Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУФАН-КҮПЕР

 Туфан—күпер. Поэзиянең өлкән буыны белән хәзерге яшь буынын тоташтырган зур күпер. Минем инде поэзиягә кергәнгә кырык елдан артык. Ул чакта ук минем өчен Туфан өлкән шагыйрь иде. Минем өчен генәме? Тзләре танылып җиткән Әхмәт Фәйзиләр, Муса Җәлилләр, Фатих Кәримнәр дә аңа «Туфан» диләр иде. Шушылай «Туфан» дил эндәшүдә яшь олылыгы гына булды микән’ Юктыр, яшь кенә түгелдер. Барыннан да бигрәк поэзиянең олылыгы ишетелә «Туфанпда Поэзиянең урынын, дәрәҗәсен билгеләүче исем Поэзиягә зурлык биреп торган исем Төрле чорлар төрле еллар булды, бу исем беркайчан да телдән төшмәде. Шагыйрьләрдән, үз чордашларыннан ул бер үзе Аны чордашлары Такташлар, Кави Нәҗмиләр, Гадел Кутуйлар, Фәтхи Бурнашлар белән бергә күз алдына китерсәң. Туфан фигурасы тагы да зурая төшә. Әгәр аның иҗат юлында Шәехзадә Бабичлар юлдаш булганын искә алсаң һәм укытучылары Галимҗан Ибраһимовлар икәнен дә онытмасаң. Туфан чыннан да күпер дигән фикергә киләсең Туфан буыннарны бәйли Мин аның озын авыр чорлар кичеп, бүген безнең арада булуына әйтел бетергесез шат. Яшәвенә туктаусыз иҗат итүенә шат. Туфан миңа иҗаты белән, үзенең рухы белән иң якын шагыйрьләрнең берсе Мин моңа тагын үзенең кешелек сыйфатлары белән дип тә өстәр идем. Шәхес буларак татар совет поэзиясендә Туфанга охшаган бер генә шагыйрь дә юк. Аңа охшарга мөмкин түгел Башкалардан аерып куйган төп сыйфаты — фанатиклыктыр, поэзиягә җаны-тәне белән бирелгәнлек. Башкалар өчен дә бу чит сыйфат түгел. Туфан фанатизмы ул бүтән. Туфан актив. Яшь чагында ул бөтен Урта Азияне җәяү йөреп чыккан, милли әдәбият вәкилләре белән аралашып үскән интернационалист шагыйрь. Шушы яшькә кадәр аның иҗат мәсьәләләренә кагылышлы бер генә җыелыштан, бер генә идарә утырышыннан да калганы юк Иҗатта көрәшче, иҗатта һәрвакыт үз фикерен әйтеп килә Шулай да тормышында ниндидер дәрвишлек тә бар аның. Иҗат дәрвишлеге Т Донья белой икәүдән-икәү гена кала ала. Галам белән, материя белән сөйләшә, поэзиядә Гомәр Хәйямиар тирәнлегенә китеп сәяхәтләр ясый Ашавын-эчүен оныта, барлык дөньяви нәрсәләрдән ваз кичә. Мин аның шушы гомер эчендә кайчан да булса акчам юк дип сөйләгәнен хәтерләмим, белмим. Бу аңа ят. рухы кабул итми, тормышында шуны аңлаган нинди изге җаннар очрагандыр ул һаман үзенә турылыклы Хәсән Туфан. Сибәат Хәким һәм Туфан Миңну i.tun Биографиясенең бер өлешен үзем дә беләм Мин белмәгән өлеше дә шактый. Үзе язарга яратмый, чыкканнары — кемнәрдер сөйләтеп язып алган биографияләр Язучыларны күбрәк иҗатлары буенча өйрәнәләр, язылмаган ярты иҗаты үзендә кала. Катлаулы биография — катлаулы иҗат Мин дә сөйләттем — көненә бер сәгать, ике сәгать, ял иткән араларда, кайчакта ачылып китә, туган якларына кайта, әнисенең йолдызлар турында сөйләгән сүзләрендә шигырь яңгырый башлый, шигырь җепләренең очын күрә башлыйсың. Шигырьгә Тукайлар. «Туган тел» килеп керә, тора-бара шигырьдән Урал мартеннары калка. «Башлана башлады», революция Туфан булган, яшәп, көрәшеп узган урыннарны санау да яабып алдым. Табулар, югалтулар аша үсте поэзия. Хәзер дә, яңа шигырьләр туса, мин аңа укыйм. Кайчакта мин аңа телефоннан да укыйм. Туфан— сәгать остасы Шигырьне ул сүтә, сәгать кебек сүтә. Күзлеген кия, лупасын ала. пинцет белән рифманы сәгать кылын эләктереп алган шикелле эләктерә, яңадан җыеп күрсәтә Минем бу хакта язган шигырем дә бар Туфаннан һәрвакыт сиңа шагыйрьлек йога. Мин Туфанга охшаган бергенә шагыйрь дә бүтән юк дигән идем. Бу шулай Характерында, табигатендә үзенә гене хас йөрсәдер бар. Мәсәлән, ул шигырьне фәкать яшел кара белән генә, каләмнең очы белән генә яза. Башка берәү дә аны таный алмый. Шуннан ләззәт таба. Туфан — һәртөрле карьера дошманы. Поэзиягә, халыкка турылыкта, намуслылыкта ул яшьләргә һәрвакыт үрнәк булып калачак. Михаил Дудинның милли шагыйрьләрдән иң яраткан, хөрмәт иткән кешесе — Хәсән Туфан Дудин белән мин төрле шәһәрләрдә, пленум, съездларда, әдәби кичәләрдә очраштым. Ул башта мине күрел алу белән бер илле адым килеп җитми туктый һәм аннан «Туфанны саклагыз!» — дип кычкыра Бу егерме-утыз ел буе шулай Кайчакта мин Дудинны чорның бер очында. Хәсән Туфанны икенче очында басып торган кебек итеп күрәм Шагыйрьләр дуслыгы, поэзияләр дуслыгы Туфан —күпер, олы чор буйлап сузылган мәһабәт күпер