Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЛДАТ КӨНДӘЛЕК ЯЗА

Кави Гыйльметдин улы Гыйльмиев Татарстанның Арча районының Штерә авылыннан. Рядовой артиллеристтан башлап, капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. батальон штабы начальнигы була. Бөек Ватан сугышында Кави Гыйльмиев Мәскәү яныннан Бреслаугача авыр сугыш юллары үтә. оч тапкыр яралана. Кызыл Йолдыз. I һәм U дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп кенә медальләр беләк бүләкләнә. Хәрби хезмәткә керешү белән Кави көндәлек алып бара башлый һәм аны сугыш елларында да ташламый. Көндәлекнең күп кенә битләре турыдан туры сугыш кырында — окопта, траншеяда — баш очында пулялар сызгырганда, тирә якта бом ба снарядлар шартлаганда язылганнар. Көндәлекләрдә гади бер совет солдатының эчке дөньясы — бай рухы, нык ихтыяры. җиңүгә булган какшамас ышанычы ачык чагыла. А^ар авыр елларның бер документы булу нисбәтеннән игътибарга лаек дип уйлыбыз. 1941 ел 15 май. Безнең 82 нче укчы мотодивизия Монголиянең Баян-Төмән ша- Ьэреннән 360 чакрым ераклыктагы Ундурхан шәһәрчеге тирәсендә урнашты. Игътибарны җәлеп иткән беренче нәрсә бу якларның табигате булды. Кай тарафка карама—сусыз шыр дала. Ник бер агач, я булмаса зәгыйфь куак күзгә чалынсын! Эч пошарлык дәрәҗәдәге бертөрлелекне хисапсыз солкалар да җуя алмый хәтта. Дәрес, сопкалар арасында беркадәр яшеллек бар барын, ләкин Татарстан табигате бе- гән чагыштырганда бу якларның яшеллеге ифрат ярлы; чәчәкләр анда-санда гына күзгә чалына, үләннәр дә сирәк. Туган авыл, аның урман-сулары искә тешә. Хәзер анда ботен җир яшеллеккә чумгандыр, ә алмагачлар шау чәчәктәдер. Елга буендагы әрәмәдә иртә-кичләрен сандугач, ә басу өстендә тирбәләтирбәлә тургай сайрыйдыр. Кырларда күкрәп үскән игеннәргә карап шулай куана ул. Яшьрәкләр исә көндезләрен рәхәтләнеп су коеналар, ә кичләрен егетләр-кыэлар, гармунга кушылып җырлый-җырлый, көймәдә йөриләрдер... 22 июнь. Сәгать кичке сигезләр тирәсе иде. Нарядтан кайтып керүгә хат китереп тоттырдылар. Авылдан. Зәйнәп язган. Бу минем өчен әйтел бетергесез шатлык булды. Хәтер җепләре кирегә таба сүтелеп, үткән көннәргә барып тоташты, аерылышкан көн, саубуллашу минутлары күз алдына килеп басты... Киткәндә безне бөтен авыл озатты. Гармун тартып, җырлар җырлап, ике тапкыр урам әйләндек. Авылны чыгып бераз җырлап баргач атны туктаттык. Безнең арбада унбишлап егет бар иде Авылда калырга тиешле кешеләр арбадан төштеләр. Гармун зур кайгыга юлыккан кеше кебек, авыр ухылдап, соңгы тапкыр тынын чыгарды да хуҗасының култык астына кереп сыенды. Егетләр белән озаклап саубуллаштык. Алар безгә хәерле юл. хезмәтебездә уңышлар теләп калдылар. 'Хәзер Чайболсан шәһәре. Әткәй, сеңел, Зәйнәп мине Арчага кадәр озата килделәр. Менә Давыт юлын, Закир умарталыгын үттек. Кызыл сарай да артта калды. Урманга керер алдыннан соңгы тапкыр каерылып авыл ягына карадым. Штерәнең ей түбәләре белән морҗа башлары гына күренә иде инде. Менә алар да күренмәс булдылар. Хуш, туган авыл!.. Арчада комиссия булды. «Ярыйсың» диделәр. Комиссиядән чыккач Зәйнәп белән икәүләп рәсемгә төштек. Аннары Арча урамнары буйлап йөрдек, кабат-кабат вәгъдәләр бирештек. Зәйнәп: «Мин сине ике ел гына түгел, унике ел көтәргә дә риза, тик син генә мине онытма!»—диде. Хатына да шундыйрак сүзләр язган: «Кара аны. вәгъдәңдә тор, башкалар белән чуалып китеп, мине калдырма!» — дигән. Чуаламмы соң! Син бит минем бердәнберем. Тик син генә көтә күр, Зәйнәбем! Хезмәт срогым туларга инде күп тә калмады. Озакламый кавышырбыз да, мәңге бергә булырбыз! 23 июнь. Сугыш! Немец фашистлары кичә безнең илгә бәреп кергәннәр. Бу коточкыч хәбәрне мин бүген иртәнге дүрттә кече лейтенант Кукса авызыннан ишеттем. Башта һич кенә дә ышанырга теләмәдем. Кызганычка каршы, хәбәр дөрес булып чыкты. Сугыш хәбәре безнең барыбызда да фашистларга карата чиксез ачу уятты. Күп кенә иптәшләр үзләрен кичекмәстән фронтка җибәрүне сорадылар. Мин дә гариза бирдем. 3 июль. Бүген өченче яртыда радио аша иптәш Сталин чыгышын тыңладым. Ул фашизмның чын йөзен ачты. Ватан өстенә килгән афәттән бергәләп котылу өчен Коммунистлар партиясе. Совет хөкүмәте тирәсенә тагын да ныграк тупланырга чакырды. «Безнең эшебез хак, без җиңәрбез!»—диде ул чыгышының ахырында. Бу сүзләр бездә җиңүгә ышаныч уятты, фашизмга каршы көрәшкә рухландырды. Әгәр рөхсәт итсәләр, мин бүген үк, хәзер үк җыенып, сугыш кырына китеп барыр идем. Әйе, сугышның уен түгеллеген мин яхшы беләм. Минем җаным газиз, гомерем кыйммәт. Минем яшисем, тормыштан тәм, яшәүдән ямь табасым килә. Исән-сау илемә кайтып әти-әнине, туганнарны күрәсем, сөйгәнемне кысып кочаклыйсым, суырып-суы- рып үбәсем килә. Ләкин фашизмны җиңү өчен минем гомерем кирәк икән, мин аны корбан итәргә әзер. Юк, бу шарлатаннарча коры шапырыну гына түгел, Үз сүзләремнең җитдилеген мин сугыш кырында расларга әзер! 4 июль. Көнбатыш Европадан күтәрелгән аждаһа елан Вильно, Львов, Гродно, Белосток, Брест, Каунас шәһәрләрен йоткан, күпме авылларны көлгә әйләндергән. Их, тизрәк сугышка китәсе, аждаһаның башын чабып өзәсе иде. Кызганыч, җибәрмиләр. «Сез монда кирәк»,—диләр. Хәер, үзебез дә күреп торабыз: япон самурайлары һич тынгы бирмиләр, әледән-әле чикне бозалар. Менә-менә сугыш башлана дип көтәбез. 24 сентябрь. Илебезнең Көнбатыш өлкәләрендә кан дәрьялары ага. Кеше ашаучы фашистлар үзләре басып алган районнардагы халыкны бандитларча талыйлар, үтерәләр. «Героическая» газетасы үзенең бүгенге санында шундый профессиональ кеше үтерүчеләрнең берсе обер ефрейтор Иоганс Гердер көндәлекләреннән түбәндәге юлларны китерә: «Авылга килеп керүгә, без торак йортларга гранаталар томырабыз. Йортлар шырпыдай гөлт итеп яна башлый. Ялкын бик тиз күрше йортларга күчә. Искиткеч күренеш! Кешеләр елашалар, ә безгә кызык, без көләбез генә. Шул рәвешчә унлап авылны яндырдык инде». Ах син, канэчкеч бандит! Кайсы ана тапкан да, кем шулай үстергән сине?! Ярый, көлегез, көл. Тик соңыннан җавап бирәчәгегезне онытмагыз. Эшләгән кабәхәтлек- ләрегез өчен совет кешеләре алдында гына түгел, бөтен Европа каршында җавап бирергә туры киләчәк сезгә. Ул чагында инде үзегез дә яшь урынына кан түгәчәксез! 7 октябрь. Күңелле яңалык: Япония безгә каршы сугыш башламаска булган! Бүген 23 сәгать 30 минутта, вагоннарга төялеп, Көнбатышка юл алдык. Ниһаять, безгә дә чират җитте! Тизрәк, тизрәк фронтка, кеше ашаучы аждаһа белән көрәшүче ватандашларыбызга ярдәмгә! 26 октябрь. Звенигород шәһәрендә вагоннардан төштек. Безне машиналарга төяп Можайск юнәлешенә алып киттеләр. Дорохоөога җитеп, позицияләргә урнашырга өлгермәдек, дошман көчле ут ачты. Шактый мөшкел хәлдә калдык. Дошман • калкулыктагы урман эчендә урнашкан, ә без түбәндә — ялангач үзәнлектә. Немец безне уч төбендәге кебек күреп тора. Җир куенына кереп сыеныр идең — көрәк тыгуга, су бәреп чыга. Беренче сәгатьләрдә үк батальон командиры елкэн лейтенант Иванов белән рота командиры Дейнеко яраландылар. Минем отделениедән наводчик Быков җәрәхәтләнде. Бер миномет сафтан чыкты. 28 октябрь. Дошман артиллериядән туктаусыз безнең позицияләргә ата, өстән бомбага тота, танклар белән һөҗүм итә. Ротада югалтулар шактый. Ләкин әлегә фашистларның барлык атакаларын кире кайтара торабыз, һәр сугышчы соңгы сулышы- иача көрәшә. Чөнки артка юл юк. Артта—Мәскәү! 2 ноябрь. Дошманга каршылык артканнан-арта бара. Үзебез дә күнегә, кыюлана төштек. Хәзер инде без, оборонада гына ятмыйча, контратакага да күчкәлибез. Бу җәһәттән командирлар шәхси үрнәк күрсәтәләр .Полк командиры полковник Соловьев безне берничә мәртәбә үзе атакага алып барды. 9 ноябрь. Ур-pal Безнең 82 нче дивизия һөҗүмгә күчте. Фашистларны Көнбатышка куабыз. Күп кенә авылларны азат иттек. Гитлерчылар аларның барысын да яндырып киткәннәр. Кая карама— күмер, көл өемнәре, кеше гәүдәләре. Нинди вәхшилек) 20 декабрь. Десантчылар итеп әзерләү өчен безне тылга чыгардылар. 21 январь. Майор Солдатов җитәкчелегендәге безнең 250 нче аерым һава десант ■олкын Смоленск өлкәсендәге Знаменск районында дошман тылына төшерделәр. Бурыч: немецларга резервларын, хәрби техникаларын фронтка китертүгә комачаулык итү, көтелмәгән ударлар белән дошманны каушату, аның сафларына буталчыклык кертү. Максат: Знаменск—Вязьма юнәлешендә һөҗүм итүче безнең гаскәрләргә уңышлы шартлар булдыру. Дошманга көтелмәгән ударлар ясап, аның коммуникацияләрен өзеп, алга барабыз. Берничә торак пунктны азат иттек, Угра станциясен алдык. Нәтиҗәдә Вязьмагә бара торган тимер юлга хуҗа булдык. Мондый кыю һөҗүмне көтмәгән дошман зур югалтулар белән тәртипсез рәвештә чигенә, кача. 27 январь. Безнең батальон Харькове авылы янында оборонага күчте. Көндез 11 ләр тирәсендә күзәтчеләр урман ягыннан авылга таба немецлар колоннасы килгәнен хәбәр иттеләр. Без алдан билгеләп куелган нокталарга куәтле ут ачтык. Немецлар колоннасы таркалды. Фашистлар сул яктагы урманга кереп качтылар. Күп тә үтмәде, каты атыш башланды. Ул арада безгә ярдәмгә полк артиллериясе килеп җитте. Көчле ут өермәсенә юлыккан немецлар йөзләрчә үле һәм яралы солдатларын ташлап качарга мәҗбүр булдылар. 19 январь. Стогово, Ивлево авылларын азат иттек. 5 март. Немецлар безне кысалар, камап алырга уйлыйлар. Ивлеводан Покрово авылына китәргә приказ алдык. 6 март. Полк—чолганышта. Боҗраны өзү максаты белән Островкига һөҗүм итәбез. Әмма һөҗүм барып чыкмады. Яңадан Харьково авылына кайттык. 7 март. Немецлар Харьковога артиллерия, минометлардан туктаусыз атып торалар. Безнең взводтан өлкән серҗант Эглит яраланды. Яков Романов һәлак булды. Әх нинди батыр, шат күңелле малай иде Яша! Җырларга ярата иде. һаман шул бер үк җырны җырлап йөрер иде мәрхүм: Весна, весна еще вернется, Вернется громкий соловей... Ә үзе менә язны көтеп ала алмады... 10 март. 14 сәгатьтә, чолганыш боҗрасын өзеп. Эдвижка авылына килеп чыктык. Юлсыз-нисез күкрәк тиңентен кар ерып барабыз. 19 апрель. Яз килә, яз! Табигать көниән-көн ямьләнә Бүген кен аеруча матур. Күктән кояш кыздыра, кар зри, күзгә күренеп кими. Басулар инде алалы да колалы. Елгада боз өстендә су чыккан. Кошлар кайта башлады. Аларның ара-тирә сайраган т*- аышлары күңелләрне җилкендерә. Җиде ай инде туганнардан, дус-ишләрдән хат-хәбәр алган юк. Күңел борчыла.-. 21 апрель. Фашистлар тылына төшүебезгә бүген нәкъ өч ай булды. Рейд дәаам итә. Дошманга өзлексез ударлар ясыйбыз, аның солдатларын, сугыш техникасын сафтан чыгарабыз, әһәмиятле коммуникацияләрен өзәбез, фронтка китәргә тиешле күл кенә көчләрен тоткарлап торабыз. Дошман тылында булсак та. үзебезне чын хуҗәф СОЛДАТ КӨНДӘЛЕК ЯЗА лар итеп сизәбез. Чөнки без—үз җиребездә. Без ялгыз түгел. Безнең полктан тыш биредә тагын парашютчылар бригадасы, генерал Беловның гвардейский атлы корпусы һәм чаңгычылар отрядлары хәрәкәт итәләр. Алар һәммәсе җирле партизаннар белән тыгыз бәйләнештә торып сугышалар. Шул рәвешчә, күмәк көч белән Смоленск өлкәсенең күп кенә административ районнары дошманнан азат ителде. Аларда Совет власте торгызылды. Район һәм авыл Советлары эшкә кереште. Алар безне азык-төлек, транспорт белән тәэмин итүдә зур булышлык күрсәтәләр. «Олы җир»дән дә ярдәм алгалыйбыз. Җирле халык арасында аңлату эшен җәелдереп җибәрдек. Әңгәмәләр, җыелыш- гар. митинглар үткәрәбез, фашистларның ерткычлыкларын фаш итәбез. Хәер, немец тырнагы астында калган кешеләр үзләре дә җитәрлек күргән. Кайсы гына авылга барып кермә, үтереп ташланган кеше өемнәре—картлар, хатын-кызлар, бала-чага Ә кайбер авылларның исемнәре картада гына сакланып калган. Барысына да гитлерчы фашистлар һәм алардан алданган, аларга юл куйган немец халкы гаепле. Ләкин мин ышанам: иртәме-соңмы немец халкы үз язмышын аңлар, үзен баскан кара чумадан котылыр. 30 апрель. Зур Калпита авылында 1 Май бәйрәменә багышланган тантаналы җыелыш булды. Политрук Новоселов доклад ясады. Кызылармеецлардан тыш җирле халык та күп иде. Шунда ук берничә кешене комсомолга алдык. Соңыннан күңел ачу кичәсе булды. Туйганчы биедек. Халыкның күңеле шактый күтәрелде. 16 май. Бүген бер иптәш самолет белән «Олы җирогә оча. Аның артыннан өйгә хат җибәрдем. 25 май. Немецлар авиация һәм танклар ярдәмендә һөҗүмгә күчтеләр. Годуновка- ны калдырыл чигенергә туры килде. 26 май. Немецлар Желанье. Гряда, Великополье торак пунктларын һәм Угра станциясен алганнар. Бабенконы бомбага тоталар, Хәл катлаулана бара. Азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары җитешми. Яралылар шактый. 5 июнь. Дрогобуж юлы белән чигенәбез. Кая гына борылсак та немецларга барып төртеләбез. Инде чигенер урын да калмады. Батальон—чолганышта. Фашистлар тирә-юньдәге барлык авылларны яндыралар, халыкны үтерәләр яки үзләре белән куып алып китәләр. 10 июнь. Өскә өзлексез бомбалар ява. Үлем дигән нәрсә сагалап тора. Ләкин ул турыда уйларга вакыт юк. Көньяк-Көнчыгышка таба чигенәбез. Глинки, Якимовск. Ельно районнары аша үттек. Тирәяк—сазлык. Ашарга юк. 17 июнь. Генерал Беловтан боерык алдык: кечкенә группаларга бүленеп, үзе- безнекеләр ягына чыгарга. Караңгы төн. Коеп яңгыр ява. Сазлыклы урман аша барабыз. Минем бөтен тәнем кызыша. Арыдым. Хәлсезләндем. 18 июнь. Кара урман уртасында ялга туктадык. Ашыйсы килүдән эч тартып-тартып авырта. Каяндыр бер сыер табып алып килделәр. Әмма ни файда—ут ягарга ярамый. Үзебез белән чи ит алдык. Атлыйбыз. Бара торгач. Мәскәү-Варшава шоссе юлына килеп терәлдек. Немец юлны бик нык саклый. Үзенең барлык артиллериясен, пехота коралын шунда туплаган. Өч танк шоссе буйлап йөреп тора. Ләкин ничек кенә булмасын, безгә юлны үтеп чыгарга кирәк. Кирегә юл юк! Каршыбызда котырган ут давылына карамастан, «Ура» кычкырып, фашистлар өстенә ташланабыз. Мондый тәвәккәллекне көтмәгән дошман бер мәлгә каушап кала. Шул минуттан файдаланып, шоссе аша чыгып өлгерәбез. 24 июнь. «Олы җир» булдыра алганча безгә ярдәм итәргә тырыша. Бүген самолетлардан азыктөлек, корал ташладылар. 4—5 көнгә тәэмин ителдек дигән сүз. Безнең алда катлаулы бурыч: немец позицияләре аша 28—32 километр юл үтеп, үзебезнекеләр ягына чыгарга. 26 июнь. Таман карурманга килеп кердек. Аяк асты тоташ су. Басып торырлык та коры җир якоаге юк. Ә урманнан чыгарга ярамый—немец шунда ук бомбага тота башлый. Квмае савлы урманда үткәрергә туры килде. Адәм баласы бәлага тарыса да өмет w— i Шчт. Без дә җаен таптык, яшьрәк агачларны кара-каршы бәйлибез дә шунда менеп «кунаклыйбыз». Егылып төшмәс өчен берберебезне каешлар белән беркетеп куйдык. Агач ботакларына элеп, киемнәрне һәм аяк чолгауларын киптердек. Хәер, «киптердек» диюебез беркадәр җилләтү булды инде. Караңгы төшү белән юлны тагын дәвам иттердек. 27 июнь. Урман-сазлыкларны үтеп, ниһаять, бүген таң алдыннан Киров шәһәрчеге янында немецларның алгы позицияләренә килеп чыктык. Кыска гына, әмма каты бәрелеш булып алды, һәм без, дошман оборонасын өзеп, арыш басуы аша үзебезнеке- ♦ гәргә таба йөгердек. Немецлар арыш кырыена миналар куйганнар икән. Күп кенә иптәшләр миналарга эләгеп харап булды. Рота командирыбыз Сергеенко да шунда ятып калды. 5еэне Киров ШвҺврие ге и raunayuu. гыгыншыпар каршы яллы. Кочаклашып куоеш- тек, күпләрнең күзендә яшь иде . Дошман тылында 5 ай да 6 көн дәвам иткән рейд әнә шулай тәмамланды. 1J январь, 1943 ел. Безнең 1140 номерлы полк (ул 340 дивизия составына керә), Воронеж өлкәсендә хәрәкәт итеп, каты сугышлар белән көнбатышка бара. 5 февраль. Иске Оскол шәһәрен алдык. 15 март. Немецлар, зур көч туплап, һөҗүмгә күчтеләр Минем взвод сугышчан сакта иде Кичкә батальон белән элемтә өзелде Штаб ф белән элемтә урнаштыру максатында берничә сугышчыны җибәреп карасам да, 'алар кире әйләнеп кайтмадылар. 22 март. Үзәннәр, куаклыклар аша үзебезнекеләрне эзләп барабыз. Хәл гадәттән тыш авыр. Җирдә кар эреп беткән, аяк асты баткак. Ә без әле һаман кышкы киемнәрдән: башта бүрек, өстә тун, аякта киез итекләр. Әледән-әле немецларга юлыгып, кыска, әмма кискен бәрелешләр булып ала. 1 апрель. Ниһаять, үзебезнекеләрне эзләп таптык. Алар, безне инде беткәнгә санап, өйгә үк хәбәр итәргә җыенган булганнар. 17 апрель. Бу көн минем тормышымда иң истәлекле көн булып калыр. Толстое дигән авыл янындагы имәнлектә мине партия сафына кабул иттеләр. Сугышчан иптәшләрем коммунист булуым белән кайнар котладылар. Мин исә фашистларны дөмектергәнче сугышырга ант иттем 1 Май. Миңа икеләтә бәйрәм бүген! СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән мине «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. 8 август. Безнең часть Серны шәһәре янында дошман ныгытмаларын өзү өчен сугышлар алып бара иде. Кинәт, шартлагыч пуля тиеп, кулбашым җәрәхәтләнде. Кан күп агып, аңымны җуйганмын. Мине КП га китергәннәр, аннан санбатка озаттылар. I декабрь. Госпитальдән чыгуга, Уфадагы «Выстрел» курсларына җибәрделәр. 30 март 1944 ел. Укулар яхшы бара. Билгеләр барлык фәннәрдән «яхшы» һәм «отлично» гына. Фронттан да сөенечле хәбәрләр килә. Безнең гаскәрләрнең уңышлы рәвештә алга барулары. Прут елгасы буенда дәүләт чигенә җитүләре мине генә түгел, барлык курсантларны куандыра, һәркайсыбыэның сугыш беткәнче тизрәк фронтка эләгеп, фашистларны дөмбәслисе, безнең җирдә кылган кабахәтлекләре өчен үч аласы кило II май. Табигать көннән-көн матурлана: тупыл, каен яфрак яра. чирәмнәр күтәрелә. Күңелләр әсәрә, йөрәк туган як кырларына ашкына. Бу каһәр суккан сугыш булмаса, мин бит тыныч тормыштан ямь табып, рәхәтләнеп яшәгән булыр идем. Күпме кешеләрнең газиз гомерен өзде, тормышын, киләчәген җимерде бу сугыш. Шуларны уйлаган саен, күңелдә ачу кабара. 27 август. Фронтка җибәрүләрен сорап ике тапкыр үтенеч язсам да. барыл чыкмады. Әйе, хәзер фронтка эләгүе кеннән-кен кыенлаша бара. Безнең гаскәрләр Польшада. Румыниядә, Балтик буе республикаларында уңышлы сугышлар алып бара. Кичә Румыниядә яңа хөкүмәт оештырылып, безнең ил белән ике арада килешүгә кул куелган. Болгариянең Анкарадагы вәкиле, үз иленең нейтралитет тотачагын белдереп, нота игълан итте. Союзниклар Франциядә һәм Италиядә хәрәкәт башладылар. Озакламый фашизм тар-мар ителер, халыклар иркен сулыш алыр. 8 ноябрь. Без Польшадагы Демба хәрби лагерында. Менә икенче кен инде Октябрьның 27 еллыгын бәйрәм итәбез. Быелгы юбилей көненә Ватаныбыз дошманнан чистартылды. Бары Балтик буенда гына немецларның чолганышта калган 30 дивиэияСОЛДАТ КӨНД«ЛЕК ЯЗА «ее каршылык күрсәтеп маташа. Әмма алар да соңгы сәгатьләрен кичерә. Румыния, болгария, Финляндия сугыштан чыктылар. Алай гына да түгел, Румыния белән Болгария үз коралларын Германиягә каршы бордылар. Кызыл Армия Югославия һәм Чехословакия халыкларына да үзенең ярдәм кулын сузды, Польшада, Норвегиядә каты сугышлар бара. Шулай итеп, сугыш театры безнең илебездән читтә инде. 21 ноябрь. Мине 1194 нче полкның 3 нче батальонына штаб начальнигы итеп билгеләделәр. Эш авыр һәм җаваплы булса да, минем өчен әллә ни куркыныч түгел, нигездә таныш эш. 15 январь, 1945 ел. Польшадагы Сандомир плацдармында оборона тотабыз. Безчең артиллерия сәгать ярым чамасы инде дошман позицияләренә ут яудыра. Тиздән һөҗүмгә кузгалабыз. Башланды! Безнең сугышчылар, тоташ бер дулкын булып, дошман өстенә ябырылдылар. Зоркин батальоны фашистлар оборонасының беренче сызыгын яулап алды. Инде безнең бурыч; уңышны ныгытырга, аңын җыярга ирек бирмәстән, дошманны куарга да куарга) Комбат Андреенко, аның ярдәмчесе Сологуб һәм мин батальон сафлары алдында барабыз. Модлибожица авылын алдык, тагын бер авыл... Дошман, барлык нәрсәсен ташлап, табан ялтырата. 17 январь. Дошман оборонасын өзүдә күрсәткән батырлык өчен мине Кызып Йолдыз ордены белән бүләкләделәр. Икенче тәүлек инде фашистларны куа барабыз. Көнгә 40—45 километр үтәргә туры килә. Сугышчылар йончыды. 18 январь. Паршов авылы янындагы калкулыкта немецларның алдан әзерләп куелган позицияләренә юлыктык. Фашистлар каты ут ачтылар. Авылны дошманнан чистартырга, безнекеләргә юл ачарга кирәк иде. Парторг Радченко белән икәүләп, бер төркем сугышчыны иярттек тә, канаудан шуышып барып, авылның сул як кырыендагы йортка килеп җиттек. Тиз генә шунда гранаталар томырдык та алга ташландык. Ниһаять, авыл безнеке) Көнбатышка юл ачык) КПга кайттым. Комбат Андреенко кулымны кысып: — Рәхмәт)—диде.—Әмма моннан соң КП дан китәсе булма) 21 январь. Чатлама суык. Сулиев шәһәрчеге янындагы урманда ял итәргә туктадык. Моменттан файдаланып, партия җыелышы үткәреп алырга булдык. Көн тәртибе: «Совет солдаты—халыкларга азатлык алып килүче!» Әйе, без илбасарлар түгел, Европа халыкларын фашизм тырнагыннан коткаручылар, аларга азатлык илтүчеләр) Җыелышта совет солдатының мораль йөзе, аның җирле халык белән мөнәсәбәте кебек мәсьәләләр дә кузгатылды. Чыгышлар кызып кына барганда «Тревога» игълан иттеләр. Бездән 200—250 метрлар ераклыкта гына немецлар колоннасы килә икән. Дозорлар башта аны үзебезнең обоз дип уйлаганнар. Бу ялгышу шактый кыйммәткә төште. Без позицияләргә урнашып өлгергәнче, гитлерчылар барлык артиллерия һәм пехота коралларыннан рәхимсез ут ачтылар. Немецларның кайбер төркемнәре урман буйлап безне әйләнеп үк үтә башладылар. Аларның юлын бүлү өчен уң флангка Кленин ротасын һәм Говорухинның ике взводын җибәрдек. Ләкин көчләр тигез түгеп иде. Озакламый фашистлар Кленинны кысрыклый башладылар. Бу хәлне күргәч, түзмәдем. Андреенконың кисәтүенә карамастан, ординарецым Жиров Василийны алдым да, Кленин янына ашыктым. Ротаны танкка каршы казылган чокыр буйлап тараттык та, кинәт «Ура» кычкырып, дәррәү дошманга ташландык. Немецлар тәртипсез рәвештә урманга качарга тотынды. Көтүе-көтүе белән әсир бирелә башладылар. «Рус гут!» имеш, «Гитлер капут!» Ниһаять, барып җиткән тегеләргә. Аңлаганнар эшнең ни белән бетәчәген. Бик соң шул, бик соң, иртәрәк кирәк иде. Дошман обозы юк ителде. Сугыш кырында 218 немецның үле гәүдәсе ятып калды. Монда минем дә шәхси өлешем бар: 12 сен «теге дөньяга» озаттым. Уйлап карасаң, 12 гомер киселде дигән сүз. һәм моны мин эшләдем. Ә сугышка чаклы тавык суярга да кулым бармый иде! Нишләмәк кирәк, без чакырып китермәдек. «Әгәр дошман бирелмәсә. аны юк итәләр!» 31 январь. Бүген 11 сәгать 30 минутта, Польша чиген үтеп, Германия җиренә аяк бастык. Күңелдә шомлы сагаю катыш сәер кызыксыну. Германия! Нинди ил син, нинди җир?) Кемнәр яши синдә? Ничек яши? Кайдан килде сиңа шул кадәр явызлык?! Мин бит гади совет кешесе, корал тотып, синең чигеңне атлап утәрмен, җиреңне солдат итекләре белән таптап йөрермен дип башыма да китермәгән идем. Менә шушы җирдән — синең җирдән фашизм чумасы таралды. Минем Ватаныма, Европа халыкларына күпме бәхетсезлек китердең син! Карап торуга шундый ук җир, шундый ук кешеләр, югыйсә! 8 февраль. Батальон берничә көн инде Одер елгасының Көнбатыш плацдармында сугыша. Дошман позицияләренә әледән-әле һөҗүмнәр ясап торабыз. Шундый атакаларның берсендә рота командиры Кленинны үтерделәр... Ниһаять, ярдәмгә танклар килеп җитте. Бергәләп каршыдагы авылны һәм тактик «ктан әһәмиятле 120.5 биеклеген алдык. Караңгы төште, төн җитте, ә без һөҗүмне һаман дәвам иттерәбез. Кинәт авылның көнбатышындагы урманнан немецлар көчле ут ачтылар. Батальон шактый кыен хәлдә калды. Хәлнең авырлыгы тулысы белән комбат Зоркин намусына төшә. Чөнки ул гафу ителмәслек гамьсезлек күрсәткән: разведка һәм поход сагы җибәрмәгән. 3 март. Одер плацдармындагы сугышлар өчен миңа II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены бирделәр. Шуннан соң Франкинталь, Хермансдорф тирәләрендә каты бәрелешләр булды. Инде менә 24 февральдән бирле Бреслауда урам сугышлары алып барабыз. 575 нче кварталда туктадык. Безнең юлны яртылаш җимерек бер йорт бүлеп тора. Фашистлар исә йортка якын да җибәрмиләр. Саперлар группасын җибәреп караган идем дә, алар куелган бурычны үти алмадылар. Аптырагач, өч саперны алдым да үзем киттем. Кайда йөгереп, кайда шуышып йортка якынлашабыз. Инде ике метр чамасы гына калды. Немецлар безнең ниятне сизеп алдылар булса кирәк—фауст патроннан аттылар. Снаряд килеп тиюгә, стена безнең өскә җимерелеп төште. Бер сапер һәлак булды, ике сапер һәм мин яраландык. 7 март. Госпиталь... 8 апрель. Бреслау шәһәрендә чолгап алынган фашистларны дөмбәсләү дәвам итә. Мин дә шунда. 8 май. Полк командиры Шелковников үзенә чакырып алды. Мин барып кергәндә анда полк командиры урынбасарлары, штаб начальнигы, дивизиянең политбүлек начальнигы һәм батальон командирлары җыелган иде инде. Дивизиянең политбүлек начальнигы безгә немецлар армиясе командование- сенең капитуляциягә кул куярга ризалык белдергәнен хәбәр итте Менә ул миллионнар зарыгып көткән көн! Димәк, сугыш бетте! Фашизм җиңелде! Беренче шатлык дулкыннары басыла төшүгә, күңелне төрле уйлар биләп алды: ә нинди булачак ул сугыштан соңгы тыныч тормыш? Дөньяда ниләр үзгәреп, нәрсәләр элеккечә калыр? Немец халкының киләчәк язмышы нинди булыр? Мөгаен, Германиядә фашизмның тамыры тәмам корытылыр. Немец дәүләте кораллану хокукынна** мәхрүм ителер. Бөтен дөньяда тынычлыкны яклау буенча махсус оешма булдырылыр, Һәм бу оешма, әгәр аңа реаль көч һәм хокук бирелсә, агрессив көчләргә авызлык, ә тынычлык тарафдарларына зур таяныч булып әверелер Тынычлыкны яклау мәсьәләсендә без, әлбәттә, Англия, Америка белән, башка дәүләтләр белән союзда торып эш итәчәкбез. Әмма шул ук вакытта бу илләрдә капитал хөкем сөрүен, реакцион көчләрнең шактый йогынтылы булуын да онытырга ярамый, Бу сугышта да бит алар үз дәүләтләренә куркыныч яный башлагач кына фашистлар Германиясенә мөнәсәбәтләрен үзгәртергә мәҗбүр булдылар Ә безнең позициягә килгәндә исә. безнең максат һәрвакыт ачык, теләк бер— дөньядагы барлык халыкларга азатлык һәм тынычлык! һәм бу теләкне бернинди көч тә баса яисә юкка чыгара алмый. Әле ныклап тынырга да елгермеген бу сугыш — ’безнең өчен җиңүле тәмамланган сугыш — моның тагын бер ачык дәлиле.