Логотип Казан Утлары
Публицистика

АГЫЙДЕЛ ЕГЕТЕ

Аңа быел, март аенда 50 яшь тулган булыр иде. Кете иде ул бәйрәмен Җиңне ныграк сызганып, йөрәксенебрәк тотынган иде иҗат эшенә. Әллә алдагырак елларны китаплар язасы вакыты тормыш мәшәкате белән узгангамы — соңгы ике елда ул бер-бер артлы ике повесть тәмамлаган һәм әле шушы якын арада язасы әсәрләренең сюжетын каләмдәш дуслары белән теләбрәк уртаклаша башлаган иде. Ә бит язасы материалы куп иде аның, бик күп иде. Аның эш кабинетында бик пөхтә итеп, бөтен стенаны тутырып, үз кулы белән ясаган китап киштәсе бар. Ул киштәдә бик тә сайлап, бөртекләп җыйган дөнья әдәбият хәзинәсе бар. Шунда ук Хемингуэйның мул сакал эченнән ифрат та ягымлы елмаеп торган портреты бар. Хемингуэй — аның кумиры иде Менә соңгы баруда, үлеменә бер ел тулганны билгеләп узарга килгәч, без аның кабинетында яңа бер әсәр — Сарьянның үзенең портреты өстәлгәнне күрдек. Марсель Әһкамов дигән яшь художник абыйсының портретына аның барлык хыялын, тормышын, яшәү рәвешен һәм рухи дөньясын салган. Столяр верстагы янында таза беләкле, хезмәт кешесенә хас зур куллы берәү күлмәктән утыра. Җиңнәрен сызганып куйган. Йөзе нык, карашы нык. күңеле тулы уй. Арткы планда чарлаклы, сары бүрәнәдән салган йорт, бүкәнгә чабыл куйган ут- кен балта, тәрәзә рамы күзгә ташлана; верстак каршысында — яшел ябалдашлы агач, ябалдашта — ике бит кәгазь; портретның өске өлешеннән Хемингуэй карый — җанлы, тере Хемингуэй; һәм шуннан тагын да өстәрәк — Сарьян үзе, хатыны һәм нәни уллары. Әйбәт тотып алган аның дөньясын яшь рәссам. Ул җир кешесе иде, ул табигатьне. хайваннарны, урман-суларны үлеп ярата иде — табигать белән багланышын ул күңеленә җыеп асрый һәм гаять матур итеп үз кулы белән салган йортларына күчерә иде. Әйе, балта остасы иде ул — шул хакта «Әткәм һөнәре» дигән повесть язды, повестьны укучылар да язучылар җәмәгатьчелеге дә бик хуплап каршылады. Әсәр сулышының киңлеге, кешеләренең матур күңелле, эшчән булулары белән безне сокландырды. Туган телебезнең уяу сакчысы иде ул — шуны «Бер ананың биш улы» исемле сәнгатьчә югары язылган повестенда да. хикәяләрендә дә. тел хакында язган махсус мәкаләләрендә дә исбат итә алды. Күршебез Башкортстан республикасының Илеш районында. 1930 елның 24 мартын, да. Иске Аю авылында туган Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов (Хәсән Сарьян) язучылык эшенә тотынганчы шактый зур һәм катлаулы тормыш юлы уза. Үсмер егет чагыннан ук туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли. Аннары Бере педучили- щесын. Башкорт педагогия институтын тәмамлый, шунда ук тел һәм әдәбият укыта, күп еллар журналист булып эшли. «Кызыл таң». «Совет Башкортстаны» газеталарында, вһәнәк», «Азат хатын» журналларында әдәбият бүлекләрен алып бара. Алтмышынчы еллар башында ул Уфадан Казанга күчеп килде. Агыйдел буйларында туып үскән, башкорт далаларының моңын үзен» сеңдергән, азамат ирләренең тарихын өйрәнгән, телгә карата үтә дә сизгер егет Казанда ныклап иҗат эшенә керешә. 1962 елдан башлап ул бер-бер артлы хикәя җыентыклары бастырды, СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры, Татарстан Язучылар союзы каршындагы проза секциясенең җитәкчесе, «Идел» ;шьләр альманахының редакторы булып эшләде. Аның беренче иҗат чорына балалар өчен язылган кыска хикәяләр хас иде. Иҗат сәләтен ул нәкъ менә хикәя жанрында тапты. Без инде аны гомер буе хикәя жанрына тугры булып яшәр дип уйлый идек. Бик тә бөртекләп, тәмен белеп, сүзләрнең иң кирәклесен генә сайлап яза иде ул аларны. Әмма аңар, язучы буларак, «Әткәм һөнәре», «Бер ананың биш улы» дигән повестьлары белән дан алырга язган икән. Бу әсәрләр татар совет әдәбиятына лаеклы өлеш булып керделәр. Шул ук вакытта ул тел галиме иде, төрки телләрдә сөйләшкән илебез халыкларының китапларын аларның үз телләрендә укый иде, тел өлкәсендә ул күп кенә гыйльми хезмәтләр язды. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүдә катнашты, тел һәм стиль мәсьәләләренә багышланган китаплар бастырды, радиодан әдәби телебезгә кагылышлы күп санлы әңгәмәләр алып барды. Хәсән Сарьянның повесть һәм хикәяләрендәге лиризм, җылылык укучыларны дулкынландыра, аның әсәрләрендәге телнең төгәллеге, гадилеге һәм халыкчанлыгы барыбызны да сокландыра. Тел мәсьәләсендә аңа Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники кебек өлкән язучыларыбыэ, аксакалларыбыз да мөрәҗәгать итә, әсәрләренең теле хакында әледән-әле киңәшә иде. Әдипнең әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт телләренә тәрҗемә ителде. Ул үзе безнең заманның күренекле язучысы Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестен кыргызчадан татарчага тәрҗемә итте. Татар әдәбиятында ямьле Агыйдел буйларыннан, Урал тавы итәкләреннән килгән язучылар байтак. Галимҗан Ибраһимов. Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Фатих Кәрим, Гази Кашшаф, Әмирхан Еники, Әхсән Баян, Илдар һәм Нил Юзиевләр, тагын башка дистәләгән язучылар — Башкортстан туфрагында туып үскән, Татарстанга килеп, Идел буйларында канат кагып оча башлаган әдипләр. Алар беркайчан да туганүскән Башкортстаннарыиа да, гомер кичергән, канат чыныктырган Татарстаннарына да кызыллык китермәделәр. Тормышларында һәм иҗатларында ике республикага да лаек булдылар. Безнең арабыздан бик иртә, 48 яшендә үк киткән язучы Хәсән Сарьян үзеннән элгәреге әдипләр янына саф күңел белән килде, татар совет әдәбиятына намус белен хезмәт итте, һәм бу Агыйдел егетенең әдәбиятта калдырган мирасы алга таба тагын да җентекләбрәк тикшерелер, үз бәясен алыр дип ышанабыз. Хәсән Сәрьяиның 50 яше тулган көннәрдә «Казан утлары» журналына аның әле беркайда да басылмаган, үлереннән берничә ай элек кенә язып калдырган «Җәзд/* исемле яңа повестен тәкъдим итәм. Повесть каләмдәш дустыбызга хас үткен, төгәл, образлы тел белән язылган, совет кешеләренең яшәү мәгънәсен, көрәшен, коммунистик идеалларга турылыгын, аның бернинди эчке һәм тышкы дошманнар да какшата алмаслыгын ныклы иман, күңел көрлеге белән бәян иткән. Бу повесть Хәсән Сарьянның якты истәлеген тагын бер мәртәбә матур әдәбият яратучыларыбызның күңелендә яңартыр дип ышанам.