Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТҮРЕБЕЗДӘ- РУС МӘСӘЛЧЕЛӘРЕ

Рус әдәбиятында мәсәл моннан ике йөз илле еллар чамасы элек үк мактаулы урын били башлый. »...Русь илендә мәсәл шуңа күрә гадәттән тыш уңыш казанды ки. чөнки ул бездә очраклы рәвештә түгел. ә мәзәк сүзне кызыклы, аны куллануны чиксез яраткан халыкның рухи ихтыяҗы нигезендә туды... Мәсәл, сатира буларак, чын мәгънәдә поэзия ул... Мәсәл, сатира буларак, бу өлкәдә талантлы һәм акыллы әшлеклеләр эле булганда, һәрвакыт шигъриятнең гүзәл бер төре булды һәм һәр вакыт шулай булып калачак» (Белинский)'. Моны шул жанр осталарының берсе Василий Тредиаковский сүзләре белән дә куәтләү биредә урынлы булыр. 'Мәсәлнең. — ди ул. — ... өнсез-тавышсыз телен барча халыклар аңлый». Чөнки һәр әдәбиятның мәсәлләре фольклор һәм халык фантазиясе җирлегендә генә үсеп чыга алган иҗат, атаклы сатирик Гоголь әйтмешли. халыкның үз зирәклегеннән гыйбарәт булган китап ул. Боек француз мәсәлчесе Лафонтен мәсәлне 'дөньякүләм сәхнәләрдә уйнала торган киң колачлы, Лөз пәрдәле комедия» дип тикмәгә атамаган, әлбәттә. Василий Тредиаковский 1703—1769 Астраханьда рухани гаиләсендә туа. Мәскэүдэ Славян-грек латин академиясен тәмамлагач, чит илләр буйлап сәяхәт итә. 1732 елда Фәннәр академиясендә тәрҗемәче итеп раслана. Күп төрле шигъри хезмәтләре һәм тәҗрибәләре арасында мәсәлләр киң урын били. Башлыча үзенең 'хорей гекзаметры» дигән үлчәме (унөч иҗек, җиде басым) белән 51 мәсәл яза. Бала табып азапланган тау Сыкрый-сыкрый көчәнә ди бик дәү бер тау: «Бала табам, — ди икән ул, — менә хәзер!» Ишелмәсен иде безнең өскә, диеп, Чара күрә халык: аңа ярдәм әзер. Юк, кирәкмәс булган икән, халык, гаугаң, — Бәп-бәләкәй тычкан туа шул зур таудан. 1 Әсорлоревец тулы басмасы. Мвскоү АН СССР, 1955, 8 том, 575—576 битлвр. Антиох Кантемир 1708—1744 Россиягә күчеп килгән молдаван господареның улы була. Әле шул чакта гына ачылган Фәннәр академиясен тәмамлый. Тәхеткә Анна Иоанновна менгәч, ул. Петр Беренче башлангычларын яклаучы князь буларак, почетлы сөргенгә озатыла — башта Лондонда, аннары Франциядә илче була һәм калган бөтен гомерен шунда үткәрә. 1731—1739 елларда язган алты мәсәле Россиядә бу жанрның беренче үрнәкләреннән санала. Ут һәм сын Була шундый чын бер оста: балавыздан Сыннар ясый гүя җанлы кеше итеп. Шундый матур була икән барча төше — һәркем карый һәм соклана исе китеп. Ә бер чакны уттан ерак куярга ул Оныта сынны — аны хәтер алдый, димәк. — Булыр икән хәтта шундый ямьсез очрак — Гүзәл бер эш эреп юкка чыга кинәт. Эшем уңсын, ул мәңгелек булсын, дисәң, Комачауга һич тә урын калдырма син. Зыянлыны, зарарлыны юк итә бел, Кирәкмәгән чакта утлар яндырма син. Александр Сумароков 1718—1777 Рус классицизмының күренекле вәкилләреннән берсе. Петербургтагы Шляхет корпусында белем ала. Башта хәрби хезмәттә, ә 1736 елдан башлап император театры директоры була. Драматург, мәсәлче, сатирик, лирик, тәнкыйтьче, теоретик, публицист буларак таныла. Мәсәл тибындагы дидактик-аллегорик жанрда алты китап (өч йөз җитмештән артык әсәр) яза. Йомшара һәм юешләнә башлагач кар Бала-чага аңардан шар ясый башлый, — Бәп-бәләкәй, түм-түгәрәк туптай иткәч, Кызык өчен кемнәргәдер атып ташлый. Ә аннары шарчыкка шар өстәлә дә Менә дигән зур йомарлам пәйда була. Нәкъ шундый бит ялганлау һәм гайбәт сүзе: Күп тәгәрәү аңа бары файда гына. Йомарлакка әйләндереп шарны шулай, Бар бит әле сөйләү юкны-барны шулай. — Ах! Ах! Хатын, мине кемдер сихерләгән, — Дип кычкыра таң алдыннан торып ире: — Мин йомырка салдым төнлә. — Юләр, тиле! Төш күргәнсең. Мондый хәл һич була алмый... — Мин йомырка салдым, әйе, хатынкаем! Тискәрегә сукалама, булма кире. Ирең түгел, инде синең тавыгың мин. Бу бәладән, белмим, ничек арынырмын? Әйе, тавык — чөнки мин йомырка салдым, Үз хәлемне белеп үзем хәйран калдым, һичбер кемгә әйтә күрмә: чөнки берсе Белсә шуны, күпертәчәк икенчесе. Зинһар, димен, әйтә күрмә — кызартырлар, Я, бәйләнеп, чебешен дә чыгартырлар. Әйтә күрмә — чөнки гайбәт дөнья гизәр, Тулы итим диеп, аны һәркем бизәр. — Әйтәсем юк хәтта моны кодагыйга, Шуның өчен тел биргәнме хода миңа?! — Шулай диеп хатын кат-кат антлар итә. Гайбәт исә дөнья буйлап атлап китә. Башта бик тиз кодагыйга җитә гайбәт. «Бу бик кызык, бу бит сәер, бу бит әйбәт!» — Дип тала тел — хаклыкны күз шәйли алмый, — Андый телне хәтта шайтан бәйли алмый. Бер йомырка. Өч йомырка. Кичен — биш йөз... Китә ялган. Үзенекен итә ялган. Чөнки аны зурайталар, арттыралар, һич кирәкмәс йөкне күпләп тарттыралар. Нишләтәсең? Йөри ялган, атлый биеп. Дәрәҗәсе инде аның шактый биек. Ә икенче көнне күпләп җыела халык. Нигә димсез? Йомырка алырга диеп. Василий Майков 1728—1778 Ярославльда бай алпавыт семьясында туа. Петербургтагы академик гимназиядә бераз укыгач, хәрби хезмәттә унбиш ел үткәрә. 1768 елда яңа «Уложение» тезү комиссиясе секретаре була. Башта комик поэмалар, аннары «Нәсыйхәтле мәсәлләр» дигән ике китап яза. Жайдак һәм ат Акылга әле утырып җитмәгән Бер егет атка менеп ала да Камчылый атны: Көннең көн буе Җан-фәрман чал! — ди, Мин сиңа хуҗа, Шуңа син ат! — ди. Бичара малкай Арый һәм тала — Инде көч-хәлгә Кыймылдый ала. Шулай көн үткәч, кара төн җиткәч Җайдак өстенә өч бур ташлана — Коточкыч янау-һөҗүм башлана. Ә егет — куркак, «һәлакәт якын...» Ди дә ул тагын камчылый атын. Ә ат кузгалмый. Чөнки хәл беткән, «Әй ял итәсе...» Дип уйлый күптән. Әйтә җайдакка: «Теләсәң нишләт — Ник соң көндезен саклый белмәдең? Каты шпорла, туйганчы кыйна... Мин көчсез хәзер, ярдәм юк сиңа. Әй, көндез газап күрмәсә идем, Сине бурларга бирмәс тә идем». Телим, укучым, шундый фикергә Китерсен сине кыска бу мәсәл: Яшьлек юлында кем дөрес яшьнәр, Картлыгы килгәч шул тыныч яшәр. Михаил Херасков 1733—1807 Ун яшендә Петербургтагы кадетлар корпусына укырга бирел*, шуннан соң берничә ел хәрби хезмәттә була да Мәскәү университетына асессор булып керә, ә 1763 елдан ул — Мәскәү университеты директоры. «Нәсыйхәтле мәсәлләр» җыентыгы 1760 елдо чыга. Чишмә һәм елга Таудан төшә икән бер Чишмәчек ярсып: «Мин түбәнгә очам! Үрләр артта калсын. Тугай күрер минем тиңсез купшылыкны. Елга гына биләп торган буш тынлыкны Шаулатырга төшәм!..» Тып-тын аккан елга Әйтә шул чак аңа: «Бик ашыкма юлда, Тавышланма болай. Мине ким дә, хур да Итәлмисең барыбер — чөнки үзең бит син Болганчыксың, тарсың... Мин тынычмын, мин киң. Юк, сокланмыйм сиңа, юкка сөрән салма. Шуңа нык төшен дә, шуны тирән аңла: Талап кына уза җирне синең агым, Мин яшәртәм, бизим аның бөтен ягын, Барып җитәрсең син кайчан, ничек, кайда? Ә бит кеше белә: кемнән, нинди файда! (Дәвамы бар)