Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИМАН

 

Автовокзал. Юка пальто кигән бер егет автобусларның килүкитү вакыты язылган расписание каршына туктады. Кечерәк юл чемоданын җиргә куеп, расписаниегә караган килеш күшеккән кулларын угалады, бармакларына җылы тынын өрде Үтеп баручы чибәр кызны күреп, егет аны карый-карый өч йөз алтмыш градуска борылып чыкты, шул уңайдан яңадан расписаниегә текәлде. Аннары ав товокзалга керә торырга уйлапмы, иелеп чемоданын кулына алды. Шунда чемоданының биге ачылып китеп эчендәге бөтен байлыгы өч дүрт китап, сабын савыты, «Помории» тюбигы, щетка, электробритва һәм берничә кәгазь төргәк җиргә коелды Егет аларны кире чемоданына салып, биген карарга кереште Шул чак янына яшь булса да чигәләренә ак төшкән. тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле бер адәм килен туктады. Өстендә каракуль якалы пальто, йон шарфы астыннан галстугы күренә. — Мансур!? — диде ул үтә гаҗәпләнеп. — Карыйм, карыйм... Ул бит бу, мин әйтәм! Күптәннән күрешми торганнар, күрәсең, Мансур дигәне, бераз аптырабрак торганнан соң гына урыныннан торып, тегене кочакian алды Аннары үзеннән читкәрәк этеп: — Әкрам! Ну, ма-лай! Үзгәргәнсең! — диде. — Укыганда чандыр гына, сөйкемле генә бер малай идең бит. Әкрам Мансурга текәлеп карап торды-торды да, үз чиратында: — Соң сине үлгән дип чыгарганнар иде бит! — дип кычкырып җибәрде. — Егерменче каттан егылып төшкән дип сөйләгәннәр иде. Күңелсез хәлне искә төшерүдәнме, Мансурның күзләре кысылып алды. — Егерме үк түгел дә, бераз булды шул, — диде ул сүрән генә елмаеп. — һәй, малай! Кайгырганны белсәң! Утырып еладым дажы. Салган идем. Кая әле, кая?! Әкрам Мансур тирәли әйләнеп чыкты Җиңнәрен тарткалап, кулларын хәрәкәтләндереп карады Шуннан соң үрелеп җилкәсенә сукты. — Бөтен җирең исән-сау икән ләбаса. Соң болай булгач, әйдә буфетка кереп чыгабыз. Алар яныннан исерек ир үтеп бара иде. Әкрамның: «Әйдә, буфетка кереп чыгабыз», дигәнен ишетеп борылып карады, елмайды, таныш кешеләр булмагач, өмете өзелеп, башын селки-селки ары китте. — Билет алдыңмы әле? Авылга кайтасыңдыр? — Юк, Чаллыга барам. Хәниф абый янына. Минем больнистан чыгу гына бит. Репродуктор бераз аңлаешсыз гү-гү итеп торды, соңыннан гына: «... тобусы биш минуттан кузгала», — дигән тавыш ишетелде. Әлеге кызлар, егетләр, дәррәү кузгалышып, рюкзак, чемоданнарын күтәренеп китеп бардылар. — Абыең нәрсә, эшкә урнаштырам диме әллә? — Хирург бер ел тирәсе ял итәргә диде. Кашыктан авыр нәрсә күтәрмәскә кушты. — Кашыктан авыр?! Трактор сабанына җигәргә була сине. Кечкенә генә бер әби болар янына килеп сөйләшкәннәренә колак салыбрак торды да, тел елмайгангамы, бик ачык күренгәнгәме, Әкрамнан: — Улым, Бөгелмә ахтабузы китмәдеме икән? — дип" сорады. Карчыкның кипшенгән бармаклары арасында соңгы яфрак кебек билет кәгазе җилферди иде. Әкрам салкын бер битарафлык белән билетны алып карады да: — Бер сәгатьтән китә,— диде. Болай дип кенә аңлатканны төшенерлек түгел иде шул әби. — Нәрсә дисең, улым? — диде әби, кулын колагына куеп, — Ә? — Китмәгән дим, китмәгән! Бер сәгатьтән китә. Утырып тор әнә, әйтерләр. Әби үзалдына сөйләнә-сөйләнә китеп барды. Үзе кебек түгәрәк портфель тоткан берәү үтеп барышлый: — Сигез тулмыймы әле? — дип сорады. Әкрам кабаланып сәгатенә карады. — Ун минуттан тула, — диде. — Әйдә, Мансур, читкәрәк. бигрәк юл өстендә торабыз. Университетта укый идең бит. Бетерә алдыңмы сон аны? — Бетерүен бетердем дә, диплом якланмаган әлегә. — Больнистан чыккансың. Хәзер нишләргә исәп? — Язарга исәп. — Нинди факультет иде әле синен? — Физика-математика Әкрам; — Шулаймыни?! — дип баскан урынында кисәк сикереп куйгандай итте. Кара син! Ә мин физика укытучысы таба алмый йөрим Әйдә мина. Хезмәт дәресләрен дә бирермен. Кулларың алтын бит синен. Укыган чагында, хәтерлисеңме, әллә ниләр ясый идең. Самолет, пароход * модельләре, әллә ниткән җайланмалар. Карале, Мансур, монда якында = гына ресторан бар. Кереп утырыйк булмаса. Син миңа кирәкле кеше булып чыктың бит әле. — Акча юк минем. * — Ниткән сүз?! Үзем сыйлыйм. Әйдә, әйдә. Әкрам иелеп Мансурның чемоданын алды Ләкин теге хәерсезнең “ капкачы тагын ачылып китеп, эчендәге бөтен нәрсәсе җиргә коелды, х Мансур чүгәләп аларны берәм-берәм үз урыннарына алып куя башла- * ды. Аның әз генә дә кәефе кырылганы сизелми иде. Мансурга булышыр u га дип иелгән Әкрәм ачуы килеп £ — Синең бу чемодан нәрсә? Гел шулаймы? Бер дә эчең пошмыймы- <п ни соң моңа?! — диде. — Ә моның нәрсәсенә ачу килергә? — диде Мансур. — Бу бит. — ул чемоданына «дык» итеп сугып куйды, — материя. Тере булмаган материя. Ул синең ачуың килгәнне барыбер аңламый Ачу килү ул, малай. уйлый белмәү галәмәте. Минем беркайчан, бернәсәгә дә ачуым кил гәне юк. Ачу килердәй нәрсә булса мин башта аның сәбәбен ачыклыйм, аннары тиешле чарасын күрәм Менә син игътибар иттеңме икән Күтәреп йөргәндә чемоданның биге ачылмый — Мансур капкачын тартка лап күрсәтте. — Ни өчендер ул җиргә куеп алганнан соң гына ачылып китә. Мансур чемоданын кабат җиргә куйды да яңадан күтәреп ала башлады. Капкач ачылып китте, Мансур, аны тагын берничә мәртәбә шулай кабатлады. Үзе иелеп, җиргә үк ятып дигәндәй бикнең ничек ачылганын күзәтте. Пружинасы бушаган, — диде ул, ниһаять, — җиргә куйгач, капкач күтәрелә дә, келә телен эчкә этеп кертә. Күтәреп алганда, әлбәттә, ул ачылып китәчәк. Сәбәбен ачыкладык, хәзер чарасын күрәбез,— Ман сур кесәсеннән пәке алып бераз вакыт чемоданның биге белән кайнаш ты Аннан бикләде, кисәк-кнсәк селеккәләп карады Эшеннән канәгать булып Күрдеңме! — диде. Гел үзгәрмәгәнсең син, Мансур. Урта мәктәпне бетергәндә нинди булган булсаң, шулай. Аягыңа сыер басмаган шул, нужа күрмәгән Ярар, бу чемоданың материя дә булсын ди, ә кеше? Берәр кеше ачуың ны китерсә? - Ничек? - Соң менә синең бу чемоданыңны мин әнә анда, чүплеккә атып бәрсәм? Мансур чемоданын бастырып өстенә атланып утырды да дивана кеше шикелле елмаеп җибәрде — Хе-хе-хе... Ю-ю-юк! Атып бәрмисең. Син бит минем авылдаш, классташ, күрше, бергә уйнап үскән дус. Ә инде алай-болай атып бәр сәң, акылына зыян килгән икән моның дип. мин сине бик кызганыр идем. Әкрам көлә-көлә: Ә бүтән кеше атып бәрсә? — дип сорады. Мансур кисәк җитдиләнеп: — Бәрми, нишләп бәрсен,—диде,—Сәбәпсез сәдәп тә төшми —Ман сур урыныннан торып кулларын як-якка җәеп җибәрде — Бу дөнья без уйланганга караганда мең, миллион мәртәбәләр гүзәлрәк, мәгънәлерәк бит ул Анда бөтен нәрсә бер берсенә бәйләнешле бернинди очраклы хәлнең булуы мөмкин түгел. Менә син без очракль! рәвештә генә килеп очраштык дип уйлый торгансыңдыр? Әкрам шулай булмый ни, дигәнне аңлаткан хәрәкәт ясады. Түгел шул менә. Безнең очрашуыбыз мәңгелектән килүче үсешүзгәреш процессларының эшлекле дәвамы ул. — Бигрәк хәтәр икән! Ә мин бүген районга килмәгән булсам Килсәм дә бүтән җирдә тоткарлансам. . — Бу мизгелдә алай итсәм болай булыр иде, болай итсәм алай булыр иде. дип уйлау язмышка вариантлар сайлау түгел. Бу инде алга таба яшәү була. Вакытның.агышы даими бит, ул гел бер юнәлештә бара. Тырма белән печән җыйгандагы кебек аны алга-артка күчереп йөртә алмыйсың. Билетын тотып баягы әби тагын болар янына килде. — Аймыл булып калам бугай инде. Актабузлар гел китеп тора. Бөгелмәнеке дә киткәндер инде, ходаем — Аңлат әле шуңа. — диде Әкрам йөзен чытып. — Әйдә, әби Мин сине Бөгелмәгә баручылар янына илтим, — диде Мансур урыныннан торып — Шулардан бер адым читкә китмәссең, яме. Әйдә, әби. әйдә — И-и-и-и, рәхмәт төшкере. Шулай шул. Син үзең, балам, кайсы якныкы? Бөгелмәгә кайтмыйсыңмы? Әкрам үзе генә калгач, әрле-бирле йөренеп килде. Мансурның чемоданы каршына туктап — Кулы алтын, тотып эшкә җигәргә моны, — дип уйлады — Күндерә-алсам. бер атуда ике куян. Бердән, физика укытучысы Сабнр абыйны мәктәптән шудырам, икенчедән, Мансурга хезмәт дәресләрен бнрәм дә мастерскойны ремонтлаттырам. Ремонтлау өчен бүленгән мең сум акча янга калачак Оста кушсам, акчаны ул каерып алачак Миңа бармый Миңа мастерской да ремонтлансын, акча да янга калсын. Сабир абый — карт бүре шул. башта договор төзик, шунсыз бармак та селкетмим, ди Ә Мансур акча эшләрендә профан... — Болай итәбез, яшьти, диде ул Мансур килү белән. — Хәзер РОНОга кереп Гомәр Садриевичтан гаризаңа кул куйдырабыз да туп- туры Турайга Ишеткәнең бармы шундый авылны? Юктыр Олы юлдан читтә, бәләкәй генә, аулак кына бер авыл Берәр карчыкка урнаштырырмын Ну, авылы! Урам саен чишмә. Елгасы ни тора! Бурсык, төлке ауларга йөрербез. Мансур сүзсез генә тыңлап торды да, классташының хәтерен калдырмас өчен кыюсыз гына — Ай-Һай! Бу бит егерменче гасыр, кем хәзер бурсык аулап кинәнә икән? — диде. — Менә әкәмәт! Ышанмый. Әйтәм бит бар дип. — Булса да. берәү-икәү — соңгы могикандыр. Тукта әле. нигә болай бик үтереп кыстыйсың әле син мине? — Вәг тиле! Синең өчен тырышам түгелме? Абыең җилкәсендә утырмассың бит инде, ял итәм дип Ике көн яшәрсең, өч көн. ә дүртенче көнне үзеңне кызган табадагы кебек тоя башларсың. Бераз гына беләм бит инде мин сине. Ә Турайда син үзеңә үзең хуҗа Минем канат астында җил-яңгыр тимәс Чыннан да ял итәрсең. — Укыту эшен ял дисеңме? Хәзерге көндә укытудан да авыр хезмәт бармы икән? Икеле куярга ярамый, күчерми калдыра алмыйсың. Күр сәткеч процентлары югары булсын дип син укытучыларны кысасын. Чөнки сине РОНО мөдире кыса, РОНО мөдирен югарыдан кысалар, аларны тагы да югарырактан. Кемгә кирәктер шундый күз буяу?! Силең бу чәчләр тикмәгә агармагандыр. Әкрам эсселәгәндәй пальто якасын ача төште. — Чәч ансы минем кинәт агарды,— диде ул, табигыйрәк, басын кырак тавыш бела». — Мин дә үлемнән калдым бит. малай. Су кергәндә көзән җыерды да бата башладым Өскә калкам, яр тулы халык, көлешәләр. Тагын төпкә китәм. Ә анда. . Бер үзен. Шул ничәдер минут эчендә баштан әллә ниләр үтте, малай. Дөнья дигәнен кызык икән ул. Кеше гомере санаулы еллар гына. Кеше гомере нәрсә?! Дөнья үзе дә, менә бу зәңгәр күк. әнә ул кырлар, басулар, урманнарда мәңгелек тү ♦ гел Хәтерлисенме, без класста иң яхшы укучылар идек Без бит укы- х ган, без егерменче гасыр кешеләре. Мин элек тә материянең өзлексез sj бер төрдән икенче төргә әверелеп торуын, бер нәрсәнең дә мәңгелек 5 булмавын белә идем. Ләкин батып үлә язганга кадәр ул төшенчә миңа ♦ кагылмый торган абстракт бер нәрсә булып тоела иде. Баксаң, алай тү- й гел икән Мин дә шул тотрыксыз материянең бер кыйпылчыгы икәнмен. “ Әкрам сер сөйләргә җыенгандай Мансурга елыша төште. х — Беләсеңме шуннан соң нинди нәтиҗәгә килдем? Бәй, мин әйтәм, < дөнья дигәнең шундый бер нәрсә генә икән, минем ничек теләсәм шуu лай яшәргә хакым бар Кемнән оялырга?! Нәрсәдән куркып торырга?! *- Ни теләсәм шуны эшлим, ничек теләсәм шулай яшим! Элекке Әкрам £ үлде, шунда су төбендә калды ул Мескен бигрәк кыюсыз, бигрәк мәхлүк < адәм иде. Әсмага сүз катарга да куркып йөри иде. Ә мин шуннан соң бер ай эчендә Әсмага өйләнеп куйдым Укытучы кыз ул Директор кызы Бабайның пенсиягә китәргә җыенып йөргән чагы иде. Гомер-гомер- гә директор булып эшләгән, һәркайда сүзе үтә Мине дә укытырга урнаштырды Дипломсыз тоже ерак китә алмыйсың, бу мине педагогия институтына да төртеп кертте Хәзер менә — Әкрам Әкрам генә түгел, Әкрам Хафизович, мәктәп директоры. — Үлем белән очрашу кешенең эчке дөньясын айкан сала, тетрәндерә. Мин дә үлемнән калдым, ләкин болай үзгәрмәдем шикелле Дөрес, әлегә минем бернәрсәгә ирешә алганым юк. Әллә ничек кенә үтте минем гомер. Бала чак бала чак инде. Яшел чирәм, кояшлы яңгыр булып хәтердә калган Үсмер чак - үземдәге үзгәрешләрне гаҗәпләнеп күзәтү чоры. Егет чак Ансы менә булмады да кебек. Миемә күгәргән кадак сыман кереп утырган яшәү мәгънәсе турындагы уйлар йотты минем егет чакны. «Ярар, — дип уйлый торган идем. аерым шәхес буларак минем гомер чикләнгән дә булсын, син әйтмешли, кеше гомере санаулы еллар гына да булсын. Ә Тереклек мәңге дәвам итәрме? Шушы сорау миңа тынгылык бирмәде Үземә профессия, шөгыль сайлаганда да шушы сорауга килеп төртелә идем. Менә, мәсәлән, мин рәссам ди. Кеше тәненең гүзәллеген, камиллеген сурәтләргә телим ди Ә шунда берәрсе килеп «Карале, туган, синең бу эшең фәләнфәлән елда, яки гасырда бөтен кешелек дөньясы белән берьюлы барыбер юкка чыга бит», дип әйтсә? Яки мин композитор ди Кеше күңеленең иң тирән кичерешләрен музыкага салырга телим Яки кешеләр өчен йортлар салам, кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтә торган җайланма турында уйлап баш ватам, ди. һәм шунда миңа «Бу шәһәрләр, завод-фабри- калар. хәтта уйлаган уйларыбыз, кичерешләребез дә бер заман эссез югалачак»,— дип әйтсә, мин башлаган эшемне нинди күңел белән дәдам итәрмен икән дә, каян, нинди илһам алырмын икән? Ул чагында мин рәссам да, композитор да. төзүче дә, конструктор да түгел, ә вакытлыча гына яшәп маташучы кешеләрнең күңелен табарга, кәефләрен күтәрергә тырышучы кәмитче генә булып калам түгелме? Тереклек мәңге дәвам итсә генә яшәүнең мәгънәсе бар Тереклек мәңге дәвам итәме, юкмы? Яши башлаганчы иң элек мин шушы сорауга җавап табарга булдым. Әгәр тереклек мәңге дәвам итсә, мин үземнең иманымны табам, миндә кешелек сыйфатлары тантана итәчәк Ә ннде мең, миллион, яки анда миллиардлаган еллардан соң тереклек юкка чыгарга тиеш булса, мин менә синең кебек имансызлар рәтенә басам Чөнки кешелекнең ки ләчәге булмагач, аның алдында мин җаваплы түгел. Ничек теләсәң шу лай яшәргә була Мәктәп елларында шушы уйлар белән изаланып беттем мин. Анна ры армиягә алындым Кайту белән университетның физика-математика факультетына укырга кердем. — Кара әле, Мансур, чыннан да, нигә кирәк булды сиңа ул физикаматематика факультеты. Син гуманитар фәннәр белән кызыксына идең бит. — Динне идеология буларак нәкъ менә физика, астрономия, биология кебек фәннәр ботарлап ташлаган бит. Тереклек мәңге дәвам итәме, юкмы дигән сорауга да шул фәннәр җавап бирер дип уйлаган идем. — Соң? — Тары орлыгын он итәргә була, ә шул оннан фән нигезендә җиргә төртсәң шытып чыга торган тере орлык ясый алмыйсың. Җир шарын да көл итәргә була, ләкин фән ярдәмендә яшәргә яраклы икенче бер лланета ясарга теләсәң, анысын булдыра алмаячаксың. Яшәү серенә төшенү мөмкинме? Егерменче гасыр! Фән-техника революциясе! — дип шапырынабыз. Табигатьне буйсындырырга маташабыз. Әкрам сәгатенә карап алды. — Ярты сәгатьтән Турайга бара торган автобус кузгала. Утырыша башларга вакыт. Я. ничек, киттекме Турайга? — Ә-ә, син һаман шунда кыстыйсың Кыставын кыстыйсың да. нигә кыставыңның чын сәбәбен генә әйтмисең. Әкрам җилкәсен җыерып куйды. — Үзем әйтимме? — диде Мансур. — Әйтеп кара. — Син үзеңдә педагог сәләте юклыгын, әлбәттә, беләсең. Әйләнәңдәгеләрнең кырын карауларын, өнәмәүләрен дә сизәсең һәм болар эзсез 1енә узмаган, йөрәгеңә карышып яшәү иртә картайткан сине, Әкрам. Мөгаен, син мине анда үзеңә арка таянычы итмәкче буласындыр — Соң, Мансур, без дуслар идек бит. Элек тә бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек. Яшерен-батырын түгел, чыннан да шулай. — Элек шулай иде, ярты сүздән аңлый идек. Хәзер алай түгел Хәзер без икебез ике телдә сөйләшәбез. Ярар, хәерле булсын, алып бар мине Турайга. - Әйдә, ал чемоданыңны, автобуска соңга калабыз. Мансур белән Әкрам автовокзалдан чыгып киттеләр. Расписание каршына төп кебек таза ир уртаһы кеше килеп басты. Кесәсеннән кулъяулык чыгарып күзлек пыялаларын сөртте. Аның яныннан кыз белән егет узып баралар. Көннәр буе басып торсаң да бу хәрәкәт кабатланмас. гел башка булыр, һәм бу*учактагы ялкын телләренең биешүе, агымсуларның челтерәве, яңгыр шыбырдавы, агачлар шаулавы кебек үк туйдырмый, ялыктырмый. Ә моның сере нәрсәдә? Мисал өчен су чылтыравын тикшереп карыйк. Су таштан ташка сикерә дә «чулк» итеп куя. Аның артыннан килгән су да нәкъ шулай «чулк» итәр иде. таш инде урыныннан күчкән була һәм ул «чулк» түгел, ә «чылк» итә. Аннан соңгысы бүлгәләнеп «чалк-чалк» итеп ала. чөнки ташлар арасына ком бөртекләре, вак-төяк чүп-чар килеп тыгылган. Су ага, ком бөртекләре, тамыр, бөҗәк калдыклары берәм-берәм дә, ише-ише дә ычкына, ары агып китә һәм агымсуның чылтыравы да үзгәреп, гел үзгәреп тора ..