Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГАЗИЗ НӘБИУЛЛИНГА 60 ЯШЬ

Унбишенче февральдә каләмдәшебез. СССР Язучылар союзы әгъзасы. Бөек Ватан сугышы ветераны шагыйрь Газиз Нә- биуллинга 60 яшь тулды. Саба районының Керәнне авылында туып үскән әдип Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң күп еллар буе журналистика эшендә эшли — Саба район газетасында хезмәткәр, соңрак редактор була. Хәзерге көндә ул—бу газетаның җаваплы секретаре. шулай ук газета каршындагы әдәби түгәрәк җитәкчесе. Газиз Нэбиуллин укучыга күбесенчә балалар өчен шигырь китаплары, пьесалар һәм юмор әсәрләре буенча таныш. Әдипне юбилее белән котлап, бу санда без аның берничә яңа лирик шигырен тәкъдим итәбез. Газиз Нэбиуллин Көтәләр кебек Төнгә каршы төштем поезддан мин, Кем дә мине көтеп тормаган. Юлым уза минем балачактан Якын дустым булган урманнан. Мүк күмгәндер инде дигән идем, Мин йөрмәгәч, таныш сукмакны. Ә ул һаман мине көтеп торган, Күңел күзе аны тиз тапты. Кошлар җырын тыңлый-тыңлый барам, Кайткан төсле нәни чакларым. Иптәшләрем белән монда бит мин Җәй буена атлар сакладым. Их, урманның дымлы төннәре лә, Туктап шунда ятып аунарга. Дус малайлар һаман көтә кебек Ерак кына түгел аланда. Күңелләрдә урын бетми икән Үткәннәрдә калган моңнарга. Иптәшләрем күптән йоклый инде Ерак аланнарда, кырларда. Уҗымнарым нишли? Туң аз булды быел көздән, Әнә шуңа Минем йөрәк туңа. Уҗымнарым нишли, Уҗымнарым? Барлап чыгар идем Үзем барын! Уҗымнарым туңмый микән, Уҗымнарым нишли? Шуны уйлап Йөрәк өши. Буразналар сыза кырга Корыч юргам. Ябып йөрим уҗымнарга Мамык юрган. Төзисе бар минем Сугыш минем тәнне җиңеләйтте, Җәзалапмы, әллә аяпмы? Дунай аръягында калдырдым мин Авыр атлап йөргән аякны. Аяклылар йоклый курганнарда — Каршыламас таныш бусага. Мин бит әле атлап уздым аны Сыңар аяк белән булса да. Сыңар аяк белән атлыйм җирдән, Бурычлар күп минем өстемдә. Атлыйсы бар минем, төзисе бар Кайтмый калган дуслар өчен дә.