Логотип Казан Утлары
Шигърият

И ГҮЗӘЛ ГАМЬ...


Тауларның теге ягына Минем дә барасы бар: Юлдагы ташны, кыяны Урталай ярасы бар!
Тауларга җибәр мине, Ил, Мин дә бер барып багыйм, Кояшка манчып каләмне, Берәр җыр язып карыйм...
Бала чакны бөтенләйгә Ник калдырып китим инде' Хәзер аңа кайтам кабат — Салават күперен үтим инде...
Елга өсте чүп-чуар:
Боз өстендә бөрчек-бөрчек Балыкчылар, балыкчылар...
Уймак-уймак бәке уйган: Бәкеләргә — нурлар тулган Боз — салават күпере сыман!
Зәп-зәңгәр күк, зәп-зәңгәр боз, Зәп-зәңгәр боз — зәп-зәңгәр күк. Балыкчылар бөрчек-бөрчек...
Битне суык ала өтеп.
Балык каба бәхет кебек: Берәүгә — юк, берәүгә — күп...
...Балыкчылар беткән китеп... Алар өйдә инде күптән. Җем-җем итеп төнге күктән Җемелдәшә йолдызлар тик — Алар тишкән бәкеләр күк...
Яңгыр койды, яңгыр койды!
Сыйлы итәр быел туйны: Тамчыда — кыңгырау чыңы...
Язмыш буенча әйләнгән чакта «Җир» дип аталган кораб-җисемдә Синең йөрәгең килеп юлыкты Минем бәхетнең тарту көченә.
Гомеребезнең орбитасында
Күктәге ике җисем шикелле Галәм киңлеген урап йөрибез Без бу дөньяның ике бөрчеге...
Бөтен җирдә гел син: Кояш нурында — син! Барыр юлымда — син! Син — гөл керфегендә, Син — чык бөртегендә! Ишетелгән һәр көйдә, Кешеләр телендә... Менә монда гына, Минем каршымда син. ...Офык артында син.
Тәрәзәмне кара пәрдә сыман Ялангач төн кочып- торган чагы. Күңелемдә уйлар йомылганнар Яшь бөркетләр кебек, кыядагы.
Тик бераздан таң яктысы балкыр, Төн карасын ялкын ялмап үтәр. Шул ялкында утлы ярчык булып Күтәрелер күккә яшь бөркетләр...
Ничек китәсең
Китәр идем бәлки моннан мин: Аягыма юллар уралган. Күзләремә — дөнья, гүзәллек, Төгәллисе эшләр — кулларга...
Йөрәгемә — туар җырларым, Калдырасы эзләр юлларда...
Никадәрле — килер иртәләр, Мәшәкатьләр алда көтәләр. Бөтенесен шуның сүтәсем, . Очларына чыгып җитәсем Булган килеш ничек китәсең?!.
И гүзәл гамь...
Агылдың да назлы бер көй булып, Сихерләдең тоташ — отып алдым.
И гүзәл гамь, синең белән хәзер һәрбер күзәнәге тулы җанның...
Аваз гына салганмын мин бишегемнән: Сандугачлар туган телем алып килгән.
Аваз гына салганмын мин бишегемнән:
Кыр казлары моң аһәңен бүләк иткән...
Ялгышмамдыр бит, илдәшләр, атка менгәч Шуларны мин җыр юлымда байрак итсәм?!..
Алтын бәхет кошын эзләп йөргән чакта Юлыктым мин яраланган кыр казына. Дәваладым. Аннан кошым китте очып, Сыңар каурый гына калды кулларымда. Кыр казының җан авазы ишетелерме Шул каурыйның эзе булган моңнарымда?!.