Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТЛЕ ИҖАТ

Илләр-җирләр, таныш түгел шәһәрләрне гизеп кайткан сәяхәтчеләр авызыннан шундый сүзләр ишетергә туры килә. — Күңелгә хуш килә ул шәһәр — Әйе шул, яшәргә уңайлы. Кеше үзенә ниндирәк торак йортлар, урамнар ошавын өзеп кенә әйтә дә алмый. Квадрат мәйданның, мәсәлән, шәһәр халкына уңайсыз тоелуы архитекторларга күптән билгеле. Андый мәйдан кысан һәм йомык булып күренә Чөнки, кайсы тарафтан карасаң да. квадратның кырлары чикләнгән. Әгәр дә мәйданны бер юнәлештә озайтып җибәрсәң? Бу очракта архитектура ансамбле үзенең җыйнаклыгын, ыспайлыгын югалтачак. Отышлы урталыкны табарга кирәк. Тик кайда яшеренеп ята соң ул без эзләгән урталык? Геометрик фигура кырларының иң уңышлы нисбәтен архитекторлар «алтын урталык» дип йөртәләр Шырпы кабын яки укучылар дәфтәрен мисалга китерергә мөмкин. Ни өчен мондый форма ошый икән безгә — әйтүе кыен. Катлаулы, күләмле төзелешләрдә бу «алтын урталыкяны эзләп табу авыррак, әлбәттә Җитмешнең өске ягына чыгып, дөньяның ачысын-төчесен татыгач та, яшәлгән елларыңа әйләнеп карый башлыйсың, тормышыңның «алтын урталыгы» турында уйланасың икән ул. Казан төзүме инженерлар институты профессоры Әхмәт ага Бик- чәнтәев белән сүзебез нәкъ шул турыда башланып китте. Көндәлек эше-шөгыле аның сөйләшүен дә салмакландырган, күңел дөньясын баеткан, тышкы кыяфәтенә ышаныч өстәгән. Заманыбызның атаклы архитекторы Ле Корбюзье да архитектура сәнгатендә дөньяга карашың чагылырга тиеш дигән бит. Төрпе сораулар белән Әхмәт аганың иң мәгънәле сүзләрен бүләргә кыймыйча утырам. Ул үзенең тормышы, яшәү максаты турында сөйли. Гаҗәп катлаулы да һәм бер үк вакытта бик аңлаешлы да бу шәхес. Гадилек белән олылык шулхәтле ятышып торалар — таң калырлык! Күңелдә сорау туа: авылыннан ун яшьлек малай чагында ук аерылган кеше үзенең бала чак хыялын шушы зур, ыгы-зыгылы шәһәрдә ничек саклап кала алды Сәнгать әһелләренең күбесенә күңелендә йөрткән идеалы белән бала чакта ук очрашырга туры килә. Әхмәткә дә шундый бәхет елмая. Дөресен әйткәндә, ул чын архитектор белән егет булгач кына таныша. Аның өчен остаз ролен тормыш үзе Ә тормыш Әхмәт ага Бикчән-әевне нык «өйрәтә». Сәнгать мәктәбендә укыганда көтмәгәндә сырхаулый башлый, мәктәпне ташлап чыгарга мәҗбүр була Әхмәт. Гражданнар төзелеше институтына укырга кергәч, архитектура буенча курсларны туктаталар Аннары егет Ленинградка китә, архитектура институтын тәмамлый. Институттан соң (1939 елда) фронтка китә. Әхмәт агага сугышта җиде ел катнашырга туры килә. Солдат шинелен Бөек Җиңү көннәреннән соң гына сала. Гади солдат булып каршылый ул Җиңүне Егет җимергеч көчләрне үз күзләре белән күрә. Болгария җирендәге мәхшәрләр... Күз камаштыргыч табигатькә илбасарлар вәхшилеге һич кенә дә аваздаш түИ •еп Әнә теге, борынгы барокко стилендә салынган йортлар тирә-юньдәге агачлар арасында ничек килешеп тора иде бит әле! Бер бомба — һәм матурлык шунда ук юкка чыга. Дөньяга төзер өчен килгән кеше күнеленә нинди җәрәхәт ясалганын белсәгез иде икән! Архитектор сугыштан төзергә, иҗат итәргә дәртләнеп кайта. Нинди генә авырлыклар кичерсә дә. ул үзен иң бәхетле кеше дип саный. Уйлап карагыз: Әхмәт ага үзе проектлаштырган йортта тора, үзе лроектлаштырган институт бинасында эшли Сугышка кадәр Әхмәт ага проекты буенча үзенчәлекле генә бер бина салырга керешкән булалар. Кайткач архитектор шул йортны эзләп таба Төзелеш ярты юлда туктап калган. Хәзер инде, сугыш китергән афәтләрдән соң, кешеләрнең уй-хыялла- ры да үзгәргән. Чукрак-телсеэләр өчен салына торган интернат-мәктәлне төзелеш институты өчен бинага әверелдерергә кирәк. Исеме җисеменә туры килгән Яшел урам буйлап атлый Әхмәт Бикчәнтәев Сугыштан соңгы юллары нәкъ шушыннан узачагын күңеле белән сизә ул. Ә менә Әхмәт ага Бикчәнтәев белән Петр Максимилианович Дульский ның юллары ничек кисешкән соң? Беренче тапкыр алар Әхмәтнең туган авылында — Олы Мәңгәрдә танышалар. Петр Максимилиановичны җирле халыкның милли культурасы кызыксындыра. Әхмәтнең исә рәссам булырга җыенып йөргән чагы. Сәнгать белгече Казан татарларының нәкыш-бизәкләре турында сораша Әхмәт исә аны озатып йөри. Еллар үткәч алар Казан төзүче инженерлар институтының архитектура кафедрасында яңадан очраша Әлбәттә. Әхмәт ага иң беренче чиратта — укытучы, педагог кеше Аңа булачак архитекторларны иҗат эшенә өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә, үз фәнеңне белү өстенә. башка фәннәрдән дә бик яхшы хәбәрдар булуың зарур Фән-гыйлем өлкәсенең үз иҗат газаплары бар шул. Әхмәт аганың күз алдында ук архитектура юнәлешләре берничә мәртәбәләр алышынды инде. —... Архитектураның үсү юлларына игътибар итсәң,— дип фикерен дәвам итте Әхмәт ага, — сәнгатьнең башка төрләрендәгегә караганда катлаулырак күренешләргә тап буласың. Архитектура проблемаларын эстетика өлкәсенә генә кайтарып калдыру зур хата уЛ. Әйтик, ниндидер бер форма безнең зәвыкка туры килде, ди. Моны тиз генә тормышка ашыру мөмкинме? һич юк Кайсыларын башкарып чыгу материаль якка «суга». Шуңа күрә дә һәр шәһәрдә очраклы гына төзелгән йортлар очраш- тыргалый. Алар күңелгә бик авыр тәэсир итә. Нәкъ шушы вакытта архитекторларның «алтын урталыкпны ничегрәк эзләүләрен, үз проектларын ни рәвешле яна-көя яклауларын күз алдыма китердем Бу борчылу Әхмәт аганың тавышына ук чыккан төсле иде. — Беләсезме. — дип сүзен дәвам итте Әхмәт ага Бикчәнтәев. — безнең белән еш кына килешәләр дә бит. Проектларны производствога кабул итәләр — «Объектив» сәбәпләр аркасында кайбер төзәтмәләр кертү шарты беләидер инде?.. — Әйе. Хикмәт шунда, кайчакта төзүчеләр үтенече һәм киңәше буенча архитектор үзе дә үзгәрешләр кертми кала алмый Әхмәт ага белән дә моңа охшаш хәлләр була Дөрес чишелеш табылган да сыман инде, исәбехисабы җиренә җиткерелгән Әмма проект һаман да «җир белән күк арасында» эленеп тора. Тезүчеләрне ярдәмгә чакырмыйча .мөмкин түгел димәк Әхмәт ага Бикчәнтәев проектлаштырган күп кенә йортлар хәзер инде Казанның горурлыгы санала. КАИның төп бинасын реконструкцияләү Казан дәүләт университетының химия факультеты бинасы Н. Э. Бауман һәйкәле. Ленин һәм Степан Хал турин урамнарындагы кайбер йортлар, һәр бинада архитекторның үз кулы сизелә I, мпй II " (IKJ9 '•* " шврүчг. «Казанның борынгы һәвяжтлэре» (19141 . >»яәа -■ х.аңиа «•■«с-.. - - •’ м . скк# бнлгел.эпо Соңгы елларда Катан ш»үче янжг >;.»»-г» г,-,4 • сы»та профессор булып >шли. 1.' «К У » N» 12. 177 Авылда туып-үскән Әхмәт ага архитектураның авылны бер читтәрәк калдыра килүе белән дә килешми. Безнең архитектура елкәсендә авыл төзелеше күтәрелмәгән чирәм икән, традицияләре түгел, аның хәтта фәнни нигезе дә юк. Крестьян тәҗрибәсе үзенең тикшеренүчеләрен көтә, һәм Әхмәт ага Бикчәнтәев шушы эшкә керешә. Илленче елларның азагы була бу. Этнографиягә кагылышлы язмаларда сурәтләнгән йортлар, каралты-куралар бик тә бәхәсле: дөресме ул юкмы — кем тикшереп караган аны? Әхмәт ага башта шунысын ачыклый: иске традицияләргә үзгәреш кертергә кирәк. Шәһәрдәге бөтен уңайлыклары булган фатирны крестьянга тәкъдим итеп кара әле. Гомерендә дә риза булмас. Ул һаман да үз ягына борыр алар- ны. Гадәт бит Аннары, биредә инде авылның ни рәвешле урнашачагын да истә тотарга кирәк. Шундый бер сөйләшүне хәтерли Әхмәт ага. — Бабай, әйт әле, зинһар, — дип сорый ул авыл картыннан, — нишләп сезнең авыл тау битенә урнашкан? Җил оясы бит. Җитмәсә, суы да ерак. — Бабаларыбыз сайлап алган урын инде, — ди карт. — Хәзер ничек бер сәбәпсез ташлап китәсең? Гореф-гадәткә каршы килү юк. — Нинди гореф-гадәт, бабай? — дип төпченә архитектор. — Ничек дип әйтим икән?.. Күрәсеңме, улым, бетен тәрәзәләр кояш чыгышына карый. Бу бер ышану яки ырым гына түгел инде Тәрәздән нур сирпелүгә крестьян аякка басарга гадәтләнгән. Сәгать тә кирәк түгел. Тау эргәсеннән яхшырак күренә: юлдан үз кешеме, әллә чит кеше киләме? Кайда кар эреп бетүен дә моннан гына карыйбыз. Җир өлгерүен, җир пешүен чамаларга мөмкин. Аннары, кар эрү дигәннән, тау башында ул бик тиз эри, юл иртә салына, туфрак та кызганыч түгел — тау туфрагы бит. теләгәнчә актар. Менә хикмәте кайда аның, улым... Үзенең уй-фикерләрен Әхмәт ага кәгазьгә күчерә. Аның фәнни мәкаләләре, язмалары матбугатта басылып чыга. Ниһаять, аның төп хезмәте — «Татарстан авылларында торак йортлар төзү» дигән монографиясе дөнья күрә. Әхмәт ага Бикчәнтәевнең бу фәнни хезмәтен шатланып каршылыйлар. Әлбәттә, шикләнебрәк караучылар да табыла. Имеш, хәзер безгә биек-биек йортлар салырга вакыт. Имеш, авылларны заманча йортларга күчереп утыртырга кирәк. Нәкъ шул чакта Әхмәт ага авыл йортларының һәрберсе үзенчә төзелергә тиеш дип чыгыш ясый. Тәвәккәллек бар бит! Бу юлы да Әхмәт агага бәхет елмая: Татарстан җирендә төзү өчен заманча авыл проектына конкурс уздырыла. Конкурс Бөтенсоюз күләмендә үткәрелә. Бу эшкә кайбер проект оешмалары, архитекторлар коллективы алына. Конкурска Әхмәт ага Бикчәнтәев та катнаша, үзенә иптәшкә Хәбил Ихсановны чакыра. Урын сайлау ирекле була. Менә кайчан кирәге чыга тикшеренүләрнең Әхмәт агага. Күп еллык тәҗрибәсе, белеме, крестьян гореф-гадәтләрен аңлау ярдәмгә килә аңа. Урын дигәннән, безнең Татарстанда күңеленә ятышлы урынны теләсә кайсы төбәктән табарга мөмкин бит. Кайсысы кирәк сиңа — урманмы, елгамы, әллә күлләрме, таулырак тарафлармы — рәхим ит! Ләкин Бикчәнтәев белән Ихсанов һич тә күзгә-башка чалынмаган Шәпше авылына тукталалар. Авылның табигате дә фәкыйрь. Бер өстен ягы бар — Казанга якын ул. Кыскасы, Әхмәт Бикчәнтәев белән Хәбил Ихсанов һәр ягын уйлап-исәпләп эш итәргә керешәләр һәм зур җиңүгә ирешәләр: булачак Шәпше проекты СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә куела, авторларга СССР Дәүләт премиясе бирелә