Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАҢ ҖЫРЧЫСЫ

Сэгыйть Рэмиев (1880—1926)—XX йез башында, бигрәк тә 1905 елгьь революция чорында халык хәрәкәтләре мәйданга китереп чыгарган, катлаулы һәм үзенчәлекле иҗат юлы үтеп, демократик татар әдәбияты һәм культурасы үсешенә әһәмиятле өлеш керткән зур шагыйрь. Бу дәвердә татар халкы тормышында барган тирән тарихи үзгәрешләр, иҗтимагый тетрәүләр әдәбиятка, реализм үсеше белән бергә, романтизмны да алып килде. Татар әдәбиятында бөтен- бер юнәлеш рәвешен алган романтизм, иң башлап, аеруча С. Рэмиев иҗатындә калку гәүдәләнде. Шагыйрь иҗаты татар иҗтимагый җирлеге туфрагында шытып, тирән тамырлары белән борынгы көнчыгыш һәм рус-Европа романтизмы катламнарына да тоташкан хәлдә. Россия һавасында уйнаган җил-давылларда, халкыбызның «таң вакыты»нда шаулап күтәрелде. Рэмиев әдәбиятка яңа герой—буржуаз-демократик революция уяткан, кара көчләр алдында баш имичә, алла, патша һәм, гомумән, күк һәм җир золымына, һәртөрле явызлыкка каршы ялкынлы протест белән күтәрелгән романтик бунтарь лирик герой образын алып килде. Аның кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактиэмнан, үгет-нәсихәтчелектән арындыруга зур өлеш керттеләр. Романтик лиризм XX йөз башы татар әдәбиятының зур бер эстетик казанышы булды. Шул ук вакытта Рэмиев, татар шигырь төзелешендәге яңа мөмкинлекләрне ачып, традицион көйле шигырьдән интонацион шигырьне, сөйләү шигырен үстереп чыгарды. Татар шигыренең алга таба үсешендә моның әһәмияте ифрат зур булды. Әдипнең пьесалары, повесть һәм хикәяләре дә татар драматургиясе һәм прозасы хәзинәләренә билгеле бер өлеш булып керде. Шагыйрь рус һәм дөнья әдәбияты классиклары әсәрләрен тәрҗемә итүгә күп хезмәт куйды. Аның зур осталык белән эшләнгән тәрҗемәләре, үз иҗатының органик өлешен тәшкил итеп, татар әдәбиятын яңа идея-тематик казанышлар белән баетуда, интернациональ бәйләнешләрне ныгытуда әһәмиятле роль уйнадылар. С. Рэмиев — шулай ук публицистика, әдәби тәнкыйть, музыка һәм театр сәнгате, шигырь төзелеше һәм тәрҗемә теориясе, тел белеме һ. б. өлкәләргә күп игътибар биргән, культура һәм җәмәгать эшләренә актив катнашкан язучы иде. Әдәбият һәм матбугат мәйданына С. Рэмиев 1906 елда: Булмас артык, олуг бер эш Илгә хезмәт итүдән; Илгә хезмәт хөрмәтенә Үскән җирдән китүдән,— дигән девиз белән, халыкка ирек һәм бәхет яулау идеалы белән рухланып чыкты. Үзе редактор булып эшләгән «Таң йолдызы» газетасындагы публицистик мәкаләләС ШӘП ХИ САДРЕТДИНОВ ф ТАҢ ҖЫРЧЫСЫ ф тар театры тарихында беренче спектакльне ачып җибәреп речь сөйлеүче дә С. Рә- миев була. «Беренче татар театры куелган чакта, — дип искә ала М. Укмасый,— Сә- гыйть искиткеч рухлы, шат, һәр җиргә җитә, өстене кырыйлары чиккән күлмәк кигән, билгә матур итеп чуклы ефәк билбау бәйләгән иде». Беренче рус революциясе еллары С. Рәмиевнең иҗтимагый публицистик һәм әдәби иҗат эшчәнлегендә әһәмиятле беренче этап булды. Илдә кара реакция башлангач, С. Рә- миев эшләгән газеталар туздырылды, шагыйрь эшсез, бик кыен шартларда кала. 1907 елда үткәрелгән бер тентүдән соң Рә- миев «дәүләт җинаятьчесе» сыйфатында жандарм идарәсенә чакыртыла. «Ләкин ул чакта Казаннан китеп юкка чыкты», — дип яза Казан жандарм идарәсе начальнигы соңыннан. 1907 елның 17 декабрендә «Әльислах» чумдым». . Революция чорында үзе катнашкан вакыйгаларның кайнар эзләренә кабат кайтып. әдип «Низамлы мәдрәсә» һәм «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» пьесаларын иҗат итә. Беренчесе—аның «Хөсәения» мәдрәсәсендәге, икенчесе Казандагы эшчәнлеге белән бәйләнгән бу әсәрләр иске тәртипләргә, кара көчләргә каршы килешмәүчән көрәш рухы, халыкны якты, бәхетле тормышка чыгару, шул юлда хезмәт итү идеяләре белән сугарылган. «Яшә, Зөбәйдә...» әсәренең баш герое Сөләйман дин башлыкларын, еларның, алла исеменнән сөйләп, халыкны караңгылык, наданлык коллыгында тотарга маташуларын нәфрәтләнеп фаш итә. Пьесаның дөнья күрүе карагруһлар, динчеләр арасында зур шау-шу кузгата, аның тиражы утта яндырыла. 1907 елның көзендә Г. Тукай белән күрешеп дуслашу, Ф. Әмирхан җитәкчелегендәге «Әльислах» газетасына якынаю Рәмиевнең иҗаты тагың да үсеп, күтәрелеп ки- • түгә уңай тәэсир итә. Ислахчылар белән бергә әдәбият кичәләрен оештыруга актив катнашып, шагыйрь үз әсәрләренең күбесен сәхнәдән сөйли. Шуннан соң алар «Әльислах» газетасында басыла. Замандашлары С. Рәмиевнең сүзгә гомумән бик оста булып, шигырьләрен гаҗәеп бер нәфислек белән сөйләвен искә алалар. С. Рәмиевне киң җәмәгатьчелеккә шагыйрь итеп таныткан әсәре—«Таң вакыты». Бу шигырен ул беренче мәртәбә 1908 елның 2 январенда әдәбият кичәсендә укый. Таң атып килү күренеше ярдәмендә шагыйрь татар халкы тормышында, кешеләр аңында каршылыклар көрәше аша барган зур үзгәрешләрне, бөтен бер тарихи дәверләр алмашыну процессын сурәтли. Әсәр үтәдән үтәли тарихилык белән сугарылган. Аның лирик герое, «Яшә, Зөбәйдә...» әсәрендәге Сөләйман кебек ук, зур иҗтимагый ниятләр белән янучы, тирәлектән аерылып, «күтәрелеп» торучы романтик герой. «Татар йоклый» әле, ә бу герой инде уянган. Кайнар тойгылы, көчле һәм темпераментлы кеше булып күз алдына баса ул. Ил, халык язмышы, халыкны гасырлар буе газетасында басылган «Юк, үлмим! Торам әле!» дигән мәкаләсеннән күренгәнчә, үтә нечкә хисле романтик шагыйрь реакция һөҗүмен бик тә авыр кичерә. Мондый шартларда Рәмиев иҗат илһамын нинди иҗтимагый хәрәкәттән алды соң? Бу хәрәкәт— демократик мәгърифәтчелек хәрәкәте иде. Революция җиңелде, ул феодализм тәртипләрен нык кына какшатса да, аларны тәмам себереп түгә алмады. Шул ук вакытта ул бездә мәгърифәтчелек хәрәкәтен нык үстереп җибәрде. Милли телдә көндәлек матбугат, театр һ. б. культура учакларының кабынуы, хатын-кызларның да үз хокукларын кыю яклый башлаулары аңа яңа куәт өстәде. «Ихтыярсыз җанландым,—дип яза Рәмиев югарыда искә алынган мәкаләсендә.—Яңадан торасым килә башлады кул селтәгән өмидләрем яңадан кайттылар. Мин тагы зур өмидләргә хорафат йокысында тоткан сәбәпләр турында тирәнтен борчылып уйлана ул. Ниһаять. зур бер нәтиҗәгә килә: моңа дин, алла гаепле: Башларын ваткан татарларның тик шул бер алла! Бетәрләр микән татарлар, алла, ди-ди, Әллә белерләр микән хаталарын бер алда! Ләкин шул ук вакытта аның күңелендә иске, дини карашлар да баш калкыта: «Әй син, Габдулла! Мөселман булсаң, уйлама юкны, ят, йокла!»—ди. Геройны янә ашкынулы, ярсулы тойгылар биләп ала: «Юк!.. Юк!_ Мин шашам, яталмыйм урынымда. күккә ашам. Менә таң атты! Әнә кояш чыкты!»—ди ул. Аның монологында каршылыклы тарихи процесс тудырган дулкын-дулкын хисләр коллизиясе, тирән психологизм, җан диалектикасы ачыла. Шигырьнең азаккы юллары искелеккә ярсулы нәф рәт белән янган, мәгърифәткә юл ачарга теләгән трибун шагыйрьнең халыкны уянырга, актив хәрәкәткә чакырып набат кагуы булып яңгырый: Бетмә надан, туг яңадан Мәгърифәтле анадан! Бул кеше, үзең тырыш, емид итмә. Хата ул емид алладан! Күз алдына китерик: шигырь сәхнәдән әһле исламның «изге корбан гаете»н бәйрәм итеп йөргән көннәрендә укыла! Бу үзе зур вакыйга булып, консерватив даирәләрне тәмам ярсыта, прогрессив көчләр тарафыннан хуплап каршы алына. «Бу кичәдә бу вакытка чаклы кеше эченнән генә әйтергә курыккан сүзләр дә сөйләнде, язулар да укылды»,— дип билгеләп үтте большевик Хөсәен Ямашев. ■Татар шагыйрьләре» китабында Г. Ибраһимов «тирән мәгънәле, гаҗаиб дәрәҗәдә шигъриятле «Таң вакыты»н анализлауга бер бүлекчә багышлый. «Хәзерге вакытны— татарның таң вакыты дип атарга мөмкин,— дип яза ул.— Чөнки безнең халыкның гасырларча дәвам кыйлган йокысыннан, өстен каплаган кара төннән яңа дөньяга, якты кояшлы мәдәният галәменә чыгарга торган замана». С. Рәмиев «Мин» шигырендә кешенең үзен, галәм патшасы итеп, югары күтәрә: «Мин!» димен мин, «Мин» дидисәм. Миңа бер зур көч керә, Аллалар, шаһлар, кануннар , Булалар бер чуп кенә. Бер үзем хөр каламын киң Җир йөзе һәм күктә дә. Шагыйрьнең лирик «мин»е, реакция көчләренә каршы горур басып, барлык хокуклардан, җирсулардан мәхрүм ителгән кешенең хәкыйкый бәхетен даулый: Дөньяда бар су минеке. Бар кара җир минеке. Бар тау, урман, бар матур кош— Барысы да минеке. «Маҗид сүзе» шигырендә шагыйрь аллага каршы ярсып баш күтәрә, бөтен күк патшалыгын җимереп кол ңтү белән яный. Шагыйрь эчен иң боек зат—кеше. С. Рәмиев әсәрләре тирәсендә шау-шулы бәхәсләр барган көннәрдә А. Пинкевич шагыйрьнең «Таң вакыты», «Мин», «Син», «Ул» дигән шигырьләрен кулъязмадан тәрҗемә итеп, русча бастырып чыгара. Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләре татар тормышында барган кискен үзгәрешләрнең «иң характерлы күрсәткече булып торалар», дип яза ул. Аның әлеге тәрҗемәләрен, гомумән, татар язма поэзиясенең рус телендә дөнья күргән беренче үрнәкләреннән санарга мөмкин. Реакция елларында капиталистик мөнәсәбәтләрнең шыксызлыгы. кешелексезлеге тагын да шәрәрәк булып ачылды. С. Рәмиевнең мәгърифәт һәм бәхет идеалларын, •тигезлек, дуслык, мәхәббәт» турындагы «саф кемеш кебек ак емидләр»ен реаль ШЭПХИ САДРЕТДИНОВ ■ынбарл ык челпәрәмә китерде. Шагыйрь 1908 елның мартында «Алданган» шигырен ява. Бетте. Тештем. Үлде рухым. Калмады һич рәхәтем... Ачынам, ачуланам һәм Каш җыерам деньяга, —дип, кургаштай авыр өзек-өзек сүз-гыйбарәләрне градация тәртибендә тезеп, җан ечысы белән үксиүкси язылган бу әсәр изге идеал белән явыз чынбарлыкның кискен бәрелешеннән туган газаплы кичерешләрне гаять көчле чагылдырды. Әйтергә мөмкин: шушы шигырьдән башлап шагыйрьнең бигрәк тә 1908—1910 еллардагы иҗатында җәмгыять белән, дөнья, «җиһан» белән тирән каршылыкта булган лирик геройның трагик образына игътибар артты. Реакция дәверенең гомумиләштерелгән романтик сурәтен Рәмиев «Минем төн» шигырендә (1909) тудырды. Бу чорның җан ешеткеч шыксыз кыяфәте, яңа «таң»ны зарыгып көтү ифрат куе буяулар белән тасвирланды: Караңгы һәм дә таңы ерак. Уты сүнгән җәһәннәм минем твн... Шагыйрь әнә шундый караңгылык шартларында өстенлек алган буржуаз моральне, икейөзлелекне ярсый-ярсый фаш итте: Бозыклык, ялган, ачу күрәм Хәкыйкать, гыйффәт, мәхәббәт эчендә! ■Дөньяга», «Пигамбәр», "Көлсеннәр', «Күңелле булмадым...», «Кеше» һ. б кебек әсәрләрендә дә чорның көчле трагик авазы яңгырады. Рәмиевнең герое пассив рәвештә газапланып яшь түгүче итеп түгел, ә явызлыкка ләгънәт очкыннарын бөркеп, актив рәвештә протест белдергән ярсулы герой ител тасвирланды «Рәмиев трагик героеның җир һәм күк золымына нәфрәт белдергән горур тавышы татар поэзиясендә кеше, шәхес иреген яклауның көчле бер мисалы булып, кыска бер вакыт эчендә яңгырап кына калмады, ә зур традициягә әверелеп, безнең поэзиядәге романтик герой үсешенә юнәлеш тә бирде*.— дип яза Гали Халит («Яңа гасыр поэзиясе», Казан, 1979, 102 бит). Рәмиев шигырьләрендә бу титаник геройны сурәтләү шул ук вакытта аның үтә дә нечкә кичерешләрен, күңелендәге сизелер-сизелмәс хәрәкәт-үзгәрешләрне, нюансларны рәсемләп бирү белән аралаша («Минутлар»). Аның күңелендә бертуктаусыз •лышынып торган капма-каршы хисләр өермәсе бөтерелә: Торам, әрним, кинәт сөйнәм, Тагы каным кнбел көйнәм; Елаганда елый алмый, Кара кан-яшемә төйләм. («Кеше», 1909) Туктаусыз янып, сызлап торган күңел көче аңа өмет, юаныч һәм дәрт бирә («Сызла, күңлем!» һ. б.). Кешене рухи гарипләндергән мөнәсәбәтләргә каршы эмоциональ дөньясы бай булган гүзәл кеше идеалын алга сөреп, Рәмиев музыка сәнгатен киң пропагандалады, бу турыда күп кенә мәкаләләр язды. Рухи сферага, кешенең күңел дөньясына зур игътибар бирү, хис-тойгы культы сүз сәнгатендә эмоциональ башлангычның кискен көчәюенә китерде. Ә бу хәл исә чынбарлыкны чагылдыруда экспрессия, гипербола, сурәтне гадәттән тыш көчәйтү, үткенәйтү принципларын үзәккә куйды. . С. Рәмиев поэзиясендәге кайнар лиризмның шушы үзенчәлегенә игътибар ител, Г. Ибраһимов болай дип язды: «Хәятта булган бер вакыйга, бер күренеш тәэсире иле аның йөрәген ут ала, рухына ялкын тулып, күңеле ашкына; шуннан соң ул, шигырь чыгаруны уйламастан, үзен-үзе оныткан хәлдә, кулына каләм ала да язарга тотына. Шуннан соң аның укучының рухын да ялкынга әйләндерер дәрәҗәдә куәтле булган шигырьләре туа_. Сәгыйтьиең бөтен шигырендә гомуми булган бер сыйфат бар; аның ф хиссиятенең һәр тугрыда һәрвакыт үтә куәтле, үтә югары булучылык» (Әсәрләр, си- геэ томда, 5 т., Казан, 1978, 78, 89 бб.). Заман никадәр генә караңгы, өметсез булып күренмәсен, шагыйрь күңелендә — өмет чаткысы сүнми, әсәрләрендә якты көннәрнең килүенә ныклы ышаныч яңгырый: д * Бу яшем. юк. җиргә сеңмәс, 5 Бу калыр, бу ялтырар! һәм караңгы көн бетеп бер ♦ Мәңге якты ай туар! ш о («Дөньяга») * Ч Рухы көчле геройларны эзләп, Рөмиев рус һәм Европа романтик поэзиясенә дә £ мөрәҗәгать итте. М. Ю. Лермонтовның Ф. Шиллердан алып язган «Перчатка» балла- Q. дасы тәрҗемәсе (1910) шундыйлардан иде. Рәмиев поэзиясенең Байрон. Шиллер. Ч Лермонтов кебек романтик шагыйрьләр иҗаты белән типологик охшаш, уртак якла- о ры байтак. Бу хәл белгечләрнең игътибарын күптән җәлеп итеп килә. Рәмиев поэзиясе, дип язды академик П. G Коган 1927 елда,—«Леопардиның кайгылы җырларын, к яисә Банронның ләгънәтләрен хәтерләтә торган поэзия... Аңарда кайчакларда Кабил с белән Прометейның баш күтәрү һәм протест рухы кузгала». Соңрак (1914 елда) Ре- g миев Лермонтов шигырьләреннән янә берничә парча тәрҗемә итте һәм аның тормышы, иҗаты турында мәкаләләр бастырды. 1909—1910 елларда С. Рәмиев прозага да мөрәҗәгать итте хикәяләрендә тәмамланмый калган автобиографик повестенда байларның муллык эчендә типтерүләре белән ач-ялангач хезмәт ияләренең, җирсеэлектән интеккән крестьяннарның ачы язмышы арасындагы контрастны сурәтләде. Аларда гади халыкка тирән теләктәшлек сизелеп торды. «Минем халкыбызга булган бигрәк артык мәхәббәтем һәм минем халкыбызда күргән бер матурлыкка бигрәк артык гыйшкым,—дип язды әдип 1910 елда,—ихтыярымны үз кулымнан ала һәм шундый кыямәтләр булып, гарәеатлар купканда да, мин рухымда тулган хиссиятемне телем белән дә кычкырып эикер итмичә сабыр итә алмыйм. Мин аны әйтәмен һәм кабат-кабат әйтәмен». Бу елда аны Әстерханга, «Идел» газетасына секретарь итеп чакырып алалар. Уя тиз арада бу газетаның фактик редакторына әверелеп, аның телен халыкка якынайта, газета битләрендә милләтләр дуслыгы, мәгърифәт, әдәбият-сәигать һ. б. мәсьәләләр буенча киң эшчәнлек җәелдерә. Әстерханда сөргендә булган әзербәйҗан революционеры, драматург, врач Н. Нәриманов һ. б. алдынгы яшьләр белән якыннан аралашып, иҗтимагый-культура эшләренә актив катнаша. Н. Нәриманов, X. Ямашев кебек ленинчы революционерларның эшчәнлеген, Л. Н. Толстой, М. Горький, Г. Ибраһимов кебек язучыларның иҗатын пропагандалый. Г. Тукайны үз янына чакырып алып, аны дәвалау, сәламәтлеген ныгыту өчен күл тырышлык куя. 1914 елда «политик ышанычсызлыгы белән танылгаИ эшлекле» дип. Әстерханнан сәрелгән Рәмиев Уфага күчә. Биредә аның поэтик иҗаты янә сизелерлек активлаша. «Аң» журналында, «Тормыш» газетасында басылган шигырьләрендә ул кешенең ирекле уй-фикер йөртергә, бертуктаусыз хакыйкать эзләргә хакын даулый, тарихның алга таба туктаусыз хәрәкәт итүен һәм деспотизмның һәлакәте котылгысыз булуын раслый. Ул янә рус әдәбиятына мөрәҗәгать итеп, татар поэзиясен яңа ндеятематик казанышлар белән баетты. Аның Н. А. Некрасовтан һәм Щепкина-Куперниктан алып язган «Аналар» һәм «Күлмәк җыры» шигырьләре талау сугышына карата нәфрәт, сугышка көчләп Куылган гади кешеләр эчен тирәнтен борчылу тойгысы белән сугарылган иде. Большевик шагыйрь Демьян Беднындан тәрҗемә ителгән «Сука белен Пушка» мәсәлендә иҗади хезмәт һәм ерткычлык, җимерү көчләре арасындагы 6ә- хәстә сугыш, ерткычлык көчләренең җиңеләчәге, тыныч хезмәтнең җир йөзендә мәңге тантана итәчәге күрсәтелә, хезмәт иясенә дан җырлана. Бу тәрҗемәләр татар поэзиясендә империалистик сугышка каршы агымны башлап җибәргән әсәрләрдән иде. «Рус әдәбият даһиларының шигырьләре С. Рәмиев каләме аша татарча яңгырап киткәндә тәрҗемә булып тугел, бәлки чын-чыннан оригинал, т-ожемәченең үз күңел түреннән кайнап чыккан чын үз тойгысы, үз кичерешләре булып гәүдәләнә,— дип яза X. Госман. Шигырьләрнең пөхтәләп эшләнгән һәм андагы гүзләрнең, энҗе бөртекләредәй, нәфисләп тезелгән булулары — болар барысы бергә укучыда тирән эстетик ләззәт тойгысы, күңел рәхәтлеге уята», С. Рәмиее- нең бу шигырьләре «халык арасында бик нык таралып, популяр җырга әйләнеп киткән иде»,— дил искә ала Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш. Социалистик революциядән соң Рәмиев Верхне-Уральск, Чиләбе, Уфа шәһәрләрендә совет оешмаларында җаваплы эшләрдә эшли, азатлык идеяләре белән рухланып, Р. Джованьолиның «Спартак» романын, халыкара эшчеләр хәрәкәте гимны «Интерна- ционал»ны тәрҗемә итә, «Мәсихы хөррият» һ. б. әсәрләрен яза. Ләкин озакка сузылган каты авыру аның гомерен кисә. Шагыйрьнең вафаты турында «Правда». «Известия» (1926, 21 март) һ. б. үзәк газеталар язып чыгалар. Төрле милли телләрдәге газета-журналларда басылган күп санлы мәкаләләрдә Рәмиеңнең вафаты татар әдәбияты өчен зур тарихи югалту итеп карала. «Әдәбият күгендәге күп йолдызлар арасында синең йолдызың да һәрвакыт ялтырап торыр. Шуны күрген саен сине искә төшерерләр, онытмаслар...» дим, тыныч бул, Сәгыйть!»—дип язды халык шагыйре М. Гафури. С. Рәмиев әсәрләренә Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Гобәйдуллин, Ш. Әхмәдиеа, Д. Юлтый, С. Кудаш һ. б. әдипләр, А. Н. Самойлович, П. С. Коган кебек күренекле галимнәр югары бәя бирделәр. Аның иҗат мирасын барлау һәм өйрәнүгә Г. Сәгъди, М. Гали, М. Гайнуллин, Җ. Вәзиева, X. Госман, Г. Халит һ. б. белгечләр зур өлеш керттеләр. Күп кенә шигырьләре төрле елларда тәрҗемә ителеп басыла килде, «Татар поэзиясе антологиясе»ндә, Бөтен дөнья әдәбияты китапханәсе сериясендә урын алды. Шагыйрьнең романтик мотивлары, аның шигырь төзелешенә керткән яңалыклары С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, Н. Исәнбәт, аеруча Һади Такташ иҗатында үстерелде. С. Рәмиевкә багышлап язган шигырендә С. Сүнчәләй болай дигән иде: Син дә үлдең, әй бөек, дәртле шагыйрь! Син дә күз йомдың вә киттең дөньядан. Сагышың ямьле, кадерле матәмең. Шигырең онтылмас күңелдән күп заман. Гөл чәчәкләр кабрең өстендә үсәр. Күп дәверләр җилләр искәндәй үтәр. Ни заман нршер сәгадәткә җиһан— ЯД итәр сагынып сине шунда бәшәр. Бу сүзләрнең хаклыгын тарих раслады инде. С. Рәмиевнең «инсаният вә хөррият» турындагы, бәхет, гүзәл кеше турындагы гуманистик романтик идеаллары безнең социалистик Ватаныбызда тормышка ашты, чынбарлыкка әверелде. Сәгадәткә, бәхеткә ирешкән илебез, халкыбыз, үзенең атаклы әдип һәм шагыйрьләре белән бергә, С. Рәмиевне дә күңелендә саклап киләчәккә илтә.