Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЕ СИН КӨЙЛЕ ДӨНЬЯНЫҢ

Сәйдәшевның безгә калдырган иҗади мирасы—сүнмәс учак, йөрәкләрдә гомер буе дөрләп янучы моң учагы! Аның җылысы дә. яктысы да. үэе исән чактагы кебек, көчле һәм тылсымлы Еллар үтү белән ул моң учагының сихри яме һәм шигъри аһәңе арта гына бара Бөек шәхесләрнең кайсын гына алып карама, алар, гади җир улы булудан туктап, телдәнтелгә, йөрәктән-йерәккә. буыннан-буынга күчеп мәңге яшь. мәңге якты йолдызга әверелә Тукаебыз егерме җиденче язында дөнья куйган. Шулай да ул бүген. йөз яшенә якынаеп килүенә карамастан безнең алга һаман да илһамы сүнмәс дәртле егет булып кчлеп баса, күңел күгебездә рушан йолдыз булып яктыра. Та« таш, Җәлил. Кутуйлар да шулай. Дөрес, мин аларны күреп белмим. Ә менә Салих Сәйдәшевны күреп беләм. Ул чакта мин сугыштан кайткан яшь офицер идем Менә ул, үзенең тылсымлы таягын һавада уйнатып, оркестрга җитәкчелек итә Сихерле моңнар йөрәкләрне җилкетә Тамашачы, үзенең концертта утыруын онытыл. уйлары белән яшьлегенә кайта, гүзәллек мохитенә чума Сәйдәшев. үзенең музыкаль үренә баскан килеш, сандугачлар көнләшерлек моңнарын халыкка бүләк итә Бөек композитор минем хәтеремә әнә шулай сеңеп калган Торып-торыл куанам: мин бит Сәйдәш кадәр Сәйдәшнең үэе белен сөйләшеп йөрдем. Син яшь, син яшел дип. читкә зтмәде Киресенчә янын күрде, киңәшләрен әйтте, үэе сорап шигырьләремне тыңлады «Чебиләр» белән «Буй бәласе-и кат кат укыта иде ул. Аннары, шигырьләр күңелле булгангамы, әллә мин балаларча кыйләнС сангамы, рәхәтләнеп, күзләреннән яшь чыкканчы көлә иде. Гаҗәеп йомшак табигать* ле, сабый күңелле кеше иде ул. Көтмәгәндә Салих абый мине үзе белән бергәләп эшләргә, иҗат итәргә дәште Минем өчен моннан да зур дәрәҗә, моннан да олы бәхет юк иде ул көннәрдә. Салих абый белән бергә иҗат газаплары кичерү ничектер җиңел дә, күңелле дә. рәхәт тә, шул ук вакытта авыр да. җаваплы да. Җиңел, чөнки шигырьдә кытыршылыклар очраса, ул сиңа каты бәрелмәс, фикерен җайлап кына аңлатыр иде Күңелле, чөнки эш барышында боегырга, кәефең кырылырга урын калдырмый ул шаян сүзләр әйтеп, мәзәкләр сөйләп, рухыңны күтәрә. Рәхәт, чөнки аның музыкасыннан һич тә армыйсың, вакытның узганы тоелмый да кала. Авыр, чөнки ул синең алга зур таләпләр куя, төссез, көчсез юлларыңны кабул итми. Җаваплы, чөнки Сәйдәш кадәр Сәйдәш, ягъни тере классик музыкасына тәңгәл килерлек әсәр тудырып кара. Салих Сәйдәшев, табигатьнең үзе кебек, даһи да һәм гади да иде. Даһилыгы аның музыкасында чагылса, гадилеге тормышта, кешеләр белән мөгамәләсендә күренә Теге, я бу мәсьәлә турында үзара җитди сөйләшү барганда, буяуларны куертмый ул, араларны кискенләштерми. Киресенчә, бер җаен табып, күңелнең киеренке кылларын бушатып җибәрә торган иде. Бер хәл исә истә калган. Без, яшь язучылар, эштән соң ч^адиокомитетта әдәби редактор булып эшләүче драматург Гамир Насрый бүлмәсенә җыела идек. Яңа шигырьләр укыйбыз, пьесалар тикшерәбез, экспромнар язабыз, матбугатта басылып чыккан әдәби әсәрләр турында фикер алышабыз. Кыскасы безнең иҗади мәҗлес гөрләп тора. Бик еш кына Салих абый да безнең янда була иде Бер вакытны безнең арада мәхәббәт темасына бәхәс купты. Берәребез сүз алса, бар белгәнен бушата, кызып китеп, бүтәннәргә сөйләргә ирек бирми Икенче автор да нәкъ шулай кылана. Бәхәс, болай барса, бик озакка сузылган булыр иде. Көтмәгәндә әңгәмәгә Салих абый кушылды Без бераз аптырап калдык. Олы кеше мәхәббәт турында нәрсә әйтер икән дип уйладык. «Кызмагыз әле, бәгырьләрем,— дип башлап җибәрде ул сүзен,— кайберләрегез әле өйләнмәгән, хатын дигән хикмәтнең ни икәнен дә белми. Ә белү зыян итмәс аларга. Бүтәннәрегезнең хатыннары, бала-чагалары бар. Алар хәзер дүрт күзләп сезне көтел утыралар. Ә беләсезме хатын-кызның ничә төрле кайгысы бар икәнен’ Алты төрле була икән ул —Бүлмә тып-ть булды, күзләребез Салих абыйда.— Беренче кайгысы: тапкан баласы бик елак булу. Икенчесе: сөйгән иренең аракы яратуы. Яга торган утыны чи булса да кайгыра икән ул (Бу чорда Казанда бик күпләр мич ягалар иде). Каенанасы усал я рәхимсез булса да зур кайгы икән аларга. Ә бишенче кайгысы: өзелеп көткән кадерле кунагы вакытында килмәү»,— диде дә шып туктады композитор. «Алтынчы кайгысын әйтмәдегез ич»,— дип. Гамир урыныннан ук сикереп торды. «Алтынчысымы’— дип бераз дәшмичә генә өйләнгәннәргә күз төшереп алды да —Алтынчы кайгысы: яраткан иренең эшеннән үз вакытында кайтмавы»,— дип сүзен очлады Без барыбыз да тынып калдык. Дилбегәдәй озын бәхәсебез капылт сүнде һәм без мыштым гына өйләргә таралыштык. Салих абыйның йөзе чытылган, кашлары җыерылган, я булмаса кемнәндер, нәрсәдәндер зарланган чагын белмим. Ваклыклардан, гайбәтләрдән һәрвакыт өстен иде ул Кайчан гына юлыкма үзенә, чиста киенгән булыр, бик әдәпле генә исәнләшер, саф татарча дәшеп, матур тел белән тыйнак кына сөйләшер иде. Кеше хәтерен калдырган яисә кешене рәнҗеткән чакларын күрмәдем. Зыялыларча спайлык, пөхтәлек, инсафлык югары культура хас иде аңарга Салих абый мине күргәндә сүзен: «Я, бәгырь, әдәбияттан кайсы шагыйрьләрне үттегез' Шуларның берәрсен сөйләп күрсәтмисеңме?» — дип, башлар иде Бигрәк тә ул Тукай белән Дәрдмәндне ярата. «Ничек алар шулай, кыска һәм аз язып, тирән мәгънә әйтә белгәннәр, бик күпне аңлата алганнар? Тыңлаган саен тыңлыйсы килә үзләрен»,— дип соклана Шулай ук мин Салих абыйның яшь язучыларның китапларын укып сөенгәнен дә, кайберләренең язмышлары өчен көенгәнен дә хәтерлим «Әнвәр Давыдов — киң колачлы шагыйрь,— ди иде ул. — Җыр язу серләрен дә өйрәнсә, әйбәт текстлар яза алыр иде, ә Шәрәф Мөдәррисне моңлы һәм озын җырлар авторы итеп күрәсем килә. Менә Зыя Мансурда, үзе шыпырт кына йөрсә дә. эчке аһәң, лирик хисләр көчле. Аның иҗатында вакыт-вакыт Сәгыйть Рәмиев алымнары чагылып китә» Үзара сөйләшкәндә яшь шагыйрьләргә җыр текстлары язу белән генә чикләнмичә. эрерәк, катлаулырак музыкаль формаларны да үзләштерергә киңәш итә иде ул. Композитор Җәүдәт Фәйзи белән «Тапшырылмаган хатлар» операсын (Г. Кутуй повесте буенча) иҗат итеп йөрүебезне әйткәч. Салих абыйның йөзе яктырып китте. Ул мине туганнарча кочаклап алды да озак итеп кулымны кысты. Моңсу-ямансу мизгелләремдә Сәйдәш кулларының җылысы әле дә күңелемә канат куя кебек... Салих Сәйдәшевка илле яшь тулу уңае белән зур музыкаль кичә әзерләнә иде Бу турыда мин университетта бергә укыган группадашларыма әйттем. «Безне дә алып кер концертка, Мәхмүт. Син бит солдатта булган кеше, бер җаен тап Без унике бөртек кенә ич. Безнең дә композитор юблиеен күрәсебез килә»,— дип. алар миңа үз теләкләрен белдерделәр Нишләргә соң? Композиторга багышлап шигырь яздым да юбилей комиссиясе председателенә чаптым. Минем бәхетемә, председатель иптәш, шигыремне хуш күреп, ике чакыру билеты тоттырды Авыз колакка җитте! һи, ике билетка унике түгел, ике йөз кешене дә кертә ул студент! Шулай итеп без бөтен группабыз белән Салих Сәйдәшев кичәсенә килдек. Концерт дәвам итә Җырчылар, музыкантлар күтәренке рух белән Сәйдәш әсәрләрен башкаралар Тылсымлы таяк композитор кулында Ничек һәм кая кирәк, шунда бора ул үзенең симфоник «сандугачын» Кичәне Казан театр училищесын яңа гына тәмамлаган яшь артист Айрат Арсланов алып бара Беренче бүлекнең соңгы кешесе итеп мине чыгардылар Мондый зур кичәдә беренче тапкыр чыгуым булгангамы, шактый дулкынландым. Шулай да, тиз генә үземне кулга алып, мөхтәрәм юбилярга багышланган шигыремне укыл киттем. Солдат булып зур походлар үттек, Европаның уздык яртысын. Алга илттек кайнар йөрәкләрдә «Наемщиклны — туган як тесен Мәскәү аша йотылып тыңлый идек Окопларда синең моңнарны. Маршың белән кердек Берлиннарга. Җиңеп үттек авыр юлларны... Татарларның Чайковские син, Тукае син кейле дөньяның. Рәхмәт сиңа рухландырган өчен Моң сөюче хезмәт улларын. Күңелләрне назлап яшисең син. Арабызда бергә сайрашып. Халык мәхәббәте лауреаты — Сөеклебез Салих Сәйдәшев!