Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘЧЕ АЧКАН ТӘРӘЗӘЛӘР

Күренекле язучыбыз Ибраһим Гази 1962 елның январь аенда Казанда әдәби тәрҗемә проблемаларына багышлап уздырылган Бөтен- россия киңәшмәсе трибунасыннан торып, тәрҗемәчеләр әзерләү — дәүләт күләмендәге мвһим мәсьәлә һәм, димәк аны кустарь юл белән түгел, ә дәүләт эшенә хас җитдилек белән хәл итәргә кирәк, дигән иде Хәтерем ялгыштырмаса. шул ук елны М. Горький исемендәге Әдәбият институтында махсус әзерлекле яшь тәрҗемәчеләрнең беренче чыгарылышы булды. һәм менә әлеге мәсьәләне дәүләт күләмендә хәл итүнең яңа бер чагылышы — шул ук институтның татар группасында әзерлек үткән тәрҗемәчеләрнең иҗат отчеты сыйфатында дөнья күргән - Запах мяты» исемле хикәяләр җыентыгы. - Биредә без төрле буын әдипләренең әсәрләрен күрәбез Классик язучыларның хикәяләре белән бергә, башлап язучы яшь каләмнәрнең әсәрләре дә кертелүе җыен тыкның кыйммәтен арттыра гына. Ул шушы китапны төзегән Г Хантимерованың сүз башы белән ачыла. «Рус теленә, милләтләрнең үзара аралашу теленә тәрҗемә ителү — Бөтенсоюз аренасына, алай гына да түгел, дөнья аренасына чыгу»,— дип яза ул. Бик хак сүзләр. Совет тәрҗемә мәктәбенең»— ө бездә тәрҗемә эше СССРның җитмеш алты теленнән алып барыла— казанышлары зур, алар интернациональ тәрбия эшенә, бердәм һәм күпмилләтле совет әдәбиятын үстерүгә хезмәт итә. Әмма иҗат юлына яңа аяк басыл килгән тәрҗемәчеләрнең хезмәтен бәяләгәндә Г. ХанГимерова, анык һәм эшлекле анализ ясау урынына, артык җете буяу ларга күчеп, чама хисен югалтып җибәрә. Эшләр болайга китсә, кайбер яшьләребез үз мөмкинлекләренә артыграк югары бәя биреп, тәрҗемә әдәбиятка кагылышлы гомуми бәяне үзләренә генә кайтарып, нәкъ менә аларның тәрҗемәләре дөнья аренасына чыгарга тиеш икән дигән аәе- вәсәгә бирелеп китмәсләрме? һәрхәлдә, кереш сүздәге үлчәмичә ычкындырылган кайбер фикерләрнең моңа этәргеч бирү ихтималы юк түгел Бөтнек исе Миңа калса, К. Симоновның мәшһүр еч каены кебек үк, бу сүзләрнең дә тирән эчке мәгънәсе, җегәре бар Ул кешенең туып-үскән җире, аның кече Ватаны образын күз алдына бастыра. Шуңа күрә Рафаил Төхфәтуллинның •■Бөтнек исе» хикәясенең исемен китап тышына чыгару бик уңышлы диясе килә Инде җыентыктагы кайбер хикәяләртә килик. Менә Фәнис Яруллинның «Олы хәзинә» исемле социаль-тарихи новелласы. Ул фаҗигале вакыйга белән тәмамлана: әсәрдәге нәни геройның әтисен, туган җиренә кайтып килүче солдатны, урманда сагалап торып кулаклар үтерә Ни өчен үтерәләр, нәрсә эзләп җан кыялар? Герман фронтыннан язган хатында солдат үзенең элеккечә фәкыйрь вә мескен бәндә түгеллеген, күптән көткән хәзинәне кулга төшерүен, әйтеп язган икән Купайлар шул хакта ишетеп, солдат кешенең хисапсыз мал-мөлкәтен кулга төшерергә ниятләгәннәр. Тик ул кара йөрәкләр әлеге солдатның кесәсеунән үзләре көткән ал- тынкемеш урынына тетелеп бетә язган гәзит кисәге генә табачакларын белмәгәннәр. Җир турында җирнең мәңгелеккә һәм бернинди түлоүсеэ-иисеэ крестьяннар К га бирелүе турында Ленин кул куйган Декрет басылган анда Җир ул барлык байлыкларның, һәртөрле мал-мөлкәтнең анасы, солдатның сүзләре чынлап та бик хак сүзләр икән шул. Хикәя балаларга адресланган һәм новелланың үзенчәлекле образлар системасы нәкъ шул максатка хезмәт итә. Вакыйга хәзер инде олы яшенә җиткән авыл тимерчесе Сибгат абзый авызыннан хикәя ителә. Бу алым әсәргә киң колачлылык, мәгънәле ретроспектива бирә. Сибгат абзый. аның ленинчыл хакыйкать өчен башын салган әтисе, туган туфрактан аерылгысыз булган Ватан образлары бик ерактан, төптән калкып чыга. Бу новелланы тәрҗемәчеләрнең әлеге яшь буыны вәкилләреннән берсе Роза Кожевникова тәрҗемә иткән. Р Кожевникова— шигърйяттә дә каләмен сынаган кеше —үз каләменең җегәрлегенә ышандыра. Аның җыентыкта урын алган икенче эше—Габделхәй Сабитовның «Ярсу язлар» хикәясен тәрҗемә итүе бу ышанычны тагын да ныгыта төшә- Г. Сабитов каләменә хас образлылык, хикәяләү рәвеше, күрәсең, Р. Кожевникова өчен якынрак. аңлаешлырак. Хикәянең матурлыгы, күңелне җәлеп иткән сыйфаты—авторның лирик кичерешләрендә. сүзләр белән әйтелмәгән якты хиссиятендә Тәрҗемәче әсәрнең менә шушы эчке яктылыгын, хисси эчтәлеген бирә алган Дөрес, бу — тәрҗемәгә бөтенләй тел тидермәслек дигән сүз түгел әле Р, Кожевникова оригиналдагы кайбер четерекле тоелган детальләрне читләтеп үтәргә ярата, әсәрдәге теге яки бу сурәтләү чарасына тәңгәл, «синхрон» яңгырардай тәгъбирләрне тәрҗемә теленнән эзләүне хуп күрми. Шулай да аның шигъри сизгерлеге, тоем куәсе үзен сиздерми калмый, хикәя сине барыбер мавыктыра, тәрҗемә эзләрен күрми укыйсың. Бусы исә мактауга лаек сыйфат. Хикәядә әле «бала-чагалыклары» чыгып бетмәгән ике яшүсмер—Гамил белән Гөлүсә арасындагы беренче ярату — мәхәббәт хисләре, әле үзләре дә аңлап-бе- леп җиткермәгән кичерешләрнең бөреләнә башлавы тасвирлана. Үзләре дә аңламастан, алар «мәхәббәт законнары» буенча эш итә башлыйлар. Берберсен шаяртып алу. чәнечкеле сүзләр әйтешү, балаларча эчкерсез хәйлә белән үзара мөнәсәбәтләрне сынашулар — боларның һәммәсе авторның лирик хисләре белән өртелә. Укучы шулар аша әлеге яшүсмерләр күңелендә шәхеснең формалашуы өчен төп шарт — үзеңнең кешелек дәрәҗәңне тою хисенең канат җәя баруын күрә. Чын сөю хисе ул көрәш дигән сүз бит, мәхәббәтнең бөек көче белән бер-берсенә тартылган ике шәхес арасындагы мәңгелек көрәш Әнә шуңа күрә дә мәхәббәт темасы — мәңгелек һәм һәрчак үзгә. Әйткәнебезчә, Гамил белән Гөлүсәнең мәхәббәте әле бөреләнә генә. Хикәянең ахырында автор геройларының эчке халәтен бик мәгънәле табигать күренешендә ача Әйтергә кирәк, тәрҗемәче дә биредә әлеге фикерне укучыга тирән итеп җиткерерлек сүзләр-сурәтләр тапкан- ■■Даже в бабочку, которая лежала недвижно всю зиму меж оконных рам, весеннее солнышко вдохнуло жизнь. Она шевелит своими бархатными крылышками, пытаясь взлететь. • Только, * пожалуй, рановато. А пока, видно, трепещет, сквозь сон ощущая пробуждение природы. Она еще проснется, полетит». Р Кожевникова тәрҗемәдә компенсация алымын еш һәм уңышлы куллана. Тәрҗемә практикасында бу. гомумән, уйландыра, уңдырышлы фикерләргә этәрә торган күренеш дип әйтер идем. Реалистик тәрҗемә — әсәрне һәрчак яңабаштан тудыру, иҗади үзләштерү, яңа тереклек бирү дигән сүз. Шуңа күрә дә тәрҗемә теориясе галантлылыкны беренче планга куя. Тик бу талантлылык үзенә бертөрле — тәрҗемәченең автор индивидуальлеген сеңдерә һәм шунда эри алуында. Әсәр тукымасында һәр нәрсә үзара бәйләнгән. һәр сүз — әдәби әсәрдә сүз образ микроструктурасын тәшкил итә — тирәндә ята торган гаять бай ассоциатив мәгънәләргә ия. Мәгънә төсмерләреннән берсен генә үзгәртү дә башка элементларга мәгънәви проекция ясауны таләп итә. Нәкъ менә шушындый эчке бәйләнеш тәрҗемә процессында оригиналга яңарак, үзгәрәк сурәт чараларын кертүне таләп итә дә. Соңгы елларда — тәрҗемә проблемалары хакында фикер алышканда булсын, тәнкыйть мәкаләләрендә булсын — нәкъ менә әсәрне «яңабаштан тудыру», «иҗади хис-фикер аша уздыру»ны яклау өстенлек алды. Мондый мәкаләләрнең авторлары бу карашны еш кына әдәбият белеме өлкәсендәге соңгы казаныш буларак тәкъдим итәләр Хәлбуки, ул караш чынлыкта руслар әйтә торган сакаллы самавар булып чыга түгелме соң? Фикеребезне ачыклау өчен кечкенә генә тарихи экскурс ясал алыйк. Унтугызынчы йөз башында, бөек француз революциясе йогынтысында Германиянең Иена романтиклар мәктәбе классицизм поэтикасына, төгәлрәк әйткәндә, аның абсолют монархия идеяләре белән сугарылган канатына беренче тапкыр кыю һөҗүм башлый. Соңрак исә романтизм агымы француз, инглиз рус әдәбиятларында да үзенә җирлек таба Рационализм философиясен чигенергә мәжбүр итеп, шигърият мәйданына хыялга өртелгән ярсу хисләр бәреп керә Шул рәвешчә, прогрессив романтизм меркантилизм дөньясына каршы бунт рәвешендә дөньяга килә һәм шәхесне рухи богаулардан азат итүне даулый. Чынбарлыкның сурәтен язучы үзе теләгәнчә, шагыйрьнең илһамы кушканча тудыру принцибы романтизмның типологик (иң гомуми) сыйфатларыннан берсе булды. Инде шул чорларда иҗат иткән романтикларның тәрҗемә өлкәсендәге эш- чәнлегенә күз салсак, монда да шул ук принцип хакимлек итүен күрербез Романтик язучылар оригиналга тәңгәллекне түгел, ә тәрҗемәченең үз идеалына тугрылыклы булуны өстен куялар. Иң мөһиме, өсөр тәрҗемәченең мәсләгенә, рухынб килсен Үз тавышың, үз йезең-ру- хың, индивидуальлегең— романтиклар ка- рашынча, шигъри тәрҗемәнең бәһасен менә шулар билгели. Иҗат процессында романтиклар тәрҗемә иреген шул дәрәҗәдә киңәйтел җибәрәләр, хәтта әсәрнең концепциясе тамырыннан үзгәрә, ә тәрҗемәче мөстәкыйль иҗатчы булып әверелә. Бу җәһәттән романтик шагыйрь Жуков- скийның Гогольгә язган хаты бик характерлы. «Минем фикерем чакма кебек — ташка бәрдеңме. очкын чыгуын көт тә тор. Бу. гомумән, иҗатымның холкы: язган нәрсәләремнең һәммәсе дә диярлек я башка кешенеке, яисә башканыкы уңае белән язылган — һәм. хәлбуки, барысы да үземнеке» Дөньяга романтикларча карау һәрвакыт яшәгән. Әмма дөньяга караш буларак, ул, мәгълүм ки, милләтләр формалашкан, мил- ли-азатлык хәрәкәте көчәйгән чорда барлыкка килә М Лермонтовның «Гетедан» дигән даһи шигыре дә. Шекспир трагедияләренең П. Мачабели тарафыннан башкарылган тәрҗемәләре Г Тукай. С Рәмиеа- нең тәрҗемә әсәрләре дә ул чорларда тәрҗемәнең милли культураны баету чарасы булып саналуын раслыйлар Гомумән, романтиклар тәрҗемәсен сәхнәдә уйнаучы актер белән чагыштырырга мөмкин. Реализм методы белән эш итүче тәрҗемәчеләр, романтизм юнәлешеннән аермалы буларак, оригиналны башка тел стихиясендә яңабаштан тудыру максатын ■ куялар Иҗат иреге монда бөтенләй икенче төрле форма ала. әмма бу — эстетик хакыйкатькә илтә торган юл. Тәрҗемәдә «минем шәхесем түгел — автор шәхесе булырга тиеш!»—диде күренекле язучы һәм тәрҗемәче Н Евдокимов «Тәрҗемәнең алгебрасы һәм арифметикасы» дигән дискуссиянең йомгаклау утырышында. Бу сүзләрдә дә реалистик методның асылы бик ачык чагыла. Шулай итеп, әдәби иҗаттагы кебек үк, тәрҗемәчеләр иҗатында да без бер-бер- сеннән аерылып торган ике юнәлеш, ике' типны күрәбез. Әдәбият галимнәре һәм әдипләр, совет әдәбияты белеменең барлык казанышларына таянган хәлд?, технологик бәйләнешләр турындагы теорияне тудырдылар. Аның нигезендә сәнгать күренешләренең кабатланмаучанлыгы турындагы фикер ята. Социалистик реализм теориясе хәзинәсенә тагын бер ачыш өстәлүе иде бу. Әдәбият белемендә яңа сүз әйтү иде Болариың барысы тәрҗемә теориясенә дә турыдан-туры кагыла. Чыннан да. илебездә чыгып килә торган тәрҗемә әдәбиятын игътибар белән күзәтсәк, шушы бердәм агым эчендә, күп санда булмаса да, романтик тәрҗемә үрнәкләренең дә яшәвен күрербез Без барыбыз да бала чагыбыздан ук К. Чуковскийның «Доктор Айболит» дигән мавыктыргыч әкиятен беләбез. Ә менә ул әкиятнең инглиз язучысы Грю Афтингтан алып язылган булуы һәрберебезгә мәгълүм түгелдер Алексей Толстой, өйтыи. «Алтын ачкыч яисә Буратино маҗаралары» исемле повестен язганда итальяннарның халык әкияте «Пиноккио»не файдаланган Ә инде әдәбиятның бу корифейларыннан соң иҗат иткән яшьрәк буын әдипләреннән берсе Василий Федоровка килсәк, күптән түгел язылган һәм дәүләт премиясенә лаек булган поэмасы--ә ул ^ары тик мәгълүм бер теманы гына нигез итеп ала һәм Дон Жуан турындагы сюжетны үзе теләгәнчә эшкәртә Болар стильләре белән үк реалист язучылар ич диярләр Әмма /п ике юнәлешне упкындай аерып торучы чикләр юк бит. Әдәбият тарихында реалист язучы иҗатының көтмәгәндә романтик юнәлеш алып киткән Пушкин, Куприн, Тукайның кайбер әсәрләре яки. киресенчә, иҗат фантазияләре белән романтик тип вәкилләренең реалистик әсәр тудырган очраклары (Лермонтов, Паустовский, С. Рәмиев) аз түгел Бу—иҗат психологиясенең әлегәчә ачыклап бетерелмәгән катлаулы мәсьәләләреннән берсе. Корней Чуковскийның шигъри әкияте дә. Алексей Толстойның «Алтын ачкычы» да. Василий Федоровның яңа поэмасы да—ияреп язу рәвешендә туган әсәрләр. Ияреп язу — үз закончалыклары буенча яши торган мөстәкыйль жанр һәм ул ту- рыдан-туры тәрҗемә теориясе эчендә өйрәнелми. Без бу мисалларны совет язучы- ларының иҗат колачлары никадәр киң булуын күрсәтү өчен китердек. Романтик рухлы шагыйрьләрдән Белла Ахмадуллина һәм Вадим Кузнецов тәрҗемәләренә мөрәҗәгать итик. Б Ахмадуллина грузин, казакъ, балкар, чуваш шагыйрьләре әсәрләрен еш тәрҗемә итә. В Кузнецов татар лирикасын рус укучысына җиткерү өлкәсендә уңышлы эшләп килә, һәр икесенең тәрҗемәләрендә бу каләм ияләре иҗатына хас үзенчәлекләр, аларның үз почерклары тулы чагыла. Сайлап тәрҗемә итү принцибы биредә шагыйрьләрнең үз иҗат йөзләрен, индивидуальлекләрен саклап калу мөмкинлеге бирә. Жуковский, мәсьәләне үткенләтә төшеп, «шигърияттә тәрҗемәче ул ярышчы» дигәндә, тәрҗемәченең оригиналь әсәр авторы белән ярышка кереп, аның белән янәшә һәм мөстәкыйль рәвештә сәнгатьчә ачыш ясавын күздә тота. Бусы романтик тәрҗемәнең гомуми принцибы Заманнар агышы совет язучыларына идеалны ачыклауда башка үлчәмнәр бирде, тик шулай да әлеге принцип яши һәм хәрәкәт итә Язучының иҗат колачын, аның эчке азатлыгы өчен җирлекне киңәйтү турында кайгырткан тәнкыйтьче тормышының үз барышында туган романтик тәрҗемә формаларының күптөрлелеген хуплап каршыларМәкаләм, ахрысы, уйлану һәм бәхәсләшү. тәрҗемәнең кайбер хәл ителеп җитмәгән мәсьәләләре турында сөйләшү рәвешен алып бара. «Бөтнек исе» китабына кабат әйләнеп кайтып, Рафаил Төхфәтул- лннның шушы исемдәге хикәясенең тәрҗемә ителешен тикшереп карыйк. Бу анализ тәрҗемә проблемаларына берьяклырак карашларның шактый яшәүчән икәнлеген тагын да бер каг раслый «Бөтнек исе» хикәясе С Сафина тәрҗемәсендә бирелгән. Шушы ук хикәя Р Тәх- фәтуллинның 1973 елда «Современник» нәшриятында чыккан «Ягодные поляны» исемле китабында Н. Евдокимов тәрҗемәсендә басылган иде. Чагыштырып анализ ясау өчен дә мөмкинлек бар дигән суз. Н. Евдокимов, әсәрне тәрҗемәләүгә керешкәнче, аның интонациясен, текст ритмикасын, образлы корылышын җентекләп өйрәнгән, һәм авторның сәнгать реалияләрен үз йөрәге аша үткәргәч кенә, хикәя ясау юлына басмыйча, оригиналның портретын тудыра. Үзенең бурычын ул оригинал нигезендә яңа сәнгать хакыйкате ачуда күрә, шул ачышларын автор белән уртаклаша, 'кстологик бер мисал китереп Әсәр үзәгендә ике дус, берсеннән-бер- се уздырып эшләгән бораулаучы Җаббар белән аның ярдәмчесе Зиннур сурәтләнә. Алар берберсенә төче сүзләр әйтүгә күнекмәгән, дуслык хисләрен күңелдә яшереп саклыйлар Җаббар яшь, куәтле егеттә үзен, үзенең яшьлеген күрә. Зиннур да өлкән һәм тәҗрибәле остазын тирән ихтирам итә. Н. Евдокимов бу катлаулы мөнәсәбәтләрнең асылына төшенгән, авторның сабыр стиле рухына кергән. Менә бригаданың иртән буровойга баруы күренешеннән өзек китереп үтик. «Зиннур остановился, поднял упавшую на дорогу вывороченную с корнем рябину, стал утаптывать вокруг нее землю. — Вот люди,— сказал он,— ни за что погубили дерево. Джаббар прошел мимо, толкнув его плечом; — Жалостливый! Возьми домой и спи в обнимку. — Я о тебе пекусь,— весело ответил Зиннур.— Ты же говорил. Джаббар абый, что рябиновый отвар тебе очень помогает от почек. — Как нибудь без твоей заботы обойдусь,— сказал Джаббар и бросил в парня комком земли. Зиннур засмеялся и в свою очередь кинул в Джаббара куском засохшей грязи и попал в его помятую кепку. — Вот как! Руку на старших поднимаешь,— Джаббар схватил Зиннура за пояс, но Зиннур крепко стоял на ногах — не так-то легко было сдвинуть его с места». Оригиналда эпизод шушында тәмамлана. Тәрҗемәче исә авторның күңеленә үтеп кергәндәй, шул ук саллы стильдә вакыйганы дәвам иттерүен «сизми дә кала». «Но Джаббар все же одолел — опрокинул парня на спину. — Вот так. не связывайся со стариками,— сказал, отдуваясь, хотя знал, что Зиннур нарочно поддался ему Зиннур засмеялся, вскочил и побежал быстро и легко, вприпрыжку, как теленок. Бог мой, как же парень этот всеми подводками пдхож на него, на молодого Джаббара...» С. Сафина тәрҗемәсенә килсәк, Җаббар белән Зиннур арасындагы нечкә мөгамәлә, уен-көлке эченә яшерелгән хисләр тоныкланып юкка чыга. Яңа эпизодны башлап, ул болай дип яза: «Буровая как обычно дребезжала, стучала, гремела, грохотала на все лады». Тәрҗемә үзе дә әнә шул буровой кебек, дөбердәп һәм шытырдап колакҢы тырнан. Тәрҗемәче автор текстының музыкаль яңгырашын, ритмикасын башка тел стихиясендә бирә алмаган. Шул ук вакытта хикәянең идея- эстетик эчтәлегем калку игеп гәүдәләндергән күп кенә урыннарны тәрҗемәче кыскарта, шул юл белән авторны «тәнкыйтькә» Дучар итә. Оригиналның хәрефенә турылыклы булырга тырышудан әле Пушкин ук көлеп язган иде. Шактый каты чикләвек булып чыкты ул буквализм, ягъни хәрефкә табыну дигән нәрсә. Изге китапларны тәрҗемә иткән заманнардан башлап, ул Шатоб- риан, ө аннары Тютчев, Брюсов кебек зур әдипләр практикасында да әледән-әле терелеп, баш калкытып килгән. Күргәнебезчә, бүген дә яшәргә әле исәбе Хәрефкә табыну хакында грузин тәрҗемәчесе А. Церетели бик матур әйткән: «Хәрефенә туры китереп тәрҗемә итү — тере җан Иясен үтереп, тынсыз гәүдәсен өстерәп йөрү белән бер»,— дигән иде ул. «Тәрҗемәнең алгебрасы һәм арифметикасы» дигән дискуссияне тәмамлаганда Н. Евдокимовның бу хакта әйткән бик мәгънәле сүзләре хәтердә саклана «Әгәр миңа тәрҗемә эшенә тотынырга тәкъдим итәләр икән, мин үземнең туган телемдә язучының индивидуальлеге, аның шәхесе, сәйлөменең музыкаль яңгырашы гәүдәләнүен телим, һәр язучының чәчмә әсәрендә үз музыкасы, ритмы бор һәм мин аны ишетергә, гәүдәләндерергә тиеш».— дигән иде ул. Моннан аңлашыла ки, проза һәм шигырь тәрҗемәсенең нигезе, асылда бер үк. Тегесендә дә. бусында да чынбарлыкны шигъриятле ител гәүдәләндерү өчен художникка канатлы хыял эшкә җигәргә кирәк була Хыялы ярлы булса, тәрҗемәче оригиналдагы чынбарлыкның фоторәсемен генә тудырырга омтылачак С. Сафинага килгәндә исә, ул, әлбәттә, әле яшь һәм тәҗрибәсез. Иҗади хезмәткә гаять җитди карап, сәләтен үстерә барганда, ул реалистик тәрҗемә серләрен үзләштерер дип өметләнәбез. Әлеге китапта без яшь тәрҗемәчеләрнең төрле характердагы иҗат җимешләре белән очраштык. Арада Лилия Гайнанова иҗади омтылышларының киңлеге белән аерылып тора. Ул реалистик новелла остасы Шәриф Камалның «Буранда» исемле әсәрен тәрҗемә иткән. Бу хикәя белән Н. Кәримованың балалар өчен язган кыска хикәяләре тәрҗемәләрен янәшә куеп карыйк. Тел-стиль чаралары белән дә, эчтәлекләре белән дә бер-берсеннән нык аерылып торган әсәрләр. Л. Гайнанова алар- ның интонацияләрен тотыл ала белә, Г. Хантимерова үзенең кереш сүзендә яшь тәрҗемәченең беренче тәҗрибәләрен бик дөрес бәяли. «Шәриф Камалның кайбер хикәяләре әледән-әле рус теленә тәрҗемә ителеп тора. Менә безнең Л. Гайнанова шул тәрҗемәчеләр белән көч сынашып карарга булды» Чыннан да. Л. Гайнанова тәрҗемәсе классик язучыбызның элегрәк Лев Юдкевич тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләреннән калышмый дип әйтә алабыз. Шул рәвешчә. реалистик тәрҗемәнең колачы, әлбәттә, романтик тәрҗемәдән киңрәк. Безнең әдәбиятта романтик тәрҗемә метод буларак яшәми дә. Мәгълүм ки. ул методның нигезендә идеалистик философия ята. Ә кешелек җәмгыятенең үсеш закончалыклары дөньяга марксистик караш белән билгеләнә. Социалистик реализм әдәбияты, тарихи ачык система буларак. типологик яктан реалистик тәрҗемә методы чикләрендәге стилистик юнәлеш сыйфатында романтик тәрҗемәне дә үз эченә ала. Тулаем алганда, үз уңышлары һәм кимчелекләре булган «Запах мяты» җыентыгы тәрҗемә сәнгате һәм яшь тәрҗемәчеләре- беэнең киләчәк иҗаты турында әнә шундый уйлар кузгата.