Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЛАССИКЛАР ЭЗЕННӘН

Гасыр тәм-томнары» журналы редакторы минем белән елмаеп сөйләште, әмма «Төнге балкышлар» исемле хикәямне кабул итмәде. Ул да утыра инде, мин сиңа әйтим, редактор булып! Ә менә элек булган ул редакторлар, әйе, элек редакторлар кеше күңелен аңлый белгәннәр. Уйлап кына карагыз! Алар бит Толстой, Тургенев. Мопассан, Чехов, Пушкин, Хемингуэй, Лермонтов, Голсуорси, Гоголь, Дюма, Купер кебек авторларны олы юлга чыгарган кешеләр. Ә менә «Тәмтом» ре Өченчедән, бөек шәхесләрнең күбесе сәяхәт итәргә бик яраткан. Мәсәлән, Гарвейны, Декартны. Дизельне, Линней белән Стендальне генә алыйк... Барысы да илләр гизгән. Мин үзем дә сәяхәтләрдән баш тартучы түгел! Быел гына да алты-җиде тапкыр авылга, әти-әни янына кайтып килдем. Ә безнең авыл ерак ул, Казанның үзеннән генә дә ике йөз чакрымлап булыр, мөгаен. Юлы нинди диген әле. асфальты төшкә генә керә! Минем файдага тагын бер факт: Салтыков-Щедрин. Толстой, Золя, Герцен. Тургенев. Ибсен, Сервантес, Галилей — болар барысы да сакал үстергән. Минем дә сакал бар, югыйсә. Менә Сервант- < белән генә безнең охшашлык җитеп бетми: ул сервант уйлап тапкан буган, ә минем әлегә уйлап тапкан нәрсәм юк. Ну, анысы ; . .г.п уйласаң, табыла ул! Ярослав Гашек турында шундый сүз^р иУ;. ..... ш. булдыклы дакторы башка суккандай әйтте дә салды: «Сездә,— ди бу миңа,— бернинди дә оригинальлек сизелми!» Әллә мин санап киткән язучыларда сез оригинальлек булган дип уйлыйсызмы? Ю-у-ук! Байтакка сузылган казынуларым нан соң мин шундый нәтиҗәгә килдем: кайсы бөек шәхесне генә алма, аның язмышы минекенә туры килә. Кыскасы, алар белән минем арада параллельлек бик көчле. Күбесе иң яхшы әсәрләрен минем яшьтә язган. Лермонтов исә минем яшьтә инде танылып та өлгергән. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә бит сигез яшьтән яза башлаган әдип. Әйтәсем килгәне шул: болары бөек шәхесләр белән минем арадагы беренче параллельлек. Тагын шунысы кызык: шул ук Толстой. Горький, Пришвин, Тургенев, Хемингуэй балык тотарга бик хирыс булганнар Мин дә и яратам инде балык тотуны. Әле күптән түгел генә ике Кило кызылканат тотып кайттым. солдат Швейк турындагы китабын бастырып чыгаргач, халык сүзена колак, салыр өчен трактирга кереп утырган бу. — Ниндидер Гашек,— ди икән бу янәшә утырган берәүгә,— нин дидер Швейк турында язып чыккан. Чүпнең чүбе инде! Шунда укучылар моның белән бәхәскә кергәннәр, бәхәсләшә торгач, ачулары кубып, трактирдан типкәләп чыгарып җибәргәннәр. — Аягыннан селкесәң бер хәреф төшми, шул башы белән Гашек- ны хурлап утыра,— дип кычкыралар икән артыннан. ♦ Саескан гыйшкы» дигән хикәям басылып чыккач минем дә уку чылар фикерен ишетәсем килде. Киттем кафега. Кереп утырдым яшьләр арасына. «Әсәр яхшы булса,— дим үземчә генә,— мине дә куып чыгарырга тиешләр». Кафе шыгрым тулы. Ун минут та үтмәгәндер, ишле генә компаниягә эләктем. Үз әсәремне бетереп сөйләргә ничектер кыюлыгым җитмәде. Сүзне болайрак башладым: — Ниндидер Роман Мальцев шәп кенә хикәя язган! Шундый гыйбрәтле! Автор тормышны белә, киләчәккә кыю карый. Әңгәмә кызып китте. Тиздән әңгәмә өермәгә әверелде, һәм мин үземнең урамга очып чыкканымны сизми дә калдым. Үз теләгем белән чыкмадым, анысын яхшы хәтерлим. — Надан башың белән сүз озайтып утырасың. Күренәсе булма!— дип кычкырулары гына истә калган. Ә күңелдә ул шатлык, ул куаныч: димәк, мәйтәм, мин дә Гашек дәрәҗәсенә күтәрелгәнмен, тарихка керерлек әсәр язганмын. Мине дә Гашек шикелле куып чыгардылар бит. Тик бу хикәядән соң редакторлар миңа нигәдер кырын карый башладылар. Тагын шул: берзаманны Бернард Шоудан: «Яхшы әсәрне ничек язарга?» дип сораганнар. Ул гади генә итеп: «Сулдан уңга!» дип җавап биргән. Мин дә сулдан уңга язам лабаса! Мин дә, классиклар кебек, кәгазьне сулдан уңга язып тутырам. Зур язучылар үзләреннән соң том-том әсәрләрен калдырганнар. Ә мин язганнарны бастырсаң күпме чыгар иде икән? Шигем юк, уртача зурлыктагы бер китапханә чыга да чыга. Тик бер нәрсә аңлашылмый: шул кадәр охшашлык була торып, нигә аларныкын бастырганнар, ә минекен юк?! Ни җитми? Язган юлларымны укыйм да, күңелемне кайгы баса. Толстойны инде әйтмим дә, минем бит Плутарх хәтле Плутарх белән дә параллельлегем бар! «Параллель язмышлар»ны ул язганмы? Ул язган! Ә мин үзем, хөрмәтле редактор иптәшләр, хәзер нәрсә белән шөгыль- ләнәм? Ә?!. Барып җиттеме? Менә шул шул!.. Ну, минем «Төнге балкышлар»ны кабул итәсезме? Юк?! Ярар, хөрмәтле замандашлар, киләчәк барысын да ачыклар. Чувашчадан тврҗема