Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИХЛАС КҮҢЕЛДӘН

Хәсән Хәйригә 70 яшь үренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Фәхретдин улы Хәйригә (Хәйруллинга) 70 яшь тулды. Журналистика һәм әдәбият сараеның ишеген шакып, бусагасын атлап керүенә ярты гасыр. Истәлекле мондый бер кемне, зур вакыйгаларга бай гомер юлына күз ташлап, башкарылган эшләрне барлап алу да геиаһ' булмас. Хәсән Хәйринең халык алдында, коммунист буларак партия алдында йоэ кызартмыйча исәп-хисап тотарлык яшәү үрләре, башкарган эшләре, иҗат җимешләре бар. Мөстәкыйль тормышка, бик яшьли аяк басканнан башлап хәзерге көнгә кадәр халыкка, аның шиңмәс рухи бакчасы — әдәбиятны үстерү һәм чәчәк аттыруга намус белән, ихлас күңелдән хезмәт ителгән. Ил язмышы — ир язмышы, дигән канатлы гыйбарә Хәсән Хәйринең тормыш баскычларын, иҗат үрләрен бик төгәл чагылдыра кебек. Ул 1910 елның 5 февралендә Казагыстанда батрак гаиләсендә туа. Бик иртә ятим калып, Җаек шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнә. Тормышның алгы сызыгында булырга омтылуның беренче аңлы адымы: Хәсән Хәйрулин 1924 елда Ленин чакыруыма кушылып комсомол сафына керә. Бу вакытта аңа 14 яшь була. 1927—1930 елларда ул Омскида рабфакта укый. Аның беренче әдәби тәҗрибәләре шунда башлана. Әдәбиятка һәм журналистикага хиреслеген исәпкә альт, аны партиянең Кенбатыш Себер крайкомы органы булган «Азат Себер» газетасына җаваплы секретарь итеп билгелиләр. X. Хәйринең шуннан соңгы язмышы журналистика һәм едвбият белән өзелмәслек булып бергә үрелә. Кузнецк металлургия комбинаты төзелә башлауга ул комсомол путевкасы белән шунда юнәлә. М. Горький инициативасы белән Кузнецкстройның елъязмасын алып бару. художество әсәрләре, очерклар иҗат итү өчен махсус редакция коллегиясе төзелә. Аның составына Илья Эренбург. Александр Бек кебек язучылар, танылган журналистлар кертелә. X. Хәйри «Кузнецкстрой тарихы., дигән редакциянең оештыручы секретаре була. Әлеге редколлегия һәм редакция әзерләгән җыентык 1932 елда Новосибир- скида басылып чыга. «Новокузнецк кешеләре» дип атала ул. Хәсән Хәйринең 1934 елда берьюлы ике җыентыгы дөнья күрә. Берсе — «Зур Кузбасс» дигән очерклар һәм шигырьләр җыентыгы— Новосибирскида. «Тавышлы ялкын» исемле хикәяләр һәм очерклар җыелмасы— Казанда. Беренче бишьеллыклар рухы, шул елларның фидакарь кешеләре турында алар. X. Хәйри бу елларда 20 гә якын хикәя. 30 дан артык очерк язып бастыра, Димәк, ул әдәбиятка тормыштан килә Моның булачак әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче өчен зур әһәмияткә ия икәнлеге көн кебек ачык. 1934 елда Хәсән Хәйри Казанга килә. 1934—1939 елларда педагогия институтында укый. Студент елларында да әдәби иҗат эшен дәвам иттерә: хикәяләр яза, алар «Азат хатын». «Совет әдәбияты» журналларында. «Кызыл Татарстан» газетасында басыла. Институтны тәмамлагач. «Совет мәктәбе» журналында җаваплы секретарь, Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясенең сектор мөдире булып эшли 1939 елда татар телен һәм әдәбиятын фәнни нигезләрдә өйрәнү максаты белән Казанда фәннитикшеренү институты төзелә. X. Хәйрине әлеге институтның әдәбият секторына мөдир итеп билгелиләр. 1943—1947 елларда партиянең өлкә комитетында зшли, 1947—1950 елларда Хәсән Хәйри — «Совет мәктәбе» журналы редакторы. Дөньяга карашын һаман да киңәйтү, белемен арттыру теләге аны КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясенә китерә. Ул анда, теоретик белемен күтәрү белән беррәттән. «Сугыштан соңгы татар әдәбиятында социалистик реализмны үстерү өчен көрәш» дигән актуаль темага кандидатлык диссертациясе яза Аны уңышлы яклап Казанга кайткач, X. Хәйрине СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының тел. әдәбият һәм тарих институтының директоры итеп куялар. Лаеклы ялга чыкканчы, ул әлеге институтның әдәбият секторы мөдире булып хезмәт итә. Анкета мәгълүматларыннан гына торган кыска белешмә үк Хәсән Хәйринең идеология тормышының гел үзәгендә кайнап яшоаен һәм эшләвен раслап тора. Ул — төрле дәреслекләр, хрестоматияләр, «Татар совет әдәбияты тарихы»ның авторы һәм редакторларыннан берсе буларак, аларны әзерләү һәм доиьяга чыгаруда зур хезмәт куйган кеше. Әдәбиятыбызның тарихын һәм бүгенге хәлен чагылдырган байтак хезмәтләргә оештыручы, киңәшче, редактор буларак өлеше кергән аның. Хәсән Хәйринең иҗаты заман агышы, уз чоры әдәбияты, аның ихтыяҗлары белән бәйле. Заманчалык хисе — аның иҗатына аеруча хас сыйфат. Чор әдәбияты аз гына да «суынып», «утырып» өлгермәгән, дулкыннары үз ярларына кайтып төшмәгән, ә X. Хәйри шул дулкыннар үзәгендә. Моңа ышану өчен аның бер-бер артлы чыгып торган китапларына күз салу да җитәр. Әйтик, 1953 елда дөнья күргән «Әдәбият һәм тормыш» исемле китабында да шул ук хәл. 1970 елда «Эзләнүләр һәм казанышлар» исеме белән басылган китабында да сүз 60 нчы еллар әдәбияты турында. Әлбәттә, Хәсән Хәйринең әдәби мираска багышланган хезмәтләре дә байтак. Мәсәлән, аның Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Фәйзи, Г. Камал, Ш. Камал, һ. Такташ, Г. Кутуй, руслардан В. Белинский, А. Пушкин, М. Салтыков-Щедрин, А. Островский, А. Чехов, М. Горький, В. Маяковский турында мәкаләләре бар. Ләкин тәнкыйтьче әдәби мираска да бүгенге көн ихтыяҗларыннан карый, ягъни тарихтан бүгенге элекке әдәби традицияләрнең бүгенге көндә ек дәвам иттерелүен тикшерә. Галимнең бөтен иҗаты татар әдәбиятында социалистик реализм методының үсүен төрле җәһәттән тикшерүгә багышланган. Бу иҗат әлеге методның партиялелек, халыкчанлык, гуманлылык, интернационализм, тормыш белән элемтә кебек асыл принципларының сафлыгы өчен көрәш хисе, аларны үстерергә омтылу рухы белән сугарылган. Социалистик реализм теориясенең күп санлы катлаулы проблемалары X. Хәйри әсәрләрендә төрле яклары, төрле җирлектә, гомуми характердагы мәкаләләрдә дә, әдәбият үсешенең аерым чорлары җирлегендә дә, теге яки бу әдипнең иҗаты мисалында да. аерым әсәр нигезендә дә анализлана. Автор проблемаларны фәнни адымнар белән дә публицистик алымнар белән дә хәл итәргә омтыла. X. Хәйри иҗаты турында сүз барганда, аның колачлылыгына игътибар итми мөмкин түгел. Бу, беренчедән, авторның әдәбият гыйлеменең өч өлкәсендә дә, ягъни әдәбият теориясе, тарихы буенча һәм тәнкыйтьтә актив эшләвендә, икенчедән, тикшеренү объектының төрледан-төрле булуында, ягъни әдәбият үсешенең төрле чорларын (үткәнен һәм хәзергесен), барлык жанр төрләрен (проза, поэзия, драматургия), бик күп авторлар иҗатын колачлауда да күренә. Шулай да X. Хәйринең аеруча яраткан өлкәсе бар. Ул үзен аеруча проза, аның да роман жанрында иркен хис итә. Моның шулай ук үз сере бар. Мәгълүм ки, әдәбиятның җитлеккәнлеген, барыннан да элек, халык тормышын киң планда тасвирлаган роман һәм повестьлар билгели. Автор өчен бу әдәби мәсьәлә генә түгел, ул әдәбиятыбызның үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче бер фактор. Бу проблематика аның «Иҗат чишмәләре» һәм узган ел гына дөнья күргән «Язучы һәм халык тормышы» исемле китапларында аеруча зур урын тота. Әлеге хезмәтләрендә романның асылы, үзенчәлекләре, үсеш тенденцияләре узгандагы һәм хәзерге әдәби факторлар җирлегендә ачыла. Дөнья күргән 7 китап, 100 дән артык мәкалә, төрле басмаларда, шул исәптән «Кыс- кача әдәби энциклопедиямдә урын алган хезмәтләр X. Хәйринең иҗат активлыгы турында ачык сөйли. Алар татар әдәбият гыйлемен һәм тәнкыйтен үстерүгә җитди өлеш булдылар. Партия һәм хөкүмәтебез 1941 елдан КПСС члены, 1933 елдан СССР Язучылар Союзы члены Хәсән Фәхретдин улы Хәйринең хезмәтләрен югары бәяләде. Ул — «Почет билгесе» ордены кавалеры, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе. 

РЕДАКЦИЯДӘН

Әле һаман иҗат дәрте белән ялкынланып яши әдип. Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм «Казан утлары» журналы редакциясе хөрмәтле галим һәм тәнкыйтьчене олы юбилее җәһәтеннән ихлас күңелдән котлый, аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары тели һәм журнал укучылар да шушы тәбриккә кушылырлар, дип