Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӘККҮК ТАВЫШЫ

Урман эченнән ялгыз юлаучы атлый . Машиналар, атлылар йөреп такырлаган киң юл булса да, ул саргылт туфлиләре белән кипкән үләннәрне, коелган яфракларны таптап, аяк астында шарт-шорт сынып калучы корыган агач ботакларына басып, юл читеннән бара бирә. Өстендәге болонья курткасына, тар кырыйлы эшләпәсенә карап, аны туган авылына кунакка кайтып килүче шәһәр кешесе дияргә булыр иде. Ул аркасына зур гына биштәр аскан, кулына чемодан тоткан. Күпне күргән солдат гимнастеркасы кебек төсен югалткан яшькелт аяк атлавында сәяхәтчеләргә хас нык, салмак адым сизелми. Күрәсең, күптәннән урман эчләп тә үткәне юктыр: еш кына битенә агач ботаклары бәрелә, аны күрүгә барлы-юклы урман кошлары фырылтырып тирә-юньгә карап алды. Баеп килүче кояш нурлары агач башларын әкрен генә саргылт төскә манган. Ләкин берничә адым атлагач, юлаучы кәккүк тавышын ишетеп кинәт туктап калды. Бу тавыш бихисап агач кәүсәләренә, чатлы-ботлы ботакларга, саргылт-яшел яфракларга бәрелә-сугыла ерак- ераклардан килгәнгә бик тә зәгыйфь иде. Ләкин ялгышу мөмкин түгел, кәккүк тавышы иде бу. Менә: бер, биштәр капчыгы һәм кыршылган юл чемоданы бу кеше турында, сәяхәтче түгел микән, дигән уй тудыра. Ләкин аның дап очып китә. • Биштәр капчыгында ниләр барын тәгаен генә әйтеп булмаса да анда кечерәк гармун сыман нәрсәне шәйләргә мөмкин иде. Юлаучының ябык чырайлы коңгырт йөзен җыерчыклар яргала- ган, куе кара кашлары түбән салынган, хәтта чалара башлаган калын мыегы да бераз шәлперәйгән. Аңа ничә яшь икәнен белергә теләп, эшләпә астыннан күренеп торган, бөтенләй диярлек агарган чәчләренә, кояшта янган йөзенә игътибар беләнрәк карасаң, кырыкны да, иллене дә биреп булыр иде. Беравык шул рәвешле башын иеп баргач, ул коңгырт күзләрен ту ике, өч... Юлаучының бу урманда иң курыкканы да шул тавыш иде. Чөнки әлеге авазның нәкъ үзенә төбәп әйтелгән кебек ишетеләчәген ул сизә иде. Аның ялан кырдан кергәч тә урман юлы буеннан әкрен генә, һәр авазга колак салып сак атлавы да шул тавыштан курку аркасында түгел иде микән? Тора бара аның борчуы басыла төшкән иде. Урман эченнән ул бер-ике чакрымлап юл үтте. Кәккүк тавышы ишетелмәгәч, бөрешкән гәүдәсе тураебрак киткән сыман булды. «Бу вакытта нинди кәккүк кычкырсын, юләр мәллә алар», — дип көлеп, үз-үзен юатып та карады. Әмма барыбер тыныч кына бару насыйп булмады... Менә алда ачыклык күренде, урман бетеп килә икән. Агачлар сирәгәйде, тәбәнәкләнде һәм, ниһаять, алар да артта калды. Кәккүк тавышы да артта калды, ләкин юлаучы колагында ул әле бик озак яңгырап торды. Урманнан чыгып бераз баргач бәрәңге бакчасы кадәр урынны биләп торган куаклык очрады. Монда ул яшь чагында чикләвеккә йөри иде. Юлаучы, юлын дәвам иткән хәлдә, башын югары күтәреп, киң яфраклар арасыннан, куак башларыннан чикләвек кишәнкесе эзләде. Юк, күренми, җыеп бетергәннәр. Аңа бер генә чикләвек тә калмаган икән. П Пөхтә итеп, тигез койма белән әйләндереп алынган зур зират яныннан үткәндә юлаучы ирексездән йөрәге сыкрап куйганын тойды. Чөнки иң якын туганнарыннан аның монда ил азатлыгы өчен ерак Белоруссия җирендә башын салган әтисе дә, улы янына кыш чыгарга гына дип килгән һәм берничә ел шунда яшәп, читтә үлеп калган әнисе дә, армиядә чакта кинәт юлга йөгереп чыккан бер сабыйны таптатмас өчен машинасы-ние белән яр астына очкан энесе дә — беркеме дә юк иде. Әтисе белән энесенең үләр алдыннан башларыннан ниләр кичергәнен юлаучы белми, бәлки аларның күп уйланып торырга вакытлары да булмагандыр. Шулай да гомерләренең соңгы минутында икесе дә туган якларын, шушы изге туфракны искә алмыйча калмаганнардыр. Ничек кенә булмасын, моны хәзер беркем дә төгәл әйтә алмый иде. Әмма әнисенең ата-бабалары яткан изге туфракка бик кайтасы килгән иде. Ләкин малае аны алып кайтып шушында җирли алмады. Хәтта газиз әнкәсенең җаны өзелгәнен дә күрә алмады... Ул көнне эштән соң, гадәтенчә, кибет тирәсен урап, таныш-белешләре белән кибет артында гәп сатып, соң гына кайтып кергәндә, әнисенең күзләре мәңгегә йомылган иде инде. Аның әнисе кебек үк малайларына торырга килгән, һәрвакыт кергәләп йөрүче, ә соңгы көннәрне бөтенләй диярлек алардан чыкмаган күрше татар карчыгы: «И-ибала, гел җаның юк икән. Шушындый көнне дә өеңә туры кайта алмадың», — диде. Әнисенең дә йөзендә улына карата гомергә онытылмаслык шелтә бар шикелле иде. Зиратка тоташып диярлек кечкенә чирәмлек җәйрәп ята. Элегрәк монда кичке уеннар була торган иде. Юлаучыга башын кыңгыр салып, тыпыр-тыпыр биегән яшьтәшләренә фуражка астыннан карап, гармун тартып утырган тар эскәмия әле һаман да шундадыр кебек тоела. Ләкин бу үз үзеңне алдау гына, ул эскәмия инде күптән юк. Кичке уен ясый торган җиргә колхоз ниндидер бина салып куйган. Артезиан коесы булса кирәк, янында буровойныкыннан бермә-бер кайтыш челтәрле тимер вышка кукыраеп утыра, ә аның очында җил тегермәненекедәй дәү канатлары тымызык җилдә салмак кына әйләнә. Юлаучы: «Бу нәрсәгә инде? Әнә бит тегендә, йөз—йөз илле адым- да гына яр астында мул сулы чишмә бар», — дип уйлады. Аннары, артезиан коесы артында тезелешкән озын-озын ферма каралтыларын күргәч: «Дөрес эшләгәннәр, чишмәне корытмас өчен шулай иткәннәрдер», — дип уйлап куйды. Аның суы бик тәмле, бөтен авыл халкы, хәтта шнек алдында үз коесы булганнар да шул чишмәгә суга килә торган идө бит. Әнисенең дә күп мәртәбәләр, шушы хлурлы су авыз тәмнәрен ала, и-и, бер генә кайтып үзебезнең чишмә сулары белән са- g мавар куяр идем, дигән чаклары исендә. Әйе, бик исендә. Менә хәзер, 2 сакал-мыегына чал төшеп, туган авылына кайткач, юлаучы әнисенең < хәлен бөтен чынбарлыгы, бөтен газабы, эчке боочулавы белән анлын . башлады шикелле һәм ихтыярсыздан, ичмаса, шушы зиратка кайта- 5 рып та җирли алмадым, дип үкенеп куйды. — Улым, нишләп болай аптырашка калдың? Тыныч, салмак һәм бераз көйләбрәк әйтелгән бу сүзләр юлаучыга ♦ башта әнисе тарафыннан иңдерелгән аваз булып яңгырады. Аннан, = башын күтәреп карагач, бу сүзләрне каршында басып торучы бер кар- * чык әйткәнен шәйләде. Өстенә кара жикет. башына ак яулык бәйләп о. аның өстеннән түгәрәк бүрек кигән, буена караганда озынрак күрен- ™ гән кәкре таяк тоткан бу карчык аптырап, үзенең чепи күзләрен мелт-мелт йомгаклап, юлаучыга кызыксынып карап тора иде. Зәңгәр- н су кан тамырлары бүртеп торган кулы белән таягын ул чак кына * алга табарак күчерде, икенче кулын аркасы белән бил турына куй- е ды да: — Улым, син берәр узгынчы — мосафирмы, әллә безнең авылга кайтасыңмы? — дип сорады. Юлаучы әлеге буразна-буразна җыерчык баскан, карасу-саргылт битле, түшенә сары гәрәбә муенса таккан карчыкны танып алды. Аның кара төкләр шыткан, бармак башы кадәр миңе дә булган бите юлаучыга сабый чактан ук таныш иде. — Миңлекамал түти, әллә мине танымыйсыңмы? Карчык, бу сүзләрне ишеткәч, бик таныйсы килеп, бөкре гәүдәсен турайта төшеп, озын буйлы юлаучының ят йөзенә астан өскә таба текәлеп карап торды. Ләкин күпме генә караса да каршында торган ир-атны таный алмады ул. Моны күреп, юлаучының йөзенә чыккан баягы елмаю сүрелде һәм тавышында туган якларына кайтып, әле авылга кермәс борын таныш-белешеңне очрату куанычы юкка чыкты. Ул коры гына: — Мин Нәгыйм бит, — диде. — Сезнең күрше. Кем икәнен әйткәч, аны аермачык танымаса да, карчыкның йөзе яктырып киткәндәй булды. — Ә-ә, Сәхибҗамал малае мени? И-и, гомерләр, — диде ул башын селкеп, — син дә олыгаеп беткәнсең икән. Нәгыйм бу сүзләрне өнәп җиткермәде. Ә карчыкның анда гаме юк иде кебек. Ул беравык күз алдындагы авылдашын бөтенләй онытып, үз уйларына бирелеп, ике кулы белән дә таякка таянып басып торды. — Сәхибҗамалны әйтәм, бик тилмереп үлгән, дип сөйләделәр. Ситдыйк, мәрхүм, и-и, белгәннәр булсам, үзем алып кайтып шушында җирләгән булыр нем дип, чит-ят җирләрдә гүр иясе булган сеңле- сен жәлләп сөйли торган иде. — Ничек, Ситдыйк абый үлдемени? — Әйе, ул да китте, — диде карчык түгәрәк кара бүрекле башы белән Нәгыйм артындагы зиратка ишарәләп. Нәгыйм ирексездән борылып зиратка, аның колач җитмәс юан кәүсәле тупылларына, өем-өем утырган сирень, гөлҗимеш, сәрби куакларына, такта һәм тимер рәшәткәләр белән әйләндереп, зур-зур ташлар куелган каберләренә карады. Ләкин ул анда аермачык бернәрсә дә күрә алмады. Алар шулай тыныч кына инде әйтер сүзләре беткән кешеләрдәй тагын беркавым чишмә буендагы юлда басып тордылар да, икесе берьюлы диярлек авылга таба борылдылар. Ә чишмә юлыннан кар- шыга, чая үсмер кызлар һәм җитез яшь киленнәр йөгерә-йөгерә су ташыган юлдан, кыска гына аксыл плащ һәм киңчә балаклы кара чалбар кигән, кызыл яулыклы бер кыз төшеп килә иде. Эңгермеңгер якынлашса да, кызның кара тутлы чибәр йөзе, чем кара кыйгач кашлары һәм күпереп торган алсу иреннәре генә түгел, аяк атлауларының җиңеллеге һәм сыгылмалы гәүдәсенең һәр хәрәкәте диярлек Нәгыймгә таныш кебек тоелды. Дөрес, ул үскән заманнарда хатын-кыз чалбар да, язлыкта кия торган чабата күтәрмәседәй биек табанлы туфли дә. менә бу кызныкыдай киң путалы, иңендә солдат погоны кебек калкып торган артык-портык нәрсәле аксыл плащ та кими иде. Ә шулай да бу кызның йөреше, ягымлы йөзе яшьтән үк таныш булган кемнедер хәтерләтә иде аңа. — Гөлнисаның олы кызы. — диде карчык, юлдашының туктап, чишмәгә төшеп киткән кыз артыннан бирелеп карап торуын күргәч. «Гөлнисаның олы кызы? Димәк, ул минем кыз була бит. Әйе, чат әнисе. Нәкъ Гөлнисаның яшь чагы. Ә нигә соң бу карчык аны, Гөлнисаның олы кызы ди. Нигә, синең кызың дими? Әллә белми микән? Нишләп белмәсен. Ул бит зиһенсез түгел, барысын да белеп сөйләшә. Ә нигә соң ул карчык, синең кызың, дип әйтмәде?» III Бу көнне Нәгыйм кайтып төшкән Ситдыйк абзыйлар өендә, хәзер инде кече малае Әкмәлетдин төп хуҗа булып калган йортта, төн уртасына кадәр ыгы-зыгы туктамады. Күптәннән җиз самаварны алыштырган олы чәйнек тә газ плитәсе белән өстәл арасында бертуктаусыз киләп сарып йөрде. Кунакны элегрәк авыл халкының табынына иң олы бәйрәмнәрдә, елына бер-ике генә куела торган, хәзер инде гадәти ашамлыкка әйләнеп баручы тәмле ризыклар белән сыйладылар. Ул да үз күчтәнәчләрен, бар булган бүләкләрен чемоданыннан чыгарды, өс-башын алыштырды. Тик биштәр капчыгындагы гармун гына, һаман иреккә чыгасы килеп, моңаеп бер почмакта ята бирде. Иртәгесен килен-балакай иртүк мунча ягып җибәрде, сугым пычагы. тастымал һәм комган белән җылы су күтәреп чыккан иренә ике әтәч тотып бирде. Нәгыйм боларны күрмәсә дә, авыл халкының борынгыдан килгән горефгадәтен беле», идән сайгакларының һәм кое сиртмәсенең бик иртә шыгырдый башлавыннан, өйалды, мунча ишекләренең, бакча капкасының сак кына шапылдавыннан сизеп ята иде. Юл йөреп арыса да, түшәк ястыкның гел мамыктан гына булуына карамастан, бүген ул начар йоклады. Кайберәүләр урын алыштыруны авыр кичерә. Яшьрәк чакта Нәгыйм дә шулай иде. Ләкин күп еллар читтә йөрү дәверендә бу гадәтен ташлады; күбрәк, йокы ястык сорамый, дип башын кая төртсә шунда (хәтта ерак Себер урманнарының үзе кискән кедр бүрәнәләре өстенә брезент бияләй генә салган килеш тә) йоклап китә торган иде. Ә менә бүгенге төнне ул начар үткәрде. Төрле төшләр күреп, саташып, әледән әле сискәнеп уянды, сәгатьләр буе уйланып ятты. Иртәнге чәйдән соң укытучы Әкмәлетдин мәктәпкә жыенды. Шаярып кына кунакка: Әйдә, Нәгыйм абый, алып чыгам үзеңне. Бер дөнья күреп кайтырсың,— диде. Нәгыйм бу тәкъдимгә бик теләп риза булды. Дөрес, туган авылында аның шушы йорттан башка барыр җире юктыр, дип уйлау хата бу- ф лыр иде, әлбәттә. Монда бик үк якын булмаса да, чыбык очы тигән туган-тумача шактый иде. Ләкин күпме еллар бер хәбәрсез диярлек = читтә яшәп, менә хәзер кайтып төшкән Нәгыймнең таң тишегеннән - кешегә барып керәсе килми иде. Әкмәлетдин белән булса бер хәл, ә * үзе генә... юк. Әллә ничек күңеле тартмый иде аның. w Бүген беренче сентябрь. Укучылар белән урам тулган. Аркалары- * на каеш белән ранец аскан бәләкәйләр мәктәп формасыннан, кулла- £ рында чәчәк бәйләмнәре, йөзләре җитди, тантаналы, кайберәүләрен әти-әнисе җитәкләгән, кызыл галстуклы зурраклар төркем-төркем ♦ булып үзләре генә баралар, кызыпкызып, бер-берен бүлдереп сөйләЕ шәләр, бәхәсләшәләр, сигезенче-унынчы класс кызлары бертөрле < киемнән булса да, җитү чәчле, озын буйлы үсмерләр төрлесе төрле “■ киемдә, аяк атлауларында ук мөстәкыйльлек сизелә. Нәгыймгә 2 боларны күзәтеп бару кызык та, сәер дә иде. Аның авыл, мәктәп л турындагы уйлары да ун-унбиш елга бер ноктада калган икән. Без * үскән заман белән чагыштырганда бу яшьләрнең уй-фикерләре дә * башкачарактыр, дип уйлап алды ул. ө Ашыга-ашыга мәктәпкә агылучы балаларның һәрберсе аларны х узып киткәндә: — Исәнмесез,— ди. Нәгыйм бу сәламләүнең укытучы Әкмәлетдингә адресланганын белә, шулай да күпмедер өлеше аңа да тигәнен сизә. Чөнки авылда элек-электән кече балалар олыларны хөрмәтләп, исәнлек-саулык сорашып китәргә өйрәнгәннәр, бу хәтта яшь кешегә карата да үз көчендә кала торган гадәт. Менә алда пошмыйча гына атлаучы өч егет күренде. Бүген беренче сентябрь һәм кулларында портфель булмаса, болар укучылардыр, дигән уй башка килмәс иде. Чөнки алар өчесе дә үзен уртадан калкурак дип йөргән Нәгыймнән дә озынрак гәүдәле, киң җилкәле, инде тәмам егет булып җиткән үсмерләр иде. — Егетләр, соңга каласыз. Өчесе дә укытучы тавышына ялт итеп борылдылар, һәм берьюлы диярлек, ашыгып: — Исәнмесез,— диделәр. Әкмәлетдин сәламнәрен алды, ә Нәгыйм бер сүз әйтә алмады. Егетләрнең берсе аңа кичә чишмә буенда күргән кыз кебек, тагын кемнедер хәтерләтә иде. Юк, монысы кемнедер башка бүтәнне түгел, ә аның яшь чагын хәтерләтә иде. Егетнең йөзе бер мәлгә генә күренеп китсә дә аның киң текә маңгае, бераз чыгыбрак торган яңак сөякләре, кәкрерәк борыны һәм юка иреннәре нәкъ Нәгыймнең яшь чагында төшг кән сурәте кебек иде. — Таныдыңмы?—дип сорады Әкмәлетдин бераз баргач.— Фәһимә җиңги малае. Нәгыйм чак кына сүгенеп ташламады. Ярый, кичәге томана карчык, Гөлнисаның олы кызы, дигән икән инде, әйтсен, шуңа күрә дә ул карчык кеше. Ә Әкмәлетдин? Соң бит үа кеше — ир ат. Ул булып ул да, авызын ерып, Фәһимә җиңги малае, ди бит. Әкмәлетдин кунакның бу тойгысын, гасабилы уйларын белми иде, әлбәттә. Әйткән сүзенә Нәгыйм абыйсының җен ачулары чыгып барадыр дин исенә дә китерми иде. Шуңа күрә ул аны-моны уйлап тормыйча: — Әнә, күрше авылдан йөреп укучылар килә, Сара җиңгинең кызын да күрерсең. Нәгыйм бара торган җиреннән шып туктады һәм Әкмәлетдингә шундый итеп карады, бары хәзер генә туганнан туган энесе аның халәтен аңлады булса кирәк. — Ярар, мин мәктәпкә барып йөрмим инде,— диде Нәгыйм һәм Әкмәлетдиннең сүз әйтүен дә көтмичә, уңга борылып, китеп барды. ...Нәгыйм шактый вакыт авылны карап йөрде. Ул үзенең туган авылында икәнен дә белә, һәр йортның кемнеке икәнен дә чамалый, мәктәп, клуб, кибетләрне дә таный кебек, ләкин шул ук вакытта ул аларны танымый да. Менә каршында, авылның нәкъ урта бер җирендә, Нәгыйм белә-белгәннән шушы урында торган клуб. Ләкин бу инде хәзер клуб түгел, ә культура йорты, ике катлы, таштан салынган, эче-тышы чын ясау итеп бизәлгән. Янәшәсендә ике катлы таш магазин, асты — азык-төлек өчен, өстә — кием-салым. Алардан бер читтә, Нәгыйм барып җитмәгән мәктәп. Анысы да ике катлы, ак кирпечтән. Ихатасында озын тимер торбалы котельнясына кадәр бар. Ә эчендә ниләр генә юктыр... Бу инде ул туган авыл түгел. Йортлары да элеккечә түгел — калай да шифер түбәле, нарат бүрәнәдән, алты почмаклы. Элек андый йортлар авылда берничә генә — барысы да байлардан калган йортлар гына иде. Ә хәзер авылда бөтенесе шундый йортлар, ихата, абзар-кура да төзек, өй аралаш ак мунча. Күңеленең кай төшендәдер, бер генә секундка, әллә шушында төпләнергәме*, дигән уй йөгереп үтте. Әйе, йөгереп үтте, ләкин тукталмады. Чөнки бу мөмкин түгел иде. Кайчандер аны якын иткән, аның белән язмышларын бәйләгән кешеләр хәзер бүтәннәр белән башкача тормыш итә, ата-баба нигезе күптән башка берәүгә күчкән, анда бер генә каралты - кура да элекке хәлендә калмаган һәм Нәгыйм танырлык түгел иде. Ул гына да түгел, аның үзен танып белүчеләр дә сирәгәя бара... Нәгыйм әйләнеп кайтканда төш җиткән, килен-балакайның мунчасы да, ашы да өлгергән иде инде. Мәктәптә эшләрен тәмам иткән Әкмәлетдин: — Абый, сиңа ничек җайлырак булыр? Башта мунча кереп, аннан ашарсыңмы, әллә киресенчәме?—дип сорады. Билгеле, башка вакытта ул да, кунак та башта мунча кереп, аннан ашап-эчүне кулайрак күрерләр иде. Ләкин бу юлы кунак тартыныбрак кына булса да: — Мунчага ашагач кына барырмын,— диде. Ул кайтышлый кибеткә сугылган иде, кесәсеннән бер ярты алып өстәлгә куйды. — Ачуланмасаң бераз төшерик әле. Ашап-эчкәндә кунак үзен тынычсыз, сәер тотты. Бер-бер "ртлы өч рюмка җибәргәч, тиз генә ярты тәлинкә аш ашады да, почмактагы биштәр капчыгыннан биш планкалы, буяулары уңган, шактый таушалган тальян гармунын тартып чыгарды. Ашыкмыйча, үзенә күрә бер ләззәт белән аны тез өстенә куеп, каешын җайлап кына иңенә салды, янә бер төзәтеп куйды. Менә өйне моңлы, сагышлы, ләкин ниндидер эчке бер дәрте булган борынгы көй авазы тутырды. Бу йортның болай оста уйнаган гармунчыны да, бөтенләй онытылып төрле авазлар чыгарган гармунны да һәм аларга хәйран калып утырган йорт хуҗаларын да беренче мәртәбә күрүе иде. Гармун белән уйнаучы әйтерсең лә икесе ике әйбер түгел, ә бер җан, бер тән кебек иде. Бер карауга бу моң гармун телләреннән әллә кайларга агыла сыман, ө икенче баксаң моң уйнаучының сагышлы йөрәгеннән агыла шикелле. Мондый тәңгәллек озак еллар тату яшәгән, төс-битләре белән дә бер-беренә охшый башлаган ир белән хатын арасында була да, тормышның бөтен ачысын-төчесен бергә татыган аерылмас якын дусларда гына була торгандыр. Тыныч күңел белән тыңларга да, гамьсез күз белән карарга да мөмкин түгел иде моны. Ә Нәгыйм күзләрен кысып, башын яшь чагындагыча кыңгыр салып, гармун тарткан көйгә акрын гына җырлап та җибәргәч, Әкмәлетдиннең күзләренә яшь килеп, күз аллары томаланды. Чөнки бу җырны бары Нәгыйм генә менә шулай үзәккә үтәрлек итеп җырлый ала иде. Ялгыз каен күлләрдә. Ялгыз каеннардин ялгыз Мин бүгенге көннәрдә. Нәгыйм җырдан да, уйнаудан да туктады һәм тез башындагы гармунына ишарәләп: — Әкмәл, истәлек итеп сакласын, моны, минем... Фәһимә малаена бир,— диде. Аннан гармунны сак кына идәнгә куйды, тагын бер рюмка салды да, рөхсәт сорагандай әйтә куйды: — Мунча кереп кайтыйм булмаса. ...Кулына кечерәк юл чемоданы, өстенә затлы соргылт плащ һәм өр-яңа туфли кигән Нәгыйм чишмә буеннан үткәндә Гөлнисаны беренче мәртәбә кочаклап үбүен уйлап алды. Кичке уен була торган җиргә якынлашкач, Фәһимәне яучылап йөрүен, чикләвек куакларына җиткәч, Сараны үзенә чыгарга бик авырлык белән күндерүен исенә төшерде. Ул куак башларына бер генә мәртәбә күз салды да, бүтән карамас булды, чөнки анда барыбер чикләвек кишәнкесен таба алмаячагын, ул агачларның җимешләрен күптән башкалар җыеп бетергәнлеген белә иде инде. Урман эченә кергәч, аның колагына тагын кәккүк тавышы чалынгандай булды. Ә чынында исә бернинди кәккүк тә кычкырмый, бары тик аңа гына шулай ишетелә иде.