ЯЗЛАР МОҢЫ

 

ИКЕ БҮЛЕКЛЕ ДРАМА

Катнашучылар:

Фәрдәнә Сәгыйдулла Сара Ярмп Люция Хөрмәт Безнең көннәр һәм үткәннәр. Авыл. ■ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК СУГЫШ ҖЫРЫ Кыш. Өй. Кыңгырау чыңы Фәрд әнә. Бар дөньаны яңгыратып чынлый! Сәгыйдулла пәйда була. Сәгыйдулла. Без кыңгыраусыз гына өйләнешкән идек. Мәгәр гомер ж>ңлы узды. (Югала.) Ф ә р д ә н ә. Артыгы белән моңлы Ярми күренә. Я р м н. Дөнья уртасында торган кыңгыраулар булып, заманында безнең йөрәкләр сулкый-сулкый чыңлады (Югали.) Люцияне күтәреп Хөрмәт керә. Хөрмәт. Яна ел бүләге алып кайттым сиңа, Фәрдәнә әби! Люция (Хөрмәткә). Ул биреп чыгарды түгелме соң әле мине сиңа? Фәрдәнә. Әжәткә түгел, бөтенләйгә! Хөрмәт. Бөтенләйгә. Бүләк әжәткә бирелми ул. Фәрдәнә. Кем кемгә бүләк — тормышыгыз әйтер Бер-берегезгә бүләк булып яшәгез! (Аяк асларына мендәр сала). Минзәлә Татар дәүләт драма театры репертуарында. Сәхнәгә 1978—1980 еллар сезонында 300 дән артык мәртәбә куелды. Хө р м әт. Инде — туй! (Люцияне төшерә ) Люции. Әти-әни килеп төшәр менә.. Хөрмәт. Кем диярмен икән мин ал арга? Л ю ц и я. Әти, әни диярсең. Яшьләр әле Хөрмәт. Чит кешеләрне алай атау авырдыр \.i Гомерга бер әйтеп карамагач ♦ Фәрдәнә. Гомергә бер дә әйтмәү авыррактыр J Люция. Документыбыз артты. Фәрдәнә түти Тагын бер танык- с лык. Инде икенчесе. Хөрмәт. Икенчесе? < Люция (көлә). Беренчесе бүген синеке булу өчен егерме өч ел £ эиек дөньяга килүем турында иде. Бусы син минеке бул\ турында Хөрмәт. Аңа калса, кеше гомеренә өч туй тиеш. Минеке бергә л ким: бәби туемны уздырырлык әти-әни булмаган. Үчен шушы туебыз- •дан алам. Үткәрәбез шундый итеп—ин соңгы туебыздан сон баш- £ калар сагынып сөйләрлек булсын!. Кыңгыравың өчен рәхмәт, әби. < (Кыңгырау сузи.) Чыңнарыннан агачларны сарган бәсләр авыл буйu лап коелып калды. £ Фәрдәнә (үзалдына) Башта коела да кире куна ул чәч бәс- х ләре булып. (Аларга.) Әйтәм кар тузгый - бәхетегез күккә тигәнгә п икән. Юлыгызга ак җәймә булып түшәлсен Хөрмәт. Инде — туй!. Кара әле. Люция минем яктан да кода- кодагыйлар табыйк әле. Л ю ц и я. Эзлисе юк — әнә, Фәрдәнә түти. Хөрмәт. Кунакларга кодагый бул әле, Фәрдәнә әби. Анам кебек итен. Фәрдәнә Булдыра алсам Хакым булса шуңар Хөрмәт. Хакы булмаганнар, сиңа килеп, әҗәткә алсын. Аларга өләшкәннән соң калганы да синдә минем кебекләрнең йөзәвенә җитә. Синең шикеллеләр хакы җитми әле бу дөньяга! Л ю ц и я. Риза, риза, әме, Фәрдәнә түти? Әх, бер . кодалы да булсак! Фәрдәнә. Кешеләр тиң яратылган кана Бәхеткәйләре генә ким таратылган аның. «Уф!» дигән тыннарың белән тартып алыр хәл калмаган... Эзләгән-эзләгәи - парлыларны табыгыз инде Беләсезме, оланнар, дәшегез әле түбән өч Сәгыйдулла абзагыз белән ('.ара астаегызны Люция Ә без дәштек инде. Менәселәр Хөрмәт. Тик Сәгыйдулла абзый авырып тора бугай Фәрдәнә. Шуңа әйтүем дә Җилкенеп бер менсен әле Мәҗлескә дисәң, күңеле көр; уен дисәң, теле җор аның Сара керә. Люция йөз яшәрсең, Сара түти' Фәрдәнә. Килен төшергән мәлгә туры килдең. Бәхет өстенӘ Люция (аңа). Синең өчен килене белән кияве бергә инде Хөрмәт. Ни булды, Сара ала? Сара. Сәгыйдулла абзагыз вафат Фәрдәнә. Аһ! Хөрмәт. Бәхет — хәсрәт күршесе икән Люция. Яна елга каршы төндә үләләр димени? Бүген безиен туй көне ич! Сара. Шуңа мендем. Кеше җибәрсәм, аңламассыз дип Хөрмәт. Булмады инде. Сара. Булмасын иде шул... Люция Нәрсә «булмасын иде»? Ф ә р дә н ә (сак). Туймы? Сара. Боздык. Тик бездән торамыни? Үпкәләмәгез инде Хөрмәт. Үлем үпкә сәбәпчесе түгел. Сара. Бүгенгә кичектереп тормыйсызмы? Люция Гомергә бер килгән бәхетнеме? Сара. Үзегезгә үк читен булыр, кызым. Югыйсә, урамның бер очында — үлем, икенче очында — туй. Люция. Без—сак кына, сабыр гына: рөхсәт ит. Сара астай. Хөрмәт. Тукта, чү. Люция. Бәлки шулай кирәктер. Ф ә р д ә н ә. Тел әйләнми — Сәгыйдулла вафат!.. Сара. Вафат... Ф әрдән ә. Авыл тарихында үлем-китем белән туй итү бергә туры килгәне хәтердә юк Бала табулар булды. Анысы анлашыла — дөньядан китү дә. дөньяга килү дә сорап алынмый. Ә туй... Сара. Мин китим алайса. (Китәргә юнәлә.) Люция. Хөрмәт. Хөрмәт! Әйт инде бер сүз! Хөрмәт. Ул бит Сәгыйдулла абзый, Люция! Люция. Күпме кунак килеп төшәчәк. Хөрмәт. Өлкәннәрне рәнҗетмик. Ф әрдәнә (аларга карап торгач). Йөрәк ышанмый. Ә бит үлгән артыннан үлеп тә булмый, Сара Сара. Ни диюен? Ф ә р д ә н ә. Миннән түгел, үзеннән сора. Сара (туктап кала). Туегыз канатсыз булыр ич. Сәгыйдулла рухы да риза булмас. Фәрд әнә. һәммәбезгә дә шунда барасы. Тик әле берәү дә исәннәргә җырламагыз да биемәгез дип әйтеп китмәгән. Люния Китмәгән бит. әйеме. Хөрмәт? Сара (кисәк борыла). Ә китсә? Ф әрдән ә. Шулай дип китәр идектер, әгәр дөньяга үләр өчен генә килә торган булсак Яшәргә дип киләбез ич. Сара! Сәгыйдулла гына алып китә а.Тмый үзеннән соң килгән туйларны Люция «Без китәрбез, сез каласыз!—дип җырлармын. Җәсә- демне туфрак берлә күмгәндә дә». Әнә ич. Тукай: җырлармын дигән! Сара. Монда сүз сезнең йөзегез турында Люция Тукан халык күңелендәгене әйткән ләбаса — авыл халкы гаеп итмәстер., ихтимал. Сара. Мин яхшылык белән мендем Яманлыкка алмагыз, олан нар. . Яшьләр — яшьләр инде сиңа килешмәс ич. Фәрдәнә.. Ф ә р д ә н ә. Сәгыйдулла сүз әйтмәс иде. Сара. Сәгыйдулланың сиңа атап ни әйткәнен мин җиткерёрМен әле. Фәрдәнә. Мине искә алган икән әле. Онытмаган. Рәхмәт Сара. Ничек кенә искә алды әле! Җиткерермен. (Люциягә.) Әллә анлата алмадым, әллә аңлый алмадыгыз, оланнар? Хөрмәт. Алай димә әле. Сара ала Без тагын бер уйлап карарбыз. Фәрдәнә. Мин әйткәнчә булыр. Хөрмәт улым Сара. Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән, Фәрдәнә! Соңарган сың. Яшьләрдән оял әзрәк. (Китәргә борыла.) Люция. Без нәрсә... Кирәк икән... Хөрмәт. Инде юк—ясыйбыз туйны! Люция. Дөрестән дә- ихтимал, килешмәстер. Хөрмәт Хөрмәт. Килешмәс иде... әгәр мин Сәгыйдулла абзый белән Фәрдәнә әбине белмәсәм. «Нишлик?» дигәнгә. Сәгыйдулла абзыйның «Туй» диясенә ышанмасам. Сара. Күп беләсез... үзегезгә күбрәк ышанасыз шул сез. яшьләр. Хөрмәт. Сәгыйдулла абзый риза-бәхил булыр иде. Чөнки жырлап яшәгән кеше жылап үлми. Сара апа... Әзерләнә торыгыз, ♦ Люция. з Люция Кая, нәрсәгә? Хөрмәт. Туйга. Люция. Ә син? < Хөрмәт. Озатышып кайтам Җирләшеп. Әйдә. Сара апа. « Сара. Ялгышмыйсызмы, оланнар? Хөрмәт. Туй көненең кай төше ялгыш. Сара апа? Туй көне * тормыш көне. * Сара (үзалдына). Сәгыйдулла, нн диярсең? ө ө Сәгыйдулла күренә Гармун тоткан < Сәгыйдулла. Үз тәнемне генә алып киттем. Дөнья гаменә и шатлыгы-кайгысы белән исәннәр хужа. (Китә ) л Люция. Инде нишлибез. Фәрдәнә түти? Фәрдәнә. Инде нишлибез? (Үзалдына.) Ярми исән булса, әйтер иде. Ярми күренә. Ефәк күлмәк таратып җибәрә. . Ярми. Без әйтеп бетердек Мәгънәсен кылган гамәлләребездән эзләгез. (Югала.) Сара (Хөрмәткә). Әллә, оланнар, сез хаклы микән? Люция (Фәрданәгә). Хата ясыйбыз түгелме. Фәрдәнә түти? Хөрмәт. Хаклык — хатасыз, хата — хаксыз дип әле һичкем әйтмәгән. Шуны аерырга өйрәнер өчен яшибез Караңгылык. Туй шавы. Люция белән Хөрмәт килеп чыга. Үбешәләр. Люция. Шушымыни инде, шушымыни?! Хөрмәт (Кисмәккә таяна). Әгәр мин сиңа, сөюем шушы кисмәктәге су сымак... гел м ы л к ы п, ташып торыр дисәм, ышанма! Төрле чак булыр. Люция Ни диюең бу? (Шаярып ) Төбендә өч тамчысы калса, миңа шунысы житәр. Бер дә калмаса, иң элек үзең коргаксырсың ич. Хөрмәт (уенга бирелә) Картаеп, инде йөздән, кыяфәттән сөюемне берничек таный алмый башласаң да. ышан: коргаксымам Антым дип бел. (Чүмеч белән су алып эчә.) Люция. Салкын тияр Хөрмәт. Детдом баласынамы? Эч әле син дә! Менә шушы су сыз тора алырлык булсаң, миннән бизсәң дә ярый Бер сүз әйтмәм Чүмеч белән су алып Люциягә бирә. Люция. Матур әйттең (Эчә) Чур — хәзер мин! Инде мине тыңла! Урыннарын алмашалар. Хөрмәт аңа су чәчрәтә. Көзге итеп шушы суга кара әле. Күрәсеңме? Битемдәге бу су тамчы ларын күз яшьләренә әйләнерлек итсәң хәтереңдә яшьлегеңә кайта алмый адашып йөр! Кара-каршы басып суга карыйлар. Хөрмәт Хәтерсез кеше - сусыз мичкә кебектер ул әйеме? Җаны коргаксыйдыр. Люция (чүмечне күтәреп). Коргаксымас өчен' Көлешә-көлешә, алмаш-тилмәш су эчәләр. Зур җиз самавар күтәреп Фәрдәнә чыга. Фәрдәнә. Тамакларыгыз киптемени — шул хәтле сыйлашасыз? Әйдәгез, табынга чәй куям. Хөрмәт. Ай-яй. әби! Нинди көчен белән күтәрәсең моны? (Самоварны ала.) Фәрдәнә. Шушыннан эчкән сулар көче белән. Хөрмәт улым. Хөрмәт. Бер Иделлек кенә су үткәндер моннан! (Кереп китә.) Чәй. җәмәгать! Фәрдәнә. Безнең йөрәк януларын шул — Иделлек сулар гына басса басты инде. Люция И. мәшәкатьләдек тә инде сине. Фәрдәнә түти! Фәрдәнә (кисмәктәге суга кырын карап куя). Кеше, кызым, үз гомерендә жиде кешене гүргә озатсын дигән, ә мәшәкать димәгән Л ю ц и я. Ә күпме кызны кияүгә бирсен дигән? Фәрдәнә. Анысын әйтмәгән. Стенага эленгән баланның бер тәлгәшен сындырып ала. Люция (аның балан бөрчегәнен каран тора). Тегендә кереп эч. түти! Кеше белән. Фәрдәнә Анда да элгәшербез. (Чәйнектән чәй ясый.) Люция. Ник балан белән эчәсең? Авырыйсыңмы әллә? Фәрдәнә. Балан хикмәтле ул, бәбкәм. Матурлыгы — сезнең туй сымак. Әчесе- тормышның кайгы-хәсрәте ише Әнә ич: үлем белән башланган көн нинди ямьле туй белән очлана. Люция. Балан- шуңамыни: Сәгыйдулла абзый үлгәнгә? Фәрдәнә Синең язмышыңа язган әчеләрне ашавым Сезгә дөньяның җиләкләре генә калсын (Чәй эчә.) Люция (карап тора, кинәт елмая) И бүләкләр. Фәрдәнә түти, бүләкләр! (Кереп китә, эчтән.) Тутырганнар! (Чыга, бер төргәк сүтә.) Карале, түти, нинди эчке күлмәк! Кайсысының бүләге икән? (Көзге каршына басып карый.) Фәрдәнә (күлмәкне капшый, үзенә үлчәгәндәй итә). Сау тәнеңдә тузарга язсын, бала .. Без яшьлектә боларсыз да хәйран булдык. Буып-кысып йөрмәдек, алай да ерак иде — ни җитте куллар җиткермәдек... Әүвәле, кызым, кием затлылыгыннан битәр, җан сафлыгы кыйммәт иде. Эчтә «Әче!» кычкыралар. Хөрмәт чыга, аларга карап тора. Люция. Хәзер дә шулай, түти. Фәрдәнә. Булмыйча! Тормышның алмашка күлмәге юк. Бар киеме — сафлык. Ә аның тамыры бездә—хатын-кызда. Тормышның кияре сафлык булсын, кызым Хөрмәт Чакыралар. Люция. Әйдә син дә, әби! Люция (күлмәкне җыя). Түзәрсең, эш бар әле! Хөрмәт. Фәрдәнә әбине кызлар итеп киендерәсеңмени? Кара яны. бутап куймагаем! Л юни я Алайса, егетләр итеп киендерәм' Фәрдәнә. И оланнар! Бүлмәгез. Без заманында бүленгән Әлл.» безне гел шушылай булган дип беләсезме? (Кулын югары күтәрә. Күлмәк җиңе кайтарылып, беләзеге терсәгенә кадәр шуып төшә.) Бу билләрле көмеш беләзек беләккәйләргә таман гына иде. оланнар!.. Хәзер бөтен кул буенча шуып йөри Кулга киеп, баштан салырлык ♦ Хөрмәт Люциянең беләгемә карап тора да кереп китә. Л юци я. Фәрданә түти, куркам мин s Фәрд әнә. Уйлама, кызым Картлык ул кеше башына сиздерми a генә килеп төшә. Язгы сулар кар астыннан төшкән шикелле. Люция Мин ул турыда түгел Моны әйтәм. Хөрмәтне Укытучы « булганым өчен генә өйләнмәдеме икән? ♦ Ф әрдән ә. Шушы матурлыгын беләнме? Сөбханалла! Укытучы- а. лыгыцны уйлап торгандыр тагын. < Люция. Сөйләшми дә. е Фәрд әнә. Пычак йөзеннән күренә, егет кеше — сүзеннән Андый- < лар саескан шикелле гел такылдамас. Сандугач шикелле бер сайрар “ Бусы фал хакыйкать, кызым £ Люция. Тормышка исе китмәс күк. х Фәрд әнә. Тормыш башлауның яме пар кашык белән тар ясa тыкта. Л ю ц и я. Безнең «пары» белән «тары» да юк ич әле Ф ә р д ә н ә. Менә ич, ындыр шае Түшәк-ястык бар. кашыклар күп. йокыгыз түр караватта булыр Люция. Рәхмәт инде, түти Ф ә р д ә н ә. Беттеме кияүне яманлар сүзен? Люция (көлеп). Бетте, бетте. Фәрд әнә. Әле дә ярый, былтыргы шикелле, ялгыз башым кыш чыгасы итмәдем. Каладан яңа агроном белән яна укытучы кайта дигәнне ишеткәч, кайсыгызны кертим икән дип унга калган идем. Хөрмәтне кертсәм, ягарга утын, кәҗәгә булса да печән, тавыкларга бо- дай-мазар табарга булышыр иде днм Сине сайладым Хөрмәткә әби генә булыр идем... Сиңа ана күк буласым килде. Л ю ц и я Түти! (А/^о килеп сыена ) Фәрданә Бәхеткәйләр ташып чыкты икегез дә мина тидегез Шулай ул дөнья, кызым . Сәгыйдулла гына үлде менә Өлгермәдем өлгермәдем. Люция (сак). Нәрсәгә? Фәрдәнә. Бәхилләшеп чыгарга Ул авыргач, коймак пешереп кертермен дигән нәзерем таулар булып иңемдә калды.. Эчтә «Әче!» кычкыралар. Хөрмәт чыга. Хөрмәт Люция! Люция Чүеп тор әле. Фәрдәнә. Бар, кызым. Яна гадәтегез шундый Хөрмәт. Фәрдәнә әби. син дә кер Фәрдәнә. Баланлап чәй эчәм әле Хөрмәт, Люция түр өйгә узалар. Эчтә «Әче!» кычкыралар. Фәрдәнә балан өзеп каба. Фәрдәнә. Әче шул. (Җырлый ) Балансукай куаклар балансу, Баланнарын җыйгач, ямансу. Ел шәенә еллар туры килми. — Килде быел еллар ямансу.» Эчтә тавыш: «Җәмәгать. Люция җырласын әле! Уйна, Хөрмәт!* Люция күренә. Хөрмәт чыга, баянда уйный. Люция (җырлый). Күптән инде, күптән очраткан юк. Хәтерлимсез бергә чакларны? Күңелләрдә йөргән татлы сагыш — Шул чакларның моңлы ядкаре. Уртак иде хисләр, айлы кичләр — Без кертмәдек анда ятларны. Күңелләрдә йөргән дуслык хисе — Шул чакларның моңлы ядкаре. Бергә откан өмет тулы җырны Йөрәк инде мең кат ятлады. Үткәннәрдән бары шул җыр калды. Ул җыр безгә — яшьлек ядкаре. 1 Кереп китәләр. Фәрданә, тәрәзә төбеннән алып, кыңгырау чыңлатып карый. Ф әрдән ә. Үткәннәрнең ядкаре Бергә утырып, соңгы мәртәбә чәй лә эчелми калды Сәгыйдулла күренә. Сәгыйдулла (кисмәккә таяна, чагылышын карый). Үткәннәрне искә алыр идек. Ф ә р д ә н ә. Күңелдән бөтен хәсрәт юшкыннарын юып. Сәгыйдулла Хәсрәт түгел. Үткәннәрдән калган безнең ядкарь — киләчәккә очкан хәтеребез кошы мәллә? Ф әрдәнә. Мәшәкатьләр артыннан куып, картлык соңарды. Хикмәт диген: бүген иртән бөтен дөньяны тутырып килде дә төште. Сәгыйдулла Яшьлеге дә әллә ни ерак түгел. Хәтерлә генә: сандыгың шикелле ачылыр да күз алдыңа җәелер... (Суга иелеп, үзен күзәтә.) Ф әрдән ә. Ерак булмаган кая... Мыегың әнә: әллә нинди, күрмисеңмени? Сәгыйдулла. Нинди? Ф ә р д ә н ә. Кунык кунган Яшел. Сәгыйдулла. Ә синең битеңдәге теге борчак кадәрле генә чокыр торамы әле? Ф әрдәнә (битен капшый) Билдәрле беләзек... беләк буйлап шуып йөри Сәгыйдулла. Зират сукмагына жил кар тузгыта. Күмелгәнче, китим. Фәрд әнә. Киткәнче, әйтеп кал әле. Нинди васыять ул? Сә г ы Т< д у л л а. Сара әйтер. Ф ә р д ә н ә. Ул инде әйтте. Әле ишетмәдем генә. Сәгыйдулла. Ишеткәндә колагың белән түгел, күңелең белән тыңла. Ф әрдән ә. Авыз белән әйткәнне күңел ишетер иде дә... Сара ым белән генә белгертте шул. Сәгыйдулла. Ымның мәгънәсе меңләгән. Минеке меңнән берсе генә. Хәтер көзгеңдә шунысы чагылсын. (Чыгып китә.) Хөрмәт белән Люция чыга. Люция (җырлый). Бергә откан өмет тулы җырны Йөрәк инде мең кат ятлады. . Үткәннәрдән бары шул җыр калды. Ул җыр безгә — яшьлек ядкаре. ' Ф Әхмәтов музыкасы. Р Вәлиен шигыре Ф әрдәнә (кисмәккә карап} Үткәннәрдән бары шул җыр калды... Аккан сулар белән ярыша-ярыша уза икән гомер Җиле кузгаткан дулкыннан камыш кына тавыш сала. баштагы хәтер шикелле кыштыр-кыштыр.. Сара керә. Яулыкка төрүле теенчек тоткан. Хөрмәт. Әйдүк, Сара апа! Сара (тынлыктан соң). Инде менә Сәгыйдулла абзагызны да җирләдек. Люция. Яңа елга каршы төндә, ә? Бүген безнең туй көне инде. Ф ә р д ә н ә. Балаларны рәнҗетмик, Сара Сара Шуңа мендем. Иртән аңламагансыздыр дип Кеше генә җибәреп әйттерер идем, әллә минемчә әйтә, әллә юк Люция. Бик яхшы аңладык, Сара астай, рәхмәт Хөрмәт. Кичектереп булмады инде туйны. Сара апа Бик аңлыйбыз да бит .. Син дә аила инде, битәрләмә. Сара. Ни сөйлисең, олан? Урамның бер очында — үлем. Икенче очында — туй. Тормыш шулай булмаса. ничек яшәр идең? йөрәк кабул итми бүтәнчә. Ф ә р д ә н ә. Бу ни диюең? Сара. Миннән түгел, үзеңнән сора Ф ә р д ә н ә. Риза түгел... риза түгел бу эшенә, Сара. Сара Мин бүтәнне әйтәм шул. һәммәбезгә шунда барасы Җырламагыз да биемәгез дигән сүз белән йөрмим бит. Люция. Әйдәле, утыр, күңелең күтәрелмәсме. Ф ә р д ә н ә. Чишен. (Ьулыша.) Сара. Җәяүле буран кузгалды. Бераз җылынам да китәм. (Төенчеген Люциягә суза.) Мәле, кызым, алып куй түргәрәк. Люция. Юк, юк. Зинһар, кирәкми Безгә синнән бүләк кирәкми Сара (Фәрданәгә). Алып куй бер төшкә.. Сине искә алды Соңгы мәлендә дә искә алды. Сиңа әйткән васыятеннән йөрәккәйләрем өшеп китте менә. Ф әрдәнә (әкрен). Исән чагында кыланмаганны да кыланган икән. Куй үзең анау урындыкка Җиткерергә бүтән вакытын тапмам дип курыктыңмыни? Сара. Әллә аңлата алмадым, әллә аңлый алмадың. Фәрдәнә. Иртәгә дә менә алган булыр идем, күңелең елап, эчең пошып тормасын иртәгә чаклы дип уйладым. Яшнселәр дә бар ич әле. Фәрдәнә. Уз. Балалар, сез барыгыз, бәйрәм итегез Люция Без нәрсә... Кирәк икән... (Кереп китәләр.) Сара. Кеше гүргә киткәндә иртәнге өчен үпкә тотма инде. Фәрдәнә. Анысы шулай Әйдә, чәй эчик әле. Сөйләшик Таш булып, күңелдә калмасын. Чәй эчәргә утыралар. Бал кап. Сара. Тирләтер. Кайтасы бар. Фәрдәнә. Кун димим. Кунаклар күп Сара. Өйне ничек ялгыз калдырасың? Балалар көтеп калды. Фәрдәнә. Киленең ник кайтмаган? Сара. Бала табу йортында, ди. Балалар һәммәсе кайтып җитте, сабыр гына озаттылар. Фәрдәнә. Ә безнең Габделхарис кына өлгермәде Күңеле белән безгә якын да бит. эше белән дөнья читендә Сәгыйдулла җир җимертә иде әле Узган атна кич төзелештән кайтып килә Балтасына агач ӘХӘТ Г А Ф Ф А Р ф ЯЗЛАР МОҢЫ башы элгән. Шул кичне төш күрдем. Имеш. ана казымны күтәреп, аның янына килгәнмен дә; «Суеп бир әле».— мэй’эм. Ә ул: «Лна казны суймыйлар».— ди. Сара. Миһербанлы булды. Фәрдәнә. Чәй эч. Балан кабып кара әле. тамагына каптыртмас- Xtbi әзрәк. Сара. Ничек кенә күнегелер инде ул юклыкка. Ф әрдәнә. Күнегелмәс. Ир күмү —ярты җанны күмү. Сара. Син инде икенче кат. Башта Ярмиеңне... Ф әрдәнә. Өченчесе. (Тынлыктан соң.) Сәгыйдулла ике тапкыр үлде ич. Сара. Вилдан мине калага алып китәм. ди. Ф әрдәнә. Хәерлегә булсын... Мине күпме чакырдылар. Ул Габ делхарисым инде... Шәһәрдә яшисе килмәде, таш астындагы бака күк. Күчтәнәчләре, болай, пөхтә йөри йөрүен. Сара. Балаларга ата-аналарнын, хәсрәтен күрмәү яхшы. Безнең бӘхет шунда — белмәсеннәр. (Фәрданәнең күзенә карап.) Берсен дә белмәсеннәр. Фәрдәнә... Йөзгә чыгармадык, тату яшәдек. Үпкә тотмадык, шөкер. Беребезгә бер бурычлы калмадык. (Төенчеккә ымлый.) Менә: соңгысын алып менүем. Фәрдәнә. Нәрсә соң ул шул хәтле дә серле. Сара? Сара. Сәгыйдулла язларының моңы. Төенчекне чишә. Урындыкта гармун ятып кала. Сара орынгач, кыңгыраулары чыңлап куя. Фәрдәнә читкә борыла. Фәрдәнә. Ник күтәреп йөрисең аны? Сара. Сәгыйдулла кушты. Фәрдәнә. Васыяте шулмыни? Сара. Шушы. Син алып биргән ич аңар бу гармунны. Фәрдәнә (тәрәзәгә карый). Салкынайтты. Бакчы, тәрәзәләргә нинди боз куна. Сара. «Гармунны Фәрдәнәгә менгез»,— дигәч, үзем дә өшеп киткәндәй булдым. Фәрдәнә (сак). Үч итеп эшләде микәнни ул моны? Сара. Юк. Фәрдәнә. Башта минем дә исләрем китте. Аңлагач, бәхетеңнән көнләп куйдым. Мине шул өшетте. Мә. алып куй. Күз алмасыдай саклап яшәде. Фәрдәнә (гармунны ала). Рәхмәт. (Борылып.) Хәтерлисеңме, Сәгыйдулла? Өйләнешеп, башка чыккан көзне Йөзен базарыннан алып кайткан идем. Төп йорттан килгән ун баш казның җидесенә алмаштырып. ф Сәгыйдулла курена. Сәгыйдулла. Курка-курка гына. Фәрдәнә. Сукага акча җыя идек. Ә мин гармун алып кайттым. Сәгыйдулла. Куанып бетр алмадым, юләр. Күрсеннәр, янәсе! Кунак-төшем, туй-мазарда иң кадерле кеше мин хәзер дип... Фәрдәнә. Искесен Габделхариска биреп, эңгер-меңгердә урам әйләндең. Сәгыйдулла. Ә суканың кирәге чыкмады. Фәрдәнә. Колхозга кердек, атны илтеп биргәнең өчен и еладым, и тиргәдем сине! Сәгыйдулла. Күәскә дә күршегә чаба идең. Безне колхоз кеше итте. Ялгызың азапланган ише булдымы сон? Сэра. Газиз хатирәле бу гармун сиңа. Кайчандыр исемен гәҗитләрдән төшмәгән орденлы тракторчы Фәрдәнә Басыйрова идеи —шуның истәлеге. Фәрдәнә. Сәгыйдулланың ачы васыяте Сара. Ачы димәде. Фәрдәнә. Димәде? Тилгән тавында ич: аның җаны белән минем ♦ җан өзгәләнүе тәкәрлек булып аваз салган иде Өстә ул гармун уйный, з аста, сазлык өстендә әйләнә-әйләнә. тәкәрлек кычкыра.Тикмәгә бул- = маган. £ Сара. Урак ура идек. < Сәгыйдулла Ә аңынчы минем үлгән хәбәркилгән (Югала.) Ч Караңгылык. ♦ а. Фәрдәнә. Яшәү ямен югалттым. Ялгыз ләкләк сыман гамем бе- < теп, алныартны карамый йөргәч, йорт-җирем янды Өй каршында үс- | кән каен кара көйде Карлыгачлар кайткач, икесе кара кисәүләр өс- < тендә өзгәләнеп очтылар да югалдылар. u Ярми күренә. Гимнастерка, галифе кигән. Бер җиңе буш. Я р м и. Карлыгачларың оя тапмый. Фәрдәнә. Киттеләр Фәрдәнә Кошлар яңа оя корыр. Мин генә менә кызым белән кая барыйм? Кошлар булмаганбыз ичмасам. Ярми. Мин дә очар идем. Сыңар канат белән ерак китеп булмас Синең оя юк. минем — канат... Сугышларга үч итеп яшиселәр бар әле Чык кияүгә! Фәрдәнә. Кемгә? Ярми. Миңа. Фәрдәнә. Минем ирем бар Ярми. Кайтыр дисеңме? Фәрдәнә. Гел кайтмаса, бер кайтыр күк Ярми. Синең оя юк. минем — канат Яшиселәр бар әле! Чык ки яүгә! (Күккә карап.) Карлыгачларың оя кора. Фәрдәнә. (Китә.) Фәрдәнә. Бау булып ишелепләр генә торган хәсрәтләрне төйни башлаган идек инде. С а р а. Ә ул кайтты да төште! Ф ә р д ә н ә. Кыш көне күк күкрәгән шикелле. Сара. Тилгән тавы кырында көлтә бәйли идек. Фәрдәнә. Ә мин—тракторчы, комбайн тагып йөрим Сара. Төшлеккә туктап, бәпкә төпләренә хәл алырга яттык Фәрдәнә, йөзен яулык белән каплап, бәпкә төбенә ята. Сара тотып тора, Ярмн чалгы суга башлый. Гармунда уйнап, Сәгыйдулла керә. Сәгыйдулла. Сәламәтләрме, хатыннар! Исәннәрмесез! Сара . И-и-и. танымый да торабыз! Басыйрныкылар югаламы соң! Минеке генә ул. (Фәрданәне уята.) Фәрдәнә. Фәрдәнә.. Тор' Сәгыйдуллаң Ярми читкә китеп баса. Фәрдәнә (күлмәген сәдәпли, йокы аралаш) Нинди Сәгыйдулла? Сара. Берәү генә ләбаса ул синен! Сәгыйдулла (Фәрданәгә таба атлый). Әнкәсе! Сөбханалла! Фәрдәнә әкрен генә баса, кулына урак ала. Саумы, әнкәсе! Фәрдәнә аның каршына бара, тик кисәк борылып Ярми янына ташлана. Ф әр д ән ә. Ярми!. Сәгыйдулла. Кызлар диярсең—кара, кая качасын? (Көлә). Сара аны читка сөйри. Тукта әле. ник сөйрисең?.. Ярми, кордаш, тот, җибәрмә! Тапкан уен... Сара (Сәгыйдулланы сөйрәп чыгып китә). Тоткан инде ул аны. Кил әле дим!.. Ярми (Фәрданәгә). Ник чыраең качты? Ф ә р дә н ә. Үзеңнең соң! Я р м и. Ат урламаган ла! Ф ә р д ә н ә. Җан яралы. Ярми! Ярми (Фәрданәнең чәчен сыйпый). Җан.. төзәлер. Җинаять кылмадык. Ахыры хәерле булсын. Күрәсең, бу сугышның ялкыны тәнне генә көйдермәгән. (Фәрданәнең урагын ала, кылыч кебек итеп селтәнә.) И-иәх!.. Дөньясын төбе-тамыры белән... Бию көе уйнап Сәгыйдулла керә. Сәгыйдулла. Бас ярсуларны, хатыннар! Сара. Минем Ибраһимны күрмәдеңме, Сәгыйдулла?! Күкрәгенең сул ягында ясмык кадәрле генә ике миңе бар иде... Сәгыйдулла. Бие, Ярми! Бас ярсуны, бие! Сара. Кызган табадагы балык сыман итеп! (Бии.) Сәгыйдулла. Бие, Ярми! Миңа караганда да авыр булыр сиңа. Ярми уртага чыга, торган саен ярсурак биергә керешә. Чыгып китәләр. Бию анда дәвам итә. Фәрдәнә. Молотилка барабанына таккан көлтәләр күк биеделәр. Егермеләп хатын, биш-алты ир. Ләкин җан авыртуының бер бөртеге дә коелып калмады Тилгән тавы басуында. Югыйсә, җир чыдамас иде: шыттырып чыгарыр иде безнең яраларны шул язларда. Яф раксыз карт агач итеп (Чыгып китә.) Җил авазы. Сәгыйдулла белән Сара керә. Сәгыйдулла Шундый-шундый хәлләр икән монда. Сара Сара. Фәрдәнә белән синең арадагы күперләр җимерелде. Сәгыйдулла. Әйе икән, Сара. Әллә юкка кайттым инде? Сара. Ничек юкка булсын? Сәгыйдулла. Үз каберемне күргән кебек булды әле. Сара. Чак кына аның каберенә кайтмадың. Сәгыйдулла, Ничек — каберенә... Сүз сөрешеңне тота алмыйм— Контузия бәргән ише. Сара. Яшәр өмете киселгән иде Фәрдәнәнең. Ярми ялгады, йөрәкне йөрәккә түгел, син уйлама ниндидер гыйшык-мыйшык нәрсә бул гандыр дип. Ярми аның сулган тормыш тамырына үз каны тамырын гына ялгады. Яшәр өчен. Бар үлемгә каршы торып яшәр өчен. Пауза. Сәгыйдулла. Син көтәсеңме? Сара (тыйнак елмаеп). Көтәм. Сәгыйдулла. Көтмә. Сара (читкә тайпыла). Фәрдәнәгә үч итеп әйтәсеңме? Көлмә. Көлмә син! Сәгыйдулла. Көлмим. Чынлап әйтәм. Кем белә бит болай килеп чыгасын? Кем белә... Сара! Минем урында беләсенме кем басып торырга тиеш иде бүген монда? Сара. Үзеннән гайре беркем дә түгел. Кимсетмә үзенне. Яраларга вакыт дәва. Онытылыр. Синең урында булсам беразга китеп торыр идем мин. ф Сәгыйдулла. Китеп.. 5 Пауза. g Китсәң иде дә бит... | Сара. Кем тота? Сәгыйдулла (әкрен). Син... Сара. Мин?! (Тыела алмыйча көлә.) Ай-яй бу ирләр, ә? Әле кайтып бисмилласын әйтү түгел, кулын да юмаган... (Көлә, читкә < китә.) ө Сәгыйдулла (гармунын ярсуябып). Көлмә,Сара! Ибраһим- * ны күрдем мин. u Сара (көлүеннән туктыйалмыйча)Ибраһимны? £ С ә г ы йд ул л а. Гозерен алып кайттым. х Сара. Гозерен? Гозерен... Нәрсәгә миңа аның гозере?! Сәгыйдулла. Сиңа түгел, мина. Сара. Нишлим мин гозер белән... үзе булмагач? (Көлеп һәм елап.) Нишлим мин синең гозерең белән! Үзе кирәк. Мина үзе генә кирәк! Үзе генә... (Елый.) Үзе! Фәрдәнә белән Ярми йөгереп керә. Караңгылык. Пәрдә. ИКЕНЧЕ БҮЛЕК САГЫШ Ж.ЫРЫ Яз. Фәрдонә белән сәнәк тоткан Сәгыйдулла очраша. Фәрданә читтән үтеп китмәкче була. Сәгыйдулла (мыегын тешләп). Саумы. Фәрдәнә. Ф ә р д ә н ә. Бер көе. Сәгыйдулла. Торасызмы? Ф әрдән ә. Торабыз.. Бу капка төбендә, ешладың. Сәгыйдулла. Сарага печән китердем. Чана чалулап, сәнәк төшеп калган. Фәрдәнә үтеп китә. Сәгыйдулла карап кала. Фәрдәнә, бераз баргач, борылып кары*. Фәрдәнә. Габделхарисыбыз өйләнә. Хат язган. Кайта алмыйм дигән. Сәгыйдулла. Үзең бармыйсынмы соң? Фәрдәнә. Кем белән? Сәгыйдулла. Безнең малай өйләнә ич. Минем белән! Фәрдәнә. Алайса юк. Юл өзегендә ерак китеп булмас. Сәгыйдулла. Иртәрәк өзелде безнең юллар. (Сәнәген көч белән печәнгә батыра.) Ф әрдәнә. Язы әллә нинди килде. Нурсыз, моңсыз, пычрак. Сәгыйдулла. Моңланасың киләмени? Моңнары да булыр әле. Булыр! Пычракларны юар өчен. Сара күрена. Фәрданә китә. Сара. Кирәкмәс иде. Сәгыйдулла (печән кертеп чыга). Ничек кирәкмәсен, ничек кирәкмәсен?! Сара. Ни уйламаслар! Сәгыйдулла Ике балалы тол хатынга дүрт пот печән китергәнгә ни уйларлар икән? Каһәрен әз күрделәр мәллә сугышның алай уйларга? Сара. Кирәкми. Синең өлеш кирәкми миңа! Сәгыйдулла. Минеке түгел Ибраһим өлеше. «Исән кайтсаң, минекеләргә дә булышкала, кордаш! Сараның миннән башка бер кеме дә юк. Онытма, кордаш, ярдәмеңнән калдырасы түгел Сараны, бел аны!» Үләргә калыр алдыннан менә нәрсә диде ул. Сара. Тагын бер кат сөйлә әле. Сәгыйдулла. Инде кырыкмаса кырык сөйләгән! Сара. Тагын берне генә... Сәгыйдулла. Нигә берне генә? Кирәк икән, тагын туксан тугыз мәртәбә сөйлим. Моны үлгәнче сөйләргә дә сөйләргә. Дога итеп сөйләргә! Ә бүтәннәргә сәждә кылган кебек тыңларга... Сара. Син миңа шулай сөйлә генә. Китермә печән, алып кайтма утын, аны кисешмә, турашма. Кирәк түгел, түбә ябуларың, абзар-кура төзәтешүең дә... Балага итек басып бирүләрен дә кирәк түгел... Син миңа әнә шуны гына сөйлә тагын бер мәртәбә. (Әкрен.) Соңгы мәртәбә... Сәгыйдулла (утыра, тәмәке төрә. Тамак кырып алгач). Төрле частьлардан җыйдылар безне. Унтугыз кеше. Иң гаярь разведчиклар дип. Карасам... Ибраһим! И-и ул күрешүне сөйләп кенә аңлатырлыкмы?! Ярар. . Шулай... кердек немец тылына. Ерак кердек. Шунда, эчтә, дошманның яшерен аэродромын табарга куштылар. Сигез тәүлек йөрдек. Таптык, кирәген кирәкчә шартлаттык, тоттык бер «тел», кире борылдык... Безне куа киләләр булып чыкты. . Тегеләрне тоткарлар өчен әле бер төркемебез кала, әле бер төркемебез. Унбиш кешедән алтау калдык. Тагын эзгә төштеләр безнең. Ә «тел»не ничек тә алып чыгарга кирәк. Ибраһим белән мина калырга чират җитте. Менә ул шунда командир карш ина чыгып басты да... (Тынлыктан соң.) «Икебезнең беребез кайтсь н, иптәш капитан!»—дип ярып салды... Шул калудан калды... Анн ры мин дә калдым... Бөтенләйгә каласым калган да бит. И-и-эх! Сара. Рәхмәт. Сәгыйдулла! Сәгыйдулла. Миңа ниткән рәхмәт! Сара. Үзең дә ялгызың, әманәтен ташла инде. Җитәр. Сәгыйдулла. Ир кеше. Каян килеп, кая китмәгән? Син хатын-кыз башын белән нужаның бугазыннан алып көрәшкәндә, мин биленнән генә алып, аркасы белән салмам мәллә? Сара. Бүтән көчәнеп йөрмә инде. Сыерны сатам мин. Кәҗә җиткән. Ике балага күпме кирәк соң ул? Сәгыйдулла Ишеттем. Авыр. Алай да сабыр ит. Менә бу печәнне ашата тор әле. Тагын тора-бара күз күрер. ААинем нәрсә — бер кәҗә дә ике баш сарык. Ә җәе шәп килде. Печән күп миндә. Аларга да җитәр, синең сыерга да. Сара. Нинди кызык дөнья! Мин. сыерлы була торып, печәнгә интегәм. Синен печән булып, сыерың юк Сәгыйдулла Кешеләр дөньясы да шул. анасы коргыры' Сара. Ничек —шул? Сәгыйдулла. Ибраһим урынына үзем генә калсам сон! Кем белә бит болай килеп чыгасын. Син дә йөрисең кайгырып мин дә... Шул печән шикелле ни сиңа, ни мина юк дөнья яктысы Сара. Бәхет ике яклы, күрәсең. (Печанне исни} Бөтнек исе < Эх. бөтнек исе! , S Z Сәгыйдулла, печәнгә авып, аны кочаклап үбә. Сара ычкына да аңа селтенә ? а. Шушымыни гозер үтәвең? Бүтән берәү булса Өзгәләр. сөякләреңне S ватар, маңгаен җиргә тигәнче тибәр идем' Авыртудан түгел, тол \аж тын хәтерен калдырудан, оятыннан сызланыр идең! ♦ Сәгыйдулла, йә, ялгыш Кем белән булмас хәл Сара (аягына баса) Теләсә кем белән., минем белән кирәкмәс £ иде. (Елап.) Байтак исәрләрнең телен аркылы тешләткән! Сәгыйдулла Ялгыш дим. Хата. Сара. Әллә кемнәрне эт итеп кудым, әллә кемнәрне төшләрдә и күрдем... Ибраһимым булсаң икән әгәр!. Бөтен авыл белән карап п торсалар да .. салкын дими кар дими. . оялмыйча Сәгыйдулла. Бар икән соң дөньяда изге җаннар! Бер-ике атнага утының җитәрлекме? Сара (өстен кага) йөрмә бүтән. Үзем Үзем! Вилданым да эшкә ярый хәзер йөрмә бүтән Сәгыйдулла (коры). Алайса, менә ни. Сыерыңны мина сатасың. Сара Сатам Аны түгел, ярты җанымны сатам Сәгыйдулла. Ни күрәм - шуны алам Сатулашып гормыи быз, бәяне үзем куям. Сара. Ә минем нием бар шуны сагам. Киләчәкне яшереп бул мый — сыер кысыр Алдап ни мәгънә? Шуңа сатам да. Сәгыйдулла Миңа иткә кысыр сыер кирәк. Симертеп бер- азын ашарга, беразын сатарга Кайда ул, карап чыгыйм да Сара. Әйдә.. Кереп китәләр. Бераздан яңадан чыгалар. Сәгыйдулла. Ялгыша күрмә. Сара Сыерын бушка ашарга җыенмаган, буаз. Апрельләргә җиңеләясен көт тә тор Кыз шикелле сыер тол хатынга ышанып кысыр каламы соң? Сара. Каян килеп? Көтүче дә ул-бу шәйләмәгән Сәгыйдулла Сыерың көтүче күзенә чалынырга оялгандыр Сара. Инде дә телең... Ибраһим шул булыр иде. Гелен белән түгел, әллә ниең белән сөйләшәсең шунда Каян беләсең буаз икәнен? Сәгыйдулла Сатучы түгел, алучы әйткәч, ышан инде Сара Сатып алучы кеше малын мактамый торган иде Сәгыйдулла (акча саный) Менә бер мен ике. өч дүрт булды... инде биш... Менә биш мең ярым тәңкә. Сара ул санаган квйго баш кагыл бара. Дүрттән узгач, карап кына тора. Аннары чирек литр аракы, стакан алып чыга, акча янына куя Сара. Мәгәриче Сәгыйдулла. Рәхмәт. (Салып эчеп куя.) Сара акча саный Я «К У • М II Ышанмыйсыңмы әллә—саныйсың’ Ә-ә. сакланганны алла саклаган, сана. сана. . Әзсенәсеңме? Шулай инде, нәфсенең төбе юк. Сара аңа акчаның бер өлешен суза. Сара. Болары—мең дә биш йөз тәңкәсе—артык. Дөрес әйтәсең, нәфес — чиксез. Тик артык акча түләү юмартлык түгел Телең белән әйт син күңелеңдәгесен Күңел теләген акчага төрәсең. Сара елый. Кулындагы акчалар аяк астына сибелз. Сәгыйдулла, тезләнеп, җыярга керешә. Сәгыйдулла (башын күтәреп). Ул — Ибраһим өлеше. Сара Ибраһим, Ибраһим! Ник чирканасың үз өлешем дияргә? Сәгыйдулла. Минем тормыш — Ибраһим үлеме. Бу аның гозерен үтәп, аның гозерен! Менә сиңа я акча, я печән. Икесенең берсе. Кайсысын сайлыйсың? Сара. Өченчесен Сәгыйдулла. Нинди өченчесен? Юк өченчесе. Сара. Бар... Өченчесе — син. Сәгыйдулла. Мин?! Сара. Җаның әйбәт синең. Чиста, тымызык. Көз көнендәге инеш шикелле. Сыерымны бүтәннәргә сине көтеп сатмадым. Инде хәзер сиңа да сата алмыйм. Сәгыйдулла Ә мин сатып ала алмыйм. Буаз сыерны ничек итеп суймак кирәк? (Карашлары очраша.) Сара (карап тора да. елап, аның күкрәгенә каплана). Көн дә чыккан кояшның җылысын биш ел буе сизмим бит инде! Җәйгән мендәрем тышыннан биш ел буе күз яше генә юам. Сыерым бирнәм булсын, Сәгыйдулла! Пауза Сәгыйдулла Аңламый калдым: нигә соңгы мәртәбә сөйләттең Ибраһим турында? Сара. Мәңге онытмас өчен. Миңа фатихасы итеп тыңладым. Фәрданәләр өе. Ярмн керә. Ярми (биштәрен сала). Күперне сүтеп бетереп яталар. Бу якка чак элгешеп калдым. Самавар куеп җибәрсәң икән, тамак чатнады Фәрдәнә самавар куя. Сиңа бер нәрсә алдым әле. (Биштәрен чишә.) Фәрдәнә. Юк акчаны әрәмшәрәм итмәс идең. Ярми. Әрәм дип... Сиңа да язык түгел. Менә, күлмәк! Ярми төргәк чишеп, зәңгәр ефәк күлмәк таратып җибәрә. Фәрдәнә сөенечен яшерә алмыйча көзге каршында бөтерелә. Сабан туена кофтасын алмабызмы. Ионын Аннары ни... Бәлкем, мәйтәм, көзләргә мамык кәҗәсе юнәтәсе түгел микән, дим. Кышын шәл бәйләрсең. Бәлкем үзегезгә дә артыр иде берәр шәллек. Үзем мин менә шушы сыңар кул белән дә өч шкаф ясап саттым бит. Икешәр йөз тәңкәдән. Игә килербез анысы нәрсә аны Җан тыныч булсын. җан. Фәрдәнә. Елгада боз китә алмый торамы? Ярми. Су аз быел. Игеннәр уңармы, юкмы — билгесез. Гармун тавышы ишетелә. Сәгыйдулла, ахры. Фәрдәнә (сагаеп). Ул. Я р м и Эчте микәнни? Ф ә р д ә н ә. Кем белгән? Я р м и. Оста уйный, каһ-һәр! Фәрдәнә. Яна көй Я р м и. Әллә тагын Кайда отты икән? Фәрдәнә. Ишеткәндер бер-бер яртын да, кыз-кыркын отып ал- ф сын дип, урам әйләнүедер. z Я р м и. Салгандыр, шельма! Күз төрткесез караңгыда пычрак = ерып йөрмәсә. Тукта әле. былтыр да үтте түгелме шушылай? Фәрдәнә. Үтте. < Я р м и. Шуннан бирле уйнаганы хәтердә юк. Ни кунак-төшемдә. 5 ни Сабан туенда уйнамады бугай ” Фәрдәнә. Уйнамады Яшь-жилкенчәк аптыратып бетергән «өй- ♦ рәт!» дип. Былтыргы яздан бирле уйнамаган. Менә, икенче кат. Я р м и. Килешми инде болай малай-шалай сымак. Сарасы ник * тыймый икән? е Гармун тавышы якыная. Фәрдәнә тәрәзәгә елыша. Кинәт ялкын биеп ала. Фәрдәнә артка чигенә. *- ® (Исе китеп.) Карале, ажаган! Яз тинтәкләнеп килә быел Беренче кө- * нен көтүгә чыккан кысыр сыер мыни! Фәрдәнә. Көе мина лабаса моның! Мина! Я р м и. Ничек — сиңа? Фәрдәнә. Нигә газапларга булды икән? йөрәгенең ташуы икән лә бу аның, Ярми! Я рми (учына төкереп). Ә мин аңа ташыйм менәтерә жаен табып. Шундый итеп ташырмын бер!! Караңгылык. Сәгыйдулла үтеп бара. Фәрдәнә аның каршысына килеп чыга. Чиләк-көянтә аскан. Аларны тәрәзәдән карый-карый. Ярми тәлинкәле репродуктор төзәтеп утыра. Сәгыйдулла. Саумы. Фәрдәнә. Фәрдәнә. Ару гына. Сәгыйдулла. Суыңны эчим әле, тамак чатнады Ф ә р д ә н ә. Чишмәгә кар суы төшкән, тәмле булмас. Сәгыйдулла. Кар сулары йөрәк талдырмый (Тезләнеп. Фәрдәнә чиләгеннән су эчә.) Фәрдәнә. Габделхарислар бәби алып кайткан. Сәгыйдулла. И-эх? Үтә гомер' Үз гомеребезнең читеннән карап кына узабыз шикелле. Фәрдәнә. Тагын чакыралар. Гел юл өзелгән чакта туры килә Сәгыйдулла Кар күп быел. Тимерчелекне, зират почмагындагы каеннарга хәтле су басты. Фәрдәнә. Басты Сәгыйдулла Ташу хәтмәле төшәрдер. Фәрдәнә. Хәвефсез узсын иде Сәгыйдулла (күзен кыса төшеп). Бүген я иртәгә инде. Ф ә р д ә на. Нәрсә? С ә г ы й д у л л а. Ташу. Фәрдәнә. Бүген я иртәгә... Ел саен бүген я иртәгә. (Узып киткәч борыла.) Тагын үтәрсең микән? Сәгыйдулла. Ташкынга буа юк. Кар астыннан бәреп чыга да ташый ургып. Фәрдәнә. Син!.. Сәгыйдула (кисәк борыла) Нәрсә —мин? Фәрдәнә. Ташулар жир битен юган чакта минем биткә корым ягып үтәсең! Җир яшәрә, мин каралам . Сәгыйдулла Ә минем күңелдән Тилгән таны караларын нинди ташкын юар? Сиңа минем янган җанның көле генә эләгә. Көле генә. Фәрд әнә (күккә карап) Мин ышанам аллага, әгәр аның җәһәннәме синең җанда дисәләр! Сәгыйдулла. Нишләтим соң сүндерергә әмәл тапмагач? Сара мәллә дигән идем.. Җан януларын кем кабызган—шул гына сүндерә ала икән... Фәрд әнә (аяк астына карап). Соң., алайса., җаның утына мнн су була алсам, халык күзе төшмәс берәр урыны бардыр бу дөньяның... Бер таптан кояш сүнмәс!.. Сәгыйдулла Ә?! Бар микән андый урын безнең өчен? Булса, минем сиңа җәһәннәм булып тоелган җанның анда җәннәткә әйләнүе кемгә хаҗәт. Фәрдәнә? Ничек итеп җанны хыянәт пычагы астына салмак кирәк... Фәрдәнә. Гомер буена дөнья хуры булып яшәгәнче, бер тапкыр мәхәббәт буры гына булырга риза! Сәгыйдулла. Әгәр син минем монлы дөньям икән — кирәк түгел мина бүтән дөнья! Фәрдәнә. йөр алайса шул көең белән урам буенча шыңшып! (Елый.) Сәгыйдулла. Җырның ертыгы юк... Шыңшысаң да. гаеп түгел. сөю җыры ул. Фәрдәнә Сөю? Сәгыйдулла Өч ел рәттән мин табышмак җырламадым. Фәрдәнә. Табышмак!.. Җавабын үчлек дисәм, каршы әйтер идең мәллә? Сәгыйдулла (чигенә). Юк. Фәрдәнә! Алай димә! Дистә еллык газабымның барысын җыеп атма кире минем җанга Үчлек түгел, сөю иде. Фал хакыйкать. (Ыңгырашып.) Сөю иде! (Китә.) Үчлек түгел. Фәрдәнә. Бер табышмак. Ике җавап. Кайсысы хак соң моның? (Китә.) Кайсысы хак? Караңгылык. Саралар өе. Сара Сәгыйдулланы әткәләп чыгара, бүреген ыргыта. Сәгыйдулла көлә, бүреген бик пөхтәләп кыңгыр киеп куя. Сара. Минем дә җан бар лабаса! Кешедән оят, билләһи! Сәгыйдулла. Оят җир күрсәтеп йөрим мәллә? Сара. Анысын эшләсәң, җиңелрәк булыр бармак төртеп, дивана дип көләрләр иде дә эше бетте. Сәг | дулла. Теләсәм уйныйм, теләсәм мырлыйм! С 3 Мырламыйсың — җанны тырныйсың. Сәгыйдулла. Синекен түгел. С а р а. Ничә ел теләсең бит инде җанны, ничә ел! Җиткән кызыннан оял. Сәгыйдулла. Көнчелек баса мәллә? (Шаяртып үчекли.) Елга бер тапкыр яшьлеккә кайту шаригатькә сыя Сара 1! карт аю! Сәрхәнтәй! Күпме түзәр башкайларым? Сәгыйдулла. Ә минеке? Сара Соң, Сәгыйдулла... Өз инде! Үчләнмә! Сәгыйдулла (бүкәнгә утыра). Җан кылларын өзәр көчләр табып бир син мина. Сара! Сара Күземнән юк булсаң иде, ярабби! Гармун алып чыгып ыргыта да кереп китә. Сәгыйдулла тотып кала. Сәгыйдулла (көйли). Сусадым да, җаный, сулар кайда? Дәрья суларында юк файда. Урамнар да гизеп, җан тибрәтеп. Бер үтәлсәм, миңа шул файда. Нәрсә йөртә сон мине ташулы төндә кангыратып? Тозлы жил шн- * келле бушка өреп, яшьлек каядыр очып бара. Аратага бикләп куеп | буламыни аны?.. Әй. кеше! Анасыз калган тай арата киртәсен кимер- с гән күк гомер буе ник кимерәсең хәтереңне?! Ничек итеп акылга ки- 2 лергә дә ничек итеп әрнүләрдән арынырга, бу хисләрдән айнырга соң? < Үз хаклыгымны аңлатырга тырышам, нинди көй чыгардым! Ни телә- g дем? Кеше кайгысына саңгырау булып ник йөрим сон мин?! Кайда . мина урын, җирдәме. һавадамы... күк белән жир арасындамы? Яшәү ; кыйблам кайда? Карпат таулары аша туп күтәреп чыкканда ник бул- 5 ган да, хәзер ник юк соң ул кыйбла? Аңларга иде боларның һәммә- ө сен. (Күккә карап.) Әй. кем бар анда? Әйт каян бу моң? Күк гөм- * бәзен кыңгырау итеп тагын бер тапкыр кагыйммы жырымны? u (Гармун аса, җырлый.) ь Ф Биек тау башында ни күренә — Болытлардан узар күк атмы? Ялгыз атны адаштырган карлар Пар йөрәкне бозар куәтме? Челтәрле генә чана кузырлы, Ат ялларын ачы җил кисә. Кар бөртеге булып очар идем. Тауның башларында син дисә. Биек тау башында ни күренә — Карбыз чәчәк атадыр кардан ак.— Дөньяларга гына ла килсә икән Араларда ла йөрер аргамак. Челтәрле лә чана кузырлы, Ат ялларын ачы җил кисә. Кар бөртеге булып очар идем. Тауның башларында син дисә. Ераклашкан кыңгырау тавышы Җитте.. Бүген соңгы көн. Соңгы кат, җитте!. Яндырган ла шәмнәр сүнәрме, Җыр җырламый кеше түзәрме? Җырлар җырлап эчне бушатмаган Моңлы кеше егылып үләрме?.. И-иэх! (Чыгып китә.) Фәрдоноләр ое. Ярмн репродуктор төзәтә. Чилок-көянтө күтәреп, Фөрдөнә кайта. Ф ә р д ә н ә. Ник ут кабызмыйсың? (Лампочка кабыза.) Ярмн (ачулы). Караңгысы да адәмнәр өчен яратылган. Караңгыда кеше күрми Фәрданә. Нәрсәне? Ярмн. Ип кимендә... синен шуның белән тел чайкап торуыңны. Ф ә р д ә н ә. Иң кимендә? Ә артыгы ни? Ярмн. Эңгер-меңгер йөзегезне капламаса. телегез ни сөйләгәнен күзегездән белер идем Фәрд әнә (су бушата). Эчтә нинди авыру ятканын күбрәк телдән беләләр. Авырудан караңгыда ятып кына качып булыр дисең мени? Я р м и. Авырудан? Фәрд әнә Эчебездә бер-беребезнең күңеленнән яшерен асраган авыру юк днмсең? Ишетәсеңме? Буа өстеннән елга ташый! (Су, кисмәктән ташып, идәнгә ага.) Я р м и. Кисмәгең ташый ич. Фәрд әнә. Кисмәк түгел, жан ташый шулай. Әнә. бүген тагын узам ди. Я р м и. Алай булгач, аның белән нишләп сөйләшеп торасың? Тор. тор! Болай да авыл күзе күрми сезне!. Фәрдәнә. Ул яктан минем бәхетләр хәттин ашкан — үтә күренмәле! Күлмәк кенә каплап бетермәле түгел... Син дә яшисең тагын хатын белән! Бар дөньям белән кеше күзе-телендә булгач, нинди хатын соң мин сиңа? Я р м и. Бер мысңал да кыңгыр эш кылмый яшибез. Ә син каран- гыда шуның белән сөйләшеп торасың. Әллә инде... ялындыңмы? Фәрдәнә бәрәңге алып керә. Шуңа тел әрәм итәмме соң, Фәрдәнә?.. (Тынлык.) Бәрәңге шәп тора.ә? Фәрдәнә. Бәрәңге шә-ә-әп... Әллә соң үзең сөйләшеп карыйсыңмы? Я р м и. Урамда дошман өргәндә, өйдә хатын гына уламасын иде! Син ашыңны кара жәһәтрәк — тамак ачты. Фәрдәнә (бәрәңге әрчи). Утын алып кер Ярми күнитек киеп чыгып китә. Утын күтәреп керә. Гармун тавышы ишетелә. Я р м и. Килә теге тәре баганасы. Кочагында жиз бакалы кәжәсен бакыртып! • Фәрдәнә (тәрәзәгә каплана). Төне нинди якты'. Ул исән ча гында, миңа яшәү юк күрәсең, Ярми! (Кисәк борыла, Ярминең күкрәгенә капланып елый.) Ярми (юата). Ихтимал. Ихтимал шулайдыр. Фәрдәнә.. (Өстәлдәге пычакны күнитек балтырына тыга.) Кая. җибәр, чыгыйм әле каршысына шул газап дәрвишенең. (Чыгып китә.) Фәрдәнә (тәрәзәдән карый). Ай кан төсендә бүген. Гармун тавышы. Фәрдәнә бәрәңге әрчергә пычак эзли, таба алмагач, йөгереп чыгып китә. Урам. Ярми почмакта басып тора. Гармун уйнап. Сәгыйдулла керә. Ярми аның юлына аркылы төшә. Ярми. Син! Җан зәһиләңне... Туктыйсыңмы, юкмы?! Балтырыннан пычак чыгара да Сәгыйдуллага кизәнә. Ул. кычкыртып, гармун күреген тартып җибәрә Анда «Смерть фашистам'* дип язылган. Ярми туктап кала. Гайрәтен баса алмыйча, ыңгырашып, гармунга чәнчеп ала. Сәгыйдулла Ник туктадың? Када! Бу сүзләрне синең чалгы пычагың түгел, күче белән очкан пуля да алмады аны! Фәрдәнә йөгереп чыга. Арттан Ярминең кулына асылына, җиргә төшкән пычакны читкә тибеп җибәрә. Фәрдәнә. Минем өчен гөнаһ алма җанына. Йөрсен. Язгы көндә ат көтүенә җибәрелгән үгез кебек нишләрен белмичә үкереп! Сәгыйдулла (көлә). Гармундагы бу сүзләрне пулялар да читләтеп үтте, әйе! Җырга үлем юк аңа! Ул сиңа карт әтәч түгел, суя алмассың! Ярми. Ни күзең белән карыйсын син дөньяга? Кара үчле ул кү зеңә кызган тимер басар идем, әгәренки хәлдән килсә минем! Сәгыйдулла. Тилгән тавында ук көйгән инде алар, эш калмаган сиңа тамчы да! Я р м и. Чарлама телеңне кытыршы җанына ышкып. Сәгыйдулла. Минем җанда ярсыган үгезне синең сынар кул гына чылбырлый ала торган булса иде!.. Фәрд әнә. Кешеләргә дә боҗра кидерелгән. Сәгыйдулла! Кешеләргә дә! (Китәргә юнәлә.) Сәгыйдулла. Боҗра?! Бусы ни тагын? Ф әрдәнә. Намус... Кеше кулындагы чылбырын күргәнче, алдан намусыңны барлар идең. Сәгыйдулла. Башта синекен! Фәрданә. Үчлегең кимергән сөяк булып калыйм алайса Яшә игәп минем таш йөрәкне! (Кереп китә.) Сәгыйдулла. Шул ташны эретәм дип йөрим ләбаса! Я р м и. Тел сукыр ул. Синең күзең сөйләсен. Тел әйтә дә кереп кача үз куышына... чагып, оясына качкан елан шикелле. Гармунның да шул. Сәгыйдулла (көлә). Ә-ә! Чагамыни? Ча-га-мы? Ярми Күпме ашарга мөмкин кеше җанын? Сәгыйдулла. Шушы гармун тузганчы, алла теләсә! Ярми. Тузганчы?! (Гармунга кизәнә). Менә сина тузганчы Каз кычкырган тавыш. Сәгыйдулла. Тәннәр черер, ә моң калыр! Ярми Хәсрәт кисәве булып көйрәгән моңмы калыр?! Сәгыйдулла. Чалгы пычак белән кан агызып, шул кисәүне сүндермәкче булдыңмыни?.. Алай дисән, егерме миллион корбан каны белән бөтен хәсрәт корымын юып булыр иде! Ярми Бу сугышның хәсрәт капчыгын мондый җыр белән төйни алмыйсың, Сәгыйдулла. Бир тынгылык. Ана, миңа. Үзеңә. Сара да бар— аңар да. Сәгыйдулла, һа! Тынгылык.. Тынгылык! Җинаятькә җәза тиеш. Ярми. Нинди җинаять? Сәгыйдулла. Хыянәттән зурысын белмим! Ярми. Их. Сәгыйдулла! Җырны шундый усаллыкка төрәләрмени? Бер генә яшибез дөньяда. Интектермә Фәрдәнәне. Сәгыйдулла. Үзем генә газапланыйммы? Ярми. Теләсәң нишлә. Сәгыйдулла. Менә ич, теләсә нишлим Ярми. Ирлегең кайда соң синең?! Сәгыйдулла. Шикләнмә, тиешле җирендә Йөрәк мичендә хисләр яна тереләй! Ялкыннарын аракы да басмый! Ярми. Кем гаепле, кем? ,, ; С ә г ы й д у л л а. Мин мәллә? ни . Ярми. Авыл хатыннарының да ни гаебе бар? Кем хокук биргән сиңа толларның, ирләре кайтырына өметен өзеп, тормышка чыккан нарның хәтерен болгатып йөрергә? Кем ике яши. кемэ Сәгыйдулла. Мин. Мин ике яшим Үлеп терелгән. Ярми. Иик кайттың соң янгын басылгач? Ник, менә минем шикелле, кулсыз калып булса да кайтмадың —тик үз вакытында! Сәгыйдулла Күмер өстенә кайттым шул Күмер өстенә. Көлләрне җил очырган иде! Җан менә пыскый әле! Пыскый. Ярми! Ярми. Фәрдәнәнеке дә пыскысын дисеңмени? Ниме дип кыйнадың соң ул Гитлерны — монда кайтып, аны изалагач? Сәгыйдулла. Бусы инде минем эш Минем! Ярми Синеке микән?.. Синеке микән? Сәгыйдулла. Шушы җырны улаклы чишмә итеп, соңгы суса вымны басмаммы дип тырышуым иде. ӘХӘТ Г А Ф Ф А Р ф ЯЗЛАР МОҢЫ Я р м и (папирос каба). Шырпыңны сыз әле. Сәгыйдулла шырпы сыза. (Әкрен.) йөр алайса аның бәгырь капкасына дегет сылап. Дөньяга шуның аша кимсенеп каравын теләсәң. Бер килерсең әле кырырга дип. Үзең сылаган дегетеңне үзең юудан мәхрүм итәрләр. Фәрдәнә күренә. Караңгылыктан тыңлап тора. Сәгыйдулла. Туйдым. Ярми! Сөлек булып ябыштым сезгә. Инде менә кайгыларга туйдым да үзем кубып төштем. Бүгенге җыр — ахыргысы иде. Я р м и. Ахыргысы? Сәгыйдулла (тирән сулап). Ахыргысы... Ярми. Ник соң аны... тел чайкап... карышасың? Сәгыйдулла. Сөлек үзе туймыйча купмый ич. Ярми. Ә син пычак белән кубармакчы! Ни мәгънә бар сөлекне өзүдән, авызы белән җаныгызга кабып калгач? Я р м и. Ул җырыңны кире костырыр көл бүтәнчә каян аласың? Фәрдәнә кереп китә. Тукта лс, көтеп тор... Утыр. Көтеп тор. Кереп китә дә чәйнек, стакан тотып чыга. Утыр әле. Менә мә, тот әле! Чиста балдан бу нәрсә. Бал салып бирә. Сәгыйдулла эчә. Яле. «Шахта» көен уйна әле бер! (Җырлый.) Сандугачым сайрап җибәр Талларга басып кына. Салкын сулар эчеп кенә Йөрәгем сабырлана... С ә г ы й д у л ла. Шәп! Нинди шәп монда. Ярми! Ярми. Этләр өрә!.. Сәгыйдулла. Миңа... улыйлар иде... кушылып. Ярми. Тукта әле... (Тыңлый.) Әнә, ташу буаны алып китте. Сәгыйдулла. Китсен. . Китсен! Агызсын ташкын җир өстендәге бар шакшыны. Җир битенә утырып калмасын... Сал әле. сал! (Җырлый.) Тальян гармун телләрендә Минем биш бармак кына. Агач яфраклары кебек Саргаям салмак кына. Уйнап китә. Сара өе. Сәгыйдулла кайтып керә, эскәмиягә утыра. Яланбаш. Сара күренә. Сара. Кайттыңмыни?.. Кайттыңмыни дим? Сәгыйдулла. Ташу ага. Сара. Күңелең булдымы соң? Сәгыйдулла. Булып ашты, Сара. Сара. Инде ник мөкетләнеп утырасың? Кер. Сәгыйдулла. Бәхилләшәм, Сара. Сара. Кем белән? Сәгыйдулла. Гармун белән, Сара, бәхилләшәм. Тыңла әле— көе нинди иде, ә? (Уйный.) Соңгы мәртәбә сиңа уйнадым. Сара. Син соңгы тапкыр үзеңә уйна. Үз эчеңдә чыгаргансың, үз >чендә сүндер дә Кем кабызган, шул сүндерә Сәгыйдулла Кем кабызган, шул... Әйе, әйе. Әйе! Әле дә ярын :ин аңладың мине, Сара. Инде бүтән уйнамыйм йөрәк кенә түге 1. патта бармаклар да арыды С а р а. Салкынчалатты. Башыңа ки. ♦ Сәгыйдулла. Бер ерганак аша чыкканда бүрек төшеп калды, з Агып китте. Сара. Шул гына җитмәгән иде. Сәгыйдулла. Баш агып китмәсен. Исән булсак, җылытыр < Жылыга борылды инде. Й Сара. Бәрәңге пешердем. Суынадыр. Керик. Сәгыйдулла Җанның сөлекләрен кубарып аттым әле. Сара * Яраларын тегү — инде сиңа. Карале, хатын... * С а р а. Я? е Сәгыйдулла. Карале, мунча ягып җиб-бәр әле иртәгә, малай, е Сара Чү!.. Атна ахырында гына керенден ләбаса! Сә г ы й д у л л а. Син як әле, як. ь Сара (гаҗәпсенеп). Ярар соң. « Сәгыйдулла. Беләсеңме . Егет чакта алачык ярыгыннан бер £ кыз затының чишенгәнен карап торган искә төште. (Көлә.) Сара. И-н чукынган! Сәгыйдулла. Синең яшь чакны хәтерләмәк булып азапланган идем Күз алдында — эссе әвеннәр, печән богыллары, ашлык кибән нәре. Сабан туйлары — син берсендә дә юк... йөзең төсмерләнмәде Әнә шул кыз заты гына истә. Таныдым — ул син икән. Сара Мин? Сәгыйдулла. Әнә шул алачык ярыгыннан таныйм сине. Шуннан ачылды хәтер— янда Ибраһим да бар иде ул чакта Мине ул иярткән иде. Төштә күргән күк кенә. Әнә бит ул дөнья нинди, ә? Яшисең, яшисең... Ә гомер күрелеп бетмәгән төш күк кенә икән Карап бетерәсе килә. Сара Алачык ярыгыннанмы? Сәгыйдулла. Алачык ярыгыннан. Синең аша. Бу дөньяга инде синен аша гына карыйсы калды. Сара. Бәрәңге суынадыр. Сәгыйдулла. Гомер үткәч икән кешенең бәясе. , Сара. Бәясе? Сәгыйдулла. Ни... ярату диюем. Менә кайчан килә икән ул бер береңә кадер Рас килгән икән — сүрәнләтмә! Мунча кебек кайнар тот: яшә, чабын күпме жары бар. Суытырга дисә аунар кары, ә кереп ятарга кабере бар (Кереп китәләр) Фордоно ее. Туй шау-шуы. Люция белой Хермәт йөгерешеп керо. Люция (кисмәккә иелеп) Хәзер безнең уртак мәшәкатебез бар Хөрмәт Ярату мәшәкатьмени? Люция. Тормыш мәшәкате. Безнең әз генә мебелебез, ягар учагыбыз, кызыл чәчәк ата торган гөлебез бар. Тагын шул гөлгә су урынына сибеп торыр... яратуыбыз. . Тагын ни кирәк, әйеме, Хөрмәт? Хөрмәт. Тагын бер генә нәрсә кирәк — боларнын берсен дә онытмаслык хәтер. (Суга карый ) Хәтер суында кешенең йөзе бүтәннәргә күренеп чагылып тора икән — бу дөньяда яшәгәнеңә үкенерлекме соң. шайтан алгыры! Л ю ц и я. Су ага да китә. Хөрмәт. Аккан танышы кала. Җыр булып Люция. Җырлар да онытыла. Хөрмәт. Якалары чыга. Люция. Тик аларын һәркем ишетми... Сәгыйдулла абзый, әнә. безнекен ишетмәде. Без дә... ишетмәбез кемнекендер.' Хөрмәт. Ишетте Сәгыйдулла абзый. Люция. Ишетте? Хөрмәт. Фәрдәнә әби хәтерендәге Сәгыйдулла ишетте. Люция. Шулай булгач, хәтер —яшәү белән үлем арасымыни? Хөрмәт. Җыр белән җыр арасы. (Җырлый.) Биек тау башында ни күренә — Карбыз чәчәк атадыр кардан ак. Дөньяларга гына ла килсә икән Араларда ла йөрер аргамак. Люция. Сәгыйдулла абзый җыры! Хөрмәт. Каян беләсең? Люция. Фәрдәнә түти белән минем арада тамчы да сер калмады. Хөрмәт. Шул сер калмау — хәтер түгелмени? Люция. Ә син каян беләсең ул җырны? Хөрмәт. Өмет тулы бу җырны бергә отканбыз икән, онытмаска иде, Люция! Люция, йөрәк инде аны мең кат ятлады — онытылмас. Хөрмәт. Үткәннәрдән бары тик җыр гына кала икән ич! Люция. Ләкин ул җыр безгә — яшьлек ядкаре. Бергә җырлыйлар, вальс бииләр. Бергә откан өмет тулы җырны Йөрәк инде мең кат ятлады. Үткәннәрдән бары шул җыр кала — Ул җыр безгә — яшьлек ядкаре. Хөрмәт. Ник елыйсың, Люция? Люция Юк. еламыйм. Хөрмәт. Әй. еласаң иде син бер, Люция. Җырдагыча! Люция. Җырдагыча? Хөрмәт. Әйтимме? Люция. ЯХөрмәт (көйләп). Ике дәй генә түгел, ай, өч фонарь, Фонарьлары саен шәм янар. Ике каш араңда сиксән керфек — Керфекләрен саен яшь тамар. Люуя. Яшь тамар? Хөр/(мәт. Яшьтән куркасыңмыни? Люция Нинди кызны куркытмыйдыр ул? Фр-р! Хөрмәт. Шатлык яше булса дамы? Люция. Нәкъ шунысы кирәкмәс тә! Хөрмәт. Нигә? Люция. Андые аның бер мизгеллек... Бер бөртек. Хөрмәт. Ташып торганы язсын алайса. Люция. Анысы нинди? Хөрмәт. Хәсрәтләре белән көйдерә торганы. Люция (аның авызын каплый). Чү! Авызыңнан җил алсын! Хөрмәт. Күз яшенең шундые татлы. Сөю, ярату дигән хәсрәт китергәне... Бусы гомергә бер генә. Иң бәхетлесе — шул. Люция. Кем соң син. кем, Хөрмәт? Каян алдың бу ихласлыкны? Хөрмәт. Синнән, Люция. (Кисмәктәге суга карый.) Кара әле, әле, безнең суга йолдыз чаткысы төшкән Йолдызларның иң якыны ничек аталганын беләсеңме? Люция (иелеп карый). Сириус. Сириус. Хөрмәт. Юк. Иң якын йолдыз... синдер дип, мин беркайчан да әйтә алмас идем, әгәр бу дөньяда Люция атлы кыз булмаса. Люция. Төш... Төш күрәм кебек. Хөрмәт. Мондый төш була димени, юләр... юләрем минем. Төш итеп әрәм итәрлекме соң сине? Сине... Бии-бии чыгып китәләр. Фәрданә белән Сара керә. Сара Шундый моңнарны да җир күмә микәнни? Ф әрдән ә. Күмәме соң — әйләнәләр дә кайталар, әйләнәләр дә кайталар. Сара Әйт әле дөресен, Фәрдәнә: сиңа ул көй кара күк дәрьясында кычкырып йөргән козгын тавышы булып тоелмадымы ул язларда? Фәрдәнә (сискәнеп). Козгыннарның кешеләрдә ни эше бар £ да кешеләрнең козгыннарда ни эше бар? Этләр өрә торды, ә без, ме- х нәтерә, чәй эчәбез әле! Соңгысы булмас! Вилданың чит җирләргә алып китсә дә, онытма безнең ничек торганны — дүртебез дә бер көйшәнкәгә береккән чикләвекләр шикелле яшәдек. Ә чикләвекләрнең берсенә-бер корт кертмәдек Чәй ясыймчы, Сара? Сара. Тутырмыйчарак кына. Чәй эчәләр. Кәефеңне боздым әле. Әллә нишләп каты сөйләштем. Фәрдәнә. Үлем —йомшак нәрсә түгел инде ул. Сара. Ник үлде соң бу Сәгыйдулла?.. Яши идек ич әле. Ару гына тора идек. Фәрдәнә (үзалдына). Ннгә мин әйтмим сон әле бу сүзләрне? (Сарага.) һәр ярага вакыт дәва. Сара (уйчан), һәр ярага вакыт дәва... Вакыт җәрәхәтли дә ул. Язгы ташу елга ярын елның елында яңарта тора Фәрдәнә. Янарта тора Хак. Сара. Сәгыйдулланың хәтере җәрәхәтле китте Бер мәлне бу гармунны сорап мәктәп балалары килгән иде. Ф ә р д ә н ә. Гыйбрәт алмагадыр инде. Сара. Кайларда гына уйнамагандыр ул! Фәрдәнә. Кайларда гына. Сара Ә ямаулары икәү генә... Фәрдәнә (гармунны әйләндергәләп). Икәү генә. Сакланган Сара И-и моның күргәннәре! Ике тапкыр яраланган. Гармунны әйтәм Фәрдәнә. Берсе турында сугыштан миңа язып җибәргән иде. Пуля тиде дип. Сара. Икенчесе — пычак эзе. Фәрдәнә. Уттан-судан күп саклады бу гармун үз иясен. Сара. Баш киселсә дә. кешедән фәкать шул моң кала ласа. Сәгыйдулланы да шул моң саклагандыр Фәрдәнә. Синең бәхеткә. Сара. Кемгә бәхеткә, кемгә үкенечкә. Фәрдәнә. Бәхет белән үкенечне җир тигезли... Инде үлгәч кенә бүлешмик, авыр туфрагы җиңел булсын. Сара. Әрләмә Хәсрәтемнән. Г А Ф Ф А Р ф ЯЗЛАР МОҢЫ ф Фәрдәнә. Зарланма, үпкәм юк. Ник дисәң, дөньяга яңадан килсәк тә, нәкъ үткәнне кичәр идек. Бер мыскалын да чит бәхетләргә алмашмыйча... Чәй яңартыйм әле... Сара. Юк. юк. юк... Рәхмәтләр яусын. Көтәләрдер. Кузгалыйм Фәрданә. Ташлашмаска инде. И онытканмын сине бит Вилданың алып китә. Сара. Кая алып китсен бармасам? Кая барсаң да. шул бер ич инде ул - шушы ил, шушы гамь. Фәрданә. Кая барсаң да. бер жир, бер җыр кала анысы —үз иманың. Китмәссең микәнни? Сара. Юк. йөрешеп торыйк. Инде бергә булсын бар ваем. Фәрд әнә. Бергә, Сара. Сара. Монда туй, анда — өшеткеч буран. Аның җылы каберенә ятып, кар елыйдыр... Ф әрдәнә. Туйдан... шунда бара кеше, туйдан- шунда. Сара чыгып китә. Фардәнә ятсынып кына гармунга карый. Кулына алып, урындыкка утыра, каешын кулбашына сала. Бармагы белән берәм берәм телләренә орына. Ф әрдән ә. Бер... ике., өч... дүрт... биш., алты., җиде . *• >ез... тугыз.. ун. унбер., унике . Унике. Унике тел. Мин гармун а.! • кайтканнан соң. Сәгыйдулла белән унике ел торып калдык, k раганым юш килгән ләсә. Җиде казга алмаштырып бергә үткән унике - лны алып кайтканмын ич йөзен базарыннан... Сине саткан кеше найларда икән хәзер? (Җырлый.) Санасам, санамасам да, Гармун теле унике; Уйласаң, уяламасаң да. Яшь гомер килми ике. Әкрен генә Сәгыйдулланың язгы ташуларда урам әйләнгән кеен уйный башлый. Ишек ачыла, Хормот белән Люция чыга. Тыңлап торалар. Бетте... Сүнде-сүрелде. Күкрәкләрен сандык итеп, бар моңнары белән киттебарды... Хөрмәт. Әх, өздерәсең дә соң, әби! Бөтен җанга тулып яңгырый! Ф әрдәнә (сискәнеп, оялып). Көлмә, олан. Җае чыкканда яңгыраткан чаклар, әй, бар ла иде бит кана! Кайчагында, шушының ише туйларда, бу гармунны кулга үзем дә ала идем Әй! Яшьлегебез — авызлыксыз ат булды. Тезгененнән тотасыңмыни — җилеп үтте... Тузып калган тузаннарын сыпырып утыруым. Люция. Гармунны... сандыгыңнан алдыңмыни. Фәрдәнә түти? Ф әрдән ә. Сәгыйдулла бабаңныкы. Васыять иткән. Хөрмәт. Сара апа шуны менгергәнме? Фәрдәнә. Шуны. Тышта кар тузгый да эчтә хәтер тузгый менә. Люция. Яна елга каршы үлүен әйт.. Фәрдәнә. Пөхтә кеше иде. Яна елны ваклап торасы итмәгән инде... Хөрмәт. Зиһенеңдә көе калган бит. Фәрдәнә. Бетте көй. Үзе белән алып китте Аның моңнарын авыл хәтереннән язгы ташулар юды. Хөрмәт, һи, әби!.. Быел Туллинкә урманында печән чаптык Сәгыйдулла бабай белән. Төшлектә, мин печәнгә сузылып яткач,— йоклый дип уйлады күрәсең,- төп башына утырып авыз эченнән генә бер көй сузды бу. Минем көйгә зиһен шәп. оттым мин моны. Бактың исә, сезнең көй булган икән. Фәрдәнә. Теге... әле сез юк чакларны, ул аны гармунда гына уйный торган иде... Отуың — авызыннан ишетүең галәмәтедер... Күңеле белән генә түгел, теле белән дә әйтеп биргән ул сиңа. Люция. Табышмаклы көй. Фәрдәнә. Башта табышмаклы булды Үткән гомер, йомгак сүткән кебек кенә итеп, чиште дә бирде, әкәмәт. Хөрмәт. Мин отам дип тыңламадым. Шундый итеп көйләде ул зны! Алды да миңа салды инде менә!.. Үзенә баянда уйнап күрсәттем бер. Шаклар катып тыңлап торды да: «Хәерлегә булсын, уйна' Бер ♦ кабынган учак сүнмәсен!»— диде. Бир әле гармуныңны, әби!.. 3 Эчтән тавыш: «Хөрмәт кайда, җәмәгать, Хөрмәт кайда дим! • J Хөрмәт кереп китә. Эчтә гармун уйнап җибәрә. Тавыш: Дөр-рес! Смерть фашистам! — ләгънәтләргә! Суз әйдә! S Фәрдәнә ишек яңагына барып сөялә, таныш көйне тыңлап, тетрәнеп кала Сара керә ф Сара. Ни... Фәрдәнә... гармун төргән яулык калган ич Иртәгә £ менәрлек булмасын. е ө Көйне ишетә. Әкрен-әкрен чигенә, чыгып җитәргә дип, ишек тоткасына үрелә. Фәрдәнә кисәк аңа борыла. Каян бу көй, Фәрдәнә? " Фәрдәнә. Аның көе... я> Сара. Бер жирдә үлем. . бер җирдә туй... Ике жирдә дә ул! Фәрдәнә. Ул. Сәгыйдулла пәйда була. Сәгыйдулла (Фәрданәгә). Бер кабынган учак сүнмәсен... Бер кабынган учак сүнмәсен. (Сарага.) Бактың исә — ул син икән.. Әнә шул алачык ярыгыннан таныйм сине. Сара. Сагыш көе... Васыятен генә алып мендем ләсә... Фәрдәнә. Сугыш көе... Ул насыять — һәммәбезнен ямансу гомер истәлеге. С ә г ы й д у л л а. Ә яшьләргә — матур көй Фәрдәнә. Аһ, колачы иркен дә соң! Сәгыйдулла. Тилгән тавындагы арыш кыры, тәкәрлекле күл камышы шаулавы ул. Сара. Сулышы жнңел дә соң! Торналар тавышы шикелле. Фәрдәнә. Торналары әллә кайта, әллә китеп бара Сәгыйдулла. Кайта. Яз иде ич Язлар, язлар, язлар. Сара Әллә жәйме? Бәпкә куя идек. Фәрдәнә. Теге тәкәрлекне хәтерлисенме? Сара. Орден-медальләрен хәтерлим Чулпы сымак чынладылар. Фордоио читкә борыла. Икесе арасыннан, көйне тыңлап, Сәгыйдулла үте. Сара урындыктан яулыкны алып чыгып китә. Хөрмәт мрУ • . II ОН Хөрмәт. Нәкъ су агышлары — әле салмак, әле бөтерелеп-бнтере- леп ташый бу көй. Фәрдәнә. Моңың бар Люция белән әйбәт торырсыздыр? Хөрмәт Мәшәкатьләдек, Фәрдәнә әби... Алай-болай әрләшсәк- ннтсәк, син ишетмәссең инде, яме? Фәрдәнә. И. улым Тормыш мамык түгел. Савыт-саба шалтырамагач дөньяның ни кызыгы бар? X ө р м ә т. Мәшәкать инде, мәшәкать... Җәйгә хәтле түзәрсең инде. Фәрдәнә әби. Фәрдәнә. Гомергә торсагыз да сүзем юк. Хөрмәт. Юк, юк, жәйгә хәтле генә. Председатель белән кинәши гән Бүрәнә бирә, кирпеч Фәрд ә н ә. Җәйгә хәтле генәмени? Хөрмәт. Ник елыйсың, әби? Фәрд әнә Ямансу булып китте. Ялгыз башым нишләрмен? Хөрмәт. Телисеңме, әби, үз йортымны шушы нигезгә салам? Ә үзеңне, әби, Рәсүл тырнагыдай кадерләп кенә тотарбыз. Ф ә р д ә н ә. Теләгең изге, олан. Теләгең җегәреңә күчсен — мин риза. Син булмасаң нигезем кемгә калыр иде? Хөрмәт. Мин булмасам, без бар, безнең нигезләр сездән калган туфракта гына торыр, Фәрдәнә әби. Сез корган нигез безнең торган нигез булыр... Ярый, мин теге якка керим әле... Әх, гармуны! Шөлдер таккан тай сымак: күкрәктә уйнап тора. Гармунны куеп чыгып,китә. Фәрдәнә сандыгы алдына тезләнә, ача. Люция керә. Люция. Ни эзлисең, Фәрдәнә түти? Фәрдәнә. Монау гармунны салып куйыйм дим. Люция (сандыкка карый). У-у, синең монда... Әллә нәрсәләр! Фәрдәнә Җыенысы бер нәрсә инде боларның, кызым. Люция. Ни? Фәрдәнә. Хәтер. Хәзер боларның бөтенесе хәтер генә инде. Мин монда, кызым, гомеремне салып тотам. Люция. Баллы ис килә. Фәрдәнә. Үлемтеккә куелган исле сабыннар, ислемайлар ул. Люция. Сандыгы матур... Әүвәлге. Фәрдәнә. Беренче кат кияүгә чыкканда аңа бирнәм малы төялеп төшкән иде. Икенче кат чыкканда монда сугыш әчесе иде инде... Беренче тормышның бар малы шул сугышта янды. Люция. Янды? Фәрдәнә. Янды.. Сугыш яндырды. Әлеге көй булып, көле генә очып йөрде. Белдеңме? Икенче тапкыр Ярмигә чыкканда да пар кашык белән генә чыктым. Тик менә... ястыгы гына киң иде инде. Люция. Ник? Нигә? Фәрдәнә. Ишеттеңме көйне? Люция. Соң? Фәрдәнә. Ярми бабаң белән икебезнең арада әнә шул көй иде. Ни гомер кара мәче булып ятты. Менә сөлгеләр... (Таратып сала.) Сабан туйларында өчесен Сәгыйдулла бабаң көрәшеп алган иде. Беләсеңме ничек үтә иде безнең Әшнәктә Сабан туйлары!.. Фәрдәнә кинәт «аһ» дип куя. Люция. Ни булды, түти? Фәрдәнә. Сөлгеләремне көя кискән ләбаса! Люция. Иң өстә ятканнар шул... Каяле, инә күзе кадәр генә кискән ич, күренми дә... Фәрданә. Күңелләргә кунса, тузан да зурая. Күптән таратып караган юк иде шул. Люция. Нафталины беткәндер. Фәрдәнә. Гүрләргә ни белән иңдерерләр, гүрләргә... Озаграк гомер итәм мәллә соң — үлемтегемә хәтле көя төшкән. Люция. Сөлгеләреңне көя тагын кисмәсме соң? Иртәгә әйбәтләбрәк җыеп куйыйк. Фәрдәнә. Инде өлгермәсләр. Люция (сак). Өлгермәсләр?! Фәрдәнә (сандыкны яба). Өлгермәсләр... Люция. Нинди зур бәхет минем бүген, ә, Фәрдәнә түти? Фәрдәнә. Бүгенгесе ләйсән яңгырың гына әле. Хатын-кыз бәхете бераз соңрак килә. Чия дә бит, кызым, пеште дигәндә дә ачы була әле. Люция (пышылдап). Нигә, нигә, нигә? Фәрдәнә. Чия ул, кызым, бер төн караңгы карлы базда тоткач кына тәмам пешә. Чын бәхетең бераз соңрак килер. Люция. Синеке шулай булдымыни? Фәрдәнә. Шулай булды Эчте бию көе ишетелә. ж Люция. Биик әле, түти! Әйдә, биик әле! 2 о Фордәнәие кочаклап, үзе белән биетә дә йөгереп кереп китә. Фәрдәнә. Бәхет дигән нәрсә нигә бик соңгарып килә икән? £ Сәгыйдулла пәйда була. ф Сәгыйдулла (кисмәк янына килә, суга карый). Агып киткән * гомер суларында кешенең йөзе чагылып кала икән—бу дөньяда яшә- ө гэнеңә үкенерлекме соң, шайтан алгыры?! е Фәрдәнә. Алай да бер үкенече калган бу дөньяның. * Сәгыйдулла. Нинди? н Фәрдәнә. Бергәләшеп синең белән Сара, минем белән Ярми жыQ рынны җырламаганбыз. Кайсыдыр бер ташулы язның айлы кичен яң- « гыратып. Ярми күренә. Ярми. Без җырладык. Сүзләре — тормыш иде, көе —безнең яшәү. Саф. гадел, үкенечсез яшәү Фәрдәнә. Юлда озаграк йөрим бугай — сандыгыма көя төшкән. Форсат барында, ул юлдагы иң соңгы күперне сезнең белән бергә үтим... Әле дә ярый, Сәгыйдулла, язгы моңнарыңны бу дөньяның авыр сират күперләрен үтү өчен корбан итмәгәнбез. Нигезебезнең кара туфрагына моңыбызны чәчеп калдырыр өчен бер җырлашыйк әле. газизләрем! Сандык өстене утырып, гармун каешын иңенә сала Сәгыйдулла. Кушылырлармы соң? Ярми. Кушылырлармы соң? Гармун озын кычкырып сузылып төшә дә Фәрдөнәнең иңендә асылынып кала. Вокаллар тотып, Хөрмәт белән Люцня чыга. Хөрмәт. Яна ел котлы булсын. Фәрдәнә әби! Сәгать суккан тавыш. Люция. Яна ел тәбригебезне ал, түти!.. Галәмәт, йокыга киткән икән. (/Ца озын ак тастарын ябып куя.) Хөрмәт. Аргандыр. Черем итә. Төшләре тәмле микән? Люция. Тышта нинди җил!. Хөрмәт. Без диңгездә җилгә каршы барган корабка утырдык бүген Люция. Безнең диңгез — шушы нигез, корабыбыз алар моңы булыр! Караңгылык.

Пәрдә. 1977—1978

Реклама