктәп булдыру турында хыялы чынга аша. Бүген безнең 540 урынлы мәктәп — хәзерге заманның югары таләпләренә һәрьяклап җавап бирә торган уку йорты. 20 кабинет уку-укыту өчен өр-яңа техник җиһазлар — телевизорлар, видеомагнитофоннар, киноаппаратлар, эпидиаскоплар һәм башкалар белән җиһазланган. Янәшәдә генә күрше авыллардан килеп укучы балалар өчен 100 урынлы тулай торак салынды. Укучылар карамагында 20 меңгә якын китабы булган китапханә, ике спорт залы, стадион, мастерскойлар, актлар залы, теплица, ашханә. Рәхәтләнеп укы, белем хәзинәләренә тирән үтеп кер! Кокушкино крестьяннары хатын язуда катнашучы Лядов, Шаблонов, Егоровларның оныклары белемне оста куллана беләләр. Соңгы биш елда безнең 18 укучыбыз мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. 1922 елда В. И. Ленинны барып күрү өчен акча җыя алмый интеккән кешеләрнең балалары өчен Мәскәү инде хәзер бик якын — кул МӘГЪСҮМ ГӘРӘЕВ сузымында гына санала. Сәвия Галиева башкаланың тимер юл транспорты институтында укый. Күп кенә шәкертләребез югары белем алу өчен Володя Ульянов укыган Казан университетын сайлыйлар. Әлфия һәм Рөстәм Әминовлар шушы вузда белем ала. Рөстәм юридик факультетта укый. Казанның башка институтларында да Кокушкино вәкилләре байтак. Бездә тәрбияләнгән егетләр һәм кызларның күбесе Ульяновлар гаиләсе үрнәгендә тормышларын педагогия эшчәнлеге- нә багышлый, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Розалия Юнысова шушы вуз дипломын алып кайтты һәм инглиз теле укыта. Югары белемгә ия кешеләребез тирә-күрше колхозларда ихтирам казанды. Мәктәбебезнең укытучылар коллективында югары һәм махсус урта белемле 40 укытучы эшли. Алар районыбызның 18 авылыннан килеп укучы 540 балага белем, тәрбия бирәләр. РСФСРның атказанган укытучысы Әминә Юнысова — балаларның иң яраткан остазы. Галина Калистратовна Карпова Кокушкино җирендә туып үскән, бөтен гомере буена үзе белем алган һәм чыныккан шушы мәктәптә укыта. Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Титович Макаров, Гүзәл Ганиева, Резеда Кичүбаева. Валентина Петровна Несмеянова, Минрахман Хөсәенов кебек тәҗрибәле педагогларыбыз белән горурланабыз. АРКАДИЙ КОМИССАРОВ, халык мәгарифе отличнигы, укытучыларның III Бөтенсоюз съезды делегаты. Автордан. Аркадий Александрович 1962 елда Казан университетын тәмамлый һәм 18 ел инде Ленино-Кокушкинода рус теле укыта. Аның классларында меңнән артык үсмер егет һәм кыз белем алган. Ленино-Кокушкино мәктәбендә, аның музеенда булганда, бөтен Питрәч районы — үткәннәр һәм бүгенге көн, хәтта туар көннәр күз алдына килеп баса. Тарих фәннәре кандидатлары М. Мулюков һәм һәм 3. Мифтаховның «Шәле таңнары» дигән тарихи очерк китабында язылган юлларны укыйк: «Революциягә кадәр Шәледә ике мәдрәсә була. Картларның әйтүенә караганда, аларның берсе 1870 елда ачылган. 1918 елда яңа совет мәктәбе эшли башлый. Беренче укытучылар Кәрим Нәҗмиев, Гәрәй һәм Мәликә Шакировлар...» Гәрәй һәм Мәликә — минем әтием белән әнием. Әти якты дөньяда юк инде. Әни исән-сау, туксанны тутырып килә һәм әле дә Шәледә яши. Апаларым Зәйтүнә һәм Сәгьдәт, абыем Мәхмүт, ата-анам кебек тормышларын укытучы дигән изге һөнәргә багышлады. Аларның балалары — Илсур. Рәмзия, Рәис, Әнәс тә әбибабайлары, әти-әниләре юлыннан киттеләр. Хәзер безнең гаиләдә педагогик белеме булган 13 кеше исәпләнә. Әни үткән еллар турында болай сөйли: «Дини мәдрәсәгә күп авыллардан килеп укыйлар иде. Аның максаты — муллалар хәзерләү. Анда сигез ел укысалар да, Шәле кешеләреннән берәү дә мулла булып чыга алмады... Яңа совет мәктәбе ачылган еллар бик авыр иде. Балаларны укыту өчен урын бар, ләкин ата-аналар анда ир балаларны гына җибәрәләр. Кызларны ничек укытырга соң? Без, яшь совет мәктәбенең беренче укытучылары, өйдән-өйгә кереп уку-укытуның әһәмияте турында аңлатып йөрибез. Тырышлыгыбыз бушка китмәде : 15 кә якын кыз бала укырга йөри башлады. Аларның саны көннән-көн арта баруга без куанып бетә алмый идек». Әниемнең тормыш юлы — караңгылыктан яктылыкка, наданлыктан белемгә атлаган бөтен Шәле, бөтен район биографиясе ул. . Кәрим Нәҗмиевнең кызлары Мәдинә һәм Мәрзия Кәримовалар да плушы төбәктә озак еллар укытучы булып эшлиләр. Гали Гайсаров, Габдулла Зарипов, Фатыйма Кәримова, Мөслимә Зарипова, Харис Гарипов — Кәрим Нәҗмиев, Гәрәй һәм Мәликә Шакировларның шәкертләре остазларының аң-белемгә тоткан юлын дәвам иттерәләр. Йосыф ф Садыйковка, педагогика өлкәсендәге хезмәтләрен олылап, Татарстан АССРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирделәр. < Районда 28 укытучының күкрәгенә «Халык мәгарифе отличнигы» £ билгеләре тагылган. Бүгенге колхозчы һәм совхоз эшчеләренең бала- * лары барысы да үз авылында өлгергәнлек аттестаты алып чыга. Бер 5 үк вакытта кулларына һөнәр белү турында таныклык бирелә. Үткән Z уку елында урта мәктәпне 600 егет һәм кыз тәмамлады. Шуларның = дүрт йөздән артыгы авыл җирендә иң кирәкле һөнәр — тракторчы, = комбайнчы, шоф&р, сыер савучы, яшелчәче һөнәрләре буенча туган- ф үскән авылларында эшкә калды. Урта белемгә ия булучылардан 56 а кеше илебезнең югары уку йортларына керде, калганнары профессио- и наль-техник училищеларында укый. Бүген Питрәч районындагы 37 ™ башлангыч, сигезьеллык һәм унъеллык мәктәпләрдә 5200 бала югары п һәм махсус урта белемле 445 укытучы җитәкчелегендә фән нигезлә- “ рен үзләштерә. Җир Һәм икмәк турында уйланулар « «...безнең якларда икмәк уңмыйча калып, ачлык килде... Атсыз — бер кулсыз: җиребез бар. шул жирне эшкартергэ әйберебез юк». Кокушкиио крестьяннары хатыннан һәр язны, кар сулары агып беткәч, бата-чума басуга чыгам. Җир өлгерәме? Учымны тутырып, дымсу туфрак алам, иснәп карыйм. Ул минем уч төбемне кытыклый — миңа нидер сөйли кебек. Салкынча җилдә туфрак авазын бирелеп тыңлыйм. Җир-ананың уңдырышлы булуы өчен игенче аңа күпме тир түккән, изге җиребез, туган туфрагыбызның юмартлыгы хакына әти-бабаларыбыз, аларның уллары, яшьтәшләремнең никадәр каны сеңгән. Туфрак сулышыннан шулар- ны ишетәм мин. Җир — хәзер безнең уртак байлыгыбыз. Кайчандыр ул алпавытлар, монастырьлар, чиркәүләр, патша гаиләсе кулында иде. Ул авыр елларны картларкарчыклар яхшы хәтерли. Шәленең имана җирләрен алпавыт О. Молотков, Е. Молостова, Л. Тилл билә мәләре уратып алган, халыкның көтүлекләре дә. урманы да юк. «Казан мөхбире» газетасының 1906 елгы 3 июль санында «Бер кеше» имзасы белән басылган хәбәр ярлы крестьяннарның кайгы-хәсрәтле тормышын күз алдына ачык китереп бастыра: «Казан өязе Колай авылы янында Молотков фамилияле бер алпавыт бик күп урманнар, җирләр биләп тора. Якын-тирәдәге авылларның җирләре, болыннары бик аз булганга, шушы боярга барып эшләргә мәҗбүр булалар. Бу бояр уртагына печән чабучыларга биш өлештән ике өлешен генә биреп, өч өлешен үзенә алып кала. Моның өстенә кеше башына 20 арба тиресне буш түктереп, дисәтинәләп печән чабарга куша. Печәнне дисәтинәләп чабып өяргә дүрт рубля ярым бирә. Мескен крестьяннар җәйнең эссе көннәрендә иртән сәгать биштән кичке сәгать сигезгә кадәр эшләп, көнгә 40 тиеннән артык төшерә алмыйлар. Бу шартларга разый булмаган кешегә печәнсез калырга туры килә. Чөнки аларның яхшы җирләрен хәзинәгә (государством) һәм алпавытларга биреп бе тергәннәр. Фәкыйрь крестьяннар нишләсеннәр? Әлбәттә, шундый авыр шартларны йөкләп, боярга эшләргә ирексез булалар». 541 йортлы Шәле кешеләренең Молотковка ялланган, алпавытка тирес ташыганда арба тәртәсе сынганда да бер төп агач кисеп алырга хакы булмаган, барчасы ачлыкта һәм хәерчелектә яшәгән. Хәзер туган авылым кешеләре җиргә үзләре хуҗа. Колхозыбызның 10 мең гектардан артык сөрү җире бар. Басуларны йөзгә якын трактор һәм комбайн иңли, һава шартлары кырыс килгән елларны да без һәр гектардан 14 әр центнер уңыш җыеп алабыз. Дәүләткә икмәк сатуның дүрт еллык планын арттырып үтәдек. Мул уңыш үстерү остасы — бригадирыбыз Зәбир Галиуллин, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә тәҗрибә уртаклашып, Мәскәүдән медаль тагып кайтты. Кырларда ел буена моторлар тавышы тынмый, мул уңыш үстерү өчен көрәш бара. Аның алгы сафында — «Почет билгесе» орденлы тракторчы Хәбибрахман Кашапов. Ике улы да — Мансур белән Илсур — әтиләре кебек, трактор йөртәләр. Бу династия былтыр өчәүләп өч мең гектардан артык җир эшкәртте. Миндубаевлар гаиләсе районда комбайнчылар династиясе буларак танылды. Гаилә башлыгы Рәхим уллары Госман һәм Корбангали белән 6 мең центнердан күбрәк алтын бөртек суктырып алды. Җирнең һәм игенченең язмышы — безнең язмыш. Игенче шатлыгы — безнең шатлык, аның катлаулы хезмәтендәге кыенлыклар — безнең борчылулар. «Россия» колхозы председателе, КПССның XXV съезды делегаты ике орденлы Иван Федорович Ларионов, Ильич исемендәге колхоз җитәкчесе Михаил Федорович Ларионов, «Заря» колхозы председателе Николай Павлович Кулаков, «Кощак» совхозы директоры Нәгыйм Бари улы Вәлиев шулай уйлыйлар, игенченең куанычлары, уй-хисләре белән яшиләр. Иван һәм Михаил— бертуганнар. Иван Федорович — күп еллардан бирле колхозга җитәкчелек итә, эшеннән аерылмыйча Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, агроном дипломы алды. Татарстан АССРның атказанган агрономы дигән мактаулы исеме бар. Нәгыйм Вәлиев — галим, РСФСРның атказанган агрономы. Совхоз директоры булып эшләгәндә, диссертация яклап, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды. Доктор булырга җыена. Ул «Кощак» совхозы җәнлек үстерүчеләрнең тәҗрибәсен гомумиләштереп, хуҗалыкны халыкара аренага чыгарды. Монда үстерелгән җәнлекләрнең алтынга тиң затлы мехлары Лондон һәм Лейпциг ярминкәләре медальләре белән бүләкләнде. В. И. Ленин, коммунизм гади эшчеләрнең хезмәт җитештерүчәнле- ген күтәрү, бөтен җәмгыятьнең уртак милке булган икмәк, ташкүмер, һәм башка продуктларның һәр потын саклау турында чын хуҗаларча кайгырткан урында башлана, дип өйрәтте. Юлбашчы сакчыллык турында сүз алып барганда беренче урынга Икмәкне куя! Без, игенчеләр, даһиның бу сүзләрен бер генә минутка да хәтеребездән чыгармыйбыз. Җир-анабыз киләчәк буыннарга уңдырышлы туфрагы, урман-сулары, шигъри чишмәләре, сандугачлары белән калсын. ФӘЙЗИ САФИН, Вахитов исемендәге колхоз председателе, Татарстан АССР Верховный Советы депутаты. Автордан. Фәйзи Әхмәтҗанович Сафин — минем мәктәп укытучым. Илленче еллар сабакташларымны олы тормыш юлына чыгарды. Аның элекке шәкертләренең күбесе югары белем алды, туган-үскән як ларында эшли. Мәрзия Мөхәммәтҗанова — Шәле участок больницасының баш врачы. РСФСРның атказанган врачы дигән исемгә лаек булды. Рафаэль һәм Мәүлия Шәяхмәтовлар урта мәктәптә укыталар. Минзифа Әхмәтҗанова — колхозда бухгалтер, Григорий Мураткин — С. М. Киров исемендәге Казан синтетик каучук заводында инженер, Альфред Закиров озак еллар Ленин исемендәге колхоз председателе булып эшләде, хәзер «Татколхозстрой» берләшмәсе подразделение- ләренең берсен җитәкли. Фәйзи ага Бөек Ватан сугышында танкист булып катнаша. Хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Хәзер алар янына игенчелектә уңышлары өчен алган Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены өстәлде. Егерме ел инде Вахитов исемендәге колхозда җитәкче. Колхоз — күп тармаклы хуҗалык. Ашлык һәм терлекчелек продуктлары җитештерүдә бөтен Татарстанда дан тота. 100 гектар сөрү җиренә 450 шәр центнер сөт җитештерә, бу продуктны дәүләткә 25—30 мең центнер күләмендә сата. Корыч атларны иярләп менә кая атлады ул атсыз крестьян. Аларның һәркайсы бүген дистәләгән аттан да көчле. Беләкләрендәге көч белән түгел, белеме белән көчле бүген колхозчы. Питрәч районы игенчеләре кулында хәзер 800 дән күбрәк трактор, 300 дән артык комбайн, 500 ләп йөк автомобиле бар. Икенче төрле әйткәндә, авыл хуҗалыгында эшләүче һәр кеше 16,1 ат көченә тиң энергетика куәте белән коралланган! Шундый иҗади фикер ияләре соңгы дүрт елда Питрәч кошчылык фабрикасындагы барлык эшләрне автоматлаштырдылар һәм механикалаштырдылар. Чагыштырып үтик: 1935 елда районда 66 вак авыл хуҗалыгы артеле була, аларның һәркайсына уртача 962 гектар сөрү җире, бер трактор, унжидесенә бер машина туры килә, һәр артель 5 сыер асрый. Бүгенге көндә районда 15 колхоз һәм 9 совхоз 120 мең гектардан күбрәк җир били, фермаларында 10 мең баш савым сыердан елына 250 мең центнердан күбрәк сөт савыла. ... Кокушкинога җәен-кышын, язын-көзен бертуктаусыз халык агыла. Даһи хатирәсенә ил сукмагы өзелми. Иксез-чиксез илебезнең горле ягыннан, чит илләрдән В. И. Ленин музей-йортына, Питрәч районы хезмәт ияләренең бүгенге тормышы, эшләре белән танышырга киләләр. Аларның һәркайсы бөек юлбашчыбызның кооператив планын тормышка ашыру нәтиҗәсендә колхоз строеның бөек тантана- еын гаять зур кеч белзк тоя.