Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАЯНЛЫК ҺӘМ ҖИТДИЛЕК

Хәсән Туфанга җитмеш яшь тулган көн иде. Шуның хөрмәтенә тантаналы юбилей кичәсе үткәрелде. Кичәдә заманыбызның мөхтәрәм шагыйрен зурлап берсеннән-берсе күркәмрәк мактау, олылау сүзләре әйтелде Ул сүзләр, тост формасын алып, Хәсән аганың мәҗлесендә дә кабатландылар. Ләкин ни чаклы кабатлансалар да сүзләр ялыктырмады — һәрбер тост әйтүче кыланмыйча, ясанмыйча, төчеләнмичә мактау сүзләренең барысына да шагыйрьнең лаек икәнлегенә ихлас ышанып сөйләде. Әдәбиятыбызның өлкәннәре җыелган мәҗлескә чакырылуыма эчтән горурланып һәм, әлбәттә, бераз каушабрак утырганда миңа сүз бирделәр. Каушавымны җиңеп, әрсезлегемне эшкә җигеп, шаянрак тост әйтергә булдым. — Хәсән ага быел миңа утыз биш яшь тулды,— дидем,— мин туганда сезгә дә утыз биш булган Сез ул вакытта ук инде танылгач шагыйрь булгансыз. Шагыйрь Туфан иҗатына гашыйк әтием миңа Туфан исеме кушкан. Рәхмәт, адаш абый, минем исемемне акладыгыз.— дидем. Мәҗлестәгеләр барысы да көлделәр. Мәгънәсез шаярып өлкән кешене үпкәләтмәдем микән, дип Хәсән агага карап алдым, ул да рәхәтләнеп көлә иде. Күлмедер вакыт узгач, Хәсән ага белән Матбугат йорты коридорында очраштык, Шагыйрь мине туктатты да: — Беләсеңме энем, теге чакта син шаярткан булып бик җитди сүз әйттең бит.. — диде Аптырап калдым. Чөнки җитди сүз әйтү башыма да килмәгән иде. Үзеңнән утыз биш яшькә өлкән кешегә, олы шагыйрьгә җитди итеп, исемемне акладыгыз, дияргә мин ул чаклы ук оятсыз түгел, ләбаса. Еллар үтә тора. Уйланам. Хәсән Туфанның мине туктатып әйткән сүзләре һаман да уйландыра. Шаяру бәлки аерым бер урында килешәдер. Әмма безгә җитдилекне дә онытып җибәрергә ярамыйдыр, күрәсең, уйланырга кирәктер. Без һәм бездән яшь буыннар Илгә, халыкка, Ватанга, иҗатка өлкәннәр кебек турылыклы булып, аларның исемен, өметләрен аклый алырбызмы? Бүген, гомере буе халыкка хезмәт иткән солтанатлы шагыйребез Хәсән Туфанга сиксән яшь тулганда җитди сүз итеп күңелебезгә шул сорауны салып куйыйк. Ул сорау безне, тынгылык бирмичә, борчып тора икән, шаяруларыбыэны өлкәннәр гафу итәрләр. Хәтта кушылып көләрләр дә