Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЗӨБӘРҖӘТ

Зөбәрҗәт уянып киткәндә төн иде әле. Ниндидер көч аны урыныннан күтәрде. Ул келәмдәге чүәкләрен аяклары белән капшап киде дә, кул сузы- мындагы урындык башына эленгән халатын җилкәсенә алып салды. Торышлый өстәл лампасын кабызды. Ул тәрәзә янына килеп басты. Эре кар бөртекләре, яктыга омтылган төнге күбәләкләр кебек, тәрәзә пыяласына килеп сарыла, аннары, бүлмәгә үтеп керә алуларына өметләрен җуйгандай, кире очалар иде. Зөбәрҗәт бүлмәгә йөзе белән борылды. Өстәл Соңыннан, кунаклар таралыша башлагач, Хәким үзенең калырга теләге барлыгын белдерде. Зөбәрҗәт, тел төбенә тирән мәгънә салып: • Теләк котырта, оят тыя дигән сүз бар, тәти егеткәй. Кешенең ялгызлыгын ихтирам итә белергә кирәк...», дигән булды. Хәким дә үз чиратында: «Кирәгеннән артык акыллы хатын-кыздан да мәрхәмәтсез кеше бар микән?»,— диде. Аннары, сүзне уен- көлкегә борып: «Гомумән, андыйлардан куркам мин»,— дип өстәп куйды. Саубуллашканда Зөбәрҗәт аның бу сүзләренә әллә ни игътибар итмәгән иде. Ә менә хәзер кинәт кенә: «Нишләп соң ул бик җиңел буйсынды, китте дә барды?..»— дигән уй чагылып узды. Кинәт аңа күңелсез, ифрат та моңсу булып китте. Ул башка нәрсә турында уйларга тырышып карады. Эш урынын, хезмәттәшләрен күз алдына китерде. Ул да булмады, аның белән бергә электрон-хисап- лау үзәгендә перфораторчы булып эшләүче бер яшь кенә кызның: нең урта бер җирендә вазага утыртылган өч-дүрт ак чәчәк моңаеп утыра. Кичә алар ахирәт дусты Алмазиянең туган көнен уздырдылар. Алмазия дигәне, нәкъ Зөбәрҗәт кебек, тормышын кора алмаган чая гына бер ялгыз хатын иде. Мәҗлестә нибары алты кеше булды. Алмазия белән Әсгать, тагын бер пар һәм Зөбәрҗәтнең яңа танышы — Хәким. Мәҗлес шактый җылы үтте, табында гөрләп утырдылар. Алмазиянең туган көне булуга да карамастан, Зөбәрҗәт адресына әйтелгән комплементларның да исәбе-хисабы булмады. •Зөбәрҗәт апа, сезне кайчандыр Ьаһрам абыйның кәләше булгансыз дип сөйлиләр. ХакмЕ< шул сүз?..» дигәне исенә төште. Кызның шефы Баһрам абыена үлепләр гашыйк икәнлеге ярылып ята иде. Бу сөйләшү моннан ике-өч көн элек булды. Әйе, Баһрам теләсә кайсы хатын-кызны үзенә каратырлык ир хә- ө зер. Зөбәрҗәт үзе дә аның артларыннан үкенечле бер соклану белән карап калгалый. 3 Баһрам! Бу мизгелдә Зөбәрҗәтнең уйлары, елларны кире чигереп, £ узган көннәргә алып киттеләр... Моннан унбиш еллар элек, алар z унынчы класста укыганда. Баһрам гапгади авыл малае иде. Баһрам " ул чакта ук инде Зөбәрҗәткә гашыйк иде. Дөрес, тыйнакбасынкы ♦ Баһрам бу турыда тел тибрәтмәде, әмма Зөбәрҗәт моны күңеленең ® кай җире беләндер тоя иде. Утны һәм мәхәббәтне яшереп булмый, ди - бит. <в Әмма Зөбәрҗәт, класстагы барлык кызлар кебек. Илфатка га- „ шыйк иде. Зифа буйсынлы, бик чибәр егет иде ул. һәрвакыт яхшы * киенеп йөрер иде. Шуның өстенә Илфатка зур киләчәкләр юрыйлар, н өмет белән карыйлар иде. Унынчы класста укыганда ук аның берни- £ чә шигыре басылып чыкты. Конвертына газета һәм журнал штем- х пельләре куелган хатлар килә торган иде. Шул серле хатларның эч- £ тәлеген беләсе килә иде Зөбәрҗәтнең. Күңеленең сөю көтеп моңлан- ' ган, тулган чаклары иде шул. Аннары таралыштылар. Врач булырга хыялланган Зөбәрҗәт институтка керә алмады. Хыял канаты шунда сынды аның. Хәер, азмыни андыйлар. Хәтта уку отличнигы Илфат та теләгән җиренә керә алмады. Аның каравы Баһрам университетка, үзенең теләгән факультетына җиңел генә кереп студент булды. Математиканы яхшы белә иде шул. Баһрам өченче курста укыганда алар Зөбәрҗәт белән очраша башладылар. Ә инде дүртенче курска күчкәч, бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр. Башта Зөбәрҗәтнең әтиәниләре бу турыда ишетергә дә теләмәделәр. Карап туймаслык бердән-бер кызлары үзе кебек чибәррәк кешегә дә чыга алыр иде дип уйлаганнардыр инде. Аның каравы, йөрәк түрендә Баһрамга карата яшерен мәхәббәт саклап йөргән Кифая: •Бәхетле дә соң син, Зөбәрҗәт!»—дип. ихлас күңелдән тәбрикләде. Яшермәде, Зөбәрҗәтнең язмышына көнләве турында ачыктян-ачык әйтте дә салды. Нәкъ менә шул көннәрдә уйламаганда-көтмәгәндә очраттылар да инде алар Илфатны. Классташлар әлеге шатлыктан дөньяларын онытып урам уртасылда туктап калдылар. Берберсен бүлеп, сорау артыннан сорау яудырдылар. Илфат Урал шәһәрләренең берсендә яши икән. Башы-аягы белән сәнгатькә чумган. Үзе режиссер, үзе драматург. Ә хәзер Казан каласында илһам алырга, яшьлеге белән очрз шырга дип кайткан. «Казан» кунакханәсендә туктаган. Алар, култыклашып, урам буйлап киттеләр, беренче очраган кафега кереп утырдылар. Алар белән Кифая дә бар иде. Ничектер шулай килеп чыкты ки, ул әлеге компаниядә үзенең артык кеше икәнен сибенде һәм, юк сәбәбен бар итеп, гафу үтенде дә. китеп барды. Кафедан соң алар гостиницага. Илфат бүлмәсенә кайттылар. Бу очрашу куанычыннан тәмам исергән егет әле яңарак кына халык театры сәхнәсендә куелган әсәренең афишасын күрсәтте. Бу минутта ул Зөбәрҗәткә зур талант иясе булып тоелды. Ул арада Илфат каяндыр бер шешә эчемлек чыгарды Очрашу хөрмәтенә дип. берәр рюмка күтәрергә тәкъдим итте. Сүз иярә сүз китеп. Зөбәрҗәт тә тиздән тормышка чыгачагы турында ычкындырды. Кемгә икәнлеген ишеткәч, Илфат күзгә күренеп үзгәрде, чибәр йөзенә моңсу күләгә кунды. «Син аңар әрәм...», диде ул. кызның бу адымы белән килешергә те ләмәвен белдереп. Зөбәрҗәткә бу сүзләр таныш иде инде. Чөнки әнисе дә булачак кияүне бик үк өнәп бетерми. Хәер, Зөбәрҗәт үзе дә, күңеленең кайсыдыр почмагында шуңа охшашлы тойгы йөртә иде. Исерткеч үзенекен итте. Илфат кыЮлана төште. Укыган елларда ук сиңа үлеп гашыйк идем дип Зөбәрҗәткә йөрәген ачты. Сүзләренә караганда, әле һаман да оныта алмыйча иза чигә икән... Шунда ул Зөбәрҗәтне кочагына алып, шашынып үбә, иркәли башлады. Зөбәрҗәт тә үзенең хис-тойгыга бирелә, акылы томалана башлавын тойды. Әмма ул инде каршылык күрсәтә алырлык хәлдә дә түгел иде. Ул кичне Баһрам Зөбәрҗәтне гадәттә очрата торган урында тапмый. Озак көтә. Ахыр чиктә, соң булуга да карамастан, Зөбәрҗәтләрнең өенә китә. Аның кайдалыгын сорагач, кызның әнисе: мин дә синнән нәкъ шул турыда сорамакчы идем, дип бик дорфа жавап кайтара һәм Зөбәрҗәтне табып алып кайтырга куша. Баһрам эзли китә. Ахыр чиктә Кифаяларга барып чыга. Шунда ул Илфат турында ишетә, аның «Казан» гостиницасында туктавын белә. Администрациядән классташының кайсы бүлмәгә тукталганлыгын ачыклап, өске катка күтәрелә. Әмма дежурныйның: «Егет өйдә» диюенә дә карамастан, БаһраМның шакуына җавап бирүче булмый. Ә инде Зөбәрҗәт, аңына килеп: «Ой-й, нишләдем мин?.. Нишләдем?!» — дип, өтәләнеп сикереп торып, җәһәт кенә киенеп коридорга чыккач, стена буендагы креслоларның берсендә утырган Баһрамны күрә. Егетләр салкын гына исәнләшәләр. Баһрам: «Тизрәк бул, әниең таптыра...»—дип, Зөбәрҗәтне өйләренә кадәр озатып куя. Шул озатудан соң алар очрашмый башлыйлар. Бер ай чамасы үткәч, искәрмәгәндә урамда очрашалар. Шунда Баһрам бары тик бер авыз сүз әйтә: «Бигайбә, Зөбәрҗәт! Тормышны аны хыянәттән башламыйлар...» Шуннан соң Зөбәрҗәт тормышында үзгәреш артыннан үзгәреш булып кына тора. Үзенә бер төрле серлелек белән өртелгән әлеге тормышы баштарак ошый да иде кебек. Үзе кебек үк ирекле ахирәтләр дә, җан атып торган дус-ишләр дә табылды. Үзен очар коштай хис итеп яшәве белән чак кына горурлана да иде. Ни әйтсәң дә, үзе баш, үзе түш. Эше дә менә дигән, квартирасы да теләсә кем кызыгырлык. Дус-ишләр яшәсен, алар барында дөньяның астын өскә әйләндерергә мөмкин. Зөбәрҗәт һичкайчан да үзен алданганга яки ташланганга санамады. «Нәрсә? Кем ташланган? Минме? Ха-ха!.. Мин үзем теләсә кемне ташлыйм!..»— дип башын артка атып көләргә ярата иде. Еллар үтә торды. Баһрам белән Кифая, кавышып, менә дигән тормыш корып җибәрделәр. Хәзер, әнә, ике бала үстереп яталар. Баштарак Зөбәрҗәтнең моңа әллә ни исе китмәде. Үзен тиңдәшсез бәхетлегә санаган Кифаяны, ничектер, аңлап бетерми иде, «Балачага чүпрәге белән мәж килеп, ир көен көйләп нинди бәхет таба икән?»—дип уйлый иде ул. Әмма күңеленең кайсыдыр почмагында Кифаяның тигез тормышына көнләшү хисе барлыгын да тойган сыман була иде. Тәрәзә артында әлЛә кар сирәгәйде, әллә яктыра башлады. Бераздан күрше-тирәдәге йортларның кар каплаган түбәләре, алар арасындагы төпсез булып тоелган бушлыклар аермачык күренә башладылар. Әмма Зөбәрҗәт тәрәзә яныннан китмәде. Бу минутта аның башында буталчык уйлар, күңелендә нәкъ өйләр арасындагы караңгылык сыман шыксыз бушлык иде. Зөбәрҗәт кабат кичәге мәҗлесне күз алдына китерде... Менә җилъяклыгы белән даны чыккач ахирәте Алмазия утыра. Күптәнге танышлар алар. Очрашулары да мәзәк булды. Алмазия аның Зөбәрҗәт исемле икәнлеген белгәч, шаккатарлык сүз ишеткәндәй, кулларын шапылдатып: «Исемегез биргәк тә старомодный икән. Әйдәгез, Зоечка дип үзгәртәбез»,— дигән тәкъдим ясаган иде. Зөбәрҗәт каршы төште. «Хет исемемне бозмагыз»,— дигән иде ул. Соңрак дуслаштылар. Алмазиянең үз фәлсәфәсе бар: «Бәхет — хискә бирелүдә, хис- сез-тойгысыз бәхетнең булуына ышанмыйм. Шуңа күрә дә аларны яңартып тору ягында мин», — дияргә ярата ул, уенын-чынын бергә кушып. Ә Зөбәрҗәт менә ерык авыз ахирәтенең бәхетле булуына ышанмый. Тмрәнтен уйлый, эчкә җыя белмәгәнгә генә шулай үз-үзен алдап яши торгандыр, дип уйлый иде ул. Соңгы елларда Зөбәрҗәт бәхет, тормыш турында ешрак уйлана. Вакыты белән ялгызлык хисе җанын шундый китереп баса аның, чыдар чамасы калмый. Күңелендә шулай давыл кузгалган чакларда тормышын яңадан үзгәртеп кору теләге туа. Чыннан да, яшьлектә ясалган бер ялгыш адымны гомерлек юлдаш итеп, дуадак каздай япа-ялгыз яшәп булмый бит инде. Әнә, яшьлеге дә, элеккеге матурлыгы да торган саен әкренләп чигенә бара... Соңгы елларда йокысы да тынгысыз аның. Төшләрендә ул гел каядыр чаба, ашкына, билетлар ала, каядыр олы юлга чыгарга кабалана. «Әллә, ходаем, үз башыма ашкынуыммы икән әллә?» — дип тә, уйлап куйгалый. Әлеге хәлнең гомеренең соңгы көненә кадәр сузылачагы турында уйлый-нитә калса,— бетте! Зөбәрҗәтнең күңеле өши башлаган сыман була. Бөтен барлыгын үзәк өзгеч эч пошуы биләп ала. Теләр-теләмәс кенә көн туып килә. Шәһәр инде күптән уянган. Шул чак, уйларыннан арып-алҗып, башы катып торган Зөбәрҗәтне сискәндереп, звонок шалтырады. Бу аваз искәрмәстән булганга, телефон яки ишек звоногы икәнлеген абайламыйчарак калды. Бу вакытта кеше йөрмәс дип, телефон трубкасын алды. Ахирәте Алмазия икән. — Дускаем, бу мин идем. Йокыңнан уяттым мәллә? Тыңла әле... Алмазия элеккеге җан дусларыннан кемнеңдер Кырымнан кайтып төшүе, сирәк очрый торган күчтәнәчләр алып кайтуы турында шалтырата икән. Бүген алар кичке мәҗлескә чакырулы икән. — Ничек, барырбыздыр бит? — дип сорады Алмазия. Күңелендә давыл кайнаса да, Зөбәрҗәт: «Юк, бер кая да бармыйм, җиткәндер, ниһаять»,— дип баш тарта алмады. Авыр итеп бер көрсенде дә: — Ярар... Карарбыз,— дип җавап кайтарды.