Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Язучылар союзы партия оешмасының ачык җыелышы булып узды. Көн тәртибенә коммунист Марс Шабаевның иҗатын тикшерү куелган иде Чыгышларда шагыйрьнең бөтен иҗаты уңай бәя алды. Бигрәк тә аның поэмаларына һәм балалар өчен язган шигырьләренә югары бәя бирелде Шагыйрьләр Р Фәйзуллин һәм Р. Гатауллин үзләренең чыгышларында, әдәбиятка килгәндә. М. Шабаевның алар- га ярдәм кулы сузуын, яшьләргә хәер-хак булуын әйтеп үттеләр Әдәбият белгече X. Хәйри шагыйрь иҗатының кимчелекле якларына да тукталды Чыгыш ясаучы иптәшләре шагыйрьне әдәбиятта активлаша төшәргә чакырдылар f ЧАЛЛЫДА ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫ АЧЫЛДЫ Чаллы шәһәренең «Энергетик» культура сараенда Татарстан Язучылар союзының Чаллы язучылар оешмасын ачуга багышланган җыелышы булды Анда СССР Язучылар союзы членнары. Чаллыдагы «Ләйсән», «Орфей», Түбән Камадагы «Кама таңнары» әдәбиятнҗат берләшмәләре вәкилләре катнашты Җыелышны кереш сүз белән Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов ачты. Аннары «Ләйсән», «Орфей» һәм «Кама таңнары» әдә- бнят-ижат берләшмәләре җитәкчеләре Г. Кашапов. Н Алешкин, Р. Хисмәтуллин, Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, Алабуга дәүләт педагогия институты ректоры Т. Галиуллин үз төбәкләрендәге әдә- бият-ижат берләшмәләренең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Филология фәннәре кандидаты, «Ләйсән» берләшмәсенең шеф-кон- сультанты язучы Э Касыймов Чаллыдагы яшь һәм башлап язучыларның иҗатларына анализ ясады. Аннары Татарстан Язучылар союзының Чаллы язучылар оешмасы бюросына сайлаулар үткәрелде. Бюро членнары итеп прозаик Э. Касыймов. тәнкыйтьче Т Галиуллин. шагыйрь К. Сибгатуллии сайландылар. Бюроның беренче утырышында Чаллы язучылар оешмасының җаваплы секретаре итеп Э Касыймов сайланды. Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм Чаллыдагы яңа ачылган язучылар оешмасы җитәкчеләре белән КПССнын Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Р. К Беляев әңгәмә үткәрде. РЕСПУБЛИКА КОМПОЗИТОРЛАРЫ ҖЫЕЛЫШЫ Казанның Актерлар йортында Татарстан композиторларының җыелышы булды Анда, музыка сәнгате эшлеклеләре белән бер- рәттән, Казанның күп кенә культура учреждениеләре вәкилләре дә катнашты. Җыелышта ТАССР Композиторлар союзы каршында эшләүче секцияләр җитәкчеләре Ф Әхмәтов, Б Мулюков, Р. Еннкеев, М. Ннгьмәтҗанов чыгыш ясады Алар СССР композиторларының VI съездында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм съезд карарлары яктылыгында Татарстан композиторлары алдында торган бурычларны билгеләделәр. Республика композиторлары җыелышында КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Муснн чыгыш ясады. ОТЧЕТ-САЙЛАУ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Казанның Актерлар йортында Бөтенроссия театр җәмгыяте Татарстан бүлегенең XV отчет-сайлау конференциясе булды Анда бүлек идарәсе председателе, РСФСР- ның атказанган. ТАССРның халык артисткасы Р А. Җиһаншина һәм ревизия комиссиясе председателе, ТАССРның халык артисты Е. А. Кузин докладлары тыңланды. Аннары докладлар буенча фикер алышулар булды. Конференция Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсенең һәм ревизия комиссиясенең яңа составларын сайлады. Идарә председателе итеп яңадан Р. А. Җиһаншина сайланды. е ТАНТАНАЛЫ ҖЫЕЛЫШ Казанның Актерлар йортында Татарстан китап нәшриятының 60 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда нәшриятлар, республика газеталары һәм журналлары, радио һәм телевидение работниклары, полиграфистлар, язучылар, партия, совет һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты Татарстан китап нәшриятының 60 еллыгы турындагы докладны нәшрият директоры Г Н, Шәрәфетдинов ясады Тантаналы җыелышта ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Г. Батыев чыгыш ясады. Язучылар союзында яшь авторлар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә район газеталары каршындагы әдәби берләшмәләрнең яшь язучылар белән эше турындагы мәсьәлә каралды Шагыйрьләр һәм тәнкыйтьчеләрдән М Вәлиев, Р Миңнуллин, Р. Вәлиев, Р Мөхәммәдиев, Р Низамнев һәм башкалар үзләренә беркетелгән район газеталарына күзәтү ясадылар. Анда басылган әдәби әсәр- ләрне һәрьяклап анализлап, өметле яшь язучылар иҗатының район газетасы битләрендә ничегрәк яктыртылуын ачыкладылар Утырышта Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Г Ахунов, партоешма секретаре Т. Миңнуллин һәм идарә председателенең яшь авторлар белән эшләү буенча урынбасары IL Юзеев эшлекле тәкъдимнәр керттеләр. Утырыш киләчәктә район әдәби берләшмәләре белән элемтәне һәрьяклап ныгыту буенча конкрет чаралар билгеләде. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Язучылар союзы каршындагы проза һәм тәнкыйть секцияләренең берләштерелгән утырышы булып узды. Көн тәртибенә А Расихның’ «Сынау», В Нуруллинның «Аккан су юлын табар» әсәрләре куелды Шул әсәрләр нигезендә бүгенге прозада тәрбия һәм әхлак мәсьәләләренең чагылышы турында зур сөйләшү булды Сөйләшүне тәнкыйтьче Ф Мусин ачып җибәрде. Аннан соң прозаик В Нуруллин әсәренең язылу тарихын, геройларының еллар буе күңелендә йөрүен һәм менә әсәр басылып чыгып, укучылардай күп хатлар, килүен сөйләде. Утырышта Г Ахунов, Ф Миңнуллин. X Госман, И. Нуруллин. X Хәйри, Р Мөхәммәдиев. М. Галиев, М. Вәлиев, С Маннанов, Р. Ишморатова, А. Вергазов, Ә Сәйфетдинов, Ф Галимуллин, М. Насыйбул- лин һ. б. иптәшләр бу ике әсәрнең уңай һәм кимчелекле якларын билгеләп үттеләр Утырышка йомгак ясап, Г. Ахунов яшьләр арасыннан әдәбиятыбызга уңышлы әсәрләргә сөенә белүче тәнкыйтьчеләр килүен әйтеп узды. Ул А. Расих романының кыю язылуын, авторның элегрәк ижат иткән «Язгы авазлар», «Ике буйдак» роман нарын да искә алсаң, заман тормышына багышланган трилогия хасил булуын һәм аны русчага тәрҗемә итеп чыгару күздә тотылырга тиешлеген әйтте. Поэзия секциясенең чираттагы утырышында яшь шагыйрьләр Флера Гыйззәтуллнна белән Зиннур Мансуров иҗатлары тикшерелде Утырышта аларнын иҗатлары турында шагыйрь һәм прозаик Әхсән Баянов Һәм тәнкыйтьче Мансур Вәлнев докладлары тыңланды Докладчылар яшь авторларның басылып чыккан китапларына һәм кулъязмаларына анализ ясадылар, үзләренең теләк һәм фикерләре белән уртаклаштылар. Утырышта шагыйрьләр Шәйхи Маннур, Марс Шабаен, Илдар Юзеев. Равил Файзуллин, Рәдиф Гатауллин. Рәшит Әхмәтжанов. Мөдәррис Әгъләмов, Рашат Инзә- мнев, тәнкыйтьчеләр Ринат Мөхәммәдиен. Равил Кукушкин һ б чыгыш ясады Поэзия секциясе утырышы Флера Гыйзэәтуллнна белән Зиннур Мансуровны СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим итте Тәрҗемәчеләр секциясенең чираттагы утырышы булды Утырышта сүз тәрҗемә осталары Кыям Мннлебаев һәм Рәис Даутовларның иҗатында тәрҗемә практикасында очрый торган кыен мәсьәләләрнең хәл ителүе турында барды. Фикер алышуларда Л. Хәмидуллни, Т Нурмөхәммәтов. Ш Максудова. Ф Гай- наиова, филология фәннәре кандидаты Р Юсупов, Р Даутов. В Зыятдинов. К. Миңлебаев, Я. Халитов иптәшләр катнашты. йомгак сүзе белән Язучылар союзы идарәсе председателе язучы Гариф Ахунов чыкты Ул тәрҗемә әсәрләренә игътибарны көчәйтергә кирәклеген әйтте «Хәзерге көндә әдәбиятыбызда татар теленә тәрҗемә итүдә үзенә бер мәктәп барлыкка килде дип горурланып әйтә алабыз. Тәрҗемәләрнең әле мондый камиллеккә ирешкәннәре юк иде. Укучылар тәрҗемә әсәрләрен бик көтеп ала һәм яратып кабул итә», — диде ул. Сүз ахырында Г. Ахунов соңгы елларда тәрҗемә мәсьәләләренә багышланган мәкаләләрнең бик сирәк күренүен, бу өлкәдә тәрҗемәчеләргә активрак эшләргә кирәклеген әйтеп узды. Очерк язучылар секциясенең чираттагы утырышында Түбән Камада яшәүче Рахман Хисмэтуллин иҗаты тикшерелде Язучылардан секция җитәкчесе Марсель Зарипов. Самат Шакир, шагыйрьләрдән Равил Фәйзуллин һәм башкалар Р. Хисмәтуллннның, үз геройлары арасында яшәп, эшчеләр һәм төзүчеләр, игенчеләр тормышын ныклап өйрәнеп язуын билгелән үттеләр, ана иҗатын тагын да камилләштерү юнәлешендә киңәшләрен бирделәр Секциядә Рахман Хнсмәтуллнн СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим ителде СҮЗ — ТАМАШАЧЫЛАРГА Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе драматург Туфан Миңнуллиниын «Яшьлегемҗүләрлегем. яшьлегем гүзәллегем» исемле пьесасын кунды СпектаЛьдән соң Әлмәт нефтьчеләренең Техника йорты бинасында тамашачылар конференциясе үткәрелде Чыгып сөйләүчеләр әсәргә һәм артистларның уенына карата төпле фикерләрен әйттеләр, спектакльне уңай яктан бәяләделәр Конференциядә Әлмәт язучылары да катнашты «ЛӘЙСӘН» ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘСЕНДӘ «Ләйсән» әдәби берләшмәсе В И Ленинның тууына 110 ел, Татарстан АССРнып 60 еллыгына багышлап «Энергетик» Культура сараенда әдәбн кичәләр уздыруны планлаштырды. КамАЗ һәм Түбән Кама ГЭСы эшчеләре, төзүчеләр «Таныш булыгыз» дигән беренче кичәне бик яратып кабул иттеләр. «Туган як шигърияте» дигән икенче кичәдә күренекле прозаик Әмирхан Еники, шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеев. жырчылар Вафирә Гыйззәтуллина һәм Рафаэль Ильясов та катнаштылар. Кичәдә катнашучылар «Ләйсән» әдәбиятсәнгать берләшмәсе членнары белән дә очраштылар. Язучынын и жат лабораториясе турында свйләшү озак дәвам итте һәм яшьләр бик канәгать булып калдылар. Берләшмәнең отчет җыелышы булды. Анда язучы Равил Валиев узган бер елда башкарылган эшләре турында сөйләде. Аннан соң фикер алышу булды. Шагыйрь К. Сибгатуллин, язучы Э. Касыймов. берләшмә членнары X. Хөснуллнн. В Хабибрахманова. Р Якупов һәм башкалар яшь иҗат көчләренең эшчәнлеген көчәйтү турында тәкъдимнәрен әйттеләр. Соңыннан берләшмәнең яңа бюросы сайланды. Җитәкче вазифалары яшь язучы Газиз Кашаповка йөкләнде. ЯҢА ЛАУРЕАТЛАР РСФСР Министрлар Советы. РСФСР Министрлар Советы Президиумының РСФСР Дәүләт премияләре комиссиясе тәкъдимен караганнан соң. әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә РСФСР- ның 1979 ел Дәүләт премияләрен бирү турында карар кабул итте. Яна лауреатлар арасында Татарстан республикасының әдәбият һәм сәнгать вәкилләре дә бар. Алар—драматург Миңнуллин Туфан Абдуллович. режиссер Сәлнмҗанов Марсель Хәкимович һәм актер Бнктнмеров Шәүкәт Хәсәнович. Бу иптәшләр театр сәнгате өлкәсендә РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Элдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен лаек булдылар. АРТИСТНЫ ХӨРМӘТЛӘҮ Г. Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театрында РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Габдулла Шамуковка 70 яшь тулуга һәм сәхнә эшчәнлегенең 50 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булды. Г. Шамуковның иҗат юлы турында сәнгать белгече Д. Гыймра- нова сөйләде. Юбилярны аның коллегалары — республикабыз театрлары артистлары. башкалабыз предприятиеләре вәкилләре котлады. Юбилярны котлар өчен Уфадан— артист үзенең иҗат юлын башлаган шәһәрдән дә вәкилләр килгән иде. Кичәнең ахырында Г. Шамуковның шәкертләре — Казан театр учнлишесы укучылары чыгыш ясады. ЯҢА ХАЛЫК ТЕАТРЫ Шушы көннәрдә Әлмәт нефтьчеләренең Горький исемендәге клубы каршындагы татар драма коллективына «Халык театры» дигән мактаулы исем бирелде һәм диплом тапшырылды. «Советская культура» газетасы хәбәр итүенчә, тиздән Казан шәһәрендә татар халкының данлы улы Мулланур Вахитов- нык бронзадан эшләнгән һәйкәле куелачак. Бу сын скульптор Юрий Орехов тарафыннан иҗат ителә. Ю Орехов —Азов шәһәрендәге В. И. Ленин һәйкәлен. Юрий Гагаринның туган җирендә куелган һәм ГДР- ның Хойерсверде шәһәрендәге Бах һәйкәл* ләрен эшләгән скульптор. ЯҢА КИТАПЛАР Мәскәүнең ^Педагогика» нәшриятында «Педагогическое образование в России» дигән монография чыкты. Авторы — Пана- чин Ф. Г Китапта Россиядә педагогика белеменең тууы һәм үсеше күзәтелә, педагогия фәненә һәм педагогик белемнәрне таратуда зур өлеш керткән галимнәр, педагоглар турында, большевиклар партиясенең укытучылар арасында алып барылган эше— революцион демократик фикерләрне пропагандалавы күрсәтелгән. Автор күренекле татар галиме, язучы һәм педагог К. Насый- ри турында да яза. • • • «Искусство» нәшриятының Ленинград бүлегендә «Театральный календарь — 80» ди. гән китап чыкты Календарь бөтен дөнья драма һәм балет театры, цирк һәм эстрада тарихында булган әһәмиятле вакыйгаларны чагылдыра. Календарь битләрендә нигездә юбилейлар билгеләнеп үтелә. Анда татар һәм башкорт әдәбияты классигы, драматург Мәҗит Гафурнның 100 еллык юбилее дә билгеләнгән (1880—193-1). Мәскәүнең «Фән» нәшриятында Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре. тарих фәннәре кандидаты Илдус Гыйз- зәтуллинның «Октябрь казанышларын саклаганда Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе. 1918—1920 еллар» дигән китабы басылып чыкты. Үзәк Мөселман хәрби коллегиясенең эшчәнлеге моңа кадәр әдәбиятта ачылмаган иде әле. Китапта коллегиянең рус булмаган халыкларны Совет властен якларга туплавы, халкыбыз хезмәт ияләреннән Кызыл Армиянең милли полкларын, нке татар укчы бригадасын оештыруы, кызыл командирлар һәм политработниклар хәзерләүче курслар ачудагы роле турында сөйләнә Бу хезмәттә Мулланур Вахитов. Галимҗан Ибраһимов. Камил Якубов. Шамил Усманов. Якуп Чанышев. Кәрим Тнн- чурин һәм башка күренекле шәхесләрнең эшчәнлеге дә чагылыш тапкан. ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен һәм 80 яшь тулу уңаеннан язучы Нәкый Сиражиевич Исәнбәт СССР Верховный Советы Президиумының 1979 ел, 29 декабрь Указы нигезендә Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде.