Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЛЕМСЕЗЛЕК ЮЛЫ

Бөек Тукаебыз турындагы әдәбиятка күптән түгел тагын бер җитди китап кушылды. Сүз профессор Ибраһим Нуруллинның «Габдулла Тукай. китабы турында бараIX . Китапның гомуми эчтәлеге белән укучылар ике ел элек беркадәр танышканнар иде инде 1977 елда шул ук авторның Мәскәүдә «Жизнь замечательных людей» сериясендә рус телендә «Тукай» исемле китабы дөнья күрде. Әдәбият тарихы белән кызыксынучылар, поэзия сөючеләр, Тукай иҗатын махсус өйрәнүчеләр бөек шагыйрьнең моңсу тормышын моңа кадәр дә ярыйсы ук яхшы беләләр иде. Тукайга багышланган дистәләрчә монографияләр, йөзләрчә мәкаләләр. истәлекләр, шагыйрь томнарындагы әсәрләргә бирелгән күп санлы һәм тәфсилле аңлатмалар шагыйрьнең тормыш юлын ярыйсы ук тулы итеп күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Гомумән, бүген Тукайның тормышы һәм иҗаты турында нинди дә булса яңа сүз, яңа фикер әйтүе ярыйсы ук катлауланды. Автор мәсьәләнең бу ягын истә тоткан, үз бурычының никадәр җитди булуын яхшы аңлап эш иткән, һәм әйтергә кирәк; И. Нуруллинның «Габдулла Тукай» китабы безнең әдәбият тарихы өчен зур әһәмияткә ия булган һәм укучыларны шатландырган җитди күренеш, дияргә мөмкин. Китапта бөек шагыйрьнең тормышы беренче көненнән башлап соңгы сулышына кадәр эзлекле рәвештә укучы күз алдыннан үтә. Авыр, катлаулы, төрле фаҗигаләр белән тулган тормыш. Бик кечкенәдән ата-ана назыннан мәхрүм калган ятимнең бер чит җирдән икенчесенә озатылуы... «Ятимнең кара бәхете үзеннән калмый йөри икән».—ди бу хакта автор. Шагыйрь үзе дә авыр тормышы турында күңелне тетрәтерлек сүзләр әйтә: Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятнм?1 Азрак үстерде сывпап тик маклаемнан милләтем, Тукай тормышы искиткеч авыр шартларда уза. И. Нуруллин китабында бу хакта тәфсилле мәгълүматлар китерелә. Авыр тормыш шартлары Тукайның характеры формалашуга зур йогынты ясый. «Үтәр еллар.—дип яза автор,—ул яңа эчтәлекле олы иманына таянып эш итәр, дөньяның тәкәллефләрен танымый, таш яуса да, юлыннан тайчанмый торган принцип кешесе, хөр IX Ибраһим Нуруллин. Атаклы кешеләр тормышы. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979, табигатьле шагыйрь булып җитешер...» (35 бит). Шул ук тормыш Тукайда тыйнаклык һәм әйтеп бетергесез тырышлык тәрбияли. Балачак тәэсирләре Тукайның рухи дөньясын тәрбияләүдә дә хәлиткеч роль уйный. Нечкә күңелле шагыйрь йөрәге туган ягының шигъри хәзинәсен үзләштерә бара. «Тукай шигърияте бүтән бер шагыйрьдә дә табылмаган дәрәҗәдә халыкчан,—дип яза автор.—- Татар халкы тормышы анда барлык төсләре белән ялтырый. Мондый халык- чанлыкның орлыгы, һичшиксез, шушы Кырлайда салынган» (31 бит). Шагыйрь туган ягының гүзәл җырларын, серле әкият-легендаларын тыңлап үсә. Халык иҗаты аның рухи дөньясын, эстетик карашларын тәрбияләүдә зур роль уйный. Бала чакта алынган матур тәэсирләр аның бөтен гомере буена дәвам итә, халык җырларына багышланган җыентык төзергә, принципиаль әһәмияткә ия булган теоретик хезмәт— мәгълүм лекциясен язарга ярдәм итә. Моннан кала, халык иҗаты Тукайның «Туган Б тел», «Зиләйлүк», «Пар ат», «Шүрәле», «Су аиасы» кебек бик күп әсәрләренә йогынты ясый. «Тулаем алганда исә, — дип яза автор,—Тукай үз халкын, игелекле бала шәфкатьле анасын яраткан кебек, тирән һәм самими ярату белән яратты, аның телен, авыз иҗатын яратты» (180 бит). Шул рәвешчә, автор бөек шагыйрьнең һәрбер җитди адымын, аның тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларны җентекләп тикшерә һәм китапның ахырына таба мондый нәтиҗәгә килә: «Гомере төгәлләнеп килә торган Тукайның яңа революцион күтәрелеш еллары иҗатында гаҗәеп бер сыйфат күзгә ташлана: киләчәккә өмет белән карау, тарихи оптимизм» (271 бит). Бөек әдипләрнең шәхес буларак характеры, шәхси сыйфатлары һәрвакыт киләчәк буыннарны кызыксындырып килде. Кем дә булса берәүнең шәхси тормышын күз алдына китерү өчен ул кеше белән бергә гомер иткән яисә еш очрашкан кешеләрнең истәлекләре җитди роль уйный. Тукай турындагы истәлекләргә багышланган китаплар, аерым авторларның хатирәләре моңа кадәр дә басылып килде. Тукай тормышын, аның шәхси сыйфатларын, характерын күз алдына китерүдә, берсүзсез, бу чыганаклар әһәмиятле роль уйнады. И. Нуруллин шагыйрь исеме белән бәйле истәлекләрнең барысын да җентекләп өйрәнгән. Өйрәнгән генә дә түгел, принципиаль тәнкыйть күзлегеннән тикшереп чыккан Әмма истәлекләргә нигезләнеп кенә объектив китап язып булмый. Чөнки аерым истәлек кеше тормышындагы билгеле бер моментка, билгеле бер вакыйгага гына кагыла. Димәк, истәлекләр кеше тормышын, әгәр шулай дип булса, аерым кисәкләргә бүлеп күрсәтә. Аннан соң һәрбер истәлекнең эчтәлеге субъектив карашлардан, үзара мөнәсәбәтләр йогынтысыннан да азат була алмый. И. Нуруллин моны яхшы аңлый. Нәтиҗәдә китапның тагы бер әһәмиятле уңай сыйфаты ачыклана китап җитди документаль нигездә язылган. Тукай исеме белән бәйле документларны, йөзләрчә га- зет-җурнал, архив материалларын, дистәләрчә китапларны автор зур тырышлык белән барлап, үзара чагыштырып, тикшереп чыккан. И. Нуруллин Тукай тормышын һәм иҗатын куп еллар буена өйрәнеп килә. 1976— 1978 елларда гына да ул Тукайга багышланган ике китап һәм 9 мәкалә бастырып чыгарды. Күрсәтелгән мәгълүматлар авторга китаптагы һәрбер фикерне документлар белән дәлилләп, матбугатта элегрәк басылып чыккан материалларга төзәтмәләр кертеп барырга яисә аларны киңәйтергә, тупландырырга мөмкинлек биргән. Төрле характердагы төзәтмәләр китапта файдаланылган истәлекләрнең дә байтагына, шул исәптән Г. Тукайның уз истәлекләренә дә кагыла. Г. Ибраһимов, М, Гафури С. Рәмиев кебек әдипләрнең истәлек-мә- каләлерене дә әһәмиятле генә төзәтмәләр кертергә, аларны, төрле документларга таянып. объектив бөяләргә кирәк булып чыга... И. Нуруллин—галим генә түгел, язучы да. Әйтик, аның шул ук Тукайга багышланган художество әсәрләре киң катлау укучыларга мәгълүм булса кирәк. «Габдулла Тукай» китабында автор үзенең әнә шул мөмкинлекләреннән дә файдалана. Шигъри уйдырмага артык киң урын бирмә- сә дә, ул аерым очракларда үзенең фантазиясенә дә мөрәҗәгать итә Нәтиҗәдә Тукай тормышы белән бәйле кайбер моментлар җанлы картина булып гәүдәләнә, китапның гомуми яңгырашын җанландырып җибәрә. Уфада Г. Тукайның М. Гафури белән очрашуын сурәтләгәндә автор күрсәтелгән алымны куллана (275 бит). Шуның нәтиҗәсе буларак, бу ике шагыйрьнең үзара якынаеп китүе җанлы бер күренеш булып күз алдына килеп баса. Бер карасаң, документаль нигездә язылган китапта мондый алымга мөрәҗәгать итү ярамый да кебек. Тулаем алганда, бу шулай, әлбәттә. Моны автор да яхшы аңлый, әлеге алымга ул сирәк кенә туктала, һәм үзенең уй-фикерләреи әдәбият тарихының бүгенге югарылыгыннан торып дәлилли. Шул ук алым авторга кайвакыт җитди нәтиҗәләргә килергә дә мөмкинлек бирә. Ул Тукайның башка кайбер әдипләр белән булган кискен мөнәсәбәтләрен җентекләп тикшерә, объектив дөреслекне мөмкин кадәр тулы һәм тирән итеп ачарга тырыша. Тукайның Г Ибраһимов. К. Мотыйгый, С. Рәмиев һ. б. кайбер әдипләр белән мөнәсәбәтен ачыклаганда ул аерым истәлекләр, әлеге әдипләрнең мәкаләләре белән генә чикләнми. Чөнки бу материалларның берьяклы булуы мөмкин. Шуңа күрә автор беренчелекне ышанычлы документларга бирә. Аннан соң ул һәрбер әдипнең характерына хас сыйфатларны, аларның әдәбият тарихында тоткан урынын, иҗтимагый- политик һәм эстетик карашларын да истән чыгармый. Мәсьәләне тарихилык принцибы нигезендә һәрьяклап тикшерә. Шуннан соң гына үзенең фикерен әйтә. Китапның тагы бер җитди үзенчәлеге— автор Г. Тукайның барыннан да элек бөек шагыйрь булуын һәрвакыт истә тота Дөресен әйткәндә. Г Тукайның биографиясе аның әсәрләрендә Әнә шул хакыйкатьне истә тотып, автор Г. Тукай әсәрләренә зур игътибар белән килә, аларның идея- эстетик үзенчәлекләренә генә түгел, язылу тарихына, тормышчан нигезләренә шагыйрь биографиясе белән бәйләнешенә киң туктала. Ягъни, автор Тукайның тормыш юлын гына түгел, аның иҗатын өйрәнүгә дә әһәмият бирә. Кибеп беттек. Саргайдык бет. Корып беттек Таяклардай: Иснәп нәжес Ләмәтләндек Ботенләй кыргаяклардай. Г Тукайның «Пар ат» (1907) шигыре мондый юллар белән башлана: Җиктереп пар ат. Казанга туп-туры киттем карап: Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. Ашсыэ-сусыэ. Утыи-шәмсез Тар Ясирләрдә Яттык сасып. Гаетләрдә Тиш күргәндә Коендык без Бозга басып. Әсәр шагыйрьнең Уральскидан Казанга килүе турында сөйли кебек. Әмма чынлык- та мәсьәлә башкачарак тора икән. Бу әсәр турында И. Нуруллин болай ди: «Күп еллар буе әдәбият сөючеләр генә түгел, бәлки белгечләр дә бу шигырен Тукай Казанга кайткач язган дип уйлап килделәр. Менә без «Фикер» төпләмен актара башлыйбыз. 1907 ел. Январь, февраль, март, апрель, май... Чү! «Пар ат» шигыре! 17 сан, 6 май... Димәк, шигырь Тукайның Казанга чыгып китәреннән 5 ай элек язылган. Шагыйрьнең "Пар ат» дигәне хыял канатлары •икән» (118 бит). Әнә шундый фактлар Г. Тукай әсәрләренең тормышчан нигезен генә түгел, әдәби-эстетик үзенчәлекләрен дә тирәнрәк аңларга ярдәм итәләр. Г. Тукай — күп санлы һәм гаять үткен телле эпиграммалар авторы. 1907 елларда шагыйрь белән яхшы гына, мөнәсәбәттә ■булган С. Рахманколый бер ара артыграк кылана башлый. Шул уңайдан шагыйрьнең түбәндәге эпиграммасы барлыкка килә: Sy.i кеше, байбэтче.тәрнең калдыгы хәмрсн Алты еллык образованьецке бөрмә селкетеп. Шагыйрьнең иң җитди, катлаулы, кискен сатира уты белән сугарылган «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» (1908) поэмасының шигъри һәм реаль тормышчан нигезләренә багышланган юллар аеруча матур тәэсир калдыра (169—178 битләр). Автор поэманың идея эчтәлеге, геройларның прототиплары хакында киң мәгълүматлар бирә, Г. Тукайның шигъри фикере бөреләнүе, әсәрнең сюжеты оешуы, геройларның шәхси сыйфатлары ачыклануы кебек мәсьәләләрне җентекләп тикшерә. Шулай итеп, китапта Г. Тукай әсәрләренең байтагы кайчан, ничек, нинди шартларда барлыкка килүе турында әһәмиятле күзәтүләр табарга мөмкин. Гомумиләштереп әйтсәк, биредә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты органик берлектә өйрәнелә. Тукай тормышын өйрәнүче галим гадәттә шул чорның катлаулы иҗтимагый-поли- тик проблемалары, әдәбият һәм сәнгать тарихы мәсьәләләре белән очраша. И. Нуруллин әнә шундый проблемаларны да читләтеп үтми. Әйтик, рус һәм татар әдәбиятларының үзара мөнәсәбәте, Тукай иҗаты бу мәсьәләне өйрәнү өчен бай материал бирә. Автор әнә шундый мәгълүматларга киң туктала, Тукайның Крылов, Кольцов, Пушкин, Лермонтов, Л. Н. Толстой, Некрасов, Никитин кебек әдипләргә мөнәсәбәте, бу яэучышагыйрьләр иҗатының Тукай поэзиясенә, аның иҗтимагый- политик һәм әдәби-эстетик карашларына йогынтысы хакында тәфсилләп яза. Үзенең иҗтимагый-политик программасы, бөек рус халкына мөнәсәбәте турында Тукай 1907 елда ук -Китмибез» шигырендә ачыктан-ачык әйткән иде: «Иң бөек максат безем, хөр мәмләкәт—хөр Русия!» Гомеренең соңгы көннәрендә язылган «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» (1913) әсәрендә шагыйрь шул ук фикерне тагы да ачыграк һәм төгәлрәк итеп әйтә. Китап авторы шагыйрьнең бу әһәмиятле әсәрләренә анализ биреп бара. И. Нуруллинның «Габдулла Тукай» китабы әдәбият тарихында үзенә лаеклы урынны яулар дип ышанырга кирәк. Ул— куп еллар буена һәм зур тырышлык белән алып барылган эзләнүләр нәтиҗәсе. Тик китапның яңа басмасын әзерләргә кирәк булса, аны җентекләбрәк редакциялисе бар. Кайвакыт автор вак-төяк детальләр белән кирәгеннән артыграк мавыгып китә. Нәтиҗәдә хикәяләүнең дәрәҗәсе түбәнәя. Аерым очракларда автор үз китабының киң катлау укучылар өчен (30 мең тираж белән) чыгарылганын онытып җибәрә кебек. Тукай һәркем күңелендә бөек шагыйрь буларак саклана. Аның тормыштагы һәм иҗаттагы батырлыгы, принципиальлеге, даһилыгы һәркемне сокландыра. Халык күңелендә Тукай беркайчан да һәм беркем алдында да баш имәгән бөек шагыйрь. Ул—татар халкының милли горурлыгы. Аның образы беркемнең дә кулы җитмәс- тәй биек пьедесталда тора, һәм даһи шул пьедесталында калсын иде, хәтта документаль китапта да... Югыйсә китапның кайбер битләрен 'укыганда Тукай өчен күңел рәнҗеп куя. Бездә бит әле Әхмәт Фәйзи, Сибгать Хәкимнәр тарафыннан иҗат ителгән Тукай образы да бар. Биредә сүз художество әсәрләре турында барса да, күрсәтелгән әдипләр Тукай тормышын яки аның образын бозып сурәтлиләр дип әйтү һич тә дөрес булмас иде... «Габдулла Тукай» китабының авторы еш кына әдәби мещанлык турында киңәеп сөйли. Әйе, әдәби мещанлык—начар күренеш. Ул безнең көннәрдә дә очрый. Әмма Тукай кадәр даһи исеме мондый вак- төяк, кайвакыт берникадәр детектив төс алган детальләргә мохтаҗ микән? Әдәбиятның йөзен әдәби мещанлык билгели алмый. Милли әдәбиятның асылы Тукай, Иб- раһимов, Җәлилләр исеме белән бәйләнгән... Әйтергә теләгәнем шул: «Габдулла Тукай» китабына, минемчә, масштаблык җитми. Китапта кайбер техник җитешсезлекләр дә очрый. 1908 елда «Вакыт»ның редакторы Фатих Кәримов чакыруы буенча Борһан Шәрәф һәм Кәбир Бәкер Оренбургка китеп баралар. Шул уңайдан Г. Тукайның түбәндәге сатирик куплеты барлыкка килә: Безнең урам аркылы ага суның салкыны: Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны. Бу куплет И. Нуруллин китабында да китерелә (130 бит). Шул ул юллар һәм шундый ук вакыйгалар уңае белән бу өзек китапта тагы бер тапкыр кабатлана (184 бит). Басмада башка кайбер кабатланулар да очрый. Ниһаять, китапның соңгы битенә килеп җиттек. Анда мондый юллар бар: «Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы бу әсәр— «Атаклы кешеләр тормышы» дигән серияне башлап җибәргән беренче китап». Димәк, Татарстан китап нәшрияты яңа, зур әһәмияткә ия булган серия ачып җибәргән. Документаль әдәбиятка ихтыяҗ елдан- ел арта һәм киңәя барган безнең көннәрдә бу серияне башлап җибәрү чор таләпләренә җавап булып яңгырый. Сериянең бөек Тукайга багышланган китап белән ачылуы исә әдәбият сөючеләр өчен символик бер мәгънә ала